Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘХӘББӘТ ҺӘМ ШИГЪРИЯТ

Соңгы елларда татар шагыйрәләренең күзгә күренеп ишәя баруын матур күренеш дип бәяләргә кирәктер. Әдәбият сөючеләрне кызларның шигъри табышлары куандыра, уңышсызлыклары борчый. Аларның һәр яңа җыентыгын бөтенсоюз шигърият мәйданына чнгарлык түгелме дигән өмет белән кулга аласың. Менә мин дә «кызлар җыры»на үз өлешен, үз моңын өстәргә омтылган бер яшь шагыйрәнең беренче китабы турындагы кайбер фикерләремне уртаклашмакчы идем. Шәмсия Җиһангированың «Төсле моң» исемле җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты. 1985 ел) хакында сүз бара. Китапның исеме дә. тышлыгы да матур. Укырга тотынмас борын шигъри ачышлар, рухи ләззәт, җан азыгы вәгъдә итә торган. Шәмсия үзе дә китабының беренче битендәге шигырендә үк: «Сезнең белән бүген җыр телендә, төсле моң телендә сөйләшәм...» дип, укучыларның күңелен ымсындырып куя. Китапка мәхәббәт турында язылган (бу төшенчәнең киң мәгънәсендә), туган илгә, туган телгә, олы буынга, кешеләргә чын ярату хисләре белән сугарылган әсәрләр тупланган. Автор С «Тормышка карыйм да» шигырендә: Тормышка карыйм да — сокланам, Шатлыктан матур җыр көйлимен. Бар бит. днп, куанам, минем дә Үз илем, үз җирем, үз телем,— дип үзен биләгән якты уй-тойгыларны укучы күңеленә түкми-чәчми җиткерергә тырыша, һәм, әйтергә кирәк, әлеге шигырь поэзия сөючеләрне битараф калдырмас Бу коры фату гына түгел: шагыйрә дөньяга, җиһанга мәхәббәтен гражданлык тойгысы белән, ил пмышы, ил иминлеге өчен шәхси җаваплылык хисе белән бәйләп бирә. Миңа калса. Ш. Җиһангированың әнисенә һәм гомумән өлкәннәргә багышланган шигырьләре уңышлырак. «Әнидән хат». ■Җибәрмим». «Күгәрченнәр ашата бер ана» кебекләре хатын-кыз Шагыйрьгә генә хас нечкәлек, табигый моң белән өртелгән. Ә инде «Татар карчыгы» исемлесен тулысы белән күчереп алмыйча түзә алмадым: Бер әбине күрдем әле: Имнәрендә мамык шәле. Аягында чиккән читек. Әй, елмая матур итеп. Кулында йоклый оныгы: Көтел алган горурлыгы. Күзем алалмый карчыктан. Көнләп куйдым картлыктан. Әйбәт шигырь! «Бабай чәй эчә» дигәне дә матур гына башланып китә. Бер картның 4<ерткерт кенә шикәр кабып, шүрдә шүр өреп кенә» чәй эчеп утыру күренешен җылы юмор белән, җанлы итеп тасвирлый да шагыйрә, бабай чәен эчкәч «ипләп алып кесәсенә салып куйды... тешне дә» дип очлый шигырьне. Менә бусы инде — тешләрне кесәгә салып кую .— бер дә күңелле тәэсир калдырмый. Кызганычка каршы, авторга карага канәгатьсезлек тудырырлык әсәрләр тагын очрый. Кайбер шигырьләргә яңа фикер, шигъри ачыш җитенкерәми Башым иеп. сәҗдә кылыр идем һәр башакка, тирәк-гөлләргә; Идел кебек ашкын йөрәгемнең Тынып торган чагы бар микән? Көязләнә белә каен кызы: Ефәк шәле гел-гел алышына — Әле кайчан гына яшел иде,— Ак шәл ябып чыккан каршыма.— шикелле юллар, минемчә, укучыга яңалык алып килми, рухи ләззәт тә бирми. Бер шигырьдә «яз кояшы», икенчесендә «май кояшы» төсле чагыштырулар да. еш кабатлана торгач, укучыны ялыктыра башлый. Авторга үз йөзен табу юнәлешендә әле эшләргә кирәк Ш. Җиһангированың әлеге җыентыгында мәхәббәт лирикасына, сөйгән ярларга зур урын бирелгән. Алар безгә авторның күңел дәфтәрен ачып салалар: Яшерен моңнан йөрәгемне генә Татлы сагыш, бетмәс моң алды. «Төсле моң»дагы уңышлы шигырьләр белән танышкач, безнең шагыйрәгә зуррак таләпләр куярга да хакыбыз бар. Мәсәлән, алдагы иҗатында шагыйрә логик эзлеклелекие үстерү, сүзгә карата игътибарны арттыру буенча тагын да активрак эзләнсен иде... Әнә шул вакытта аңа күбрәк һәм яңа шигъри уңышлар юлдаш булыр...