Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЙГӘ ТЫНЫЧЛЫК ТЕЛӘҮ

 

Танылган накышче Илдар Зариповның без «Өйдә, дип исемләнгән ике картина иҗат иткәнлеген беләбез. Әсәрнең беренче үрнәге (1970) рәссамга шактый шөһрәт алып килде, һәм хәзер ул Ленинград Рус дәүләт музеенда күрсәтелде. Беренчесеннән соң ун ел үткәч, автор картинаның икенче вариантын эшләде. Рәссамның мондый адымын ничек аңларга? Элекке казаныштан ваз кичүме? Юк. Хикмәт — башкада. Әсәрнең беренче үрнәге И. Зариповның программ картиналары рәтендә саналырга хаклы. Җанына якын булган авыл тематикасы буенча нәтиҗәле эшләүче рәссам биредә халык сәнгатенә тоташкан идея-эстетик концепциясен аерата тулы ачып күрсәтә, шигъри-этник детальләр ярдәмендә ана булу бәхете, дөньяны җылытып торучы гаилә учагы, тирән гасыр катламнарына тоташкан күркәм традицияләр, милли характерларның үзләренә «тарту көче» турында беркемне дә битараф калдырмаслык итеп сөйләүгә ирешә. Җитмешенче елларда И. Зарипов иҗаты яңа баскычка күтәрелде. Тарихи үткәннәргә, бүгенге удар төзелешләргә һ. б. шундый мөһим темаларга багыш ланган лирик поэтик һәм эпик полотнолар, күпсанлы пейзаж, портретлар, әдәби нигезгә корылган нәкыш-фантазияләр рәссам иҗатындагы гражданлык ялкынының көчәюен, образлардагы эмоциональ эчтәлекнең тирәнәюен, лирик-драматик кичерешләр диапазонының киңәюен бик ачык раслыйлар. • Өйдә» картинасының икенче варианты (1980) И. Зариповның рухи эстетик тәҗрибәсе баюын, рәссам колоризмының яңа үсеш баскычына күтәрелүен күрсәтә. Рәссам картинадагы «милли интерьерлы к »ны саклап кына калмый, аңа тагын да көчлерәк шигъри-философнк яңгыраш бирә. Полотнода «якты һавалы өлеш, арткан, элекке кайбер контурлар бетерелгән. Героиня йөзендәге төсләр бирелешендә дә шактый үзгәрешләр сизелә. Нәтиҗәдә әлеге вариантта үткәрелгән философик фикер элеккесенә караганда масштаблырак килеп чыккан, һәм картина гап-гади авыл өе нигезендә дөнья халыклары «өе», җир язмышы турында тирән уйлануларга этәрә.