Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШКА ГАШЫЙК

Безнең Ильяз Зиннуровны белмәгән кеше'дә юктыр инде Ул үзенең тынгысыз эшчәнлеге, металлургия өлкәсендәге уңышлы эзләнүләре һәм бигрәк -тә тормышның катлаулы сынавы каршында югалып калмавы белән бөтен илгә танылды. «Правда*. «Советская Россия», «Известия», «Комсомольская правда» газеталарында да аның турында тирән эчтәлекле язмалар басылды Мин дә, үзе белән бер шәһәрдә яшәсәм дә. аның турында газеталар аркылы гына таныш идем Очрашырга гел җай чыкмый торды Уйламаганда Ильяз Юнысович миңа үзе шалтыратты Ул Чиләбе металлурглар Культура сараенда татар-башкорт тамашачылары өчен кичә оештыру мәшәкатьләре белән йөри икән Киңәшү өчен мине өенә чакырды Мин килгәндә, Ильяз әле эштән кайтып җитмәгән иде Ишекне аның хатыны Флюра ханым ачты Болыт кебек дулкын кара чәчле, зур кара күзле, зифа буйлы мөлаем хатын. Ул мине залга кертте дә үзе аш-су бүлмәсенә чыгып китте Кунак бүлмәсен күздән кичерәм Күзгә бәрелгәне — китап киштәләре. Өч кенә бөртек канәфер чәчкәсе алып килгән идем Флюра ханым аларны вазага утыртып пианино өстенә куйды да «Чак кына үзегез юаныгыз инде»,—дип. кабат ялгызымны калдырды Мин ике стенаны каплап алып, шыплап тутырылган киштәләргә төбәлдем Арада Тукай, Такташ, Туфан, Хәким, Еники. Әпсәләмов китаплары да бар Берәм-берәм балалар кайта башлады Башта — Мәдинә, аннары, төпчем кыз Данияне ияртеп, Гөлнара Минем белән тыйнак кына исәнләшеп чыктылар да. үз бүлмәләренә кереп, тынып калдылар. Нәни кыз Даниянең генә яңгыравык тавышы ишетелә Ниһаять, хуҗа кеше дә кайтты Озын буйлы, киң җилкәле, күпереп торган куе бөдрә чәчле Елмаеп күреште Сынаучан, акыллы һәм хәйләкәррәк караш Менә нинди икән ул Ильяз* Ул берничә ел инде китап сөючеләр ирекле җәмгыятенең Чиләбедәге Металлурглар районы оешмасында, җәмәгатьчелек тәртибендә, председательлек вазифасын башкара Аның мондагы төп эше — политик һәм техник әдәбиятны пропагандалау, тик Ильязның матур әдәбиятны да читтә калдырасы килми Шуңа күрә ул татар һәм башкорт телендә укучылар өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрүне дә планлаштырган Үзешчән сәнгать коллективлары белән дә килешеп куйган Әдәбият әһелләреннән кемнәрне чакыру турында киңәшләшеп утырдык. Кичәбез уңышлы үтте. Кеше бик күп килгән иде Китап сату да оештырылган. Килгән тамашачылар, күп рәхмәтләр әйтеп, бик канәгать булып таралдылар Мин исә бу кичәдә үземә яңа дус таптым Ильяз Татарстанның Чистай ягыннан икән. Уйлап куйдым туган якларында аның нинди каһарман икәнен белмиләрдер дә әле. Олы йөрәкле, киң эрудицияле, эшлекле һәм искиткеч сәләтле Ильяз Зиннуров белән якташларымны таныштыру теләге туды. Ильязның әтисе Юныс абзый Зиннуров гаиләсе Чистай районы Зирекле (хәзер бу авыл Яңа Чишмә районына керә) авылыннан Гаилә, Ильяз кечкенә чакта ук, Чиләбе өлкәсенең урманлы-таулы җирендә, исемсез бер тимер'юл разъездына килеп урнаша Ата-ана эшкә киткәндә, балалар өйдә үзләре генә калалар Икмәк бәрәңге чутлы Бернәрсә дә күктән яумый Ильяз һәм аның ике туганы, тормыш авырлыгын бала чактан ук татып, икмәк һәм игелек кадерен яшьли белеп үсәләр Беркөнне шулай балалар өйдәге ярты кирпеч икмәкне бер утыруда ашап бетерәләр Алай да тамаклары туймый Ильязга да. абыйсына һәм сеңлесенә дә эләгә әниләреннән Шул юкльГК заманында сабыр, намуслы булырга өйрәнәләр алар Өй эшләрен, әниләре кайтканны көтеп тормыйча, үзләре башкаралар Буш вакытта кулларына нинди китап эләгә — шуны укыйлар Ильяз бигрәк тә кызыксынучан булып үсә Тимер-томыр арасында кайнашу аеруча ошый аңа Ул чагында Магнитогорск корыч кою осталары — Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Зиннуров. Владимир Захаров. Иван Семенов турында газеталар, радиолар. Б W’““ Их. «ен» шу».р кЛк корь,., кою остасы булсаң „де! - хылллаңа Илька Шушы хыял Ильязны Магнитогорск каласына, индустрия техникумына алып килә Зур тырышлык белән корыч серләрен, корыч коючы һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнә Ильяз Илнең металлургия флагманы булган Магнитогорск корыч кою комбинатында практика үтә. техникумны уңышлы тәмамлый Яшь белгечне Чиләбе шәһәренә металлургия заводына (хәзер комбинат) эшкә билгелиләр. 195 ■ ел Кесәсендә диплом Алда яңа. мавыктыргыч зур тормыш матур хыяллар Егет Металлурглар районындагы тулай торакта яши башлый. Узе сайлаган һөнәргә малайларча гашыйк Ильяз эрегән металлны олы «чүмеч ләргә агызу бригадасында эшли Озакламый аны мартен цехына смена мастеры итеп билгелиләр. Ильязның күңеле тагын да үсеп китә 19 яше яңа тулган егет — утка чыдам эшләр мастеры' Шәп яңгырый' Үзе нинди җаваплы эш бит бу! Димәк.’ егеткә ышаналар, һәм ул булдырачак! Цех җитәкчеләре- бу озын буйлы, имәндәй нык гәүдәле, тузган чәчле татар егетенә, чыннан да. зур өмет баглыйлар Сынатмый егет. Сәгать санап эшләми иң алдан килә, соң гына китә. Һөнәренең бөтен нечкәлекләрен, катлаулы җиһазларның серләренә төшенү өчен бернәрсәдән дә тартынып тормый Берсендә хәтта металл чыгару ялгашына тешә әле суынып та җитмәгән мартен миченә керә Мичне төзәткән чакта аның бөтен ягын белергә кирәк саный. Мартен цехының яшьләре Ильяз Зиннуровны комсомол секретаре итеп сайлап куялар. Тере, хәрәкәтчән, һәр кеше белән уртак тел таба белүче бу ачык йөзле егетнең бәхете ме^ә шулай ачылып китә Җиденче мартен цехында 8 нче мичнең корыч чыгаручы кече ялгашын иртәнге сәгать дүрттә беркеттеләр. Ильяз. мастер буларак, һәр хәрәкәтне күзәтеп тора иде Ялгаш үз урынына утырып җитмәгән Ул. иелеп, ялгашны яңадан карады Чак кына күтәрергә кушты Чылбырны тарттылар Ильяз кранчыга кул изәде. — Чак кына төшер! Ниһаять, ялгаш нәкъ үз урынына килеп утырды. Һәм шул секундта Ильяз басып торган бетон мәйданчык алты метрлы биеклектән аска томырылды. Бу хәл күз ачып йомган арада булды, Ильяз уз өстенә дәһшәтле авырлыгы белән төшеп килүче бетон япманы шәйләде һәм онытылды Аңына килгәч тә авыртуны бөтенләй сизмәде Ильяз. Дөнья тынгандай иде. Куркыныч тынлык. Кинәт ул аякларын баскан бетон яссылыкны күрде, аны куллары белән этәргә теләде Авырлык урыныннан да кузгалмады. Ильязның коты очты. Бөтен дөньяда япа-ялгыз калгандай куркыныч. Үлем - дигән уй миен көйдереп узды Ул җан ачысы белән кычкырып җибәрде. Авыртудан түгел, авырту әле аның зиһененә килеп җитмәгән иде! Менә аның янына иптәшләре җыелды: агарынган, куркынган таныш йөзләр. Ильязга рәхәт булып китте үзе генә түгел' Тирә-якта — кешеләр Үлсә дә. ялгызы түгел! Калганын хәтерләми. Сагышлы үкенеч тойгысы тәэсирендә ул караңгылыкка чумды. Күтәртмәгә салып цехтан алып чыгып барганда ул яңадан аңына килде — Гаҗәп: шул мизгелдә.— дип искә ала Ильяз.— бөтен гомерем күз алдымнан узды Дөнья белән бәхилләшү, дип уйладым Курку хисе юк иде Үзәкне иң өзгәне «Шушы цехка, ут дөрләп торган мартеннарым янына мәңге кайта алмам инде*. дигән уй булды. Күзләрем шуңа яшьләнде Бер танышып алгач, без еш очраша башладык. Менә тагын аның өч бүлмәле квартирасында утырабыз Бер читтә шомартылган такталар өелгән Китапларга урын ядатмәүдән зарлана Ильяз Коридорга киштәләр ясамакчы икән. Балта-пычкыга. ышкыга кулы ятып тора аның. Өйдәге ремонтны да Флюрасы белән икәү ясыйлар Кызлар да кул арасына керерлек булып киләләр Ильяз белән сөйләшү дә рәхәт Ваклыклардан арына барасың кебек Тездән югары ике аягы да киселгән кеше һәр сүзе белән сине көчлерәк итә сыман Шат ул көләч. гайрәтле Үз-үзен шул кадәр нык тота алырлык ихтыяр көче каян килә аңа!’. Операция бик озак барды. Ике аягының да сөякләре чәрдәкләнеп беткән иде. Операция вакытында дистәләгән кеше, телефоннан шалтыратып, аның хәлен сорашып торды Ишек төбенә кан бирергә әзер дуслары тезелгән. Бүлмәдәш егете Николай Овчаренко операция беткәнче ишек төбеннән китмәде Ул күзләрен ачты Бүлмә яп-якты. Кояш нуры күзенә төшкһннән уянган икән 1 укта, әле генә цехта иде бит ул1 Эрегән корыч ташкынын чыгарырга ашыга иде Кинәт куркудан йөзе агарынган иптәшләре күз алдына килде Аягына йасмакчы булып юрганын ачып җибәрде Аһ!'! Алар урынында ак марляга уралган кыска гына бот сөяге Рәнҗүле ыңгырашу күкрәген ярып чыкты һәм Ильяз. яңадан аңын югалтып, урынына ауды. „ „ Операция нәтиҗәсенең авырлыгын ул ялгызы кичерде Күңеленә Үлсәм, яхшырак булыр иде!» дигән үкенечле уй оялады. Кемгә кирәк инде мин Карт әнигә имгәк кенә'* , , Врачлар -Депрессия.,-диделәр Өметсезлек, үкенеч, сагыш - бөтенесе бергә кайный, хәтта күздән яшь тә чыкмый Бу халәттәге кешене дәвалау да мамкин түгел. Ильяз, өметсез күз карашын стенага төбәп, сүзсез ята Әнисе улына карап тора — Балам — ди дә. юатыр сүз таба алмыйча, елый башлый Сеңлесе дә елый 19 яшендә ике аяксыз калган егетне ни дип юатасың инде’ Егетнең хәлен белергә иптәшләре алмашлап больницага йөриләр Бөтенләй таныш булмаган, элек аралашмаган кешеләр, олылар, яшьләр килә Күчтәнәчләр, чәчәкләр Ә Ильязның күңелендә аяусыз караңгылык Ул чакта цехның партбюро секретаре Анатолий Андрианович Власов иде Еш килде ул Ильяз янына — Син үзеңне безнең белән хис ит. Ильяз!— дип юата иде Цех операторы Мария Баранова берсендә — Кара әле. Ильяз. аяксыз да яшиләр бит кешеләр,— диде — Сугыштан күпме аяксыз егетләр кайтты Эшләделәр, яшәделәр, гаилә кордылар. «Повесть о настоящем человеке” китабын укыганың бардыр бит?' Палата сестрасы аңа радио тыңлар өчен колак аппараты китереп бирде Бу бүләк аның күңелендә борылыш ясады кебек Бигрәк тә кичке якта, палатада авыр уйлар белән ялгызы калганда, радио тыңлау аны дәртләндерә иде Иркен сулышлы музыка яңгырый Аның тормышы да шушы музыкадай якты, бәхетле башланган иде Кинәт якты музыка агымына чит. караңгы, кискен авазлар тулды Гүя җил чыкты, давыл башланды Яктылык белән Караңгылык. Яхшылык белән Явызлык кылычка-кылыч килеп бәрелешәләр Әллә кайдан, ерактан якты авазлар кабат ишетелә башлады. Алар торган саен көчәйделәр, бөтен дөньяны тутырып тирбәлә башладылар. Бер көнне палатага, шаулашып, бер төркем яшьләр килеп керде Бусы инде комсомол комитетыннан. Анатолий Вяткин эше Көлешәләр, уен сүзләр әйтәләр, гүя берни дә булмаган Ильяз ихтыярсыз елмаеп җибәрде — Әллә инде җыелышны минем палатада үткәрмәкче буласыз’ — Әйе шул1 Шуның өчен килдек тә! Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә синең алдагы эшләрең. Бер тавыштан карар чыгардылар: Ильяз Зиннуровка тизрәк терелергә, белемен күтәрү һәм тизрәк эшкә кайту турында уйларга кушылды Иптәшләре чыгып киткәч. Зиннуровның уйлары җитдиләнеп китте -Баш исән бит әле' Җебеп калды түгелме соң әле ул” Яңадан аякка басарга иде'» Чиләбе металлургия заводы үтенече буенча. Мәскәүнең катлаулы протезлар ясау фәннитикшеренү институты Ильяз Зиннуровны үзенә чакырып алды Ильязны Мәскәүгә мартен цехы партоешма секретаре Виктор Тимофеевич Афонин озата барды Ул авыруларны кабул итү бүлмәсенә Ильязны аркасына атландырып алыТ1 керде Ильязның күңелен тагын «Их. бу көнгә калганчы, үлгән генә булсамчы'» дигән үкенеч көйдерде Больницада бер-берсенә игез балалардай охшаш көннәр башланды Дүртенче катта дүрт кешелек җыйнак кына палата Ильязның,хәле, бүлмәдәшләренеке белән чагыштырганда, иң авыры Ниһаять аңа дигән протезлар әзер Инде, аларны киеп, басарга, йөрергә өйрәнергә кирәк Беренче тапкыр протезларын киеп аягына баскач ике ягыннан ике сестра тотып торуга карамастан. Ильяз шартлап идәнгә егылды Булмый икән! Күтәреп, аны урынга салдылар Ильяз стенага борылып ятты Аның берәүне дә ишетәсе дә, күрәсе дә килми Калдырыгыз аны. калдырыгыз1 Кемгә кирәк ул’ Карт әнисенә имгәк Аннары уйлары яктыра башлый Юк. ничек тә өйрәнергә кирәк' Маресьев өйрәнгән бит! Ильяз. синең үз законың булырга тиеш' Зиннуров законы' Бирешмәскә' Үз-үземне кызганмаска' Икенче көнне иртән үк ул гәүдәсенә протезларын беркетте Басты, авыртуга чыдый алмыйча, кабат шартлап ауды Иреннәрен тешләп яңадан басты койкасына тотынып беренче адымын атлады, тагын, тагын Бүлмәдәшләре аны дәртләндереп, куәт биреп тордЫлар Сестра култык таяклары кертте, ярдәмләшеп торды. Бер-ике адым ясагач та. туктатты бүгенгә җитәр Акрынлап өйрәнерсең, сабыр ит' Ильяз төннәрен аякларына үзе массаж ясады, иртән кабат массаж Яңадан протезларын беркетте күтәрелде, басты Миен үзәк өзгеч авырту ярып үтте «Бер' Ике' Өч' » Иреннәрен тешләп. Ильяз адымнарын саный. Үз койкасы яныннан күрше койкага барып җиткәнче 7—8 минут үтә -Маресьев булдырган, мин дә булдырырга тиеш!» Ниһаять, аңа больница бакчасына һава алырга чыгарга рөхсәт иттеләр Ильяз дүртенче катта лифтка утыра, парадный ишек алдындагы баскычларны үтеп, җиргә баса Бер сәгать эчендә култык таяклары белән 7—8 адым ясый Гүя бер ел тоела шул вакыт Ә авырту —анысы һәр күзәнәктән кычкыра, бөтен тәне күңеле, йөрәге ялвара. — Кызган! Тукта, ятып тор! Тагын бер адым Авыртуга чыдый алмыйча, ул авыр гәүдәсе белән лапылдап җиргә ава Ә акылы боера — Атла " Алда —гомер' Үзең үтәсе гомер! Атла! Кая синең «үз законың’- Атла1 ! Айлар үтә торды Ильяз ике култык таягы белән йөрергә өйрәнде Беркөнне клиника бакчасының иң аулак почмагында култык таякларын ташлап карады Ильяз Врачлар әйтә иң авыры - куркуны җиңү Егылу, авырту - бер хәл Шул авыртуны ярщеп. үзеңне кабат басарга мәҗбүр итү искиткеч авыр' Ильяз санап бетергесез мәртәбәләр егылды Култык таякларын ташлап мөстәкыйль адым ясарга ымсындымы - горселди дә ава Авырлыгы 80 килограмм киң жилкә киң күкрәк Җир аңа күз йомган арада үзе һөҗүм итә кебек' Иреннәрен канатканчы тешләп, үзен торырга, култык таякларына таянып басарга алга атларга мәҗбүр итә тагын газаплы адымнарын саный башлый Протезының каешлары тәненә кызыл тасма булып батып керә аягының протезга терәлеп торган җөйләреннән кан саркый Әле палатага җиткәнче дүрт катның баскычларын үтәсе бар Вахтер карт Ильязны күрүгә үк. лифт ишекләрен ачып җибәрә — Монда гына кер. улым! — Рәхмәт, агай, үзем меним әле!— ди ул һәм мең газап белән сәгать буе дүртенче катка менә, койкасына ава Берсендә Ильяз коридордан барганда, каршысына врач килеп чыкты Ильяз бик хөрмәт итә иде аны Фронтта врач булып йөргән, өлкән яшьтәге бу рус хатынының да бер аягында протез Ләкин аның протезлы икәнен сизмисең дә' Врач аны күрү беллән исәнләште, аркасыннан сөйде дә — Ну-ка. Илюша, таягыңны бир әле!—дип. култык таякларын алды.— Менә шулай Ярый, хуш Бар. атлавыңда бул! — Таяксыз булдыра алмыйм — Ә син тырыш* Булдырып кара* Атла әле. я! Ильяз стенага тотынды, аннары авыртуны, куркуны җиңеп, бер атлады Тагын бер адым, тагын.. Ильязны Мәскәүдән алып кайтыр өчен институтка заводтан Борис Ландер килде Алыптай кешене, мөгаен, кирәк була кал;». Ильязны күтәреп тә йөртер дип җибәргәннәрдер Борис Ландер лифттан дүртенче кат коридорына чыкты һәм. шаккатып, туктап калды, каршысына ышанычлы адымнар белән Ильяз Зиннуров үзе килә иде* Кочаклаштылар Икесе дә еладылар Ильязның авырлыклар аша килгән татлы җиңүе иде бу Әле Чиләбедә больницадан чыгуына ук завод аңа бер бүлмәле квартира биргән иде Бу юлы аны җиңел машина көтә Пенсия дә ярыйсы Яшә генә! Аңа көн саен диярлек иптәшләре килә башлады Арада күчтәнәчкә «ярты- кыстырганнары да була Ачылган аракы шешәсен хәл белүченең кесәсенә киредән тыкты Ильяз — Минем янга килергә теләүчеләргә әйт: берәүгә дә шешәдәш буласым юк* Уналты яшендә үк мартен миче кайнарлыгын тойган егетне өйдә тик яту тәмам туйдырды Ул киңәш сорап комсомолның Чиләбе өлкә комитетына китте. Анда аңа укытучы һөнәрен сайларга. Чиләбе педагогия институтына керергә тәкъдим иттеләр Юк. күңел металлургиягә кагылышы булмаган һөнәрне һич кабул итми иде. Ильяз Чиләбе политехника институтына имтихан тотып карарга булды Иптәшләре дә аның уен хупладылар «Инженер-металлург булырга бөтен мөмкинлекләрең бар.— диделәр — Әйдә, тәвәккәллә! • Шулай итеп. Ильяз институтның кичке бүлегенә укырга керде Бу вакытта инде ул металлургия комбинатының проектлар бүлегендә эшли башлаган иде Ни өчен ул бу хезмәтне сайлады’ Сәбәпләре күптер, бәлки, әмма берсен аерып алып күрсәтергә була Ильяз фаҗигасе турындагы актның соңгы юлларында мартен миченең корыч чыгару мәйданчыгы проектсыз гына төзелгән булуы искәртелгән иде Озакламый проект бүлегендә электр ярдәмендә корыч эретү буенча конструкторлык бюросы ачылды Иң тәҗрибәле, белемле, зирәк инженерларны шул бюрога чакырдылар Ильяз бу тәкъдимне теләп кабул итте Аны сектор мөдире итеп билгеләделәр Шуны да әйтергә кирәк Ильяз Зиннуров эшләгән өчен хезмәт хакы алудан баш тартты — Пенсиям җитәрлек Аннары, миңа иҗат иркенлеге дә кирәк Штаттан тыш. җәмәгатьчелек тәртибендә эшләячәкмен.— диде Гаиләсеннән, ата-анасыннан килә торган тыйнаклык, гаделлек иде бу Әтисе дә. әнисе дә байлыкка табынмадылар, балаларына да барына канәгать булырга кирәк, дип өйрәтә килделәр Хезмәт хакыннан баш тарту шул тәрбия нәтиҗәсе иде Тормыш үз көенә дәвам итә Ильяз көндезләрен эшли, кичләрен институтка ашыга Гаилә мәшәкатьләре дә җитәрлек Флюра Бакировна белән өйләнешеп, беренче кызлары тугач, бер бүлмәле фатирлары тараеп калган кебек булды. Флюра ханым турында сүз чыккач, аңа аерым тукталып алыйк әле. Ул үзе турында болай дип сөйли: — Минем әти сугыштан аяксыз кайтты Хәзер дә исән әле Әнкәй дә. мин дә әтине авырсынмый тәрбияләдек Ильяз да миңа әтием кебек якын булды Мин аны чын күңелдән ярата идем. Аяксызлыкның катнашы юк та монда Ильяз нык холыклы егет Хәер, әле мин аның белән танышкан чакта ул әле беркайда да эшләми иде Бәхете теккә юлыккан бер егет кенә иде Тормыш җиңел дип әйтмәс идем Төрле чак бар Акчага аптыраган чаклар да бул- галады Ильяз 1980 елга кадәр эш хакыннан баш тар1ты — пенсиясен генә алдык Бу иркен фатирыбызга да берничә ел элек кенә күчендек әле. Мин'үземне бик бәхетле итеп сизәм Ильяз — кайгыртучан әйбәт ир. ягымлы, таләпчән ата чын кеше Аның дөньясы — минем дөньям Дөньябыз тулылана бара Гаилә коргач. Ильяз институт бетерде, кандидатлык диссертациясен яклады, китаплар язды Мин гаилә эшләре өчен аның кыйммәтле вакытын алмаска тырышам Дөрес, үземә дә вакыт җитми, укытучы бит мин Мәктәптә биология укытам Группадашлары беренче курста ук Ильязның металлургиядә тәҗрибәсе булуын, бу эшне яратуын сизеп өлгерделәр Студентлар аны бертавыштан староста итеп сайладылар Чиләбе металлургия комбинаты инженеры Галина Бродецкая Ильязның студентлык еллары турында бик җылы итеп сөйли — Безнең группага Ильязның ярдәме нык тиде Без аңа барыбыз да гашыйк идек Кичке бүлектә уку бик авыр Арабызда Ильяз булмаса. укуны ташлаучылар да табылыр иде. мөгаен Безнең группадагы иптәшләрнең берничәсе Ильяз аркасында гына диплом алып чыкты Чөнки Ильяз һәр студент белән уртак тел таба белә Сөйләшә. ышандыра, кирәк чакта, ачуланып та куя Институтны ташларга җыенып, дәрескә йөрми башлаган берничә иптәшнең өенә барганы, оялтканы хәтердә Диплом алганнан соң аны бүлек мөдире итәләр Металлургия фәнни-тикшеренү институтының корыч эретү проблемалары секторына проект бүлегенең начальник ярдәмчесе Лев Константинович Кузнецов керә дә -Сезгә яңа бүлек мөдире киләчәк, аңа карата игътибарлырак була күрегез».— дип. Ильяз Зиннуровның язмышы турында сөйли. Бүлек бинаның дүртенче катында Баскычлары шул кадәр текә. озын, һич бетмәс, шикелле Ильяз, үҗәтләнеп, баскыч арты баскыч үтә Маңгаена, аркасына салкын тир бәреп чыга Чәчләре тирләп маңгаена ябыша Ильязга шефлыкка яшь инженер- конструктор Людмила Лядова билгеләнде Шуңа күрә дә ул бүген Ильяз белән дүртенче катка менеп килә Яшь хатынның, кызганудан, йөрәге кысыла. Дүртенче катка менгәнче ул да шабыр тиргә батты, алҗыды, ярдәм итә алмаудан гаҗиз булды Ниһаять. дүртенче кат Ильяз җиңел сулап куйды, Людмилага карап гаепле кеше сыман елмайды Шулай итеп эшли башлады Ильяз Берничә көннән аның аяклары юклыгын бөтенләй оныттылар Шаян сүзле, ачык, киң эрудицияле җитәкче инженер-конструктор белән эшләве рәхәт иде. Ул тугыз тулганчы ук килеп җитә, дүртенче катка менеп, кульманы артына утыра, эшкә чума. Иптәшләре еш кына аннан киңәш сорыйлар, үзе дә аңламаган нәрсәне сораудан тартынмый Кичен дә Ильяз кайберәүләр кебек тота-каба өенә ашыкмый — Әйдә. Ильяз.— диләр аңа — Кайтыр чак җитте. — Сез кайтыгыз, мин утырам әле Кызык бер фикер килде Институтның электр ярдәмендә корыч кою секторы конструкторлары Герасим- чук. Тимофеев. Чеботарев белән берлектә Ильяз Зиннуров зур күләмле мичнең цилиндрик очлы өслеген проектлау һәм эшкәртүдә катнашты Электр миченең түбәсен өр-яңадан конструкцияләүне Ильяз бер үзе башкарып чыкты. Әлеге эш аңа җиңел булды, чөнки диплом яклаганда бу проблема белән очрашкан иде инде. Зиннуров металлургия комбинаты өчен күп кенә гаять файдалы тәкъдимнәр кертте Мәсәлән аның дугалы электр мичләрен камилләштерү өчен ясалган конструкцияләре комбинатка миллион сумнан артык табыш бирде. Мартен мичләрен ремонтлаган чакта. Ильяз мичнең дугаланып килгән түбәсенең ныграк януына игътибар итте. Ул илнең төрле металлургия заводларында эшләүче мичләрне тикшереп чыкты: кайда да шул ук хәл Сызымнар, сызымнар «Әгәр стеналарны дугадан читкәрәк этәрсәң7 Кара, мичкәгә охшый икән бит бу” Болай итсәң, утның тәэсире тигезрәк таралачак» Ильяз шушы мәсьәләгә чумды Мичләрнең эчләренә кереп-кереп карады, ремонтчылардан ашалган стенаны катлам-катлам итеп куптаруларын сорады Лабораториядә тикшерү өчен шулай кирәк иде Мич җимерекләре, кирпеч өемнәре буйлап күп йөрде Ильяз. Егылды, торды, яңадан эзләнеп китте. Әлбәттә аяклары исән булса, эш тизрәк барыр иде баруын Әмма барыбер бәхетле минутлар кичерде Ильяз шул ватык кирпеч өемнәренә арыган-алҗыган хәлдә килеп утырып, тирләгән маңгаен кулъяулыгы белән сөрткән чакларында да ул электр- дугалы мичнең яңа төр сурәтен абайлый иде Ильяз сызымнарын Чиләбе политехник институты профессоры Алексей Константинович Петровка күрсәтте Профессор укучысын хуплады, аны Ильяз тәкъдим иткән мичнең яңа өслегенең формасы кызыксындырды Эзләнүләрне нинди юнәлештә дәвам итәргә кирәклеген аңлатты Ильяз институттан канатлар үскән кебек дәртләнеп кайтты Секторда да Зиннуровның эше зур кызыксыну уятты Аңа югары бәя бирделәр Бүлек җитәкчесе Константин Павлович Жаворонков Зиннуровка эшне тормышка ашыруда ярдәм итте Яңалык куллАнышка керде Нәтиҗәсе көтелгәннән дә югары булды моңа кадәр мичләрне 20 көн эшләгәч тә ремонтка туктаталар иде Яңа төр мич исә 40 көнгә чыдый1 Ильяз исә үзен зур эшләр майтарырга сәләтле кеше итеп тойды Күңеле күтәрелеп Мәскәүгә металлургия институтының кичке бүлеге мөдире проректор Л Е Никольскийга да шалтыратты Ильяз аңа үзенең соңгы эзләнүләре — электр мичләрен мичкә рәвешендәге өслекләр белән эшләтә башлау тәҗрибәсен сөйләде Никольский кызыксынып китте, сораулар бирде һәм ахырда үзенә. Мәскәүгә, читтән торып аспирантурада укырга чакырды Бу турыда Ильяз үзе дә уйлаган иде уйлавын Аспирантура бетерү начар булмас иде. Ләкин көче җитәрме соң9 Аңа бит күп санлы экспериментлар, эзләнүләр алып барырга туры Киләчәк1 Лаборатория шартларында түгел, ә дәүләт планын үтәргә тиешле металлургия комбинатында' Сектор белән җитәкчелек итү дә — анЫң өстендә Өлгереп булырмы9 Ильязның шушы каршылыклы, борчулы. куанычлы һәм мәшәкатьле уйларына гаилә борчулары килеп кушылды Гаилә өчен үз-үзен аямыйча тырышучы Флюра ханым авырып китте Шунда гына Ильяз сөекле гомер юлдашы җилкәсенә нинди авыр йөк салынганлыгын аңлады Аңлады да шаккатты! Гаҗәеп сабыр, изге күңелле, фидакарь хатын икән бит аның Флюрасы' Флюра шифаханәдә ятканда, аңа ике кызны көн дә балалар бакчасына озата йөрергә, кибеттән азык-төлек юнәтергә, өй җыештырырга. керләр юарга туры килде Җитеш кенә* Әле ярый, әнисе белән сеңлесе килеп булышкалап китәләр Ниһаять. Флюра терелеп өйгә кайтты Ул өйдә булганда, күңелле дә. якты да. җылы да икән бит' Шул өй мәшәкатьләре белән Ильяз фәнни эзләнүләреннән читләшеп. үзенә икенче мавыгу тапты инглиз теле белән япон телен өйрәнү турында хыялланды Техник журналлардан металлургиягә кагылышлы мәкаләләрне тәрҗемә итә башлады Берничә мәкаләне тәрҗемә дә итте Шул чагында ул төрле телләрдә чыккан техник һәм фәнни журналлардагы металлургиягә караган мәкаләләрнең картотекасын булдырды Ильяз картотеканы бүген дә тулыландыра бара Үзенең яңа мавыгуы турында фәнни җитәкчесе Петровка әйткән иде. профессор шактый кырысланды — Син ни белән мавыксаң да ирекле, тик мин бары тик электрометаллург Зиннуровны гына беләм. ә тәрҗемәче Зиннуров турында, валлаһи, ишеткәнем юк' — диде Петров сүзләреннән соң Ильяз хафага калды Чиләбе политехника институты деканы профессор Строганов белән киңәште Строганов исә Ильяз Зиннуровны үз янына чакыртты, эзләнүләре һәм тәҗрибәләре өчен институтның лаборатория җайланмасын тәкъдим итте эшлә, эзлән! Диссертация, дип. Ильяз бик очынып китмәде Бу хезмәт комбинат өчен ул кадәр үк мөһим түгел, күбрәк аның үзе өчен генә кирәк кебек тоелды Мондый фикердә булу диссертация эшенә бераз салкынлык өстәде Аңа яңа бурыч йөкләнде дугалы мичләрнең атласын төзергә һәм нәшрият өчен китап итеп әзерләргә Бу — бөтен ил металлургиясе өчен мөһим иде илебез конструкторлары шушы проблеманы чишә алмый азапланалар иде. Сугыштан соңгы елларда электрометаллургиядә дистәләгән төрдәге мичләр барлыкка килгән Аларны барлап, эш ысулларын өйрәнеп арадан иң камилен сайлап алырга кирәк Яңа ачышларны да булган мичләрнең отышлы якларына таянып кына ясарга мөмкин ләбаса Ильяз Зиннуров шушы атласны төзү эшенә алына Моның нинди җаваплы, нинди катлаулы бурыч икәнлеген соңыннан гына аңлый ул Ләкин чигенергә ярамый Ильяз чигенергә өйрәнмәгән Бераздан бу эзләнүләр белән тәмам мавыгып китә ул һәм эше белән фәнни-тикшеренү институтының башка хезмәткәрләрен дә кызыктыра Бергәләп эшләгәч нәтиҗә дә күренә башлый. Әле бүген дә Чиләбе металлургия комбинатында бер вакыйганы горурланып искә төшерәләр министрлыктан килгән бер иптәш трибунадан үзенең Япониядә булуы, андагы авыш электродлы мартен мичләре турында сөйли Корыч коючылар - Шул кадәр акча түгеп. Япониягә барасыгыз калмаган, авыш электродлы мич безнең цехта да бар' Зиннуров проектлаган иде! — диләр Атлас төзү берничә елга сузыла Китап нәшрият планына кертелүгә, аны сорап хатлар ява1 Хәтта чит илләрдән йөзләрчә үтенеч килә. Ниһаять, авторлар коллективы тарафыннан төзелгән «Атлас» чыга һәм мунча ташына сипкән судай шунда ук таралып та бетә! • Атлас» өстендә эшләгәндә Ильяз Красноярск, Ленинград, Липецк. Запорожье. Электросталь һәм башка 18 металл кою үзәкләренең эше белән урынга барып таныша, йоздән артык электр миченең эшен җентекләп тикшерә «Атлас» илебез металлургларының үтенече буенча берничә тапкыр кабат басыла Ул китапны сорап бүген дә нәшриятка хатлар килеп тора, Бу эш Ильязда тагын да зуррак бурычларны үтәргә ышаныч та тәрбияли Ниһаять. аны диссертация өчен алган темасы тынгысызлый башлый Яңадан журналларда актарына, картотекасын карап чыга, тулыландыра Журналлардан металлургиягә караган яңалыкларны тәржемә итә Эзләнүләре аны «Днепроспецсталь» металлургия заводына алып килде Монда ул производствода углеродлы блоклардан файдалану мәсьәләсен хәл итәргә тиеш иде Максаты синтетик шлаклар эретә торган яңа мичнең сызымнарын эш шартларында күзәтү һәм раслау иде Заводта аны каршы алучы булмады беркем озатып-күрсәтеп тә йөрмәде Бөтен мичләрне ул үзе эзләп тапты, тикшерде. белгечләр белән сөйләште, бәхәсләште, фикерләрен дәлилләп күрсәтте Командировка планы тулысынча үтәлде Тик бу завод цехларында җәяүләп йөрүнең. цехлардагы текә баскычлардан менеп-төшүләрнең никадәр авыр булуын Ильяз Юнысович үзе генә белә' Ә менә аның протезлы икәнен бу заводта белми дә калдылар бугай Чөнки Ильяз һәрвакыт «Минем беркемнән дә аерылып торасым килми, кешеләр минем хәлне сизмәсә, яхшырак .—дигән фикердә тора. • Ниһаять, ул — Чиләбедә Аның туган җире булмаса да, аны үстергән, кеше иткән, һәр адымында ярдәмгә әзер торган җанга якын кала Монда ул комсомолдан партиягә кабул ителде Монда хәтәр фаҗигане җиңеп, югарыга, яктыга омтылды һәм яңадан- яңа җиңүләр яулады Техник фәннәр кандидаты исеменә кандидатлык диссертациясен ул Мәскәүдә 1980 елда яклады Хәзерге көндә ул Чиләбедә металлургия фәнни-тикшеренү институтының проектлауконструкторлык секторын җитәкли. Металлургиядәге казанышлары өчен Ильяз Зиннуров Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Аның «РСФСРның атказанган рационализаторы» һәм «СССРның уйлап табучысы» дигән мактаулы исемнәре бар. Ул бүген дә элеккечә тырышлык белән илһамланып эшли Командировкаларга да еш йөри, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, күп еллар пропагандистлык эшен дә дәвам итә Ул җитәкләгән район китап сөючеләр җәмгыяте өлкәдә иң алдынгы булып исәпләнә: политик һәм техник әдәбиятны ул төрле ысуллар белән тарата, кичәләрне мавыктыргыч итеп үткәрә Шул эшкә бәйләп, туган әдәбиятыбызны халыкка җиткерүдә дә ул күп тырыша Карап торуга Ильяз Зиннуров башка кешеләрдән берни белән дә аерылып тормый кебек Ләкин ихтыяр көче, горурлыгы сизелеп тора. Кешеләрне, тормышны ныграк ярата ул Тормышның кадерен белгәнгә, башкаларга ярдәмгә килергә дә һәрвакыт әзер ул. Мин аңа илнең төрле почмакларыннан килгән күп сандагы хатлар белән таныштым Аңа төрле милләт кешеләре яза Аяксыз, я кулсыз калып тормыштан бизгән кешеләр юату ышану өмет итәләр, педагоглар тәрбия эшендә киңәш сорыйлар Ильяз- га Татарстаннан, туган авылы Зирекледән дә бер *очак хатлар килгән Бер язма авылның урта мәктәбе музеенда Ильязга багышланган бүлек ачылуы турында хәбәр итә Соңгы очрашуыбыз Ильязлар өендә булды Ул коридорга китап киштәләре ясый иде Хуш исле нарат такталары өстенә утырып озак кына сөйләштек Урамга чыккач та Ильяз Зиннуров язмышы турындагы фикерләр куера гына барды Аның зур фаҗига кичереп, ихтыяр көче белән яңадан аякка басуы, китаплар чыгаруы, фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә кадәр үсүе турында уйланып кайттым Металлургия буенча дүрт китап авторы Ильяз Зиннуров бүген яңа китаплар яза «Атлас»ны да тулыландырып яңадан чыгарырга әзерли Яңа җиңүләргә планнар кора ул Планнары, һичшиксез. тормышка ашачак аның