СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ЕЛЪЯЗМАСЫ
Татарстан китап нәшрияты чыгарган китап авторның озак еллар буе архивларда эзләнүе, фәнни хезмәтенең гүзәл җимеше дип саналырга хаклы. Китапның төзелү принцибы мондый: СССР Художниклар союзында торучы һәр рәссам, скульптор, кино һәм театрга Червонная С. М. Совет Татарстаны художниклары (Саи- гать осталары) Камн, 1984 (Рус телеида.) оформлениеләр ясаучы, декоратив — кул эшләре остасы, шулай ук һәр сәнгать белгеченә махсус очерк багышланган. Хәтта Союзга әле соңгы вакытта гына кабул ителүчеләрнең дә иҗатларын автор читләтеп үтмәгән һәркемнең иҗади йөзен тулаем ачып биргән мондый хезмәтнең әле моңарчы дөнья күргәне юк иде. Чыннан да, Художниклар союзының оешуы республикабызның культура тарихында зур эз Т калдырган, яңадан-яңа сәнгать әсәр- лэре килеп чыгуга шартлар тудырган бер вакыйга булып тора. Ләкин автор бу дәверне Татарстан сынлы сәнгатенең башлангычы дип атамый, киресенчә, шундый киң колач алган сәнгатьнең буш урында килеп чыкмаганын фәнни рәвештә исбатлый. Татар халкының милләт буларак яшәү тарихы, аның Болгар заманында. Казан ханлыгы дәверендә культурасы нидән гыйбарәт булганлыгына махсус туктала; күнчеләр, көмешчеләр, чигүчеләр, тукучылар, хаттатлар (матур язучылар) һ б. иҗатчылар эшләп чыгарган традицияләргә соклануын белдерә. Шул ук вакытта автор объектив рәвештә болай дип фикер йөртә: «Татар халкының сәнгате нинди генә үзенчәлекле милли бизәкләргә бай булмасын, ул барыбер башка ха- гыкларның сәнгатеннән бөтенләй аерылып, үэбашына гына яшәмәгән, бәлки мөселман Көнчыгышы белән дә, христиан Көнбатышы белән дә аралашып, катлаулы мөнәсәбәтләр тәэсирендә яшәгән һәм үскән; үзара багланыш иң якын күршеләр булган Идел-Җаек буенда яшәп яткан төрки һәм угрофин халыклары (башкорт, чуваш, мари, удмурт, мордва) һәм, ерак булса да, җирле культура өчен аерым дәверләрдә нык тәэсир иткән гарәп (IX-XI йөзләр). Урта Азия (XIII-XIV), борынгы рус (XVI йөздән башлап) культуралары белән дә аралашып үскән». Бу китапта XVII-XIX гасырларда Казанда яшәгән рус рәссамнарына да зур игътибар бирелә Нәкъ әнә шуларның вакыт узган саен ныграк активлашуы 1895 елны Казанда сәнгать мәктәбе ачылуга китергән дә инде. То- ра-бара ул мәктәп сәнгать үзәгенә әверелә: 1911 елдан башлап ел саен укучы һәм укытучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла. нәкыш әсәрләре шунда туплана башлый. Гәрчә Бөек Октябрь социалистик революциясенә хәтле татарларны сәнгать мәктәбенә якын җибәрмәсәләр дә, бүтән шәһәрләрдә белем алучы, хәтта әле Петербургтагы Сәнгать академиясенә чаклы барып җитүче татар рәссамнары булганын бәян итә автор. Сәнгать белгече Казандагы рәссамнарның бердәм оешмага тупланганчы төрле исемдәге («Подсолнечник», «всадник») берләшмәләрдә торганлыкларын әйтеп, ул заманны бездә эшләгән мәшһүр сәнгать осталарын телгә ала: Н. И. Фешин, П. П. Беньков, П. А. Радимов, К. К. Чеботарев, П. Е. Корнилов. П. М. Дульский һ. б. Чорга характеристика биргәндә автор ТатАХРР белән ТатЛЕФ (моңа ияреп татар иҗатчылары да Сулф — Сул фронт оештыралар) яшәп килгәнен, ягъни иҗат көчләренең үзара көрәш белән мавыгып, эшкә зарар китергәнен, партия Үзәк Комитетының 1932 ел, 23 апрельдә чыгарган «Әдәбият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турындаигы карарының бу таркаулыкка чик куйганын укучыларга төшендереп бирә. Татарстанда да иҗат көчләрен бергә туплау эшләре нәкъ әнә шуннан башлана, 1935 елны партия өлкә комитеты бюросы республикада совет рәссамнары союзын оештыру хакында карар кабул итә. С. Червонная бу иҗат союзының эшчәнлеген оешкан көненнән башлап тасвирлый. Шул заманны тулаем күзаллау максатыбелән үзәк һәм җирле архивларда гаять күп эзләнә, бөтенләй югалган, онытылган, матбугат битләрендә беркайчан яктыртылмаган, сәнгать белгечләре белмәгән һәм язып чыкмаган фактларны актарып чыгара. Шуның белән бергә, автор бу фактик материалны фәнни яктан нигезләп, укучыга аңлашылырлык итеп язып чыга. Нәтиҗәдә сәнгать осталарының биографияләрен, кайда һәм нинди педагоглардан махсус белем алганын, иҗаты ни рәвешле үскәнен, кайсы күргәзмәләрдә катнашканын һәм иң камил әсәрләре кайда сакланганын тулаем күз алдына китерергә мөмкин булырдай характеристика — очерклар хасил була. Шунысы игътибарга лаек, йөздән артык мондый очерк һич тә бер-берен кабатламый, бәлки, бер максатны күздә тотып язылганга. Союзның илле ел эчендәге бөтен эшчәнлеген тулаем күз алдына китерерлек зур бер картинаны гәүдәләндерә, һәр останың индивидуаль йөзе билгеләнеп, уңышлы яки уңышсыз хезмәтләренә объектив профессиональ бәя бирелә. Әйтик, РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың милли сынлы сәнгатебезне үстерүдә нинди урын алып торганлыгы аермачык күренә. Күпкырлы иҗат иясенең кайсы жанр өлкәсендә кайчан һәм нинди уңышларга ирешкәнлеге тулы күз алдына килә. 1926-1929 елларны, Мәскәүдә Сәнгать академиясен тәмамлап кайткач, рәссам милли кадрлар тәрбияләү максаты белән педагоглык хезмәтенә кереп китә; нәкъ шул дәвердә бөтен Европа сәнгате биеклегеннән торып бәяләнергә хаклы гүзәл картиналарын яза; нәкыш өлкәсендә Урманче, гомумән, иң беренче буларак профессиональ югарылыкта эшләп китә; аннан соңгы утыз ел эчендә рәссам әнә шул иҗат юлын дәвам итә; Мәскәү, Алма-Ата һәм Ташкентларда яшәп, 1958 елны кабат Казанга кайтканнан соң бу останың иҗатында яңа этап башлана — Бакый ага скульптура өлкәсендә гаять олы уңышларга ирешә һәм халкыбызның мәхәббәтен яулап ала. Автор республикада сынлы сәнгатьнең барлык жанрларына да лаеклы бәя бирә һәм аларның кайсы кайчан һәм ни рәвешлерәк үскәнен тасвирлый; шул ук вакытта сюжетлы тематик картиналарны игътибар үзәгенә ала. Чөнки мондый хезмәт, беренчедән, халыкның тормышында билгеле бер урын алып торган вакыйганы гәүдәләндерсә, икенчедән, рәссамның әзерлекле булуын, искиткеч зур көч куюын таләп итә. Татарстан рәссамнарының төп казанышын бөтен ил күләмендә үткәрелгән күргәзмәләрдә нәкъ әнә шул жанр билгели. Бу өлкәдә игътибарга иң лаек әсәр итеп автор объектив рәвештә Лотфулла Фаттахов белән Харис Якуповның уртак хезмәтен— «В. И. Ленинның ТАССР оешуы турындагы декретка кул куюы» дигән әсәрне күрсәтә. Китапта бу хезмәтнең республика сәнгате үсешенә зур тәэсир ясаганы әйтелә. Китапта Әмир Мәҗитов белән Илдар Зариповның туган як табигатен яратып һәм тирәнтен аңлап язган картиналарына идея-художество ягыннан югары бәя бирелә, талантлы рәссамнарыбызның әсәрләрендәге психологик тирәнлекне тулырак итеп күзалларга мөмкинлек туа. Скульптура өлкәсендә зур уңышка ирешкән В. Маликов. В Рогожин, Н Адыловларның хезмәтләренә дә ышандырырлык итеп анализ ясала. Автор шулай ук театр өлкәсендә эшләүче рәссамнарыбыз иҗатына матур-матур очерклар багышлый. Халыкны эстетик яктан тәрбияләүдә монументаль әсәрләрнең нинди зур урын алып торганын исбатлый. Яшьләрдән 3. Гимаев, Р. Сафиуллин кебек рәссамнарның милли сәнгатебезгә яңа рухи байлык өстәүче талант ияләре икәнлеген дәлилли. һәр әсәргә бәя бирер өчен, аның хакында мәгълүматың булырга тиеш. Ә бит сугышка чаклы иҗат иткән күпчелек рәссамнарыбызның хезмәтләре онытылган. Бигрәк тә инде сугыштан әйләнеп кайтмаган кешеләрнең иҗатларына үз вакытында бәя бирелмәгән С Червонная Бөек Ватан сугышында ятып калган баһадирларыбыэның язмышларын һәм иҗади байлыкларын ачыклауны, аларга бүгенге көннең сәнгать казанышлары күзлегеннән ‘ыгып бәя бирүне үзенең максаты итеп куйган һәм шундый авыр эшне уңышлы башкарып чыга алган. Бу китапта архивларда гына сакланган шактый материал китерелгән. Китапның гыйльми аппараты, гомумән, игътибарга лаек, җентекләп өйрәнелгән, җиренә җиткереп эшләнелгән Биредә рәссамнарның гөп әсәрләре исемлекләре китерелеп, алар- ның даталары ачыкланган, дөресләнгән, кемнең нинди күргәзмәдә катнашканлыгы турында тулы мәгълүмат бирелгән, библиография, исемнәр күрсәткече төзелгән. Бу китап милли республикада эшләүче сәнгать белгечләренә, бер яктан, үрнәк була алса, икенче яктан, алар алдына яңа бурычлар да куя. Татарстан Художниклар союзының илле еллыгына атап чыгарылган шушы китапның сыйфаты яхшы булуында, әлбәттә, китап нәшриятының, тау чаклы материал арасыннан иң кирәклеләрен сайлап ала белгән таләпчән редакторның хезмәте зур. Кыскасы, бу китап — Союзның көмеш юбилеена бик тә лаеклЫ бүләк.