Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ДӨНЬЯСЫН СӨЕП

Күренекле композитор, ТАССРның халык артисты. Татарстан АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Александр Ключаревның арабыздан китүенә инде ун елдан артык вакыт үтте, әмма аның тормышка мәдхия булып яңгыраучы оптимистик җырлары һаман да безнең белән яшиләр. Аларны эфирдан да, сәхнәдән дә еш ишетәбез. Композитор үзенең җырлары белән күп төрле бәйрәмнәребездә дә даими катнаша. Татарстан радиосының чакыру авазында да аның моңы көн саен ерак киңлекләргә тарала «Туган җирем — Татарстан», «Яңа Казан». «Мәңгелек яшьлек», «Идел дулкыннары кебек әсәрләр республика җыр сәнгатенең чын мәгънәсендә классик үрнәкләренә әверелделәр Бу шигъри юллар нәкъ менә аның моңы белән күнелләребеэгә сеңгән: Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем. Бәхет биргән җирем — Татарстан Композиторның иҗат язмышы шактый ук кызыклы. Үзенең иҗат эшчәнлеген ул уналты яшендә Оренбургтагы кинотеатрларның берсендә пианист-иллюстратор буларак башлый. Биредә күренекле фольклорчы һәм этнограф А. Затаевич белән таныша. Халык җәүһәрләрен җыючы галим Александрда музыкаль фольклорга мәхәббәт. иң әһәмиятлесе, иҗатка дәрт уята. Татар театр техникумында. Йошкар-Оладагы мари театрында һәм Мәскәү татар эшчеләр театрында музыкаль бүлек мөдире һәм башка вазифалар башкарганда. А. Ключарев халык җырларын җыеп өйрәнә, аларның эшкәртелгән үрнәкләрен төрле спектакльләрдә яңгырата. Бер үк вакытта ул музыкаль белем алу теләге белән дә яна Башта Казан музыка училищесының фортепиано классында, аннары Мәскәү дәүләт консерваториясенең композиторлык факультетында укый. Югары профессиональ белем алганнан соң бөтен көчен музыкаль фольклор үрнәкләрен җыю һәм өйрәнү эшенә бирә. Нәтиҗә озак көттерми: татар халык җырларыннан тупланган ике җыентык дөнья күрә. Әлеге басмалар күп еллар буена «өстәл китабы» булып хезмәт иттеләр Халык җәүһәрләрен җыю белән беррәттән, А Ключарев иҗат өлкәсендә дә актив эшли. Күп кенә җырлар һәм симфоник оркестр өчен әсәрләр яза. Шулай да ул чын композитор булып 1948 елда гына. Ленин комсомолының 30 еллыгына багышланган «Мәңгелек яшьлек» җыры яңгырый башлагач кына таныла. Композиторның зур уңышы саналган әлеге җырда татар музыкаль фольклорына караш новаторларча гәүдәләнеш таба, милләте буенча рус булган авторның халкыбыз иҗатына мәхәббәте үзенчәлекле рәвештә кристаллаша. Җырлары белән танылган музыка остасы башка жанрларда да актив эшләргә омтыла сәхнә әсәрләре, аерым алганда, «Тау әкияте» балеты. С. Сәйдәшев һәм Т. Гыйззәтнең музыкаль драмасы нигезендә «Наемщик» операсы шулай ук симфоник һәм камера-инструменталь әсәрләр иҗат итә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә озак еллар буе эшләү композиторның иҗат биографиясендә бик әһәмиятле роль уйный Башкорт халык биюләре ансамбле белән дә ул иҗади хезмәттәшлек элемтәләре урнаштыра. Шулай да җыр А Ключарев иҗатында өстенлек алучы жанр булып санала. Композитор нәкъ менә шушы юнәлештә киңрәк ачыла, художник булып таныла. Замана агышына аваздаш булып яңгыраучы җырларда аның гражданлык кредосы да ачык чагыла, һәм әлеге жанрда ул үз стилен тудыра Нечкә зәвыклы музыкант, оста имлровизатор-пианист талантына ия булган А. Ключарев, татар халык җыр К ларын тирәнтен белү белән беррәттән, халык башкаручылары — җырчылар, курайчылар. гармунчылар, скрипачлар сәнгате үзенчәлекләрен дә яхшы аңлаган. Композитор А. Ключарев җырларының озын гомерле булулары, мөгаен, татар халык җырлары мелодикасы үзенчәлекләрен яңа милли жанр чыганакларына куша белүдән киләдер Бу юнәлештә ул С. Сәйдәшев традицияләрен яклый һәм шул ук вакытта татар җырына сугышка кадәрге рус җыр-маршлары үзенчәлекләрен, алар- ның киң колачлылыгын, «фанфаралы интонацияләр»ен алып керә Авторның мондый омтылышы -Коммунистларча гына», «Безнең маяклар-. «Хезмәт батырлары». «Яңа Казан» кебек «кайнап торган», күтәренке рухлы маршларда аеруча калку гәүдәләнә. Композитор үзенең лирик җырларында, элегия төсмерләрен көчәйткән хәлдә. XIX гасыр рус романсының метроритмик чалымнарын зур осталык белән яңгырата («Яз җыры», «Идел турында җыр«). Республикабыз композиторлары арасында беренчеләрдән буларак, ул үзенең вокаль әсәрләрендә джаз бизәкләрен кыю файдалана («Синең хакта» һ. 6. җырлар), әлеге жанрның татар җырлары белән табигый рәвештә синтезлаша алуын раслый. Татар җыр сәнгатен башка тугандаш халыклар музыкасы элементлары белән баетуга А. Ключарев бигрәк тә зур игътибар бирде, шулай итеп, татар музыкасының сурәтләү чаралары хәзинәсен киңәйтү мөмкинлекләрен ачуга зур өлеш кертте. Әйтик, үзбәк һәм казах халык җырларына хас бизәкләрне куллану компрзиторның «Бохара-Урал», «Җайдак казах кызына» кебек җырларына бөтенләй яңача яңгыраш бирде Оста музыкант, композитор, фольклорчы Александр Ключарев замандашлары хәтерендә мәһабәт, зыялы, тыйнак һәм ярдәмчел кеше буларак саклана Ул үзешчән сәнгать коллективларына, һәвәскәр композиторларга бик теләп ярдәмгә килә иде Районнарга еш чыкты. музыка сөючеләр белән даими очрашып торды. Яшь композиторлар иҗаты, аларның музыка фольклорына мөнәсәбәте аны аеруча кызыксындыра иде. Татарстан Композиторлар союзы пленумнарының берсендә А Ключарев ның мондый сүзләре яшьләргә васыять буларак яңгырады: «Әгәр һәрбер композитор моңарчы безнең фольклорчылар игътибарыннан читтә калган, хәзергә билгесез саналган ике-өч кенә борынгы халык җыры табуны һәм язып алуны максат итеп куйса, бик яхшы булыр иде. Шунысы бик аяныч: халык иҗатының күп җәүһәрләре табылмыйча һәм халыкка кире кайтарылмыйча кала бирә! Эзләүне ашыктырырга кирәк, югыйсә алар бөтенләйгә юкка чыгарга мөмкин» Бүгенге көндә республикабызның җыр өлкәсендә эшләүче композиторлары, эстрадага ярашлы лирик монологларга күбрәк игътибар итеп, яшьләрчә күтәренке, «гайрәтле» җырмаршлар язудан күпмедер читләшә төштеләр шикелле Тыңлаучыларны «Мәңгелек яшьлек». «Хезмәт батырлары» кебек күтәренке рухлы, чын мәгънәсендә канатлы җырлар сагындыра башлады. Хәзер шундый әсәрләргә ихтыяҗ артты Яшәү матурлыгы турында ОӨтен тавышына көчле итеп җырлаган композитор Александр Ключаревның күпкырлы иҗат мирасы, бу яктан, хаклы рәвештә лаеклы үрнәк, җыр сәнгатен бәяләүдә югары өлге булып хәзмәт итә.