Логотип Казан Утлары
Публицистика

НЕФТЬЧЕЛӘР ҮЗӘГЕ

1951 елга кадәр Әлмәт — зур гына авыл хуҗалыгы районы иде. Үзәгендә берничә артель, таш кибетләр, урта мәктәп һәм больница була. Районда йөзгә якын колхоз исәпләнә. Кешеләре иген игәләр, терлек асрыйлар. Ton ярдәмчеләре ат һәм үгез санала. Шуңа күрә дә көлтәгә бәйләнгән игеннәрне кыш буе суктырырга туры килә. Әлмәт авылының тарихы, халык авыз иҗатына караганда, XVII гасырдан башлана дияргә була. Бирегә иң элек Әлмөхәммәт исемле кеше килеп урнаша, аннары Иван Грозный заманында чукындырылган татарлар һәм башкортлар килә. Кострома ягы крестьяннары да. авыр салымнардан ка чып, җир эзләп, бу якларга күчкәннәр. Алар хәзерге Урсала («урыс ала» дигәннән) авылына килеп утыралар. Әлмәт исеме — Әлмөхәммәттән кыскартып алынган булса кирәк. Әлмәт яклары яшь Совет республикасының беренче көннәреннән зур кайгыртучанлык тоеп яши. Халыкара интервенция һәм эчке контрреволюция чолганышында калган ил өчен иң кыен чорда В. И. Ленин бу якларга ышаныч белән карады. Татарстан тарихын бик яхшы белгән В. И. Ленин ягулык кытлыгы булган бер мәлдә нефтьне Идел буеннан эзләргә киңәш итә. Фашизмга каршы хәлиткеч сугыш чорында — 1943 елда Совет Армиясе танклары шушы яклардан чыгарылган ягулыкны куллана башлый. Нәкъ шушы елда ук Совет хөкүмәтенең Әлмәттә театрга нигез салырга карар итүе гаять кызыклы факт. Гомумән, Әлмәт төбәгенең бүгенге бәхетле язмышында партия һәм хөкүмәт кайгыртучанлыгы бик ачык күренә. Халык моны тирәннән аңлый. Совет иле үзенең бөек юлбашчысы В. И. Ленинны югалту кичергән көннәрдә әлмәтлеләр аңа булган чиксез мәхәббәтен 1924 елны «Известия» газетасында басылып чыккан түбәндәге юлларда белдерә: «Коммунистлар партиясе һәм эшчеләр сыйныфының бөек юлбашчысын, остазын һәм армас- талмас революционеры В. И. Ленинны югалтуы турындагы авыр хәбәр Татарстанның ерак почмакларына да килеп җитте... Безнең Әлмәттә митинг һәм кайгы демонстрациясендә бу авылның гына түгел, тирә-күрше авыл ларның һәммә крестьяны да катнашты. Митингтан соң ул крестьяннардан 30 кеше РКП(б) сафларына керергә теләк белдерде...» Бүгенге Әлмәт районы республикабызның Азнакай, Сарман, Ленино- горск, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә районнары белән чикләнә. 156 мең гектардан артыграк мәйдан били, шуның 112 мең гектардан күбрәге сөрү җире. Әлмәт урманнарга да бай. Ул 73 мең гектар тәшкил итә. Районда урман ел саен 450 гектарга кадәр мәйданда тулыландырыла. Әлмәт җире илгә ике төрле уңыш бирә: ашлык һәм нефть. 17 колхоз һәм 10 совхоз. Алар зурлыклары ягыннан төрле-төрле. Әйтик, кошчылык фабрикасы булган Колшәрип авылында 33 меңгә якын кеше яши. Шуның җиде меңләбе авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, ә 10 меңгә якыны промышленность предприятиеләрендә эшли. Район территориясендә «Әлмәтнефть». «Елховнефть», «Сөләйнефть» һәм «Ямашнефть» идарәләре урнашкан. Миннебай газ эшкәртү заводы бар. Ике кирпеч заводы эшли. Район авыллары аша Бөгелмә — Круглое Поле тимер юлы уза. Авыл һәм шәһәр эшчәннәре арасында дуслык һәм хезмәттәшлек элем төләре ныгыганнан-ныгый бара. Чәчү чорында, урак өстендә, авылда йортлар салуда шәһәр кешеләре зур өлеш кертәләр. Бүген күпчелек промышленность предприятиеләренең ярдәмче хуҗалыклары бар. «Әлмәтнефть» идарәсенең «Нефтяник* совхозы терлекчелек продуктлары җитештерү буенча дан тота. Республика нефтьчеләренең башкаласы Әлмәт шәһәре нигездә районның казылма байлыклары хисабына үсеп чыкты. Чупай ташыннан, мәсәлән, бик күп йортлар, промышленность объектлары һ. б. төзелде. Бу хакта Әлмәттә яшәүче шагыйрь Әдип Маликовның мондый юллары бар: Бар иде ди Чупай тау. Бөркет ял иткән кунып. Эзләмәгез, тапмассыз. Күчкән ул шәһәр булып. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң әлмәтлеләр кулларына корал тотып гражданнар сугышында, ак чехларга, кулакларга, сәнәкчеләргә каршы көрәшләрдә актив катнашалар. Шул чорда батырларча һәлак булган коммунистлар И. Швыткин, И. Бахорин, Е. Груздев, М. Тавабилов. Ш. Әхмәдиев, активистлар В. Горбунов, И. Кәримов, М. Исхаков, 3. Гобәй- дуллин, Д. Артемьев, К. Гыйләҗетдинов, Җ. Габдрахманов кебек каһарманнарның исемнәре әлмәтлеләр хәтерендә мәңге сакланыр. Әлмәтлеләр Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм хезмәттә зур батырлык күрсәттеләр. Биредән 17732 кеше фронтка алынды, шуның 340 ы хатын-кыз иде. Районның Фрунзе исемендәге колхоз члены Мотыйг Әхмә- дуллин һәм Кәләй авылыннан Никита Токарликовка Ватан азатлыгы өчен күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Меңнәрчә сугышчыларыбыз хөкүмәтебезнең орденнарына һәм медальләренә лаек булдылар. Сугыш явында 6045 кеше мәңгегә ятып калды, алар ара сында 10 хатын-кыз да бар. Бөек җиңүне тизләтү өчен тылда калган Әлмәт халкы фронтка азык- төлек, җылы киемнәр белән ярдәм итеп торды. Җиңү көнен якынайту өчен үз акчаларын бирүчеләр дә аз булмады. «Комбайн» колхозы члены Габд- рәхим ага Габдрәшитов танк һәм самолет төзүгә 100 мең сум бүләк итте; шушы уңайдан аңа Баш командующий И. В. Сталинның рәхмәт хаты килде. Әлмәтнең мактауга лаек уңганнары күп. Район хуҗалыклары нигездә мөгезле эре терлек, сарык, дуңгыз һәм кош асрыйлар. Ит җитештерүче «Кичуй» совхозында гына да елына 14 мең баш мөгезле эре терлек симертүгә исәпләнгән комплекс эшли. Кичуйлылар кайбер елларда дәүләткә 4 әр мең тоннадан артык ит саталар. Һава шартлары иң начар килгән 1984 елда да биредә гектарыннан 25 әр центнер уңыш җыеп алынды. Әлеге хуҗалык соңгы алты елда Бөтенсоюз социалистик ярышында — бер, Бөтен- россия социалистик ярышында биш тапкыр җиңүче булды. РСФСРның атказанган зоотехнигы Зөфәр Газизович Шәйдуллин җитәкчелегендәге бу совхозның еллык саф табышы миллион сумнар белән исәпләнә. «Ярыш» колхозы район хуҗалыкларын нәселле таналар белән тәэмин итә. Ел буена биредән меңнән артык сыер озатыла. Сөт һәм ит җитештерү һәм хәзерләү буенча колхоз алдынгы урыннарның берсен тота. Колхоз пред седателе РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы работнигы Самат Сира евич Әхтәмов хуҗалыкта һәр эшне белеп оештыра, халыкны алда торган бурычларны уңышлы үтәүгә оста туплый белүе белән район партия-хуҗа лык активы арасында абруе зур. «Акташ» совхозы директоры Константин Константинович Терехин, •Путь Ильича» колхозы председателе Нотфулла Хәсәнович Хәсәнов кебек оста җитәкчеләр бар районда. Терлекчелектә һәм игенчелектә зур уңышларга ирешкән маяклар күп. ■ Район савымчылары ярышын «Чулпан» колхозыннан үз эшенең чын остасы Суфия Исмәгыйлова җитәкли. Районда алтмыштан артык савымчы 3 меңчеләр рәтендә бара. «Акташ» совхозыннан дуңгыз караучылар Ольга Владимировна Загуменнова һәм Таисия Андреевна Кочкурова кебекләр гел мактап телгә алыналар. Җәнлек асрауда бөтен көчен биреп эшләүче Әлфирә Тимеркәева чәшке тиреләре тапшыру планын йөз утыз-йөз кырык процентка җиткереп үти. Район авыл хуҗалыгы алдынгыларының исемнәрен тагын да күпләп санарга булыр иде. Әмма шуны әйтү д-'1 җитә: 1984 ел күрсәткечләре буенча 17 терлекчегә, механизатор һәм игенчегә үз һөнәрләре буенча мактаулы исемнәр бирелде. Кыскасы, әл мәтлеләр Азык-төлек программасын үтәүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. КПССның XXVII съезды карарларын тормышка ашыру буенча да әлмәтлеләр үз сүзләрендә нык торырлар. Район мәктәпләре укыту-тәрбия эшендәге мәгълүм реформаны тормышка ашыру өчен тырышалар. Халык ихтирамын казанган педагогларыбыз күп. Т. А. Егорова, 3. М. Әхмәтова, М. А. Сафина кебек укытучылар СССР мәгариф отличнигы дигән исемгә лаек булдылар. К. С Мөхәммәтшина, Л. Г. Скворцова, Ә. Ш. Шәмсетдиновлар хөкүмәтебезнең орденнары белән бүләкләнделәр. А. 3. Шәрәпов, Г. Л. Рәхмәтуллина, Т. В. Вәлитов кебек педагогик коллективны мактаулы эшкә оста туплый белә торган директорларыбыз бар. Хәзер районда бөтен уңайлыклары булган 38 урта һәм сигезьеллык мәктәп исәцләнә. Укучылар гомуми белем алудан тыш механизаторлык, машина белән саву һөнәренә дә өйрәнәләр. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак, егет һәм кызлар, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, авылда эшкә кала. Яшьләрнең культурага булган ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен без райондагы барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышабыз. Районыбыздагы театр һәм Язучылар союзы бүлеге эшчәнлеге бу юлда аеруча зур таянычтан саналалар. Әлмәт районы авылларында туып-үсеп, иҗат илһамы алган язучылар шактый. Алар арасыннан Елховой авылыннан Ләбиб Гыйльми, Габдрахман авылыннан Афзал Таһиров кебек әдипләрне күрсәтергә була. Миннебай егете Шамил Бикчуринның исеме илдә танылды. Шушы төбәктә ул үзенең «Каты токым* романын иҗат итте. Без нефтьчегалим, язучы коммунист Үзбәк Саттаровның исемен зур ихтирам белән искә алабыз. СССР Язучылар союзы члены, техник фәннәр кандидаты, РСФСРның атказанган нефтьчесе, сугыш һәм хезмәт орденнары кавалеры үзенең әсәрләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлады. Шушы ук темада яратып иҗат итүче, балаларга гына түгел, олыларга да бик күп шигырьләр бүләк иткән Энҗе Мөэминова да — шушы районда туып үскән педагог һәм шагыйрә. Нефть чыга башлауга, Татарстанның бер төркем язучысы, бөтенләйгә төпләнеп калырга дигән ният белән, Әлмәт якларына килеп урнашты. Алар арасында дары исе сеңгән шинельләрен әле генә салганнары да, бу якларның үзгәрешләре белән яңа гына рухлана башлаганнары да бар иде. Рафаил Төхфәтуллин белән Юныс Әминов Брянск юнәлеше, Литва — Польша һәм Воронеж — Полтава — Будапешт — Вена — Прагалар аша үткән утлы фронтлардан, Әдип Маликов көнчыгыш фронтыннан, Сахалиннан ук урап кайтты. Алар сугышчан коралларын тыныч эшкә хезмәт иткән үткер корал — каләмгә алыштырды. Тыныч, шанлы хезмәтнең беренче разведка мәгълүматларын туплар өчен Әлмәт төбәгенә Ибраһим Гази белән Сибгат Хәким, фронтта өйрәнгәннәренчә, әледән-әле иҗат «десантлары» ясап тордылар. Хәсән Туфан да Әлмәт язучылары янына еш килеп-китеп йөрде. 1955 елда Әлмәттә Язучылар союзының аерым бүлеге ачылды. Биредә Гамил Афзал белән Гариф Ахунов үз иҗатларына бай хәзинә таптылар, Мөсәгыйт Хәбибуллин белән Шамил Бикчурин эшчеләр, нефтьчеләргә ба гышланган әсәрләрнең «каты токым»нарына кадәр төштеләр. Саҗидә Сө- ләйманова, Энҗе Мөэминова һәм Клара Булатова нефтьче каһарманнарга илһам чәчәкләрен бүләк иттеләр. Мәхмүт Хәсәнов, Хәниф Хайруллин, Җәмит Рәхимов, Равил Фәйзуллин һәм Марсель Зарипов «гадиләргә гимн» җырладылар. Альберт Хәсәнов, Фәрит Гыйльми, Роберт Рәкыйпов, Дмитрий Матвеев, Азат Ганиев, Изаил Зарипов һәм дистәләрчә яшь әдипләр бүген «нефтьне сәнгатькә әверелдерү» белән мәшгуль. Әлмәт язучылар оешмасы җаваплы секретаре, М. Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурсы лау- . реаты Әхәт Гаффарның проза һәм драматургиясе бөтенсоюз укучысына иреште. Әлмәт төбәгендә алты язучы Татарстанның атказанган культура работнигы исеменә лаек булды. Әлмәт язучылар оешмасына кергән язучыларның үз укучыларын куандырырдай уңышлары бар. Партиябезнең ике съезды арасында гына да аларның Казан. Мәскәү һәм илебезнең башка нәшриятларында ике дистәдән артык китабы дөнья күрде, пьесалары сәхнәгә куелды. Әлмәттә Тукайга багышланган традицион шигырь бәйрәменә тагын бер тантана — күренекле шагыйрә С. Сөләйманова иҗатына багышланган Шигърият көне өстәлде. Язучылар нефть чыга торган Сарман, Лениногорск, Азнакай, Баулы кебек төбәкләрдә әдәбият көннәре һәм очрашулар оештырып, хезмәт ияләре алдында чыгышлар ясыйлар. Аларның әсәрләре исә хезмәт кешесенә дан җырлыйлар. Әлмәт язучылар оешмасына кергән СССР Язучылар союзының 19 члены нәкъ менә шундый максат белән иҗат итә, язучыларның яшь алмашын тәрбияли. Бу — зур иҗади көч. 1984 елны Әлмәт дәүләт драма театры үзенең 40 еллык юбилеен билгеләде. Бу зур иҗат юлында театрда РСФСРның атказанган артисты Камил Валиев, ТАССРның халык артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Дамирә Кузаева кебек осталар үсеп чыкты. Коллективның тәҗрибәсе яшьләргә күчә бара. Соңгы елларда эзлекле төстә колхоз-совхоз эшчәннәре арасында үзешчән сәнгать осталары ярышы уздырыла. Бу кичәләрдә 3 яшьлек Альбина дан алып 80 яшьлек оста гармунчы Әбелгата бабайга хәтле, барлыгы 3 меңгә якын кеше катнаша. Авыл кешеләре тарафыннан эшләнгән әйберләрдән күргәзмәләр оештырыла. Һәр авылның үзенә генә хас талантлы кешеләре ачылды. Колхоз һәм совхоз җитәкчеләре халыкка культура хезмәте күрсәтүне тагын да яхшырту буенча бик күп эш башкаралар. «Ярыш» колхозы, мәсәлән, үзешчән сәнгать өчен 25 мең сумлык кием-салым тектерде. Бүген һәр хуҗалык үзәгендә культура йортлары бар. Аларның күбесе авыллардагы культура масса эшен әйдәп бара. Татарстан АССРның атказанган культура работниклары Җәүдәт Икътисамов, Александр Грушин, Хәлиулла Әхмәтшин бу тармакта башкаларга үрнәк булып торалар. Елховой авылында халык музее бар. Аны карарга илебезнең төрле якларыннан кайталар. Ләкин безгә әле һәр культура йортын хәзерлекле белгечләр белән тәэмин итү өчен бик күп эшлисе бар. Кечкенә авылларда кино күрсәтүне җайга салу таләп ителә. Халык сәламәтлеген саклау юнәлешендә дә шактый эш алып барыла. Хәзер авылларда — участок больницасы, 5 амбулатория, 55 медицину пункты эшли. Әлмәт врачлары да даими рәвештә авылларга барып торалар. Авыл халкына шәһәр медицина учреждениеләрендә урын түрдән бирелә. Теш куючылар да авылга барып эшлиләр. Авыл җирендә яшәүчеләрнең барысы да диярлек даими профилактик тикшерүгә тартылган. Бу эшләрнең уңай нәтиҗәсе — күз алдында: район кешеләрендә инфекцион чирләр сизелерлек кими бара. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, СССРның атказанган врачы Г. Ибраһимова, «Халыклар дуслыгы» орденына ия Н. Гамирова, шулай ук врачлардан Ә. Сабирова, Л. Әхмәтова. О. Гришина кебекләр авыл халкы арасында зур ихтирам казандылар. Елховой авылы фельдшеры Саибә Касыймова Ленин орденына лаек булды. Халыкка сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтүне тагын да яхшырту юнәлешендә эзлекле эш алып барыла. Хәзер авылны авыл белән асфальт юл тоташтыра, йортларга даими газ һәм су кертелә. Бу эшне район буенча 1990 елда тәмамлау күздә тотыла. Районда торак һәм көнкүреш объектлары төзү киң колач алды. Хәзер авыл эчендә шәһәрдәге кебек бөтен уңайлыклары булган яңа авыл барлыкка килә. Фрунзе исемендәге, «Дружба», «Ярыш», «Авангард», «Татарстан», «Россия», «Заря* колхозлары. «Кичуй», «Победа» совхозлары һәм башка хуҗалыкларның үзәкләрендә бер-ике гаиләлек коттедж тибындагы йортлар авылга ямь биреп торалар. Аларда белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр һәм авыл интеллигенциясе яши. Бүген өендә телевизоры, суыткычы, кер юу машинасы булмаган гаилә бик сирәктер. Эшкә үз машинасына яки мотоциклына утырып йөрүчеләр гадәти бер күренешкә әверелә. Таза, мул яши бүген Әлмәт кешесе. Киләчәгебез тагын да матуррак.