Культура тормышы көндәлеге
КУКМАРАДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ 21-24 январьда Кукмара районында «Татар әдәбияты көннәре» булып узды «Илһамыбыз — сиңа. партия» дигән девиз белән үткәрелгән һәм партиянең XXVII съездына багышланган бу бәйрәмне Татарстан Язучылар союзы, республика китап сөючеләр жәм- гыяте һәм КПССның Кукмара районы коми теты оештырды Әдәбият сөючеләр белән районның бик күп мәктәпләрендә, китапханәләрендә, клубларда. предприятиеләрдә, колхозларда очрашулар булды. Китап сәүдәсе, үзешчән сәнгать көчләре чыгышы. җирле радиотапшырулар. китап укучылар конференцияләре, түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр һәм башка чаралар үткәрелде. «Татар әдәбияты көннәрежндә республика бызның танылган әдипләре Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе,КПССның XXVII съезды делегаты драматург Т Миң нуллнн. прозаиклар Г Баширов. Ә. Еники. А. Расих. А Гынләҗев. Р Кэрами. М. На- сыйбуллин. шагыйрьләр Ә Баянов. Рәшит Әхмәтжанов, М. Әгъләмов. тәнкыйтьче Ф. Га лнмуллин. яшь шагыйрьләр Р Зәйдуллин. Г. Моратов катнашты КУЙБЫШЕВ ӨЛКӘСЕНДӘ ӘДӘБИ АТНАЛЫК 12—17 январьда Куйбышев өлкәсенең Кләүлс районында татар әдәбияты атналыгы булып узды. Анда шагыйрьләр Ә Рәшнтов һәм 3 Мансуров катнашты. Алар татар әдәбиятында якты эз. калдырган әдипләр Зыя Ярмәкн. Халик Садрн. Әнвәр Давыдовның якташлары — Камышлы. Иске Ярмәк. Яна Ярмәк. Яна Усман авыллары хезмәтчәннәре белән очрашулар үткәрделәр. Әдәби атналыкта Куйбышев язучылары В Туманов. И Ни кульшнн да катнашты Г. ТУКАЙНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА 14 январьда язучыларның Г Тукай исемендәге клубында халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 100 еллык юбилее алдыннан поэзия кичәсе булды Анда төрле буын шагыйрьләрдән С Хәким. Н Арсланов. М. Садрн. Н Дәүлн. Ә Исхак. 3. Нури. Ill Галиев. Р Харис, Р. Гатауллин. Ш Маннапов. Ф Сафин. РСФСРның һәм Т-АССРның халык артисты. Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты А. Арсланов һ. б. чыгыш ясады Халык шагыйренә багышланган бу кичә Казан телевидениесенең әдәбн-драматнк тапшырулар редакциясе тарафыннан оештырылды В. И Ленин исемендәге Казан дәүләт врачларның белемен күтәрү институтының' кафедрасы урнашкан бинаның (элекке Кляч кин шифаханәсе Островский урамы, II) бер бүлмәсендә Г Тукай үзенен соңгы көннәрен уздырган. Кафедра хезмәткәрләре көче белән шул бүлмәдә кечкенә музей оештырылды. Анда Г Тукан истәлегенә багышланган альбом, шагыйрьнең бюсты (аны Бакый Ур- манче бүләк иткән), татар язучыларынын әсәрләреннән зур булмаган китапханә бар. һәр елны Татарстан Язучылар союзы вәкилләре бу музейда булалар, авырулар һәм медицина хезмәткәрләре алдында чыгышлар ясыйлар. ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ 31 январьда Казанның Актерлар йоргын- да язучы Нәби Дәүлннең нжат кичәсе булды. Әдипнең тормыш һәм ижаты турында тән кыйтьче С. Маннапов сөйләде Кичәдә танылган сәнгать осталары башкаруында Н Дәүлинең әсәрләре яңгырады, язучы күп санлы сорауларга жавап бирде. Казан телевидениесе al.ua да күрсәтелгән бу кичәне язучы Р Карами алып барды. 24 январьда Казан Дәүләт консерваториясенең Актлар залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Алмаз Монасыйповның нжат кнчәсе булды Кичәдә аның Татар Дәүләт филармониясенең симфоник оркестры башкаруында Беренче симфониясе һәм «Тукай ритмнары» дигән вокаль симфоник поэмасы башкарылды Оркестрга кушылып РСФСРның атказанган артисты Э. Җәләлетдинов җырлады. А. Монасыйпов дирижер буларак та чыгыш ясады ВЕНГР ТЕЛЕНДӘ Будапешт университеты тарафыннан чыга рыла торган «Артес популярес» («Халык ижаты») исемле еллык җыентыкта совет му гы касы белгечләре һәм фольклорчылары хез- мәтләренә дә урын бирелә Соңгы саннарның берсендә (1985 ел. 14 сан), мәсәлән. Наилә Әлмиеваиын керәшен татарлары музыкаль фольклорын өйрәнү проблемаларына багышланган зур мәкаләсе басылып чыкты Шушында ук йола җырларының нотировкасы да бирелгән. ЯКТАШЫБЫЗ - КАЗАХ ГАЗЕТАСЫ ЛАУРЕАТЫ Казахстан Язучылар союзы идарәсе орг аны булган «Казах әдәбияты» газетасы һәр ел ахырында үзенең битләрендә басылган иң яхшы әдәби әсәрләр һәм әдәби тәнкыйть Культура тормышы көндәлеге мәкаләләрен билгеләп үтә. 1985 елда басылган иң яхшы хезмәтләр арасында Татарстан галиме, филология фәннәре докторы Әбрар Кәримуллинның татар һәм казах әдәбияты һәм сәнгатенең бәйләнешләре турындагы зур күләмле мәкаләсе дә бар БӨТЕНСОЮЗ СЕМИНАРЫНДА 12 27 январьда Дубултыда язучыларның Ян Райнис исемендәге иҗат йортында балалар өчен язучы яшь авторларның Бөтенсоюз семи нары булды Анда Татарстаннан яшь язучы лар Камил Кәримов һәм Рафис Корбанов катнашты Аларның нжаты күренекле язучылар җитәкләгән группаларда тикшерелде һәм уңай бәя алды ЯНА ТАБЫШЛАР СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәре узган ез өч археографии экспедиция оештырдылар Филология фәннәре кандидаты М Әхмәт- җанов җитәкчелегендәге беренче төркем Та тарстаннын Арча. Кукмара. Чистая район нары авылларында. Казан. Чнстай шәһәр ләренда эзләнүләр алып барды Әдәбиятчы Р Әхмәтов җитәкчелегендәге икенче төркем тарафыннан Октябрь районы Кизләү авылы янында кызыклы болгар кабер ташы истәлеге табылды Филология фәннәре кандидаты, фольклорчы Р Ягъфәров Пермь. Чиләбе. Курган өлкәсендә булган дәвердә тупланган 20 дә и артык кулъязманы архивка тапшырды Табышлар арасында күп кенә кызыклы истәлекләр болгар татар язма әдәбиятына нигез салган. Кол Галинең «Кыйссан Йосыф* поэмасының өч кулъязмасы, XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башында Мамадыш тирәләрендә яшәгән шагыйрь Колмөхәммәд нең билгесез шигырьләре җыентыгы. «Түләк белән Сусылу» дастанының яңа кулъязма нөсхәсе һ б бар КОМПОЗИТОР МУЗЕЕ Казанның Вахитов районындагы 41 нче мәктәптә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарстанның халык артисты, рес публикабызның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор Заһид Хәби буллин музее ачылды Музей композиторның тормыш юлын, күп жанрлы иҗатын, музыкаль һәм иҗтимагый зшчәнлеген чагылдырган материалларга, фоторәсемнәргә бай Биредә мәктәп укучылары республикабыз композиторлары иҗаты белән танышачаклар, совет һәм бөтендөнья классиклары музыкасын тыңлаячаклар ЯҢА ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛ Ь БЕРЛӘШМӘ Актаныш районында «Агыйдел дулкыннары» дип аталган яңа әдәби музыкаль берләшмә эшли башлады Берләшмәнең берен че кунаклары итеп үзешчән композитор И Закиров. җырчы Г Фарукшин, яшь шагыйрь X. Миңнегалиев чакырылган иде. Ул көнне Актаныш үзешчәннәре зур концерт бирделәр МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР СССР халыкларының поэтик иҗатын өй рәнүдәге һәм пропагандалаудагы хезмәтләре өчен Г Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының халык иҗаты секторы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илбарис Нурнсламович Наднровка. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1985 ел. 6 ноябрь Указы белән «Татарстан АССРның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем бирелде Совет сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Казан телевидениесе студиясе дикторы Эльмира Хамматовага, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1985 ел. 12 декабрь Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Минзәлә Татар дәүләт драма теат ры артистлары Роза Жиһаншинага Рөстәм Муллинга. Венера Нигьмәтуллинага. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1985 ел. 27 декабрь Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде Совет театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисткасы Илүсә Бәдрневага. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1985 ел. 27 декабрь Указы белән. «Татарстан АССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП Совет театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм җитмеш яше тулу уңаеннан Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты һидият Солтанов. совет театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистлары Фәнз Бәдриев. Рәшит Мәрдеханов һәм режиссер Яннар Садриев [Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр