Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТӘЛМИ КАЛГАН ТЕЛӘК

1944 ел, январь. Беренче Балтик буе фронты. Газетабызның редакторы майор Минһаҗ Гыймадиев фронт политуправлениесенә барган иде, шуннан бик күңелле хәбәр алып кайтты: редакциябез штатын тагын бер кешегә арттырганнар. Димәк, моннан соң бишәү булачакбыз: редактор, өч корреспондент (шуның берсе яңа алыначак) һәм корректор. Болай булса, эшләр шактый җиңеләя. Югыйсә ялны белми эшлибез, рәтле төн йокысы күргәнебез юк. Кайчак типографиядә генә черем итеп алабыз. Газетаның бөтен авырлыгы Абдулла Әхмәт белән минем өстә: хәбәрләрне дә. репортажларны да. очеркларны да үзебез язабыз, аңа кирәкле материалларны да ут эченнән үзебез алып кайтабыз, рус теленнән тәрҗемә итеп басарга кирәк булган Баш командование приказларын да, әһәмиятле мәкаләләрне дә, барысын да үзебез тәрҗемә итәбез. Бөтен кара эш безнең кулда. Кыскасы, гармунчы да, җырчы да, биюче дә үзебез. Әле ярый, хәзер машинисткабыз бар. Рәйсә Вәлиева исемле эшлекле, акыллы кыз. Күптән түгел генә Казаннан үзе теләп килде. Татарстан дәүләт нәшриятына да рәхмәт! Машинка бүләк итте. Рус телендәге материалларны хәзер турыдан-туры машинисткага әйтеп торып тәрҗемә итәбез. Бусы башаягы белән минем өстә. А. Әхмәт кулына каләм тотса гына тәрҗемә итә белә,— башкача юк. Газетабыз болай атнага ике генә чыга. Сугышка чаклы мондый газетада егермегә якын кеше эшләгән. Ә без әлегә дүртәү генә. Инде бишәү булачакбыз. Бу шатлыктан бер биеп алмыйча булмый. Яңа кеше алынгач, сугышлар барган урыннарда да ешрак булырбыз, яңа хәбәрләрне дә күбрәк алып кайтырбыз. Һәр газетаның бик матур бер сыйфаты бар: «Кичә...* дип башланган хәбәрләрне ярата. Тик корреспондент итеп кемне алырбыз, кемне чакырырбыз икән? Бусы редактор ихтыярында. Кеше табу эше аңа тапшырылган. Редакторыбыз яхшы безнең. Мондый эшне безнең белән киңәшмичә эшләми: бер акыл яхшы, ике акыл аннан да яхшырак, ә өч-дүрт акыл тагын да күркәмрәк. Без, шул хакыйкатьне истә тотып, алдагы санга керәчәк материалларны туплап бетергәч, үзара киңәшкә утырдык. Һәркайсыбызның күңелендә күптән истә тотып йөргән ике кеше бар: берсе Фатих Кәрим, икенчесе Габдрахман Әпсәләмов. Бераз киңәшкәннән, уйлашканнан соң газетабызга корреспондент итеп Фатих Кәримне алырга дигән фикергә килдек. Барыбызга да таныш егет, шагыйрь, редакцияләрдә эшләгән, тәҗрибәсе зур. Шуның өстенә күршедә. Өченче Белоруссия фронтында гына. Еракта түгел,— бездән берничә йөз километрда гына. Ә Габдрахман еракта, Карелия фронтында. Ишетүебезгә кара- ганда, анда да татар газетасы чыгарга тора икән. Бәлки, Габдрахманны шул газетага алырлар. Бер-ике көннән редакторыбыз, Фатих Кәрим турындагы характеристиканы һәм башка кирәкле кәгазьләрне кулына тотып, фронт политуправление- сенә китте. Без аның кайтуын түземсезлек белән көтә башладык. Редакторыбыз төнлә генә кайтып керде. Йөзенә карау белән үк юлының уңмавын сизеп алдык. Ни булган? Нигә кәефе кырылган? Политуправлениедә Гыймадиевкә әйткәннәр: «Үзебезнең фронттагы теләсә кемне бирәбез. Кирәк икән, бүген үк чакыртып китерәбез. Әмма икенче фронттан берәүне дә ала алмыйбыз. Бу эш безнең ихтыярда түгел»,— дигәннәр. Бу хәбәрне ишетеп, барыбыз да бик күңелсезләндек. Инде нишләргә? Тһгын нинди чара күрергә? Әгәр Мәскәүдән Кызыл Армиянең Баш полит- управлениесеннән үтенеп карасак? Ләкин мондый үтенечне рапорт буенча, ягъни фронт политуправлениесе аркылы, аның рөхсәте белән генә җибәрергә мөмкин Башкача берничек тә эшләп булмый. Хәрби тәртип шундый. Шу пяй да без, әйләнеч юл табып, тагын бер талпынып карарга булдык. Фронтларда чыга торган татар газеталарына юнәлеш биреп торучы кешеләр бар Мәскәүдә. Аларның кайберләре белән редакторыбыз яхшы таныш. Шуларга үтенечебезне төрле яктан дәлилләп хат яздык... Кызганычка каршы, бу юлы да максатыбызга ирешә алмадык, алардан да күңелсез хәбәр килде: сержантларны, кече офицерларны бер фронттан икенче фронтка кү чермиләр икән. Шулай итеп, никадәр тырышсак та, Фатих Кәримне Беренче Балтик буе фронтында чыга торган, «Алга, дошман өстенә» газетасы редакциясенә хезмәткә ала алмадык. Моннан бер ел элек тә без аны редакциябезгә алырга теләгән идек. Анда да максатыбызга ирешә алмаган идек. Без бу мәсьәләне тормышка ашырырга тырышып йөргәндә, эшебез уңышлы барып чыкмыйча торып, бу турыда Фатихның үзенә хәбәр итмәскә булдык. Моны иптәшләребезнең дә колакларына тукыдык. Әгәр үтенечебез узган елдагыча тагын кире кайтарылса, аңа бик күңелсез булыр, кәефе кырылыр дип уйладык., Шуңа карамастан, бу хәбәр нинди юллар беләндер Фатихка барып ирешкән икән. Ул 1944 елның 9 маенда. Ш. Мөдәррискә язган хатында моны ачык итеп әйтә («Совет әдәбияты», 1959, № 1): «Мин ул Прибалтиканы («Алга, дошман өстенә» газетасы редакциясенә хезмәткә алуны — A..LLL) бик көттем, ләкин частьта вакытта чакыру булмады. Әгәр мөмкин булса, бернәрсәгә карамый хәзер шунда китәр идем. Язасы килә, монда аның өчен вакыт бөтенләй юк. Мин әдәби иптәшкә очрау ягыннан уңышсыз булдым. Монда берүзем... Гомумән, Шәрәф, миңа бу соңгы җиде елда каләмдәш иптәшләрдән һәм әдәбияттан яртылаш аерылып торырга туры килде...». Бу юлларны укыгач, миңа моңсу да, үкенечле дә булып китте. Йөрәгемне нәрсәдер чеметеп алды. Аны редакциягә хезмәткә җибәрүләрен кыюрак, батыррак үтенергә кирәк иде дигән фикергә килдем. Ләкин шундук тыныч заман кешесе булып әверелүемне, сугыш шартларын, хәрби тәртипне оныта башлавымны сизеп алдым.. Шулай да Фатихның бу хатын укыгач, күңелемдә әрнү калды, үкенү калды, сагыш калды. 1933-1937 елларда мин Фатих Кәрим белән бергә Татарстан дәүләт нәшриятында хезмәт иттем. Икебез дә редактор идек. Тик ул яшьләр-балалар әдәбияты редакторы, ә мин зурлар өчен чыгарыла торган матур әдәбият редакторы идем. Эш урыныбыз дүртенче катта, 84 нче бүлмәдә иде. Безнең белән бергә шул ук бүлмәдә И. Гази, Н. Баян, М. Әмир дә эшли. Алар да редак горла р. Фатих 1937 елның урталарыннан алып, 1941 елның декабренә хәтле арабыздан югалып торды. Без аны күңелләребездән чыгармасак та, янына барып, үзен күрә алмадык, хәлен дә белешергә мөмкинлегебез булмады. Бер заман, 1941 елның декабрендә, салкын, күңелсез көннәрнең берендә Фатихыбыз көтмәгәндә, уйламаганда безнең янга, 84 нче бүлмәгә килеп керде. Башта күзебезгә ышанмый тордык. Кем бу? Фатих түгелме соң? Барыбыз да урыныбыздан сикереп тордык, кочаклашып күрештек. Баштарак хәлләребезне сүзләр белән түгел, ә гаҗәпләнеп, рухланып китеп, кыска-кыска әйтелгән нидалар. күз карашлары белән генә аңлаштык шикелле. Аннары әкренләп сөйләшә башладык, исәнлеген, хәл-әхвәлен сорашырга керештек. Өсте-башы нык, пөхтә. Электәге пальтосы белән электәге костюмы. Күлмәге дә, гадәттәгечә, ак якалы. Галстугы да килешеп тора. Бер дә үзгәреш юк шикелле. Әмма җентекләбрәк карасаң, үзгәреш бар: ябыккан, яңаклары суырылып кергән. Чигә чәчләренә дә чал керә башлаган. Шулай да карасу күзләре ут шикелле яна, шатлыгы йөзенә чыккан. Хәлләребезне бик кызыксынып сораша: кемнәр Казанда да кемнәр фронтта? Фронттагылардан хат ки ләмә? Соңгы елларда нинди яңа әсәрләр иҗат ителгән?.. Аның өчен барысы да яңа, барысы белән дә кызыксына. Бераз яныбызда басып торганнан соң ул үз өстәле янына барып утырды, аның тартмаларын ачып карады... Сугышка киткәнче ул безнең янга берничә тапкыр килеп китте, һәр килгән саен үз өстәле янына барып утыра иде. Күрәсең, өстәлен, әдәби хезмәтне бик сагынган иде шагыйрь. 1942 ел. Январьның беренче көннәре. Тышта зәмһәрир суык. Матбугат йорты тәрәзәләре бозланып каткан. Тәрәзәләр генә түгел, хәтта кайбер көннәрне өстәл өстендәге карабыз да бозга әверелә. Без аны каләмебез очына эләктереп алабыз да, тыныбыз белән эретәбез. Тик шуннан соң гына редакцияләү эшенә керешәбез. Берничә атнадан бирле өстебездән пальто төшкәне юк. Үзебез генә түгел, күңелләребез дә туңа шикелле. Мәзәкләргә, шаярырга яратучы тиктормас Ибраһим Гази да соңгы вакытларда җитдиләнеп китте. Кирәкмәгәнгә көлми, шаярмый. Шулай да тәненә салкын бик үтә башласа, кайчак ул, алдындагы эшен ташлап, урыныннан тора да. бәйдән ычкынган кәҗә тәкәседәй сикергәләргә керешә, безне дә урыныбыздан кузгата. Шулай итеп, бераз җылынып алабыз да яңадан эшебезгә керешәбез. Эшебез аз түгел. Башка сектор кулъязмаларын да редакциялибез. Чөнки иптәшләребезнең күбесе фронтта, сугышта, инде кайгылы хәбәрләр дә килгәләде. Менә шундый күңелсез, салкын көннәрнең берсендә Фатих Кәрим безнең янга елмаеп килеп керде. Өстендә өр-яңа шинель, башында кызыл йолдызлы бүрек, аны егетләрчә кыңгыр салып кигән, аягында киез итек, билен каеш белән кысып буган. Кием-салымы өстенә ятып, килешеп тора. Килеп керү белән үк ул шатланып кычкырып җибәрде: — Иптәшләр, ниһаять, мин дә сугышка китәм! Без, аны котлап, берәм-берәм кулын кыскач, үзен, бүлмә уртасына бастырдык та, кияү егетен тикшергәндәй, әйләндерә-әйләндерә карый башладык. Шинеле калын, җылы. Эчтә пөхтә генә итеп тегелгән сырмасы да бар. Киез итеге дә таза, нык. Туңарлык түгел. — Күлмәк-ыштаным да андый-мондый гына түгел, ә ефәк материалдан тегелгән,— диде Фатих. Без, беркадәр гаҗәпсенеп: — Нигә ефәктән? — дидек. — Җылы булсын өчен,— дип җавап бирде шагыйрь. Аның бу җавабы күңелемә аеруча утырып калды. Хәзер дә, бик күп еллар узганнан соң да мин аның бу сүзләрен аерым ачык ишетәм кебек: «Җылы булсын өчен». Чыннан да. ефәк күлмәк-ыштан биргәннәр идеме аңа, әллә һәр солдатка бирелә торган бәз күлмәк-ыштан гына идеме,— анысын тикшереп тормадык, сүзенә ышандык. Чөнки бу сәгатьтә аның күңеле, җаны, бөтен торышы җылы нур белән тулы иде. Ул, кулына корал тотып, илебезнең азатлыгын, бәйсезлеген саклап калыр өчен изге сугышка бара, җаны, вөҗданы кушкан эшкә бара. Моңа чын күңеленнән шатлана иде ул. Безнең яннан ул шундый җылы, ашкынулы хисләр белән чыгып китте. Без аның дошманны җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтуын теләп калдык, язы шып. хәбәрләшеп торырга сүз бирдек. Кем белә, бәлки, без дә озак тормабыз, без дә китәрбез. Бер якка, бер үк фронтка эләгүебез ихтимал. Хәер, кая барсаң, кайларда йөрсәң дә бер-беребезнең сәламәтлеген белешеп торырга кирәк. Сугыш! Төрле хәлнең булуы мөмкин. Ул чыгып киткәннән соң без, үзара сөйләшмичә, беребезгә бер сүз әйтмичә. бераз тын утырдык. Аның бүлмәбезгә шатланып килеп керүе, безнең г белән саубуллашып, рухланып чыгып китүе күңелебезне ничектер җылы I тып, рәхәтләндереп җибәрде. Үзебез генә түгел, хәтта бүлмәбез дә җылынып, киңәеп, яктырып киткән сыман булды. Берәр вакыйга турында сөйләшкәннән соң күп очракта нәтиҗә ясарга күнеккән Ибраһим Гази бу юлы да сүзен әйтмичә калмады: — Илебез өчен авыр, сынаулы көннәрдә кемнең кем икәне ачыграк күренә,— диде ул.— Фатих турында әйтүем. Менә ул Фатих! Чын Фатих! Шигырендәге Фатих!.. Ә кемнәрдер аның саф, пакь күңелле кеше икәненә ышанып бетмәгәннәр иде. Юк, кеше булган кешегә ышанырга кирәк! — Аннары ул. бүлмә буйлап әрле-бирле йөрүеннән туктап, минем каршыга килеп басты да: — Хәтереңдәме, Афзал,— диде,— язучыларның беренче съездыннан соң ясалган банкетта бер шагыйрь Фатихка бәйләнгән иде. Хәтерлисеңме икән?.. Хәтеремдә, хәтеремдә ул вакыйга. Әлеге шагыйрь тәнәфес вакытында, фойеда, Фатихны, әле күтәрелеп кенә килә торган шагыйрьне, «иҗатыңда ялганлыйсың син, чын күңелдән язмыйсың», дип гаепләгән иде. Фатих Кәрим, моны ишетеп, бер мәлгә катып калды, аннары, әлеге шагыйрь янына килде дә, якасыннан борып тотты: «Ни сөйлисең син?!—диде аңа.— Ни сөйлисең! Мин ач-ялангач йөрермен, үләрмен, тончыгырмын, әмма иҗатымда ялганламам! Ялганламам! Бел, син моны!. Шагыйрь булган кеше беркайчан да ялганламый!» Безгә, Ибраһим белән икебезгә, аларны аерып алып, икесен ике якка алып китәргә туры килде. Ибраһим сөйләвендә дәвам итте: — Чын шагыйрь ул Фатих! Адәм балаларының йөрәкләрен айкый ала торган лирик шигырьләр яза белә ул. Чын кеше! Әнә сугышка ничек бара! Туйга барамыни. 1942 нче елның җәендә без аның белән тагын бер тапкыр очраштык. Сугышта яраланып, Казанга, госпитальгә кайткан иде ул. Казанда, Ленин районында, «Кызыл йорт» дип атала торган бер бина бар. Элеккеге укытучылар институтының ярдәмче хуҗалык бинасы. Кайчандыр ул, Ленин районы барлыкка килгәнче, кыр уртасында бер ялгызы моңсу гына утыра һәм узган-барган юлчыларга ерактан ук күренә иде. Хәзер ул биш-алты катлы йортлар арасында калган, әллә ни күзгә чалынмый. Шулай да аны Ленин районында яшәүчеләр ниндидер бер ихтирам белән һаман «Кызыл йорт» дип атап йөртәләр. Чөнки ул райондагы беренче таш йорт. Сугыш башлану белән үк аны һәм башка шуның кебек биналарны госпиталь иттеләр. Ф. Кәрим менә шул госпитальгә кайтты, шунда дәваланды. Ул анда күпме яткандыр, анысын хәтерләмим, әмма аның шунда «Саратский яшел гармун» (китабында «Кыңгыраулы яшел гармун»), «Идел егете» поэмаларын һәм башка күп кенә шигырьләрен иҗат итүен яхшы хәтерлим. Бервакыт без, июль аенда булса кирәк, Фатих терелеп җитәрәк, ягъни ул үз аягы белән йөрерлек хәлгә килгәч, госпиталь начальнигына махсус хат язып, яралы иптәшебезне Язучылар союзына чакыртып алдык та, үзара кечкенә генә очрашу мәҗлесе үткәрдек. Фатих бик теләп килде, госпиталь начальнигы аңа гаиләсе янында да берничә көн торырга рөхсәт итте. Күп түгел идек без ул чакта Казанда, берничә язучы гына: ,Ш. Камал, Т. Гыйззәт, Г. Кашшаф, И. Гази, К. Нәҗми, М. Әмир, Г. Разин (Г. Бәширов), Ф. Хөсни, Г. Гобәй һәм тагын берничә кеше. Мәҗлесне чәй белән, ягъни бер- ике кабарлык азык белән, әгәр мөмкин булса, кеше саен берәр «кечкенәне» дә куеп үткәрергә булдык. Кызганычка каршы, теләгебез барып чыкмады. Акчабыз булса да, табынга куярлык сый тапмадык, максатыбызга ирешә алмадык. Күп кирәкми иде безгә: кеше саен 200 грамм кара ипи белән 20 грамм чамасы ак май, берничә кашык чвгендер винегреты,— шуңа бик канәгать! Артыгы кирәк түгел. «Кечкенәсе» булмаса да ярый Ансыз да күңелле итеп үткәрә беләбез. Кызганычка каршы, берсе дә барып чыкмады. Өебездән алып килә алмадык. Мөмкинлегебез юк. Кеше башына карточка белән нибары 300-400 грамм ипи алабыз. Шуннан башка берни дә бирмиләр диярлек. Тик, әллә нигә бер генә, балалар карточкасына бераз май, ярма, шикәр комы кебек нәрсә биргәлиләр. Кайчак ай башында ук нәшриятта, эштән соң җыелыш ясап, безгә карточка белән бирелергә тиешле булган азыкларыбызны (икмәктән башкасын) йә фронт файдасына, йә Казан госпитальләрендә дәваланып ятучы яралылар файдасына, йә булмаса, Ленинград блокадасындагы ачлар файдасына бүләк итәбез дип, карар чыгарабыз.,Шулай итеп, кайбер айларда шикәр, май ярма карточкаларын кулыбызга да алмыйбыз. Ит мәсьәләсенә килгәндә, анысы карточка белән планлаштырмаган. Акчаң булса, базардан сатып ал. Ләкин бик кыйбат: хезмәт хакы акчасы җиткерерлек түгел. Итсез аш ашыйбыз. Маебыз булганда казанга, ягъни барыбыз өчен пешерелгән ашка (гаиләмдә алты җан), бер-ике бал кашык май тамызабыз. Бу инде бик тәмле аш санала. Балаларым бик яратып ашыйлар, ә минем күземә яшь килә, тамагыма нидер тыгыла. Балаларымны шуннан яхшырак ашатырлык хәлем юк. Безнең генә түгел, барыбызның да хәле шундый... Маебыз булмаган чакларда шулпабызда бер-ике бәрәңге кисәге белән бераз ярма яисә токмач бөртекләре буталып йөрсә, аңа да канәгать. Карынны тутырып, ашыйсы килүне бераз басып торырлык аш кына булсын! Без барысына да риза, барысына да канәгать. Нишлисең, сугыш, мисалы булмаган зур сугыш, аяусыз сугыш. Түзәбез, чыдыйбыз. Тик дошманның гына муены сынсын! Фатих Кәримне Союз идарәсендә сый хөрмәт белән каршы ала аямавыбызның сәбәбен яза торгач, сүзем озаккарак сузылды. Дөресе, соңга калып булса да, аны тиешенчә кунак итә алмавыбыз өчен акланасым килеп китте— Ярар, очрашуның бу ягын читтә калдырып, аның әдәби өлешенә әйләнеп кайтыйк. Г. Тукай клубының бер башына, өстәл әйләнәсенә тезелешеп утырдык. Казандагы язучыларның күбесе килгән иде диярлек. Нәшрияттан да бер-ике кеше бар иде. Утырышны алып бару эшен миңа тапшырдылар. Караңгы төшеп килә, тәрәзәләребез калын кәгазь пәрдәләр белән капланган (материядән тегелгән пәрдәләребезне ике тапкыр урлап чыктылар, хәзер кәгазь пәрдә генә корабыз), урамнан караганда якты-фәлән күренерлек түгел. Хәер, өстәл өстендәге лампабыз да сүрән яна. Шәһәрдә электр энергиясе кытлыгы. Сугыш башланганнан бирле бөтен квартираларга, шулай ук учреждениеләргә дә, билгеле күләмдә лимит бирелгән. Шуннан артык ягарга хакыбыз юк. Фатих, яралы булуына карамастан, тазарган, яңакларына ит кергән. Күңеле күтәренке, шат, иптәшләренә игътибарлы, тыйнак. Тик тавышы гына бераз моңсу, көчсез. Яраланганнан соң көч кереп җитмәгән булса кирәк. Башта ул үзенең кайсы фронтта сугышуын, ничек яралануын һәм Казан госпиталенә ничек кайтуын сөйләде. — Шигырьләрем алып кайтты мине монда,— диде ул.— Һәркайда да шигырьне, әдәбиятны яратучылар бар. Язучыларны да ихтирам итәләр... Сугыштан җибәреп торган шигырьләремнең һәркайсын диярлек мин походларда иҗат иттем. Колоннада барасың, иңеңдә автомат, аркаңда бөрмәле капчык, анда бик саклап тотарга бирелгән азыгың, кружка белән кашыгың, бик кадерле дәфтәрең аннан да кадерлерәк патроннарың, гранаталарың... Кыскасы, шактый авыр йөк. Җәй булса, аяк астыбыздан тузан күтәрелә, кыш булса, буран уйный. Ә күңелемдә шигырь юллары. Мин аларны аяк җаена берәм, берәм иҗат итеп, күңелемнән ятлап барам, ягъни һәр юлын хәтеремдә сакларга тырышам. Аннары йә привалларда, яисә окопта, «тыныч» минутларда, кәгаземне автомат түтәсенә куеп язам. Кайчак итегемне салып, балтырын «өстәл» итеп тә язам. Кул астында такта кисәге булса, зур бәхет. Тезеңә куясың да сызгалыйсың... Окопта да иҗат итәргә тырышам, ләкин анда барып чыкмын. Анда һәрвакыт эш, һәрвакыт сугыш, нервларың киеренке, фикерне башка мәсьәләгә туплап булмый... Ә менә болары, хәзер укыячакларым монда, Казанда, госпитальдә язылды... Шигырьләрен оста укый иде ул. Күбесен күңеленнән белә. Әдәби кичәләрдә тамашачылар алдына беркайчан да кулъязмасын тотып чыкмый, бо- лай гына укый, тотлыгып, уйланып тормый. Мәрхүм Һади Такташ та бик матур, бик оста укый иде. Ул әсәрләренең шигъри көче, аһәңлелеге, тирән эчтәлеге белән генә түгел, ә үзенең оста укуы, артистлыгы белән дә тыңлаучыларның күңелләрен сихерли иде. Шулай ук’ Г. Кутуй белән Сирин дә оста, матур укый иде. Фатих болардан түгел, ә Һ. Такташтан үрнәк алган булса кирәк. Ул да сәхнәгә, халык алдына чыккач, Такташ сыман, башын иеп, бераз уйланып тора. Тик шуннан соң гына, башын күтәреп, кычкырып укый башлый. Әле генә, берничә минут элек кенә тынып, бераз дулкынланып басып торган шагыйрь, үзе дә сизмәстән, шигыре көченә бирелеп, аның белән бергә яна, ялкынлана, карасу күзләре чаткылана, йөзе дә алсуланып китә. Бу минутларда ул шигыренең эчтәлеге, поэтик көче белән генә яши, аның белән бергә каядыр ашкына, каядыр омтыла сыман... Шулай да ул үзенең халык ' алдында икәнен онытмый. Дикциясе яхшы, тавышы көр, матур. Тик кечкенә генә кимчелеге бар, кайбер авазларны борыны аша чыгара. Өсте-башы матур, костюмы яңа, килешле, галстугын җыйнак кына итеп бәйләгән, тулы кара чәче генә киреләнеп, тырпаеп тора. Шагыйрь үзенең шигыре белән, оста укуы белән бөтен залны буйсындырып тора. Тамашачылар аны яратып каршы алалар, алкышлап озаталар. Ул безгә югарыда телгә алган поэмаларын һәм фронтта, госпитальдә язган шигырьләрен укыды. Сәхнәдәге кебек хәтердән түгел, ә кулъязмасыннан карап укыды. Тик кайбер мизгелләрдә генә ул, онытылып киткән сыман, кулъязмасыннан күзен алып, күңелдән генә укый башлый, аннары аңына килгәндәй, күзләрен яңадан дәфтәренә теки, һәм шигъри юллар салмак кына агуында дәвам итә. Бу әдәби кичә түгел, ә идарә утырышы, фронтовик шагыйрьнең әдәби отчеты. Безгә шагыйрьнең күрмичә укуы, артистлыгы кирәкми — шигыренең эчтәлеге, мәгънәсе, ни дәрәҗәдә сугышчанлыгы кирәк. Без аның әсәрләре турында фикеребезне әйтергә тиешбез. Тиз генә әйтмәдек фикеребезне. Ул укуыннан туктагач, бер мәлгә тынып калдык. Чөнки барыбыз да әле генә укылган шигырьләрнең сихри көченнән айнып җитмәгән идек. Башлап кем сүз алгандыр, анысын хәтерләмим, әмма шунысы бик ачык исемдә калган: барыбыз да бер сүзне, бер фикерне әйттек. Шагыйрь үскән, шагыйрь яңа баскычка күтәрелгән дидек, бик кирәкле, әһәмиятле, тирән эчтәлекле әсәрләр иҗат иткәнен әйттек, аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары теләдек; авыр сугышларда батырлык, кыюлык күрсәтеп, явыз дошманны җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтуын аеруча теләдек. Матбугат йорты алдына чыгып басканда инде төн уртасы җиткән, урамда кешеләр азайган иде. Тик ара-тирә генә безнең яннан берән-сәрән узгалап китәләр. Караңгыда безгә аларның үзләре түгелү ә кара шәүләләре генә чалынып кала да, беркадәр вакыт аяк тавышлары ишетелеп тора, аннары алар да тына, югала. Без, өебезгә кайтырга ашыкмыйча, таралышмыйча, Матбугат йорты янында бераз туктап басып тордык. Фатихка ниндидер җылы, йомшак сүз әйтәсебез килә иде безнең. Андый сүзләрне бары зур, изге эшне башкарырга китүче иң якын дусларыңа, туганнарыңа гына әйтәсең. Таралыштык. Минем якка таба кайтучы кеше юк. Мин караңгы урамнар буйлап бер ялгызым кайтам. Урам фонарьлары янмый, бер йорттан, бер тәрәзәдән дә яктылык әсәре күренми, караңгы, бары күк йөзендә генә меңнәрчә йолдызлар җемелди дә, тулган ай үзенең моңсу нурын сибә. Йолдызлар беркайчан да сүнмәсен, ай да шулай көмеш нурларын җир йөзенә мәңге сипсен иде! Сугышлар бетеп, дошманны җиңеп, дөньяда тынычлык урнашсын иде! Мин караңгы урамнар буйлап, шулай уйлана уйлана, үзем генә барсам да, ялгыз кайтмыйм. Минем белән бергә күңелемдә Фатих та кайта, аның шигырьләре, моңнары да кайта, яңгыравык тавышы да кайта. Әле хәзер дә. бик күп еллар үткәннән соң да аның: Ватаным өчен — Гомерем, көчем. Төзәлде ярам. Данлы сугышка Яңадан барам! — дигән юллары колагымда чыңлап тора сыман. Югарыда китерелгән истәлекнең канваларын мин 1944 елның февралендә, фронтта, онытылмасын, хәтеремнән чыкмасын дип, газета кәгазеннән тупас кына ясалган блокнотыма ашыгып-ашыгып сызгалап куйган идем. Ул көннәрдә Ф. Кәрим исән иде әЛе. Хәзер арабызда юк инде шагыйрь. Ул 1945 елның 19 февралендә, Бөек Җиңүгә ике ай да егерме көн генә калды дигәндә, илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге, шанлылыгы өчен батырларча һәлак булды. Февральнең карлы, буранлы көннәре иде ул чакта. Балтик диңгезе буе табигате үзенекен итә, кайбер көннәрдә кар аралаш яңгыр да ява иде. Менә шундый көннәрдә Өченче Белоруссия фронты гаскәрләре гитлерчы фашистларны, Көнчыгыш Пруссиядән тар-мар итеп куып чыгарып, калдыкларын Балтик диңгезенә себереп түгү максаты белән каты сугышлар алып бара иде. Мин хезмәт итә торган Беренче Балтик буе фронты гаскәрләренә дә ул көн нәрдә шул ук бурыч йөкләнгән иде. Фашистлар бөтен Көнчыгыш Пруссияне, аеруча шәһәрләрне, аларга таба бара торган юлларны, тауларны, таучыкларны, фортлар, дотлар, блиндажлар белән бик тырышып ныгытканнар иде. Немец-фашист генералларының һәм хәрби белгечләренең сүзләренә караганда, цементлап-тимерләп корылган бу ныгытмаларны бер снаряд та, бер бомба да җимерә алмаячак булган икән. Алар немец хәрби фәненең иң соңгы казанышлары нигезендә шундый итеп корылган һәм урнаштырылганнар ки, Кызыл Армия частьлары анда үзләренең үлемен табачак, имеш. Гитлер генераллары һәм фашист пропагандачылары без Германия чиге ныгытмаларын җимереп кергәнче шулай мактанганнар, шулай лаф органнар иде. Әмма бөтен дөнья халыкларын үзенең көче, батырлыгы белән таң калдырган Кызыл Армия частьлары Көнчыгыш Пруссиядә дә фашистларның барлык ныгытмаларын җимереп, тетеп, «җиңелмәс» дивизияләрен диңгез ярларына таба бик тиз кысрыклый башладылар. Менә шундый каты, дәһшәтле сугышлар дәвам иткәндә, хәрби пруссак- ларның үзәк шәһәре булган Кенигсбергка җитәрәк, полк командованиесе кече лейтенант Фатих Кәримовка җаваплы бурыч йөкли: ул үзенең взводы белән 37,8 биеклектән фашистларны тар-мар итеп куып чыгарырга һәм. шунда ныгып урнашып, һөҗүм итеп баручы батальоннарга юл ачарга тиеш. Фатих Кәрим үзенең взводы белән бу мөһим бурычны каһарманнарча үти, биеклектәге фашистларны тар-мар итеп куып чыгара, батальоннарга алга бару өчен юл ача. Кызганычка каршы, бу сугыш Фатих Кәримнең, атак лы шагыйрьнең, куркуны белмәс солдатның, офицерның соңгы сугышы була — ул шунда һәлак була. Шагыйрьнең соңгы көне, соңгы сәгатьләре турында татар матбугатында, истәлекләрдә тәфсыйллы мәгълүматлар юк. Шулай да, Ф. Кәрим һәлак булганнан соң, ул хезмәт иткән часть политбүлегеннән Татарстан Язучылары союзына килгән кайгылы хатта бу турыда кыскача гына булса да, кайбер мәгълүматлар бар. «Кече лейтенант Ф. Кәримов, аңа нинди мөһим хәрби бурыч йөкләтелгәнен яхшы аңлап, үзенең взводы белән дошманга каршы кыю рәвештә сугышка ыргылды,— дип язылган ул хатта.— Аның взводы, үзен нән берничә мәртәбә көчлерәк булган дошманны кырып, тар-мар итеп, биеклекне яулап алды һәм шунда ныгып урнашты. Фашист бандитлар, аз санлы бу батыр егетләрне биеклектән куып төшерергә теләп, биш тапкыр һөҗүм иттеләр. әмма бишесендә дә. зур югалтуларга дучар булып, кире чигенергә мәҗбүр булдылар. 18 февральдән 19 февральгә каршы бер тәүлек дәвам иткән бу сугышта фашистларның 45 солдаты һәм офицеры үтерелде. 120 кешесе әсир итеп алынды*. Югарыда китерелгән юллар кече лейтенант Ф. Кәримнең һәм аның сулашчан дусларының тиңсез батырлыкларын, кыюлыкларын, Ватаныбызның азатлыгы, бәйсезлеге өчен каннарын да, җаннарын да кызганмаганлык ларын бик ачык күрсәтәләр. Ф. Кәрим турындагы кайбер мәкаләләрдә каян алынганлыгы билгеле булмаган тагын бер мәгълүмат бар: әгәр дөрес булса, бу сугышта ул ике тапкыр яралана. Беренчесендә дошман пулясы тиеп егылса да, җирдә озак ятмый, шундук урыныннан торып, ярасын кысып тоткан хәлдә взводын алга, әлеге биеклеккә таба алып баруында дәвам итә. «Урра!» кычкырып, биеклек кә барып менәләр, дошман солдатларын штык белән, винтовкаавтомат уты белән, гранаталар белән кыралар, калганнарын биеклекне ташлап качарга мәҗбүр итәләр. Ф. Кәримнең, батыр егетнең, атаклы шагыйрьнең бу сугышта ничек һәлак булуын тәфсилләп сөйләп бирүчеләр юк. Шулай да мин аның харак терын, җанын, рухын белгән кеше, бу һәлакәтне болай күз алдына китерәм: Фатих, һөҗүм сугышы барганда икенче тапкыр каты яраланып егылгач та, үләр хәлдә дә аягүрә торып, алга таба тагын бер-нке атлагандыр, тик шуннан соң гына, иптәшләренә алга барырга, дошманны юк итәргә, кырырга команда биргәч кенә, ике кулын җәеп җибәреп, җирне кочкан хәлдә ятып калгандыр дип уйлыйм. Талантлы, саф йөрәкле патриот шагыйрьнең, куркуны белмәс батыр офицерның сугыш кырындагы үлемен мин башкача күз алдына китерә алмыйм.