Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОҢ ЧИШМӘСЕ

Мең тугыз йөз сиксән бишенче елның көзе. Шаулар яфрак коелган чак. Җил иркенә бирелгән өрәңге яфраклары укшым-укшым кан шикелле. Дерелди- дерелди җиргә төшкән каен яфракларына лимон сарысы сеңгән. Имәннекеләр киртләч-киртләч күгәргән калай кисәкләрен хәтерләтә. Яфраклар мозаикасына әчкелтем усак ысы өстәлә. Гомеренең җитмеш өченче көзен каршылаучы Рокыя ханым Ибраһимова җир өсте- нә бихисап төсләрдән тукылган келәм булып җәелүче яфракларга озак карап торды. Алар Рокыя ханымга кешенең гомер дәфтәреннән ертылган сәхифәләр төсле булып күренде, һәр яфрак үзенә бер музыкаль аваз чыгарыл төшә, ә берничәсе бергә көй тәшкил итәләр иде сыман. Яфраклар җырына җылы якларга сәфәр чыккан торналарның кыйгач сафларыннан ишетелгән моңсу авазлары кушылгандай тоелды Яфраклар зары һәм канатлы сәяхәтчеләрнең саубуллашу аһәңе тәэсирендә гомерен музыкага багышлаган кешенең күңел эч- кәресендә яңа бер көй ярала башлады шикелле. Шушы халәт аның уйларын үз-үзен белә башлаган беренче көзенә — унтугызынчымы, егерменчеме елгы көзгә алып китте. Ул көздә кызчык тәүге тапкыр үзе өчен илаһи булган гармунга кагылды. Казанның дәрәҗәле бай сәүдәгәре Әхмәтҗан Гыйззәтуллинның кара өендә, беренче катта яшәгән чаклары. Рокыяның әтисе Габдерәхим абзый — гомере буе кара эшче. Әнисе Сәхип апа — сәүдәгәрләргә кәләпүш чигә. Икенче катта гади эшче Галимулла Сабиров һәм аның хатыны көн итәләр. Аларның балалары юк. Шуңа күрә бала җанлы, киң күңелле бу кешеләр Рокыяны бик үз итәләр. Рокыя исә үзе Галимулла абыйларына керергә атлыгып тора. Ник дисәң, икенче катта яшәүче абыйның гармуны бар. Ул шуны бик оста итеп уйный. Йөрәкне парә-парә итә. Бер көй тыңлыйсың, үксеп елыйсы килә Икенчесен сыздырып җибәрә — ярсып җырлыйсы килә башлый. Әллә нишләтә кешене ул гармун моңы! Шунлыктан, кызчыкның өске кат күршеләр белән әтиәниләренең уфтана-уфтана нидер сөйләшүләрендә гаме дә юк «Революция» диләр өлкәннәр, «Гражданнар сугышы» диләр, «Совет чыккач, иншал- ла. хәлләребез җиңеләймәсме инде», диләр. Рокыя-сабый боларны аңламый, ә менә гармун... гармун сихерли аны. Балакайның, дөньясын онытып, мөлдерәп карап торуына чыдамый эшче Галимулла. «Мә-ле. бәләкәчем, үзең кычкыртып кара әле шушы моң тартмасын!» дип, Рокыя кулына гармунын тоттыра. Аннары баланы күтәреп урындыкка утырта. Кызыйның аяклары идәнгә җитмичә кала. М Ни хикмәт! Боравын өзек-төтек авазлар чыгарып маташканнан соң, зәгыйфь кенә ител булса да, авыл коен кысып чыгара бит кызый Галимулла абзыйсы да, хатыны да, үз әти- Яисе дә шаккатып, бот чабалар, хәйран калалар. Ә кызчык, тел очын иреннәре арасында йөртә-йөртә. какча гәүдәсен сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәтләндереп, эченнән квйне моңлый-моңлый, уйный бирә.. Рәсемдә баянчылар Poicui.it Ибраһнмони һәм Мохтар Әхмәдиен. Рокыя Галимулла абыйсына гомерлек рәхмәтле. Кызгана белмәде гармунын, гел биреп торды Рокыяга. Сабый яңа бер кей җыештырган саен үзе дә балаларча куана иде: <Вәт бит, кызым! вәт бит, кызым! Болай булса, син әллә кемнәрне узыл китәрсең әле. Ел үттеме икән, Рокыяның даны. «Габдерәхимнең гармунчы кызы» дигән исеме тирә-күршегә генә түгел. Яңа Бистәгә таралды. Шуның нәтиҗәсе буларак, бәләкәй гармунчы тиздән сәүдәгәрнең мөхтәрәм кунаклары алдында «имтихан» тотты. Хикмәт шунда иде: Әхмәтҗан Гыйззәтуллин атаклы Фәйзулла Туишевны кунакка чакырып, байтак көйләр уйната. «Күрегез, янәсе, минем мәҗлесемә кем өндәүле! Дөньяны шаулаткан Фәйзуллагармунчы үзе минем заказларымны үти!» Үз бәясен бик белгән Фәйзулла, артык озакларга уйламыйча, «Кичен концерт бирәсем бар», дип кайтып китә. Әхмәтҗанның да кикерик шиңә, мәҗлес халкы да музыкасыз калудан боега. Ничарадан бичара дигәндәй, Габдерәхим абзыйның гармунчы кызын алып киләләр, һәм шушы учка сыярдай кечкенә гәүдәле, ябык кызчык атаклы музыкантны тыңлап ләззәтләнгән кунакларны әсир итә, сокландыра. — һай, бала! Бәхетләрең генә булгыры! — Күз генә тимәсен бичаракайга! — диешәләр дәрәҗәле кунаклар. Аңлашылса кирәк, хуҗабикәнең дә кәефе бик килә. Ул гармунчы кызны саранланмый сыйлый. Бай абзыйлардан кайтканда җиргә басканын тоймый Рокыя. «Өнемме бу, төшемме!» дип икеләнә. Рокыяның беренче концерты шул булды !Цул көнне аның өчен «күк капусы» ачылды. Шул көннән башлап кызны бәби туйларына, мәҗлесләргә өндәүчән булып киттеләр. Гомер сәхифәләре.. Аларны укый китсәк, 1927 елда Казанда оештырылган гармунчылар ярышында ундүрт яшьлек Рокыя Ибраһимованың җиңеп чыгуын һәм бүләккә., гармун алуын белербез. Шул көннән инде ул гармунлы Рокыя! Аннан соң театрларда эшләгәндә, филармония музыканты булганда, Татарстан радиосының төп музыканты сыйфатында көч куйганда нинди генә баяннарда уйнамады (Вараксин үзе ясаган гармунда да күп әйттерде!), мәгәр ярышта җиңеп алган гармуныннан да кадерлерәк уен коралы тапмады Әлеге ярышта җиңгәннән соң. Рокыя Ибраһимовага музыкаль белем бирү зарурлыгы турында җитди сүз кузгала. Укытучысы Хәдичә апа. үз кызым дип алып барып, музыка мәктәбенә кертә. Педагог Гаврилова аны фортепиано классына кабул итә. Әмма, мөлкәтсезгә җил каршы алдан булса — тезе туңа, арттан булса — оны туза дигәндәй, өйдә фортепиано юклыгы (каян килсен, ди!) кызны аяктан ега Ул музыка мәктәбеннән китә һәм. полиграфия өйрәнчеклеге мәктәбендә укыган хәлендә, музыканы үзлегеннән өйрәнүгә керешә. 1933 елда Казанга артист-комик Хуҗа Шонкаров труппасы килә Иҗади труппа башлыгы Рокыя Ибраһимованың да концертларда катнашуын үтенә. Азакта музыкант кызны труппага алалар. Әмма бу коллектив озак яшәми. Аның бер өлеше — Мамадышка, икенчесе Чистайга китә 1935 ел. Минзәлә театрының дәүләт театры булып формалашкан елы. Иҗади коллектив җитәкчесе, талантлы артист, күренекле режиссер, сәләтле оештыручы (кирәк икән, хәтта шофер да!) Сабир Өметбаев Рокыя Ибраһимованы үзләренә эшкә чакыра һәм күндерә Кешеләр белән эшләүдә гаять оста җитәкче яшь галантка гөлгә караган төсле карый. Аны кечкенә генә уңышы белән дә канатландырып җибәрә, һәр адымын күзәтеп бара, ярдәм кулын суза. Шушы театрда Рокыя үзенең музыкаль сәләтен үстерүгә ныклы җирлек таба. 1938 елда Ватаныбыз башкаласы Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия колхоз-совхоз театрлары фестивалендә минзәләлеләр, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ын күрсәтеп, әйтү- ле уңыш казаналар. Спектакльнең музыкаль оформлениесен эшләүгә Рокыя Ибраһимова күп көч сала... Гомер сәхифәләре.. Аларны актарганда, татар хатын-кызларыннан беренчеләрдән булып танылган Рокыяның атаклы артистлар, композиторлар, музыкантлар белән якыннан аралашкан булуын күрәсең һәм милләтебез горурлыгы булган кешеләрнең аңа шифалы йогынтыларын сизәсең. Ул шәхесләр арасында Заһидулла Яруллин, Салих Сәйдә- шев. Асия Измайлова, Гөлсем Сөләйманова һәм башка бик күп танылган осталар бар. Бөек Ватан сугышы алды еллары. «Комсомолка Гөлсараңның. «Катюшаиның, «Яшь егетләр, яшь кызларлның, «Өч танкистяның өзми дә куймый да җырланган чагы. Ил чигенә дошман килсә. Каушамас безнең куллар. Мылтык алып алдан чыгар Яшь егетләр, яшь кызлар. Шулай да яшьлек беркатлы, самими бит ул Рокыя да безнең ил өстенә ниндидер кара көчнең ябырылуын күз алдына китерергә теләмәде Дөрес, Халхин-голда япон самурайлары чиккә танау тыгып караганнар иде, Кызыл Армия аларның арт сабагын укытты. Хасан күле буенда да безнең йодрыкны нык татыдылар. Безнең гаскәр ак финнарның да тәүбәләрен әйттерде. Тик. тик газета битләре шомлы хәбәрләр белән тулы чыга... һәм меңләгән, миллионлаган Рокыяларның хыялларын, планнарын чәлпәрәмә иткән көн килде. Кояш тотылгандай булды. Ил кан һәм күз яше фаҗигасенә уралып калды. Газеталарның беренче битләрен эре-эре хәрефләрдән торган утлы сүзләр иңләде «Безнең эшебез хак Дошман тар-мар ителер. Җиңү безнең якта булыр!» Багана башларындагы көчле репродукторлардан Совинформбюро хәбәрләре һәм сугышчан маршлар өзлексез яңгырап торды. Рокыя бу вакытта Татар дәүләт академия театрында эшли башлаган иде Музыка көчен Туган илгә мәхәббәт, ил баскыннары — фашистларга нәфрәт итәргә кирәген төшенде ул Театр тылга һәм фронтка хезмәт күрсәтү өчен монолит көч булып оешты. Рокыя ханымның хәтерендә. 1942 елда театр сәхнәгә драматург Таҗи Гыйззәтнең «Ялкын» драмасын куйды Аңа үзе уйнап, үзе җырлый торган роль тиде Режиссер Ширияздан Сарымсаков Ибраһимовадан тамашачыга бик тиз барып җитәрдәй, моңлы да. дәртле дә халык көе сайлап табуын үтенде. Рокыя, эзләнә торгач. «Озату». «Кыз озату» көйләрен тәкъдим итәргә булды «Озату»ны сайладылар, һәм ул көй «Ялкын» исеме белән халык арасына таралды (ә «Кыз озату» көенә Зифа Басыйрова сүзләр сайлый һәм көйне туган ягы шәрәфенә «Мөслим» дип атап җибәрә). Шул елны Рокыя Ибраһимова «Су буйлап» көен халыкка тарата. Ул зур концертлар программасына кертелә, радиодан куп тапкырлар яңгырый, шул рәвешле, тыңлаучыларның мәхәббәтен казана. Үзенә күрә тарихы бар ул көйнең. Рокыя ханым аны Чистай якларына гастрольгә барганда пароходта җырлаучылардан отып ала Тик сүзләре тематик берлектә булмый Татар җырларының теләсә кайсын җырлыйлар әлеге көйгә. Нота, байтак көннәр чемоданда йөреп, Казанга кайта. Кабат су юлы белән Чаллыга килгәч, Рокыя авылыннан, әнисе яныннан читкә китәргә җыенучы бер кызның җырына колак сала. Ихтимал, шушы сүзләрне алырга кирәктер. дип уйлый. Шулай ният кылганда, Минзәлә районына барып чыгалар һәм Калмыя авылында Әнвәр Корбангалиевнең җыр дәфтәрендә агымсуга кагылышлы ике текст табалар. Шулерның берсе сайлап алына һәм «Су буйлап» көенә җырлана башлый. Рокыя Ибраһимованың гомер дәфтәре сәхифәләренә сугыш елларында шәһәр һәм авыл хезмәт ияләренә җан азыгы, рухи җим өләшү юлындагы күп санлы чаралар гына түгел, госпитальләрдәге фидакарь хезмәт тә теркәлгән. Ватан азатлыгы өчен дәһшәтле сугышларда каты яраланган сугышчыларның~рухын күтәрүгә өлеш кертү — үзе зур батырлык ул. Яралылар татар халык көйләрен, композитор ларыбызның әсәрләрен баянчы Рокыя Ибраһимова башкаруында йотлыгып тыңлыйлар. Бик күбесе кул чабу мөмкинлегеннән дә мәхрүм. Рәхмәтләрен телдән әйтәләр һәм: «Тагын бер генә көй уйнагыз инде! Тагын бер генә җыр җырлагыз инде!» — дип гозерлиләр. Ничек итеп уйнамасын да ничек итеп җырламасын ди! Госпитальләргә шефлык итү чорыннан Рокыя Ибраһимова сәерлек дәрәҗәсенә җиткән очракларны да искә ала. Маяковский урамындагы тулай торакка уонашкан госпитальдә, мәсәлән, концерт вакытында ул бер егетне күрә. Каты яраланган, өстәвенә, бик көчле контузия дә алган. Сугыш аяусыз бирткән егетнең нервылары соң чиккә җитеп какшаган. Аны тынычландырырга теләп, һәммә чараларны сынап караганнан соң, бик тузынган чакларында кулларын бәйләп куюга җитәләр икән хәтта. Менә шушы сугышчы музыка тыңлагач тынычлана икән. Тынычлана һәм гадәти хәленә кайтып, үзенең үтенечен әйтә: «Сез. мөмкин булса, тагын килегез әле», ди. Гади үтенү генә дә булмый бу. Чын-чынлап ялвару, инәлү була. Әлеге фаҗигане йөрәгенә бик якын кабул иткән Рокыя Ибраһимова госпитальгә кат-кат бара һәм бер дә иренмичә махсус шушы егет өчен баянда уйный. Концертларның берсендә баянчы Ибраһимова бик каты яраланган солдат кыз — зенитчы белән очраша. Кызның ике аягы да ампутацияләнгән. Рокыяның уйнавын бик бирелеп, бик ошатып тыңлап торганнан соң, әлеге яралы туташ медицина персоналы аркылы музыкант белән сөйләшәсе килгәнлеген әйттерә. Рокыя ханым фаҗига күленә чумган бу кыз-солдат белән бик теләп сөйләшә, әлбәттә. Медиклар алдан ук кисәтеп куялар: «Сез берүк аның фикеренә каршы килә күрмәгез, зинһар. Җаена гына тора күрегез».— диләр. Авыр әңгәмә була бу. Кыз, госпитальдән савыгып чыккач та. музыкант булу турында хыяллана икән. Моны ул Ибраһимовага туп-туры әйтә: «Сезнең кебек баянчы буласым КИЛӘ!» —; ДИ. Рокыя ханым аптырашта кала Беренчедән, ул бу сугышчының музыкага сәләте бары- югын белми. Икенчедән, баян кадәр баян ике аяксыз кызга бик авыр инструмент булачак. Сау-сәламәт Рокыя пот авырлыгын үз тәҗрибәсендә күп татыган кеше бит! Яралы кызга музыкант апасы иң әүвәле нота гыйлеме алу кирәк булачагын әйтә. Аннары бик сак кына баянның аның өчен авырга киләчәген аңлата. Оркестрга керә торган теләсә кайсы инструментны сайларга мөмкин булачагын төшендерә. Мондый очрашулар яу тынганнан соң ни гомерләр узгач та Рокыя Ибраһимованың төшләренә кереп йөдәтә икән, каһәрле сугышның кешеләр йөрәгенә салган яраларның ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңлавы кыен түгел. Рокыя Ибраһимова госпитальләрдә биргән концертларда Салих Сәйдәшев белән чыгыш ясаул^эын иң җылы истәлекләрдән итеп хәтерли. «Старая клиникапдагы госпитальдә Сәйдәшевның яралылар белән әңгәмәләре аның хәтеренә тирән уелган. Шул чактагы иҗади элемтәләрдән файдаланып, Рокыя ханым халкыбызның сөекле композиторыннан «Галиябану» увертюрасының гармун партиясен яздырып алуын һәм композитор үзе дирижерлык иткән концертларда оркестр составында шул партияне башкаруын сагынып искә ала. Кешелек тарихында күрелмәгән авыр сугыш дәвам итә. ләкин музалар тынмый гына түгел, торган саен дәртлерәк яңгырый. Балетмейстер Гай Таһиров һәм музыкант Рокыя Ибраһимова сәнгать түгәрәкләре көче белән бию сюитасы хәзерлиләр. Уңыш казанган бу сюитаны 1943 елның октябрь азагында ВЛКСМның 25 еллык тантанасы уңаеннан Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә күрсәтәләр. Анда алган югары бәя яңа сюита иҗат итеп, янә илебез башкаласы сәхнәләрендә чыгыш ясарга рухландыра. Бу коллективны Кремль янында кинога төшереп, тасманы фронттагы сугышчыларга күрсәтергә җибәрәләр. 1944 елның яз башы Рокыя Ибраһимова өчен шулай ук бик истәлекле чор. Бу вакытта Рокыя Ибраһимованы фронт концерт бригадаларының берсенә кертәләр Бригадада шулай ук Асия Мәсәгутова. Рәшидә Тәминдарова. биюче Хәйруллин, опера театрыннан Артемов булалар. Конферансье — Петровская Концерт брагадасы үзенең программасын иң элек — Казанда, аннары Мәскәүдә күрБашкалада чакта, татар артистлары фронтка бара дигәнне ишетеп, кунакханәгә алар тыиа генерал-лейтенант Якуб Чанышен килә Ул бригада членнарының һәммәсе белән якыннан кызыксына, үз итеп сөйләшә, уңышлар тели Рокыя ханым Ибраһимова халкыбызның легендар кешесе хөрмәтенә татар халык көйләрен уйный. . Ниһаять, бригада Беренче Украина фронтында Землянкаларда һәм ачык һавада концертлар Ватан азатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшүчеләр, бигрәк тә якташларыбыз. сәхнә осталарының чыгышларын бик зур канәгатьләнү хисе белән кабул күрәләр. Тиз арада әмәлләп куелган сәхнә күперчекләренә артистларны кат-кат чакырып чыгаралар. ихластан рәхмәт укыйлар. Концертларның берсендә гаҗәпләнерлек хәл була. Конферансье баянчы Рокыя Ибраһимованың сәхнәгә чыгасын игълан итүгә, сугышчылар арасыннан мәһабәт гәүдәле берәү күтәрелеп, музыкантка якынлаша Рокыя үз күзләренә үзе ышанмастай хәлдә кала, каршысына Минзәлә театрының художество җитәкчесе һәм директоры булган Сабир абыйсы Өметбаев кочак җәеп килә Язмыш күңел әрнетүле хәлләрне генә түгс;л, гомер ахырына кадәр истә калырлык күңелле очрашуларны да белә икән! Сугыш кырында, Украинаның хәзерге Хмельницкий өлкәсендә, Горынь елгасы буена урнашкан Славу та шәһәрендә, фронт концерт бригадасы әгъзалары «Ватан өчен» газетасында эшләүче татар язучылары белән дә очрашалар. Алар арасында драматург Риза Ишморат, шагыйрьләр Гали Хуҗиев һәм Мөхәммәт Садри, балалар язучысы Госман Бакиров булалар. Әдәбият-сәнгать әһелләренең мондый шартларда берничә генә сәгатькә булса да очрашуларыннан туган тәэсирне күз алдына кигереп була инде. Китә сорашулар, китә сөйләшүләр, йокы һәм ял онытыла. Шул чакта Рокыяның өздереп баянда уйнавы үзе бер бәхет, әйтеп бетергесез олы ләззәт була. — Бик хатирәле очрашу булган иде ул.— дип искә ала бу хакта күренекле драматург, әдәбиятыбыз аксакалларыннан берсе, сугыш елларындагы майор Риза Ишморат. Язучылар фронт концерт бригадасының чыгышлары турында «Ватан өчен» газетасында мәкалә урнаштыралар Газетаның бу мәкалә басылган саны әле дә булса Татар дәүләт академия театры музеенда саклана. ■ 1951 елдан Рокыя Ибраһимова филармониядә эшли башлый һәм 1968 елда лаеклы ялга киткәнче шунда була Иҗатының бу чоры гаять зур активлык белән аерылып тора. Әлеге дәвердә танылган баянчы берничә бригадада эшли. Татарстан районнарында, күрше республикалар һәм өлкәләрдә була. Усман Әлмиев. Гөлсем Сөләйманова. Зифа Бә- сыйрова, Габдулла Рәхимкуловлар белән бергә халыкка культура хезмәте күрсәтә. Бу чорда да Рокыя ханым халык җырларын язып алу һәм эшкәртүгә, аларны янә халкыбызга бүләк итүдә тау чаклы эш башкара Аның үз кулы белән төзегән бер исемлектә җырчылар репертуарына тәкъдим иткән дистәләрчә җырлары теркәлгән. Шул рәвешле, ул атаклы җырчыларыбыздан Гөлсем Сөләйманова, Гайшә Камаева, Мәрьям Рахман- кулова. Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова. Резня Тимерханова, Илһам Шакиров, Сөләйман Иосыпов, Габдулла Рәхимкуловларның репертуарларын баетышуда катнаша. Шушы соклангыч җыр осталарының репертуарларындагы һәммә көйләрне бергә күз алдына китерә калсак, һич арттырмый расларга мөмкин, моң диңгезе хасил булыр иде. Баянчы Ибраһимованың гомер сәхифәләрендә янә дә бер үтә истәлекле вакыйга бар. Ул да булса. Римма Ибраһимова. Илһам Шакиров, Марат Әхмәтов, Марат Сираҗетдинов. Айрат Арслановлар белән бергә, Финляндиягә гастрольгә баруы. Ул бу сәяхәттән гаҗәеп рухланып, дәртләнеп кайткан иде. Рокыя Ибраһимованың, танылган хатын-кыз баянчы буларак, тормыш һәм иҗат юлы күпләр сокланырлык. Туган халкына армый-талмый фидакарь хезмәт итүе белән бик бәхетле ул.