Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПЕЧӘН ӨСТЕ

Клара укыйм. Һәм ләренең яңа .... гап-гади алар — аяктан егарлык чагыштырулар да, оригинальлеккә омтылып язылган ясалма юллар да юк. Геройлары да шушы үзебезнең җирлек кешеләре — председатель Алмаз, җөйче Гөлсем. укытучы Галимәләр... Иң беренче чиратта нәкъ менә шул гадилеге, тиз аңлаешлы булулары белән дә җәлеп итәләр икән ул шигырьләр. Үзенең бер мәкаләсендә шагыйрь Гамил Афзал аны «башы аягы белән авыл шагыйрәсе* дип атаган иде. Бу урында танылган шагыйребез бе лән бераз бәхәскә керәсе килә. Чыннан да, шагыйрәнең күпчелек шигырьләре авылга, авыл хезмәтчәннәренә багышланганнар. Тик авыл ша гыйрәсе генә дип әйтү К. Булатова иҗатын артык тарайту булыр иде. Себергә, Кырымга. Әл мәт шәһәренә багышланган циклларны кая куясың?! Биредә бер әйбер ачык: санду гач талга кунып сайраса да, каенга кунып сайраса да, барыбер сандугач булып кала! Клара Булатова шигырьләрендә күзгә бәрелеп торган иң беренче матур сыйфат — аларда күңел кичерешләренең табигать мизгелләренә тыгыз бәйләнеп бирелүе. Ул шушы Җир кызы, шигырьләренә дә шушы яктан, шушы туфрактан килеп керә. Китап исемнәренә генә күз салыйк: «Җәйләр җитсә*, «Язлар алда*, «Гел кояшка карап*, «Печән өсте» (соңгысы быел Татарстан китап нәшриятында басыла). Күргәнебезчә, шагыйрә өчен шушы як кадерле, чөнки «мәтрүшкәләр монда хуш ислерәк, ромашка лар монда эрерәк». Шушы яктан, шушы туфрактан без. Китә калсак үзгә бер якка, Тһллар җырлап, чишмәләре чыңлап. Өянкеләр елап озата,— кебек юлларында шагыйрә туган якның матурлыгын җырлый, аның белән горурлана. Шагыйрә иҗатында тагын бер калку сыйфат — ул да булса хатын кыз кичереш ләрен һәрьяклап ачу. Күп кенә шигырьләрендә ул Ана булып та, бала булып та уйлый. Шуның белән шагыйрә буыннар бәйләнешен ныгыта, үткәнне киләчәккә тоташтыра. Әйтик, бер шигырендә: «Әнкәй, сиңа ак чәчләрне күрсәтмим мин, алар өчен оят миңа синең алда»,— дип әнисенә мөрәҗәгать итсә, шунда ук улы турында сөйләүгә күчә һәм аның рәсем ясаганын күреп болай ди: Дәфтәренә бала чиста язны. Якты Майны куйган күчереп... Сакла, тормыш, бөтен шул дөньяны. Бага күрмә аны, кешелек! Бала психологиясен гади һәм шул ук вакытта оста итеп ачу шагыйрәнең «Марс китабы*нда ачык чагыла. Бу китап балалар тарафыннан да, олылар тарафыннан да җылы каршыланды һәм К. Булатованың балалар поэзиясендә дә уңышлы эшли алу мөмкинлекләрен күрсәтте. Моңа шагыйрәнең укытучы булып эшләве һәм һәрчак бала лар арасында яшәве нигез булып тора. Балалар өчен язучы шагыйрьләребезнең азлыгын исәпкә алганда, шагыйрәнең бу юнәлештә дә актив иҗат итүен теләргә кала. в. «К У »МЗ 113 Булатова шигырьләрен кайта-кайта гаҗәп хәл; укыган саен, алар үз- яклары белән ачылалар. Югыйсә, Клара Булатова иҗатында тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читтә калган тагын бер тема — ул Боек Ватан сугышы темасы. Балачагы сугыш елларына туры килгән нәр исеменнән сөйләнгән шигырьләр аның «Һәрвакыт янымда» дигән җыентыгында күп урын алган иде һәм азмы күпме һәр китабында кабатланып килә. Песи борчаклары чүпләп йөрдем Җимерелгән читән буенда. Килмәсен лә, мәңге килмәсен лә Мондый дәһшәт килер буынга,— дип, ул үз буыны кичергәннәрне бөтен драматизмы белән күрсәтеп бирә һәм киләчәк буын сугышсыз яшәсен иде, дип борчыла. Шагыйрәнең күпләр яратып тыңлый, укыганда күзләрдән яшь китерә торган «Сиңа кайтам» дигән шигыре бар. Югыйсә темасы һич тә яңа түгел бу шигырьнең: әдәбиятта борынгыдан килә торган тема — мәхәббәт. Шигырь нинди сыйфаты белән алдыра соң? Автор биредә кайберәүләр кебек «ах, яшьлегем үтте» дип сыкрамый, ә тәүге мәхәббәтнең, беренче хисләрнең матурлыгын шигъри детальләр, отышлы табылган чагыштырулар аша укучыга күрсәтеп бирә. Ул аны шулхәтле эчкерсез, шулкадәр самими итеп сөйли ки, шигырьне укыганда син үзең дә геройның «хәленә» керәсең, ул булып уйлый башлыйсың. Поэзиянең көче дә шундадыр, мөгаен. Мин К. Булатованың һәр тапканы алтын дип әйтергә җыенмыйм. Беренче язганнары белән үк поэзия сөючеләрне дә, өлкән шагыйрьләребезнең дә игътибарын җәлеп иткән шагыйрә иҗатында бер урында таптану, баштагы уңышлардан бераз артка чи генү булып алды. Бу хәл бигрәк тә җитмешенче еллар уртасына карый. Шагыйрәнең шушы чордагы иҗатында төшенкелек мотивлары яңгыраган, вак шәхси кичерешләргә генә корылган, сентименталь шигырьләре дә күренгәләде. Тик бу чор да шагыйрә өчен эзсез үтмәде: елдан-ел аның тавышы ныгый барды, һәм сиксәненче еллар башында инде без үз шәхесеннән дөньяви мәсьәләләр, илкүләм мөһим вакыйгалар турында җитди уйлануларга чыккан шагыйрәне күрәбез. Клара Булатова һәр шигырьгә үз темасы, үз образлары белән килә, вакыйгаларны үзенчә күрә һәм сурәтли белә. Ша гыйрәнең «Кешегә мәдхия» дигән шигырен карап китик: Син, табигать, безсез — ТЪлсез, төссез. Синдә аккан сулар салган эз. Он дә үскән урман, ТЬшкән томан Нигә кирәк булсын кешесез? 0. бәхәссез! Синең ташлар ярыр. Тау актарыр кыргый көчең бар. Ул көч җиргә бәла булыр иде,— Ярый әле шуны җиңә белгән. Эшкә җигә белгән кешең бар. Бу юллардан без К. Булатованы шәхси кичерешләре эченә генә бикләнеп ятмый торган, ә фәлсәфи-хисси шагыйрә итеп күрәбез. Ул үз шигырьләрендә халык авыз иҗатын киң куллана. Халыкчан интонацияләр белән өртелгән «Кыз җыры», «Шушы яктан, шушы туфрактан без», «Бию көе», •Сабан туе иртәгә» кебек шигырьләрдә сөйләм телебездә инде онытылып бара торган матур тәгъбирләрне, сүз уйнаткычларны очратабыз. Асылмалы күпер, асылмалы. Алты үттем күпер аркылы. Алты үттем, күңелем басылмады. Басылмаска купкан, ахры. Күпер төбе генә зәңгәр капка, ТУгыз гына түгел, ун такта. Капка бавын ятлар тарткан чакта Үз дигәнем йөри еракта. Инде җырга әйләнгән бу юлларда без өлгергән, җитди шагыйрәне күрәбез һәм шунлыктан аннан тагын да матуррак шигырьләр көтәргә хаклыбыз. Шагыйрәнең шигырьләре тыңлаучыларга (бигрәк тә үзе укыганда) ничек тәэсир иткәнен карап торганым бар. Әйе, йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә диләр. Шулайдыр, шагыйрьнең үзе турында аның шигырьләреннән дә көчлерәк итеп әйтеп булмы”чыр... Өндәү билгеседәй туры Калырга күпме тырыш — Сорау билгесе шикелле Бөгә дә куя тормыш.Калмады бугай «үрмәгән Шул тормыш юлларында. Яшәүдән шулай мин мәгәр ТУярга уйламыйм да! Болай дип тормышның ачысын да. төчесен дә күргән, кичергән кеше генә әйтә ала. Алтмышынчы еллар уртасында поэзиягә килеп, күпләрнең игътибарын җәлеп иткән Клара Булатова да үзенең печән естенә — илле яшенә җитте. Бу еллар эчендә ул авыр балачак та кичергән, югары белем дә алган, Әлмәт шәһәрен төзүдә дә катнашкан, мәктәптә балалар да укыткан, кияүгә чыгып, үзе дә малай үстергән, әти-әни сен караган... Һәм шул ук вакытта шигырьләр язган! Ә бит кешеләр күңелен яуларлык шигырьләр иҗат итү өчен хатын-кызга икеләтә кыюлык, чын мәгънәсендә батыр лык та кирәк әле! Менә егерме елга якын инде ул урта мәктәптә укыта, укучыларда ана теленә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияли. Аның укучылары арасында без югары белемле инженерларны да. укытучыларны да. төзүчеләрне дә, эшче-колхозчыларны да очратабыз. Бүген Әлмәт районындагы Колшәрип, Яңа Кәшер. Сөләй. Югары Мактама мәктәпләрен тәмамлаучыларның күбесе «безне шагыйрә Клара апа укытты» дип горурланып әйтә икән, моңа да гаҗәпләнергә кирәкми. ...Клара Булатова иҗатында чын-чынлап печән өсте. Аның әле без күрмәгән, матбугатта чыкмаган, бары үз күңелендә генә йөрткән матур-матур шигырьләре күп, иҗат ниятләре зур. Шагыйрә үзе бу турыда болай ди: Утлардан — суга, сулардан Утына керәсе бар. Аласын алган бу җиргә Әле күп бирәсе бар.