Логотип Казан Утлары
Публицистика

САСНА

Ул язмышын яклап кан койган, шәһит киткән уллар тудырган аналарга җир йөзендә һәйкәлләр кирәк. Дөньяга шагыйрь тудырган аналарга җир йөзендә һәйкәлләр кирәк. Татарстанның чик буендагы ерак почмагында Саена (Саена Пучинкәсе) дигән бер авыл бар. Балтач районына керә. Әйләнә-тирәсендә удмуртлар, керәшен татарлары, берничә чакрым узып, чикне ашсаң — марилар. Балтачлылар бик кадерләп тота бу авылны: Тукай биографиясенә бәйле бердәнбер авыл бит ул Балтачта. Мәмдүдә дөньяда нибары егерме алты ел яши. Шул кыска гомерендә күпме хәсрәт, күпме газап! Аның тормышында бер генә якты көн булдымы икән? Башта, яшьлеге чәчәк атканда, аны үзеннән егерме ике яшькә олы, ике бала белән тол калган иргә кияүгә бирәләр. Мөхәммәтгариф абзый дөнья куйгач, Мәмдүдә үзенең йөрәк парәсе бәләкәй — өч яше дә тулмаган Габдулланы кеше кулына калдырып тагын кияүгә чыгарга мәҗбүр була: ул заманда шулай, ялгыз хатын ятим бала белән көн итә алмый. Бу юлы Мәмдүдә үзеннән кырык биш яшькә олы Мөхәммәтшакир муллага кияүгә чыга, Саснага күчеп килә. Юньле кеше булган ул Мөхәммәтшакир абзый, һичшиксез, юньле булган: азмы-күпме яшәүгә ул ат җибәреп бәләкәй Габдулланы Саснага алдыра. Үги әтисе күрешкәндә ятим малайны кулына алып сөя, аңа «чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып» бирә, бала куанып бетә алмый. Үзен-үзе белә башлаганнан бирле иң беренче җылы караш бу, иң беренче игътибар бу Габдуллага. Ләкин кара язмыш Габдул ладан моны да күпсенә, бу рәхәт бер ел да бармый, Мәмдүдә бәләкәй улын соң мәртәбә үбә дә дөнья куя. Нәкъ егерме ел узгач, шагыйрь Тукай бу мизгелне искә алып үзенең бөтен балачагына тулы характеристика биргән түбәндәге юлларны яза: Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син, һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы. ...Мөхәммәтшакир мулланың өенә каршы үрдә, бер җир буе гына ераклыкта бик борынгы зират шаулап утыра. Саена — Казан ханлыгы чоры авылы дип сөйли халык. Әнә шул чал зиратка 1890 елның январь салкынында дөньяга шагыйрь тудырганын белмичә күзләрен йомган бәхетсез Мәмдүдәнең җеназасын алып китәләр. Аз, бик аз гомер бирелгән аңа! Әнә бит Мөхәммәтшакир абзый якты дөньяда нәкъ 97 ел яши! Шуның чиреген генә нигә Мәмдүдәгә өстәмәгән бу тереклек дөньясы! Сабый Габдулла бу фаҗиганы инде аң белән кабул итә: әнисенең җеназасы артыннан ул яланаяк, яланбаш чыгып, январь карына бата-чума зиратка таба йөгерә: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» Ләкин зират юлы — бер генә якка... Халкыбызга бөек шагыйрь тудырып, яшьли дөньядан киткән Мәмдүдә кабере өстенә Казан артының гадәте буенча топольләр утыртканнар. Бераздан, ихтимал, үз бакчасы кырыннан алыптыр, Мөхәммәтшакир абзый монда тал да китереп төрткән. Ул агачлар инде карт, бик карт. Теге тал инде үз авырлыгын үзе күтәрә алмыйча, Мәмдүдә кабере өстенә иелгән. Казан артының бу ерак почмагына яз килгәндә күккә ашкан аксыл биек топольләр, Мәмдүдә кабере өстендәге кабер ташына башын игән карт тал март җиленә кушылып кинәт кенә ыңгырашып алалар, җиргә шагыйрь тудырып киткән дөньяның бу гүзәл хатынына бишек җыры җырлыйлар. Бу җырда Мәмдүдәнең бөек улы шагыйрь Тукай тавышы да бар: Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,— Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!