СӘХНӘНЕҢ КЫЛ УРТАСЫНДА...
Маяклы юлда
Маяклы юллардан юлчы бара, печән белән күмгән чанасын
Һади Такташ
Кышкы төн. Салкын Кырдан жәяүле буран йөгерә, күктә тонык ай йөзә. Йөгерек болытлар айның акшарлы йөзен сыйпапсыйпап узалар сыман. Ай әле болыт астына кереп югала, әле ялт итеп яңадан килеп чыга Маяклы юлдан олаучы чанасы гына түгел, әйтерсең ай үзе дә болытлар дулкынында тирбәлеп йөгерә шикелле! Печәнгә күмелгән олаучы чанасы, ара-тирә чалулап. үрәчәсе белән әле уңга, әле сулга килеп бәрелә. Бер як табаны күтәрелеп, чана чак кына аумый кала. Ләкин олаучы шунда ук икенче як үрәчәгә ятып өлгерә һәм чана янә тигез юлга чыга. Шулчак олаучы кулындагы чыбыркысы белән атына сыпырып ала. Ат, пошкырып, терек-терек юртып китә. Аның борын тишекләреннән чыккан бүрек-бүрек пар йомгаклары, аттан курыккан ак куяннар кебек, читкә атыла. Чанада олаучыдан тыш янә бер яшь егет бар. Ул. чана башына жилкәсен терәп утырган да, артка карап бара. Өстендә күн тужурка. Башындагы йонлач кепкасын күзләренә кадәр батырып куйган Муенында киң калын шарф. Ул. сиртмәле бишектә тирбәлгәндәй, артта сузылып калган киртләч юлга гамьсез караш ташлап, йокымсырап бара. Ләкин белә: аңа йокларга ярамый! Йокыга китсә, өшүе бар. Өстәвенә, олаучының үз-үзен тотышы күңеленә ниндидер бер шик сала. Шәһәрдән чыгып китүләренә инде кимендә дүрт-биш сәгать вакыт- үтте. Ниндидер рус, татар авылларын да уздылар. Соңгы авылны узганда бер генә өйнең дә тәрәзәсендә ут яктысы күренмәде. Димәк, вакыт ярты төннән авышкан Шул вакыт эчендә олаучы абзый аңа ник кенә бер сүз катсын. Юкса егет аның белән сөйләшергә бик тырышып карады. Олаучы абзыйга әледән-әле төрле сораулар бир- гәләп барды — Абзый, синең исемең ничек? Мин үзем Мәхмүт булам. Фамилиям Габдуллин. Ә бераз баргач янә сорады: — Абзый, бу кайсы авыл? Син үзең кайсы авылныкы буласын5 Ләкин безнең әлеге Мәхмүт дигән егетебез олаучы абзыйдан үзенең бер генә соравына да җавап ала алмады. Олаучы, әйтерсең, чукрак- телсез иде. Ул Мәхмүтнең аяк очынарак. калын брезент өстеннән сүс баулар белән уратылган йөк өстенә менеп утырган да төлке толыбының йонлач якасы эченнән алга карап тик бара. Аның толып якасын, бүрек камасын, сакал-мыекларын, хәтта каш-керфекләрен дә ап-ак бәс сарган. Каш- керфекләре астыннан елтыр күзләренең очкыны чагылып-чагылып кала. Ни гаҗәптер, аның як-якка боргаланулары, хәтта артына әйләнеп каранулары нәкъ менә ай болыт астына кереп, тирә-юньгә караңгылык иңгәч кенә кабатлана. Берничә мәртәбә ул шул караңгыда кулы белән печән астыннан Мәхмүтнең аякларын да капшап карады бугай. Әйе, әйе. нәкъ шулай, караңгыда капшады. Ә инде ай болыт астыннан чыгып, төн яктырып киткән арада, яңадан урынында катып кала Күзләре дә ялтырамый. Гүя аның күзләре гел йомык. Чынлап та. ни төсле соң әле аның күзләре?. Үтер, хәтерләми Мәхмүт. Чөнки алар кичен караңгыда, «Широкий двор» тыкрыгында очрашып сөйләштеләр. Ә ни өчен кич белән? Ни өчен караңгыда? Башка олаучыдар, шәһәргә якын бер авылда кунып, шәһәргә иртәнге яктыда килеп керәләр һәм шәһәрдән шулай ук иртәнге яктыда чыгып китәләр ди. Саклык өчен. Ә бу? . Бу исә яктыда бөтенләй күренмәде дә. Юкса Мәхмүт көндезен «Широкий двор» ишегалдындагы крестьян йортына кереп: «Алмай ягына кайта торган олаучы юкмы?» — дип сорашып йөрде. Анда җавап бирүче булмады Инде кемне булса да табарына өметен өзеп. «Широкий двор»- ның тар, караңгы тыкрыгына чыккач кына аны арттан берәү дәшеп туктатты: — Сиңа, егет, Алмайның үзенә кирәкме соң? — Әйе. үзенә, абзый. — Мин Алмайга биш-алты чакрым каларак Идел аръягына борылам. Телисең икән. Алмай аша урап үтәргә була Тик инде аның ул вакытта хакы да башкачарак булыр. — Хакын түләрбез, абзый, эш хакта тормас. — Ә күпме түл.әргә чамаң бар? — Күпме сорыйсың бит? — Ун тәңкә. — О. кыйбатрак икән шул. Ун тәңкәгә көз көне безнең әти кышлаган үгез сатып алып кайтып суйды. — Алайса син әнә шул кышлаган үгезеңә генә утырып бар инде — Тукта әле. абзый, тукта! - Вакытым тар Мин сине кызганып яртыңнан чыккан булам тагы . Ярый, синеңчә булыр, ун тәңкә. — Акчаңны алдан түлисең. Чанага утырганга ук. Юкса синең ише тар балакларга ышансаң, авызыңны ачып та калырсың. — Түлим абзый, түлим. Ал майда кемнәрең бар соң? — Анда безнең театр, артистлар. - Алай икән.. Димәк, син дә артист булып чыгасың инде болай булгач?.. — Әйе, артист, яшь артист. — Теге капкорсаклы кулаклар турында кәмит күрсәтеп йөрүчеме? — Ничек туры килә бит, абзый. — Әйе. ничек туры килә: я син аларны, яки алар сине.. Ярый, иртәгә кич. караңгы төшкәч, мине Печән базарындагы мәчет чатында көтеп тор. яме? - Нигә караңгы төшкәч? Нигә иртәнге якта түгел? — Иртән мин базардан йөк төйим. Аннан үз эшләрем дә бар. Син ашыксаң, иртән кит. Ә мин, караңгы төшкәч кенә юлга чыгам, — диде дә борылып китеп барды. Мәхмүт ни әйтергә белми аптырап калды Шулай да икенче көнне кич. караңгы төшү белән, саквояжын күтәреп Печән базары чатына чыгып басты Шунда ук выжылдап аның янына тимер табанлы чана килеп тә туктады. Акчаң әзерме? — Менә, ал, —диде Мәхмүт * Олаучы акчаны тиз генә бөтәрләп, кесәсенә тыкты. - Әйдә. утыр, киттек. На. малкай! з Мәхмүтнең утыруы кая. олаучы, атына берне тамызып, кузгалып та < китте Кем б\. кая китә, кемгә утырып бара. Мәхмүт кызыксынмады =■ Олаучы, толыбына төренеп утырган килеш, кымшанмыйча диярлек барды 5 да барды Тик менә төн уртасы авышып, юлда жәяүле буран көчәя төш- * кәч. олаучы үзен ничектер сәер тота башлады Як-ягына ешрак карана. - куллары белән нәрсәдер капшана = Кинәт чана үрәчәсе тирән бер чалуга килеп бәрелде! Мәхмүт чана 5 башыннан очып төшеп кар өстенә тәгәрәп китте, ләкин шундук сикереп 3 торып, кычкыра-кычкыра чана артыннан йөгерде. ♦ — Тукта, тук-та. дим! “ Кая ул! Олаучы борылып та карамады, атын чыбыркы белән чар- а. тый чарлый чаптырып, күздән югалды Мәхмүт чана артыннан йөгер- * гәндә. юлдагы саквояжына сөртенеп егылды — Ах. менә ничек!.. Димәк, чалудан файдаланып, ул аны чанадан = төртеп төшергән. Акчасын алып качу өченме? Алайса нигә саквояжны £ ташлап калдырган? Аңлашылмый. Сәер кеше булып чыкты бит әле бу J олаучы Мәхмүт, юл уртасына утырды да. тамагына килеп тыгылган төерен йота алмый кинәт кычкырып елап җибәрде Үксеп-үксеп, үпкә катыш үкенү, ачу. ачыргалану белән елады ул. Аның күптән, сабый вакытыннан бирле, инде болай елаганы юк иде. Әтисенә, әнисенә сабыйларча үпкәләп, аларның үгет-нәсихәтләрен тың ламыйча. әр-каргышларына колак салмыйча, алардан качып үзенең бу сәфәргә шулай кинәт чыгып китүенә үкенеп, өзгәләнеп елады ул. Аинан, кинәт кенә сикереп торды да. саквояжын кочаклап йөгерә башлады Тирләп-пешеп чыкканчы, тәмам хәлдән тайганчы йөгерде Ләкин кая йөгерә? Кай тарафка? Ни өчен? Бу турыда баштарак уйламады. Күктәге айны күптән инде болыт каплаган Шомлы караңгылык куерганнан-куера бара Җил ыжгыра, аяк астында жәяүле буран котыра. юлга тыгызлап кар сала Ачы җил күн тужурка аша җелекләргә үтеп керә Йөгерү түгел, атларлык та хәле калмады Мәхмүтнең Ул алга сөрлекте һәм. юлдан читкә тайпылып, маяк төбенә өелгән тирән көрткә чумды Маяк! Салам көлтәсеннән учма итеп бәйләп утыртылган маяк. Көрттән учманың очы күренеп тора Мәхмүт маяк әйләнәсендәге карны казып кереп, маякны кочаклап, кар эченә ята. Шунда аңа кинәт җылы булып китә Тәненә рәхәт ою тарала, кул-аяклары кызыша, үзе шабыр тиргә бата. Ләкин ул сизә: аңа маяк төбеннән чак кына да читкә тайпылырга ярамый. Әнә бит. әйләнәтирә дөм караңгыга күмелде. Димәк, таңга ерак түгел. Таң белән кем дә булса чыкмый калмас, чыгар. Кем дә булса шушы маяклы юлдан узмый калмас, узар. Мәхмүт аңа каты итеп менә болай кычкырыр — А-а-а-у! Ләкин бу ни хәл? Кычкыра — тавышы чыкмый. Бөтен дөнья тынып калган. Нәрсә бу? Тавышы югалганмы, әллә үз тавышын үзе ишетмиме5 Әнкәй Әнием!!! Әллә синең каргышың төштеме миңа?. Шулай бик тиз? Әле бит кичә генә.. Әнисе үзенең бердәнбер улын йөрәк ачыйгысы белән каргарга мәҗбүр булды. Гомерендә беренче мәртәбә каргады ул үзенең газизен Өметләре киселгән, бүгенгесе һәм киләчәге кинәт чәлпәрәмә килгән ана нишләргә тиеш иде соң? Әтисе кебек дулап аның өстенә таш лана, аны уңлы-суллы яңаклый, кулыннан селтәп баскычтан тибеп төшерә ала идеме? Ләкин кая ул? Әтисенең күзенә ак-кара күренми иде. Ул икенче катның парадный баскычыннан Мәхмүтне генә типкәләп төшермәде, артыннан аның барлык әйберен, кием-салымын, китапларын да урамга томырды. «Моннан соң бусагамны атлап керәсе булма!» һәм Мәхмүт китте Аның китәр юлы күптән билгеләнеп куелган иде инде. Саквояжы күптән тутырылган Ләкин ул болай китәргә теләмәгән иде Татулык, ризалык белән, хушлашып-саубуллашып китәргә теләгән иде Булмады. Тукта? Ничек болай килеп чыкты соң әле бу? Нигә туып-үскән йортыннан, атаанасыннан шулай кинәт аерылып китте Мәхмүт? Өстәвенә зур җәнҗал белән? Кинәт микән? Чынлап та, кайчан башлады соң әле бу — ата белән ул, ана белән бала арасындагы низаглар? . Кичә генәме? Юк Былтырмы? Былтыр гына да түгел. Күптән, бик күптән. Мәктәп елларыннан ук. һәм ул еллар, юлдагы жәяүле буран кебек, менә хәзер яңадан аның күз алдыннан берәм-берәм йөгерешеп уздылар... Йөгерек уйлар кайта үткәнгә Балачагы авыр еллар1а туры килүгә карамастан, Мәхмүт мохтаҗлыкның ни икәнен белмичәрәк үсте. Өстәвенә, гаиләдә бердәнбер бала буларак, ул гаять дәрәҗәдә иркә иде Ячаны теләгәнен ашады, күңеле теләгәнен киде Кая теләсә— шунда барды, кемне якын күрсә — шуның белән уйнады. Аның дуслары арасында бай сәүдәгәр уллары да, итек- че-читекче малайлары да, дворник балалары да бар иде Дворник балаларына кыш көннәрендә кар көрәшә, язын тротуар бозларын ватыша иде. Арып, ачыгып, буялып-юешләнеп кайткан вакытларында әнисе сукрана башласа, әтисе сүз әйттерми. «Дәшмә, эшләсен, эшләп үссен. Эшнең гарьлеге юк. мин үзем дә эшләп кеше булдым»,— дия торган иде. Чыннан да. аның әтисе Габидулла абзый Казан артындагы авылларның берсендә, көч-хәл белән очын-очка ялгап баручы крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә Унике яше тулар-тулмаста ул шәһәрдәге бер бай сәүдәгәргә йомышчы малай булып яллана Унсигез яшенә кадәр ул бдйда «чәче белән җир себерә». Аннаң сәүдә эшенә өйрәнә Үзлегеннән укып язу-сызу, санау-хисаплау кебек четерекле эшләрне үзләштерә Башта приказчикның өйрәнчеге, аннан приказчикның үзе, һәм ниһаять, өлкән приказчик булу дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитә! Моңа ул, әлбәттә, байның кече кызы Минзифа туташ ярдәмендә ирешә. Яше- рен-батырын түгел, үзсүзле, наян Минзифа туташ үзләрендәге Габидулла атлы приказчикка яшьтән үк гашыйк була. Гашыйк булмаслык та түгел, Габидулла искиткеч чибәр егет! Буй-сын, төс-бит коеп куйган диярсең Минзифа туташның әтисе Сафа бай, рус купецлары белән аралашып яшәгәнлектән, Ташаяк һәм Мәкәрҗә ярминкәләрендә кибетләр тота, үзенең приказчикларын европача киендерә Эчтән жилетлы кара костюм-тройка, крахмалланган ак яка, ак манжет, кара бантик. Шуның өстенә кара кәләпүшен кырын салып та җибәргәч, күз явын алырлык була Габидулла приказчик. Шаян, җор, хәтта мутлык та бар үзендә. Борын астындагы каш каләме кебек сызылып киткән тар гына кара мыегын сыпырып, күз кысып та җибәрсә — үл дә кит . Шуңа күрә чытыр ябышты Минзифа туташ егеткә. Түгәрәк сакаллы. кырпу бүрекле бер бай сәүдәгәргә тотып бирүләреннән куркып, мәсьәләне кабыргасы белән куйды: я аны үзе теләгән Габидулла приказчикка бирәләр, я ул туган апасы Гөлчирә туташка ияреп Мәкәрҗә ярминкәсенә китә дә анда туган апалары белән бергә театр уйнап йөрүче озын чәчле мыексыз бер җәдиткә кияүгә чыга Алла сакласын берүк, Сафа бай бу хурлыкны күтәрә алачакмы сон? Дөньялар болганып тора Әнә, Кабан күле мәдрәсәсеннән бер төркем шәкертләр, үзләренең хәлфәләрен мәсхәрәләп, мәдрәсәне ташлап чыкканнар Учительски школада урысча укып йөрүче жыен тар балак, гәҗит белән тамак туйдыручы җәдитләр, курсистка кызлар, Шәрык клубына җыелып музыйкан уйныйлар, җырлыйлар, театрлар куялар икән. Әнә, * Сафа байның агасы Мөхәммәтҗанның бердәнбер кызы Гөлчәһрә шун- | да йөреп бөтен нәселыруны хур итте Башта музыйкан өйрәнеп, җырла- з ган булып йөрде. Торз бара театр уйнарга ук катнаша башлады, ахы- < рында шома табанлы бер ач артистка кияүгә чыгып үзе дә артист булып > китте Әйтте Сафа бай агасы Мөхәммәтҗанга, еландай телләрен чыга- 5 рып әйтте. «Пөртмә кызыңны ул тирәдә, бирмә кыз балага ирек»,— ди- 5 де Юк, тыңламады агасы, көлде генә. Хәзер, шул Гөлчәһрә тутасына £ ияреп, Минзифа да театрларга йөри башлаган Дөрес, ул әлегә шул көяз = приказчик Габидулла белән бергә йөри ди театр дигәннәренә. Алла сак- х ласын, хәзерге яшьләргә ышаныч юк, әгәр дә аның теләгенә каршы килә башласаң, китәр дә барыр шул Мөхәммәтҗан аганың азгынына ияреп. ♦ Монысы — мәсхәрәнең дә мәсхәрәсе булачак. “ Ә инде бай кызларының приказчикка кияүгә чыгуы бер аларда гына £ булган эш түгел. Андый хәлләр калада байтак булгалый. Аннан килеп, * приказчигы да төшеп калганнардан түгел Бармагыңны сузсаң — тер- з сәге-ние белән кабып йотарга тора. Андыйларга ышанырга мөмкин, •- андыйларда өмет зур. Шулай уйлады Сафа бай һәм, аллага тапшырып, о кызы Минзифаны үзенең приказчигы Габидуллага кияүгә бирергә бул- ° ды Болай эшләү аның өчен икеләтә отышлы иде Беренчедән, төпчек кызын заман шаукымына ияреп китүдән саклап кала, икенчедән, үзенең коммерция эшен арзанлы һәм ышанычлы хезмәткәр белән тәэмин итә. Ләкин байның бу җименә алай бик җиңел генә капмады Габидулла приказчик. Илтифат итеп үз гаиләләренә алулары өчен кулын күкрәгенә куеп рәхмәт әйтте һәм шунда ук үз шартларын да куярга онытмады: киләчәктә бер түбә астында яшәү яшьләр өчен дә, олылар өчен дә уңай булмас, шунлыктан аларнын беренче уллары, ягъни Сафа байның оныгы дөньяга килү белән үк аерым йорт салып, аларны башка чыгару һәм көтеп алган онык исеменә калада бер кибет ачып, Габидулла кияүгә мөстәкыйльлек бирү шарты иде. Шәп бит, әй! Болай булгач Сафа бай үзе салган җимгә үзе үк килеп капты дигән сүз. Ләкин нишләмәк кирәк, килешми чара юк. Шунлыктан озакка сузмыйча, никах укыттылар һәм шаулатып туй да иттеләр. Ләкин өметне, киләчәкне үзенә баглаган беренче бала алай тиз генә килмәде дөньяга. Ниләр генә эшләмәделәр, кая гына җитмәделәр. Духтырда, профессорда, багучыда булуларның файдасы күренмәде. Ниһаять, никахтан соң нәкъ биш ел үткәч, дөньяга көтеп алган ир бала — Мәхмүт туды Вәгъдә буенча Аккомасты урамында Габидулла приказчикка ике катлы йорт салып бирделәр һәм Балык базары рәтендә бакалейный ачтылар Шул көннән башлап Габидулла приказчик булып түгел, ә мөстәкыйль хуҗа булып үз кибетендә җиң сызганып сәүдә итәргә кереште Революция дулкыннары аны берничә елга тынып торырга мәҗбүр итте Ләкин озакка түгел. Тиздән, НЭП башлану белән үк, Габидулла үзенең сәүдә эшен яңадан һәм янача җәелдереп җибәрде. Габидулла белән Минзифаның Мәхмүттән башка бүтән балалары булмады Шунлыктан Габидулланың бөтен өмете Мәхмүттә иде. Ул аңарда үзенең ярдәмчесен, озак һәм авырлык белән булдырылган дәүләтенең таянычын, инанган эшенең дәвамчысын күрәсе килгән иде. Ләкин Ләкин ул дигәнчә барып чыкмады. Мәктәптә укыган елларында ук Мәхмүткә кәмит уены — театр жене кагылды. Барысына да шул Минзифаның тутасы Гөлчәһрә белән аның ире артист Ашманский сәбәпче булдылар. Мәктәпкә кергәнче үк Мәхмүт туган апасы Гөлчәһрә ханымга ияреп театрга йөрде. Сәхнә артында артистлар белән шаярды, грим бүлмәләрендә туган апасының. Ашман жизнәсенең грим салганнарын, киенүлә- | рен кызыксынып күзәтеп тора торган булды. Кайвакыт җизнәсе аңа көзге алдында парикларын кидереп. Мәхмүтнең кечкенә битенә сакал-мыек- лар ябыштырып күрсәтә. Мәхмүт көзгедәге кыяфәтенә карый да эче катып көлә Ә инде спектакль башлангач, Мәхмүтне сәхнә читенә урындык куеп, шунда утырталар. Ул шунда сәхнәдә барган күренешне балаларның үзләренә генә хас булган житдилек белән, пәрдә төшкәнче тын да алмыйча диярлек карап утыра. Ә инде өенә кайтып йокларга яткач, театрда күргәннәрен, хәтта спектакльнең үзе аңлаганча эчтәлеген әнисенә пышын-пышын сөйләп чыга. Әтисенең моңа ачуы килә. «Йөртмә баланы шуларга ияртеп, жүнлегә булмас бу!» — дип әнисенә кисәтү ясый. Ләкин кая ул! Кич булдымы. Мәхмүтнең күзләре тәрәзәдә. Бүген тагы театр буламы. туган апалары аны бүген дә театрга алып баралармы?.. Ашманскийларның өйләре Аккомастында. Мәхмүтләрдән өч-дүрт йорт аша гына иде. Алар анда Гөлчәһрәнең әтисе белән әнисе кинәт бер-бер артлы үлеп киткәч. Мөхәммәтҗан картның башка балалары булмаганлыктан, нигез таралмасын дип. Төркстан кадәр җирдән кайтып урнашырга мәҗбүр булдылар. Төркстан шәһәрләренең берсендә алар, җирле театр оештырып, әйбәт кенә төпләнеп яши башлаганнар иде. Ашманскийларның яшьлек еллары «Сәйяр». «Нур» труппаларында баш өстендә түбә күрергә мохтаҗ булып, ачлы-туклы һәм ярым-ялан- гач хәлдә Россия шәһәрләре буйлап халыкка спектакльләр күрсәтеп йөргәнлектән, үзләренең шәхси тормышларын корып, бала тудыру һәм бала үстерү бәхетенә ирешә алмадылар Шунлыктан алар балаларны аеруча яраталар иде. Ж,әй җиттеме, барлык күршеколан, туган-тумача балалары шуларның ишегалдында чыр-чу килә. Балаларның үз телләрендә, үзләрен балалар белән тиң итеп, аларның дуслары булып, кайвакыт балаларча җитдилек белән көнкүреш һәм әхлакый* мәсьәләләр турында сүз алып баралар, «фикер уртаклашалар», «киңәшәләр», ә кайвакыт әйлән-бәйлән уйныйлар, җырлыйлар, бииләр Бу, үзеннән-үзе оешкан «ишегалды балалар бакчасы» алар тормышының китек бер почмагын тутыра кебек иде. Мәхмүтнең исә бу «бакча» үзенеке. Ул монда башлап йөрүче, хуҗа. Ләкин туган апалары аңа «хуҗа» булып масаерга, мактанырга, үзен башка балалардан өстен тотарга ирек бирмиләр, һәрдаим аның итәгеннән тартып, колагына пышылдап кына торалар. Ләкин шулай да аңа монда рәхәт. Ул монда бәхетле. Монда ул үзен һавадагы кош шикелле сизә, хыяллары күккә аша Аның әллә ниләр эшлисе килә. Тора-бара аны түгәрәк уйнау, җырлау-биюләр генә канәгатьләндерми башлый. Чөнки бу вакытта Мәхмүт һәм аның иптәшләре шактый үсә төшкәннәр иде инде. Балалар бакчасына йөрү яшеннән узып, яңа ачылган «совет мәктәбе»нен кайсы беренче, кайсы икенче сыйныфында укый башлаганнар иде. Көннәрдән бер көнне Мәхмүт җизнәсеннән: «Ашман абый... (аны бөтен балалар да шулай дип атыйлар Театрдагы дуслары, белеш-та- нышлары. күрше-коланнары да Ашман дип кенә йөртәләр. Аның чын исемен әйткән дә. белгән дә кеше юк.) Ашман абый, әйдә, театр-театр уйныйбыз Син минем әтием буласың, ди, туган апа әнием, Тәнзилә минем сеңлем булыр Башка балаларга да роль табарбыз.. Нигә, кызык ич?!» Әйе. кызык. Кыз^к кынамы соң? Белә бит Ашманскийлар, күрәләр, тоялар: алар ишегалдына йөри торган балалар арасында гаҗәеп сәләт- леләре бар. Хискә, хыялга байлар Музыканы ишетәләр генә түгел, бөтен * күңелләре белән тоялар. Шул ук Мәхмүтне генә алыйк: нинди талантлы < малай Фантазер. Берәр нәрсә уйлап чыгарып сөйли башласа, тыңлаучы- - ларны гына ышандырып калмый, үзе дә шуңа ышанып, күреп, ишетеп £ сөйли..Ә күзләр!.. Сөйләгәндә күзләре ничек януын күрсәң иде син аның. £ Әйтерсең, чын артист! Тәнзиләсе тагын, Нәсимәсе, Хафизы, Сәлиме?.. * Ныклабрак уйласаң, бу балалар безнең театрыбызның киләчәге булыр- j га мөмкин Нигә, шулай түгелмени? Үз театрының бүгенгесе, киләчәге £ өчен яна белүче артист буларак шулай уйларга тиеш түгелмени алар? Ул £ көнне кич буе шул турыда уйлап, сөйләшеп, бәхәсләшеп, хыялланып х чыкты Ашманскийлар. Ә иртәгесен... g Иртәгесен иртүк торып театрдан ике сәхнә эшчесе алып килде дә ф Ашманский. ишегалдындагы зур сарайдан Мөхәммәтҗан картның хәзер о инде кирәге беткән арбаларын, чаналарын, тарантасларын, камыт-дуга £ һәм башка сбруйларын ишегалдына чыгарып өйдерде. Сарай түренә сәх- > нә ясатты. СЗхнә артында бераз урын калдырыл, аңа арт яктан ишек * уйдырды. Янәсе, «артистларының грим бүлмәсе. Э Тамаша залы турында да онытмады Ашманский. Аңа да шактый £ урын калдырып, озын-озын эскәмияләр кадаклатты. «Театр» бинасы бул- п гач, тамашачысы да булыр Әйтик, «артистларының энеләре, сеңелләu 'ре. абыйлары-апалары, әгәр бик телиләр икән, әни-әтиләре, әби-бабай- лары килер. Әйдә, килә бирсеннәр. Күңел иркен булса, урын табылыр. Ике көн эчендә «сәхнәы һәм «тамаша залы» эшләнеп тә бетте. Тышкы яктан сарайның капкасына зур хәрефләр белән «Театр» дип язып та куйды Ашманский. Шул арада Гөлчәһрә ханым үзенең әле «Сәйярыдан ук калган иске күлмәкләрен сүтеп, пәрдә һәм ак г^арля кисәкләреннән сәхнәнең ян-якларын, дивар-түшәмнәрен каплау өчен чаршау, кашага кебек нәрсәләр текте. Шулай итеп, «ишегалды театрыының бинасы үзенең беренче тамашачыларын кабул итәргә әзер! Ләкин тамашачыларга кадәр хәл итәсе мәсьәләләр байтак иде әле. Шуларның беренчесе һәм иң мөһиме — репертуар. Балалар өчен әле ул вакытта сәхнә әсәрләре язылмаган. Алардан «Беренче театр»ны уйнатып булмый. Нишләргә? Күп уйлап тормады Ашманскийлар, икәүләшеп Габдулла Тукайның «Таз малай»ын сәхнәләштерергә керештеләр. Мәхмүт капка төбенә чыгып бер сызгыруга, «труппа» җыелып та өлгерде. Башта ал арга Гөлчәһрә ханым әсәрне кычкырып укып чыкты. Балалар эчләре катып кө- лә-көлә тыңладылар. Аннан Ашман абыйлары рольләрне бүлеп бирде. Таз малайны — Тәнзилә, Хәлфәне Мәхмүт уйнарга тиеш булды Башланды репетицияләр. Мөхәммәтҗан байның элеккеге ат сараенда балалар көне буе чыр-чу килеп торды. Ниһаять, зарыгып көткән көн килеп тә җитте. Спектакль башланырга бер ун-унбиш минут кала, «тамашачылар» килә башлады. Аларны ишегалдында, зур кунакларны каршылаган кебек, Гөлчәһрә ханым үзе каршы алды. Кунаклар утырышып бетеп, зал тынып калгач, сәхнә алдына Ашманский чыкты: — Хөрмәтле әти-әииләр, апалар-сеңелләр, әбиләр-бабайлар! Бүген без сезгә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның «Таз малай» исемле әсәре буенча эшләнгән беренче спектаклебезне күрсәтәбез. Ашманский кайсы рольне кем уйнаячагын әйтеп чыкты, артта музыка (гармун һәм мандолина) уйный башлады. Ике бала ике яктан пәрдәне тартып ачты. Спектакль башланды. Башкаручылар ничек кенә тырышмасыннар, барыбер сәхнәгә чыгу белән, тамаша залыннан үзләренең якыннарын эзләп табарга тырыштылар «Мин ничек, әйбәт уйныйммы?» — дигән сыман аларга карап, эчтән генә мактанып алдылар Тамаша залыннан да әледән-әле: «Кара- кара, монысы безнең Гомәр ич! Кара, тегесе Зәйтүнә түгелме соң, ма лай булып киенгән?» — кебек сүзләр ишетелеп торды Ләкин, ничек кенә булмасын, беренче спектакль күңелле узды. Спектакльдә Мәхмүтнең әтисе Габидулла белән әнисе Минзифа ханым да бар иде. Ашманскийлар театрдан үзләренең дус артистларын да чакырганнар иде. Спектакльдән соң алар тиз генә кайтып китмәделәр Беседкадагы самавыр янында бик озак үзләренең спектакльдән алган тәэсирләре белән уртаклашып утырдылар Артистларның һәркайсы Мәхмүтне башыннан сыйпап мактады һәм киләчәктә аннан зур артист чыгачагы турында әйтте Габидулла ага табында бу «афәриннәр»гә кәефе килгән кебек, мыек астыннан елмаеп кына утырса да, өйгә кайткач мәсьәләне кабыргасы белән куйды — Ж,итте,ша!.. Моннан соң баланы ул шома табаннар янына җибәрмисең. Әртист чыга имеш. Чыкмый торсын! Күп күргән мин ул ач әр- тистләрне Мәкәрҗә ярминкәсендә, күп туйдырган «обжорка»га алып кереп Инде мин гомер буе үз өемдә, үз әртисемне туйдырырга тиеш буламмыни’ Вакытын кая куярга белмәсә, әнә, мин^м янга кибеткә җибәр, аз-азлап сәүдә эшенә өйрәнер, кул астына керә башлар. Хәзер приказчик та, хезмәткәр дә тота торган заман түгел. Киләчәктә ул дәвам иттерергә тиеш минем эшне. . Ләкин ничек кенә дуламасын, Мәхмүтне барыбер кибеткә йөртә алмадылар. Качып-посып булса да, Ашманскийларның «ишегалды теат- ры»на йөрүен дәвам итте Мәхмүт Әмма әтисе Габидулла да тешләгән җиренннән өзмичә туктый торганнардан түгел иде. Бер көнне, көпә-көндез, кибетен бикләп Ашман- скийларга килде Күңеле сизгән икән — сарайда мәж килеп «театр» уйныйлар Сәхнәдә Мәхмүт тавышы. Ачудан әтисенең йөзе зәңгәрләнеп килә, күзләрен кан баса Акны-караны күрмәс дәрәҗәгә җитеп, эчтән элгән сарай ишеген җен ачуы белән ике якка каерып ача да, эскәмияләрдә утырган карт-корыны, бала-чаганы як-якка бәреп, туп-туры сәхнәгә менә. Куркуыннан югалып калган Мәхмүтне колагыннан эләктереп уң- лы-суллы яңаклый Аннары җилтерәтеп алып чыгып китә Бу хәлне күреп, өнсез калган Ашманскийлар, тиз генә үзләрен кулга алып, аңа ташланалар: «Бу нишләвегез. Габидулла кияү?! Акылдан шаштыгызмы әллә, җибәрегез, үтерәсез бит баланы!» — Якын килмәгез! Үзегезне тотып яңакларга да күп сорамам, әгәр моннан соң да баланы аздырып йөрисе булсагыз Шуны белегез: бүгеннән соң ул монда аяк та басарга тиеш түгел һәм үзегез дә минем бусагадан атлап керәсе булмагыз! Алар «Шүрәле» спектакленең беренче премьерасын уйныйлар иде Көтмәгәндә Әйтерсең, аяз көнне яшен сукты, барысы да сүтелде, таралды, челпәрәмә килде. Ул көнне Мәхмүт төне буе йоклый алмый елап чыкты Ачынып, әрнеп, гапьләнеп елады ул. Бу хәлдән соң иптәшләренең күзенә ничек кү ренер? Бу хәлләрдән соң Мәхмүтнең әтисе генә түгел, аның дуамаллыгын күргән башка әти-әниләр дә балаларын бүтән монда җибәрмәячәкләр иде. һәм шулай булды да. Ләкин балалар күңеленә Ашманскийлар салып өлгергән очкын сүнмәде. Ул үзенең килер көнен көтеп, күңел түрендә тыныч кына пыскып яши бирде. Ул көн озак көттермәде. Килде. Мәхмүт дүртенче класста укый иде Мәктәпнең ике залын бергә куштылар да, бер башына сәхнә ясап, клуб иттеләр Клубта төрле түгә- Ф рәкләр, шул җөмләдән драма түгәрәге оештырылуы турында да игълан < чыгарып элделәр Билгеле, Мәхмүт беренчеләрдән булып үзен драма = түгәрәгенә алуларын сорап пионерлар вожатыена мөрәҗәгать итте Тү- v гәрәккә бишенче-җиденче класс укучылары гына чакырылганлыктан, £ вожатый Мәхмүтне язмады Моңа кадәр канатланып йөргән Мәхмүт— еларга җитеште. з — Мәктәпкә бер ел соңарып бирүләренә мин гаеплемени? Мин Таз £ малайны да, Шүрәлене дә уйнадым. = Вожатый көлеп җибәрде. Мәхмүтне кочаклап алып башыннан сый- = пады: . п — Елама, җүләрем минем, тынычлан Алабыз, алабыз сине! Менә, ♦ исемлекнең башына ук язып куям л Шулай итеп, мәктәп драма түгәрәгенә йөри башлады Мәхмүт. Түгә- ° рәк белән ул вакытта җиденче класста укучы бер яшүсмер җитәкчелек > итә иде. Һади Такташның «Күмелгән кораллар»ын өйрәнә башладылар, п Мәхмүткә малай ролен бирделәр. з Мәктәптә уздырылган кичә-концертларда күпме декламация ятлап £ сөйләде ул кышны Мәхмүт. Бер генә кичәдән дә калдырмыйлар иде аны. « ИкеШәр-өчәр мәртәбә сәхнәгә чакырып чыгаралар. Билгеле инде, һаман и берүк декламацияне кабатламый Мәхмүт.Чыккан саен яңаны сөйли Каян таба да, кай арада ятлап өлгерә диген син аны? Чыннан да, шул кадәр матур, кызыклы, сөйләр өчен ансат булган шигырьләрне эзләп табу җиңел эш түгел иде Мәхмүткә. Ләкин аның туган апасы, Ашман җизнәсе бар Әтисе ничек кенә тырышмасын. Мәхмүтне алардан барыбер аера алмады. Әтисеннән качып, бакча-коймалар аша йөрүен дәвам итте Бары тик аларда гына таба иде ул үзенә кирәк җан азыгын, күңел рәхәтлеген Үз заманының шагыйрьләре белән дә бик дус яшәде Ашманскийлар. Әйтик: Такташ, Кутуй, Туфан, Борнаш кебек шагыйрьләр белән бер-бер- сенә чәй мәҗлесләренә йөрешеп, төннәр буе түгәрәк өстәл артында иҗади бәхәсләр алып бара торганнар иде. Гөлчәһрә ханым үзләренең кечкенә энеләре турында да сөйли торган иде шагыйрь дусларына Алардан энесе өчен махсус шигырьләр язып бирүләрен үтенә иде. Шулай көннәрдән бер көнне Мәхмүт аларга килгәч: — Менә, кичә Такташ абыең сиңа нинди матур шигырь бүләк итте Укып кара, ошыймы? — диде. Ошамыймы соң! Такташ абыйсы язсын да, ошамасын! Мәхмүт шигырьне кат-кат укыды, аны ятларга ук кереште. Шунда ана Ашман абыйсы: — Тукта, Мәхмүт, син бер вакытта да шигырьне алай тиз ятларга ашыкма Башта аның мәгънәсен аңларга, әйтергә теләгән фикерен тотып алырга тырыш Шигырьнең һәр юлына, хәтта һәр сүзенә фикер салынган була. Син аның аһәңен, музыкасын бөтен җаның-тәнең белән тоярга, шигырьнең эчке дөньясына үтеп керергә тырыш Шул вакытта гына син аны дөрес аңлап, түкми-чәчми, тыңлаучының күңел түренә илтеп җиткерә алырсың. Ашманский, дөньясын онытып, үзе дә арып хәлдән тайганчы, еш кына шигырь уку техникасының четерекле якларын төшендерергә керешә: Кыш. буран, салкын һава. Яфрак кадәрле кар төшә. Дикцияне, ирен хәрәкәтләрен чарлау өчен бу юлларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен Ашман абыйсы җентекләп аңлата. Кар бөртеге... Нигә ул көчле жил белән тартыша? Нигә, җиңел генә җил иркенә бирелеп, билгесез бушлыкка очып китми? Нигә фәкать җиргә төшәргә тартыша? Жиргә төшеп җирне сугару өчен. Ул сугарган җирдә бодай, чәчәкләр, ниһаять, урманнар үссен өчен. Аның максаты, зур. изге Шуңа күрә аны көчле җилләр каядыр очыртып юкка чыгара алмый. Ул барыбер җиргә төшә. Мәхмүт мәктәп драма түгәрәгенә йөрүенең беренче елында ук укыш казанды. Аны «артист» дип кенә йөртә башладылар Мәхмүт өчен хәзер шуннан да зур бәхет юк. Икенче елны. Мәхмүт бишенче класска күчкәч, мәктәп драма түгәрәге җитәкчесе әле Казанда узган ел гына ачылган театр техникумына укырга керде. Әле бишенче класста гына булуына карамастан, бертавыш- тан аны драма түгәрәгенең җитәкчесе итеп сайлап куйдылар Чөнки ул барсыннан да дәртлерәк иде. Ана ышаналар, аны тыңлыйлар, аны яраталар. Менә шунда инде аның эшчәнлеге ныклап башланды. Үзе уйнады, үзе спектакльнең режиссеры, үзе художнигы булды. Гәрчә дүртенче генә класста укыса да. Тәнзиләне дә алды ул драма түгәрәгенә. Чөнки Тәнзилә өлкән класс кызларына караганда әйбәтрәк уйный, ул да Ашман абыйсының мәктәбен үткән һәм шуның өстенә... ул Мәхмүткә нәрсәсе беләндер якын. Бик якын. Көн саен мәктәпкә барышлый Мәхмүт аны капка төпләрендә көтеп ала һәм кайтканда өйләренә кадәр озатып куя. Мәхмүтне тора-бара «түгәрәк» сүзе генә канәгатьләндерми башлый. Ул. вожатыйлар белән киңәшеп, мәктәп директорының фатихасын ала һәм драма түгәрәге исемен «мәктәп театры» дигән исемгә алыштыра. Алтынчы-җиденче классларда инде алар «мәктәп театры»ның афишаларын, катнашучыларның, режиссер, художник, композиторларының фамилияләрен күрсәтеп афишалар чыгара башлыйлар. Хәтта алар мәктәп театрының күп кенә артистларына исемнәр дә биреп бетергәннәр иде инде. Берсе «мәктәп театрының атказанган артисты», икенчесе «мәктәп театрының атказанган сәнгать эшлеклесе». өченчесе... Ә Мәхмүт үзен афишага «Мәктәп театрының художество җитәкчесе һәм баш режиссеры — мәктәпнең атказанган сәнгать эшлеклесе Мәхмүт Абдуллин-Аккомский» дип бастыра иде. Балалыкмы?! Була бирсен. ШуЛ балалык хыялы канатында очынып яшәде дә инде Мәхмүт мәктәптә уку елларында. Беренче мәхәббәт Көтмәгәндә аңа тагы бер канат өстәлде. Жиденче класста укый иде Мәхмүт. Шулай бер көнне кичке репетициядән Тәнзиләне капка төпләренә озатып куйгач һәм инде капканы ачып керә башлагач. Мәхмүт кинәт аның җиңеннән тартып алды. — Тәнзилә, тукта әле. — Нәрсә? — Ни... нәрсә димәкче идем соң әле?.. Яратам димәкче идеңме? — Каян белдең? — Мин аны күптән... күптән сизәм бит инде, Мәхмүт. - Ә син? — Мин дә... Шунда Мәхмүт үзе дә сизмәстән. Тәнзиләнең бит уртасындагы мәхәббәт чокырыннан тиз генә үбеп алды да. үз кыюлыгыннан үзе үк оялып өйләренә йөгерде. Тәнзилә капка баганасына сөялеп аның артыннан карап калды. Гаҗәп түгел, бер-берсенең кайнар кулларыннан тоткан хәлдә айга |••'pan. бәлки, бераз сөйләшеп торасы килгәндер Тәнзиләнең. Мәхмүттән бер яшькә кечерәк булса да, буйга җитеп килә торган кыз бит инде 1әнзилә Ә ул әнә качты. Оятыннан качты Икенче көнне дә күренмәде Тәнзиләгә, өченче көнне дә Күренмәсә соң, күренмәсен. Тәнзилә дә күренмәячәк. Бүген әнә, репетицця була дип, игълан язып куйган. Тәнзилә өчен язган инде ул игъланны. Чөнки репетиция көне игълансыз да билгеле Аларның клубта айлык эш планы эленеп тора. Тора бирсен, Тән- * знлә бүген барыбер репетициягә килмәячәк Мәхмүткә үч итеп. Күрми § торсын әле ул да Тәнзиләсен... з Соңгы дәрес бетүгә Тәнзилә класстан беренче булып чыгып йөгерде. £ Өйләренә кайтып җиткәнче артына әйләнеп карамыйча йөгерде Тәнзилә. 5 Артыннан Мәхмүт куып килә кебек тоелды аңа. Кайтып җиткәч, капка * баганасына сөялеп. Борнай мәчете чатына карап алды. Янәсе, Мәхмүт £ килмиме? Юк. Артта берәү дә юк иде. Килмәсә килмәсен. Ул да = бармаячак, беркайчан да! 5 Тәнзилә, кечкенә капканы тибеп ачты да томырылып өйләренә 3 кереп китте. Кергән уңайга букчасын, бишмәтен кая җитте шунда ташлады ♦ да караватына барып йөзтүбән капланды. “ Шундук, хафаланып, янына әнисе килеп җитте. — Ай алла, ни булды? Әллә авырыйсыңмы? * — Башым авырта. 2 — Кая, тастымал чылатып бирим... — Кирәкми, бер нәрсә дә кирәкми. ш Шулай бик озак ятты Тәнзилә. Кинәт чыңгылдап капка ябылды, 8 Тәнзилә урыныннан сидереп торды: «Килде!» Тыштан ук сукрана-сукрана әтиләре кайтып керде. — Капкагызны нигә ябып йөрмисез, сезгә әйтәм. — Ябык иде, җил ачкандыр,— диде әнисе. Әтиләре эштән арып кайткан. — Кая, ашап алмыйбызмы?—диде. — Булды, картым, әйдә чык, утыр. Кызым, син дә утыр, капкалап ал, җиңеләеп китәрсең — Минем ашыйсым килми,— диде Тәнзилә. — Башы авырта, ис тигән ахры, мәктәпләрендәге мичләрен иртә томалыйлар да. . Әйе. шулайдыр, ис тигәндер. Эх, әни кеше, әни кеше.. Белсәң иде кызыңа нинди ис тигәнен! Шулвакыт кемдер урамнан акрын гына капка шакыды — Кайсы булыр икән? — Туктагыз, миңа ул,— дип Тәнзилә сикереп торды. Аралыктан әнисенең шәлен эләктереп капка ачарга чыгып йөгерде. «Кем бар?»— дип тә тормады ул. Капканың келәсен күтәреп, төбенә кадәр ачып җибәрде. Каршында Мәхмүт басып тора иде. — Бу нишләвең инде синең, Тәнзилә?! — Ә син соң? Син, син үзең? — диде дә Тәнзилә шәленә уралып капка баганасына сөялде һәм суЛык-сулык еларга тотынды. Мәхмүт ипләп кенә аның иңнәреннән алды — Гафу ит, Тәнзилә... Әйе, мин үзем гаепле. — Эх син, җитмәсә... — Моннан соң... Моннан соң гел бергә йөрербез — Репетициягә барабызмы? — Юк. таралдылар Мин үзем тараттым аларны . син булмагач. — Әйдә, өйгә керик. — Сезгәме? — Безгә булмый, кемгә булсын? — Юк, юк, мин кермим. Анда бит синең әтиең.. — Булса соң. Курыкма, безнең әти үз кеше ул, колактан тартып яңакламый г.к.у.м ' -Н~7 Тәнзилә Мәхмүткә, сүз әйтергә дә ирек бирмичә, кулыннан сөйрәп өйгә алып кереп китте. — Менә, таныш булыгыз, безнең Мәхмүт дигән егетебез шушы була инде. ' — һо-о-о, кунак!.. Әйдә, әйдә, егет, түргә, табынга уз. - Юк, рәхмәт, мин яңа гына өйдән, табын яныннан кубып килдем. Белә бит Тәнзилә — ялганлый Мәхмүт. Ул өенә дә кермәгән, ашамаган да Өенә керсә, әтисе бит аны яңадан чыгармаячак. — Әйдә, алайса. Мәхмүт, без эчке бүлмәгә керик. Әнкәй, син безгә ашарга шунда бир — Юк. юк, минем ашыйсым килми. — Минем килә. Мин әле мәктәптән кайткач ашамаган идем,— дип. Мәхмүтне эчке бүлмәгә алып кереп китте — Менә шушындый кечкенә генә өйдә яшибез инде без, Мәхмүт. Җиһазларыбыз да юк. — Нигә кирәк? — Булса кирәк булыр иде дә, юк шул. Әткәй үзе генә эшләгәч, җиткереп булмый,- дип, олыларча җитдилек белән сөйләп китте Тәнзилә. — Менә, балакайлар, капкалап алыгыз,— Тәнзиләнең әнисе өстәлгә ике тәлинкә кыстыбый китереп куйды — Рәхмәт, әнием. Әйдә, Мәхмүт, утыр. — Юк, минем ашыйсым килми. — Килә, килә> Бик кидә. Утыр! ■ t . Тәнзиләнең әнисе тагын әйләнеп керде. ■ — Менә сезгә сөт. Кыстыбый сөт белән тәмле була ул, дип өстәлгә ике стакан сөт кертеп куйды. Комод тартмасыннан кызыл башлы өр-яңа тастымал чыгарып Мәхмүткә сузды — Кунакка тастымал куярга оныткансың, кызым,— диде дә, үзе шунда ук урта ишекне ябып чыгып китте. — Әйдә, җитеш. Бездә кыстату юк, алдыңа куйганны бетерәсең. — Шулкадәрленеме? — Әйдә, әйдә, күп сөйләнмә, аша. Ашады Мәхмүт. Алдына куйган кыстыбыйның сыныгын да калдырмый ашап бетерде Аннан сөт эчте Нинди тәмле! Аның мондый тәмле ризыкны һичкайчан ашаганы юк иде шикелле. Тәнзилә табынны җыеп алды да урта ишекне шакыды. — Әнкәй, бире кер әле. Әнисе кергәч ул тагы да кычкырыбрак, теге яктагы әтисе ишетелерлек итеп: — Менә, Мәхмүт мине кинога чакырырга килгән. Әткәйдән сора әле, рөхсәт итәр микән? — диде. — Итәр, итәр, нигә итмәсен Әллә нигә бер иптәшләрең белән кинога барырга да рөхсәт итмәгәч, нинди ата була ди ул. Әтисе, ишетәсеңме, кызың әнә кинога барырга рөхсәт сорый — Ишетәм, барысын ишетәм.— Аннары ул карчыгына пышылдап: — Мә. кызыңа акча бир. Егетнең әтисе кинога акча бирмәс. Сәүдәгәр саран була ул,— диде. Тәнзиләгә әнисе сандык төбеннән кара плюш пальто һәм ак оренбур шәле чыгарып бирде. — Мә, кеше алдына чыкканда адәм рәтлерәк киенеп бар — Кирәкми, әнием, кимим, синеке бит болар — Элек минеке булса, хәзер синеке булыр. Җиткән кыз булып киләсең бит инде син хәзер, аллага шөкер. Ә миңа ишегалды тирәсендә йөрер өчен нәрсә дә ярар Киенеп бетеп өйдән чыгып барганда Тәнзиләнең әтисе Мәхмүтне туктатты: — Кара аны. егет, өйдән килеп алдың кызымны, өйгә үк кайтарып та куй. Икенче килгәндә йөз аклыгы була ул. Алар өйдән чыгып киткәндә түбәләре күккә тигән иде. Кулга-кул тотынып «Чаткы» кинотеатрына барып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Кинотеатр ишек төбенә җиткәч, Тәнзилә Мәхмүткә акча сузды: — Мә. билет ал Алса да алды Мәхмүт акчаны Тәнзилә кулыннан, алмаса да алды. Аның башка чарасы юк иде Ләкин эченнән аңа бурычлы булып ♦ калмаска, вакыты җиткәч, бише белән кайтарырга дип ант итте ч Кинога кереп утырып, залда ут сүнгәч. Тәнзиләнең кайнар кулын з эзләп тапты Мәхмүт һәм кино беткәнче аны үзенең учында тотты. < Тәнзилә кулын кире алмады. Аларның икесенә дә рәхәт иде бу минутта. £ Әйе, чиксез рәхәт иде. Бәхетле иде алар. Экранда нәрсә барганын ч да юньләп күрмәделәр, кино беткәнне дә сизми калдылар. £ Кайтып җитәселәре килмичә, аерылышу минутларын якынайтырга х теләмичә, юри акрын гына кайтты алар Ә инде Тәнзиләләр капка ; төбенә кайтып җитеп хушлашканда, кайнар иреннәр бер-берсенә якынаеп. ? инде тиям-тиям дигәндә генә, кинәт Ашманскийлар капка төбеннән: 3 — Мәхмүт, син кайда йөрисең, җүнсез! — дип өзгәләнеп кычкырган ♦ тавыш, аларны сискәндереп, икесен-ике якка аерып җибәрде. “ — Бар. йөгер, сине әниең эзләп килгән,— диде Тәнзилә һәм тиз ° генә кереп капканы эчтән бикләде. £ Мәхмүтнең өстеннән салкын су койган кебек булды. Ул тыны бетеп, « буыннары калтырап, Ашманскийларның өй түрендәге рәшәткәсенә килеп ~ ябышты ш — Кайда йөрим, иптәшләрем белән кинога бардым — Әтиең кайтып керсә, үтерә бит мине, балакай... Өйгә кайткач та тынмады Мәхмүтнең әнисе. — Шул сабынчы Корбан кызы белән бармасаң ул кинога Үз тиңен юкмыни синең? — Нинди тиң? — Әнә, Зәйнәп ахирәт кызы — Мөршидә. — Нигә ул миңа? — Ничек нигә? Мең мәртәбә әйттем бит инде! Бишектә чакта ук синнән колагын тешләттереп куйдык... — Тешләтмәгез иде Бүлмәсенә кереп бикләнде дә, дәрес хәзерләргә утырды Мәхмүт. Кат-кат укып та дәресе башына кермәде Күзләренә йокы да кермәде. Ә тәрәзәдә — тулган ай Мәхмүт торып форточканы ача. Форточкадан бүлмәгә яз һавасы, язгы сулыш агылып керә Әйе, тиздән гөрләвекләр ага башлар. Мәхмүт белән Тәнзилә Иделдә боз кузгалганын карарга төшәрләр. Аннан күп тә үтмәс, яз аларга чәчәкләр алып килер Канәфер, чия, шомырт чәчәкләре. Ап-ак чәчәкләр. Шул ак чәчәкләр арасыннан ялт итеп балкып Тәнзилә килеп чыгар Нишләтәсең син Мәхмүтне, Тәнзилә? Ниһаять, ул көн дә килеп җитте. Мәхмүт соңгы имтиханын биреп мәктәп ишегалдына чыкты Ишегалды тулы кояш. Әйтерсең, аның кояшны беренче мәртәбә күрүе. Ул күзләрен кысып кояшка карый. Аннан мәктәп бакчасына күз төшерә Бакча түрендә фәкать бер генә алмагач ап- ак чәчәккә күмелеп утыра Каян килгән? Соң бит инде. Алмагачлар чәчәген күптән койды бит инде. Ә бу шау чәчәктә. Үзе елмая Мәхмүткә карап елмая. «Тәнзилә!..» Бакча түрендә ап-ак .күлмәктән. чәчләренә ап-ак ефәк бантиклар үреп, бер көлтә ак чәчәкләр кочаклап Тәнзилә басып тора. Мәхмүт дөньясын онытып аңа ташланды - Тәнзилә! Мин сине ничек сагындым! — Мин дә. Мәхмүт! Алар бер-берсенә текәлеп караган хәлдә бакча түрендә бик озак сүзсез тордылар Аннары Тәнзилә Мәхмүтнең битеннән йомшак кына сыйпап алды. — Мескенем, ябыгып, агарып калгансың бит... Алар җитәкләшеп Тәнзиләләр капка төбенә кадәр сөйләшеп кайттылар. Әйтерсең, ел буе күрешмәгәннәр. Капка төбенә кайтып җиткәч, Тәнзилә кинәт туктап калды — Син башта өеңә кайтып кил. Мәхмүт! — Юк. Минем бүген синең янда гына буласым килә. — Алайса, әйдә, өйгә керәбез Бүген без әнкәй белән, синең имтиханнарыңны биреп бетерү хөрмәтенә, гөбәдия пешердек. — Рәхмәт Тик башта Ашман абыйларга кереп шатлыгыбызны уртаклашып чыгыйк Ашманскийлар аларны колач җәеп каршы алдылар: — Я. тизрәк сөйлә, тилмертмә безне — Имтиханнарны биреп бетердем. Ашман абый — Ә нәтиҗә, нәтиҗә ничек? — Яхшы. — Алайса, менә сезгә иртәгә буласы премьерага чакыру билеты. Икегез янәшә утырып бер рәхәтләнеп карагыз әле Имтиханнардан соң бу сезгә бик яхшы ял булыр — Премьерага син, Мәхмүт акыллым, менә шушы күлмәк белән галстукны тагып барырсың. Бу безнең сиңа имтиханнарыңны яхшы тапшырганың өчен бүләгебез булыр — Рәхмәт, туган апа, рәхмәт, җизни. — Ә сиңа, Тәнзилә — Юк. юк, мин бит имтихан бирмәдем Минем имтиханым киләсе елга — Киләсе елгысын киләсе елда карарбыз. Ә хәзергә менә сиңа минем иң яраткан шарфым. Премьерага шуны урап барырсың. — Рәхмәт инде, алайса. . — Ә хәзер — табынга! — Юк. юк. безне анда әнкәй көтә. Ул гөбәдия пешереп куйды. — Алайса, барыгыз инде, гөбәдия суынгач тәмле булмый ул. Ашманскийлардан Тәнзиләләргә кайтып гөбәдия белән сыйлангач, алар Кабан күленә төшеп көймәдә йөрделәр. Мәхмүт иште, Тәнзилә мандолинада уйнады. Мәхмүт ишкән уңайга мандолинага кушылып акрын гына, сузып кына, тәмләп кенә җырлады. Кич җитте, караңгы төште Мандолина тынып калды Мәхмүт кулындагы ишкәкләр дә. канатларын җилпеп, Кабан күле көзгесен үбеп-үбеп алудан арыдылар булса кирәк, күл өстендә ипләп кенә тирбәлеп, көймә кырыена елыштылар Сихри күл өстенә төшкән ай яктысында, көймәдәге ике шәүлә акрын гына бер-беренә якынаеп, икесе бер булып, тынып калдылар Ә үз ир- кенә куелган көймә, сизелер-сизелмәс тирбәлеп, күлнең чирәмле ярына килеп орынды Капитан булыргамы? Күңелгә мәңгегә уелып кала торган мондый очрашулар ул җәйне еш булды Бәхетле җәй булды ул Мәхмүт өчен Җидене бетереп, мәктәптән таныклык алу белән үк, гаризасын илтеп биргән иде Мәхмүт театр техникумына Менә хәзер кабул итү имтиханнарына барыр көн килеп җитте Өйдәгеләр бу турыда бернәрсә белми иде әле Нишләргә? Әйтергәме? Әтисе хәзер кибеткә чакырып битәрләми Аның үз эше хөртигә әйләнеп бара НЭП чоры үтте Күтәрә алмаслык налог китереп салдылар Эчендәге барлык мал-мөлкәте белән кибетен сатып, налогларыннан арынды да Габидулла абзый. Бакалтайдагы утын складларына каравылчы булып эшкә керде Малыннан аерылганга да башкалар шикелле «аһ орып» йөрмәде. Шундый вакытта ничек итеп, театр техникумына укырга керәм, дип «нтергә кирәк аңа Ә әйтми ярамый, сорар бит ул иртән торып киткән вакытларда Кая барасың, дияр. Ни дип җавап бирерсең? Юк. тәвәккәлләргә кирәк . Мәхмүт куркып кына әтисе бүлмәсенең ишегенә килде. Шакыды Дәшми Тагын шакыды, тагы дәшми Шуннан соң акрын гына ачып эчкә узды Әтисе күзләренең агын әйләндереп аңа текәлде ♦ - Ни бар? 2 Миңа укырга керергә кирәк иде бит. әти. з Кирәк, кирәк Бик кирәк. Менә минем шикелле каравылчы булып < каласың килмәсә, укы инде син. £ — Димәк, рөхсәт? - — Рөхсәт. Ә кая кермәкче буласың? i — Кая дип. Шунда инде... л Капитан булыргамы? Шәп' Ап-ак пароход өстендә, ап-ак кием- = нән Мәхмүт Габидулла улы Габдуллин пароход йөртә. Ата-бабаның = төшенә дә кермәгән пароходны.. Шәп. Молодец! Ниһаять, аңлагансың 3 икән минем әйткәннәрне. * Әйе. булган иде аның әтисе белән бу турыда сөйләшү. Сөйләшү « генә түгел, пароход өстенә алып менеп, Мәхмүткә капитан күперчеген ° курсәткән дә иде ул. «Менә. улым, дәү үскәч, син дә шушы күперчеккә £ басып, пароход йөртерсең, капитан булырсың»,— дигән иде. Әйе. шулай « дигән иде. Күптән, бала вакытта ук. Ә хәзер... Хәзер Мәхмүтне пароход э та. капитан күперчеге дә кызыксындырмый. Хәзер Мәхмүтнең күз алдында L сәхнә һәм театр гына Шуңа күрә ул әтисенең соравына курка-курка 3 гына җавап бирде. — Юк. әти Минем капитан буласым килми Мин Театр технику мына... — Ә!? Юк. аңа рөхсәтем юк! — Минем башкага күңелем тартмый. — Тартмаса, эшкә керерсең. Әртист булып, эшләмичә уйнап йөргәнче, заводка кереп берәр һөнәр алырсың, ичмаса — Әти, дим... — Бетте Яп ишекне! Менә сиңа аңлаштылар! Әнисе белән сөйләшеп тә. бер нәрсә барып чыкмады Әнисе каршы да килмәс иде бәлки, ләкин әтисеннән уза алмый. Мәхмүткә дә әтисе киңәшеннән чыкмаска киңәш бирә. Тагы шуңа өстәп, әнисенең үз үтенече бар Үтенеч кенә дә түгел гозер. Әгәр дә Мәхмүт әнисен санласа, алла хакы өчен ул сабынчы Корбан кызы тирәсендә чуалмасын, күкрәк сөтен имезеп үстергән бердәнбер әнисен хурлыкка калдырмасын, нәсел-нәсәп исеменә тап төшермәсен Колак тешләтү — вәгъдәләшү дигән сүз. Ә вәгъдәсен бозган кеше беркайчан да һәм беркем белән дә бәхетле булмаячак. Мәхмүт, башына тимер таяк белән суккан кебек, чалыш-чолыш атлап, өеннән чыгып китте Нишләргә? Кая барырга, кем белән киңәшергә? Ашманскийларга керергәме? Мәхмүт парадный баскычы өстендәге болдырга кырын күз ташлап алды. Болдырның вак-вак бүлемнәрдән торган тәрәзәсенә әтисенең олы гәүдәсе капланган Өйдән чыккач, улы кай якка борылыр, кемнәргә таба юл тотар икән, дип күзәтә Әгәр уңга борылып. Ашманскийларга таба юнәлсә, шунда ук артыннан барып Мәхмүтне дә. гөнаһсыз Ашманскийларны да пыр туздырачак, мәсхәрә итәчәк Тәнзиләләргә дә барырга ярамый. Әнисе кухня тәрәзәсендә Дөрес, ул әтисе кебек артыннан барып Тәнзиләләр ишеген бәреп кермәячәк Ләкин рәнҗиячәк. елаячак. Соңгы вакытларда аның әнисе болай да бик бетереште Ничектер кечерәеп, бөрешеп калды. Түгәрәк ак йөзләре кибеп саргайды, яңаклары эчкә батты, алсу иреннәре күгәреп, күз чокырлары тирәнәйде Мал хәсрәте өстенә. анага бала хәсрәте дә өстәлде. Сизә бит ана Бердәнбер баласының уй-хисләре кай тирәдә чуалганын. аның киләчәктә нинди борылыш ясарга торганын сизә. Ә ул борылыш Мәхмүтне кая алып барып чыгар? Монысын бит әле Мәхмүт үзе дә белми. Бәлки, тагы бер мәртәбә ныклап уйларга кирәктер? Бәлки, алар хаклыдыр? һәрхәлдә, ата-ана үз баласына начарлык теләмәс. Шулвакыт кинәт, салкынча һаваны ярып.Усиядә пароход кычкыртты. Мәхмүт пароход тавышы килгән якка борылып, кызу-кызу атлап китеп барды. «Үсиягә юл тотты бу. Ниһаять, малайга барып җитте ахры»,— дип уйлады Мәхмүтнең әтисе һәм болдырдан бүлмәсенә кереп китте. Мәхмүт, чыннан да. Үсиягә юнәлде. Ләкин нәрсә дә булса уйлап түгел, юк. Кинәт пароход кычкыртканга сискәнеп, куркыныч төш күреп уянган кеше кебек, һичбер уйсыз, фикерсез, хәтта кая барганын да белмичә, товар станциясен Үсия белән тоташтырган урта дамба буйлап барды да барды һәм ахыр чиктә, үзе дә сизмәстән, ерак Үсиягә килеп чыкты. Идел өстендә акчарлаклар оча. Ниндидер елак тавыш белән кычкырып- кычкырып алалар. Гүя алар Мәхмүткә хәбәр салалар: «Уян, уян!» Мәхмүт яңадан үзен баскан авыр уйларын селкеп калдырып, дебаркадерлар буйлап һаман алга, Идел агымына каршы югарыга таба китте. Зур бер дебаркадерның сыгылмалы күпереннән халык төркеме, бер-бер артлы тезелеп, пароходка агыла. Мәхмүт, шул төркемгә кушылып, ап- ак пароход эченә юнәлә Пароходка кергәндә аны туктаталар — Сезнең билетыгыз? — Миңа капитанны күрергә кирәк. һәм аны берсүзсез пароход эченә кертеп җибәрәләр Ул түбән палубаның уртасында туктап кала. Нигә кирәк булды соң әле аңа капитан? Нәрсә сорамакчы булды соң әле ул капитаннан? Капитан булу өчен нишләргә кирәк, дипме? Ул аны үзе дә белә. Игумныйда елгачылар техникумы бар Шунда кереп өч ел укыйсың да — менә сиңа коеп куйган капитан! Ә пароход нигә кирәк булды аңар? Үз-үзен кызыктыру өченме? Имеш, кара, нинди матур. Аккошмыни! Идел дулкынына түшен куеп, сизелер-сизелмәс кенә чайкалып тора Ә эче. Кырмыска оясымыни — мәш килә Халык, халык, халык! Мәхмүт беренче каттагы палубаның коридоры буйлап түргә үтмәкче иде. Кая ул! Аяк басарга да урын юк Капчыклар, зур-зур төенчекләр, такта чемоданнар өстендә кайсы ята, кайсы утыра, кайсы бала имезә. Кайсы кабыгынчүбен аяк арасына ташлый-ташлый кипкән балык кимерә, кайсы калай кружкадан өрә- өрә кайнар чәй эчә, кайсы авызына кара икмәк белән яшел суган тутыра, кайсы калтырый-калтырый шешә авызыннан «мәй» чөмерә. Тавыш- кычкырыш. Балалар елый, хатыннар чәрелди, ирләр сүгенә Палубада эссе, бөркү. Аста пар казаны шаулап тора. Матрослар йөгерә-йөгерә трюмга капчык ташыйлар. Берсе шунда Мәхмүтне төртеп җибәрә: — Нәрсә авызыңны ачтың, кит юлдан! Мәхмүт трюм капкачы өстенә өйгән ящикларга килеп бәрелде. Күзләре югары палубага менә торган ике баскыч арасындагы стенага төштеләр. Ә стенадан аңа Габдулла Тукайның алтын рам эченә,куйган зур рәсеме карап тора. Мәхмүт аптырап калды. «Габдулла Тукай». Ул монда каян килгән? Менә бит. ул бары әһәмият кенә бирмәгән булган. Пароходның дебаркадердан чыгып торган койрыгында «Габдулла Тукай» дип язылган иде. Димәк, бу пароход Габдулла Тукай исемен йөртә. Әйе, әйе, Тукай. Әнә ул. Уйчан, моңлы күзләр Юка ирен кырыйлары кыймылдап- кыймылдап алалар кебек. « Кар төшә, кар төшәм дип. тартыша ..» Ә син. Мәхмүт әфәнде, әнә шул кар бөртеге кадәр дә түгелмени соң инде дөньяда? Син тартыша алмыйсыңмыни? Үзең теләгән җиргә төшү өчен тартышырлык көч юкмыни синдә? Ә нигә тартышырга? Ул бит монда үзе теләп килде Әтисе бит аның капитан булуын тели. Ә нигә булмаска? Начармыни? Әнә, өстән бер капитан төшеп килә. Ап-ак кительдән. Ап-ак фуражкасына алтынсу иөгертелгән кокарда беркетелгән. Ул эре генә атлап чыкты да, дебаркадерның козырегына беркетелгән зур кыңгырауга бәрде. Ул арада пароход өч мәртәбә сузып-сузып кычкыртып та жибәрде. Матрослар пароход белән дебаркадер арасындагы басманы тартып алдылар. Дебаркадер * шкиперы юан бүкәнгә эләктерелгән канатны ычкындырды Пароход белән § дебаркадер арасында Идел суы ургылып-ургылып кайнарга тотынды, з Мәхмүт беравыкка югалып калды. Нишләргә? Китә бит, китә... аяк < астыннан ж.ир китә, дебаркадер белән бергә, зур-зур ташлар түшәлгән £ яр китә Амбарлары, лабазлары, трамвайлары белән бергә ерак Үсия ч китә. Ниһаять, Казан китә. £ Мәхмүт, тиз генә өненә килеп, ишеккә йөгерә. Ишекнең челтәрле £ барьерын аркылы тартып өлгергәннәр инде. Мәхмүт, сикереп, барьер * өстенә менә һәм инде шактый ерагая башлаган дебаркадерга ыргыла £ Кара-кучкылланып кайнаган упкын өстеннән очып, бер кулы белән 8 дебаркадерның аркылы киртәсенә тартыла Икенче кулы, гәүдәсе һәм ♦ аяклары упкын өстендә асылынып кала. Шул мизгелдә дебаркадер “ шкиперы Мәхмүтнең сыңар кулыннан эләктереп алып өскә сөйрәп менгерә. ° — Син нәрсә, үләсең килдемени? £ — Рәхмәт. Болай булгач, үлмибез инде без, абый. Югарыдан. ~ пароход күперчегеннән, алтын кокардалы капитан, авызына ялтыравыклы ~ Ж.ИЗ рупор куеп, ачу белән: — Болван! — дип кычкыра. Мәхмүтнең башына нәрсә беләндер китереп оралар шикелле. Идел буе тынып кала Аннан дебаркадердагы халык кычкырып көлә башлый. — Ха-ха-ха! Мәхмүт хурланып ярга йөгерә Колакта һаман капитанның карлыккан тавышы яңгырый: «Болван!» Ничек инде кешегә шундый ямьсез сүз әйтергә кирәк? Җитмәсә әле капитан. Бәлки ул капитан да түгелдер. Алай дисәң, ул бит капитан күперчегендә басып тора. Шулай ярыймыни инде? Юк, юк, Мәхмүт капитан булмаячак. Пароходның янына да барачак түгел Мәхмүт. Анда этәләр-төртәләр, кычкыралар-сүгенәләр Театрда бит беркайчан да алай кычкырмыйлар. Артистлар беркайчан да кешене ямьсез сүзләр белән мыскыл итмиләр. Җитте. Җебемә.. Үз язмышыңны үзең теләгәнчә хәл итәргә тиеш син! Ә ничек итеп? Иртәгә имтиханнар башлана. Әтисе каршы. Нишләргә? Аларга әйтмичә генә китәргәме? * * * Эчке кичерешләре нинди генә авыр булмасын, ул имтиханнарын менә дигән итеп биреп чыкты. Бигрәк тә махсус фәннән — актерлык сәләтлегеннән ул бөтенесен таң калдырды. Коридорда аны Ашманскийлар белән Тәнзилә көтеп тора иде. Ул шатлыгыннан Ашман абыйсын кочаклап, елап ук ж,ибәрде. Татлы елау белән елады Мәхмүт, рәхәт елау белән. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел. Бу бит аның хыялларының тормышка аша башлавы дигән сүз. Бу бит аның киләчәк бәхетенә беренче адымын атлау дигән сүз ’ Ашманскийдан соң ул туган апасының бит уртасыннан үбеп алды да. бер читтә кыяркыймас кына басып торган Тәнзиләгә табан атлады. — Син дә мондамыни, Тәнзилә?.. Рәхмәт сиңа! — Ә кайда булырга тиеш идем соң мин бүген?.. Менә килдем әле. Күрим, дидем. Миңа да бит бу баскычларны атлап менәргә күп калмады. Бер генә ел. Әйе, бу шулай Шулай булырга тиеш. Үзләренең киләчәк тормышларын бөтенләе белән театрга багышларга дип сүз куештылар ич алар. Менә Ашман абыйлары белән Гөлчәһрә апалары кебек. Анысына Мәхмүт шикләнми Тиздән беренче сентябрь. Ул көн дә килен җитәр. Ә нәрсә күрсәтер ул көн Мәхмүткә? Менә нәрсә борчый аны хәзер... Ул көн килеп тә җитте. Иртүк торып Мәхмүт тәрәзәгә карады. Тышта вак яктыр сибәли. Ертык болытлар Борнай мәчетенең манарасына тиеп тиеп узалар. Ниндидер басынкы, караңгы көн Юынып кереп табынга утырды Мәхмүт Әтисенең дә йөзе караңгы — нәкъ бүгенге сытык көн кебек Әнисе дә турсайган. Алар арасында нидер булып алган ахрысы бүген. Мәхмүт дәшми-нитми генә ашап-эчте дә, бүлмәсенә кереп киенгәннән соң калын дәфтәр тотып ишеккә юнәлде. Хуш, син кая киттең инде? Техникумга. - Нинди техникумга дип сорыйм мин синнән?! Театр техникумына. Бармыйсың. Әткәй, мин бала түгел инде — студент Шулай булгач, зинһар, миңа үз язмышымны үземә хәл кылырга ирек бир Алайса шул иркенне иңеңә ас та. теләсәң кая кит. Өйгә кайтып керәсе булма! Ярый, кайтмам Миннән бер тиен акча сорыйсы булма! Теләсәң кайда һәм теләсә ничек тамагыңны туйдыр! — Сорамам. Вон! Рәхмәт! Мәхмүт акрын гына тышкы ишекне ябып баскычтан төшеп китте. Капкадан чыкканда аңа ян тәрәзәдән әнисенең йөрәк ачысы белән кычкырып елап җибәрүе ишетелеп калды. Мәхмүтнең беренче уку көне әнә шулай башланды Ашкынып көтеп алган олы юлына шулай озатып калды аны туган йорты. Аның каравы икенче дөнья аны колач җәеп каршы алды. Ишектән керүгә, коридорның буеннан-буеиа сузылган кызыл комачка: «Рәхим итегез, яшь студентлар — булачак артистлар!» дип. эре хәрефләр белән язылып куелган иде. Белдерү тактасында беренче курска кабул ителүчеләрнең исемлеге эленгән. Исемлек башында — Габдуллин Мәхмүт. Моңа ничек куанмассың да ничек горурланмассың! Беренче дәресләр сизелми дә үтеп китте. Яшь студентлар бер-берсе белән танышып, өстән-өстән генә булса да дуслашып та өлгерделәр. Сонгы дәрес бетү белән алар гөр килеп класстан чыктылар да,-төркем- төркем булып, кайсы тулай торакка, кайсы ашханәгә, кайсы өйләренә таралдылар Тик Мәхмүт кенә коридорда берүзе басып калды Кая барырга? Бары тик хәзер генә аның башында шундый сорау туды. Чынлап та. аның барыр урыны юк иде. Ул кире борылып коридор башындагы тәрәзәгә килде Маңгае белән тәрәзәнең салкын пыяласына терәлеп, уйга калды: Нишләргә?. Өйгә кайтса, әтисе куып чыгарачак Әллә Ашман абыйларына кайтыргамы? Юк, юк, аларны борчуга салырга ярамый. Ә бәлки Тәнзиләләргәдер? . Булмаганны Ичмасам, чаттагы ашханәгә кереп ашап чыгасы иде Ләкин кесәсендә ник бер тиен акча булсын. Әтисеннән вак-төяк өчен бераз акча сорамакчы булып яткан нде ул кичтән Ә иртән. 0. юк инде, бүгенге иртәне исенә төшерәсе килми аның. Узар әле. Нинди генә авыр булса да. узар. Әнә бит, урамда тормыш үз агымы белән бара. Кешеләр барысы да каядыр ашыгалар. Араларында, бәлки. Мәхмүттән дә авыррак хәлдә калучылар бардыр. Ләкин бирешмиләр, сиздермиләр бит. Нигә Мәхмүт кенә борынын салындырырга тиеш соң әле? Әнә бит, директор әйтте җыелышта, иртәгәдән башлап стипендия хисабына көненә өч мәртәбә ашата башлыйбыз, диде. Иртәгә кадәр генә түзмимени Мәхмүт? Түзә, әлбәттә. Тик менә тулай торакта гына урыннар аз, диде. Читтән килүчеләрнең барысына да җиткереп булмас, диде. Казанда таныш-белешләре, туган-тумачалары булган кешеләр шунда урнашып тора алмаслармы хәзергә, диде Ә бит ярты Казан Мәхмүтнең таныш-белешләре белән тулган. Шулай булгач ♦ Шулвакыт кемдер арттан килеп акрын гына аның иңбашына кагып п алды Борылып караса, каршында Ашман абыйсы елмаеп басып тора иде. § Нигә уйга калдың? Кирәкми. Андый гына хәлләр була ул дөньяда < — Нинди хәлләр? | — Ярый, ул турыда калсын. 5 — Сез беләсезмени? * - Әтиең кереп безне пыртуздырды Сез генә гаепле, ди Ул дөрес х әйтә: без сәбәпче булдык синең бу юлны сайлавыңа. Ләкин без дөрес = эшләдек Киләчәк исбат итәр Әйдә әле.. — Кая? 3 - Керик әле минем белән. ♦ Ул Мәхмүтнең кулыннан җитәкләп беренче катка алып төште дә “ директор кабинетына алып керде. * — Менә шушы егет инде ул. * — Беләм, бу егетне мин яхшы беләм. 2 — Без аны бик теләп үзебездә генә тотар идек, ләкин ярамый Әтисе тынгы бирмәячәк. — Аңлыйм, аңлыйм,— директор телефон трубкасын алды. . — Кем и бу? Миңа комендантны чакырыгыз Вакыйф, синме? Запас урыннарың калдымы әле синең анда? Шулаймы? Алайса хәзер сиңа беренче курс студенты Габдуллин килер. Аны шуларның берсенә урнаштыр Урын-җир һәм башка кирәк-яракның барсын да бирегез.— Директор, телефон трубкасын куйды да, кечкенә бер кәгазь язып Мәхмүткә сузды — Менә сиңа •тулай торакның адресы, хәзер үк шунда бар Мәхмүт шатлыгыннан нишләргә белмәде. — Рәхмәт сезгә, иптәш директор — Рәхмәтен, әнә. Ашман абыеңа әйт Аның хакына гына булды бу. Юкса, без шәһәр балаларына тулай торактан урын бирмибез Ашман абыйсына борылганда, аның күзләрендә яшь иде инде Шулай итеп, Мәхмүт тулай торакта торып укый башлады. Акчага да аптырамады Мәхмүт. Авылдан килгән берничә таза егет белән сөйләшеп, ял көннәрендә баржа бушаттылар. Бу турыда ул Ашман- скийларга да һәм Тәнзиләгә дә әйтмәде. Бер ялда шулай, октябрь ахыры иде шикелле, тулай торакка килде Тәнзилә Мәхмүт юк Бүлмәдә бер егет гармун тартып утыра. - Мәхмүт кая? — дип сорады Тәнзилә аннан — Нигә ул сезгә, мин барында? — дип шаяртып җавап бирде егет.— Утырыгыз, туташ, Мәләкәсский булам мин — атаклы гармунчы. Мырлыйсызмы, уйныйм? — диде — Юк,— диде Тәнзилә, кырт кисеп. — Әллә биеп күрсәтимме? — дип елмайды егет. — Мәхмүт кая,- дип сорыйм мин сездән? — Мәхмүт тю-тю инде ул, тю-тю.. Онытыгыз аны сез һәм дикъкатегезне менә мина җәлеп итегез,— дип, ул Тәнзилә каршына басып реверанс ясады. — Маймылланмагыз, зинһар, сезгә әле артист булырга бик иртә — Шулаймыни? — Мәхмүт кая? — Бик кирәкмени инде ул сезгә? — Бик кирәк. — Алайса әйтим инде — Үсиядә. — Нишли ул анда? — диде гаҗәпсенеп Тәнзилә. - Идел карый. Иделдә ап-ак пароходлар Пароход артыннан акчарлаклар куышалар. Идел дулкынына түшләрен тидереп-тидереп алалар Нинди хозур! — Шундый көндәме? Егет тәрәзәгә карады. — Ах. черт возьми, көн бозылган икән шул. Нәрсә ул анда ява, кармы, бозмы? — Мәхмүт кая? Тилмертмәгез мине, әйтегез, зинһар’! — Әйттем бит инде Үсиядә. баржадан тоз бушаталар — Шаяртмагыз. — Дөресе шул. Акча кирәк бит менә сезнең кебек чибәр туташлар белән кинога йөрергә Пирожный-мирожный. башкасы Мин үзем дә алар белән идем Тик менә бил кузгалып китте дә. Шул вакыт ишек ачылып. аннан Мәхмүт кайтып керде — Тәнзилә!.. — Кайда йөрисең инде син, Мәхмүт? Ничек кайда? Менә, мунчадан кайтып киләм. Беләм бит мин Миңа бит бу иптәшең... — Зәкәрия минем исемем — Ул Мәхмүткә борылды — Дөрес әйтә бу туташ Мин аңа синең кайда мунча керүеңне сөйләдем инде. Ә нигә яшерергә? Алар өчен бил бөгәбез бит без Ашарыбызга житмиме безнең, кияребезгә юкмы, шушындый көндә Үсиягә төшеп тир түкмәсәк? Мәхмүт аңа ачулы караш ташлап: — Син бар әле. кем. Мәләкәс, бераз йөреп кайт әле,—диде. Ул гармунын култык астына кыстырып чыгып китте һәм шунда ук ишекне яңадан ачып: — Мәхмүт, кара аны. әгәр дә теге, кичәге кызың да килсә, анысын минем янга — кызыл почмакка жибәр Берүзеңә икәү артык күп булыр ул дип шаркылдап көлеп ишекне япты Коридорда Мәләкәс егетенең аяк тавышлары тынгач. Мәхмүт Тәнзиләнең кулыннан алып, өстәл янындагы урындыкка утыртты. - Нигә килдең’ Мин бит сиңа ял көннәрендә килеп йөрмә, мин өйдә булмыйм, дидем. — Ә нигә кирәк булды ул сиңа ял көннәрендә ял итмичә, шундый авыр эштә үзеңне ватарга? Мәхмүт шаркылдап көлеп жибәрде. — Бердән, ул син уйлаганча ук авыр түгел, икенчедән, эш кешене ватмый чыныктыра гына. Ә өченчедән... — Өченчедән нәрсә? — Беркөн әни килгән иде Елый, кайт, ди Кайтмасаң, әтиең киемнәреңне бирмим дип әйтә. ди. Анда кайтып миңа барыбер тынычлык булмаячак. Тиздән кыш житәр. өс-баш аласы бар — Шулай да, кайтсаң ничегрәк булыр икән, Мәхмүт? — диде Тәнзилә. Мәхмүтнең тулай торакта яшәве Тәнзиләгә дә ошап бетми иде. Өйләрендә торса, алар кичләрен ешрак очраша алырлар иде. кинога, театрга йөрерләр иде. Ә болай. Алла сакласын! Аның шиген раслаган шикелле. кинәт ишек шакыдылар. — Керегез. Гаять чибәр кыз ишектән башын тыгып: — Гафу итегез, безнең Мәләкәсский өйдә юкмыни? — дип сорады. — Кызыл почмакта ул. — Тагы бер мәртәбә гафу сорыйм Кыз һич урынсызга кычкырып көлде дә ишекне япты. — Әнә бит нинди чибәр кызлар бар монда,— дип көрсенеп куйды Тәнзилә. — Җүләрем минем, әллә көнләшәсеңме? Көнләшерсең дә — Тәнзилә, кызарып башын иде дә, Мәхмүткә I ыенды Мәхмүт аны чәчләреннән сыйпап, күкрәгенә кысты Нинди генә чибәр булмасыннар, миңа синнән дә чибәре, синнән дә якыны юк Миңа синнән башка беркем дә. - беркем дә кирәкми, Тәнзилә! Алар ул көнне кичкә кадәр бергә булдылар. Кичен театрга бардылар Театрдан соң Мәхмүт Тәнзиләне өенә, үзләренең Аккомастына кадәр озатып куйды Капка төбендә байтак кына сөйләшеп торганнан соң, Тәнзилә: * Ярый, рәхмәт, бар кайт инде, туңгансыңдыр,—дип. Мәхмүтне § кочаклап үпте дә өйләренә кереп китте Мәхмүт алай бик тиз генә боры- 5 лып китә алмады Аккомасты башыннан. Курка-курка гына үзләренең < өенә үзе туган нигезгә килде. Тәрәзәләр караңгы, моңсу. Алар Мәхмүт- | кә ничектер үпкәләп карыйлар төсле. Әнисе әле аның йокламыйдыр да. 5 Т\ шәмгә карап, ак мендәргә кайнар яшен агызып, улын сагынып ятадыр. 5 Менә хәзер ул торыр да тәрәзәгә килер Өй түрендәге рәшәткәгә ябышып - торган улын күрер дә: «Улым!» — дип кычкырып җибәрер = Чү, кычкыра түгелме? Кемдер кычкыра түгелме? 5 Мәхмүтнең колак төбендә генә нидер зыңгылдап, аның башы әйлә- 2 неп китте. Ул, баскан урынында чайкалып алды да, кинәт борылып тык- « рыкка йөгерде Арттан кемдер куа төсле тоелды ана Ул, артына әйләнеп = карарга да күркып, йөгерде дә йөгерде. Трамвай-фәлән дә көтеп тормады Z Кайтып яткач та. бик озак йоклый алмады. Керфекләрен йому белән Q күз алдына әнисе килеп баса Ике кулын сузып: «Улым, кайт, бәгырем, тилмертмә мине. .»—дип пышылдый. Төштә генә түгел, өндә дә еш килде әнисе тулай торакка. Килгән саен тәмле ризыклар пешереп алып килде Әтисе бикләп куйган кием- 2 нәрен берәм-берәм Мәхмүткә ташыды һәр килгәнендә шул бер үк сорауны бирде: «Кайчан кайтасың?» Ахырда Мәхмүт түзмәде. Кышкы каникул көннәрендә, тулай торактагыларның күбесе ялга таралгач, урыныннан сикереп торды да. аннан моннан гына киенеп урамга чыкты. Урам тын. Салкын. Ай яктысында Мәхмүт, каткан ботинкалары белән шыгыр- шыгыр кар таптап, каядыр бара да бара Бара торгач, ул бер капкага килеп терәлде Күтәрелеп караса, үзләренең капкасы! Мәхмүт куркып артка чигенде. Нишләргә? Борылып кире йөгерергәме, әллә акрын гына шакып караргамы? Белә ич Мәхмүт, сизә: әнисе аның йокламыйча көтеп ята Әле кичтән генә килде ич ул аның янына тулай торакка. Елады «Шундый шыксыз зур бүлмәдә берүзең калгансың, өстеңдә дә бер генә кат, тунарсың, авырырсың, кайт өйгә, балакаем»,— дип елады һәм менә ул кайтты Әнисен кызганып кайтты Шулай гынамы? Әнисен кызганып кынамы? Бу йорт бит аның туган йорты Монда аның өчен һәр нәрсә газиз. Хәтта капка баганаларына кадәр. Мәхмүт капка баганасындагы пәке белән юнган киртекләрне капшый. Аның үзе юнган киртекләр Кечкенә вакытта ул капка баганасына сыланып баса иде дә. баш очыннан күмер белән сыза иде. Сызыкны пәке белән киртекләп юна да читкә китеп карый Әнә аның буе никадәр булган! Аңа бу йортның бөтен җире газиз, изге Ул шуларны сагынып кайтты. Ачыгыз, кертегез! Кертегез аны үзенең туган өенә! Ул үзе дә сизмәстән капканы шакыды. — Кем бар?! Әтисенең югары баскычтан ишетелгән ачулы тавышы Мәхмүтне капка баганасына сеңеп, тынсыз калырга мәҗбүр итте Шунда ук әнисенең өзгәләнүе ишетелде: «Ач. зинһар, туңдырма» Әтисенең мыскыллы җавабы яңгырады «Нәрсә, зимагурың кайттымыни?» Әнисе елап ялварды «Ач дим, минем хакка ач!» Әтисенең: «Бар, үзең ач Мин аны үз кулларым белән ачып кертә алмыйм»,— дип, каты итеп өй ишеген бәреп, кереп китүе ишетелде. Әнисе йөгереп төшеп капканы ачты Мәхмүт бөрешеп өйгә керде Әтисе урынына барып яткан иде инде, ул дәшмәде Әнисе улының киемнәрен чишендереп алды Мәхмүт тиз генә үз бүлмәсенә кереп ятты Урыны җәюле иде, җылы иде. Әнисе аны як ягыннан юрган белән төрде: «Син туңгансың улым, җылын, җылын!» Мәхмүт сабый чагындагы кебек эреп йокыга китте Иртәгесен ул торып, тулай торактагы гадәте буенча, чыгып зарядка ясады, юынып кереп табынга килеп утырды Элек ничек булган булса, бүген дә шулай Дөрес, әтисе берничә мәртәбә сүз әйтергә талпынып карады. Ләкин әнисе шундук аның фикерен икенчегә борырга өлгерде Ахырда ул барысына да кул селтәде булса кирәк. Мәхмүткә артык дәшмәде, аны күрмәмешкә салышты Шул кайтудан Мәхмүт үз өендә торып калды. Кышкы каникул беткәч, ул укуын дәвам итте Аңа. нигә анда укыйсың. нигә тегендә бармыйсың, дигән кеше булмады «Жаны теләгән — елан ите ашаган»,— дигәндәй, үзе теләгәч, әйдә, артист булсын.—дип килеште бугай әтисе дә. Хәзер инде артист дигәннәре дә начар яшәми, диләр. Элеккеге кебек күчеп йөрмиләр, калада гына уйныйлар Кеше рәтендә хезмәт хакы алалар. Әнә Ашманскийлар бер нәрсәгә дә мохтаҗ түгелләр ләбаса.. Авылга йөз белән Мәхмүт җәйләрен гел авылда уздырды Авылның табигатенә, аның эчкерсез гади кешеләренә тәмам мөкиббән киткән иде ул. Шуңа күрә Мәхмүт, өченче курсны тәмамлаган язны, «культура бригадасы» составында авылга барырга дигән фикергә килде. Ул елны, партиянең «Авылга йөз белән» дигән чакыруына җавап итеп, Татарстан мәгариф халык комиссариаты шәһәр интеллигенциясеннән — артистлар, язучылар, музыкантлар, студентлардан торган унар-уникешәр кешелек махсус культура бригадалары төзеп авылларга җибәрде. Ул бригадалар авыл халкына аң-белем таратырга лекцияләр укырга. яңа төзелгән колхозларда комсомол ячейкаларының эшләрен җанландырырга. клубларны, кызыл почмакларны бизәргә, аларда үзешчән түгәрәкләр төзеп, аларга ярдәм итәргә, стена газеталары чыгарырга, көндезләрен бригадаларга — ындыр табакларына, басуларга йөреп җанлы газеталар өчен материаллар җыярга, кичләрен шуларны концертларда күрсәтергә тиешләр иде. • Бу гаҗәеп күпкырлы, четерекле, җитди һәм шул ук вакытта кызыклы да булган эш Мәхмүтне бөтен барлыгы белән үзенә тартты Ул көнне- төнне белмәде Пөгердечапты, тирләде-пеште. язды-сызды. ындыр табакларында колхозчыларга булышты — орлык суырткычларын әйләндереште Ә инде көндезге ял вакытларында колхозчыларга- шигырьләр укыды. Мәхмүтнең шулай ихлас күңелдән янып йөрүен күреп, район җитәкчеләренең берсе, быел районда даими эшли торган колхоз театры төзеләчәген әйтте һәм аңа шул театрның артисты булып калырга тәкъдим итте. Булачак театрның директоры да һәм художество җитәкчесе дә билгеләнгән Алар хәзер анда — Алмай авылында оештыру эшләре белән мәшгуль икән. Мәхмүтне бу тәкъдим бик кызыксындырды. Ул район җитәкчесенә, аның әле тагы алты ай укыйсы калганлыгын, киләсе елның март башында диплом алгач, әгәр инде соң булмаса. бик теләп ул театрда эшләргә риза икәнлеген белдерде. Район җитәкчесе, бу мәсьәләне урында хәл кылу өчен директор исеменә язу язып. Мәхмүткә тоттырды да аны үзенең тарантасына утыртып Алмайга җибәрде Театрның базасы итеп табигатьнең гаҗәеп матур бер почмагына утырган Алмай авылы билгеләнгән иде. Авылның читендә Иж елгасы буендагы наратлыкта, элек янәшә-тирәдә генә түгел, бәлки бөтен өязгә мәшһүр булган байларның икешәр катлы матур-матур йортлары, озын- . озын ташпулатлары урнашкан Хәзер инде ул байларның күбесе чит илгә качкан, монда калганнары әллә кайчан Солавкига озатылган иде. Алмайда Мәхмүтне театрның художество җитәкчесе колач җәеп кар- шы алды Ул Мәхмүтләр мәктәбендә укып, мәктәпнең драма түгәрәге бе лән җитәкчелек иткән, аннан театр техникумына укырга кереп, техникум ны узган ел ук бетереп чыккан Әнвәр Кәримов иде Әнвәр башта Мәхмүтне директор белән таныштыру өчен аның квар тирасына алып китте Директор ике катлы агач йортның өске катындагы I кечкенә генә бер бүлмәсендә тора икән. Аларны мәһабәт гәүдәле, куе ♦ коңгырт чәчен җилкәсенә кадәр үк төшереп артка тараган, зур авызлы, £ калын иренле шактый олы яшьләрдәге бер агай аяк өсте басып каршы = алды 1 w - Хәбиб Шарапов булам мин Рәхим ит, чибәр егет, әйдә, түрдән £ уз. Менә б> минем хәләл җефетем, дөресрәге, булачак театрның концерт- - мейстеры. хормейстеры һәм просто артисткасы Рафига ханым булыр. — j дип. үзеннән шактый яшь булган, куска чәчләрен өчпочмаклы кызыл ко- = сынка белән урап бәйләгән, туктаусыз елмаеп тора торган яшел күзле бер = ханым белән таныштырды х Тышкы кыяфәтенә караганда Рафига ханым чегән хатынына охшый- ' рак төшкән иде Үткер, җитез, кыскасы, чәчрәп тора. Сүзгә дә күршегә * керә торганнардан түгел икән. « — Ә бу безнең директорыбыз гына түгел, землемерыбыз, агрономы- £ быз да. барсын бергә җыеп әйткәндә — хыялмейстерыбыз була,— дип ' Хәбиб аганың иңеннән кагып алды Шуннан алар бер-берсенә карашып 2 бүлмәне тутырып бер рәхәтләнеп көлделәр — Ж,ыеп әйткәндә. Рафига ханымның сүзләрендә дөреслек бар,— диде Хәбиб ага, җитди кыяфәткә кереп — Без монда театр гына түгел, ? кечкенә бер ферма булып та оешырга торабыз бит әле. Райбашкарма " комитеты безгә, шушы утар белән бергә, берничә дисәтинә җир бүлеп бирде. Ат, арба-чана. сука-тырма кебек нәрсәләр белән тәэмин итте Бүген иртәдән бирле шул җирне үлчәп, кайда нәрсә чәчәргә, нәрсә утыр тырга икәнен планлаштырып йөрдек. Үзең иккән иген икмәген күкрәгеңә терәп бер кисүләре ни тора! Ярый, болары соңыннан — Ул Мәхмүтнең язуын тагы бер кабат укып чыкты.— Димәк, безгә килергә булдыгыз? Рәхим итегез, хет бүгеннән. Әнә безнең каршыда берүзеңә бер бүлмә Өйләнгәнме? — Юк,— диде Мәхмүт, кызарып. — Кызарма, кызарма, өйләнү ир-егет өчен зарури нәрсә. Әнә. Әнвәр Казаннан өч кыз алып кайтты Теләсәң кайсын сайлап ал. — Юк. аның үзенең техникумда сүз куешкан кызы бар,— диде Әнвәр, Мәхмүткә ярдәмгә килеп — Үзенеке белән килсә бигрәк яхшы. Ишәябез дигән сүз. Безгә кызлар да, егетләр дә кирәк Безнең хәзергесе көндә, менә Рафига апагызны кушып, нибарысы дүрт хатынкызыбыз һәм Әнвәр белән мине кушып алты ир кешебез бар. Аларның да икесен пристаньга симәнә алырга җибәрдек. Аннан алар, Әнвәр белән икәүләшеп, Мәхмүткә үзләренең биләмә ләрен күрсәтеп йөрделәр: менә бу йорт гаиләле артистларга, монысы — кызлар тулай торагы, монысы — егетләрнеке. Бу зал исә репетицияләр үткәрү өчен. Ә инде ишегалдындагы зур таш сарайны алар җылытып, сәхнә, грим бүлмәләре бүлдереп, өч йөз урын лы театр бинасы итеп корырга исәплиләр. Әлбәттә, бу әле киләчәктәге хыял, хәзергә әле аларның андый зур эшкә тотынырга вакытлары да, кешеләре дә һәм мөмкинлекләре дә юк «Хыялмейстер» агасының бу планнары Мәхмүткә дә бик ошады һәм ул киләсе елның март башында туры монда килергә сүз бирде Жәй ахырында бригада, үзенә йөкләтелгән эшләрне тәмамлап, Ка занга кайтты Б\ вакытта Ашман абыйсы үпкә авыруы белән урын өстендә ята иде Кайткан көнне үк Мәхмүт аның хәлен белергә килде Ашман абыйсы Мәхмүтнең килүенә бик шатланды Хәлсез куллары белән Мәхмүтнең учын кысып, аның авылдан алып кайткан тәэсирләре турында сөйләвен үтенде Мәхмүт барсын да сөйләде Алмай авылында оешып кил.) торган колхоз театры, аның директоры Хәбиб Шәрәпов һәм Шәрәповның киләчәк хыяллары турында да сөйләргә онытмады. Техникумны тәмамлагач, эшкә аларга барырга сүз биреп кайтуы турында да әйтте. Хәбиб Шәрәпов исемен ишеткәч, Ашман абыйсының хәлсез иреннәре сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйдылар. Эчкә баткан тонык күзләре яктырып китте: — Булыр, булыр аннан. Ул элек тә шулай, хыялга бай кеше иде. Без аның белән Азин дивизиясе политбүлеге труппасында бергә эшләдек. Дуслар идек.— Ул арып, озак кына күзләрен йомып хәл алып ятты да, бүленеп калган фикерен дәвам итте: — Без Төркстан фронтына киткәндә үк инде ул. авыл театры төзү турында хыялланып калган иде. Аның кул астына барып эләксәң, әрәм булмассың. Тик әйт аңа: иген игүне инде ул игенченең үзенә калдырсын, ул сезнең эш түгел. Сезнең эш — игенче күңеленә рухи орлык чәчү. Сез чәчкән орлык — ул авылның матур киләчәге. Моннан да изге бурыч бар микән артист өчен?.. Эх, авырмасам ... — ул кинәт буылып ютәлли башлый. Гөлчәһрә ханым тиз генә килеп аның башын күтәрә, аркасыннан тагы бер мендәр белән терәтеп куя. аңа дару эчерә. Ул тынычланып, күзләрен йомып йокыга киткән кебек була, ләкин Мәхмүт утырган урыныннан кузгала башлауга, хәлсез кулы белән аңа китмәскә ишарә ясый. Озак хәрәкәтсез ятканнан соң күзләрен ачып Мәхмүткә тутырып карый да, елмаеп куя: — Билгеле, сине Казаннан җибәрмәскә тырышырлар. Театр сине үзендә калдырачак. Уңайлы шартлар вәгъдә итәчәкләр һәм, гомумән, син монда калсаң, тиз үсәчәксең. Синең киләчәгең зур. Ләкин артист, әгәр дә ул чын артист-художник булса, беренче нәүбәттә халыкның киләчәге турында кайгыртырга тиеш. Син монда да кирәк, бик кирәк. Ләкин тегендә — авылда, кирәгрәк! Төшендеңме инде? — Төшендем. Ашман абыем, бик төшендем. — Төшенсәң, рәхмәт. Ярый бар. кайт инде Мин аз гына черем итеп алам... Мәхмүт кайтып үз бүлмәсенә бикләнде дә, мендәренә йөзтүбән капланып. тыела алмыйча елады. Аннан, аркасына әйләнеп, түшәмгә карап ятты. Күз алдына ап-ак чырайлы Ашман абыйсы килеп баса. Ябык иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып аның колагына акрын гына пышылдый. «Әгәр артист — чын артист булса...» «Син авылда кирәгрәк!» Таң атканчы Мәхмүт күзләрен йомарга куркып, йоклый алмыйча ятты. Аннан арып, хәлдән таеп, чишенмәгән дә килеш йокыга китте. Кояш та чыкмаган иде булса кирәк әле, ишек шакыдылар. Мәхмүт сикереп торып ишекне ачты Ишектә әнисе басып тора иде — Бар, түбәндә сине Корбан кызы... Әнисе соңгы сүзләрен әйтеп тә бетермәде. Мәхмүт яшен суккан шикелле атылып чыгып, парадный баскычыннан түбәнгә тәгәрәде. Парадный ишекләрен ике якка бәреп ачты да урамга чыкты Урамда Тәнзилә басып тора иде. — Ни бар? Ни булды?.. — Юк. — диде Тәнзилә бөтен гәүдәсе белән калтырап.— Ашман абый, —дип үксеп Мәхмүткә ташланды. Мәхмүт башы әйләнеп, чайкалып китте Шактый вакыт сүзсез-хәрә- кәтсез баскан урынында катып калды Ашманскийны Яна бистә зиратына, Габдулла Тукай, Кариевлар янына күмделәр. Шулай итеп, татар театрына нигез салышкан, аны авыр еллар аша, бүгенге ирекле көнгә үз җилкәсендә тартып килгән артистларның берсе. 42 яше тулартулмас, дөнья куйды Әмма аның гомере бушка узмады. Ул үзенең кыска гына гомерендә киләчәк өчен зур өлеш кертергә өлгерде. Мәхмүт һәм Тәнзиләләр күңелендә мәңге сүнмәс ялкын кабызып китте 1ыгарылыш комиссиясе Мәхмүтне бертавыштан театр труппасына * билгеләде. Ләкин Мәхмүт, комиссия әгъзаларын гаҗәпкә калдырып, ан- | нан катгый рәвештә баш тартты Ул гына да түгел. Мәгариф халык комие- з сариатыннан Алмай колхоз театрына билгеләнү турында язу алып кай- < тып, юлга әзерләнә башлады Кайчан юлга чыгасын әйтеп Алмайга те- £ леграмма да сукты. Ләкин... Китәсе көннәрдә генә менә шул «ләкин»нең ц иң зурысы һәм һич көтелмәгәне килеп басты. i Мәхмүтнең әти-әнисе аның артист булуы белән риза иделәр инде Ул * елларда театр һәм артистлар шәһәр халкы алдында шактый абруй ка- х занып өлгерде. Күпләр артистларны ниндидер бер илаһи зат дип саный- £ лар иде Менә шул илаһи затның атаанасы булу үзе бер мәртәбә иде ши- 3 келле. Ләкин аларның бу өметләре көтелмәгәндә челпәрәмә килде. ♦ Көннәрдән бер көнне Мәхмүт кайтты да үзенең иртәгә бөтенләйгә « китәсен хәбәр итте Авылга, авылның да җәһәннәм читендәге бер караң- ° гы почмагына. Адәм мәсхәрәсе! Шушы тамаша йорт-җирне ташлап, кар- * таеп килә торган көннәрендә аларны япа-ялгыз калдырып? Өйләнеп. « йортка хуҗа буласы, ата-анага игелек күрсәтәсе урында, ташла да кит, 3 имеш. ы Әнисе Минзифа түти шактый бирешә төшкән иде бу елларда. Килен J хезмәтенә мохтаҗ иде ул. Үзенен бердәнбер килене итеп Мөршидәдән башканы күрми дә, күрергә теләми дә иде. Алар ахирәте белән һаман шул турыда хыялланып яшиләр иде. Мөршидә, театр техникумына укырга керә алмагач, башка уку йортларына керү турында уйламады да. Кыз балага нигә кирәк? Тугызны бетерде дә бирнә әзерләргә утырды Артистка булмаса, артист хатыны булачак Начармыни? Әнә, артист хатыннары театр фойесында ничек киенеп йөриләр. Ложаларда гына утырып карыйлар спектакльләрне. Спектакль беткәч, эшләпәле артист ирләре белән фаэтоннарга гына утырып кайтып китәләр Кемнәр генә кызыгып калмый алар артыннан. Артист хатыны булу турында аның аз гына да шиге юк иде. Бу инде хәл кылынган. Бирнәсе, бүләкләре, хәтта, колак сөенечләренә кадәр әзерләнеп куелган Ничек кенә өметләнеп йөрмәсен теге песи борын, Мәхмүт барыбер аныкы булмаячак Мәхмүтнең әнисе шулай дигән үзенең ахирәтенә. Мәхмүт укып бетерүгә, яучы җибәрәбез, дигән. Гөрләтеп туй итәбез. дигән Әйе. шулай дигән иде Минзифа түти. Инде ул көннәр килеп җитте генә дигәндә. Мәхмүтнең китәм дигән хәбәре аның башына кинәт күсәк белән китереп суккан кебек булды Ул сүзсез калып иренә карады. Әти кешенең чигәсендәге кан тамырлары бүртеп чыккан иде. Күзен кан баскан иде әтисенең Ул кулына нәрсә булса да алып, Мәхмүткә ташлану өчен як-ягына карана иде. Минзифа. куркып, аның кулларына ябышты Авыз ачарга ирек бирмичә аны әткәләп-төрткәләп бүлмәсенә алып керде. — Син сабыр ит әле, картым. Син утыр әле шунда, тавышсыз-тын- сыз гына Мин тиз генә барып, Мөршидәнең үзен алып килим,— диде дә, киенеп, чыгып йөгерде. Мәхмүт үз бүлмәсендә китапларын, язмаларын барлап, каиберләрен китап шкафына, кайберлареи идәндәге зур кәрзингә тутыра иде Хәзергә ул әле аларның үзе белән берсен да алмаячак. Алмайга барып урнашкач, бер вакыт табып, кайтып алыр әле ул аларны Хәзергә билгеле бер тәртипкә китереп, бикләп китәргә кирәк. Кая кирәк анда тузгып ятмасыннар Шулвакыт анык ишеген шакыдылар. Кем булыр икән? Әнисе ишек шакып тормый, әтисенең гомумән бу ишекне ачып караганы юк Мәхмүт, нидәндер шикләнеп, теләртеләмәс кенә: «Керегез!»,—диде. Үзеннән алда борынны ярып керә торган хушбуй исләре аңкытып, бүлмәгә Мөршидә килеп керде. — Мөмкиндер бит?.. — Кергәч мөмкин инде. — Бәлки, урын тәкъдим итәрсез? — Утырыгыз. Мөршидә затлы күлмәкләренең итәкләрен күтәрә төшеп, күрсәтелгән урынга килеп утырды. — Гаҗәпме? — Шулайрак. — Кайчан да булса бер керергә тиеш идем бит инде мин бу ишекләрне ачып. Шулай булгач, нигә сузарга? — Аңламыйм! — Аңламасаң күр — менә мин килдем. — Шуннан? ■ — Шул. Бөтенләй килдем Бүгеннән синеке булырга дип килдем Кабул итеп ал. — Мондый нәрсәләр белән шаярмыйлар, Мөршидә туташ. — Нинди шаяру булсын? Мин бит синең ярәшелгән кәләшең. — Кем ярәшкән? Кайчан? Кайда? — Әти-әниләр ярәшкән. Без кечкенә чакта ук ярәшкәннәр Син минем колагымны тешләгәнсең. Бу — йола Ата-бабадан калган йола. Бу йоланы бозган кешеләр беркайчан да... беркайчан да бәхетле булмыйлар, ди. Ә минем бәхетсез буласым килми. Ул, елап, Мәхмүтнең муенына сарышты Мәхмүт, муеныннан аның кулларын алып, урынына утыртты һәм, ипләп кенә, һәр сүзенең мәгънәсенә басым ясап: — Акылыңа кил, Мөршидә. Син бит совет мәктәбе бетергән кыз. яхшы беләсең, бергә булу өчен, бәхетле булу өчен мәхәббәт кирәк Мәхәббәтне көчләп муенга тагып булмый, бу — ахмаклык! — диде дә, инде кабарып килә торган ачуын яшерергә теләп, тәрәзәгә борылды. Димәк, безнең әти-әниләр ахмак булып чыга,— дип Мәумүткә якынайды Мөршидә — Әгәр дә бик беләсең килсә, алар безнең бәхетебез өчен тырышалар. Ә син?.. — Бәхетне һәркем үзе табарга тиеш, Мөршидә. — Шәп инде, синең үзең тапкан бәхетең өрдең исә егылырга тора. - Егылса, торгызырбыз, шуның өчен дә ул — мәхәббәт! Мөршидә хурлыгыннан буылыр дәрәҗәгә җитте; — Мәхәббәт' Каян килгән ди ул артистка мәхәббәт? Бүген берсе, иртәгә икенчесе белән себерелеп?! Мәхмүт, үз-үзен онытып, аяк тибеп кычкырды: — Мөршидә!.. Син минем үземне теләсә ничек хәкарәт ит. Ә менә артистка тимә Артист ул — илаһи зат. Артист ул минем өчен — Ашман абый. Ә Ашман абыйның изге исеменә тап төшерергә мин беркемгә дә рөхсәт итмәм! Мөршидә шашып көләргә тотынды: — Ха-ха-ха! Шул изге булганга күрә чахотка белән кәкрәеп катты. Мәхмүт, яшен суккандай, өнсез калды. Күз аллары караңгыланып, буыла башлады. Нидер кычкырмакчы булды, тавышы чыкмады. Аннары гына кискен хәрәкәт белән ишеккә күрсәтте: — Чыгып китегез!!! Мөршидә зәһәрләнеп ишеккә типте Ишек ике якка шапылдап ачылды. Коридор ягыннан тыңлап торган ике ахирәт, маңгайларын тотып, идәнгә чүктеләр. Мөршидә ярсып әнисенә ташланды: — Син?! Сине тыңлап... Синең аркада шушы мәсхәрәгә калдым. Күралмыйм' Сине дә, үземне дә күралмыйм!. Асылынам, хәзер үк асылынам,— дип кычкырды да, парадный баскычыннан дыңгырдап төшеп китте. Әнисе башта сикереп торып кылы артыннан ишеккә ташланды Кызым, балакаем, тукта!.. Аннары, кире борылып, чагарга әзерләнгән елан шикелле ыслап Минзифа өстенә килде: Шушы гынбат токымнары белән туганлашырга йөрдек бит без. лдә.м мәсхәрәсе. Моннан соң урамыбыздан узасы булмагыз, хәерчеләр. тф\' дип ишекне бәреп чыгып китте Минзнфаның өстеннән кайнар су койган шикелле булды. Я. алла! Бу хәлгә төшергәнче. Жаннарымны гына алсан ни булган! Мәхмүт аңына килеп әнисенә ташланды. Әнкәй Әнием, тор, тынычлан. Кит. Якыныма килмә. Син минем балам түгел! Әйе. шулай диде Хәтерли Мәхмүт, барсын да хәтерли: әтисенең шашкан кыяфәтен дә. бугазыннан буып алган көчле кулларын да. әнисенең йөрәк өзгеч тавышын да хәтерли. Аннары инде урам Җил ыжгыра, буран котыра Җил. юлдагы кар белән бергә, аның китапларын, дәфтәрләрен урам буйлап очыртып йөртә. Мәхмүт йөгерә-йөгерә китап битләрен, чәчелгән кәгазьләрен жыя Каяндыр шунда Тәнзилә килеп чыга. Ул бер кочак китап кутәргән. Мәхмүт китапларын. Аларны ул Гөлчәһрә апаларына ташый Мәхмүт каяндыр саквояжын табып ала Аннары алар. Тәнзилә белән икәүләшеп, китаплар тутырылган авыр кәржинне Аш- манскийлар ишегалдына сөйриләр... Аннан караңгы тыкрык. Караңгы, тар тыкрыкта кара толыпка уралган зур бер гәудә. Гәүдәсе бер. ә йөзе күренми, тавышы гына ишетелә. Даяндыр гөбе төбеннән бүселеп чыккан калын тавыш — Сиңа. егет. Алмай ягына кирәкме? — ди Бу кичә иде Кичә кич иде Ә бүген? Бүген кая соң ул? Бүген нигә караңгьР Караңгы һәм тыгыз. Эссе Бөркү Чишегез, чишегез аның изүләрен. ачыгыз якасын. Бумагыз, урамагыз аны! Кемнеңдер көчле куллары аны нәрсәгәдер урый. төрә. Авызына ниндидер салкын, ләкин шундук тамакны яндырып ала торган сыекча коя. Ул сыекча, аның бугазын яндырып, «як бармакларына кадәр төшә башлый Аны ялкыны-ние белән каядыр сөйриләр Ул юл кырыендагы салам маякка чытыр ябыша. Аны көч-хәл белән йолкып алалар Кулында бер уч салам йолкынып кала. Аны саламы-ние белән күтәреп алып каядыр илтеп салалар Аның баш очында нәрсәдер шыгырдап кузгалып китә. Ул дың- гырдыңгыр килеп ниндидер караңгы бушлыкта тирбәлә. Дыңгыр-дың- гыр . шыгыр-шыгыр Бишекмени! Сиртмәле бишек. Мәхмүт, шул сиртмәле бишектә тирбәлеп, сабый чагындагы кебек эреп йокыга китә Ят өйнең кешеләре ..Мәхмүт басылып. TbiHtJf бетеп, шабыр тиргә батып уянып китте. Өстенә кат-кат өйгән авыр юрганнарын күтәреп ташлады. Алар каядыр түбәнгә барып төштеләр Ул күзләрен ачты — түшәм. Кулын уңга сузды — моржа Акшарланган эссе моржа Кулны пешерә Астына жәйгән киезне капшап карады — кирпеч Киез астында эссе кирпеч. Кулын сулга сузды — стена. Сап-сары нарат бүрәнәләрдән торган стена Бу нинди жир? Ул кайда ята? Мәхмүтне ниндидер шом биләп ала һәм ул калтыравыклы зәгыйфь тавыш белән: — Әнкәй' — дип кычкырып жибәрде. Түбәннән тонык кына ягымлы тавыш килде. — Әү. улым. әү!. Кем бу? Әнисеме, түгелме? Охшаган да. охшамаган да. Кемдер тубәннән аның аяк очына үрмәли. Кытыршы бармаклары белән аякларын капшый — Өстеңне ачып ташлагансың бит. балакай. — Миңа эссе. — Эссе булмыйча Синең эчең яна. Эчеңә төшкән суык ялкын бул^р тышка чыга. , — Мин кайда? Я1н — Мич башында. — Кем өе бу? Кем мич башы? — Безнең үзебезнең өй бу. үзебезнең мич башы. — Ә сез кем? — Мин үзем Фатыйма Фатыйма әби, диләр мине. Бөтен авыл Фа тыйма әби. ди, балам. — Ә кайсы авыл бу? — Имәнлек. Имәнлек диләр, балакаем, безнең авылны. — Алмай түгелмени? — Алмай түгел шул. Синең Алмайга барышың идемени? Әйтәм, өч тәүлек буена: «Алмай. Алмай,»— дип саташып ятасың. — Өч тәүлек? Мин монда өч тәүлек ятаммыни инде? — Шулай, улым, нәкъ өч тәүлек саташып ятасың. — Ә ничек мин монда килеп кердем соң? Кем мине монда китерде? — Аларын сөйләсәң, озак инде, өзлегерсең Берәр нәрсә кабасың килмиме? — Юк, минем эчәсем генә кнлә, әбекәй. Фатыйма әби аңа түбәннән бер чокыр сузды:— Мә, кара миләш төнәтмәсе. Эч, эч, синең өчен төнәттем мин аны Файдасы тияр, шәт, иншалла. — Әби, миңа монда бик эссе. — Хәзер, балам, хәзер түр сәкегә урын җәям дә...— дип мич яныннан китеп барды Фатыйма әби Ул урын-җир белән маташканда, ишектән кемдер кайтып керде. — Нишлисең, нигә туздырасың ул урын-җирне?—диде ишектән кергән хатынкыз. Аның хуҗа хатыны икәне һәм бу өйдә аның рөхсәтеннән башка бернәрсә дә эшләнергә тиеш түгеллеге тавышыннан ук аңлашылып тора иде. — Уянды Эссе ди, монда төшеп ятасы килә. — Кая, мин үзем,— диде дә хуҗа хатын, чишенә-чишенә мич аралыгына килде.— Хәлең ничек соң. чибәр егет,— дип Мәхмүтнең кулларын, маңгаен тотып карады.— Уу-у, бар әле кызуың бар. Иртә булмас микән? — Монда бик эссе, зинһар, төшим инде мин,— дип кузгала ук башлады Мәхмүт — Тукта, тукта, үзең генә төшә алмассың Кая. әбекәй, җәеп бетердеңме урынын? Мәхмүт аякларын салындыруга, ул аның аркасыннан кочаклап, җиңел генә күтәреп алды да. зур сәкедәге урынга китереп салды Аннан Мәхмүтнең өстенә калын юрган ябып, аякларын төрде. — Исемең ничек синең? Мәхмүт — Менә бит. Башта без сине Ижауга баручы ар егете дип торабыз. Бактың исә. син үзебезнең татар егете икәнсең Исемең дә матур, үзең дә чибәр, ничек шул хәлгә очрадың соң син? — Нинди хәлгә? - Кырда, коточкыч буранда адашып калгансың бит Әгәр Гайнетдин абыең очрамаса Әнә үзе дә кайтты, гомере озын булыр Эчтән чыпта белән тышланган ишек ачылуга, бусагадан йөгереп кергән салкын пар башта идәннән сәкегә үрмәләде, аннан шап итеп ишек ябылуга, кире идәнгә сөрлекте һәм идән буенча акрын гына таралып. сыеклана барып, юкка чыкты Ишек төбендә башы түшәмгә тияр- тимәс торган олы бер гәүдә пәйда булды. Ул әүвәл башындагы мескен бүреген салын чөйгә элде. Бүрек кыршавы белән бастырып куйган әрекмәндәй колак яфраклары бушанып, иркенәеп, җәелеп китте. Пәке белән кырган башы ничектер кечерәеп калгандай булды Ул. калын нренле авызын колакларына кадәр җәеп бер елмайды да, билендәге билбавын чишеп сүтте, аннан шактый каешлана башлаган сары тунын ♦ салып чөйгә элде Мич янындагы бүкәнгә утырып аягыннан киез итекләрен салды Хатыны ана мич к>ышыннан бәйләгән җылы оекбаш алып бирде. Ул чолгау өстенә шул оекбашны киеп куйды да. бүкәннән торып, сәке кырыена килде. — Нихәл, егет, кузгалдыңмы? Вакыт, вакыт,— диде. Аннан ул почмак якка борылды — Сәке түренә дә үзе төшеп ятмагандыр бит? Почмактан Фатыйма әби чыгып янсәкегә килеп утырды. — Сәке түренә дә үзе үрмәләр әле боерган булса, урамга да чыга башлар, иеме, улым,— дип Мәхмүткә карап. — Сез бу йортның хуҗасы буласызмы?— дип сорады Мәхмүт олы гәүдәле кешедән. — Әйе. шушы йортның хуҗасы булам » — Әйтегез әле, Гайнетдин абый, сез мине кайда очраттыгыз һәм с. ничек мин бу хәлгә төштем? £ — Ничек бу хәлгә төшкәнсеңдер, анысын белмим, энем.. — Мәхмүт, Мәхмүт икән аның исеме,— дип, иренә ярдәмгә килде 3 хатыны почмак як чаршавыннан башын тыгып I — Ә-ә, очраттым мин сине. Мәхмүт энем, беләсеңме кайда... 2 Шул вакыт ишегалдында котырынып эт өрә башлады һәм капка ачылган тавыш ишетелде. Мәхмүт калтыранып почмакка сеңә төште. — Шул.. Шул эт өрә,— дип куркып юрган итәге белән йөзен каплады. Эт өргән тавыш, кар күмеп киткән басудагы ачы җил сызгыруы, эссе тыгызлыктан буылу белән бергә чәңгелдәп, миенә сеңеп калган иде. — Ул эттән курыкма син. энем, ул эткә рәхмәт әйт. Ул эт булмаса, мин күрми узып киткән буладырыем әле үзеңне Өйалдында кемдер кыштырдады, ишеккә типкәләнгән шикелле булды. Гайнетдин абзый торып ишек ачты. • — Кайсы икән ул анда, ишек тә ача алмый дисәм, үзебезнең Фәезхан икән әле. Әйдә, түрдән уз, утыр.— дип ишектән кергән унбер-унике яшьлек бер ак чырайлы чибәр генә малайның кулыннан тотып, йөзлеккә китереп утыртты Гайнетдин абзый. Аннан Мәхмүткә борылып:— Бу безнең авылның укытучы малае була,— дип аңлатты. — Ә-ә-ә, бу синмени әле, улым? Кунак булып килдеңме? Әллә йомыш беләнме? — Йомыш белән ием, әби.— Фәезхан дигән малай суыктан шактый ук җебеп кергән борынын тартып алды. — Йомышың миңа идеме? — Сиңа ие, әбекәй. — Әтиең Габделбәр җибәрдеме? — Шул җибәргән ие. Гел мине йөгертәләр, үзләре оялалар да,— дип үпкәләгән сыман тагы борынын тартып алды Фәезхан. — Сине йөгертми, кемне йөгертсен инде алар. Син бит аларның бердәнбер тынлаучан улы. — Шул тыңлаучанлыгым аркасында әле хәзер генә бабайдан эләкте үземә,— дип зарланды Фәезхан. — Кит аннан!— Гайнетдин абзый җитди кыяфәт белән гаҗәпсенгән булып башын чайкап куйды. _ Ни өчен сукты соң ул сиңа, улым?— Фатыйма әби малайның башыннан сыйпап алды — Шул инде. . Әти сүзен тыңлап, бабайның чапанын чәлдергән идем, әтиләргә театр уйнарга. Күреп алды да. — Инде әтиеннәр чапансыз нишләр? СӘХНӘНЕҢ КЫЛ УХТАСЫНДА — Йөрмәсләр театр уйныйбыз дип. олыларны мыскыл «итеп... Малай бу сүзләрне Фатыйма әбинең фикеренә җайлашырга телән, дөресрәге, шул юл белән аның карашын белергә теләп әйтте шикелле. Ләкин Фатыйма әбисе моңа тискәре карашта түгел икән. Ул Фәезханның иңеннән кочып алды да болай диде. - Юкны сөйләмә, улым Нигә олыларны мыскыл итү булсын, ди ул андый уеннар? Бабаң да алай уйламасын. Ул хәзрәт кеше, башкалар шикелле надан түгел, белергә тиеш. Андый уеннар безнең бик борынгы заманнардан ук калган. Борынгы бабаларыбыз шундый уеннар уйнап халыкның күңелен ача торган булганнар, халыкка төрле гыйбрәтле хәлләрне күрсәтеп биргәннәр.— Ул, башын түбән иеп, бераз уйланып торды — Ни хәл итәсең, элек-электән бигрәк караңгы як шул безнең яклар,— дип көрсенеп урыныннан торды. Аннан, түр як идәндәге зур сандык янына килде дә, Фәезханга борылып: — Әтиеңә бу юлы нәрсәләр кирәк инде, улым? — дип сорады. — Шулар ук. Теге юлы биргән әйберләрегез: такыя, кесәбикә, тәңкәләр тезгән күкрәкчә аннан, аннан.— Малай тагы нәрсәләр кирәген исенә төшергән арада, Фатыйма әби тәрәзә өстенә кыстырган зур ачкыч белән борып сандыгын ачарга тотынды Бу гаҗәеп сандыкның йозагы ачканда-япканда ниндидер кызыклы музыкаль авазлар чыгара иде. — Мә, улым - дип, Фатыйма әби Фәезханга зур гына бер төенчек сузды.— Менә, барысы да шунда, узган юлы син китергән килеш, чишмәгән дә идем. — Рәхмәт, әбекәй. — Кая инде, болай булгач, чапанын да үзем биреп торыйм,— дип сандык төбеннән зур гына бер чапан чыгарды Фатыйма әбисе — Менә Гайнетдин абыеңның бабасыннан калган чапан бу. Бохарада укып кайтканда шуннан ала кайткан иде, кирәге чыкмады. Үзен дә мулла итмәделәр, улы да теләмәде, мәрхүм. Ә инде монысы — улының улын әйтәм, кул гына селти,— дип кеткелдәде Фатыйма әби. оныгы Гайнетдингә карап. — Син инде аны, әби, Фәезханга бүләк ит. Бабай кадәр бабайны мулла итмәгәнне, мин наданны берәү дә мулла итмәс. Ә менә Фәезхан... — Юк инде, мин мулла булмыйм, беләсең килсә. — Ә кем буласың соң? — Әртис булам, дип Фәезхан әбисенең кулыннан чапанын тартып алды да, кош тоткандай ишектән чыгып йөгермәкче иде, түрдә яткан, аңа таныш булмаган егет аны туктатты: — Тукта әле, энем... артист... — Мин әле артист түгел, булачакмын гына. Бик әйбәт Алайса таныш булыйк, менә мин үзем, инде булып җиткән артист, дөресрәге, кесәмә артист дипломы салган егет... Фәезхан аны бүлдереп, бусагадан түргә ташланды: — Син? Әртисме? Чын әртисме? — Дипломы булгач, чын буладыр инде. Ләкин кызганыч, мин бүген сезнең спектакльне карарга бара алмыйм. Юкса бик күрергә теләр идем дә менә бит, авырыйм. Ә менә әтиеңне күреп сөйләшәсе иде... — .Әйтәм, әтигә хәзер үк кайтып әйтәм. Әгәр күрше авылга бара алмасалар, бүген үк килер.— Аннан ул Фатыйма әбисенә борылды — Менә шатлык, ә? Безгә әртис. Чын әртис килгән!—дип канатланып чыгып йөгерде. Өйдәгеләр бар да малайның кыланышыннан рәхәтләнеп көлеп калдылар. Аннан Мәхмүткә борылдылар. — Менә ничек... Син әртис егетмени әле? — Болай булгач, була алмамдыр шикелле. — Юкны, сөйләмә, нинди булмау ди ул? — Фатыйма әби әлеге музыкаль сандыгын чыңгыл-чыңгыл итеп бикләде дә, ачкычын тәрәзә өстенә куеп, сәке түренә — Мәхмүтнең баш очына ук менеп утырды. — Кая, килен Әсхәбҗамал. ашың буламы? Бераз кайнар шулпа капса, кунак та сихәтләнә төшәр иде Хәлер. әби. токмач салдым, дип. Әсхәбҗамал түр сәкегә зур гына ашъяулык китереп җәйде.— Гайнетдин, син дә юынып ал. юлдан кайткан кеше, ачыккансыңдыр Бара алмадым, буран. ул елмаеп Мәхмүткә борылды. Менә сипе алып кайтканнан бирле өч көн буе буран котыра. Күрше урыс авылыннан духтыр алып килеп күрсәтмәкче идем үзеңне, тагы булмады ♦ Рәхмәт Хәзер инде җиңеләям кебек, азапланып йөрмәгез. Сезгә ? бу кадәресе өчен дә. Мәхмүт кинәт буылып ютәлли башлады ^лым. Гайнетдин, тот әле. күтәребрәк тор әле бераз! Мин мен- < дәрен рәтлим. Менә шулай, мендәргә терәп, күтәребрәк утырт, ютәл- £ ләмәскә әйбәт була \л. 1 Алар Мәхмүтнең артына мендәрләр кыстырып, утыртып ук диярлек 5 куйдылар Аннары Фатыйма әби үзенең төнәтмәсен эчерде. Мәхмүтнең = сулыш юллары киңәеп киткән кебек булды Ул иркенрәк һәм җиңелрәк = сулый башлады. — Сез. I аинетдин абын, сөйләп бетермәдегез бит-әле. . Әйе шул Теге әртпс малай килеп керде дә... * — Кызык егет, диде .Мәхмүт. а — һәй. син аларның кызыкларын менә театр уйн-йганда барып ? күрсәң икән . — дип. бик тәфсилләп сөйләп кит.мәкче иде дә Әсхәбҗамал ' апа. Гайнетдин абзый шып туктатты — Син торып тор әле Әсхәбҗамал. бар ашыңны булдыр, монда = ач карынга театр тыңлап булмас. Аннан килеп, менә Мәхмүт энекәшнең дә театр хәлләре турында беләсе килә. — .Алар театры турында да бик беләсем килә минем. Чөнки мин үзем дә... Сөйләрбез, анысын да сөйләрбез, бүген кич безнеке, тик менә кәефең генә начарланып китә күрмәсен,—дип, Гайнетдин абзый Мәхмүтне ничек очратуын сөйли башлады. . .. Табынга аш килде. Мәхмүт беренче мәртәбә кулына кашык алды. «Чынлап та. котылды бит егет болаи булгач, котылды.» Гайнетдин абзый, өрә-өрә агач кашыктан кайнар шулпа йотарга азапланган Мәхмүткә карап, әнә шулай үзалдына елмаеп алды Шулай да мина бер нәрсә аңлашылмый. Үзен ыспай гына киенгән нәзберек кала егете, безнең ул Качкалак чокырындагы маяк төбенә каян килеп чыктың соң син. буран котырган кышкы салкын төндә? дип. Мәхмүткә сораулы караш ташлады. — һәй. абый, аларның барысын да сөйләсәң.. Сөйләр әле. сөйләр. Хәзер борчыма син аны. өзлектерерсең егетне,— диде Фатыйма әби. Мәхмүт шулай да сөйләде. Әкренләп, хәл җыя-җыя барсын да сөйләде. Кем булуын, кая баруын, һәм ни өчен баруын. Әсхәбҗамал түти хәйран калды. — Әй. егет. егег. карап торырга үзең акыллы гына күренәсең. Бактың исә, шыр тиле икәнсең, кем әйтмешли.. — Чү. җүләр. нигә кешегә шулай дип әйтәсең? — Әйтми ни. кала кадәр каланы, шундый йорт-җирне ташлап, җәһәннәм астындагы Алмайга — дөм-караңгы авылга китәме ата-ана- сына бердәнбер бала? Театр дигән, булып, җитмәсә. - Юкны сөйләмә син. килен, димәк, ул үзе сайлаган шөгылен ярата. Яратып эшләгән эштән дә ләззәтле ни бар дөньяда? Менә син үзеңнең иреңне генә ал: атыннанюлыннан аерып, көн саен мунча кертеп, балда-майда гына йөздереп тотып кара әле син аны өендә, торыр микән? һич тормый. Көн дими, төн дими, буран дими, мәхшәр дими, чыга да чаба атын җигеп. Чөнки ул шуның белән яши. шуннан үзенә азык ала. Әсхәбҗамал түти һаман үзенекен сукалады: Ямщик чапмаса да җитәрлек безнең иккән азыгыбыз, өч иманага, аллага шөкер Аның юлында тапканы шул юлында кала бирә, өйгә б0р тнеИе дә кайтмый, белеп тор! 'wqsr Фатыйма әби рәхәт бер көлү белән кеткелдәп алды. - һәй-й-й. килен!.. Локма бер карын азыгы белән генә яши алмый бит адәм дигән зат. аңа әле җан азыгы да кирәк.— дип бу мәсьәләгә нәтиҗә ясап куйды. Аштан соң мич артындагы чикерткә сайравын тынлап байтак кына сүзсез утыргач, үзен борчыган мәсьәләне уртага китереп салды Гайнетдин абзый. - Кем булыр икән?. Кешене шулай, явне үлсен дип, төннәрен түгел. көндезләрен дә юлчылар як-ягына каранып уза торган ул Качкалак чокырына ташлап китүче явыз кем булды икән? Беләсе иде... - Хәзер инде аны каян беләсең, эш узгач,— дип почмак яктан Әсхәбҗамал түти аваз салды. - Бу егет әз генә төсмерләсә белеп булыр иде. табып булыр иде ул явызны. Бәлки, нәрсәсе белән булса да хәтереңдә калгандыр, әйтик киеме, төсе-бите. тавышы? — Юк шул. хәтерләмим — дип ачынды Мәхмүт — Караңгыда очраштык. Төсенбитен күрсәтмәде. Ә киеме Киеме шул толып, кама бу рек. алыптан гәүдә. - Сакаллы дидең бит син аны? — Сакаллы. Көрәктәй сакаллы, йонлач кашлы. — Менә-менә .. Почмак яктан Әсхәбҗамал түти шаркылдап көлеп җибәрде. Тотты безнең хыялый болай булгач, якасыннан ук эләктереп алды! Әз иде сакаллы, йонлач кашлы кешеләр бу дөньяда. Әнә, безнең авылда гына да ни чаклы алар... Безнең авылда да бар иде ул андый албасты, атканнардыр инде үзен явызның — Әбекәй дөрес чамалый, бу шул токымнан булырга тиеш. Синен әртис булуың, кая баруың белән кызыксынды дидең бит? «Я син аны. яки ул сине»,—дип әйтте дисең. Шулай диде. Менә, менә, шул токым, әбекәй әйткән шул албасты токымы.— дип сөйләп китте Гайнетдин абзый. Албасты дигәннәре шушы авылның бер кулагы булган. Узган кыш Солавкига сөргәннәр үзен Әмма ул юлдан качып кайтып, төнлә үз йортына тыштан йозак салып ут төртә. Аның йортына Урал заводларыннан килгән егермебишменчене урнаштырган булганнар икән. Йорт яна башлау белән үк әлеге кеше тәрәзәдән сикерә Өй почмагында саклап торган албасты аны сәнәк белән кадап үтерә. Бу явыз нәкъ менә шул токымнан булырга тиеш Олаучы эше түгел бу. Олаучы үзе туңса туңа, үзе өшесә өши. ләкин юлаучысын чәчми-түкми. исән-имин килеш кирәк җиренә илтеп тапшыра. Гайнетдин абзый хикәясен тәмамлап почмакка, хатыны Әсхәбҗамал җәйгән урынга кереп ятты. Мәхмүт эчкә баткан күзләрен түшәмгә текәп уйга калды: егермебишмеңче. Узган ел алар йөргән якларда дд егермебишмеңче колхоз председателен кулаклар ерткычларча кыйнап үтергәннәр иде. Егермебишмеңче!.. Бу сүз үче генә дә явыз албасты токымын дер калтырата Инде алар авылга яңалык алып килүче артистны да егермебишмеңче белән бер сафка куеп, аны да юк итү юлына басалар икән, димәк, алар артисттан да куркалар. Димәк, хәзер, менә бүген, авылга артист та кирәк. Димәк, ул дөрес юлда һәм бу юлдан аны бернинди каршы көч тә бора алмас. Эх. тизрәк савыгып аякка басасы иде! Тагын юлга! Иртән кызарып кояш чыга. Март кояшы Тышта якты, тын. Суык. Көн уртасы якынайганда, кояш авыл өстенә үк килеп, үзенең, көчле нурларын җиргә сибә башлый. Түбә карлары эреп, нигезгә тамалар to- ф ра-бара ул тамчылардан бозлы уклар хасил булып, түбәдән салы- < нып-салынып төшәләр. Ат тизәге түшәлгән урам юлларында чыпчык § эчәрлек кар сулары хасил була Алар, кояш нурында зәгыйфь кенә 3 төтәп, ерганак ера башлыйлар Гөрләвекләр авылга яз алып килә, £ Кешеләр кар күмеп киткән салам түбәле базык өйләрдән тышка — * ишегалдына, урамнарга сибеләләр Йөзләрдә елмаю һәм өмет. Бала ча- § га. күтәртмәле чабаталардан, чыр-чу килеп гөрләвектә «көймә» агыза. * Урам юлларыннан чана белән узу инде авырая Чана табаннары ш юл тизәгенә, тирескә, салам көлләренә ябышып чанага җигелгән атның | корсак асларыннан ак күбекләр сыгып чыгара Басу юлларыннан да Й җырлап шумый хәзер чана табаннары Юл карлары йомшак, ат тояк- ° лары бата, чана табаннары ябыша Кыскасы, соңгы чана юллары. Юл- * да ялгыз олау. Чанасын печән белән күмгән. Чана башына, атка арты с белән, юлаучы утырган. Ул яз кояшына иркәләнеп, күзләрен кыса тө- > шеп, эченнән нидер көйлн-көйли тирбәлеп бара Олаучы үзе чана мәге- * зенә тотынып, яннан җәяү атлый. Олы гәүдәсе белән терәп чананы з тирән чалуларга төшеп китүдән саклый Аратирә. инде шактый өшән- >- гән атына чөңгереп-чөңгереп ала: “ — На-а-а, бахбай! и Олы гәүдәле олаучы — безнең киң күңелле Гайнетдин абзыебыз. Чана түрендә озак һәм каты авырудан агарып, ябыгып, ничектер чан- дыраеп калган егетебез Мәхмүт утыра Алар, менә икенче тәүлек инде, юлда Көн кичкә авышып бара Кояш язгы зәңгәр күк түреннән түбәнгә тәгәри башлады. Күп тә калмады шикелле инде. Гайнетдин абыйсының чамалавына караганда, ул «җәһәннәм астындагы» Алмай авылына барып җитәргә күп тә калмады һәрхәлдә, бүген кояш баеганчы барып керергә тиеш алар Алданрак та барып җитәргә була иде, юл авыр, куып булмый, ат өшәнә. Әле кире кайтасы да бар бит Гайнетдин абыйсының Нишләмәк кирәк, озак кунак булырга туры килде бит Мәхмүткә Имәнледә Февраль бураннарында алып кайтып салган иде Мәхмүтне Гайнетдин абыйсы Фатыйма әбисенең мич башына, инде менә март ахыры Авыруы каты булды шул егетнең. Аякка басканның соңында да тиз генә йөреп китә алмады. Билгеле инде, аны ул хәлендә мондый ерак юлга чыгарып җибәрмәделәр Гәрчә ул үзе көн саен китәм, китәм, дип өзгәләнсә дә. аны сабыр булырга, борчылмаска үгетләделәр. Савыгып җитмәс борын юлга чыгып өзлегүеннән курыктылар Мәхмүт Имәнледән калага да берничә хат язган иде Әнисенә, Гөлчәһрә апасына һәм әлб'ттә, Тәнзиләгә. Хатларында ул үзенең авылда авырып ятуы турында ләм-мим бер сүз әйтмәде. Килеп җиттем, эшлим, театр белән авылларда йөрибез, төп адресым билгеле булмый торып, миңа җавап салмагыз, дип язды. Авыруы турында әйтеп аларны борчыйсы килмәде Бигрәк тә Тәнзиләсен. Ул белеп алса, хәсрәтеннән үзе авыруга сабышыр иде. Алай гына да түгел, җәяүләп Имәнлегә чыгып китәр иде Юлда тагы буран чьЯьгп, ул да адашса?.. Салкын тидереп ниндидер авылда, билгесез кешеләрдә газапланып ятса? Гайнетдин абыйлары кебек изге җаннар гел очрап тормас бит Әйбәт хатлар гына язды ул Тәнзиләгә. Аның күңелен күтәрерлек итеп Шуңа күрә ул Тәнзиләсен һәрвакыт шат көләч һәм бәхетле итеп күз алдына китерде. Менә, хәзер дә ул анык белән кебек Әнә. чана артыннан йвгерә. аннан килеп үрәчәгә баса. печән өстенә тәгәри, имеш. Мәхмүт аңа үрелә, тотмакчы була. Тәнзилә аны үчекләп яңадан юл читенә сикерә. Язгы юеш карны йомарлап Мәхмүткә ыргыта. Мәхмүт шаркылдап көлеп җибәрә: — Ха-ха-ха! Гайнетдин абзый гаҗәпсенеп аңа карый. Нәрсә, күреп тә алдыңмыни? — Кемне? — Кемне түгел. Алмайны дим. — Күренәмени? — Әнә Алмай.— Гайнетдин абый дилбегәсен кулына алып, үрәчәгә менеп утырды — Әнә. наратлы тау башында элеккеге Алмай байларының ташпулатлары. Мәхмүт борылып алга карады Әйе шул.. Шул үзе. Шул ташпулатларга-урнашкан инде Алмай театры . Безнең театр. Кара баганалар... Иж күперен чыгып. Наратлы тауга менүгә, ат кинәт туктап калды. Гайнетдин абзый алга карап, беравык ничектер сәер кыяфәткә кереп, сүзсез торды. Йөзе тагы да карала төшеп, күзләрен төссез томан каплады. Аннан, ничектер азап белән, калын иреннәрен кыймылдатыр- кыймылдатмас кына пышылдап: — Ут төрткәннәр, ә...—дип сузып куйды. Бу сүзләр Мәхмүтнең тәнен электр тогы кебек куырып үтте, йөрәгенә ук булып кадалды. Ул беравык сүзсез калды, аннан бар көчен туплап чанадан сикереп төште дә сөртенүдән карга тезләнде. Аның каршында әле узган яз гына Хәбиб абыйсы белән карап йөргән таш сарай иде. Көзен Хәбиб абыйлары аны театр бинасы итеп үзгәртеп, барлык репетицияләрен шунда атып барулары, хәтта инде ул бинада берничә спектакль уйнаулары турында да язган иде. һәм менә каршында түбәтүшәмнәре янып җимерелгән. ишек-тәрәзәләре күмергә әйләнгән таш кыса Буш тәрәзә өлгеләре аркылы Иж тавы астына төшеп күмелә барган март кояшының кып-кызыл шәүләсе күңелгә куркынычлы шом сала. Кара-кучкыл кыса эчендә утырып калган мич морҗалары кара багана булып күккә текәлгәннәр Монда нәрсә булган? Яумы? Бөтен дөнья янып, адәм заты кырылып беткәнме әллә? Шомлы тынлык. Жил дә исми, чыбык та селкенми. Мәхмүт акрын гына башын күтәрә, күккә карый. Күктә караңгылык куера. Кара-кучкыл морҗалар кук караңгылыгына тоташалар. Буш тәрәзә өлгеләрендәге кызыл комач урынына караңгылык тула Тезләнгән җирендә оеп китә язган Мәхмүт көч-хәл белән торып аякка баса Йөзен юлның икенче ягына бора. Я. хода! Нәрсә бу? Каршы якта ике катлы агач йорт бар иде бит әле. Югарыда Хәбиб абыйлары һәм Әнвәр Кәримов квартирасы, аста кызлар һәм егетләр бүлмәсе. Мәхмүт тә шунда яшәргә тиеш иде. Ә хәзер? Хәзер ул йорт юк. Аның урынында янып күмергә әйләнгән бүрәнә башлары һәм морҗалар Янган чыршы кәүсәләре кебек корымлы. шәрә морҗалар Жил дә. давыл да юк. ә алар тирбәләләр шикелле... Мәхмүт! — Баскан урынында чайкалып, як-якка сөрлегә башлаган Мәхмутне култыгыннан эләктереп алып, чана башына китереп утыртты Гайнетдин абыйсы —Сиңа нәрсә булды? — Юк. юк. зарарсыз... Мин хәзер, хәзер... Шул вакыт кисәү агачлары, бүрәнә башлары өеме артыннан берәүнең тавышы ишетелде. Сез кемнәр, кая барышыгыз? Караса, янган йортның ишегалды түрендә, җиргә сеңеп бара торган тагы бер кечкенә кенә агач йорт бар икән. Шуның ишегеннән бер әбн чыгып боларга якынайды. — .Чонда килгән идек без, әртисләр янына,— дип, Гайнетдин абый кулларын җәеп әбигә сораулы караш ташлады - Юк шул инде алар Күрәсез, ни тамаша ясап ташладылар ♦ явызлар... < Мәхмүт кинәт айнып китте. з — Кемнәр? Кемнәраларны шулай итте?! < — Кем белгән аларны. Берсен тотканнар ди бугай инде. £ — Ә Хәбиб абый?.. ч — Бүлнистә ул. үлгәндә калды. Хәзер исән ди бугай инде. Сез S авылга барыгыз Ерактан киләсегез булса кирәк, күрәм, атыгыз да бик ± өшәнгән. Хәбибрахманның җәмәгате Рафига кызым хәзер авылда тора, х Әнә генә, моннан күренеп тора, каракаршы ике йорт. Ул сезгә бар- = сын да сөйләр. Мин бит аларның каравылчысы идем. Ярый әле, ходай 3 кушып, минемкуышым исән калды. « . to * * * ° Рафигаханым, тәрәзәдән күрепалуга, капка төбенә йөгереп чыкты ® — Килдегезме? Хәбиб абыегыз көтте инде сезне, көн саен көтте. 3 Ә мин, дөресен әйтим, ышанмаган идем Берәүләр безне ташлап киткән £ вакытта, икенчеләр киләме соң. дип уйладым — Хәбиб абыйның хәле ничек? — Кергәч, барсын да өйгә кергәч, сөйләрмен.— Ул капка төбендә басып торган яшь кенә бер чибәр кызга борылды: — Зәйтүнә, ач капканы. Кыска чәчле, кыска итәкле әлеге кыз өр-яңа урыс капканы төбенә кадәр ачты Ят ишегалдына керергә икеләнеп торган Гайнетдин абзыйны күреп, Рафига ханым атның йөгәненнән эләктереп алды да үзе җитәкләп алып керде. Ул арада түрдәге өйдән йорт хуҗасы үзе килеп чыкты Рафига ханым белән Зәйтүнә Мәхмүтне өйгә алып керделәр. Хуҗа кеше белән Гайнетдин абзый атны туарып җылы лапаска кертеп бәйләделәр, өстенә җәймә капладылар. — Суынсын бераз, соңыннан чыгып сугарырбыз, ашарына салырбыз,—дип, хуҗа кеше Гайнетдин абзыйны үз өенә җитәкләде Авылда кичке аш вакыты җиткәнлектән, Рафига ханымның самавыры кайнап чыккан, табыны әзер иде. Өйгә керү белән Мәхмүткә мич башыннан алып җылы киез итек бирделәр. Зәйтүнә аралыктан кечкенә ләгән чыгарып ишек төбенә куйды да. комганнан җылы су салып торды. Аннан табынга утырдылар. Өйгә кергәннән бирле Мәхмүт берничә мәртәбә Хәбиб абыйсының хәле һәм, гомумән, Алмайда ниләр булуы турында сорарга тырышып караса да Рафига ханым: «Соңыннан, барсы да соңыннан»,— дип ул турыда авыз да ачырмады Ерак юлдан туңып. ачыгып килгән кешенең күңелсез хәлләр сөйләп кәефен җибәрәсе килмәде булса кирәк. Алар Зәйтүнә белән икесе дә мөмкин кадәр шат күренергә тырыштылар. Аны хәзинәдә бары белән сыйладылар, шаярдылар. көлчеләр Ләкин боларның берсе дә Мәхмүтне юата алмады Әледән-әле аның күз алдына очлары күккә .ашкан шыксыз шәрә морҗалар килеп басты, баягы әбинең «үлгәндә калды Хәбибрахман» дигән сүзләре яңгырап торды. Аның тамагыннан ризык үтмәде Ахыр чиктә ул алдындагы тәлинкәсен читкә этәреп куйды да: «Тилмертмәгез мине, сөйләгез, зинһар»,— дип Рафига ханымның- күзләренә текәлде. Рафига ханым йөзен читкә борды. _ , __ Ярый тынычлан, хәзер сөилим Ә син бар, Зәйтүнә, әбидән кунакларга урын-җир алып чык-дип, үзе табынны җыярга тотынды. _ Безнең бит урын-җирләребезгә кадәр янып бетте. Зәйтүнә, бер кочак урын-җир күтәреп, чыгып та җиткән. — Лампаны да күтәрә төшсәң икән, Зәйтүнә. Күңелгә караңгылңк сирпеп утырмасын. Сез дә. әле сөйләмәс борын, калтырап төшмәг^ Алай куркырлык бернәрсә дә юк... Иң мөһиме — Х^биб абыегыз савыкты. бүген-иртәгә өйгә кайтырга тора, ә калганы бар да узгынчы. Бе? нең өчен көтелмәгән бернәрсә дә юк һәм булмады да. Без көтә идек аны. байтактан көтә идек —дип, сөйләп китте Рафига ханым. Рафига ханым хикәясе • Безнең Ал майга килеп урнашуыбызга атна-ун көн дә үтмәгәндер. Син безнең, әлеге шул янган йортның өске катындагы бүлмәбезне беләсең. Аның ян тәрәзәсе Иж күперенә төшә торган таш юлга карый. Узган елның март ахырлары иде Ләкин былтыргы яз көттереп килде. Көннәр салкын торды, чана юлы апрель урталарына кадәр өзелмәде. Төн уртасы җитеп килә иде. Без Хәбиб абыең белән, гадәт буенча, ярты төнгә кадәр укып ятканнан соң, утны сүндергән *идек. кинәт тышта, нәкъ безнең тәрәзә каршында мылтык шартлады. Сикереп торып тәрәзәгә ташландык. Карыйбыз, җигүле ат. чана үрәчәсенә менеп баскан алыптай зур гәүдә. Ул. тәрәзәдән безне күрүгә, кыска мылтык тоткан кулын күтәреп янә ике мәртәбә һавага атты да, икенче кулындагы төенчеген безнең тәрәзәгә таба ыргытып, атын чыбыркылый-чыбыркылый, Иж тавыннан түбәнгә төшеп юк булды. Без Хәбиб абыең белән берберебезнең күзләренә карап, нишләргә белмичә аптырап тордык. Аннан Хәбиб абыең: «Безгә нидер тапшыруы булды бу бәндәнең, төшеп алырга кирәк»,— дип киенә башлады. Ә мин әйтәм. нигә мылтык атты. дим. — Күрәсең, безне йоклый дип белгән, үзенчә хәбәр салуы.— дип ишеккә юнәлде Хәбиб абыең. Мин аның кулына килеп ябыштым. «Төшмә! Икенчесе ишек төбендә саклап торадыр, харап итәр»,— дим. «Булмаганны».— дип. кулын гына селтәде Хәбиб абыең. Әлеге кеше ташлап киткән төенчекне тиз генә алып та менде. Ак киндергә төреп, мунчала белән урап бәйләнгән, кечерәк кенә бер төенчек. Үзе шактый авыр. Утны яндырып төенчекне сүтеп карасак ни күзләребез белән күрик — яңа суйган яшь бозау башы! Суынырга да өлгермәгән хәтта. Парлары чыгып тора кебек. Мин куркуымнан кычкырып идәнгә сеңдем. Хәбиб абыең шаркылдап көлеп җибәрде. Ул һәрвакыт шулай: курку-шом, шик- шөбһәне. үзенчә көлеп тарата, шуның белән мине тынычландыра имеш. — Тукта, ачу китереп көлмә ичмасам, көләрлекме соң монда хәл?— дим. — Еларлык та түгел,—ди бу ' — Алайса әйт: кем иде ул һәм менә моны ничек аңларга? — Хәзер беләбез аны . Менә монда кош теле кадәр генә хат та язып тыкканнар. . Ул төенчек эченнән бөти кебегрәк бер нәрсә тартып чыгарды һәм кәгазь кисәгендәге сүзләрне укый башлады. «Мелла Хәбибрахман! Әгәр дә сез газиз башыгызның ышбу мәхлүк бозау башы кыяфәтенә керүен теләмәсәгез. һич кичекми үзегезнең шайтан өерен таратып, бу тирәдән бөтенләйгә китеп барыгыз. Тиздән бу йортның үз хуҗалары кайтачак, тиздән сезләрнең көне бетәчәк. Без һәр адымыгызны күзәтеп торамыз. Сез бу тирәдәге бер генә авылда да үзегезнең шәйтан вәсвәсәсен тарата алмаячаксыз. Сезнең һәр тамашагыз — бер баш торачак. Адәм башы бозау башы гына түгел — ул кыйммәтрәк. Сез ахмак имәс, шәт аңларсыз. Сезгә фәкать изгелек теләп, иске дустыгыз...» Хәбиб абыегыз хатны укып та бетермичә тәрәзәгә ташланды. — БУ бит ул!.. Шул үзе... — Кем? Шушы портның хуҗасы Баядан бирле хәтерли алмый баш ватам Кем булды соң әле бу, шундый таныш гәүдә, дим? Ә менә хатны укыгач Хәтерлисеңме, теге вакытта без синең белән шушы Иж буена килеп чатыр корган идек5 Хәтерләмимме соң? Бик хәтерлим. Гражданнар сугышының кызган чагЫ иде. Бу тирә аклар кулында. Без, Азии дивизиясенең политбүлеге * каршындагы театр труппасы, Әгерҗе тирәсендәге татар авылларында § спектакльләр куеп йөрибез Бер көнне Хәбиб абыең белән мине штабка з чакыртып алдылар Безнең бер концертны Азии үзе караган иде. Анда < без Хәбиб абыең белән чегәнчә парлы бию биедек. Азиннең башына | бер кызыклы фикер килгән: безне чегәннәр итеп киендереп, аклар тылы- на җибәрү! 5 Хәбиб абыең сакал-мыек ябыштырды, парик киде. Башында чегән- £ нәр генә кия торган кара киез эшләпә, өстендә озын җиңле, озын = итәкле кызыл сатин күлмәк, җиңсез кыска кара жилет, соры чикмән. = Киң шаравар балакларын биек үкчәле, ялтыравыклы күн итек куныч- 3 ларына тагып кигән. Коеп куйган чегән! Ә миңа инде киенеп тә тора- ♦ сы юк. Мин болай да чегән кызына охшаган идем. «Чегән арбасыннан ® төшеп калган татар кызы»,— дип үчеклиләр иде мине. ° Шул. киттек Ат арык, Хәбиб абыең арба артыннан, әледән-әле чөң- £ гергәләп. җәяү атлый, ә мин брезент бөркәвеч астында акрын гына тирбәлеп, йокымсырап барам Юлда ул-бу булмады. Берничә җирдә 3 акларның җайдаклы солдатлары туктатып сораштырып карадылар £ Имеш, каян киләсез, кая барасыз? Билгеле инде, чегән кая барсын? 3 Арып калган атын этеп-төртеп дигәндәй, үзенең алга киткән таборын куып бара. Документмы? Рәхим ит! Әле патша заманында ук губернатор үзе кул куйган... Бер генә' шәһәргә дә, бер генә авылга да кермәскә. Ягъни, читләтеп, әйләнеп узарга. Туктаган җирдә чатыр корып тәүлектән артык яшәмәскә. Туктаусыз алга барырга Ә кая барырга? Анысын губернатор үзе дә белми. Шул. әлеге Иж буена, аның Камага коя торган бугазының биек ярына туктап чатыр кордык. Көндезен елга өсте тыныч. Ә инде кич җитеп, караңгы төшкәч, аклар паром белән теге яктан бу якка гаскәр, корал күчерә. Безнең бурыч — шуларны санап тору һәм кайтып командованиега җиткерү. Караңгы төшү белән, Иж ярына урнашып, төн буе күзәтү алып бардык. Ә иртән, чатырны сүтеп атны гына җиккән идек, яныбызга зур гәүдәле, түгәрәк кара сакаллы бер татар килеп чыкты. Кыяфәтенә, киеменә караганда —бай кеше. Шәп киенгән, үзен хуҗаларча эре тота. Русча чиста сөйли бу: «Монда нишләдегез?» «Атыбыз арды, төн кундык». «Инде кая барасыз?» «Үзебезнең таборны эзләп барабыз», «һе, алай икән... Бу тирәдән бит, бернинди таборның да узганы булмады. Әйдә әле, меник әле тегендә...» «Кая?» «Әнә теге тау башындагы утарга». «Анда безгә ни калган?» «Бәлки калгандыр, әнә, офицер әфәнде үзе дәшә». _ Чыннан да, тау башында ак офицер басып тора иде Башка чара юк, Хәбиб абыең әлеге бай артыннан шунда юнәлде. Мин, «әткәй!» дип, елап аңа ташландым. Хәбиб елмаеп миңа күз кысты: «Елама, кызым, мин хәзер килермен, нишләтерләр алар минем шикелле хәерче чегәнне?»— диде дә әлеге кеше артыннан менеп китте. Мин акрын гына, бер агачтан икенчесенә поса-поса, алар артыннан тауга үрмәләдем. Хәбибне, әлеге шул без торган ике катлы йортка алып кереп киттеләр. Янәшә тирәдә адәм заты күренми Йорт эчендә дә хәрәкәт юк ' Күрәсең, йоклыйлар. Әле иртә, яктырып кына килә иде. Мин куркакурка йортка якынлаштым. Кинәт шул вакыт югары катның бакчага карый торган бер тәрәзәсе чылтырап коелды, тәрәзә рамнары артыннан Хәбиб үзе дә бакчага сикерде Мин бакча рәшәткәсенә ташландым. Хәбиб мине тиз генә рәшәткә аркылы күтәреп алды да, кулымнан җитәкләп эчкә, бакча түренә йөгерде. Түрдә бакча койма белән тотып алынган, ә койманың теге ягы урманга терәлгән Без тиз генә койма аркылы сикереп, урманга кереп югалдык Безнең арттан куучы кеше булмады Хәер, безне куарлык башка уяу кеше дә булмагандыр ул йортта Ә боларын Хәбиб абыёҢ берүзе дә хәл итә .. Әлеге шул югары катның без торган бүлмәсенй алып керәләр Хәбиб абыеңны Без утарга күчеп килгәч, таныш бүлмә, истәлекле, дип. шул бүлмәне сайлады ул Теге чактамы? Ишектән керүгә тегеләрнең якасыннан эләктереп ала да бу. берсен-берсенә китереп бәрә. Тегеләр «дык» итеп икесе ике стенага сеңәләр Эчке яктан ишекнең келәсен эләктерә дә бу. тәрәзәдән сикерә Апа нәрсә ике кеше? Галәмәт көчле иде ул Революциягә кадәр күчмә цирк труппасында акробатик этюдлар күрсәтеп йөри идек без аның белән. Туры килгәндә көрәшә дә иде ул циркта Шулай бервакыт. Сарытау шәһәрендә. Хаҗи Моратның үзе белән көрәште. Екты Хаҗи-Моратны Хәбиб абыең, тәки екты Ә инде революциядән сон Ижауда театр труппасы төзедек Шунда без өйләнештек тә. Аннан Азин дивизиясе һәм әлеге вакыйга. Хәбиб абыеңның хәтер капчыгы тирән бит аның Тәки шул Алмай утарының элеккеге хуҗасы булып чыкты теге былтыр безгә мылтык белән янап, бозау башы ташлап киткән төнге олаучы Сөргеннән качып кайткан Бер ел буе шактый шом салды инде ул бу тирәгә, явыз. Шактый этлек эшләде. Үзе түгел. Ялчыларыннан эшләтә. Үзе. каядыр яшеренеп, тирә-якка коткы салып ятты Ялчылары аша колхозга керүчеләрне өркетүме дисең, авыл активларына, комсомолларга почмактан һөҗүм итүме дисең, берсеннән дә чирканмадылар. Ә безнең артисткаларыбыз белән ниләр генә кыланмадылар алар. Почмак яктан Зәйтүнә кинәт калтыравыклы аваз салды: — Апа! — Синең турыда түгел, юк. юк. Теге узган ел Әнвәр алып килгән ике кыз турында әйтәм әле. Төннә спектакльдән кайтып яткач, фатирларына бәреп керәләр дә. Кызлар бирешми, әлбәттә: тешләшәләр, тырнашалар, каравыл кычкыралар Хуҗа хатын почмак тәрәзәсен алып урамга чыга Авыл яшьләре килеп җиткәндә тегеләр инде качып өлгерәләр Кызларның бит-куллары җәрәхәтләнгән, тәннәре-күгәреп, киемнәре ертылып беткән була Ә икенче көнне кич. күрше авылга баргач, спектакльгә җыелган халык яныннан ниндидер билгесез бәндәләр мыскыллы такмаклар җырлап узалар: ӘрТИскәнен кочагы. Кичләрен кайнар чагы Тан алдыннан суына. Сокга калма - шул гына' Такмакчылар җиңел кошовкага төялгән булалар Авыл яшьләре, артларыннан куып карасалар да. тота алмыйлар Шул хурлыкка түзә алмыйча, әлеге ике кыз театрны ташлап китәргә мәҗбүр булдылар Әйбәт кызлар иде. талантлы кызлар, саф кызлар Театрны ташлап китәрлек сәбәп тә юк иде шикелле Киттеләр. Ә менә безнең Зәйтүнә... Почмак якта Зәйтүнә өзгәләнеп пышылдады Апа-а! Юк. юк. Әнвәрне әйтәм мин Әнвәрнең үзен. Элгәндә калды бит Ул керәсе мунчаның миченә тавык тизәге салганнар Көчкә коткардык. Инде килеп менә бу соңгы хәл: февральнең соңгы төне иде Коточкыч җил. буран, давыл Без айдан артык авылларда спектакльләр куеп йөреп, батып-чумып. туңып-өшеп кайтып кына төшкән идек ул кичне. Ерактан кайттык, арылган-ватылган. Шунлыктан бернәрсә сизми йоклаганбыз. Ә алар, башта ике бинага да чиләкләп керосин сибеп чыкканнар, аннан ут төрткәннәр. Бе» уянганда каршы як бинаның түбәсе янып, җимерелеп төшкән иде инде Безнең йортның тәрәзә пыялалары шартлап, өйгә төтен бәреп керә oaui.idi.iii иде Шунлыктан бернәрсәбезне дә ала алмыйча, өстебезгә nit очраса, шуны эләктереп тышка ташландык Хәбиб абыең белән Әнвәр һәм тагы нке егетебез башта безне, хатын-кызларны, ут эченнән урамга төртеп төртеп чыгардылар. Аннары Хәбиб абыең килеп чыкты Аның ♦ килеп чыгуы булды, якында гына мылтык шартлады Нәкъ узган 5 елдагы кебек шартлады. Хәбиб абыең чайкалып көрткә ауды. Мин | кычкырып аңа ташландым Ишектән Әнвәр белән теге ике егет килеп « чыктылар Алар чоландагы әйберләрне ташымакчы булганнар икән. Ләкин | өйалды түшәме янып өсләренә җимерелеп төшкән, киемнәренә ут капкан Карда ауныйлар, бер-берсенә кар сибәләр Мин. «Хәбиб абыегыз үлә 5 бит»,— дип кычкырдым Шунда алар Хәбибне, кайсыдыр эләктереп чык- г кан бер толыпка урап, читкә сөйрәделәр Тирә-юньгә утлы кисәү башлары = сибелә Ә Хәбиб абыегез кычкыра: «Минем белән маташмагыз, костюм- J нарны театрның костюмнарын коткарыгыз!» — ди. Каршы як бинаның 3 складында безнең еллар буе җыеп килгән төрле костюмнар, реквизит, ♦ бутафория әйберләре саклана иде Ләкин кая ул' Безнең ул складыбыз = янып бетә язган иде инде. Күп тә үтмәде, җигүле атлар белән Алмайдан J янгын сүндерүчеләр, авыл советы һәм колхоз җитәкчеләре, комсомол- * яшьләр килеп җиттеләр. Беренче атка Хәбиб абыең белән мине утыртыл ” больницага алып киттеләр. 3 Бәхеткә күрә, больница якын булды. Элеккеге больница шушы Г Алмайдан бер генә чакрымда икән. Алып керүгә Хәбиб абыеңны операция j өстәленә салдылар. Ядрә сул иңбашын үтеп чыккан Сөяккә тимәгән, тик менә нервы тамыры гына. Төзәлә инде бәгырькәем, сул кулы гына әлегә хәрәкәтләнми. Менә иртән янына барырбыз Ә теге явызларны берәм-берәм тотып утыртып бетерделәр. Барлыгы алты кеше булган Хәбиб абыегызга шул Алмай утарының элеккеге хуҗасы үзе аткан Шушы көннәрдә районда судлары булачак. Хәбиб абыегызның больницадан чыкканын гына көтәләр Ярый, йоклагыз, арыттым бугай мин сезне. Минем хикәямнең сөйләргә яраганы шуның белән тәмам. * • • Ә сөйләргә ярамаганы? Анысы да бармы? Ләкин инде Мәхмүт анысын сорап борчымады. Сөйләргә яраса, бер сөйләр, ярамаса, үзендә калыр. Ә хәзер йокларга кирәк Алар Гайнетдин абыйсы белән икесе түрдәге агач караватка менеп яттылар. Рафига ханым утны сүндереп, почмак якка. Зәйтунә янына чыгып ятты. Ләкин берсенең дә күзенә йокы кермәде. Шундый коточкыч хәлләрне күз алдыннан кичергәннең соңында ничек йокламак кирәк? Сизә Мәхмүт. Гайнетдин абыйсы да йоклый алмый ята. Бер яктан икенче якка әйләнә, көрсенә. Аннан Мәхмүтнең колагына VK пышылдап: Дөньяда сезнең Хәбиб абыегыз шикелле кешеләр дә буламыни? — дип куя _ Була. Үзләренең гомерләрен олы максатка — халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган кешеләр әнә шундый була. Гайнетдин абый' ’ Иртән таң белән тордылар. Гайнетдин абзый кайтып китәргә әзерләнде Рафига ханым белән Мәхмүт больницага барырга җыендылар Ләкин Гайнетдин абзый атын җигеп, толыпларын алырга кергәч, чыгып китәргә теләмәгәндәй түбән карап, бер урында таптанып торды — Нәрсә. Гайнетдин абый, әйтер сүзең бар иде мәллә? — Бар иде шул... — Әйт. әйт. тарсынма. — Әгәр мөмкин булса.. Әгәр яраса, мине дә алып бармассыз микән бүлнискә? Шул кешене бер күрәсем килә. Мәхмүт Рафига ханымга карады. — Мөмкин, ник мөмкин булмасын, әйдәгез, рәхим итегез Безнең Хәбиб кече күңелле кеше ул. Кешеләрне ярата Сезне күргәч ул бик шатланачак, әйдәгез' — диде. Алар Гайнетдин абзый атына уть1рып больницага киттеләр. Больница коридорында аларны Хәбиб агалары көтеп тора иде инде. Ул шифаханә киемнәрен салган Өстендә өр-яңа френч, галәфи чалбар, аякларында хром итекләр, башында фуражка, билендә киң каеш Рафига ханым, аны бу кыяфәттә күргәч, аптырап калды — Син нәрсә, комиссар булдың мәллә? — Булырсың, дөнья булгач, комиссар да булырсың. Райбашкарма председателе үзе җибәргән. Күн тужуркасы да бар әле. — Рәхмәт төшкере Безне дә бит башкарма комитет киендерде. Барыбыз да яланөс калган идек бит. Ә теге куркаклар Театрны шушы хәлдә ташлап китү . Башыма сыймый. — Ярын, алар турында соңыннан — Хәбиб ишек төбендә таптанып торган Мәхмүткә борылды — Килеп життең? Мин сиңа ышанган идем . Ашманскийның энесе килер, ул килми калырга тиеш түгел дип ышанган идем Ышанычымны акладың, рәхмәт! — Ул сыңар кулы белән Мәхмүтнең иңбашыннан кочаклап алды, аннан Гайнетдин абзыйга борылды — Ә бу иптәшне кем дип беләбез? — Бу... бу минем... Гайнетдин абый.— дип. ань! кулыннан алып алга чыгарды Мәхмүт — Ә-ә-ә. Гайнетдин! Гайнетдин шушы буламыни инде? Беләм, беләм, бик беләм! Безгә сезнең турыда Мәхмүт язган иде — Ул Гайнетдин абзыйның кулын кысты.— Кем икәнен, нинди милләттән, дусмы- дошманмы икәнен белми торып кешенең тормышын коткарып калу, бу — бик күркәм сыйфат Рәхмәт. Сез әйтеп бетергесез изгелек эшләгәнсез. Сез китмисездер бит әле? — Китәм Минем инде китеп барышым Миңа һич тоткарланырга ярамый Юл бетә Сезне күрәсем килеп кенә монда сугылдым әле. Менә сез нинди икәнсез . — Ә сез нинди дип уйлаган идегез? — Ниндидер бөтенләй башка төрле кеше итеп күз алдыма кигергән идем. Ә сез. әнә. гап-гади кеше икәнсез Нәкъ үзебезнең кеше. Әйдәгез, мин сезне өегезгә кайтарып куйыйм да... Хәбиб Шәрәпов больница хезмәткәрләренең барысы белән дә берәм- берәм кул биреп курешеп чыкты, аларга эчкерсез зур рәхмәтен белдереп баш иде Алар барысы да капка төбеннән кул болгап, озатып калдылар. Өйләренә кайтып җиткәч. Гайнетдин абзый белән тагы кабат-кабат рәхмәтләр әйтеп саубуллаштылар Мәхмүт Гайнетдин абыйсын басу капкасына кадәр озата барды. Басу капкасы төбендә Гайнетдин абзый атын туктатып, чанасыннан төште дә. Мәхмүтне кочаклап алды. — Нәрсә, каласыңмыни инде? — Калам. Гайнетдин абзый Гайнетдин абзыйның күзләрендә яшь иде — Бигрәкләр дә явыз кыланганнар бит Тагы әллә ниләр булмагае. — Булмас. Гайнетдин абый, тыныч бул. Барсын да кулга алып бетергәннәр бит инде. Шушы көннәрдә Судлары булачак, ди. — Суд белән генә калырга түгел, атарга кирәк аларны. атарга! Ярый, сау бул. авырга килерлек булса, туры үзебезгә кайт. Габделбәрләр белән бергә эшләрсең, чакырып калды бит Ә мин инде. Мәхмүт туган, шушындый заманда ат койрыгына тагылып, кибәк суырып йөрмәм, ничу. кайтам да колхозга гариза бирәм, менә шул! Ул соңгы кабат Мәхмүтне кочып, күкрәгенә кысты да, чанасына утырып китеп тә барды. Мәхмүт, басу капкасы төбендә, ерагая барган олаучы чанасына карап бик озак басып торды Биштәр аскан дүрт җәяүле Әле апрель башы гына булуга .карамастан, котырып яз килә. Кояш, күк гөмбәзе түбәсеннән торып, үзенен алтын нурларын сибә. Ул нурлар басу карларын кәрәзләндереп эретә Кардан арынган басу калкулык- * ларыннан акрын гына төтенсыман сыек пар күтәрелә. Басу сыртыннан < олы юл үтә. Кыш буе тапталып тыгызланган, инде бозга әверелгән = юл кары гына яз кояшына бирешми. Ул, тимер юл полотносы кебек, и буйдан-буйга ялтырап ята. Шул тегәржеп кебек сузылган ялтыравыклы £ юлдан дүрт җәяүле бара. Алда ике ир һәм арттарак ике хатын-кыз. * Алар, ничектер сизелер-сизелмәс бөкрәя төшеп, авыр биштәрләр асканнар § Дүртесе дә таякка таянган. Ашыкмыйча гына, әледән-әле таяклары * белән юлга төрткәләп, аның ныграк һәм катырак урыннарын сайлап. £ акрын гына баралар да баралар. 2 Алмай театры янгач, Татарстан Мәгариф халык комиссариатыннан ~ Хәбиб Шәрәпов исеменә хат килеп төште: театрны Кама аръягындагы ~ районнарның берсенә күчерергә. Тәгаен кайсы районга икәнен театр, а урындагы шартлардан чыгып, үзе хәл кылырга тиеш. Менә хәзер «театр», о эшләр өчен үзенә уңайлы шартлар булдыра алырлык урын эзләп, язгы > кар суларын ера-ера бара да бара Бара торгач арып, юл читендәге * түмгәккә биштәрләрен куеп, ял итәргә утыралар. Хәбиб агалары, аларның g күңелен күтәрү өчен, шундук сүзгә керешә: »- — Менә сез, артистлар, дөресен генә әйтегез әле: нәрсә ул театр? — i Билгеле инде, Хәбиб агаларыннан узып, бу сорауга берсе дә жавап - бирергә ашыкмый. Шуннан соң Хәбиб агалары үтә житди кыяфәткә кереп, үз соравына үзе жавап бирә: — Театр ул таякка таянган дүрт адәм, дүрт биштәр., менә шулай эшләр, тора-бара нишләр,—дип, сүзен шаярту белән тәмамлый. Барсы да рәхәтләнеп бер көлеп алалар. — Зарар юк.— ди Хәбиб агалары,—моннан авыррак хәлләргә дә төшкән бар, моны гына жиңәрбез. Тик минем, шушы хәлләрдән куркып, театрны ташлап киткән егетләребезгә, кызларыбызга йөрәгем әрни Мин бит аларга ышанган идем. Ә театр таралмас. Театр булыр' Театр тагы да зуррак һәм көчлерәк булып оешыр Моңа Хәбиб агаларының ышанычы зур һәм шул ышанычны ул Мәхмүт белән Зәйтүнәгә дә сеңдерергә тырыша. Хәер, ул алардан шикләнми. Аларга ышана. Шулай булмаганда, шушы язгы пычракны ерып, аның артыннан барыр идемени алар? Ару-талуга һәм ачыгуга карамастан, нык ышаныч белән баралар. — Минем биштәремдә бер умачлык он калды. Бүген кич. кунарга туктаган авылда, шуны тугылап ашарбыз да. аннан без нишлибез инде, балалар? — Хәбиб Шәрәпов сынау катыш караш белән Мәхмүткә текәлде. — Ничек, нишлибез? Авылга тукталабыз, дисез бит. Ул авылның кешеләре бардыр бит? Ә без дүрт кенә бөртек булсак та, «театр». Нәрсә булса да эшләрбез. — Дөрес, энем Мәхмүт. Дөрес сукалыйсың! Синең белән яшәп була. Хәзер мин үземнең хәтер жәгърәфиямне күз алдыма жәеп карадым да. шундый фикергә килдем безгә хәзер, алдыбызда торган ур сыртына менеп житкәч, олы юлдан сулга борылырга кирәк. Дүрт чакрым баргач, Ык буенда зур гына бер Өчнарат дигән авыл бар. Мин бит бу тирәнең аркылысын-буйга үткән кеше. Мине беләләр Бу ген Өчнаратта кунарбыз да. иртәгесен көне 6ve программа әзерләп, кичен концерт бирербез. ’ _ Нинди концерт’ — дип сүзгә катнашты Рафига ханым,— Концерт өчен музыка коралыбыз да юк бит хәзер — Булыр. Өчнаратта минем таныш мастерым бар. Гармун ясаучы Анда нәрсә булса да булмый калмас Күңелегезне төшермәгез, башыгызны югары күтәрегез, без бит артистлар, ниһаять. Киттек! Биштәр аскан дүрт жәяүле — дүрт артист, дүрт хыялый — язгы сулар ерып, Өчнаратка якынаеп килә. Кич җиткән Ә юлчылар, Ык буеның кичке матурлыгына да дикъкать итми, моржалардан чыккан төтен белән тирә-юньгә таралып, борыннарны кытыклап кергән тәмле аш исләрен дә сизмичә, атлыйлар да атлыйлар. Аларның уенда, хыялында — фәкать иртәгесе көн. Иртәгә буласы кичә, иртәгә буласы концерт. Ничек итёһ шуны оештырырга да, ничек итеп халык алдында йөзгә кызыллык китермичә, шуны ерып чыгарга?! Яңа йортның иске кешеләре Өчнарат аларны хуп күреп каршы алды. Авыл советы председателе — Латыйпов дигән кеше — Хәбибнең Азин дивизиясе буенча сугышчан дусты булып чыкты Алар кочаклашып күрештеләр. Рафига ханым да читтә калмады Ул да Латыйповны яхшы белә икән Латыйпов аларны шунда ук үзенә алып китәргә, мунча ягып кунак итәргә булды. Ләкин Шәрәпов гафу үтенеп, аның тәкъдимен кире какты. Үзләренең хәзерге хәлен, Өчнаратта ни өчен тукталуларын һәм иртәгә булачак кичәнең программасын әзерләү өчен нинди дә булса бер аулаграк, тынычрак урын табып бирүләрен сорады. Мунчаны да иртәгә ягуларын үтенде. Шуннан соң Латыйпов, Өчнарат колхозы председателен — әле күптән түгел генә армиядән кайтып эшли башлаган Хәйри исемле егетне чакыртты. Алар шундый фикергә килделәр: бу дүрт кешелек коллективны Мохтар картка урнаштырырга. Мохтар картның ишегалды түрендә, бакча эчендә зур, кара-каршы ике йорт. 15-16 яшьлек кызы белән икесе генә эчтәге аш өендә торалар икән. Ә түр өй — кунак өе буш тора. Аннан килеп, булыр дигән фикер әйтте Хәйри. Чөнки, яшерен-батырын түгел, хәзергесе көндә колхоз амбарында язгы чәчүгә дип әзерләп куйган чәчүлек орлыгыннан башка нәрсә юк Ә кунакларга икмәк, он, ит-май дигән нәрсәләр кирәк булачак Мохтар карт, әлбәттә, колхозның уңышын җыеп алгач кире кайтарып бирү шарты белән, кунакларны кирәк кадәр үзе тәэмин итәчәк. Итми хәле юк. Чөнки ул бүгенгесе көндә авылның иң бай кешеләреннән берсе Тирә-юньдә дан тоткан су тегермәне хуҗасы. Узган ел, авылның башка кулаклары белән бергә Солавкига сөрергә торганда гына, аның хатыны үлеп китте. Егерме беренче ачлык елында алган яшь хатыны. Мохтар карт яшь хатынның иярә килгән кызы Гөлбану белән япа-ялгыз кала. Шуннан соң авыл халкы, инде җитмешкә җиткән ялгыз картны кызганып, халыктан имза җыеп, аны сөргеннән алып кала Мохтар картның урыны да тыныч. Авылдан читтә, су буенда, колхоз тегермәне янында. Ә Мохтар карт шул үзенең элеккеге тегермәнендә каравылчы вазифасын үти Тегермән хәзергә эшләми Юл өзеге булганлыктан, тегермәнгә килүче юк. Теләсәң ничек һәм теләсәң ни кадәр уйна, җырла, бие Кыскасы, никадәр кирәк, шул кадәр репетиция үткәр. Кирәк икән төне буе Мохтар карт ишетмәячәк, ул эчке өйдә. Өстәвенә колакка да саграк. Ә кызы Кызы шат кына булачак. Гөлбану кебек яшүсмер кызга жыр-гармун булса, ул биеп кенә йөриячәк Еракта, елганың борылып киткән җирендәге таллыкта, тегермән сыман нәрсә күренде. Шул тегермән янындарак бер йорт та бар шикелле Бер-берсенә карашып алдылар да, капкага юнәлделәр Латыйпов капканы акрын гына ачты да, «керегез» дип, ымлап, эчкәре узды Барсы да берәм- берәм ишегалдына керделәр. Ишегалды түрендә кара-каршы ике өйне зур өйалды тоташтыра Өйалды эченнән сулык-сулык елаган кыз бала тавышы ишетелә Гармун тоткан яшь кенә бер егет өйалды ишегенең түбәндәге — мәчеләр кереп-чыгып йөрү өчен калдырылган тишегенә иелеп, эчтәге кызны юата: — Гөлбану, елама Елап ни файда? Үләргә дә кирәкми. Үлдең — бар да бетте дигән сүз. Шушы яшеңнән кара гүргә кереп ятарга җүләрменн син? Әнә, кара, дөнья нинди матур Яз килә, яз! Агачлар бөреләнә Су буендагы таллар песи чыгарганнар Әнә, өй түбәсендә пар сыерчык гөрләшә. Безнең дә шул сыерчыклар шикелле гөрләшеп яшәр чагыбыз бит, Гөлбану һәм яшәрбез дә! Мин сине беркемгә дә бирмим Менә хәзер лом белән ишекне каерып ачам да Эчтән өзгәләнеп кычкырган тавыш ишетелде: — Кирәкми Кайтып керсә ул мине үтерәчәк. — Тиеп кенә карасын Мин анымы? Мин ул кулакны... Узган ел шуңа имзамны бирдем бит мин, җүләр. Сине кызганып, сине дә аның белән бергә сөрерләр дип курыктым. Ә хәзер... Хәзер инде мин аның батрагы түгел Хәзер мин аның бугазыннан алачакмын. — Кирәкми, Рәхи-мул-ла! — Ни хакы бар аның сине ялгызыңны бикләп китәргә? Рәхимулла лом эзләп лапаска ташланды һәм шулвакыт өй почмагына поскан Латыйповны-күреп алды. — Коткарыгыз, коткарыгыз аны тизрәк, ул үз-үзенә кул салмакчы. . Латыйпов, күз ачып йомганчы, лом белән ишекнең йозагын каерып ташлады. Аның артыннан Рәхимулла, Хәйри, Мәхмүт өйалдына бәреп керделәр. Андагы кыз, куркып, караңгы почмакка сеңде — Килмәгез, якын килмәгез! — КурыкМа, кызым! — Китегез, миңа тынычлап үләргә ирек бирегез! — Ни сөйлисең син, җүләр! Совет власте кешегә үләргә юл куямыни? Совет власте сиңа яшәргә ирек биргән. Тукта хәзер үк елаудан! Рафига белән Зәйтүнә әлеге кызны җитәкләп эчке өйгә алып кереп киттеләр Латыйпов, түрдәге кунак өенең ишеген ачып, Шәрәповка мөрәҗәгать итте: — Менә ул сезгә тәкъдим иткән өй... Әйдәгез, керегез әле бирегә. Шәрәпов ачык ишекнең бусагасында туктап калып, эчкә күз салды: менә ичмасам кунак өе дисәң дә, кунак өе. Искиткеч чиста, зур. Стеналары сап-сары. Идәндә зур келәм Идән уртасында түгәрәк өстәл Өстәл әйләнәсендә затлы урындыклар Бер почмакта ялтыравыклы кафель плитәләр ябыштырылган түгәрәк галанка миче. — Әйдә, узыгыз, тартынмагыз. — Мин кереп тормыйм, хуҗа өйдә булмагач, миңа ашау-эчү мәсьәләсен хәл кылырга кирәк,— дип, колхоз председателе Хәйри китә башлады. — Тукта, бергә барабыз,— дип Латыйпов аны туктатты да, Рәхимуллага борылды —Әйт әле, монда нинди театр уйный идегез? — Әгәр сез килеп чыкмасагыз, була иде монда театр. — Мохтар карт үзе кая? Ул нигә кызын бикләп киткән? — Кызы Хатыны итәргә йөри ул аны, әгәр беләсең килсә. Кайчаннан бирле беркая чьи армый өендә бикләп асрый. Ә Гөлбану әнә елый да елый, аның хатыны булганчы мин асылынып үләм, ди. — Ә нигә шуны белә торып, безгә — авыл советына хәбәр итмәдең? — Мин үзем дә аны бүген генә белдем. Мохтар карт киткәч кенә. Үзе өйдә вакытта ул мине бу тирәгә якын да җибәрми — Ә үзе кая киткән соң? — Күрше авылга. Имеш, күрше авыл мулласын алып килеп никах укыта да, шуның белән вәссәләм — Ашыкма, энем, алай гына булмый ул хәзер. Монда бит власть бар, совет власте Килеп карасын мулласы властьтан узып Шәрәпов Мәхмүтнең иңеннән алды. — Менә, Мәхмүт, сиңа әзер тема. Әйдә, аякларыңны сал да, әнә түрдәге өстәлгә утырып яза башла. Скетчмы дип әйтим, бер пәрдәлек драмамы Тик трагедиягә генә барып җитмәсен Ике гашыйк, бер золым Ләкин хәзерге гашыйклар золымны җиңәргә тиешләр Башта Гөлбану- ның үзен чакырып сөйләт — үткәнен, хәзергесен, киләчәк хыялларын. Аңладыңмы? — Аңладым да... — Ач карынга бик аңлашылып та бетмәс. Әйдә, Хәйри, без тиз генә ашау-эчү мәсьәләсен хәл кылыйк,— дип Латыйпов аш өенең ишеген барып ачты.— Кызым, Гөлбану, бу апалар-абыйлар безнең авылның зур кунаклары булалар. Әртистләр алар Иртәгә аларның театрын син дә карарсың. Сезнең кунак өе вакытлыча алар карамагына тапшырыла. Хәзер без ит, май, йомырка, он китерербез. Ә син күп итеп бәрәңге пешер. Бармы бәрәңгегез? То-то. Мохтар карт кайтса, туп-туры миңа җибәр Авыл советына Аның белән мин үзем сөйләшермен. Әйдә, Хәйри, киттек. — Мин дә сезнең белән... — Арыган килеш йөрмә инде син, Хәбиб дус. — Минем арырга хакым юк. Миңа гармун ясаучы Хәкимулланы күрергә кирәк. — Минем абыйнымы? Әйдәгез, үзем алып барам. Иңенә гармун аскан яшь егет Рәхимулла — гармун ясаучы Хәкимулланың туганнан туган энесе булып чыкты. Мәхмүт кулында — каләм... Мохтар картның аш өендә хатын-кызлар мәш килә иде. Ярып пешергән ярмалы бәрәңге тирә-юньгә тәмле ис бөркеп тора Ашъяулыкта зур бөтен икмәк, коштабакта кушуч-кушуч итеп йомарланган ике кисәк ак май Хәбиб агаларының ишектән керүгә авызы колакларына җитте. Борынны бәреп кергән бәрәңге исе тамак төбен кытыклап алды. Кинәт аның күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп киткән сыман булды. Ләкин ул бу хәлен сиздермәскә тырышып, мөмкин кадәр көр тавыш белән: — һооо-о-о! Никадәр нигъмәт! Кай арада һәм ничек итеп? — дип, Рафига ханымга мөрәҗәгать итте. — Менә Гөлбану сеңел инде. Кулында ут уйный. Бер кулы белән сәке астыннан бәрәңге чүпләп, икенче кулы белән аны шунда ук юып, ярып казанга салып торды. Икмәк белән майны Хәйри китертте. Ит, күкәй һәм он күтәреп Латыйпов үзе килеп җитте. Аныкына тимәдек. Аны Гөлбану чоланга чыгарып бикләде. Иртәгә иртән коймак изәрбез, күкәй тәбәсе пешерербез. Шулай бит. Гөлбану акыллым? Гөлбану оялып башын түбән иде. Шәрәпов килеп аның иңеннән сыйпады: — Рәхмәт, сеңелем, игелек күр/бәхетле бул. Рафига ханым учак алдыннан җылы су салган комганны алып аралыктагы ләгәнгә илтеп куйды. — Әйдә, кулыңны ю да табынга утыр. — Утыр дип, күрәсез бит — мин үзем генә түгел,— ул ишек төбендә басып торган Рәхимулланың кулыннан алып түргә этәрде.— Таныш булыгыз, безнең яшь артистыбыз Рәхимулла Әкбәров. — Шулаймыни! Нигә аны башта ук әйтмәдең? Әйдә, әйдә, энем, рәхим ит, төкле аягың белән! Зәйтүнә, ал кулындагы әйберләрен, урнаштыр Рафига ханым белән Зәйтүнә Рәхимулланы икесе ике яктан чишендерергә, әйберләрен урнаштырырга керештеләр. Шул арада Шәрәпов кулларын юып табынга килеп утырды. — Кая соң. нигә Мәхмүт утырмый? — Мәхмүттән язучы ясагансың бит үзең. Син киткәннән бирле теге өйдә башын да күтәрмичә пьеса язып утыра Ашарына да шунда гына чыгарып бирдек. — Башыңа төшсә, башмакчы буласың, ди. Иртәгә кичкә репертуар кирәк Кем язып бирә аны безгә, техникум бетергән башы белән бер төндә ул да язмагач Өстәвенә әзер сюжет туры килде. Прототиплары янында гына, сорашсын, сөйләтсен. Әйдә, Рәхимулла, менә минем яныма утырып аша да, аннан Мәхмүт янына керерсең >1 — Прототипларның берсе каршы бит әнә Мәхмүт чакырган иде дә, ♦ якын да бармады. Язмагыз, ди. 5 Шулвакыт почмактан Гөлбану аваз салды 5 — Юк, юк. язмагыз’ Яза күрмәгез, абый! Минем турыда язып < мәсхәрә итә күрмәгез мине. Аннан соң мин кеше күзенә ничек күренермен? * — Кем әйтте әле аны, синең турыда яза дип? Кил әйдә, утыр =; табынга, менә, Рәхимулла янына утыр Ул сиңа аңлатыр. S Рәхимулла исемен ишеткәч, Гөлбану кычкырып ук елап казан артын- ± дагы аралыкка кереп китте. Рәхимулла табыннан торыл аның янына х килде. Аралыкта Гөлбану өзгәләнде: = — Кит, кит. якын килмә! Бар әнә, артистларың белән кит! ■ Ах, менә ничек?.. Кем әйтмешли, имәндә икән чикләвек. ♦ Табындагылар бер-берсенә караштылар. Хата киткән Хаталык « Шәрәповның үзендә булган. Төзәтергә, хәзер үк төзәтергә кирәк. Шәрәпов ° табыннан торып аралыкка килде. Аралык авызында ни дип әйтергә * дә белмичә бер урында таптанып торган Рәхимулланың кулыннан алып, « алгы якка чыгарды да, үзе аралык түрендәге почмакка сеңгән Гөлбануның 3 янына кереп, аның чәчләреннән сыпырып юатырга тотынды £ — Кем әйтте әле аны сиңа, Рәхимулла үзе генә китә дип5 Без 3 бит аның белән болай сөйләштек...— Ул Рәхимуллага борылып күз кысты.— Без Рәхимулланы театрга синең белән бергә алабыз Ул безнең белән син китсәң генә китә. Ул бу турыда синең белән сөйләшергә, сине безнең театрның артисткасы булып китәргә үгетләргә тиеш иде. Син нәрсә. Рәхимулла, Гөлбануга бу турыда әйтмәдең? Ай-яйяй, егет! Гөлбану — син безнең театрның артисткасы булып китәргә ризамы? Гөлбану, балаларча көрсенеп, яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп алды. — Артисткасы ук дип инде... — Нигә? Без сине укытырбыз, өйрәтербез. Син ни дә булса беләсеңдер бит? Гөлбану нәрсә дип әйтергә дә белми аптырап торганда, Рәхимулла аңа ярдәмгә килде. — Жырлый ул, Хәбибрахман абый, бик матур җырлый Аның кебек җырлаучы безнең авылда юк Ул «Галнябану»ны былтыр безгә килгән артистлардан яхшырак җырлый. — Менә бик яхшы. «Галиябану»ны куярбыз. Берегез Галиябануны, берегез Хәлилне уйнарсыз — Бии дә әле ул. Хәбибрахман абый, узган жәй сабан туенда шундый биеде, бөтен авыл шаккатты,— дип өстәде Рәхимулла. — Биисең дәме? Анысын кайда өйрәндең тагы? Гөлбану, Рәхимуллага карап алып, кыюлана төште — Үзебезнең лапаста. Әни исән чакта кубыз уйнап торып өйрәтә иде,— дип жавап бирде — Менә шәп, менә әйбәт! Сиңа ничә яшь әле? — Уналты, көзгә уналты тула,— диде Гөлбану. — Менә, бик әйбәт. Көз көне үзеңә паспорт алып бирербез. Ә хәзер — Ул Гөлбануны житәкләл түргә алып чыкты —Ягез, дусларым, тәбрик итегез үзен Булачак артистка Гөлбануны тәбрик итегез һәм бүгеннән, менә шушы минуттан, үзегезнең арагызга алыгыз. — Төкле аягың белән! Гөлбану куркып тәрәзәгә карады. «Шулай дисез дә, бит Әгәр дә ул кайтып керсә?» — дигән шомлы уй йөгерде аның башына . Ә ул, чыннан да, кайткан иде. Өйдәге бу тамашаны бакча тәрәзәсенең түбән өлгесе аша күзәтеп тора иде Мохтар карт. Аның гәүдәсе калтырый, тешләре тешкә тия, йодрыклары үзләреннән-үзләре йомар, ланалар. Нишләргә? Нигездәге ташны алып тәрәзәгә бәрергәме? Туфраксага яшерелгән ике көпшәле ау мылтыгын алып, барсын да кырып салыргамы? Өйалды ишегенә тыштан йозак салып, өйгә ут төртергәме? Юк, боларның берсе дә ярамый. Ахмаклык. Тәрәзәдән таш бәреп нишлисең? Күп дигәндә шул кире беткән кызның күзен чыгарырсың. Аннан үзеңне тотып алырлар да бәйләп озатырлар. Ау мылтыгын ничек алырга? Туфраксага өйалдыннан менәргә кирәк, ә өйалды ишеге эчтән бикле. Ут төртеп ни файда? Алар тере кешеләр бит. Тәрәзәләрне бәреп булса да чыгачаклар Ә синең өең яна да бетә — вәссәлам! Юк, боларның берсе дә ярамый. Акыл белән эш итәргә кирәк, салкын баш белән. Кайнарланып үз-үзеңне генә пешерәсең, бары шул Анда кереп күренергә дә ярамый, монда туңып торудан да мәгънә юк. Җелекләренә кадәр суык үтте аның. Ни гомер тора бит инде ул шушы чия төбендә. Ул күрше авылдан кайтканда караңгыланып кына килә иде әле. Күрше авылда да юлы уңмады. Күрше авыл мулласы да шүрләде. Имеш, башта авыл советында язылмый торып аның никах укырга хакы юк. Төннәр буе Мохтар картның кунак өендә ачы бал чөмереп ятканда бар иде ул мулланың хакы. Ә хәзер авыл, советыннан уза алмый, чалмалы шайтан! Авыл советы . Тукта әле. . Бая ул кайтканда авыл советы персндәтеле Латыйпов монда иде бит. Колхоз башлыгы да монда иде. Димәк, алар керткәннәр бу узгынчы шайтан токымнарын аның өенә. Димәк, алар барысын да белә Димәк, теге эттән туган кыз аларга барсын да сөйләгән Кара, алар тирәсендә ничек сырпаланып йөри? Үзләре белән алып китәбез, диләрме? Күрербез! Ул чия төбеннән үрмәләп чыкты да, арт бакча аша тегермән буасына төшеп, олы юлга таба юнәлде. Караңгы. Күзгә төртсәң бер нәрсә күренми Ләкин ул бара Чамалап бара Елга буендагы тар гына ерганакны да, кечкенә генә түмгәкне дә хәтерли ул. Җитмеш ел гомерен шунда уздырган елга буеннан ул күзен йомып та бара ала. Ә олы юлга чыккач, Мохтар карт кая барасын белә. Бик яхшы белә. Ашыкмасыннар әле. Мохтар карттан котылдык, дип шатланмасыннар. Мохтар карт диләр аны! Бу төндә Мохтар картның кара-каршы ике өендә дә ут сүнмәде. Түрдәге кунак өендә Мәхмүт язып утырды, эчтәге аш өендә исә гармун, музыка, җыр яңгырады. Иртәгә кич булачак концерт программасына репетиция барды. Программага Рәхимулла белән Гөлбану чыгышларын өстәргә дә онытмадылар. Үзләренең репертуарын яңартуны кирәк тә тапмадылар һәм аңа вакытлары да юк иде аларның. Рәхимулланың гармунда уйнау техникасын һәм Гөлбануның җырын чарладылар алар. Гөлбануның тавышы көчле, моңлы, чишмәдәй саф иде. Ул башта тарсынып. оялып кына башласа да. тора-бара үзләшеп, кыюланып һәм ачылып китте Үзенең ят кешеләр алдында басып торуын онытты. Табигать баласы, табигатьнең үзеннән алган моңын, аһ-зарын, елга, әрәмә, тау, урман, кошлар тавышына кушып, алардан көнләшеп, аларны узарга тырышып, табигатьнең үзенә чәчә-сибә иде... Бу илаһи аһәңне табигать, кайтаваз итеп, аның үзенә кайтара шикелле Ул шулардай илһамланып, канатланып оча, сайрый иде. Ул һәрвакыт шулай булды. Бала вакытыннан ук. Табигать кочагына чыгып китәр иде дә, анда чәчәкләр җыеп, күбәләкләр куып, кошлар сайравын, урман шаулавын тынлап җырлар да җырлар иде. Кошларга охшарга тырышып сайрар иде, урман шавын басарга тырышып кычкырыр иде: Ау-уу Ау-уу! Аннан үз авазын үзе тыңлар иде. Тагы кычкырыр иде. та! ы җырлар иде, тагы сайрар иде Төрле-төрле аваз, төрле-төрле аһәң-моң өстәлер иде аның тавышына. Күрәсең, табигать кочагында чарланган аның тавышы. ♦ ... i ■ 3 Таң атып килгән вакытта Мәхмүт тә үзенең әсәрен язып тәмамлады < Барысы да талчыккан булуга карамастан, бу егерме битлек драманы > шундук бергәләп укыдылар. Әсәр, чыннан да, тетрәткеч булып чыккан. 5 Финал, Шәрәповның кисәтүенә дә карамастан, фаҗига белән тәмамлана. £ Ләкин Шәрәпов моңа каршы килмәде. Аның шулай тәмамлануы табигый £ да һәм отышлы да иде Бар да Мәхмүтне мактадылар Теле матур, § образлар, характерлар коеп куйган кебек. Вакыйга мавыктыргыч, ул * диалогтан диалогка үсә-җәелә бара һәм, югары ноктасына менеп җитеп, 3 чишелә-шартлый Әсәрнең логикасы көчле, ышандыра. Әйтерсең, аны ♦ тәҗрибәле драматург язган Бу беренче тәҗрибәсен Мәхмүт, һичшиксез, “ дәвам итәргә тиеш, аннан киләчәктә чын драматург чыгачак, диделәр, а. Юк инде, кадерле дусларым минем, Мәхмүт драматург булмаячак. * Мәхмүт сәхнәне каләмгә алыштырмаячак. Ул аның эше түгел. Аның 3 белән язучылар шөгыльләнсеннәр Мәхмүт — артист. Артист булып туган н һәм артист булып калачак та. Әгәр дә... язмыш, ниндидер көтелмәгән сә- “ бәпләр аны сөекле сәхнәсеннән аермаса Юк, юк!.. Бу мөмкин түгел. - Мондый куркыныч уйларны куарга! Хәзер үк баштан чыгарып ташларга Йокларга Бераз гына йоклап алырга да, аннан репетициягә тотынырга. Ул язган әле ярты эш кенә. Ә инде аннан спектакль туса... Әйе, әйе, спектакль, чын мәгънәсендә спектакль! Мәхмүт, шул татлы хыяллары белән изрәп, тәмам яктырып җиткәч кенә йокыга китте. Кичке караңгы төште. Өйдә ут алыр вакыт җитте. Гөлбану, татлы хыялларыннан арынып, урыныннан сикереп торды да түшәмгә эленгән җиделе лампага үрелде. Шулвакыт ян тәрәзәдә ниндидер шәүлә чагылып китте. Гөлбану куркып идәнгә чүкте — Кемдер бар анда? — Кая? — Рәхимулла тәрәзәгә ташланды. Нәкъ шулвакыт өйалды ишеген шакыдылар. Рәхимулла йөгереп чыгып ишекне ачты. Ишектә Латыйпов басып тора иде. — Кунаклар кая? Кунак өеннән Шәрәпов чыкты. — Монда без. — Хәзер генә райком секретаре шалтыратты. Шелтәли. Сездә, понимаешь, ике көннән бирле артистлар ята икән, ә сез районга хәбәр итмисез, ди Анда сезне эзләп, сезнең иптәшләрегез килеп чыккан. — Нинди иптәшләр? — Әртистләр. Синең үзеңне телефонга чакырдылар. Әйдә, тизрәк. Өйалдына Рафига ханым белән Мәхмүт тә килеп чыкты — Туктагыз, без дә сезнең белән — Ә сез нәрсәгә? _ Ничек инде нәрсәгә? Ул нинди артистлар икәнен безнең дә беләсебез килмимени? _ Юк, Рафуш, сез хәзер үк мәктәпкә барыгыз. Мәхмүт, син тагы бер мәртәбә сәхнәне карап чык. Декорация, бутафур кебек нәрсәләр киртәсенә керерлек булсын Мин туры шунда кайтам. Кайткач сөйләрмен. — Юк, башта безгә кайтабыз Минем карчык аш әзерләп көтеп калды анда Ә сез барыгыз да безгә бара торыгыз,— диде Латыйпов. — Соңыннан, Латыйпов, соңыннан. Спектакльне уздырмый торып, ашау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Киттек. Алар капкадан чыгып киткәндә, өйдәгеләр бар да киенеп өлгергән иде инде. Капка ябылган тавышка Гөлбану сискәнеп китте. — Рәхимулла, Латыйпов абый капкадан кергәндер бит ул? IN " — Капкадан кермичә каян керсен? — Алайса бакчада кем иде? — Берәү дә юк. Мин карадым бит. — Син караганда чия төбенә посып өлгергән иде инде ул. — Ул сиңа күренгән генә. Курыкканга куш күренә, ди. Мәхмүт Гөлбануны тынычландырырга тырышты. — Ә син курыкма, Гөлбану. Ул карт кайтса да, бернишли алмаячак. Бүгенге спектакльдән соң халык аны бөтенләй авылдан ук куар әле. Әйдә, киттек. Биклә ишегеңне. Алар урамга чыкканда тәмам караңгыланып җиткән иде инде. Мохтар картның бакча коймасын узып туры сукмакка борылганда, Мәхмүткә арттан кемдер коймага поса-поса килә кебек күренде. Ул шундук туктады да — Рәхимулла, сез бара торыгыз, мин хәзер куып җитәрмен,— дип, юл буендагы таллыкка кереп калды Таллыкка посып юлны күзәтте. Кем булыр икән? Әгәр дөрес күргән булса, менә хәзер койма почмагыннан килеп чыгарга тиеш ул кеше. Юк, күренми. Әллә ялгыштымы? Рәхимулла әйтмешли, курыкканга куш күрендеме? Алай дисәң, Мәхмүт тамчы да курыкмый Гөлбану шикелле куркак кыз бала түгел бит ул. Егет кеше. Бүредән курыксаң, урманга барма, ди. Шул бүреләр белән көрәшергә дип олы юлга чыкты да ул. Почмактан барып карыйсы, артта беркемнең дә булмавына ышанасы, урынсыз шикләрен таратасы килде аның. Койма почмагына килеп җитүгә янә туктап калды. Ниндидер шомлы тынлык. Ул, коймага сыланып, акрын гына почмактан үрелеп карады. Теге яктан аның маңгаена терәлеп диярлек мылтык көпшәсе карап тора иде. Каяндыр калкып чыккан икенче бер бәндә үзенең көчле куллары белән Мәхмүтнең иңеннән алды. — Әйдә, әйдә, алга чык. Нигә үрелеп кенә карыйсың? Тегесе дә Мәхмүт каршына чыгып басты һәм көпшәсе киселгән кыска мылтыгын билбавына кыстырды. — Ул бу нәрсәкәйнең ни дип аталганын белми. Мәхмүт аларга исе китмәгәндәй итеп: — Беләм, обрез,— дип җавап бирде. — Белсәң, бик әйбәт Батыр егет икәнсең. Шулай да, үзеңнән өлкән абзыйларыңның сүзенә колак сал әле син, энем Яшисең киләдер бит? — Бик килә! — Килсә, хәзер үк мәдрәсәгә бар да, андагы үзеңнең шайтан токымыңа аңлат: бүгеннән бу авылда һәм бу төбәктә бернинди шайтан вәсвә- сәсе таратып йөрмәскә Бүген бер генә адәм дә мәктәп бусагасын атлап керергә тиеш түгел. Эчтән бикләнегез дә үзегезнең манаткаларыгызны җыеп алыгыз. Ә иртән таң белән тәртәгезне кире борыгыз. — Без тәртәләп түгел, җәяү. — Бигрәп шәп Юкса Караңгы почмактан барыгызны да берәм- берәм чүпләп бетерәчәкбез. Аңлашыламы? — Аңлашыла. — Аңлашылса, хәзер исән калуың өчен безгә рәхмәт әйт тә йөгер Я. нигә катып калдың?.. Йөгер диләр снңа! Мәхмүт таллыкка җиткәч, артына борылып карады Әлеге адәмнәрдән җилләр искән иде. Мохтар карт бакчасы артында ераклаша барган тояклар шапылдавы гына ишетелеп калды «Качтылар. Янап, куркытып, үз максатыбызга ирештек дип качтылар инде алар үзләренчә». Гаҗәп, Мәхмүт нишләптер курыкмады. Башта да курыкмады, хәзер дә курыкмый Үлем белән күзгә-күз очрашкач, курку кача күрәсең адәм баласыннан Ә менә алар үзләре курка. Курыкмасалар караңгыда шулай кача-поса йөрер идемени алар? Курыкмасалар, качып китәрләр идеме? Нишли ала ди әле ул ач бүредәй төнге ауга чыккан ике кеше? Мәхмүт бит ялгыз түгел Аның иптәшләре, фикердәшләре бар Күп алар. Алар ягын- * да бөтен авыл, ил, халык! Шулай булгач, нигә куркырга тиеш ди әле « ул алардан? Бу турыда әйтеп, иптәшләренә дә шом салмаячак ул Авыл г советына да хәбәр итмәс. Аның алдында бүген зур сынау тора. Беренче < мәртәбә халык алдына чыгып, беренче спектакльне уйнау. Моннан да зур, >. моннан да изге бурыч бар микән? Бу турыда беркем дә белмәскә тиеш 5 Иптәшләре бар көчен салып спектакль уйнасын, халык дикъкать белән £ тыныч кына спектакль карасын Үзең дә тынычлан, Мәхмүт, берни сиз- * дермә. Шулайрак уйлады Мәхмүт һәм, кызу-кызу атлап, читән буенда = аны көтеп торучы иптәшләренә килеп кушылды. ’ 5 — Нигә озакладыгыз, Мәхмүт абый? 8 — Юк, юк, бернәрсә юк... Әйдәгез, киттек! ♦ Алар тыкрык буйлап авыл урамына менеп киттеләр Рафига ханым = аңа якын ук килеп акрын гына пышылдады: ° — Шулай да нәрсә булды? £ — Кичә Хәбиб абый алып кайткан каз ите эчемә ярамады ахры — 2 Аннан ул Рәхимуллага борылды: — Тарт гармуныңны. Рәхимулла, гар3 мун моңы халыкны спектакльгә чакыру булып яңгырасын! Ә эченнән: и «Чакыру гына түгел, бу аларның янавына җавап та булып яңгырарга Z тиеш»,— дип уйлады. Мәхмүтләр килеп житкәндә мәктәп әйләнәсендә халык шактый җыелган иде инде. Алар, эчтән бикле ишекне шакып ачтырдылар да, тиз генә кереп башта сәхнәне карап, барлап чыктылар. Сәхнә дигәне мәктәп коридорының бер башында, яңа ярган калын такталарны бүкәннәргә тезеп эшләнгән биеклек иде. Ул арттагы стенага барып терәлә. Сәхнәнең ян-якларында берәр ишек. Алар — уку бүлмәләренең ишекләре. Ул бүлмәләр хәзер артистларның киенү-чишенү, бизәнү-гримлану бүлмәләре итеп җайлаштырылган. Сәхнә ишегалдын сурәтли Бер як бүлмә ишегенә болдыр баскычы куелган, икенче ишек капка ролен уйный Түрдә койма. Койма буенда сиртмәле кое бурасы. Сәхнә пәрдәсенә кемнеңдер чүпләмләп сугылган чыбылдык-чаршавын тартканнар. Боларның барысын да көндез килеп Мәхмүт үзе эшләтеп киткән иде Залга шау-гөр килеп халык тула башлады. Ул арада авыл советыннан Шәрәпов та кайтып җитте. Рафига ханым аңа сораулар яудыра башлады. — Я. кем чакырган? Нәрсә диделәр? Анда нинди артистлар килгән? Шәрәпов бу сорауларны" барсына да берьюлы җавап бирергә ашыкмады Андый вакытта тилмертә инде ул, Рафига ханымның тәкатен талкый — Ашыкма, Рафуш, ашыкма Мин дә бит синең шикелле артист, минем дә бит киенәсем, гримга утырасым бар. — Син киенә-киенә сөйлә. — Мин киенә башлау белән үк образга керәм. Бу очракта инде син мине дөньяви сораулар белән алҗытма — Хәбиб дим! — Житте. Син мине образдан чыгарасың. — Кем чакыртканын гына әйт, ичмасам Шәрәпов җитди кыяфәткә кереп, эре генә җавап бирде: _ Кем булсын?. Райком секретаре, билгеле. Аннан башка кем инде телефонга чакыртып, урам буенча йөгертә ала. — Нәрсә ди? — Менә анысын әйтми торам инде, җаный Анысын әйтсәм, сез барыгыз да хыял диңгезенә чумып, образдан чыгачаксыз. — Тилмертмә кешеләрне. ' Шәрәпов берәм-берәм барысының да йөзенә күз йөртеп чыкты. Барсының да йөзе түземсезлек белән аңа төбәлгән, барсы да аның сүзен авызыннан тартып алырлык булып торалар иде. — Нәрсә, бу сорау барыгызны да кызыксындырамыни? Барысы өчен дә Мәхмүт җавап бирде: •— Билгеле, кызыксындыра — Алайса җавап бирәм, тыңлагыз: ниһаять, безгә дә бәхет елмаерга тора, дусларым! Ниһаять, безгә дә күктән көткәнне җирдән бирә шикелле. — Чакрым ярымнан урамыйча, турыдан-туры гына әйт, зинһар! — Ниһаять, безнең дә эшләр урыныбыз, торыр куышыбыз, тотып ашарга үз икмәгебез була шикелле. — Нәрсә? Тагы икмәк чәчәбезмени?.. Я ходай! — Юк, чәчмибез. Чәчкән икмәкне үзебезнең хәләл акчабызга сатып алып ашыйбыз. — Боргалама, зинһар!!! — Кыскасы, район театрны үз карамагына ала. Райком секретаре Мәгариф халык комиссариаты белән сөйләшеп, бу мәсьәләне хәл кылып куйган. Безнең карамакка район клубы тапшырыла һәм торак өчен ике катлы зур бер йорт билгеләнә. Иртәгә иртүк килеп җитәргә кушты секретарь. — Районга унбиш чакрымнан артык юл барасы бар. Жәяү, саз ерып ничек иртүк барып җитмәкче буласың анда? — Мин дә шулай дигән идем, райком секретаре көлә генә. Бетте инде ул сезнең өчен саз ерып җәяү йөрүләр, Хәбибрахман абый, ди. Без сезне тарантаста гына йөртәчәкбез, ди — Дугага кыңгыраулар да тагарга кушмагандыр бит? — Булыр әле, җаный, булыр Кыңгыраулы пар атларда йөрер көннәре дә булыр артистларның Аннары хискә, пафоска бирелеп, шигырь укый башлады: Җиктереп пар ат, киттем Казанга туп-туры карап... Бар да рәхәтләнеп көлешеп алдылар Аннан Рафига ханым: — Җитәр сиңа, хыялый, күктән җиргә төшәргә вакыт,— дип, Шәрә- повның аркасыннан шапылдатып алды.— Ярый, район театры булып оештык ди Ә... артистлар? Артистлары кайда? — Көтәләр. Анда, районда көтәләр. — Кемнәр? — Әнвәр Кәримов Үзе белән киткән әлеге ике егетне, кыш көне киткән теге ике кызны да табып алып килгән. — Син шуларга ышанасыңмы? Бер ташлап киткән кешеләр тагы китмәс дип уйлыйсыңмы? — Ышанам. Артист — балга кунган чебен шикелле ул. Театрның, сәхнәнең тәмен белеп алдымы, аннан мәңге аерыла алмый. Ә инде театрдан бер китеп, аның сагышын татып, аннан башка яши алмаячагына инанып театрга яңадан кайткан артист ул инде фанатикка әйләнә. — Безнең күзгә ничек күренербез, дип уйлый икән соң синең ул фанатикларың? , — Менә монысы инде алар өчен иң авыры. Сизәм, телефоннан елый Кәримов Җаны газаплана, җаны телгәләнә. Басу капкасына чыгып, тезләнеп каршы алачакбыз, зинһар, кичерегез генә, ди. Үтенәм, дусларым, авыр сүз әйтеп, ачулы караш ташлап, аларның җәрәхәтеһ әрнетә күрмәгез. Бер нәрсә булмаган шикелле итеп күрешегез. Кочаклашыгыз, үбешегез Шулай тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк булыр. Бүлмәгә Латыйпов килеп керде. — Халык җыелып бетте, башламыйбызмы? Кемнәр гомерен саный күке? Ниһаять, көтеп алган минутлар килеп тә җитте. Курку-калтырау, шик-шөбһәләр аша өмет багълаган минутлар. Мәхмүт сәхнәдән торып, пәрдә аша залны күзәтә. Мәктәп коридоры халык белән шыгрым тулы. * Коридорга чыга торган бүлмәләрнең дә ишекләре ачык. Ул ишекләрдә g дә халык дөмбәчләп тутырган шикелле. Шул ишекләрнең берсендә нинди- з дер таныш шәүлә чагылып киткән кебек булды Мәхмүтнең күзенә. «Юк, 2 юк, булырга тиеш түгел. Бу тагы шул, курыкканга куш күренү». Мәхмүт, * чаршауны аралап, сәхнә алдына эленгән лампага үрелде. Шулвакыт § коридор стенасындагы күкеле сәгать аваз бирде: * — Күк-кү... J Мәхмүт сискәнеп артка чүкте. Залда берәү: «Кемнеңдер гомерен о саный бу күке»,— дип куйды. Халык үзара шаулап алды. Мәхмүт Рафига g ханымга ишәрә ясады: «Башлагыз!» Сәхнә алдына Рафига ханым чыгып и басты. ♦ — Тынычланыгыз, иптәшләр. Ул сәгатьне вакытлыча туктатып тор- “ сагыз икән. Без әле яши башларга җыенып кына торабыз, безнең гомер- £ не санарга кирәкми. * Шулвакыт залдан икенче берәү: g — Алып ташлагыз ул кулак сәгатен стенадан!—дип кычкырды. _ — Сәгатькә тимәгез инде сез, иптәшләр. Ә менә залдагы утны кы- “ сарга кирәк булыр,—дип елмайды Рафига ханым. о Кайсыдыр шунда коридор уртасына, эленгән утызлы лампаның фити- лен кысты. Зал караңгыланып калды. Шуннан файдаланып, коридор ишегенең яңагына сөялгән кыска кожанлы ике кеше стена буенча алга елыша башлады. Аларны Рафига ханым да күрми, аларга залдагы халык та әһәмият бирми иде. Рафига ханым сәхнә каршына эленеп, зал ягыннан газеталар белән капланган лампаларның фитилен күтәрде. Сәхнә алды ялт итте. Шәһәр театрындагы прожекторлармыни! Аннан Рафига ханым бер кулын күтәреп, залга ишарә ясады. Зал кинәт тынып калды. Рафига ханым зур дәрт белән сөйләп китте: — Хөрмәтле иптәшләр! Кадерле тамашачылар! Без сезгә бүген «Фаягөл» исемле бер пәрдәлек спектакль күрсәтәбез. Аны безнең яшь артистыбыз Мәхмүт Габдуллин язды. Фаягөл ролен артистка Зәйтүнә На- сыйрова башкара.Фазылҗан ролен артист Мәхмүт Габдуллин үзе уйный. Хөрмәтулла ролендә артист Хәбиб Шәрәпов, хәзрәт ролендә артист «икс». Ягъни, билгесез кеше уйный Спектакльдән соң зур концерт булачак. Концерттан соң шушы залда артистка Зәйтүнә Насыйрова авыл яшьләренә яңа җырлар, биюләр, күмәк уеннар өйрәтәчәк. Теләгән кешеләр: егет- ләр-кызлар, апаларабыйлар, бабайлар-әбиләр, һәм... бишектәге бәбиләр, рәхим итегез!—Зал рәхәтләнеп, шаркылдап көлеп алды. Аннан Рафига ханым янә кулын күтәрде — Шушының белән рөхсәт итегез бүгенге кичәбезне башлап җибәрергә! Рафига ханым эчкә узды, Мәхмүт «башлагыз» дип кул изәде, сәхнә артында ике гармуннан берьюлы көчле аккорд яңгырады Болар Шарапов белән Рәхимулла иделәр Аларга Гөлбануның көчле аһәңе кушылды, ул өзгәләнде, талпынды, гүя тилмереп кемнәрнедер ярдәмгә чакырды, аннары ерагайганнан-ерагая барып, тынып калды Шушы тынлыкта салмак кына пәрдә ачылды Сәхнәдә — егет белән кыз. Сәхнәдә ике гашыйк. Ләкин алар читлектәге ике аккош кебек. Аларны бер-берсеннән сәхнә уртасындагы биек койма аерып тора. Кыз койманың эчке ягында, егет тышкы якта. Ул үзенең аһ-зарын җыр белән койма аша аңлата. Кыз да аңар җыр белән җавап бирә Гүя ул аны үзенә чакыра. Кызның ягымлы тавышы, моңы егеткә канат бирә. Ул, гүя, шул канатлар белән җилпенеп, койма аша кыз ягына очып төшә. Кыз аның кочагына ташлана, әмма өнгә килеп читкә тайпыла Егет килеп аның кулларыннан ала, үзенә тарта, йөзләр- йөзгә якынаялар Фаягөл үз-үзен онытып Фазылжан кочагына тәмам сеңеп беткәч, капкадан Хөрмәтулла карт кайтып керә. Керә дә . аларңы шул кыяфәттә күреп, баскан урынында катып кала. Аннан яшелле-зәң- гәрле тавышлар чыгарып, ике йодрыгын күккә күтәреп, кычкыра башлый: — Тотыгыз зиначыларны!!! Егет белән кыз, сискәнеп, икесе ике якка ташланалар. Хөрмәтулла карт күсәк алып егет өстенә килә башлый, кыз өзгәләнеп кычкыра: — Кач.. Фазылжан бәгърем, кач тизрәк! Егет, күз ачып йомганчы, койма аркылы сикереп юк була. Аннан Хөрмәтулла карт кызга борыла һәм күсәге белән аңа кизәнә. — Син мине мәсхәрә иттең, ашаган табагыңа төкергән нәрсә. — Сук, сук күсәгең белән. Үтер мине, хәзер үк үтер! Әниемне вакытсыз кабергә тыктың, болай газаплаганчы инде 'минем дә жанымны ал Хөрмәтулла туктап кала. Озак итеп кызга карап тора. Аннан күсәген бер читкә ташлый. — Юк. Мин сине үтерми торыйм әле. Үтерер өчен асрамадым бит мин сине еллар буе. Мин сине иң элек ефәккә күмәм Барлык мал-мөлкәтемне, байлыгымны сиңа яздырам Син яшь, син чибәр. Син бай хатыны булырга тиеш. Менә шушы йортның хужасы булып калырга тиеш син мин үлгәч Ә мин күп тормам инде... Күп тормам, балакаем! Мине рәнжетмә. Мин исән чакта син минеке бул! — Ни сөйлисең? Мин синең кызың лабаса!.. — Үги Үги кызым. Үги кызга никах дөрес ди хәзрәт әйтә. — Юк, юк, беркайчан да! Минем вәгъдәләшкән егетем бар. Хөрмәтулла карт карлыккан тавышы белән тагын тирә-якка төкерек чәчә. — Ул хәерче белән син нишләрсең? Кайда торырсыз? Нәрсә ашарсыз, ни киярсез? Ә менә мин үлгәч, бай хатын булып калгач андый әтрәкләрнең менә дигәнен сайлап алырсың. Бай хатынга сөлек кебек егетләр киләчәк. Ә хәзер син минеке бул, минеке, бары тик минеке генә! Ул, кызның беләгеннән эләктереп, өйгә сөйри башлый. Кыз карыша, тартыша, кычкыра-өзгәләнә. Хөрмәтулла карт аның ай-ваена карамыйча Силеннән күтәреп ала да, кычкырта-кычкырта өйалдына алып кереп китә. Анда кызның йөрәк ачысы белән кычкырганы ишетелә, аннан ул тынып кала. Болдырга йозак тотып Хөрмәтулла килеп чыга — Беркая да бара алмассың. Хәзер мин мулла алып килеп никах укытам да, аннан — вәссәләм! Аннан син инде минем никахлы хатыным, синең карышып маташырга хакың юк! Ул. йозак белән өйалды ишеген бикли дә, ашыгып капкадан чыгып китә. Сәхнә бермәлгә тын кала. Тамаша залы да тына Тик ара-тирә кемнәрнеңдер көрсенүе, кемнәрнеңдер шылык-шылык борын тартып елавы гына ишетелә Аннан өйалдында нәрсәдер дөберди, кыз көч-хәл белән ыңгыраша башлый. Тышкы яктан койма буена егет килә Койма ярыгы аша ишегалдын күзәтә. Ишектәге йозакны күреп ала — Киткән. Өстеннән бикләп каядыр киткән. Тамаша залыннан кемдер: — Кер инде, нәрсә торасың катып! Койма аша сикереп кер дә, коткар баланы,— дип кычкыра. — Дәшмәгез, ярамый. Халык арасыннан кыска кожанлының берсе аваз сала: — Нигә ярамасын? Нигә күрәләтә кыз баланы жәберләргә юл куясыз?.. — Җәмәгать! Өйалдыннан Фаягөлнең зәгыйфь тавышы ишетелә: — Фазылжан, коткар!.. — Бар инде, бар, үлә бит! — Тәртип!.. м Шулвакыт капкадан Хөрмәтулла белән бергә ап-ак сакаллы, тубалдай чалма кигән карсак буйлы, юан корсаклы мулла килеп керә. Тамаша залыннан янә шул ук тавыш: '' — Менә, килделәр дә ' — Кертмәгез үзләрен, кертмәгез!. Кыска кожанлының икенчесе стенадан сәгать герен алып кесәсенә * сала. § — Нәрсә шаккаттыгыз? Сөйрәп төшерегез дә, бирегез кирәкләрен! § — Кузгалмагыз, бу бит театр. н — Театр дип, шул явызларга юл куябызмыни инде, жәмәгать? * — Утырыгыз урыныгызга! § — Син нәрсә яклыйсын, үзең авыл советы була торып? — Җитте дим, бирегез әртистләргә уйнарга 5 — Ярый, уйнап карасыннар. У‘л-бу булса, кара аны! | Беравыкка зал тынып кала. Хөрмәтулла карт ишекне ача. £ — Әйдә, менә бирегә рәхим ит, хәзрәт. Хәзрәт? Монысы кем тагы, хәзрәт дигәне? Аларның башка артист- в> лары юк иде шикелле Рәхимулла түгел бу Кыяфәте аңа охшамаган ° Рәхимулла сәхнә артыннан гармун уйнап тора Монысы кем булыр икән? * Шул турыда баш ватты тамаша залында тын гына утырган Хәкимулла п Хатыны ягына да борылып-борылып карады ул. Ләкин хатыны каян бел3 сен, Хәкимулла үзе белмәгәнне. Тукта, тукта. Рафига ханым ич бу. Әй, £ егетләр, хәзрәт-түти булган бит бу тәмам. ® Өй эченнән салмак кына, ниндидер калтыравыклы борын тавышы белән, көйләп, никах сүрәсе укый башладылар Сүрә көчәйгәннән-көчәя барды, һәм ул иң югары ноктасына менеп житкәндә генә, койма ярыгына сеңгән Фазылҗан, ике йодрыгын йомарлап, ниндидер кыргый тавыш белән кычкырып, коймага китереп бәрде дә, жиргә тәгәрәп үкси башлады — Харап итәләр бит башкайларыңны. Фаягөл! Зал яңадан кузгалды Кыска кожанлылар бер-берсенә карап елмаешып алдылар: «Нәкъ вакыты» Бу кешеләрнең сәер кыяфәтен күреп Хәкимулла шикләнә төште Алар, умартага таяк тыккан кебек, болан да тузгый башлаган халыкны кабындырып жибәрергә маташалар иде — Нәрсә сез, жәмәгать, карап торып?!. Аларга ияреп бер төркем халык алга омтылды Хәкимулла урыныннан сикереп торды: — Туктагыз! Шулвакыт өйалды ишеген бәреп, болдырга Фаягөл килеп чыкты. — Юк, юк, беркайчан да! Зал аягүрә басып тынып калды Фаягөл ишегалды түренә йөгерде. Ишектән Хөрмәтулла карт чыгып аңа ташланды. — Тукта, тукта диләр сиңа! — Юк, юк! һәм һәм шул вакыт Фаягөл йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып ишегалды түрендәге коега сикерде! Сәхнә артында коточкыч итеп күк күкрәде (Рафига ханым зур бер табак калайга гөбе пешкәге белән бәрә иде ) Гармунда көчле аккорд яңгырады һәм аңа сәхнә артыннан Гөлбануның аккош тавышын сурәтләп өзгәләнүе кушылды: «кый-гак, кыйгак!..» Аннан кемдер. — Харап иттек Бөтен авыл белән карап торып харап иттек бит, балакайны! — дип кычкырып елап жибәрде. — Эх, Фаягөл. Фаягөл!.. — Нинди Фаягөл булсын? Үзебезнең Гөлбану балакай иде бит ул! — Эх, явыз, явыз! . Нинди баланың жанын кыйды бит! — Ә без шуны бөтен авыл белән яклап калган булдык. — Куарга! Хәзер үк авылдан куарга шул ата кулакны. Кыска кожанлылар, тузгыган халык өерен әйдәп, сәхнәгә ташланалар — Әйдәгез, милициягә тотып бирәбез үзен! — Туктагыз! - Туктамагыз, тотыгыз, бәйләгез!!! Зал шаулый, дулый, менә-менә көчле давыл булып сәхнәне дә, артистларны да өереп алып китәр дәрәҗәгә җитә Беренче рәтләр сәхнәгә сикереп менеп кое авызына капланган Шәрәпов — Хөрмәтуллага ташланалар. Мәхмүт алар арасында бая Мохтар карт коймасы буенда биленә обрез кыстырган кыска кожанлыны күреп ала. Кинәт аның башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китә. Бер мизгелгә ул нишләргә белмичә югалып калган кебек була. Аннан тетрәнеп, җан ачысы белән кычкырып кыска кожанлыга ташлана, аның кожанын төймәләре белән бергә умырып ала да билбавына кыстырган обрезын тартып чыгара. Икенче кожанлының сәгать гере белән Шәрәповның башына кизәнгәнен күреп, гәүдәсе белән Шәрәповны капларга'елгерэ. Сәгать гере Мәхмүтнең баш түбәсенә туры килә Ул ике кулы белән обрезны кысып тоткан килеш йөзтүбән идәнгә ава Беренче кожанлы Мәхмүт кулындагы обрезга үрелә Алар артыннан сәхнәгә сикереп менгән Хәкимжан аны якасыннан умырып алып читкә селти Шулвакыт алыптай гәүдәсе белән халыкны як-якка бәргәләп, сәхнәгә Хәйри очып менә һәм обрезны тартып алып югары күтәрә «Якын килмәгез!» Түшәмне күтәреп чөяр дәрәжәдә көчле шартлау яңгырый. Сәхнәне төтен баса Шашкан кыяфәттә сәхнәгә бәреп менгән халык кинәт туктап, бер урында катып кала Шул вакыт сәхнә артындагы эчке бүлмәнең тәрәзә пыялалары чалтырап коела. — Качтылар, тәрәзәдән төшеп качтылар! Хәкимулла ватык тәрәзәдән бакчага сикерә Аның артыннан Хәйри, Рәхимулла һәм тагы берничә комсомол активы тәрәзәдән сикереп әлеге ике кешене куа китәләр Зәйтүнә идәндә хәрәкәтсез яткан Мәхмүткә ташлана. — Үтерделәр! Сәхнәгә менгән халык акрын-акрын артка чигенә. Алар каршына Латыйпов менеп баса. — Зур ахмаклык эшләдегез бит, җәмәгать! — Без бит. чын дип белеп Без бит менә бү баланы коткарабыз дип... Шәрәпов — Хөрмәтулла паригын, сакал-мыекларын кубарып. Мәхмүт күкрәгенә башын куеп тыңлый: — Сулышы бар Аңын югалткан булса кирәк. Кузгатырга ярамый. Аны хәзер аз гына да кыймылдатырга ярамый Доктор, доктор кирәк! — Хәзер! Латыйпов, артыннан бер төркем кеше ияртеп, авыл советына, телефонга йөгерә