Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕР ТӘРӘЗӘЛӘРЕ

Колшәрип басуларына Зәңгәрләнеп таң иңде. Таңнарны шул басуларда Каршылаган бар иде. Шул якка карый тутырып Палата тәрәзәсе. Таңнарда качыпмы чыгып Әллә бер әйләнәсе... Бар әле, күңел, эзлә әле, Табылмас микән шунда Яшьлекнең тирән эзләре — Сай Дөмәй елгасында? Җәяү дә йөри идең син, Җайдак та йөри идең, Яшь идең, ару-талуны, Авыруны белми идең. Яз булса чәчүчеләр дә, Җәй булса уракчылар Көтәләр иде үзеңне: «Кайчан,— дип,— килеп чыгар?» Телләрең җырны-шигырьне Гел көйләп торгангамы, «Тургай» дип йөртте үзеңне Әшерәп Галимҗаны. ...Бүген дә әле урының Колшәриптәдер кебек. Дөмәйдә күчмә вагоннар Гәҗит көтәдер кебек. Ярышлар нәтиҗәсен дә Куясы бардыр элеп. Кил әле, Галимҗан абый, Тимеркүгеңне җигеп. Мин үзем йөргән алаша Үлгән диделәр күптән, Картаеп үлгәндер инде, Әллә сагынып микән? Сагыныр... аңа атлансам, Күпме кыр урый иде. Аңласа-аңламаса да Җырымны тыңлый иде. Бер җырлый белми идем мин, Гел җырлап йөри идем Үзем уйлаган җырларның Үзем чыгарган көен. Син шуңа мине «тургай» дип Атаган идең көлеп... Кил әле, Галимҗан абый, Тимеркүгеңне җигеп, Кырчылар килеп җиткәнче Газетны куйыйк элеп. Кем нинди урын алган да, Кем нигә артта калган? — Саннарын гына бир миңа — Барын да җырга салам. Кайсы хак, кайсы нахагын Укырлар, тикшерерләр. Ә Назил белән Разил Барыбер кичерерләр. Ә Назил белән Разил Ярышның уртасында. Аларның һаман я берсе, Я берсе алдын чыга. Бу ике егет, ике дус Көндәшме эштә генә? — Кем белсен, аның серләре Калды яшьлектә генә. Таңнарда шул кырга чыгып Килә бер әйләнәсе. Шул якка карый тутырып Хәтерем тәрәзәсе. Өмет җыры Яңадан килде бу язлар, Җемелди күлләвекләр. Тибрәнә күктә тургайлар, Йөгерә гөрләвекләр. Йөгерә-ага кар суы, Челтерәп ага көлеп. Ачыла уҗым басуы Ямь-яшел хәтфә кебек. Кар суы, туктат юлыңны, Тукта да җиргә сыен. Җиргә сал шифадымыңны, Шул булыр безгә сыең. Җәйлектә басу ашлыгы Сусаудан кибемәсен. Таңнарны төнгә ялгаучы Игенче көенмәсен. Кал безнең җирдә, кар суы, Җир куены иркен безнең. Ямь-яшел уҗым басуы Сап-сары булсын көзен, Шауласын алтын башаклар, Шауласын кырлар тулып. Безнең эш кайтсын зур уңыш һәм матур җырлар булып.Сугыш чорындагы балачактан Кол Галидән калган шигъри сүрә, Борынгылар язган берәр дастан... Кайта-кайта төшкә шулар керә Сугыш чорындагы балачактан. Мич буенда олы яшел сандык, Әни өскә палас шәлен япкан. Көйле әсәр укыйм, ятлап алып Кулга килеп кергән һәр китаптан. Җыелалар кичен солдаткалар, Безнең өйдә якты — бишле лампы. Күз яшьләре белән тыңлый алар Көйләп мин укыган һәр китапны. Кулларында орчык, кем җеп каткан, Биш инәсе кемдер алып килгән, Атар өчен җайлы автоматтан — Бияләйләр ике бармак белән. Мич буенда олы яшел сандык, Яшерен байлык анда — китап тулган, Яттан бикләп, берәм-берәм алып, Көйләп-сөйләп кичен мин утырам. «Ләйлә-Мәҗнүн» анда, «Таһир-Зөһрә», «Изге Йосыф», тагын әллә ниләр, Мәктәптә дә беркем ишетмәгән Низамилар, Сәгъди, Фирдәүсиләр Әниемнең Олы, Бай бирнәсе Мирас булып миңа шуннан күчкән, Шул бәһасез сандык хәзинәсе Балачактан мине шагыйрь иткән. Ул әдипләр яши: дәресләрдә Әсәрләрен бүген сөйлим яттан... Ә төшемә яшел сандык керә Сугыш чорындагы балачактан. Риза булса җаның бүгенгеңә. Канәгатьлек тулса күңелеңә, Китәм димәс телең — торган җирдән, Кайтам димәс — туган илеңә. Кайнамаса төптә үткәннәрең, Өндәмәсә өстә иртәгең — Син кайда да янмый-көйми генә Күзәтерсең Гомер үткәнен. Тамырыңны әмма, Дәвамыңны Уйларыңда йөртсәң, фикердә — Оныта алмассың Туган Туфрагыңны, Таба алмассың Бәхет чит илдә. Үзеңне күрепләр күзем туймый, Иркәләпсөепләр кулым туймый, Исемеңне күңелем, телем куймый — Синеңчә, бу ни соң сөю булмый? Синеңчә, нәрсә соң бу сөю булмый? Кошлар өчен, биек очар өчен һава гына кирәк, канат бар, Минем өчен — үсәр, очар өчен Кирәк әле терәк канатлар. Күңел кошкайларым талпына да Каурыйканатларым талчыга, Шул чакларда өндәр юлдаш булып Килеп чыксаң иде каршыма. Гаҗәпләнеп шуны карап торам, Чагыштырып тыңлап утырам. Диңгез йоклый алмый иза чигә, Таулар айный алмый йокыдан. Ә үзләре мәңге янәшәдә. Без дә шулар кебек ахыры, Синең җанда таулар тынычлыгы, Минем җанда диңгез ярсуы. Үзеңне күрепләр күзем туймый, Яныңда күңелем сине уйлый, Син юкта күңелем сине уйлый, Синеңчә, бу ни соң сөю булмый? Синеңчә, нәрсә соң бу сөю булмый? Үзеңне күрепләр күзем туймый, Янымда син барда җырым тынмый, Син юкта сагыштан җаным тынмый. Синеңчә, бу ни соң сөю булмый? Синеңчә, нәрсә соң бу сөю булмый?! Көн алмашкан, юл адашкан — Кире кайткан җилләре. Күбәләк кар, уйнаклап кал, Мартның соңгы көннәре. Кем күзәтә: ни үзгәртә Табигатьнең гадәтен? Күбәләк кар, уйнаклап кал, Җиткән соңгы сәгатең. Вакыт — Алдар, бу килгән яз Кире чигәр дисеңме? Алданма, кар, гомерең аз Безнең яшьлек шикелле... Агарган тыш, яңадан кыш Кайтуына ышанып. Күбәләк кар, уйнаклап кал, Соңгы тапкыр очынып. Зәңгәр күзләр җырлап яшьлек үтте, Зәңгәр хыял җебен сүтә-сүтә... Зәңгәр төсләр күптән уңып бетте, Соры күзгә карап гомер үтә. Аккан судай агып үтә еллар, Туктау белми тормыш җиле исә; Үз дәвамым булып, тупырчындай Кара чутыр тере малай үсә. Агачлардан яфрак өзәм, Саклаганын җәй төсен. Шул бер учма яшеллектән Күңелләргә җәй иңсен. Көзен җанга моңсу икән Үзең бер ямь бирмәсәң, Язлар үткән, инде күптән Җәйләр өчен көрәшәм. Әле бүген көзләр моңын Нәрсә дисәм киметкән — Бер сөенер көн икән бу, Сезне күрер көн икән. Юкка гына әйтелгәнме: «Бер күрешү — бер гомер». Тибри күңел, бәлки әле Гел үк көз дә түгелдер.