САБИР ҺӘМ ТУКАЙ
Бөек шагыйребез, революцион-сатирик әдип Мирза Алекпер Сабир әсәрләрен кайчан гына укысам да. хәтеремә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай килә. Мөгаен, бу — аларның идея, уй юнәлеше, яшәгән еллары һәм язмышларының уртаклыгыннандыр... 1905 елгы революциядән соң бөек әзербайҗан демократ язучысы Җәлил Мәмәдкулизадә чыгара башлаган «Мелла Насретдин» журналы Сабир иҗатында да текә борылышка сәбәп булды: Сабир үзенең революцион сатирасы белән яңа юл ачып, шигъриятебездә яңа мәктәпкә нигез салды дибез. Бөек Сабир 1911 елда бавыр авыруыннан вафат булды. Аның алты ел эчендә иҗат иткән әсәрләре әзербайҗан шигъриятенең — иҗтимагый һәм политик лириканың чын биеклегенә әверелде, һәм бик яшьли үпкә авыруы белән дөньядан киткән Габдулла Тукай да үзенең 8—9 еллык иҗат гомерендә, безнең әдәбият өчен Сабир башкарган олы миссияне иңнәренә алып, халкы алдында бурычын үтәргә өлгерде... һәр ике шагыйрь, рухи һәм фикри бик якын булган хәлдә, үзләренең зур көрәшендә бер үк дошманнар белән көрәштеләр: мәсәлән, Тукайның атаклы «Мулланың зары»н тәрҗемә итүе очраклы хәл түгел иде. Шуңа күрә дә, Тукайны Сабирыбыз- ның аваздашы, фикердәше, көрәштәше итеп санаган «Мелла Насретдин» журналы үзенең 1913 ел. 13 санында басылган некрологында «безнең дә милли шагыйребез саналган Габдулла Тукаевның вакытсыз үлүе уңае белән татар халкының тирән кайгысын уртаклашуын» язды. һәр ике әдип үз йөрәген якты чыраг итеп, ирек һәм ватан бәхете хакына караңгыны җиңәргә омтылдылар. Алар өчен Ватан һәм халык, аның өметләре һәм мәнфәгатеннән башка зуррак максат юк иде. Ватан — аларның изге михрабына, халыкны тәрәккый иттерү - иң олы идеалга әверелде һәм бу юлда ахыргача балкып янып, алар чын бөеклек яулый аздылар да Мин Г. Тукай шигырьләре белән яшьтән үк танышмын. Бакуда яшәүче, Туканның ерак туганнарыннан берсе, һөнәре буенча табибә — һава ханым миңа шагыйрь-’ нең татарча китабын бүләк иткән иде. Оригиналны бик үк әйбәт аңламаганлыктан. һава ханым миңа ярдәмгә килде: шигырьләрне кычкырып укып, миңа мәгънәләрен аңлатты. Шул чакта мин үзем өчен татарча куп сүзләрнең тамыры безнең белән бер үк булып, әйтелеше генә башка икәнлеген, шуның төп мәгънәне аңларга комачаулавына төшендем... Әйе. һава ханым ярдәме белән мин бөек татар шагыйрен үз халкым шагыйре кебек яраттым һәм аңа мәхәббәтем еллар узган саен арта гына бара... Бүген дә Тукай — минем өчен. Сабир шикелле үк. кан кардәшем һәм рухи якын туганым... һәрбер кеше тик бер генә кабат туа һәм һәр бөек улы туган сәгатьтә, гүяки, халыклар да өр-яңадан туа кебек. Бөек уллары халкын үз-үзенә башка күзләр белән — үзләренчә карарга өйрәтә, һәм яңача күрергә өйрәнгән, күзләре тагын да киңрәк ачылган халыклар яңара, байый бара. Татар халкының шундый улы булган Тукай үзе дә халкына бурычы турында аз язмады! Чөнки ул үзе’ үк халкының аһ- зарыннан яралган иде. һәм мондый шагыйрьләр, гадәттә, бу аһзарлардан котылу юлларын да эзлиләр һәм табалар... Инглиз халкын — бөек Шекспирсыз, рус халкын — Пушкинсыз, алманнар- ны — Гетесыз һәм әзербайҗан халкын Сабирсыз күз алдына китереп булмаган шикелле, татар халкын да Тукайдан башка аңлавы мөмкин түгел. Чөнки бу алыплар һәркайсы үз халкының рухына, символ-эмблемасына әверелә алган. Үз халкының горурлыгы, даны була алган бу олуг затлар — бар халыклар өчен дә кадерле, якын исемнәр. Шуның өчен дә без бүген Тукайны татар халкының бөек улы итеп кенә түгел, ә бәлки бөтен кешелекнең даһие дип тә саныйбыз. Б Сүземне шагыйрьнең бөеклегенә багышланган бер шигырь белән тәмамлыйсым килде. . Яшьнәдең яшендәй һәм куа алдың төнне юлыңда син, Дөньяны, чорың төсен — идеалың • уты аша күрдең. Мең гасырлар һәм гомерләрдән калган зур йөкне алып, Ил күгенә «Халкым!» дип янган бер йолдыз булып кердең! Үз вакытында яндың, әмма иртә сүнеп, киттең бездән. Ә халкыңның көткән бер йолдызы — чын улы идең! Фәкать синдәй улы белән кабат туды, гүя — бөек, моңлы халкың синең! (Рәдиф Гатауллин тәрҗемәсе.) СОРАУ: — Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча хәзер безнең алда нинди бурычлар тора? ТАССРның Г. .Тукай исемендә1-е Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор ИБРАҺИМ НУРУЛ ЛИН. — Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, үзе әйтмешли, «энәсеннән җебенә кадәр» өйрәнелеп җиткән тәкъдирдә дә әдәбият белеме кул кушырып утыра алмас иде. Чөнки теләсә кайсы бөек шагыйрь кебек үк, Тукай да һәр чорда нин дидер яңа ягы, яңа сыйфатлары белән ачылып китә. Өйрәнелеп бетү турында сүз йөртергә бик тә, бик тә иртә әле. Биографиясендә «ак таплар» байтак булган кебек, иҗаты да ачылып җитмәгән. Тукайны чын мәгънәсендә гыйльми рәвештә, дөрес методологиягә нигезләнеп өйрәнү һәм фәнгә кагылышсыз исәп- хисаптан чыгып өстәлгән чүп-чардан арындыру бурычы тора. Дөньяда булмаган ниндидер Тукай уйлап чыгармыйк, ничек булганынча (натурализмга бирелмичә, әлбәттә, реалистик итеп) күрсәтик, алдан уйланган нәтиҗәгә яраштырып фактлар чүпләмичә, фактлардан чыгып нәтиҗә ясыйк. Әдәбият белеменең игътибары Тукайның шигъриятенә юнәлергә тиеш. Чөнки — сәер тоелса да. әйтергә туры килә без аны шагыйрь итеп начар беләбез. Фәнни әйләнештә — күп булса ике-өч дистә шигыре һәм бер-ике поэмасы. Менә күңелгә килгән беренче шигыре: Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без. Көр күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без. Тик хәзер йөз сумны урлап килгүче угры кеби. Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без. Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярдыга, Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без. Кемнең, әйтик, шушы әсәрне җентекләгәне, тирән мәгь нәсен һәм сәнгатьчә матурлыгын ачып биргәне бар? Мондый шигырьләр исә Тукайда аз түгел. Әхлак дигәннән, бу тема Тукай иҗатында зур урын тота. Партия социаль гаделлек, дөреслек һәм әхлак мәсь әләсен бөтен кискенлеге белән куйган бер заманда Тукай поэзиясен кемдер әнә Шул тема яктылыгында өйрәнеп чыкса, зарар булмас иде.