ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ
«Казан утларыхның быелгы 2 санында журнал укучылар Р. Сафаров. Л. Леронов хатлары буенча тәрҗемә турында сөйләшү башланып киткән иде һәм редакция тарафыннан берничә сорау да куелган иде. Бу санда сөйләшү дәвам итә. Мәҗит Рафиков: 1. Эчтәлек тулылыгын саклау, милли колорит, метафоралар төгәллеге һ. б. шундый таләпләр — барсы да тәрҗемәнең нигез ташлары инде ул. Бәхәссез таләпләр. Әмма минемчә, тәрҗемә процессына барып җитүдән элек тагын бик әһәмиятле момент бар — Ул Да булса теге яки бу әсәрне тәрҗемә итәргә алыну-алынмау мәсьәләсе Тәрҗемә хакында да һәркем үз тәҗрибәсеннән чыгып фикер йөртә булыр, шуңа күрә фикер шактый субъектив тоелуы да ихтимал Тәрҗемә ителәсе әсәр минем рухыма күңелемә гражданлык хисләремә, эстетик зәвыкларыма чын-чыннан якын булуы кирәк Миңа калса, ул әсәрнең минем күңелне биләп алырдай эчке бер моңы булырга тиеш, һәм ул моң минем үзәгемне өзәрдәй нечкә һәм кайнар булса, минем өчен ул җанымны бирердәй кадерле булса, бигрәк тә яхшы Әйтик. Шәриф Камалның «Матур туганда» романында бу моң Мәдинә белән Фәтхиләрнең, Нәсимә белән Чуртан Халик- ларның. җаннарын аямыйча яңа тормыш төзүче коммунистлар, комсомол яшьләрнең катлаулы язмышларыннан туа. Алыгыз тагын Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васы- ят»ен. бүтән әсәрләрен... Әсәрнең эчке моңы бик кадерле нәрсә ул минем өчен' Моң бит ул тормыш чынлыгыннан туа Чын хәлләр, чын язмышлардан, тормышның ачы һәм татлы гыйбрәтләреннән. Шул ук вакытта моң ул тормыш турында тирән уйланулар, сәнгатьчә гомумиләштерүләр нәтиҗәсе дә. Әсәрнең эчке моңы аның идея пафосында да. образлары, характерлары, пейзажларында да. Эмоциональ кайнарлыгында, әсәр уята торган хисләр- кичерешләр дөньясында да. әсәрнең аерым җөмләләрендә, тәгъбирләрендә, хәтта күп синонимнар арасыннан сайлап алынган аерым сүзләрендә дә чагылмый калмый Моң бит ул. борынгы җырлардагыдай гел кайгылы, гел авыр хәсрәтле, сагышлы гына булмый Моңның аның, әсәрләренә күрә яктысы, куанычлысы да. кырысы да һәм башка төрле яңгырашлылары да бар. Әсәрнең моңы, минем тоюымча, аның эчке аһәңенә яңгырашына, эчтәлеге белән форманың гармоник нисбәтләренә турыдан-туры бәйле. Әгәр дә оригиналь әсәрне күңелемә, рухыма чын-чыннан якын күреп, яратып тотынсам, мин аны инде икенче телнең үзем белгән бөтен чараларын эшкә җигеп, үземнең бөтен тырышлыгым, үҗәтлегем белән рус укучысына җиткерәм Тулы килеш, кайнар килеш, дәртле, куәтле килеш Нәкъ үзем яратып күңелгә кабул итеп алган килеш Хыянәтсез, хилафсыз. Һәрхәлдә кулымнан килгәнчә камиллеккә якын килеш җиткерәм Тәрҗемә процессында оригиналның әлеге эчке моңын, яңгырашын мин күңелем белән җөмлә саен тоя. ишетә киләм. һәм шушы моң тойгысы мине дөрес юлда тота, читкә чыгармый, ялгыштырмый Фәкать мин менә шушы моң яңгырашын колактан ычкындырмыйча, әсәрне баштанаяк бер тын белән тәрҗемә итеп чыгарга тиеш Шул вакытта аның эчтәлегенә дә. форма якларына да үзем сизеп алырдай зыян килмәячәк Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повестен, Әмирхан Еники, Ибраһим Гази. Рафаил Төхфәтуллин һ. б кайбер әдипләребезнең хикәяләрен мин рус теленә нәкъ шушындый хис белән тәрҗемә иттем Гөнаһларым да бар аратирә кул астыннан бик үк өнәп җиткермәгән әйберләр дә узды Кемгәдер яхшы буласы килгәндер Чынлыкта исә вакланырга һич тә ярамый Бик ихтимал, бүтән тәрҗемәчеләр хәтта бер үк әсәрне дә. минем кебек, аның әлеге эчке моңы ягыннан түгел, бәлки бөтенләй бүтән ягыннан — әйтик, мавыктыргыч кызыклы вакыйгалар ягыннан, яки образлары, пейзажларының төсләре-тосмерләре ягыннан тотып аладыр Шулай бит ул кемнеңдер күзе үткенрәк, кем өчендер әсәрнең кинәт бөтереп алып кереп китә торган маҗаралы вакыйгалары үз стихиясе кебек якын һәм үз. ә кемдер, оста драматургларча, әсәрне иң әүвәл темпераментлар, хисләр, кайнар дәртләр бәрелеше ягыннан, хисләр-кичерешләр ягыннан эләктереп алырга яратадыр Билгеле инде, боларның берсе дә тәрҗемәченең җитешсезлеге түгел, киресенчә, фәкать кочле ягы Минемчә, һәр тәрҗемәче үзенең көчле ягына таянып иҗат амплуасын да билгели булыр. Кемгә нинди әсәр ошый бит! Тәрҗемәче ул сүз сәнгатенә мәхәббәттән туа. Тәрҗемә минем өчен чын сәнгать, югары сәнгать, изге эш Ул — күпмилләтле илебезнең рухи бердәмлегенә куәт өсти торган сәнгать. 2. Тәрҗемәнең уңышлы килеп чыгуын хәл итә торган нәрсәләр хакында бераз әйттем дә бугай инде Минемчә, тәрҗемәче милли язучы иңләгәнне иңләргә, ул күтәргәнне күтәрергә, ул үз укучыларына җиткергәнне икенче тел укучыларына җиткерергә тиеш Тәрҗемәче, сүз остасы һәм художник буларак, милли авторга торырлык булырга тиеш Әмма тәрҗемәче өчен иң кирәк нәрсәләр, минемчә, сизгерлек белән чама хисе. Чөнки бөтен хикмәт тә шунда: тәрҗемәдә милли язучының уй-фикерләре дә, сурәтләү чаралары да, сүзнең дәрте-кайнарлыгы да. интонация нечкәлекләре дә — барысы да. барысы да икенче телдә төгәл бирелергә тиеш Арттырмыйча-шыттырмыйча да, киметмичә. бозмыйча да! Ә сизгерлек белән чама хисе— нәрсә була ул7 Талантмы, сәләтме, бусы инде икенче мәсьәлә Кыскасы, гомер буе тәрҗемә ит — гомер буе ике телнең мең төрле нечкәлекләренә үтеп кер. гомер буе осталыкка өйрән! Ә ләззәте — чын иҗат ләззәте Чама хисе, төгәллек дигәннән, автор белән тәрҗемәче арасында нинди аерма бар, булса, ул аерма нәрсәдән гыйбарәт дигән сорау тууы ихтимал Минемчә, бар ул аерма һәм. әйтергә кирәк, бик бар Ул аерма драматург белән артист арасындагы аермага бик охшый. Әйтик. Шәүкәт Биктимеров исемле мәшһүр артистыбызны тормышта барыбыз да үзе килеш таныйбыз. Сәхнәдә исә Шәүкәт Биктимеровның «Ш» хәрефе дә калмый! Театрга бер барганда, без Шәүкәт урынына янып-ялкынланып яшәгән Ленинны күрәбез, икенче барсак — Әлмәндәр картны, өченче барсак — әби-бабай- ларыбыз заманыннан бик хәйләкәр һәм шактый азгын ишан хәзрәтне Тәрҗемәче дә артист җанлы иҗатчы булырга тиеш. Шәриф Камалның «Матур туганда» романын тәрҗемә иткәндә, мин аны рус телендә нәкъ Шәриф Камалча бирергә тырыштым. Әмирхан Еникинең «Туган туфрак», «Язгы тамчылармын— нәкъ Әмирханча. ә Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повестен тәрҗемә иткәндә әсәрнең кырыс хакыйкатен нәкъ Нәби Дәүли стилендә төгәл җиткерергә тырыштым Бу тәрҗемәләр Казанда һәм Мәскәүдә инде кабат-кабат басылып чыктылар, һәм хәзер үзем дә күрәм, эшне шактый дөрес тотканмын Шул ук вакытта минем бит әле үземнең дө повестьларым, хикәяләрем дөньяга чыга тора Менә монда инде мин фәкать үзем генә Шәриф Камал да түгел. Әмирхан ага да түгел. Нәби Дәүли дә түгел Үз тематикам, үз стилем, үз моңым Һәм үземнең әйберләрне дә әле татарчадан бик рәхәтләнеп русчага тәрҗемә итеп чыгарам, минем үз әсәремне дә рус телендә яратып укыган укучыларым бар. Тукайның прозасын рус теленә тәрҗемә итү эше кузгатылгач, мин. ике уйлап тормыйча, авторлык темаларымны читкә куеп, янә тәрҗемә эшенә тотындым Бөек Тукаебызны рус телендә чыгару — үземнең авторлык иҗатымнан күп югарырак, мөһимрәк дип күрәм. 3. Тәрҗемәнең югары максаты да шул инде — оригиналның бөтен байлыгын биреп җиткерү Шуңар омтылмасаң. эшеңнең ни кызыгы кала? Тәрҗемәгә бирелми торган әсәрләр юк дип саныйм Әмма авыр, хәтта бик читен моментлар очрый Бигрәк тә милли үзенчәлекле текстларда Әйтик. «Айкалмасын, чайкалмасын китергән суларыгыз-, дигән юлларда ни кадәр образлы гүзәллек, никадәр музыка бар' Тәрҗемәдә исә. эшкә фәкать сүз ягыннан якын килгәндә, алдан ук күренеп тора шигъри формага бер дә сыярлык түгел. Хикмәт сүздә түгел шул. Хикмәт—текстның образлы моңында Күрәсең, оригиналның милли колоритлы эчтәлеген икенче телнең образлы иҗат чаралары белән бирәсе була Ачкычын тапсаң, булдырасың 4 Милли телне белмәгән тәрҗемәчегә оригинал әсәрнең бөтен үзенчәлекләрен икенче телдә бирү шактый читен дип уйлыйм. Әмма подстрочник ярдәмендә эшләнгән уңышлы тәрҗемәләр дөньяга чыга тора Күрәсең, тәрҗемәче үзенең художниклык интуициясе белән алдырадыр, милли автор белән якыннан аңлашып, киңәшеп эшлидер. Сүзнең нечкәлекләрен яхшы тоя торган, чама хисе үткен тәрҗемәче булганда, турыдантуры телдән^гелгә тәрҗемә итү отышлырак дип саныйм Әгәр тәрҗемәче үзе дә чын художник булса 5 Подстрочник ярдәмендә дә безнең язучы һәм шагыйрьләрнең дистәләрчә китаплары дөньяга чыга тора Югары бәя алган, илгә танылганнары да юк түгел. 6 Русның бер мәкале бар «Одно дело — лыко драть, другое дело — лапти плесть». Минемчә, бу мәкаль подстрочник ясаучы белән әсәрне шигъри калыпка кертүче арасындагы мөнәсәбәтне бик әйбәт күрсәтә Дөрес, подстрочник ясаучы милли әсәрнең специфик үзенчәлекләрен аңлатыбрак бирсә, эшнең файдасы артачак, билгеле 7 Тукайның прозасы белән Такташның поэзиясенә тукталам Икесе дә — бөек 142 14! милли горурлыгыбыз Бөтенсоюз мәйданында әйбәт тәрҗемәдә чыксалар, бөтен ил укучылары сокланып, яратып кабул итәрлек Әмма моңарчы чыккан тәрҗемәләрне караганда, кайвакытны кызарырга туры килә Иң еш очрый торган кимчелекләр нәрсәдән килә ’ Тәрҗемә эшен — сүзгәсүз аударып бару дип аңлаудан Әйтик, Түкай гомере буе иске уку-укыту тәртипләреннән ачы колгән Менә бер мисал -Исемдә калганнар.да ул. абыстайга йөргәндә шаян кызлардан Кәлимәтен тайибәтен - такмагын ишетеп алуын әйтә дә болай дип өсти: -Ишетелмәгән сүз һәм күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым һәм шуны үземнән надан малайлар каршында тәкърарлап. аларны көлдереп йорер булдым* Тукайның менә шушы шаян такмакны гыйлем дәрәҗәсенә үк күтәреп җибәрүе һәм үзен инде гыйлем иясе кебегрәк хис итеп, надан малайлар каршысында кабатлаулары белән бераз гына борын чөюендә үзенең абыстайда укып йөрүеннән ничек көлүе ярылып ята түгелме' Ә тәрҗемәдә укыйбыз Каждое новое слово и каждая вещь, которую доселе не видел, хорошо запоминается, поэтому, естественно, я запомнил и эти слова, а потом повторял их перед мальчиками, менее грамотными, чем я. смешил их • Ә ирониясе кайда калды'* Бу очракта ирониясез Тукай — ТУкай да түгел. «Халык әдәбияты ның тәрҗемәчесе «Җизнәкәй» җырындагы җизнәкәйне хәтта чукындырып та җибәрә! Оригиналда җизнәкәй балдызын да «никахлап алып, ике кардәшне бергә җыймакчы була* Тәрҗемәче исә пытается обвенчаться с ней. • ди. Татарчадан русчага тәрҗемә итәм. дигәч тә, татарларда булган традицион никахны русларда булган традицион венчание белән алыштырырга ярамый лабаса Такташ, минем аңлавымча, лачыннар затыннан. Югары, кыю. киң, тигез очышлы кош Дөньяга карашы киң, күзе үткен Әсәрләренең төзелеше, көйләнеше шулай Әйтик. «Мокамайны. «Мәхәббәт тәүбәм *н укыганда сюжет, композицияләрен сизми дә каласың. Такташның гармония тойгысы шулкадәр камил, хәтта бөтен татар поэзиясендә гармония хисе аныкыдай үткен булган икенче бер шагыйрь бар микән’ Аның образлы фикер йөртүе чиксез иркен, үткен, чая Бөтенесе үтә дә аңлаешлы, үтә дә табигый Сокланмаска мөмкин түгел Такташның шигъри интонациясе белән тәэсирләнеп, аныңча шигырь язып караган яшь шагыйрьләр бихисап Әмма беренче юлдан соң ук. кая барырга белмичә югалып та каласын (Баштан кичкән хәл1 ) Ә Такташның исә беренче юллары — беренче канат кагынуы гына икән. Бер-ике генә кагынып ала да гаҗәеп бер җиңеллек белән иксез-чиксез биеклекләргә очып менә дә китә. Бер очып туйгач, кинәт кыйгачлап килеп төшә дә әсәрдәге коллизия дигән нәмәстәкәйнең иң үткен •төшен» тибеп кенә ала һәм шунда ук янә биекләргә очып менеп тә китә Такташны русчага тәрҗемә итәргә алынучы берәр көчле шагыйрь табылса, мин аңар ТактаШ стиленең менә шушы кабатланмас бер үзенчәлеген аңлатып бирүне кирәк дип санар идем Русның атаклы шагыйрьләреннән Такташка иң якын торганы Есениндыр кебек Такташны да Есенинны яраткан кебек үк яратып укысалар икән! 10 Әйткәнемчә, чын тәрҗемәчеләр сүз сәнгатенә мәхәббәттән туалар Безнең татар яшьләреннән ике төркем. Мәскәүгә барып. Максим Горький исемендәге әдәбият институтының тәрҗемә факультетында дүртәр ел укып, дипломнар алып чыктылар Боларның хәзер кайсысы тәрҗемә белән даими шөгыльләнә соң’ Арадан язучылар чыкты, редакторлар чыкты, ә тәрҗемәчеләр’ Ә анда укымаган махсус дипломсыз Азалия Бадюгина. Эльбрус Ваһаповлар әсәр артыннан әсәр, китап артыннан китап тәрҗемә итеп чыгара торалар Эшләренең сыйфаты да начар түгел.. Димәк, эшкә бирелгәнлекне хупларга кирәк 1960 нчы еллардан башлап безнең Союз каршындагы тәрҗемәчеләр секциясендә бер төркем рус теленә тәрҗемә итүче яшьләр җыелган иде Бер алты-җиде ел буе еш кына җыелышып, нык кына эшләп алдылар алар Җыелган саен яңа чыккан татар хикәяләрен тәрҗемә итәргә бүлешеп алалар иде. җыелган саен яңа тәрҗемәләренең сыйфат ягын тикшерәләр иде Ел саен татар хикәяләреннән үзләре тәрҗемә иткәннәрен кечкенәрәк кулда булса да берәр җыентык чыгаралар иде — китап нәшриятыбыз бу эшне хуплый иде Азалия Бадюгина шулар арасыннан күтәрелгән тәрҗемәче. хәзер ул СССР Язучылар союзы члены Димәк, юкка кайнашмаганбыз «Комсомолец Татарии» газетасы үткәргән шигъри тәрҗемә конкурслары да бер нәтиҗәсез калмады Яшь талантлар, яшь сәләтләр күренде Димәк, бераз тәҗрибәбез бар. учакка утын өстисе кала Рус телендә лаеклы тәрҗемәләрен чыгарасы әдипләребез, шагыйрьләребез күбәйгәннәнкүбәя Минемчә безгә Язучылар союзыбыз каршында зшләп килгән тәрҗемәчеләр секциясендә даими эшли торган махсус тәрҗемәчеләр мәктәбе булдырырга кирәк — татарчадан русчага тәрҗемә итүче кадрлар тәрбияләү мәктәбе Ике телне дә белүче сәләтле яшьләрне секциягә жәлеп итеп, иҗади эш белән кызыксындырып, аларга үсү мәйданы ачарга Үзебезнең «өйдә» үзебез тәрбияләп үстергән тәрҗемәчеләр — иң ышанычлы осталар булырлар дип уйлыйм. Равил Кукушкин: Тәрҗемә, һичшиксез, әдәбият сәнгатенең башка бөтен жанрлары кебек үк гаять җитди, иҗади һәм җаваплы бер өлкәсе. Авторның укучы алдында тоярга тиеш булган бар җаваплылыгын тәрҗемәче дә тулысы белән уз өстенә ала. Мәгьлум булганча, элеккерәк заманнарда Көнчыгыш һәм татар әдәбиятында назирә традициясе яшәп килгән, бер үк темада һәрбер яңа буын әдипләре үзләренең шигъри көчен сынал караган. Әле яңа чор татар әдәбиятында да, әйтик, К. Насыйри, Г. Тукайның ирекле тәрҗемәләрендә дә. без әлеге иҗади поэтик ярышу тенденциясен бик ачык төсмерлибез. Шуңа аларның мондый рухтагы күп кенә әсәрләре тәрҗемә дип кабул ителми дә: ирекле тәрҗемәне оригинал әсәр белән бер дәрәҗәгә куеп карау — бүгенге тәрҗемә жанрының элгәреләренә зур хөрмәт күрсәтү, аларның мөстәкыйль яшәеш алган югары сәнгать көче алдында баш ию дигән сүз. Дөрес, бүгенге көндә тәрҗемәнең мәгънәсе шактый үзгәрде һәм тарайды. Бүген ул мөстәкыйль әсәр булудан бигрәк, төп нөсхәнең күчермәсе рәвешендәрәк йөргән, оригинал белән бәйләнешен югалтмаган һәм аның белән берлектә яшәгән әдәби сәнгать төре исәпләнә. Укучы алдындагы төп җавапны автор үзе тота, ә тәрҗемәченең бурычы — әсәрнең икенче телдә төгәл яңгырашына ирешү. Ул — тәрҗемәче генә. Әмма, күрүебезчә, элекке «ирекле тәрҗемәчеләрлдән аермалы буларак, биредә аңа икенче бер яңа җаваплылык та өстәлә — ул оригиналга турылыклы калырга тиеш. Яңа телдә авторның ул тулы хокуклы илчесе. Әсәрнең бу телдә ни дәрәҗәдә яшәеш табуы аңа бәйле. Ул—тәрҗемәче! Язучының уңышлары һәм кимчелекләре өчен дә укучылары алдында ул җаваплы. Тәрҗемәче иҗатында иң мөһим этапларның берсе — тәрҗемә ителәсе оригинал әсәрне сайлап алудыр, күрәсең. Тәрҗемәченең бу әсәрне яхшыртылырга тиешле дип аңламавы, аңа югары сәнгать әсәре итеп каравы да, билгеле, гаять мөһим факторларның берсе. Моның өчен, әлбәттә, әсәрләрнең дә шундый бәя-хөрмәткә лаеклы булуы кирәктер. Хәлбуки, соңгы вакытта көндәлек иҗат продуктлары, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан бик үк хуплап каршы алынмаган һәм вакыт сынавын узмаган әсәрләребез дә рус матбугатында, шул исәптән Мәскәү нәшриятларында да, шактый еш күренә башлады. Алар белән беррәттән, һичшиксез, классик язучыларыбызның әсәрләре дә тәрҗемә ителә. Биредә без бер кызык парадокска тап булабыз: оригиналдагы күрексез генә әсәрләргә тәрҗемәчеләр тарафыннан азмы-күпме җан кертелә, ә шундый ук «изге теләктәге» эшкәртелүләргә дучар булган классик әсәрләребез шактый гына тоныкланып кала. Әнә шундый күпмедер «тигезләштерелгән» әдәби продукция Союз укучысына тәкъдим ителә. Әмма бу «изге ниятле» тәрҗемәчеләр колагына ничектер ишеттерәсе иде: классик әсәрләр бернинди үзгәртелү-яхшыртылуларга да мохтаҗ түгел, тәрҗемәченең аларга бердәнбер күрсәтердәй хөрмәте-изгелеге шунда — аларга ул үтә сак килергә, һәрбер кечкенә булып күренгән образ-детале өчен дә укучы алдында үзен җаваплы тоярга тиешле. Кызганычка каршы, практикада моның нәкъ киресе күзгә ташлана. Рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрдә, бигрәк тә классикларыбыз тәрҗемәләрендә, әлеге саклык һәм төгәллекнең җитмәве еш кына безне аптырашка калдыра. Ерак бармыйча, бөек Тукаебыз әсәрләренә генә күз салыйк. Менә аның А. Ахматова тәрҗемәсендәге һәркайсыбызга мәгълүм «Пар ат» шигыре< Вдруг, открыв глаза, я вижу незнакомые поля, И разлуку с отчим краем всей душой почуял я. Край родной, не будь в обиде, край любимый, о, прости. Место, где я жил надеждой людям пользу принести! О, прощай, родимый город, город детства моего! Милый дом во мгле растаял — словно не было его. Тукта, тукта, ничек итеп «отчий край?», ничек итеп, «край родной?», ничек итеп «родимый город?» Кем турында һәм нинди шәһәр турында сүз бара соң әле биредә? Бу күтәренке романтик рухлы шигырен Тукай 1907 елның язында Җаектан Казанга кайтуын хыялый күзаллап яза түгелме соң? Шигырь шул елның маенда Уральскида «Фикер» һәм «Әлгасрелҗәдит»тә дә басылып чыга. Ә Казанга шагыйрь, мәгълүм булганча, көз көне кайтып төшә. Җаегын Җаек, әмма тик ни өчен «родимый город?». Без, хәтеребезгә генә ышанмыйча, оригинал текстка мөрәҗәгать итәбез: Сву бул инде. хуш. бәхил бул, и минем торган җирем, Мин болай, шулай итәм дип. төрле уй корган җирем Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз; Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз. иТорган җире дигән ич.— «туган җир» димәгән, «гомер иткән шәһәр» дигән. Тукай безгә кабат әйләнеп кайткандай була. Юк шул, Тукай «җил надеждой людям пользу принести!» дип тупас итеп, газета теле белән сөйләмәс Ул: «Мин болай. шулай итәм дип. төрле уй корган җирем»,— дип әйтә ич әнә! Инде моннан соң без тәрҗемәне өр-яңадан укып- дөресләп барырга керешәбез: Я с родными разлучился, жить несносно стало мне. И по милым я скучаю, как по солнцу, по луне. Монысы ни тагы? Нинди туганнары белән конфликтка кереп газаплана шагыйрь? Оригиналны укыйбыз: Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыэ тору; Бу тору, әйтергә мөмкиндер. кояш-айсыз тору. Тәрҗемә белән татарча текстны аралаштырып укый торгач, лирик геройның Казанга барып керүе дә инде безне әллә ни сөендерә алмый. Здесь деянья дедов наших, здесь священные места. Здесь счастливца ожидают милой гурии уста. Татарларның «изге җир» дип гадәттә Шәһре Болгар я булмаса Мәккә-Мәдинә якларын атауларын белгәнгә күрә. Тукай Казанны да шулай атаганмы икән? дип кабат оригиналга кайтабыз. Ә шагыйрь үзе хур кызларының иреннәренә сусап Казанга ашкынган «счастливец» булып чыгамыни инде болай булгач? Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; - Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. Шөкер. Тукай алай димәгән икән. Шул елны «Китмибез!» дигән бөек шигырен язган авторга Казанда бабайларның «түрләрен, почмакларын» күрү «изге җир» белән чагыштырганда да кыйммәтрәк булуы бер дә гаҗәп түгел. «Түрләре, почмаклары» сүзендә татар халкының тулы бер трагик тарихи язмышы гәүдәләнә. Күрәбез, биредә тәрҗемә төгәлсез, начар чыккан дип кенә бәяләү аз. Тәрҗемә Тукайның идея-эстетик чынбарлыгын турыдан- туры боза, җимерә, вата, сындыра... Ә бит бу тәрҗемә Тукайның русча чыккан җыентыкларында соңгы елларгача китаптан-китапка күчеп басыла килә' Бу урында хөрмәтле бер өлкән тәрҗемәчебезнең гыйбрәт итеп күрсәтергә яраткан һәм шулай ук китаптан-китапка күчеп барган «Птицы южные вернулись зимовать в родных краях» юллары искә төшә. Әйе. бу «Мәктәптә» шигыренең дә авторы Г. Тукай һәм тәрҗемәчесе А. Ахматова. Бу очракта да тәрҗемәче автор фикеренә төзәтү кертергә тиеш тапкан. Әлбәттә, тәрҗемә әсәрләреннән һәрвакытта да мондый тупас хаталар эзләү дөрес булмас иде. Кимчелекләрнең күпчелек өлеше эстетик белдерү чараларына, образ-деталь- ләргә карый. Тукайның дүрттомлыгын (Казан, 1975—1977) ачып җибәргән «Мужик йокысы» (1905) шигырен искә төшерик. Белгәнебезчә, шагыйрь аны рус шагыйре А В. Кольцовның «Что ты спишь, мужичок?» шигыреннән файдаланып яза. Шунысы гаҗәп, әдәби тәнкыйтебездә бу әсәрнең тәрҗемә икәнлеге искә алынса да, Тукайның иҗтимагый-социаль карашлары бу шигырьдә мәгърифәтчелектән узмавы ассызыклап үтелсә дә, ни өчендер »ың шигъри осталыгы, художниклык таланты кебек аспектлар игътибар үзәгеннән читтә кала килә. Кызганычка каршы, әдәби тәнкыйтебездә идеятематик, социологик анализлар белән генә мавыгу, әсәсрләрне эстетик-структураль һәм функциональ анализ яссылыгыннан ‘ыгып өйрәнү җитмәве бүгенге көндә үзен бик нык сиздерә әле. Тукай әсәрләренә генә түгел, бөтен классикларыбыз иҗатына да нечкә эстетик һәм психологик анализ кирәклеге көн кебек ачык югыйсә. Алда искә алынган мисалга кайтыйк. Әйтик, бу шигырьдә Кольцовта булмаган — шигырьгә Тукай үзлегеннән өстәгән «синең йортта аш юк туярлык таракан» дигән юллар бар. Ә бит шушы бер җөмлә аша да Тукайның художниклык талантын бик ачык күз алдына китерергә мөмкин. Әйе, бер караганда, игътибар итәрлек әллә ни зур нәрсә дә юк сыман биредә Тукай бу җөмләсе белән мужикка «синең ашарыңа да юк» дигән фикерне әйтә Әмма детальләр ярдәмендә сәнгатьле итеп уйлый белгән, конкрет образлар аша зур гомумиләштерүләр ясарга сәләтле Тукай бу информацияне белдерү белән генә -ыкләнми шул. Дөрес, монда бу фикерне дә ул гипербола ярдәмендә көчәйтеп, зурайтып 10 «К. V > 145 ассызыклап куя һәм шуңа ук кушып образга өстәмә мәгънә дә бирә: ашарына булмаса дә, өе тулы таракан икән әле... Тукайның сәнгатьчә конкрет фикерләвенә әнә шундый кыйммәтле үзлек, потенциаль көч-энергия салынган. Мондый «яшерен потенциаль зарядлы», чын мәгънәсендә зур талант көчен күрсәтүче «микро-образлар» Тукай иҗатында аз түгел. «Батырлыктан торган җиде еллык иҗат гомерендә» (С. Хәким) шагыйрь аларны йөрәк каны аша уздырып, берәмтекләп җыйган. Ә аның тәрҗемәләрендә исә мондый «кечкенә детальләргә» әллә ни зур игътибар бирелми, тәрҗемәдә ничектер алар «эретелә», «әти малы жәл түгел» дигәндәй, шагыйрьнең тупланган бу потенциаль көче сибелә-таркатыла. шагыйрьнең поэтик куәте сүрелеп кала. Монда бер нәрсә ачык: тәрҗемәчеләргә, димәк, идея-тематик яктан гына түгел, ә бәлки эстетик эшләнеш, образ һәм детальләр системасының тулылыгын саклау юнәлешендә дә без үзебезнең кырыс таләбебезне куярга тиешбездер Инде өченче сорауга җавап биреп үтик. Билгеле, «эчтәлек-форма берлеге» кебек абстракт төшенчәләр белән генә эш иткәндә әлеге сорауга җавап табуы бик авыр булыр иде. Әмма эстетик форма, сәнгатьле фикерләүнең уз эчендәге структураль-функциональ закончалыклар белән конкрет эш иткәндә, образлар ясалышының психологик һәм физиологик нигезләрен күзаллаганда — сорау алай ук кыен тоелмый. Шагыйрь яки язучы үзенең әсәрләрендә, әйтик, конкрет атамалы логик образларга таянып иҗат итә икән, һичшиксез, аның әсәрләрен башка телгә тәрҗемә итү күпкә җиңелрәк. Чөнки бу очракта бер телдәге сүзләрне икенче телгә гади «аударганда» да логик фикер, шул исәптән логик образ да димәк, зарарсыз кала. М. Җәлил тәрҗемәләренең русча чагыштырмача әйбәтрәк яңгыравы, минемчә, нигездә шуның белән бәйле дә. «Җырларым» шигырен генә искә төшерик: Песня меня научила свободе. Песня борцом умереть мне велит. Жизнь моя песней звенела в народе, Смерть моя песней борьбы прозвучит. Күрәбез, биредәге һәр сүзнең логик образ системасында төгәл үз урыны бар һәм бу система икенче телгә күчергәндә дә үзенең сүзлек составын бөтенләй үзгәртми диярлек. Метафоралы, чагыштырмалы образ-шигырьләр хакында да шуны ук әйтергә мөмкин. Без моны алда китерелгән мисалда да ачык күрәбез — «гомерем минем моңлы бер җыр иде. үлемем дә яңгырар җыр булып». Мондый логик һәм метафоралы шигырьләрне үз эченә алган уңышлы тәрҗемәләрне без Тукай җыентыкларында да очратабыз: Вовеки нельзя нашу дружбу разбить, Нанизаны мы на единую нить. Как тигры, воюем, нам бремя не бремя, Как кони, работаем в мирное время, Мы — верные дети единой страны, Ужели бесправными быть мы должны? («Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре»). Ә инде менә телдәге төрле фразеологик берәмлек-идиомалардан, синтаксик, морфологик. фонетик чаралардан, милли деталь-орнаментлардан оешкан, башлыча хис-эмоция дулкынына көйләнгән халәт картиналарын, андагы нечкә аһәң, поэтик рухны адекват төстә түкми-чәчми икенче бер телгә алып барып яңгырата алу — чыннан да, күпкә авыррак. Тукайның күп кенә шигырьләрен. Такташ һәм Туфан поэзиясен, шулай ук Дәрдмәнд һәм Ф. Кәрим әсәрләрен дә мин әнә шундый тәрҗемәгә авыр бирелә торган — кабатланмас милли аһәңле рух шигърияте дип атар идем. Тәрҗемәчеләрдән биредә татар культурасын тирән белү, зур әдәби-теоретик әзерлек, югары художниклык сәләте, ярату һәм түземле хезмәт сорала, Кызганычка каршы, бу шагыйрьләр әле чын Рәгънәсендә русча укыла дип әйтеп булмый. Мисал итеп Такташтан Л. Мартынов тәрҗемәсендәге ике өзек китереп узыйк: Идет по снежной улице Алсу. Такой красавицей. Такою недотрогою. И так строга. Но присмотритесь ближе — Окажется, что вовсе и не строгая! Монысы «Алсу» тәрҗемәсенең икенче варианты (Казан, 1971), беренче вариантында «так обаятельна, так молода и так горда собой» (Москва, «Советский писатель», 1955). Эх I Вьюга февральская выла на поле вчера . еще. Тонкин и стройный сегодня к нам март ’ пришел Слушаю мартовский ветер, снега . пожирающий. Беренче карашка, бетен обраэ-детальләр саклана кебек тоелса да. юк. без белгән ..Нәни разбойник», без белгән Такташ түгел бу Безнең Такташ нечкәрәк, моңлырак, хыялыйрак. шаянрак, кыюрак, музыкальрәк, шигърирәк, ялкынлырак: Их1 Кичә генә әле февраль иде. Буген давыл кырга кар ташый; Март аеның нечкә билле җиле. Сузылып ятып җиргә, кар ашый. Иң соңгы бер юлны гына чагыштырып карагыз («Слушаю мартовский ветер, снега пожирающий»)—аерма кечкенә түгел. Редакция тәкъдим иткән башка сорауларга да җаваплар эзләп карыйк. Әмма иң элек мин, аңлашырга җиңелрәк булсын ечен. иҗат процессын ачыграк күз алдына китерер ечен, шартлы тест ә генә булса да тәрҗемә итүне дүрт аерым этапка бүлеп карар идем: 1) оригиналның текстын үзләштерү; 2) оригиналның идея-тематик, эстетик-психологик системасын барлау, ассоциатив байлыгын күзаллау; 3) тәрҗемәнең беренчел — механик текстын барлыкка китерү. 4) яңа — тәрҗемә әсәр иҗат итү Күрүебезчә, әлеге дүрт этапның икесе оригиналны үзләштерүгә, соңгы икесе — *ta телдә барган иҗат процессына карый Бу схемадан сорауларда телгә алынган «подстрочник ясаучы.ның һәм. «әсәрне шигъри калыпка кертүче»нең тәрҗемәдәге ролен күзаллау кыен түгел «подстрочник ясаучы» биредә беренче (текстны уку), өченче (текст- н>| «аудару») һәм өлешчә икенче пунктны (әсәрнең эчке рухын күзаллау) үти; оригиналны үзләштерүдә һәм аңа яңа телдә яшәеш бирүдә беренчел әзерлек эшләрен башкара; «калыпка кертүче» — тәрҗемәче исә, нигездә, алдагы өч пункттан файдаланып (беренче һәм өченче пунктларга кыю таянып, икенче пунктны өйрәңел һәм аңа ориентация ясап), дүртенч^ пунктны тормышка ашыра — үзенең тәрҗемә иҗат әсәрен тәкъдим итә. Минемчә, тәрҗемә процессында «подстрочник ясаучы»га да, «калыпка кертүче»гә дә уртак булган иң четерекле һәм иң йомшак урыннарның берсе — икенче пункт. Нәкъ менә шушы тел, текст аспектыннан әсәр системасына — аның рухын үзләштерүгә күчеш ясалган этапта шактый гына нәрсә төшеп юкка чыга да. Биредә «подстрочник ясаучы»ның биреп җиткермәве, «калыпка кертүче«нең алып бетермәве көн кебек ачык. Әмма бу минем «подстрочи ик лы» тәрҗемәне кире кагуым түгел. Әйтүебезчә, әлеге төр кимчелек оригиналдан турыдан-туры үзе «калыпка салган» тәрҗемәчеләр иҗатына да карый Бу уңайдан, мин әлеге ике төр тәрҗемәчеләр арасында әллә ни зур аерма күрмим. Димәк, бу негатив күренешне киңрәк итеп — бер этаптан икенчесенә әзерлексез, ашыгып, җиңел багаж белән күчү бәласе дип аңларга кирәктер. Бөтен хикмәт, күрәсең, бу ике төр тәрҗемәләрнең дә үзләрен әдәби тәнкыйтьче, әдәбият белгече—галим итеп тоймауларында Әйе. тәрҗемә «чиста жанр» түгел. Телисеңме син, юкмы, оригиналга бәя бирергә, аны җентекләп анализларга (димәк, таркатырга, сүтәргә, яңадан җыярга) тиеш буласың, ягъни әдәбият һәм әдәби иҗат теориясенең конкрет законнарына таянып, грактик яктан әдәбият галиме тәнкыйтьче башкарган эшләрне үтәргә тиеш буласың. Дөрес, болар тәнкыйтьтәгечә язма текст аша белдерелми, ә бәлки күңелдән эшләнә һәм иҗат процессында төп юнәлеш бирүче — корректив көчкә әверелә, димәк, бу фәнни системалар әдәби текст коруның төп проектына әверелеп яши. Күрәбез, тәрҗемәдә фәнни анализ һәм художниклык аерылгысыз Аның уңышы да беренчесенең тирәнлегеннән, икенчесенең осталыгыннан барлыкка килә түгелмё соң?1 Гомумән, иҗатта «логик анализ»ның әһәмияте ул кадәр үк зур да булмаска мөмкин, автор үзенә иҗат импульсын зур тормыш эченнән апа, өстәвенә акыл, хис, интуиция белән ирекле эш итә. ә тәрҗемәче алдында — әзер, камил әсәр Аны башка телгә иҗади һәм төгәл итеп күчерә алу өчен йөрәк белән генә тою аздыр, күрәсең. Боларга өстәп, тәрҗемәчедән рациональ фикерләү — анализ ясау сәләте һәм авторга, аның әсәренә якынаю өчен тиешле күләмдә белем, кругозор киңлеге, зур культурага ия булу да сораладыр Чөнки тәрҗемәче текст белән генә түгел, ә бәлки текстка кермәгән башка бик күп факторлар белән дә эш итә бит Тәрҗемәче иҗат импульсын оригиналдан чыгып тудыра. Кыскасы, чын тәрҗемәче ост телче, стилист һәм художник кына түгел, ә бәлки күпкырлы галим, редактор да булырга тиеш. Минем уемча, бүгенге тәрҗемәләрдәге (хәер, бу үткән еллардагы тәрҗемәләргә дә карый) төп кимчелек икенче этапны тиешенчә үтәмәүдән, тәрҗемәчеләрнең аны өстән-өстән генә һәм «күңелдән генә» кичереп йөгереп үтүләреннән, тирән әдәбият белгече булмауларыннан килә. Мин моны тәрҗемәчеләрнең шигъри талантларына контраст куеп әйтәм, чөнки тәрҗемәдәге аерым кисәкләрнең яңгырашы тәрҗемәчеләрдәге шигъри талантның җитәрлек булуы турында сөйли. Төп бәла шунда—оригиналдагы психологик, эстетик системаның тулылыГы, ассоциатив байлыгы икенче телгә барыл җитмәүдә, ягъни тәрҗемәче тарафыннан икенче телгә күчереләсе — «минимуминың үтәлмәвендә. Әлбәттә, әсәрдәге бөтен табыш-байлыкны 100 проценты белән тәрҗемә итү мөмкин эш түгел. Тел аерымлыгы, милли культура аерымлыгы, художестволы фикер аерымлыгы һ. б. тәрҗемәдә үзен сиздерми калмый. Әдәби әсәр әнә шундый үзгә культуралы, үзенә бер космик системасы булган икенче телдә тулы хокуклы яшәеш, яңгыраш бирү өчен, һичшиксез. «тексттан» күпмедер читкә китү сорала, бу телдә яңгыраш тапмаган образ-детальләрне алмаштыру сорала. Әмма бу тәрҗемәченең яңа космик системада үз авырлыгын бөтенләй югалтып бетерүе дигән сүз түгел, билгеле бер «минимумны» ул теләсә нинди шартларда да саклап калырга бурычлы. Монда «күрә караудан», игьтибарсызлыктан, җавапсызлыктан килеп чыккан югалту белән иҗаттагы табигый котылгысыз югалтуны бергә бутарга ярамый. Чөнки биредә сүз дүртенче этап турында түгел, ә бәлки нәкъ менә икенче этапның үтәлеп җитмәве турында бара Миңа калса, бүгенге тәрҗемәнең сыйфатын яхшыртыр өчен эшне нәкъ әнә шул икенче этапка куелган таләпләрдән башларга кирәк. Подстрочник ясаучымы ул, тәрҗемәче үземе, барыбер — әгәр бу этап тиешле фәнни дәрәҗәдә үтәлми икән — тәрҗемә уңышлы чыкмаячак. Тәрҗемәченең «илаһи» таланты гына биредә эшне төзәтә алмый. Шунысын да истән чыгармыйк, әзер тәрҗемә әсәреннән инде бернәрсә дә таләп итеп булмый, аны бәяләп кенә була, аны хуплап яки кире кагып кына була. Ә менә икенче этапның үтәлеш дәрәҗәсен фәнни яктан да. эстетик эәвыкъ ягыннан да әле шактый төгәллек белән «мыскаллап» үлчәргә дә. аны баетырга, тулыландырырга да. аңа һәртөрле ачыклыклар кертергә дә мөмкинлекләр бар. Ул әле безнең кулдагы — очмаган кош. Аерым бер подстрочник ясаучы яки тәрҗемәче әсәрнең күп якларын күрми уздырырга да мөмкин. Ә фәнни эшкәртелгән бу яңа төр подстрочникиың тулы, камил булмый чарасы юк. Ул — документ, ул — тәрҗемәчегә бирелә торган визит карточкасы. Тәрҗемәче дә. һичшиксез, аның белән санашмый булдыра алмый — соңгы иҗат продукты чөнки әнә шул фәнни таләпләр югарылыгыннан торып бәяләнәчәк. Минемчә, классикларыбызның һәр яктан камил булган әсәрләренә әнә шундый фәнни подстрочниклар әзерләү һәм фәнни контроль оештыру зарури бер эш һәр изге эшнең җаваплы бер хуҗасы була, һәм аның таләпләре дә ачык куелырга тиешледер. Шуңа да мин Язучылар союзы каршында нечкә психолог һәм эстетик зәвыгы булган, иҗади практикасы һәм теоретик әзерлеге булган әдип-галимнәрдән тәрҗемә эшен җайга, тәртипкә салу өчен фәнни-тәрҗемә комиссиясе (штабы) төзергә тәкъдим итәм. Ул әлеге катлаулы иҗат эшендә контроль (фильтр) хезмәтен генә түгел, ә бәлки җитәкче бер көч һәм үзәкләштерелгән диспетчерлык ролен дә башкарыр иде һәм, әлбәттә, тәрҗемә эшләренең торышы өчен җавап та бирер иде. Бүгенге көндә тәрҗемә эшен оештыру аерым бер әһәмияткә ия. Киләчәктә исә аның роле тагын да үсәчәк. Шушындый актуаль проблеманы кузгатуы һәм бу җаваплы темага сөйләшергә чакыруы белән «Казан утлары» редакциясе, минемчә, мактаулы адым Хөрмәтле укучыларыбыз! Журнал битләрендә тәрҗемә турында сөйләшү дәвам итә. Сездән кызыклы хатлар һәм мәкаләләр көтәбез!