Логотип Казан Утлары
Публицистика

Каләмдәшләребез — СССР Язучылар союзының яңа әгъзалары

Ләис Зөлкарнәй Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәулит улы  Харрасов) 1962 елның 2 апрелендә Башкортстаннын Бакалы районы Сас күл авылында туган. 1979 елда Куштирәк урта мәктәбен тәмамлагач. Казан дәүләт университетында белем ала 1983 елдан «Ялкын» журналында әдәби бүлек редакторы булып эшли. Беренче шигырьләре, хикәяләре «Яшь ленинчы» газетасында һәм «Идел» альманахында 1978 елда дөнья күрде 1984 елда анын «Балачак күге» исемле шигырь ләр китабы басылып чыкты Фәиз Зөлкарнәев Фаиз Мәүлит улы Зөлкарнәев 1951 елда Башкортстан АССРның Бакалы районы Сөендек авылында туган 1969 елда Куштирәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң. колхозда клуб мөдире, мәктәптә укытучы булып эшли. 197072 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә 1979 елда Ка‘ зан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң. ТАССР Культура мннистр- лыгының фәнни методик үзәгендә кече фәнни хезмәткәр, аннары. 1980 1983 елларда «Ялкын» редакциясендә бү - лек редакторы булып эшли 1983 елдан ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында яшь тәнкыйтьченең «Кешем, асылың кем3» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган җыентыгы чыкты. Солтан Шәмси Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов 1946 елда Биектау (элекке Дөбьяз) районының Суксу авылында туган Шул ук районның Юртыш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач. Казанда һөнәр училищесында укый Аннан соң Мәскәүгә китеп, төрле заводларда эшли. Совет Армия сендә хезмәт итеп кайткач. Мәскәүнең Горький исемен дәге әдәбият институтын тәмамлый, аннары сигез ел дәвамында «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли. Хәзерге көндә — профессиональ язучы Ул үзенен әдәби эшчәнлеген тәржемәдән башлый татар әдипләрен русчага, рус һәм тугандаш әдәбият вәкилләрен татарчага тәрҗемә итә. бер үк вакытта үзе дә хикәяләр язып бастыра Татарстан китап нәшриятын да анын «Көмеш чылбыр» исемле хикәяләр җыентыгы (1984) дөнья күрде