Логотип Казан Утлары
Повесть

И ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ...

Пароход Курьягә кояш чыкканчы ук килеп җитте. Атамның энесе — Билал абый каршы алырга ат җибәргән икән. Шулай итен, мин авылга бик иртә кайтып төштем Ләкин никадәр иртә кайтсам да, әнинең мунчасы өлгергән иде инде. - Читләрдә бик озак йөрдең. Сина бүген чык тамчысыдай ару булырга кирәк. Бар, әүвәл башта чистарынып чык! — диде әни. Мунчадан кайтЫшлый төз лапастан узганда кичә генә суелган тәкә тиресенә орына яздым. Ак өйгә керсәм, күзләрем камаша язды Тәрәзәләргә ап-ак пәрдәләр, матчаларга кашага, тәрәзә араларына кызыл башлы сөлгеләр эленгән. Тәрәзә төпләре тулы чәчәкле гөл Чаршау белән бүлеп алынган почмак якта ястык-мендәр өелгән купшы карават көтеп тора. Әни мине аркамнан сөеп кеткелдәп алды — Былтыр «укыйсым бар» дип чыгып тайдың иде дә менә бу юлы каптың инде. Хәзер инде ычкынды юк сиңа, ю-у-у-к. Аннары кинәт йөзе җитдиләнеп, тезенә сугып алды Әй, улым, туйдым бу ялгыз тормыштан, чистый гарык' Менә Моннан' - дип тезеп китте дә кулын тамак астына куеп күрсәтте Минем әни элек-электән порI башы булып гадәтләнгәнлектән, кайтып керүем белән мине дә башым-ажым белән үзенә буйсындырды. Мине ничек өйләндерүне дә алдан ук һәммәсен уйлап, көйләп куйган булып чыкты. — Ж,омга көн бәхет китерә торган якты көн. Никахыгыз бүген булыр дип уйлаштык Бүгеннән дә калдырырга ярамый. Хәмдүнәң дерә дә ашыктыра Аның баш очында козгыннар очкалый башлаган Бу хәбәр мине сискәндереп җибәрде, минем тамагымнан үтмәс булды Хәмдүнә бит минем ярты җаным, аем. кояшым Бу дөньяларда мин аннан башка яши дә алачак түгел. Мин шул минутта ук аны алып кайтырга дип кыбырсый башладым. - Ул нинди козгын? Кем ул муены астына киләсе бәндә? Кайсы дошманы? дидем Әни тынычлыгын бозмыйча гына җавап бирде: — Кызма әле син. улым. Сүз кешенең исеме белән йөрми, я тәмсезгә китә башлар Мондый изге эштә шарт та шорт сындырып бер нәмәстә дә майтарып булмый Тыңла гына син! Тыңла! — Ярый, тыңлыйм Тик син дә истән чыгарма, әлеге козгын дигәнең бездән өлгеррәк булып чыкмасын! — Юк. әле эш узмаган Нәкъ көне Шуның өчен бүген дип кистереп әйтәләр дә ич сиңа' Шулай һәммәсен дә алдан күрүе өчен эчемнән әнигә рәхмәтләр укыдым. - Чәйдән соң Билал абыеңа барырсың Ана әйТ: җомгадан чыгышына хәзрәтне безгә алып килсен! — диде әни. Билгеле, мин никах тыңлап утырачак кеше түгел. Хәмдүнә дә комсомолка Әмма яңача туй итик! дип киселеп төшсәм, эшне бозармын да Хәмдүнәдән колак какмагаем дип эчемнән генә тындым. Билал абый белән берәр хәйләсен табарбыз әле!.. Әни ашыкмыйча гына дәвам иттерде: Аннары түбән очка Мәрфуга йортына төшәрсең, һәммәсе сөйләшенгән, килешенгән. Хәмдүнә төенчекләре белән сине шунда көтәр. Әни. сүзеннән туктап, нидер мин белмәгәнне әйтергә җыенгандай сәер генә итеп миңа карап бераз икеләнеп утырды. Ләкин нигәдер әйтмичә калырга булды Мин аның нәрсәне әйтми калдыруын соңыннан гына исемә төшердем — Ходай кушып шул уйлаганча гына булсын иде инде, матавыклар гына чыкмыйча Жомга намазына азан әйткәч, Хәмдүнәне дә. җиңгәсен дә. бер-нке иптәш кызын да ияртеп безгә кайтасыз — Ә Хәмдүнәнең атасы? . — Анысы Билал абзаң эше. Әни. күзләре белән эзләнеп тапты да. ишек янындагы чөйгә элгән маузерга ишарә итте. Ул нәмәрсәннс үзең белән алып бармыйсың! — диде. - Аны йөртергә рөхсәт кәгазем бар бит минем Эчке кесәдә генә булыр — Юк. юк. алмыйсың! — Дошманнар бетеп җитмәгән бит әле. әни. Бәлки миңа берьюлы өч-дүрт контр ташланыр?! - Барыбер' Мондый изге эштә мылтык шартлату беркайчан да яхшыга алып бармас. Ишектән чыгып барганда иңбашыма кулын салып янә бер киңәшен әйтте Билал абыеңның ачы бал белән сыйлый торган гадәте бар Бүген авызыңа да алма! Сугышларда йөреп. Мәскәүдә укып кайткан егерме.бер яшьлек егетне әни карчыкның мондыйларга да өйрәтеп маташуы мәзәгрәк тоелды Мин көлеп кенә уздырмакчы булдым. - Бик кыстаса, бик аз гына, берәр тустаган гына ярыйдыр ла инде,— дидем. Әни чын-чыннан ачуланып бармак янады. Ичмасам тамчысы да ярамый! Кара син аны' Ишетсен колагың! Син бүген кыз куенына керәсе егет, андый белән шаярмыйлар' Мин уйлап чыгармаган, бабайлардан калган гадәт! Нишләмәк кирәк, әни — әни инде ул. аның сүзе — закон' II Турысын гына әйткәндә, әни мине узган ел ук өйләндерергә җыенып беткән иде. Сөйгәнем Хәмдүнә белән дә вәгъдәләшеп куйган идек. Ләкин, армиядә хезмәтем тулуга, уком1 мине укырга җибәрергә кирәк тапты ' Уком - оял комитеты. Бу карарны мин дә чын күңелдән шатланып каршы алдым. Укырга китәм бит! Кая? Мәскәүнең үзенә! Кемгә тигән мондый бәхет? Ул еллар да әле Казанда укучыларны да бармак белән генә санарлык иде. Тик менә ничек итеп укып та кайтырга. Хәмдүнәне дә кулдан ычкындырмаска? Ул хакта Хәмдүнә дә ишетеп өлгергән икән, кич белән очрашкач ул мине бик салкын каршы алды. Төрпә генә итеп — Жиде-сигез еллык гыйлем дә җитмәгәч инде! —дип куйды. Мина Хәмдүнәне ничек тә ышандырырга кирәк иде. Мин аның кулларын кысып янына утырдым — Ул бит искечә, Хәмдүнәкән, мәдрәсә белеме, хәзер ул гына җитми. Хәзерге заманда яңа белем дә кирәк революция, сыйныфлар көрәше, совет власте турында Сөйгәнем янымнан торып китте. Башын иеп уйланып торды да кинәт миңа таба борылды: — Ә мин? Алай бик яраткач, вәгъдәләр дә бирешкәч, нигә мине оныттың? Син Мәскәүләрдә укып кайтканнан сон абыстайда алган иске гыйлем белән мин сиңа ярамый башласам?! Ә? Хәмдүнәнең күзләрендә мөлдерәп торган яшь иде. Аннары, дулкынлануым белән мин кергәч тә игътибар итмәгәнмен: ул мин бүләк иткән чия төсле йон күлмәген киеп, колагына мин алып биргән яшел фирүзә кашлы көмеш алкаларын тагып килгән. Бөтен барлыгымны татлы бер шатлык тойгысы биләп а.^ды. Хәмдүнә мине җанын бүлеп бирердәй булып сөя! Ул минсез яши алмый, мин — ансыз! Юк, дошман үзенә карата алмый аны! Хәмдүнәне иңбашыннан кочып алдым. Кинәт башыма бәхетле уй килде. — Син дә укырсың, җаным, син дә! Мин иртәгә үк сөйләшеп китәрмен. Шәфкать туташлары хәзерли торган алты айлык курсларда укырсың. — Чынлапмы? — Хәмдүнә күзләрен сөрткәләде дә миңа текәлде — Шуннан соң? Аннан ары ничек?! Беләм инде, ни әйтүемне көткәнен «алдан ук сизеп торам. — Шуннан соңмы? Шуннан соң.. өйләнешәбез! Кызый, минем ике кулымны кысып, йөземә текәлде. — Тәгаенме? Вәгъдәме? — Хак сүз инде. Хәмдүнәкәй. комсомол сүзе! — дидем. Хәмдүнә. нидер эзләгәндәй як-ягына каранды да. ишек янындагы шкафтан чуар ашъяулыкка төргән ярты арыш икмәге алып килде. Тыны кысылгандай шыпыртлап: — Сүзең хак булса, икмәк алып ант итәсең! диде. Бу -ант* дигән сүздән башта миңа ниндидер искелек бәреп тора кебек-’ишетелде Карткоры гына үти торган ниндидер дини хорафат кына түгелме икән бу? Комсомолга ант итәргә ярыймы? Шунда гына исемә төште: гражданнар сугышына китәр алдыннан ант эчтек бит? Анда: «Революция дошманнарына каршы җаныбызны да аямыйча көрәшергә ант итә.м»,— дигән сүзләр дә бар иде. Әһә. ярый икән. Икмәкне кулыма алып, чын күңелдән ант иттем Хәмдүнә елмая-көлә мһнем күКрәгемә сыенды. — Ходаем, изге сәгатьләрдә генә була күрсен Инде җаным тынычланды. мин сиңа ихлас күңелдән ышанам. Хәмдүнәнең комсомолка башы 'белән ходайны телгә алуы башта колагымны тырнады. Әмма көчле кичеренүләр ул шикне басып китте. Хәмдүнә бит. дөресен генә әйткәндә, бу сүзне аллага ышанудан әйтми, аны алмаштырырга башка сүз булмаганга, болан гына әйтә. Шул минуттан башлап мин үземне ничектер җитдиләнеп, хәтта бераз олыгаеп киткэндэй'хис итә башладым Хәзер инде әнине, үземне кайгырту белән генә эш бетми, күкрәгемә сыенган менә бу газиз җанны да \з өстемә алам, аның бәхетле булуына да мин җаваплы!.. Хәмдүнә тагын шыпыртлап: — Унбер ай бик озак бит. Әти генә бүтән кешегә бирәм дип азапламаса ярый инде...— диде. Минем үземнең күңелдә дә андый шик юк түгел иде. Бу хакта мине комсомол ячейкасындагы иптәшләрем дә искәрттеләр. Хаҗи бай тирәсендәге куштаннар, элек бөтен авыл яшьләрен үз кубызларына биетеп өйрәнгән сугыш чукмарлары комсомол ячейкасына каныгалар, аның турында төрле гайбәтләр тараталар, халык арасында дәрәҗәсен төшерергә тырышалар икән. Ячейканы оештырып җибәрүче, аңа һәрдаим булышып торучы булгангамы, миңа да теш кайрыйлар икән. Хаҗи байларның болай да комсомолларга ачуы бар иде. Әле күптән түгел безнең комсомол отряды Кама буенда яшеренеп яткан бер банданы тар-мар иткәндә аларның күрше авылдагы кияүләре дә килеп капкан иде. Менә туларның һәммәсе өчен дә бездән үч алырга чамалап йөриләр, имеш Ничек итеп? Мине үтерепме, кыйнапмы, Хәмдүнәне үзләренә каратыпмы? Әллә башка берәр этлек эшләмәкчеләрме?.. Мин ни дә булса әйтергә өлгермәдем, ишектән атылып-бәрелеп Хәмдүнәнең сеңлесе килеп керде. Керә-керешенә, тыны-көне бетеп кычкырып җибәрде: — Түтәй, качыгыз! Хәзер сезне тоталар! Хәмдүнәнең төсе китте, мин дә сагайдым. — Ничек «тоталар?» Кемнәр? Сеңлесе ишек янында тыпырдап, тотлыга-тотлыга белгәнен әйтте: - Югары оч егетләре! «Ата комсомол Дәйни кызларны аздырып йөри, никахсыз торырга котырта. Хәмдүнә янына куна кергән!..* диләр, монда киләләр! Тизрәк! — Каян белдең? — Койма ярыгыннан тыңлап тордым!.. Шунда ячейкадагы иптәшләрнең искәртүләре хәтергә килде. «Әһә! Менә ничек хур итмәкче булалар икән комсомол членнарын!»— дип уйлап алдым. Юк. без үзебезне алай мыскыл иттермәбез! Мин ниндидер бер чарасын эзләгән арада, Хәмдүнә мине сулыш эчендә тәрәзәдән ишегалдына төшерде. — Йөгер! Ындыр артына элдерт тә чокыр буйлатып юкка чык! Кеше күзенә күренәсе булма! — дип кисәтте. Бер уйлаганда янында маузерың була торып шул биш-алты кулак токымыннан качып маташу егетлек тә түгел сыман, хурландыра да! Икенче яктан. Хәмдүнә кызганыч, аның абруена пычрак ташлатырга һич тә ярамый. «Егет белән тотканнар!»— дигән яманатын чыгарсалар, кыз баланың гомеренә китә торган хурлың! Аннары әле бит шунда берочтан комсомол өстенә дә пычрак ташла- макчы булалар. Юк. башы бозыклар! Анысы да барып чыкмас! Мин ындыр артына чыгып әлеге иңкелгә төштем. Ләкин Хәмдүнә әйткәнчә «юкка чыкмадым», үзән буенча югары очтагы дус егетемә йөгердем. Аяк асты чокыр-чакыр, кычыткан баскан, абынам да сөртенәм, ■ тагын торып йөгерәм. Арт якларыннан атылып барып кердем дә дустымны печәнлектән тартып төшердем. — Ал гармуныңны, әйдә “Урамга! — мин әйтәм. Шиһап дустым, күзләрен угалап, йокылы-уяулы мыгырдап маташа: — Ни җомга, ни шимбә. Бөтен авыл йокыга талган... — Еракка китәм. урам әйләнеп авыл белән бер саубуллашасым килә... - Нәрсә уйныйм?—ди Шиһап,—«Атма ла наганың...» ярыймы? — Юк. андый елак мещан көе кирәкми Читкә китәм дим бит, озакка китәм. Туган яклардан аерылышу, сагыну шикеллерәк, шундый юньлерәк берәр көй тап инде. Тавил Хаҗиэхмәтов рәсеме Шиһап дустым тальянын ыңгыраштырып көй эзләгән арада сулыш кабу да бетте, тамакны да кыргалап аллым. Мәчет турысыннан гармун тартмыйча шыпырт кына у »дык та. Чокыр Әхмиләргә җиткәч, гармунга кушылып җырлап җибәрдем. Кнтәм инде, китам инде. Китам инде каласыз Киткәннәрне оныт.магыз. Кош та онытмый баласын Йортларда тычкан күзе тикле дә ут күренми, чөнки керосинның бик кадерле чагы, халык шәфәкъ сүнү белән йокларга ята. Әмма күңелем белән сизеп барам, без буш урамга җырламыйбыз, тыңлаучылар күп. Җәйге төннең соры пәрдәсен бөркәнеп йокыга оегандай шыпырт кына яткан караңгы йортлар безне һәммәсе дә би-к яратып тыңлый Ак келәтләрдә кызлар тыңлый, сугыштан кайтмаган ирләрен сагынып йоклый алмыйча интегүче яшь тол хатыннар тыңлый Безнең җырлар карт- карчыклар күңеленә дә җаннарын җылытып шифалы моң булып агыла Шиһап та. йокысыннан тәмам арынып күңел нечкәлекләрен кушып уйный башлады Без аның белән озынрак көйгә күчтек Бакча артларымда салкын чишма. Иртәл.трен торып юынам. Газиз башкайларым, ай. сау булса. Бер кайтырмын диеп юанам Болыннарда елкы көтүе. Ай. авыр ла аерылып китүе . Инде бая Хәмдүнә белән очрашкан йортка да ерак калмады. Салмак кына атлап урамның уртасыннан төшеп киләбез Күз алдымда гел Хәмдүнә генә. Ул минем ни сәбәпле җырлап урам әйләнүемне дә белеп, дулкынланып тора, һәр җырымны йотып алырдай булып, йөрәк-бәгырь- ләре белән йотлыгып тыңлыйдыр. Хәзер инде мин дә каннар мәхәббәтемне җырыма салып, ялкынлы тойгыларымны Хәмдүнәнен йөрәк дулкынына тоташтыргандай, аның берүзе өчен генә җырлый башладым. Болын буйларында үрдәк атсан. Уң канаткайларын өздермә. Дошман сүзләренә колак салып Яшьлән сөйгәнеңне биздермә. Тагын бераз баргач, чама белән Хәмдүнә җиңгәсе турындарак. төнге каравылчының такылдавыгы тавыш биреп алды. — Шакы-шокы. шакъ. шакы-шокы, шакъ! Нәрсәгәдер ачуланган кырыс, кискен тавыш биреп, кемнедер искәртә иде каравылчы Ул да түгел, койма буеннан тавышсыз-тынсыз гына берничә кара шәүлә узып китте Минутында ук күңелдә шик туды: Хәмдүнә сеңлесе әйткән теге Хаҗңлар очыннан җанҗал чыгарырга килгән бәндәләр түгелме икән? Юньле кеше төн урталары якынлашып килгәндә шулай кача-поса нишләп йөрсен? Озак та үтмәде, такылдавыгы in л пыш биреп төнге каравылчы үзе үк килеп чыкты Бүген төнге каравылда үзебезнең урамның иң өлкән кешесе Гайни абзый икән Очратуына шатлангандай, минем иңбашыма сугып алды. — Әйтәм бит Дәйни җырлый дип! Соң. синең тавышны аермаска инде! Ә югары очныкылар әллә ниләр лыгырдыйлар! Билгеле, мин берни дә белмим1 — Нәрсә бар. Гайни абзый? Сиңа бәйләнәләрме әллә?1 дигән бул а м. — Җәнҗал чыгара яздылар бит әле' — Төн уртасында ниткән җәнҗал тагын ул? Кемнәр? Кем булсын, шул югары очлар ич! Ж.ыен тегендиләр! Өере белән килеп ябырылдылар да Мәрфуга киленгә бәйләнәләр «Синең ак өеңә дәмдүнә комсомолны куна керткән Дәйни кызларны аздырып йөри Давай чыксын монда’»— дип акыралар Мәрфуга килен әйтә «Ниткән сүз ул. Кыранга килмәгәнне' Барыгыз, кереп карагыз. Тапмасагыз. бәбәкләрегез чәчрәп чыксын, языгы башыгызга килеп кадалсын!»— ди. Акыруын акыралар да бит. ә кереп карарга йөрәк җитми. Кергәнче чы- гарыңны уйла, диләр бит Шулай тарткалашып торганда Дәйниебез авыл уртасында җырлап җибәрмәсенме! Синең җырлаганны ишетүе -булды. Мәрфуга тегеләрне — табагач белән! Аның теленә эләксәң, исәнаман ычкынырмын димә! «Аһ. сез. җыен дәргяһтан 1 сөрелгән бәндәләр, җыен әрәмтамак, хөрәсән ялкаулары! Гайбәт җыярга калдыгызмыни инде?! Эзегез булмасын бу тирәдә!»— ди бу. Чистый адәм көлкесе булып шыпырт кына таймасыннармы' Рәхәтләнеп бер көлештек Мин — шатлыктан, тегеләр — югары оч егетләреннән. Гайни абзый үз юлы белән китте. Безгә дә бу тирәдә озак тоткарланырга ярамый иде. Төннең дә күзе-колагы бар. диләр бит Әмма болай гына китеп барырга аяк тартмый иде әле. Йөрәкләребез ниндидер яшерен токлар белән тоташкандай бөтен барлыгым бе лән сизеп барам Хәмдүнә читлектәге кош сыман, әле бер тәрәзәгә, әле икенчесенә атыла, ачык тәрәзә аша урамдагы һәр аяк тавышын, акрын әйтелгән һәр сүзне йотып алырдай булып тыңлый, ул җанын тынычландырырдай җылы сүз көтә иде Мәрфуга җиңгиләр турысыннан узганда мин аңа шундыйны җырладым да: Мәскәү урамнары фанар, фанар: Фанарларга утны кем ягар? Җанкай белән кавышкан көннәрдә Дошман эчләрендә ут янар Хәмдүнәнең сабыйлардай көлә-елмая мендәрен кочаклап күз йомуын күргәндәй булдым да шуның белән тынып калдым Шиһап та гармунын култык астына кыстырды Үзен йокыдан уятып алып чыгу белән әлеге җәнҗал арасында ниндидер бәйләнеш барын Шиһап сизенде булса кирәк. Картканда нидер сорарга теләгәндәй миңа ничә мәртәбә карап та алгалады. Ләкин төпченмәде. — Я. күңелең булдымы инде?—дип кенә әйтте. Чын күңелдән рәхмәтләр әйтеп, иптәшемнең кулын кыстым. — һи. шундый дусларың барында' Тагын бер ышандым, егет икәнсең! Туйда урының түр башында булыр'— дидем III Мәскәүдә безне көне-төне укыҮтылар Россиянең төрле почмакларыннан җыелган йөзләп кеше идек без Күбебез гражданнар сугышында катнашкан, я булмаса Чонда. Чекада эчке дошманнарга каршы көрәштә чыныккан төрле яшьтәге егетләр. Яна гына НЭП башланган айлар иде. Революция елларында ярыкка посып калган элекке сәүдәгәрләр, завод-фабрика хуҗаларының, шулар тирәсендә туенып яшәүче элекке спецлар. җыен чит элементның яңадан терелә башлаган ифрат четерекле айлар иде бу. — Әһә' Большевикларның көймәсе комга терәлдеме3 Терәлде! — дип куанышты алар — Сатарга товар, ашарга икмәк, яндырырга керосин калмады Бер нә|)сә юк. шәп-шәрә! Большевиклар байлардан башка, элекке спецлардан башка бернәрсә дә майтара алмыйлар, хуҗалыкка Дәргяһтан сөрелгән — каһәрләнгән, кеше арасыннан куылган. җитәкчелек итә белмиләр. Безнең кулда хәзер тормышның тоткасы! Без тапсак була, без тапмасак — утыз икеңне шүрлеккә эләсең!. Менә ничек кире кайта ул Микулай заманнары! Безне менә шул контр карашларның нигезсез икәнлеген тормышның үзендә расларга, большевикларның, революция ясый белгән шикеЛле үк. оста хуҗалык итәргә дә сәләтләре җитәчәген эшебез белән күрсәтергә өйрәттеләр Янача ничек хуҗалык итәргә, кооператив сәүдәсен ничек оештырырга’ Завод-фабрика, трест, синдикат, картельләр нәрсә атар? Дөньяда дебет-кредит, сальдо кебек четерекле сүзләр дә бар икән. Төрле сыйныф дөньяга, тормышка төрлечә карый икән, һәркайсының үзләренә күрә фәлсәфәләре, тарихлары бар икән. Менә шулар һәм тагын бик күп нәрсәләр хакында безгә ак сакаллы профессорлар, наркомнар, зур оешмаларның җитәкчеләре лекцияләр укыдылар, семинарлар уздырдылар Көне буена укыйбыз, кичләрен китапханәләрдә казынабыз Тик ял көннәрендә кинога барып кайтырга гына бер-ике сәгать вакыт кала иде Хәмдүнә хатларында сабырсызлык торган саен көчәя барды. Соңга таба ул инде түземлекнең ахыр чигенә барып җитүен сиздерә башлады Соңгы хатында хәтта: «Казанга кереп торма, туп-туры авылга кайт, нигә икәнен соңыннан белерсең», дигән юллар да бар иде Бу хат эчкә шом салды. Күрәсең, атасы икенче кешегә кияүгә бирүне ашыктыра башлагандыр... Беренче хатларында укырга керүе хакында язган булса да. соңгы хатларында ул турыда ләм-мим берни булмады Монысы да сәеррәк иде. Кайтканда Казанга кермичә генә узу мөмкин булмады Мәскәүдән алып кайткан кәгазьләрем белән туп-туры наркомфинның коллегия' утырышына килеп кердем Кайсыдыр бүлекнең җитәкчесе — пенснэ кигән өлкән яшьтәге бер кеше үзенең НЭП белән берничек тә килешә алмавын белдереп ята. үзенчә ныклы дәлилләр белән ышандырып сөйли иде. — НЭП Россиядә капитализмга юл ача. Менә күрерсез, озакламыйча эре буржуазия, элекке байлар, сәүдәгәрләр, банкирлар баш калкытачак, авылны вак буржуазия стихиясе, кулаклар басып китәчәк Болай булса, без революция казанышларын саклап кала алмыйбыз,—диде. Җыелышны алып баручы кеше — нарком ярдәмчесе тегеннән: Бу сезнең соңгы сүзегезме?— дип сорады — Әйе, мин андый политиканы яклый алмыйм,— диде әлеге кеше. Җитәкче мәсьәләне кыска тотты. — Алай икән Инде шуннан нәтиҗә: партия политикасының дөреслегенә ышанмаган кеше мондый авыр сыйнфый көрәш фронтында безгә юлдаш була алмый. Бигайбә Безнең сафка яңа көчләр килә, диде ул. Шул утырышта мине әлеге бүлекнең башлыгы итеп билгеләделәр, коллегия члены итеп сайладылар, эшкә керешкәнче берничә көнгә әни янына кайтып килергә рөхсәт иттеләр Пристцньга төшкәндә Печән базары тирәсеннән узышлый мондагы узгәрешләргә хәйран калдым Бу нинди ярминкә?! Чат саен кибет, капка төбе саен кырык тартмачы Бу тирә халкы сату-алуга шулкадәр хирыс икән, искитмәле! Күреп торасың, өсте-башы алам’асәләмә, шулай да ул да «кылт-мылт» итә Кибете, кырык тартмасы, юньле товары юк икән, чорт с ним! Әнә. капка астына урындыгын алып чыккан да шуның өстенә өч кәтүк машина җебе. Микулай заманыннан калган кызыл башлы шырпы, бер әчмуха такта чәй. бабасыннан калган өч эскәк тезеп куйган Янәсе, ул да кешедән калышмый, ул да сәүдәгәр!. Базар уртасындагы талчукта. шәт. мең сатучы кайныйдыр Аларның иңнәрендә, кулларында ни генә юк! Революция елларында конфискация тән яшереп калган кыйммәтле кызыл товар дисеңме, мамык шәлләр. резина галошлар, өр-яңа чиккән читекләр, ефәк яулыклар, затлы туф лиләр, тагын әллә ниләр Ул да түгел, яныңнан зур эшләпәсенә әллә нинди ялтыравыклы каурыйлар, чебен кәгазьләре тезеп куйган, иңенә, беләкләренә төрле төстәге тасмалар, челтәрләр аскан озын буйлы, кызыл борынлы кеше тамак төбе белән ниндидер сәер сүзләр такмаклап уза: - Молтый пнрес. сахарин, чәйни сода, нафталин Икенче яктарак аңа охшатып, бер кулына бизмән, икенче кулына кәрзин тоткан тагын берәү көйләп йөри: Кемгә өрек, кемгә хөрмә, кемгә әлү каклары! Печән базарының бер башында «обжорный» ачып җибәргәннәр. Урам уртасына тезелеп киткән бихисап өстәлләрдә керосинкалар янып тора, һәртөрле өйрәләр, токмачлар, сумсалар пешеп тора, самоварлар кайнап тора, алдына ак алъяпкыч япкан итләч тәнле түтиләр ул ризыкларны тәлинкәләргә сосып, кунакларны сыйлап тора Урам ашханәсенең граммофоны бөтен базарны шаулата. Урам кырыенда туктап мин боларга беравык гаҗәпләнеп, уйланып тордым. Шунысын да искәрдем болары алыш-бирешнең күренеп торган өске ягы гына, ыбыр-чыбыр, вак-төяге генә иде. Болары әллә ни куркыныч түгел. Бу табыш колларының аллалары, нэпман дигән комсыз яңа токымның утаманнары. кыйммәтле сигаретлар суыргалап. кемнедер көтеп, берберсе белән колактан-колакка гына сөйләшкәләп. киңәшкә- ләп. читтәрәк. «Сарай» рестораны тирәсендәрәк әйләнгәлиләр. Бу шома әфәнделәрнең Мәскәүдә, Себердә, тагын әллә кайларда «үз кешеләре» бар. алар миллионнар белән эш итәләр. Кооперативларга дип җибәрелгән ситсы товарны, керосинны, сабыннарны, шикәрне бу чибәр кешеләрнең вагонывагоны белән «сулагай»га борып җибәрергә кодрәтләре җитә. Уен түгел.уйландыра иде бу. Мин әнә шуларны да истә тотарга тиеш идем Бактың исә шул ук яңалыклар мине авылда бик авырттырып, бөтенләй уйланмаган яктан китереп сугарга көтеп тора икән. IV Менә шул ук урамнан, шул ук йортка унбер айдан соң яңадан барам Минем өстә яшел френч белән зәңгәр галифе, аркылы-торкылы чалыштырган яңа портупей Бөтенесенең күзе миндә Кайберәүләр сугышта хәбәрсез югалган уллары түгелме икән дип өмет белән карыйдыр. Кайберәүләр минем узган ел гына куркыныч банданы тар-мар итүгә җитәкчелек итүемне дә онытмагандыр әле. Ә минем башта хәзер бөтенләй башка нәрсә, бүтән җыр Урамда кемнәр беләндер очраштым, күрештем Миннән Мәскәү хәлләрен сораштылар. Уен түгел бит. унбер ай Мәскәүнең үзендә укыл, бөтенесен үз күзе белән күреп кайткан егет! Мин аларга нидер сөйләдем. Әмма болар һәммәсе дә колак яныннан гына үтеп китте, мин җаным-тә- нем белән Хәмдүнә янына ашыктым Аның үзен генә түгел, хәтта усак яфраклары лепердәгәндәй йомшак, ягымлы тавышын, бераз иркәләнеп, көйләбрәк сөйләвен дә сагынган идем. Әнинең һәммә ягын да алдан ук сөйләшеп, көйләп куюын белеп торсам да. Хәмдүнә җиңгәсенең йортына якынайган саен, йөрәгем ешрак тибә башлады Каян беләсең бит! Чыгып китәр алдыннан гына Гасыйм абзый кызын келәтенә бикләп куйган булса? Көт тә тор. булыр ул дуамалдан! Аның кирелеген бөтен авыл белә. Алай булганда, ничек тә хәйлә корып, кызны урлап китәргә туры килер... Шундый уйга кйлеп кенә торганда, күңелне аннан да хәвефлерәк икенче болыт килеп каплады Әгәр кызыйны миннән биздергән булсалар? Мин югында өстемә нинди генә пычраклар өймәгәндер дисең дошманнар! Ул хәерче, аты юк. арбасы юк. аннан гайре барчасы юк. фәлән дә фәсмәтән. Менә анысы кара кайгы булачак, бала чактан ук башланган яшьлек мәхәббәте янып-көеп кара кисәүгә әвереләчәк.. Әнә ул йорт, әнә ул урамга караган ак пәрдәле өч тәрәзә! Чаттан борылганнан бирле сихерләнгән сыман шул тылсымлы тәрәзәләрдән күземне ала алмыйм. Жаным түзми, тизрәк беләсем килә: Хәмдүнә җаный шундамы? Килгән булса, мине сөюе хак булса, бу минутларда аның да күзе тәрәзәдә булырга тиеш! Әйе. шулай булып чыкты да! Чаттан борылып ун-унбиш адым атлавым булды, ак пәрдәнең бер чите бәләкәй генә күтәрелеп китте. Хәмдүнә. шул' Шатлыгымнан аз гына кычкырып җибәрмәдем Килгән, мине көтә, мәңге минеке булырга дип килгән! Хәмдүнә мине мөлдерәп торган унҗиде яшьлек матурлыгы белән тәрәзә янында каршы алды Килеп керүемә кочагыма ташланырмы дисәм, юк, түзде! Күзләре җелт-җелт итте, иреннәре тетрәнеп-тетрәнеп куйды, кулларын кая куярга белмәде Белеп, күреп торам, аңа яшьлек дәртен йөгәнләп торулар җиңел түгел! Шулай да үзен-үзе тыйды, горурлыгын җибәрмәде Нәкъ Хәмдүнә үзе иде бу, нәкъ минем горур, тәкәббер Хәмдүнәм! Шушы гүзәллекнең сихеренә бирелеп, мин аңа омтылдым Әлеге йомшак, ягымлы тавышы белән, бәләкәй генә көйли төшеп — һа, Мәскәүләр кайткан икән! Исәнме. Зәйни абый!— диде, битләре алсуланып китте. Ул минем кулларымны кысып, көлә-елмая, йөзем белән тәрәзәгә борды. — Кая әле, күзем туйганчы рәхәтләнеп бер карыйм әле Тефү- тефү, тагын да матурланыбрак, мәскәүстәнеп, шомарыбрак кайткансың димме шунда! — Булгандыр инде!—дигән булам — Мәскәү хәтле Мәскәү безнең ише авыл малаен бәләкәй генә шомартмыйча калмагандыр... Мин юк арада Хәмдүнә тагын да түгәрәкләнә, матурлана төшкән. Аның дәртле яшьлеге тәмам өлгереп, тулып тора, күзләреннән, йөзеннән чиксез мәхәббәт ялкыны бөркелә Мин түзә алмадым, аны күкрәгемә кыстым Хәмдүнә миңа кыз чагының иң соңгы көненә кадәр күз карасыдай саклап килгән бөтен яшьлек назы белән күкрәгемә сыенды Ак өйдә бүтән беркем булмаса да, тавышы белән түгел, фәкать сулышы белән йөрәк түреннән чыккан кайнар хисләрен пышылдарга тотынды — Шундый сагындым, җаным, шундый сагындым, күзләремне йокы алмыйча таңнар аттырдым, төшләремдә гел синең белән саташтым Инде беттем, түзә алмыйм, үләм инде, үләм. үләм дигәндә генә, чак кына кайтып җиттең!.. Кочагыма сыенган шушы тиңсез бәхетемне кемдер тартып алмагае дигәндәй, аны йөрәгемә кыса бирдем Бу бәхет хәзердән алып бөтен гомерем буена минеке булачак, моннан соң сәгать саен, минут саен шушы сихерле мәхәббәт тавышына рәхәтләнәчәкмен Кайнар хисләремне белдерергә бүтән бер сүз дә таба алмыйча. «Хәмдүнәм. кадерлем!»— дип кенә пышылдадым Бала чактан ук яратышып йөрсәк тә. бергә буласыбыз көн кебек ачык булса да. моңарчы безнең үбешү түгел, юньле-рәтле кочакланышканыбыз да юк иде шикелле. Ягымлы бер күз карашы да, бер-беребезнең кулыбыздан тотып янәшә утыру да бик җитә, ул да безнең өчен зур бәхет иде Хәзер менә якынаер чаклар җиткән иде, күрәсең. Хәмдүнә миңа песи баласыдай сыйпалды, беркайчан да күреп туймастай булып озакозак күзләремә текәлеп торды Бер борылганда чаршау кырыеннан кече яктагы сандык өстендә зур төенчек күземә чалынды Хәмдүнә әйберләре иде ул. Димәк, нәкъ әни әйткәнчә, һәммәсен алдан уйлашып куйганнар Хәмдүнә миңа «ябышып чыгарга» дип килгән, ул өенә кире кайтмаячак Сөйләшеп сүзебез бетәчәк түгел иде. ә вакыт дигәнең су шикелле агып кына тора. Әнә. Мәрфуга түтәйнең ак битле карт еәгате унберенче яртыга сукты. Төштән соң авыл советына барып, никахыбызны теркәп, законлаштырып кайтасы да бар бит әле һәммәсенә нибары ярты көн генә калып бара Кыз бала үзе сүз башламас, җайлап кына Хәмдүнә белән киңәшә башларга вакыт иде. Сәгатькә ишарә итеп — Сәгатьләр келт-келт итәдер, уникеләр җитәдер,— дидем Уникедә азан әйтеләчәген искәртүемне Хәмдүнә, рәхмәт төшкере, бер сүздән аңлады Дога сүзләрен әйткәндәй шыпыртлап: — Хәере белән,—диде. . — Исәп шулай инде, Хәмдүнәкәй,— дидем мин,— син инде күңелеңә авыр ала күрмә, бүген язылышсак, миңа берсекөнгә үк китәргә туры килер Мине өч кенә көнгә җибәрделәр — Ә мин?-- диде Хәмдүнә. — Нишләмәк кирәк, сиңа хәзергә әни янында калып торырга туры килер Үзең беләсең, урак өсте дә җитеп килә Уракны әни карчык өстенә ташлап китү ярамас Аннары Хәмдүнә мин әйткәнне тыңлап та бетермәстән, иңбашыма кулларын салып, ялынырга тотынды — Зәйни җаным, алып кит мине дә үзең белән, ә? Минем синнән каласым килми! Ә?! Зәйни дим?! Минем калада торасым килә! Үзенчә, Хәмдүнә сүзе дә нигезсез үк түгел иде Шул хәтле сагынышып кавышканнан соң бер-ике көннән үк аерым яши башлау беребезгә дә җиңел буласы түгел. Шулай да урак өстендә әнине ялгыз калдыруга мин берничек тә риза була алмь(й идем. — Уйлап кара әле, Хәмдүнәкәй! Карап торган ике имана арыш җире инде ул. Мин аны әни карчык өстенә калдырып китә алмыйм, Хәмдүнәкәй, рәхимсезлек була бу! Ә сиңа күп булса, бер атналык эш ул. Урак бетү белән кайтып алырмын! —дидем һәммә ягын алдан уйлап куйганмы, ничекме. Хәмдүнәнең моңа җавабы әзер булып чыкты: — Нигә шуның аркасында гына авылда калырга? Вакыты җиткәч күз күрер. Уракны әти кайгыртыр. — Аларның да урак урыр чаклары узган бит инде Хәмдүнә уйлап та тормастан: — Нигә үзләре урып маташсыннар? Сезнекен дә, үзебезнекен дә әти яллап кына урдырыр! Аңа чүп тә түгел ул!— диде Хәмдүнәнең әни янында калмас өчен төрле сылтаулар табып торуы миңа ошамый башлады Аннары., яллап урдырулар Кул алмаш уру, бер-береңә булышлык итү, өмә белән урдыру бар. Актык чиккә җитмәгәндә, бездә игенне яллап урдырмыйлар. Хәмдүнәнең элек сөйләшүе дә ягымлырак, теле дә йомшаграк иде шикелле, каршы әйтү гадәте дә юк иде сыман . Күңелем нидер сизенеп, Хәмдүнәгә сыныйрак карадым. Килә-килүе- мә мәхәббәт нурыннан күзем чагылып, өстен-башын бөтенләй күрмәгәнмен икән Хәмдүнә баштанаяк затлы ефәккә төренгән . Ниндидер ялтыравыклар да күп күренә Ярар, кияүгә чыкканда шулай кирәктер... Менә сиңа! Казанда минем хатын белән яшәрлек фатирым да юк бит әле. Кая алып барыйм мин аны? Үпкәләтмәскә тырышып кына Хәмдүнәгә шуны төшендерәсем килде. — Син авылда бик иркен яшәргә гадәтләнгән кызый Хәзер алып барсам, сиңа кысан бүлмәдә иза чигәргә туры киләчәк Әллә беразга сабыр итәсеңме? — дидем Хәмдүнәнең моңа да исе китмәде. — Ә син ул ягына баш ватма! Әйтик кенә, әти безгә менә дигән я фатир, я йорт алып бирәчәк! Бу мине бик гаҗәпләндерде. Менә сиңа мә! Шундый зур урында эшләп тә, мин дә фатирны ансат кына табуыма ышанмыйм, ә бер авыл агае Икенче ягы белән минем хуҗалык эшләрендә булдыксызлыгыма киная дә иде бу. Нн сөйлисең? Гасыйм абзый алып бирәме? Казандамы? — дидем. Мондый вак нәрсәләр турында баш ватып торасы килмәгәндәй, Хәмдүнә кулын кына селтәде — һи, белмисең әле син! Безнең әтинең хәзер кулы озын, әллә кайларга тикле сузыла. Әйтәм бит, я йорт сатып ала әти, я юньле фатир табып бирә! Мин телсез калдым Менә сиңа мә! Каян килгән авыл агаена Казанда йорт сатып алырлык зур акча? Уракны да яллап кына урдырмакчы! Башыма шомлы уйлар кереп тулды Гасыйм бозык юлга басып, кооперативны имә башлаганмы әллә? Сельпога кайткан товарларны биш бәясенә спекулянтларга сатып ятамы? Башкача каян килсен аңа андый зур сума?! Күңелем сизенә: нидер бар, ниндидер бозыклык, гаделсезлек эшләнеп ята. ул бозыклык безнең ике арадагы керсез саф мәхәббәткә дә яный башлаган кебек иде инде. V Шушы шомлы сорауларга җавап таба алмыйча азапланып утырганда өй алдында «Эһе-эһем» дип тамак кырдылар Ишектән йортның хуҗабикәсе Мәрфуга түтәй үзе килеп керде. Өсте-башы гел бәйрәмчә, аягында чигүле читек, башында җете ак батист яулык Шыгыр-шыгыр басып шаян елмаеп миңа ике кулын сүзды — Кая әле мин әй/әм, Мәскәү егетен мин дә күреп калыйм Нигә шул тиклеләр сагындырды икән ул? Безнең Миндәлә ягыннан искән җилләр күңеленә сагыну хәбәрләре салмадымы икәнни?. Исәнме, саулыкмы. энем-җаным?! Эшләрең уң булдымы, бик матур гына йөреп кайттыңмы? Ярыйсы гына, Мәрфуга түтәй Өс-башыма күз салды да башын селкеп куйды. Салдат дисәм, хәзер алай әйтмиләр бугай? Бик тә салдатка охшагансың. Вакыты белән солдат та булырга туры килгәли, Мәрфуга түтәй, дөнья бит бу! — дидем Мин әле ул вакыттагы гадәт буенча зәңгәр галифе белән яшел френчны, күн итекне салмаган идем Хуҗабикә әнинең хәлен сорашты, сөйләнә-сөйләнә түргә узып чаршау читен тартып куйган булды, ишек янындагы шкафтан чынаяклар тартып алды. Менә бит заманалар! — диде ул.— Шәйхи абыегыз сугышка чыгып киткәндә, сез бот буе бала гына идегез бит әле! Менә хәзер, тефү- тефү. шөкер, күз генә тимәсен, кызарып пешкән җиләктәй чагыгыз! Хәмдүнә миңа карап кыюсыз гына елмаеп куйды Мәрфуга түтәй, күрәсең, ялгызлыктан туйгандыр, аның сөйләшәсе килә иде Сезгә карыйм да, үземнең яшь чакларымны искә алам һай. вәйраннар булдыра минем яшьлегем! Өйләнешеп өч атна гына бергә торып калдык, шуннан бирле менә гел тол, тол! Бу сезнең иң бәхетле көннәрегез, балакайлар, белегез кадерләрен! Гөрләшегез, киңәшегез! Аннары, менә азан әйткәнче, бер чәйләп алыйк Шул сылтау белән мин дә, тол хатын икәнемне онытып, сезнең янда беразга гына булса да җанымны җылытып калырмын Ул шкафтан, аш тәлинкәләрен түбәләмә тутырып, шәфәкъ нурыдай алсү-саргылт әфлисуннар, һәйбәт хәлвә, затлы кәгазьләргә төрелгән кыйммәтле конфетлар күтәреп килде Хәмдүнә кинәт нигәдер уңайсызланып кашларын җыерды Бу ризыкларны миҢа күрсәтергә уңайсызлангандай. өстәлгә арты белән килеп басты Әмма Мәрфуга түтәй моны ошатмады. — Бәй. нигә яшерәсең? Урланган әйбер түгел лә! Туй алдыннан дип анаң үзе китерде. Үз кибетегездә булгач күрмәгән, ашамаган ризыкларың түгелдер... «Үз кибетегез!» диме? Мин, үз колагыма үзем ышанмыйча, тораташ булып каттым Сельпо рәисенең, шундый аңлы кешенең үз кибетен ачып нэпманга әверелүенә ничек ышанырга? Юк. юк. булмас! Ялгыштыр, бутыйлардыр Чәй янына утыргач та, шул газаплы сорау башымнан чыкмады Ахыр чиктә сорашмыйча түзә алмадым — «Үз кибетегез» дигәннән . Ялгыш ишеттемме соң? Сельпо кибетен әйтәсезме әллә? — дидем Мәрфуга түтәй миңа карап көлеп үк җибәрде. — һи. син тагын! Мәскәүләрдә йөреп авыл хәлләрен бөтенләй үк онытып бетергәнсең икән! И. сельпога тагын мондый байлар ризыгы! Каян килсен ул безгә? Әле крачин белән сабынны, шырпы белән тозны да урам буенча чиратлар торып, ызгыша-талаша, әллә ни дә бер генә алабыз Нигә белмим, ди. мин авылдагы хәлләрне? Бик беләм! Халык хуҗалыгының ул еллардагы хәлен Мәскәүдә безгә җентекләп аңлаттылар, үзем дә күреп торам Сугыш артыннан сугыш, алар өстенә Идел буенда ачлык белән тиф Халык хуҗалыгы таркалган, завод-фабрикаларның күбесе эшләми Авыл керосин урынына чыра яндыра, авылга тозны потлап кына, шырпыны тартмалап, ситсыны исемлек буенча гына җибәргән еллар. Белгәнгә күрә бу нәрсәләр ят булып күренде дә. Хәмдүнә һаман да шат күңелле, уенчак иде әле. Ул. шикләнерлек берни дә юклыгын сиздерәсе килеп, иһаһайлап көлеп җибәрде: — Әй. олы хәл итеп телгә алган буласыз шуны! Безнең әти. ичмасам, бер дә алай нечкәләп маташмый. «Кызыл гаскәр» бармы? Бар! «Кызыл сукачы», «Кызыл командир» дип йөриләрме? Йөриләр! Шулай булгач нәмә дип «Кызыл купис» та булмасын икән? — ди ул Хәмдүнәнең комсомолка була торып шуны да аера белмәве, җитмәсә. авызын ерып утыруы миңа ошамады «Моның уен эш түгеллеген аңласаң, көлмәс идең, кычкырып елар идең!»— дип уйлап ал^ым Шулай да минем аңа каты бәрелергә телем бармый иде әле. Кызып китүдән үземне тыя төшеп: — Алар икесе капма-каршы ике нәрсә бит! Кызыл командир белән куписны янәшә куеп буламыни? — дидем Хәмдүнә кына яккан кызыл тырнакларын караштырган булды, ниндидер гаебе бар сыман кыенсынып кына миңа да күз салгалады — Мин бит әти сүзен әйтәм Ул шулай ди: «Нигә буржуйлар белән элекке купислар гына балда-майда йөзәргә тиеш әле? Сәвит хөкүмәте безнең ише прастуй халыкны да шулар шикелле үк баету өчен чыгарды ул «нип» дигән законны».— ди. Тукта әле? Ни булган Хәмдүнәгә? Нәрсә сөйләнә бу кызый? Комсомолка сүземени бу?! Бу бит дошманнар фикере' Мин аңа гаҗәпләнеп карап тордым Кием-салымында да ниндидер ялтыравыклар күбәйгән Нәрсәдер булган Мин Мәскәүдә укыган арада Хәмдүнә бик нык үзгәргән Киемесалымы гына үзгәреп калса әле Мәрфуга түтәй Хәмдүнә әйткәнне көтә, анысының үз теле белән әйтеп бирергә йөрәге җитми иде ахрысы Бу хәл мине борчуга салды. - Нәрсәнедер бутамыйсызмы? Гасыйм абзый сельподагы хезмәтен шаяртып «кызыл купис» дип йөртәме әллә? дидем Хәмдүнә түбән карап сүзсез генә башын чайкады. Мәрфуга түтәй түзмәде. Хәмдүнәгә шелтәле караш ташлады да аның өчен үзе әйтеп салды. — Ярар, качышлы уйнама инде, андыйны итәк астына яшереп калып булмый! Матур киенергә, тәмле ашарга яраттыңмы? Дөресен әйтергә дә йөрәгең җитсен! Чыны, энемҗаным. шул: Гасыйм абый сөйләнеп кенә калмады, үз кибетен ачты Бакали дигәнне. Үз келәтендә VI Мин телсез калдым. Зиһеннәрем чуалып китте. Башка сыймаслык яман хәбәр иде бу. Моның ике арадагы мәхәббәткә куркыныч янавы җаныма килеп кергәч, үземне кая куярга белми башладым Башымда береннән-бере четереклерәк *мең сорау туды Ни сәбәпле Гасыйм шундый паразитлар юлына баскан? Комсомолка була торып нигә Хәмдүнә атасына нэпман булырга юл куйган? Мин үземне Хәмдүнә урынына куеп карадым. Әгәр дә атам исән булып, ул шулай кибет ачарга теләсә, мин аңа ирек бирер идемме? һич юк! Якын да җибәрмәс идем, тешемтырнагым белән каршы төшәр идем. Көчем җитмәсә, йортны ташлап китәр идем Ә Хәмдүнә нишләгән? Мин аңа сорау бирмичә булдыра алмадым? — Син үзеңнең комсомолка икәнлегеңне онытмадыңмы? Ул башын боргалады, үпкәләргә җыенган иркә баладай иреннәрен бөрештерде. — Ә нишләгән? Кибет ачарга ярамынмыни? Сату итәргә сәвит үзе ирек куйды түгелме соң? — диде. Менә, ишетмәсәң-ишет! Комсомолка дигәнем оппортунист теле белән сөйләшә башлаган түгелме? Башыма төрле өметсез уйлар, шөбһәләр кереп тулды. Моңа кадәр җыен чит элементларга, кулакларга, контрларга каршы җаныбызны аямыйча көрәшеп йөрүләребез җилгә очкан кебек тоелды. Ничек була инде бу?! Әле патша заманыннан калган соры кортлардан арынып җитмәгән, менә сиңа мә! Аларның яңалары борын төртеп чыга! Кайда диген? Күз алдыбызда! Үзем димләп комсомолга керткән, иң ышаныч- лысы дип инанып йөргән, җаным сөйгән комсомолка йортында! Тукта әле, нәрсәбу? Монда дошман кулы уйный түгелме? Ул сездән көчлерәк булып чыкты түгелме? Сөйгәнемә сәерсенеп карап алдым. Мин Мәскәүгә киткәнче спектакльләр уйнаган, кичәләрдә ут чәчрәтеп шигырьләр укыган кайнар йөрәкле комсомолкамы соң бу? Нишләп шулай үзгәргән, ни сәбәпле? Шуңа аптырап тагын сорашып карадым: Ни бит инде, аңлый торгансың, шундый хәрәм табыш артыннан куа торгач, Гасыйм абзый иртәме-соңмы соры кортлар, чит элементлар ягында булып чыгачак бит. Синең дә яхшы исемең пычрана! . Хәмдүнә миңа беренче мәртәбә төксе караш ташлады, мин әйткәнне кырт кисеп кенә кире алып ыргытты: — Безнең әти беркайчан да соры корт булмас! «Кызыл купис»мын ди ул. файдага сатмый, ипилек-тозлык кына эшли... Комсомол секретаре чагым булса, мин аннан туп-туры сорар идем: «Алайса Казанда безгә сатып аласы йортка әллә ничә меңне атаң каян алып түли? Син тагып килгән бу алтын кисәкләре нинди акчага алынган?..» Ләкин мин бит әле кияү буласы кеше идем, алай каты бәреләсем килмәде. Бәлки, эшләр алай ук тирәнгә китмәгәндер әле? Шул хакта уйлаганда аңлашылмый калган тагын бер нәрсә исемә төште — Мин киткәндә син бик дәртләнеп укырга кермәкче булып калган идең. Хатларыңда нигәдер ул турыда бер сүз дә булмады,—дидем Хәмдүнә уңайсызланып читкә карады: — Мин бит анда аз гына укып калдым. — Нишләп алай? — Әйтергә дә уңайсыз инде, монда мин үзем дә гаепле. Бер-ике ай укыгач ук. үземә булышырга кирәк дип. әти өйгә алып кайтты.. Алай Уйландырырлык иде бу хәлләр Мин аннан тагын белеш- кәләп карадым: — Атаңның кибет ачуын нигәдер миннән дә яшергәнсең. Бу хакта язмадың бит! Хәмдүнә кыенсынып башын иде. Ишетелер-ишетелмәс кенә: Курыктым. .— диде. - Нәрсәдән? - Кибетче кызы икәнемне ишеткәч, миннән бизәрсең, яратмый башларсың дип. Бу беркатлы оланны кочагыма аласым, тынычландырасым килде. Ярата бит ул мине, өзелеп ярата!. Ләкин нәрсәдер мине җибәрми. нидер сөйгәнемә кулымны сузарга ирек бирмичә тоткарлап тора иде . Нәрсә соң әле ул? Әйе. әтисенең нэпманга әверелүен яшереп, коммунистка кияүгә чыгарга җыену — алдашу бит ул, ике арадагы саф яшьлек мәхәббәтенә хыянәт итү! Икенче яктан, беренче мәхәббәтне саклап калу хакына әллә ул хыянәтне гафу итәргә дә ярыймы икән? Бизмәннең әле бер ягы тарта, әле икенче ягы Мин нишләргә белмичә арлыбирле сугылам Нәрсәнедер онытып торам ахрысы, нәрсәнедер юксынуымны сизә башладым Менә шул күңелем эзләгән нәрсә исемә килер дә һәммәсе дә ачыкланыр, мин бу газаптан котылырмын кебек тоела башлады Нәрсә генә иде соң әле ул?! Кинәт каяндыр, ерактан мине Мәскәүгә озатып калган элекке Хәм- дүнә к\ренде Аның өстендә кайтарма якалы, путалы чия төсле гади генә йон күлмәк, сары гәрәбәдән муенса, башында артка чөеп бәйләнгән кара бөрчекле ак яулык иде. Ул Хәмдүнә белән безнең серләребез бер. мин аны бала чагыннан ук күреп, белеп, яратып үстем, аңа җанымны ярып бирергә дә әзер идем Менә кемне юксына бит күңел! Бәлки миңа моңарчы сихерләп йөрткән мәхәббәт тылсымыннан айнымаска, әнә шул элекке Хәмдүнәгә өйләнергә кирәктер? Монысын күрмәмешкә салышып? .. Ләкин алай да булмый иде Чөнки теге Хәмдүнә кайдадыр күләгәдә калып тора, ә чыны, хәзергесе — менә ул, янымда гына Аны күрмичә, аңа карамыйча мөмкин түгел, ә күтәрелеп карадыңмы, пыяладан ялтырап торган кыланчык ефәк күлмәгенең тешкә тия торган кыштырдавы ишетелә, чегән хатыннары кия торган яссы боҗрадай зур алтын алкалары, кара алтын йөгерткән көмеш беләзекләре, алтын балдаклары күзгә бәрелә Утыра лабаса ефәккә төренеп, алтыннары белән ялтырап, үзен- нән-үзе бик тә канәгать булып!.. Житмәсә мине үчекләгәндәй, күз алдыма Казанның Печән базары, андагы обжорка, шундый ук ялтыравыклы ефәккә төренгән, колагында да, түшенә дә мул итеп алтын кисәкләре аскан нэпманшалар килеп басты. Иң матур хыялларым, якты өметләрем берьюлы җимерелеп төште, һич көтелмәгән, истә-оста булмаган, гомер буена үкенечкә калачак аяныч хәл иде бу Рәхимсез язмыш безнең белән явыз уен уйнаган, элекке Хәмдүнәне. беркатлы, хәйләсез, эшчән авыл кызын «сары иблис»- нең тәти курчагына әверелдергән!.. Нишләргә иде соң миңа, башымны ташка орыргамы? Минем бу хәлне бик авыр кичерүемне күреп Хәмдүнә дә хафага төште, каршыма тезләнеп еларга җитешкән хәлдә сорашырга кереште — Абау, нигә бөгелеп төштең? Нигә сөмсерләрең коелды? Авырыйсыңмы әллә? — дип сорады. Мин башымны гына чайкадым. Ни әйтә алыйм? Йомшак кына итеп әйткән сүзем дә аның йөрәгенә барып кадалачак иде Миннән бер сүз дә чыкмагач. Хәмдүнә ялынып күзләремә текәлде. — Зәйни абый, җаным, азаплама, әйт инде бер сүз' Турысын әйтеп бирергә дип башымны күтәрсәм, күзләребез очрашты да алдымда яңадан элекке Хәмдүнә пәЙда булды, тагын әйтергә телем бармый башлады. - Начар безнең эшләр. Хәмдүнәкәй. бик начар!— дип кенә әйтә алдым Кызый беренче мәртәбә сискәнеп китте, каушавыннан иреннәре дерелдәп алды — Ходаем, нигә алай дисең? Авызыңнан җил алсын! Әстәгьфирул- ла, тефү-тефү диген! Догалар белән генә төзәтүдән узган инде,— дидем. — Берни дә аңламыйм! Нәрсә булды соң әле? Минем турымда берәр гайбәт ишеттеңме әллә? Нахак ул. нахак!— дип өзгәләнде Хәмдүнә. Гүя ни генә булса да миннән аерылмаска тырышкандай. Хәмдүнә кулларыма килеп ябышты — Ай аллам! Нишләдең син. ә?! Әллә сине пәри алмаштырдымы? Аңламыйм, башым түнде. Әллә югыйсә Мәскәүдә укып кайткачтыннан авыл кызы ошамый башладымы, мине тиң күрмисеңме? Мин аның кулларын сыйпап тынычландырырга тырышып карадым. — Юк ла инде. Хәмдүнәкәй. Синнән башкалар турында уйлап та караганым юк,— дидем Шуның белән ике арада сүз өзелде. Кайчаннан бирле зарыгып, түземсезләнеп көтеп алган шатлыклы бәйрәмебез өстенә ниндидер кара хәсрәт канат җәйде. Хәзер инде моны Хәмдүнә дә ачык сизә башлады Ләкин хәзергә ул аны. минем узгынчы бер кәефсезләнүем дип кенә аңлый, ул фаҗига ның безнең арага үтә алмаслык чокыр булып сузылуын башына китерми иде әле. Табында күңелсез тынлык урнашты Мәрфуга түтәй, моңа борчылып, ике арадагы салкынлыкны бетерү өчен тырышып-тырышып мине кыстарга тотынды — Әйдә, ашап кына утыр әле, кияү-җаным Менә, хәлвәсеннән, әфлисуныннан авыз ит. Син хәзер безнең үз кешебез лә1 'Әйдә, кыстатма! һа! Үз кеше имеш, кияү имеш Юк. бу сүзләр хәзер инде миңа төс түгел, алар миңа берничек тә бәйләнеше булмаган чит, ят сүзләр булып ишетелде. Тамагымнан ризык үтмәс булды. Ж,иде-сигез елга сузылган сугыштан, тәмам җелекләрне суырган мәрхәмәтсез ачлыктан соң авыл халкының бик бетәшкән, ипигә дә туймаган чагы иде. Мин кайткач, әнинең токмач җәяргә оны җитмәгәнлектән. онны ашка болай гына туглавы, сахарин салып кишер чәе эчүебез күз алдыма килде. Бу ризыкларга минем кулым бармый, юк. юк! Бүтәннәр ачлы-тук- лы торганда, нэпман кияве булып спекулянтлар тапкан ризык белән сыйланып утыру, минем өчен халыкка хыянәт итү сыман, намусым күтәрми . торган вөҗдан газабы иде. Мәрфуга түтәй безнең араларның бозыла баруын сизгәч: «Әйдә, үзегез яратышкан, үзегез килешерсез дә әле!» дигәндәй, икебезне генә калдырып аш өенә чыгып китте Шуны гына көткәндәй, Хәмдүнә минем муеныма сарылды, элек әйткән кискен сүзләрен оныттырырга тырышып, төрлечә юмаларга тотынды: — Зәйни абый, җаным, болай булмый бит! Ничәмә-ничә еллар яратышып йөргәннән соң хәзер генә бозылышсак, кеше ни әйтер! Уйлашыйк әле... Шунда мин җан өшеткеч бер нәрсә сиздем: Хәмдүнәнең йомшак, кайнар беләкләре хәзер мине элекке шикелле рәхәтләндерми, алар миңа уңайсызлый гына иде Безнең арадагы кайнар хисләргә җан биздергеч салкынлык иңгән, мин Хәмдүнәдән ераклаша башлаган идем Шунда беренче мәртәбә гомерлек бәхетемнән аерылуымны, бик кадерле җан рәхәтеннән үземне-үзем мәхрүм итүемне аңладым Иң ачы югалту газабы иде бу Шулай да мин инде вөҗданым чыгарган хөкем карарына каршы килә алмый идем — Язмыш, Хәмдүнәкәй Шулай килеп чыкты бит. Атаң харап итте безнең бәхетне, атаң! — дидем мин. Хәмдүнә ачулы күзләре белән миңа текәлде. — Ничек харап итте? Кибет ачыпмы? — диде. — Әйе, нэпман булып, чит элементлар ягына авышып, синең дә исемеңне пычратып... Хәмдүнә тыны кысыла ЯЗЫП: Бәй, нәмәкәй сөйләнәсең? Син бит әтиГә өйләнмисең, миңа өйләнәсең’ - диде Ул да түгел. Хәмдүнә сикереп торып биленә таянды да унҗиде яшьлек сылу гәүдәсе, нечкә биле, калку күкрәге белән каршымда бөтерелергә тотынды. - Менә кара, күр' Миңа ни булган? Тагын ни кирәк?! Кемгә дип үстердем мин бу зифа буйларымны, калын толымнарымны, нечкә билләремне?! Сиңа дип. яшьлегемне сиңа гына бүләк итәрмен, сине генә бәхетле итәрмен дип! Әйт. кай җирем ошамый? Инде дә матур иде Хәмдүнә! Күзеңне аерып алмаслык сылу, чибәр, бөтен барлыгыннан йөгәнсез яшьлек дәрте бәреп тора иле. Мин тетрәнеп киттем. Сикереп торып кочагыма алудан көч-хәл белән генә тыелып калдым. - Ай. Хәмдүнә. ничек телең бара?! Беләсең бит' Кызый күзләрен мөлдерәтеп яңадан минем каршыма килеп тезләнде. - Нишләттең син мине? Нигә шул тикле башымны әйләндердең’ Өйләнәсе булмагач, нигә шулай сихерләдең?! Ходаем, ятсам — син. торсам — син! Сагынып акылларымнан шаша яздым бит! Син булмагач нигә кирәк миңа бу яшьлегем? Кемгә кирәк?! Нишләп ташлыйсың мине? Нигә яшьлегемне вәйран итәсең?! Мин. күтәрелеп карарга кыюлыгым җитмичә, башымны идем. Ничек аз гына булса да юатырга? Нинди ягымлы сүзләр табарга, ничек аңлатырга?! - Дөнья икегә аерылды бит. Хәмдүнәкәй! — дидем мин - Без синең белән Сак-Сок шикелле тауның икебез ике ягында булып чыктык. Юлларыбыз киселде. Кызый тагын да ярсыйрак төште. — Шул каһәр төшкән кибет аркасындамы? — дип кычкырды Аннары зәһәрләнеп кычкыра-кычкыра кулларындагы беләзекләрен, колагын дагы алкаларын берәм-берәм йолкып алып идәнгә ыргытырга тотынды — Мондыйлардан котың чыккан икән. менә, менә, кадалып китсен нэпманнарың! Чүпкә әйләнсен алтыннары! Син булмагач, болар миңа ни пычагыма? Әй. адәм баласының алдан күрергә көче җитмәгән ышанычсыз, мәкерле язмыш! Синең әледән-әле безнең башка аударып торган явыз шаяруларыңны да шулай ансат кына йолкып алып читкә ыргытып булсачы! Хәмдүнә моны ярсып, шундый каһәрләнеп эшләде, шунда беренче мәртәбә күңелемә шик төште Бәлки мин ялгыша торганмын? Бәлки бала чактан ук башланып киткән бу беренче мәхәббәтнең кадерен белергә кирәктер, аны әрәм итмәскәдер? Бәлки Хәмдүнә бөтенләй үк бозылып та бетмәгәндер әле? Өйләнергә дә нэпманчылык кыланышларын башыннан куып чагарырга. укытырга, үзебезчә тәрбияләргә кирәктер? Минем инде күңелем йомшый ук башлаган иде. Хәмдүнә үзе үк мине яңадан айнытып җибәрде. Белдем инде, сиздем, син мине яратмагансың, алдашып кына йөргәнсең! Син революцияң белән әниеңне генә яратасың! Бу сүзләре минем җан җиремә килеп бәрелде. Минем иң изге тойгы ларымны мыскыл итү иде бу! Мин урынымнан сикереп тордым. — Ничек телең бара?! Ул мине тудырган, тәрбияләп үстергән анам бит. иң газиз кешем! Аннары Хәмдүнә каршыма басып күкрәгенә төртеп күрсәтте — Ә мин кем? Мин аннан да газизрәк түгелмени? — Әни әни инде ул. аны беркем белән дә тиңләп булмый! Ана бер генә? Менә шул-шул! Мин икенче сорт, әйеме? Әгәр син мине бәләкәй генә яратсаң, үзең белән калага алып китәр идең. Шул кортка көен көй ләп, чабаталар киеп урак урырга калдырмас идең! Шундый зур нәчән- ник була торып!.. Юк, ялгыш күрмәдем бугай, «шул кортка» дигәндә Хәмдүнәнең ирен почмакларында моңарчы беркайчан да күрмәгән явызлык, көнчелек бизәкләре кабынып алды Бу минем башыма китереп суккандай булды. Өйләнешкәч, минем анам аның да иң якын кешесе, кадерле әнкәсе булырга тиеш иде бит' Булачак киленнең хәзер үк иреннәрен бөрештереп «шул кортка» дип кимсетеп әйтүе минем йөрәгемә барып тиде Пуляны суырып алсаң да тәндә эзе кала. Әнә шул пуля шикелле иде бу явыз караш! Җитте, бетте! Кырыеннан ташырлык булып мөлдерәп торган түземлек касәсенә иң соңгы тамчы булды бу. Ягымлы, йомшак телле, күркәм холыклы элекке Хәмдүнә үлде, юкка чыкты. Аның урынына тормышның татлы ширбәтен генә суырып яшәргә өйрәнеп килүче усал телле, көнче мешанка калкып чыкты Аерылышу минутлары якынаюын хәзер инде икебез дә сизәбез. Ләкин күңелләр моңа риза түгел, яшь йөрәкләр әле һаман да берсенә-берсе омтыла, аерылуга бөтен көче белән каршы Үора иде. Шунда мәдрәсәдә укыган елларымда хәтергә сеңеп калган китап сүзе исемә төште «Әгәр дустың дошман ягына авыша икән, ул дустыңны шунда ук оныт»,— диелгән иде анда Әйтүе ансат та бит.. ' Беренче мәхәббәтемнең шундый һәлакәткә дучар булуына бәгырь ләрем көеп утырганда, никах мәҗлесенә барырга дип киенеп-ясанып Мәрфуга түтәй килеп керде. — Я, сезнең хәлләр кай тирәдә? Азан әйтте! — диде. Кемнеңдер китереп сугуын көткәндәй, Хәмдүнәнең бөтен гәүдәсе бө решеп килде, мөлдерәгән күзләре миңа текәлде. Йөрәгем җылый, телем көч-хәл белән генә әйләнә. Шулай да беренче мәхәббәтемә соңгы хөкемне мин үзем чыгарырга тиеш идем. — Соң инде, Мәрфуга түтәй. Безнең араны хәзер бернинди азан да төзәтә алмый,— дидем. Хәмдүнә сискәнеп китте. Аның бит урталарындагы алсу матурлыгы юкка чыкты, күзләрендәге мәхәббәт нурлары сүнде. Ул беравык күзләрен йомып хәлсезләнеп торды да акрын гына килеп кулларын иңбашыма салды. күкрәгемә сыенып алды. — Менә Таһир белән Зөһрә язмышы... безне дә эзләп тапты. Күрешә алмасак, бәхил бул,— диде • Хәмдүнәнең иреннәре тетрәнеп китүе, яшьле күзләрендәге үпкә, рәнҗү мине әллә нишләтеп җибәрде Язмышның безгә рәхимсез булуын, яшьлек мәхәббәтебез намена гафу итүен үтенмәкче, тагын ниләрдер әйтмәкче булып аңа таба омтылдым Ләкин ишек минем борын төбемдә генә шап итеп ябылды. Хәер, мәхәббәт үзенең капма-каршы тискәре сыйфатына — нәфрәткә әверелә башлаган минутлар иде бу Мин аның күңелен берничек тә йомшата алмаячак идем инде Чыгып барганда лапас астындагы бүкәнгә чапкан балтага күзем төште. Безнең авылның бер кешесе, урманда бармагын елан чаккач, секунд та уйлап тормастан шул бармагын балта белән чабып өзгән иде Мине дә язмыш чагып алды бит. җитмәсә, тәнемнең иң газиз әгъзасын, йөрәгемне чакты Эчемдә кайнаган утка түзә алмыйча мин дә бармагымны бүкәнгә куйдым. Тик шул чак иптәшләрем белән һич куркусыз бик хәтәр штык атакаларына баруым, әле күптән түгел генә төрле контрларга, бандаларга каршы сугышып йөрүем күз алдыма килде. Балтаны ачу белән читкә ыргыттым Ир-егет гамәле түгел иде бу! VII Өйгә ничек кайтуымны ачык кына хәтерләмим. Исерек кеше сыман аңкы-миңке килеп булса да, ничектер кайтканмын Капкадан керүемә әни тавышына аңыма килдем. Ул коты чыгып Нишләдең? Ьу ни хәл? Кыйнап кайтардылармы әллә? - диде. Мин башымны гына чайкадым \л ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыгуын сизенеп, капкага карады, борчыла башлады. — Хәмдүнәң кая? — диде Мин кулымны селтәдем Килмәде — Ник килмәде? Ничек килмәде? Сөйләшенгән бит' — Җиңгәсендә калды...- дидем' мин. Әни. өстемә очып кунардай булып җилтерәп, каршыма Килеп басты. — Тукта әле. син нәрсә лыгырдыйсың? Тиле бәрән орлыгы ашамагансың ич! - Ничек булган, шуны әйтәм. Килми ул. килми! - Ай алла! Ничек килмәсен инде? Шулай сөйләштек ләбаса! Бәлешләрем. ашларым да өлгерде, менә хәзрәт тә килеп җитәр, туганнар да җыелыр Никах укытабыз бит. уен түгел, ишетәсеңме, никах, никах! Мин анам каршына килеп баш идем. — Әни! Син мине теләсәң нишләт. Тик мин Хәмдүнәгә өйләнә алмыйм. Булмый... Әни шаккатып беравыкка тынсыз калды, күлмәк җиңен бер сызганды. тагын төшерде Ниһаять, тыны кысылып, сүзләрен бүлә-бүлә. ачуыннан ярсып, миннән җавап алырга кереште: — Ә? Нәрсә?! Ул ниткән сүз? Ничек булмый? Шунча еллар яратышып йөргәннән соң ничек бүген генә ярамас булды әле ул. ә?! Мин аңа аңлатырга тотындым. — Ай. әни, ялгышасың! Син яраткан элекке күндә.м Хәмдүнә юк ул хәзер. Ул сиңа килен булырга ярамый' Ярамый! Аңлыйсыңмы? Әни минем сүземне кырт кисте: — Юк. тыңламыйм да. аңламыйм да. ичмасам колагыма да керми! Өйрәтмә мине, кемнең нинди килен буласын мин үзем беләм! Бар булгач, бар! Алып кайт! Хәмдүнәсез күземә дә күренәсе булма! Нишләргә иде соң миңа?! Хәмдүнәнең аны чүпкә дә санамавын, әле килен булып төшкәнче үк «шул кортка» дип кимсетеп сөйләвен әйтергә телем бармый, бу аның йөрәгенә яра булып төшәр иде. — Әни. зинһар, көчләмә мине, мин кибетче кызына ялынучы түгел! Булмый! — дидем. Әни. терсәкләрен тырпайтып ишек алдында арлы-бирле ярсып йөрде дә, каяндыр таяк табып, мине кыйнарга тотынды. Үзе җылый. үзе тир- ги-тирги минем аркамны дөмбәсли: • — Менә сиңа, юньсез малай, менә, менә! Ходаем, нинди уңган киленне кулдан ычкындырдың! Ир-ат акылы кайчан керер икән сиңа?' Юньсез!.. Әйтәсе дә Юк. миңа бик нык эләкте. Әни мине кулларының хәле беткәнче. ачуы басылганчы кыйнады. Сугышларда булып кайткан тап-таза егетнең орчык тикле генә бер карчыктан кыйнатып торуы бер караганда сәеррәк тә күренергә мөмкин. Әмма минем газиз анам иде бит ул. Әни.кешенең үз баласың акылга утыртыр өчен төрле чара кулланып каравы мөмкин түгелмени? Шуның өстенә. мин үземне бөтенләй үк гаепсез дә санамый идем. Бала чактан ук башланып киткән, чык тамчысыдай саф яшьлек мәхәббәтен. кешелекнең иң мокатдәс бу рухи байлыгын бер селтәнү белән харап итеп ташлау ничек җәзасыз калсын?! Әле ул гынамы? Ата-ана йортыннан кияүгә чыгарга дип җыенып киткән кыз баланың төенчеген күтәреп кире кайту хурлыгына да бит мин гаепле!. Кирәк иде миңа андый җәза, кирәк иде!' Кыйнап арганнан соң. әни сулышы кабудан уфылдап, билләрен тотып. баскычка барып утырды да күз яше белән җылады. Бу хәлне әнинең минем кебек үк авыр кичерүен күреп, мин аны чын күңелдән кызгандым. Әни минем бердәнбер газиз кешем иде. Әтиебез герман сугышында үлеп калганнан бирле без аның белән ярлылыкның да. ачлыкның да бөтен газабын иңгә-иң торып бергәләп күтәрдек Баштарак, мин сабый чакта, бөтенесенә әни берүзе янып-көйде. Барлык авыр эш аның өстендә булды, ул йокысыз төннәрен минем киләчәгем турында уйланып уздырды. Бәләкәй генә нсәя төшкәч, мин — ныгып та җитмәгән бала җилкәләремә авыр тубал асып чәчү чәчтем, яланаяк тырма тырмаладым, кечкенә арба белән урманнан коры-сары ташыдым Хәзер инде, үсеп җиткәч, әни мине икебез дә яраткан уңган кызга өйләндереп, карт сөякләренә аз гына ял бирергә, искереп килгән шушы ярым ятим йортта чыр-чулы балалар тавышы ишетергә өметләнгәндер. Ә хәзер аны яңадан шыксыз ялгызлык, йокысыз озын төннәр көтеп тора. Мин әнинең янына утырып иңбашыннан кочып алдым. Әмма ул минем кулларымны чөеп кенә ыргытты. Хәмдүнәдән мәхрүм калу өстенә әнине дә рәнҗетүем йөрәгемне телгәли иде — Әни. син алай бик кайгырма инде. Мин Казаннан тегесен-моны- сын алып кайтырмын да уракны өмә белән урдырырбыз. Кышка мин сине үз яныма. Казанга алырмын.— дидем. Элекке ягымлылыгы, җан җылысы күз яшьләре белән юылып төшкән иде ахрысы, кырыс күзләре белән миңа карап-карап торды да ниндидер куркыныч янагандай кычкырып куйды — Ә антың? Мин аптырап калдым: — Нинди антны әйтәсең икән? — дидем Әни минем шундый зур хәлне онытуыма бик гаҗәпләнеп: — Соң. хода бәндәсе' Нинди булсын? Син бит теге китүеңдә Хәмдү- нәгә әйләнәм дип ант иткәнсең! Ипекәй алып! Акылың кая синең? Антың үз башыңа төшсә нишләрсең?! Мин эсселе-суыклы булып киттем Антым! Намусымны уртага салып. җанымны ярып биргәндәй, чын күңелдән биргән вәгъдәм' Бабайлар «вәгъдә иман» дигәннәр. Менә шул үтәлмәгән антым, үткен кылыч төсле куркыныч булып, хәзер өстемдә асылынып тора. — Коммунист та булдың, тагын әллә кемнәр дә. Тик бу кылган эшләрең бер дә-акыл утырткан ир кеше гамәле түгел! Хәзер әни Хәмдүнәне кулдан ычкындыру өчен генә борчылмый, антымны бозган өчен мине ниндидер куркыныч көтүе аны хафага салган иде. Әнинең хөкеме кискен иде Әмма мин дә вөҗданыма каршы килә алмый идем бит! — Җаным ничек тели, шулай эшләдем, дидем. Әни башын гына чайкады. — Ай-Һай! Җаным тели дигәч тә.. Бу яңа тормышта шарт-шорт мылтык шартлатулар озакка бармас ич. Киләчәктә гомер итәргә вәгъдә, ант. мәхәббәт, намус шикелле нәмәстәкәйләр дә кирәк булып чыгар. Ә син?! Әни искечә ярыйсы гына белем алган кеше, күп нәрсәне иске китапларда язылганчарак аңлый, аның маңгайга терәп биргән сорауларына җавап бирү ансат түгел иде — Нигә, ул син әйткәннәр хәзер дә. яңа тормышта да бар бит. әни. Тик аларны хәзер яңача аңларга кирәк инде, революция кушканча! Әни. бөтен гәүдәсе белән миңа борылып, туп-туры күзләремә текәлде. — Бар булгачыннан. алайсам. ник боздың антыңны?! Хәмдүнә мескеннең күз яшен ничек күтәреп йөрерсең? Бүген антыңны боздың, мәхәббәтеңә вәгъдәсез булдың, иртәгә аннары, алла сакласын, җаныңны сатарга да ерак калмый. Беләсеңме син кая таба тәгәрисең?! Хәмдүнәнең күз яшьләре болай да минем бәгъремә кайнар тамчы лар булып көйдереп тамалар иде Аның өстенә менә тагын әни' Ничек аңлатырга, ничек? Әгәр дә мин аның каршында антыма хыянәт итүче ике йөзле хаин булып калсам, бу әнигә гомерлек вөҗдан газабы булачак, авылдашлары алдында аның йөзенә кара тап булып төшәчәк «Әнә ничек алдап китте коммхн улың!» - дип битенә бәреп әйтәчәкләр. Йөрәгем сызланса да тыныч «булырга тырышып: - Син борчылма, әни. мин мәхәббәтемә хыянәт итмәдем, антымны да бозмадым! — дидем. Әни миңа ачуланып: Нәмәкәигә башымны катырасың?—дип әйтеп салды,—Алай- сам. нишләп өйләнмисең? Мин бит элекке Хәмдүнәгә өйләнермен дип ант иткән кеше, монысына түгел.— дидем. Әни ни әйтергә дә белмичә тезенә сугып алды. — Тукта әле. карап-карап торам да Мәскәүдән кайтканнан бирле бик манерлап сөйләшә башладың әле син! Безнең авылда ике Хәмдү- нә юк Ул ниткән тегесе дә. ниткән монысы тагын?! - Алай да була икән ул' — дидем мин. Әнинең үзенә сорау бирдем — Әйт әле. әни. сиңа килен нәрсәгә кирәк? — Ай алла, менә тагын - иске авыздан яңа сүз! Олан, сабый! Миңа гына кирәкмени? Әүвәл башта синең үзеңә хатын кирәк! Егермедән узгач та тырай тибеп, тегендә дә монда сугылып гомер итмәссең Күзле- башлы булырга вакыт! — Анысы шулай, китапча әйткәндә, миңа хәләл җефет кирәк. Ә сиңа килен нигә кирәк? Нинди килен кирәк? Әни кулларын җәеп җибәрде — Карале моны! Миннән сорый! Син шуны да белмәскә әллә! Күз алдыңда бит! — Шулай да? . — Күреп торасың лабаса! Бу яшькә җиткәч, минем берүземә йортны сөйрәп бару җиңел дип беләсеңме әллә?! Урагын ур, мал-туарын кара. утынын әзерлә, өй эшләрен кайгырт... Аннан да бигрәк, төп ояны миннән соң да кемдер җылытырга тиештер бит инде! — Син дә. мин дә яраткан элекке Хәмдүнә нәкъ әнә шул төп ояны җылытасы кыз иде инде. Ә монысы ю-ук! Урактан да кача бу. бүтән эшләргә дә бил бөгәргә исәбе юк! Бәлеш, нишләгән ул? Ничек көн күрмәкче була? Белеп, сизеп торам, моны әнигә әйтү яхшы түгел иде Ничә елдан бирле чын күңелдән яратып, аның йортка сөекле, уңган килен булып төшәчәгенә ышанып йөргән элекке Хәмдүнәнең тискәре ягын фаш итү әнигә йөрәк ярасы булачак. Әмма әйтергә телем бармаса да хәзер ничек яшерәсең? — Аның нәфесе зурдан. Ул Казанның үзендә генә, әтисе алып биргән шәп йортта яшәргә генә риза. Анда да зур нәчәлник бичәсе булып кына. Әни ишетелер-ишетелмәс кенә: — Үз теле белән әйттеме? - дип сорады — Әйе. Шунда сүз киселде. Барлык хыяллары җимерелеп, өметләре өзелгән хәлдә әни күз алдында картаеп, гәүдәсен көч-хәл белән сөйрәгәндәй авыр атлап аш өенә кереп ауды Өйгә, мәет чыккан йорттагыдай. күңелсез авыр тынлык иңде Күземне йокы алмыйча, йөрәгемә ут капкандай, төне буе талаулап чыктым Яшьли сөйгән яшь матурым, җан сөйгәнем — әнә генә ул. югары очта гына. Көндез каршымда бөтерелүләре күз алдымнан китмичә төн буена азаплады. Ә хәзер мин аны йөрәгемнән кырып ташларга тиеш идем. Ни җаным белән, ничек итеп?1 Иртәгесен көтү куганда бөтен авылны шаккаттырып яңа хәбәр таралды. — Хәмдүнәне Хаҗи байның кече улына ярәшкәннәр!.. Мин сискәнеп киттем Күңелемдә Хәмдүнәгә рәнҗү* кузгалды Әле бит беренче мәхәббәтнең йөрәкне сызлатып, авырттырып торган чагы гына Ни җаны белән шундый газаплы минутларда сөймәгән кешесе кочагына ташлана ала ул5 ' Яратмый бит Хәмдүнә ул кәрләне, бала чактан ук җене сөйми! Бу хәбәрне әни дә бик авыр кичерде. Хәмдүнәнең бу акылсыз кыланышына чын күңелдән ачынып, еларга җитешеп сукранырга тотынды: - Ай алла, хәрәпләр булган икән, балакай, әрәмләр генә булган икән! Ул каруннарга төсмени ул бала!5 Асырау булып грмере уза икән! г~ Арлы бирле сугылып йөрде дә мине битәрләп ташлады: — Менә күрдеңме инде? Сиңа ачу итеп шул карсакка чыккан ул, син алмаган хурлыктан, юри, үч итеп!.. Мин шул көнне үк Казанга чыгып киттем. VIII Аннан соң байтак еллар үтте. Тормышлар ел саен катлаулана барды. элекке белемнәр җитми башлады Миңа финанс-экономика институтында укып чыгарга туры килде. Эшемне дәвам иттерергә яңадан шул ук наркоматка кайтардылар Хәмдүнәләрнең дә Казанга күчеп килүләрен ишеткән булсам да ничектер очрашмадык Шулай да мин аны бөтенләй күрмәдем дип тә әйтә алмас идем Үзен үк, бөтен барлыгы белән үк түгел, билгеле, бер ягын куе чәч алкасы каплап торган ак маңгаен, коңгырт зур күзләрен, шул күзләр өстендәге бик иркә, нәфис булып дугайланып төшкән кашларын Алар я поездга утырганда озатучылар аркасына ышыкланган урыннан, я циркта. театрда-мазарда бер генә сулышка ялт итеп күземә чалынып кала торганнар иде Кайчагында берәр зур җыелышта, я концерт залында кемнеңдер очлы әйбер кебек үткен карашы сиңа төбәлүен сизәсең. Шул тарафка сак кына, өркетмичә генә күз салсаң, тагын әлеге шул ак маңгай, үзенә суырып алырдай булып йотлыгып караучан коңгырт күзләр. Андый чакларда, әһә. шөкер, әле исәнсау икән, картаймый икән, дип куанып куясың. Тормышта тагын мондый хәлләр дә була икән. Бер көнне командировкадан кайтып эшли торган бүлмәмә керүгә, секретарь бер ханымның миндә йомышы барын әйтте. Минем бик ашыгыч докладка әзерләнәсем бар иде — Әнә, инспекторга кертегез, ул хәл итәр,— дидем. — Ул ханым өченче мәртәбә килә инде, сезне күрер идем дип әйтә ул,— диде секретарь. • Бераздан ишек ачылган тавышка күтәрелеп карасам, ишек төбендә — Хәмдүнә! Ул миңа текәлгән, мин — аңа Мин каушабрак калдым. Ничек әле бу? Истә-оста югында Теге вакытта аерылышканнан соң беренче мәртәбә Шәһәрчә киенгән озынча буйлы чандыр гына ханым. Күзләрен зур ачып миңа текәлгән дә телсез калып тик тора Аның шушы сүзсез-өнсез текәлеп торуында куркумы, шикләнүме, ниндидер аңлавы кыен булган шомландыргыч бер хәвеф бар иде. Бу мине борчуга салды Шушы кыенлыктан котылу өчен мин аңа: — Исәнме, Хәмдүнә! Әйдә, утыр, рәхим ит! — дидем Ул сихерләнгән сыман миннән күзен алмастан сак кына килеп каршыма утырды Ярым шыпыртлап: — Үз күзләремә үзем ышанмыйм Менә бер көн килеп теләкләрем кабул булды, сине дә күрер көннәрем бар икән! — диде Миңа таба үрелеп карап торды да гаҗәпләнеп башын селекте.— Бәй, чәчеңә чал керә башлаган түгелме соң?! — диде. Хәмдүнәнең мине һамаң да үзенен сөйгән егете кебек якын итүе тора-бара бик тирәнгә алып керергә мөмкин иде. Мин ул хәтәр сукмакны читләтеп узмакчы булып шаянрак телгә күчтем. — Теге вакыттагы унҗиде яшьлек егет булып каласы иде дә бит... Алай булмый икән шул. Тормыш!..—дидем. Әңгәмәне аның ягына борып җибәрергә омтылдым — Үзең нихәл соң? Хезмәтең, тормышың ничегрәк? — дип сорадым Мин әйткәннәрне Хәмдүнә колагы яныннан гына уздырды Кулын гына селтәп: — Әй, миңа ни булсын? Минем турыда түгел әле сүз! — диде Берәрсе кереп бүлдермәгәе дигәндәй, ишеккә карый-карый, мөлдерәгән күзләрен миңа төбәп, үзенекен пышылдарга тотынды: — Узган атнада сине әллә кайда сәфәрдә итеп, бик куркыныч итеп төшемдә күрдем. Зерә дә курыктым, салкын тиргә батып уяндым. Төн йокыларым качты. Киткәнче бер күреп калыйм ичмаса, дип килдем, әйтер сүзләремне әйтеп ка лыйм дип... Хәмдүнәнең болай шомланып сөйләве мине хафага салды Нигә шулкадәр борчыла, нигә: «күреп калыйм» ди? Шулай да тыныч булырга тырыштым: — Нигә алай дисең әле, Хәмдүнә? Син дә хәзер Казанда яшисең дип ишеттем. Берәр ерак сәфәргә чыгарга җыенасыңмы әллә? — дидем Ул икенче төрле уйларга һич тә урын калдырмыйча кистереп: — Юк, мин түгел, син чыгасың ул хәтәр сәфәргә, сине көтә хәвефле юллар! — диде. Хәмдүнәнең шунча еллар узганнан соң да оныта алмавы, әле һаман да мине кайгыртып яшәве, беренче мәхәббәтне искә төшереп, күңелне нечкәртеп җибәрде. Әмма шул ук вакытта уңайсыз да булып китте. Арабыз күптән үк өзелгән кебек иде Минем инде әллә кайчаннан бирле үз оям, гаиләм, балаларым бар. Хәзер инде йөрәк яраларын яңадан кузгату икебезгә дә газап кына булачак. Шунда әни әйткәннәр исемә төште «Тән җәзасы белән генә котыла алмассың. Җан җәзаларын да татыйсың бар әле синең!» — дигән иде ул. Кыен булса да таш бәгырьгә әверелә алмыйм, Хәмдүнәне рәнҗетәсе килми иде — Сәфәрдә итеп күрдем дисеңме? Мин ул сәфәрләрнең төрлесен башымнан кичергән кеше. Син борчылма, Хәмдүнә, берни дә булмас,— дидем. — Ай, Зәйни абый, алай димә! Кече атна көн күргән төш дөрес булып чыга ул! Сине бит әллә нинди чит-ят җирдә тешен ыржайтып, усал ат куып йөрде. Күпме тырыштым, миңа тоттырмый, ыржаеп гел сине куа! Менә тешләде, менә таптап узды дигәндә генә котым чыгып уянып киттем! — Шул куркыныч атны күз алдына китергәндәй, Хәмдүнәнең бөтен гәүдәсе куырылып килде.— Мин бик куркам, теге бозган антың түгелме икән ул! Беләсеңме нәрсә ул төштә күргән ат? Үлем ул. газраил ул!.. Тагын шул ант! Хәмдүнәнең миңа төбәлгән яшьле күзләрендә курку да, мәхәббәт тә, күреп каласы килү дә — тагын әллә нәрсәләр дә бар иде Бу мине бик дулкынландырды, элекке хисләр яңадан уянды Күзләреннән күреп, күңелем белән сизеп торам — никадәр кайнарланып расларга җыенсам да Хәмдүнә минем «Юк-бар нәрсәләргә ышанып үзеңне газаплама», диюемә ышанмаячак Ничек тынычландырырга, бу куркыныч шикне ничек аның башыннан алып ташларга?! Башка чарам юк иде, мин бу четерекле мәсьәләне тирәнәйтмичә читләтеп кенә узып китәргә тырыштым — Сәфәр дигәннән, син шикләнеп торма, Хәмдүнә. мин бу биш-алты ай эчендә беркая да командировка-мазарга чыкмыйм Тыныч бул.. Үзең турында берни дә әйтмәдең бит әле. Тормышың дигәндәй, ничегрәк? Исәнлегең? . һаман да миннән күзен алмыйча, мин әйткәннәргә ышаныр-ышан- мас Хәмдүнә көрсенеп куйды, — Тормышын дип бара инде ул тормыш. Аның ниндие юк? Кара сакалың кая барсаң да. үзеңнән калмый диләрме? Җан сөйгәнең барын да алтын тауларына да кызыкма икән дә . яшьлек шул. юләрлек. . Ә б\ нәрсә? Тыштан салган ямаулык, әйтергә оят: түшәктә гел янәшә өчә\ ятабыз. Янымда ул. күңелемдә бүтән. — Хәмдүнә авызын яулыгы белән каплап иелеп төште — Берәү белән гомер итеп тә күңел түреңдә яшертен бүтәнне саклау яхшы да түгел инде ул. газаплы да. Оныта алмагач, нихәлләр итим соң?! Ник шунда кочаклап үпмәдең ичмасам? Бәлки мин сиңа берегеп тә калган булыр идем... Ишектән чыгар алдыннан саубуллашып кулымны кысканда. Хәмдү- нәнең чырае кинәт яктырып китте Күзләрендә, ирен кырыйларында, бөтен йөзендә, ерактагы елдырым нурлары төсле бераз моңсу куаныч бизәкләре балкыды. Мин хәйран калдым, дулкынланып алдым. Шушы берничә минутлык очрашу да аны бәхетле иткән иде Еллар буена сүнми-сүрелми торган мәңгелек мәхәббәт, ихтимал, ме- • нә шулдыр инде Бәлки ул теләсә кемдә булмый да торгандыр. Хәмдүнә, күрәсең, шундый затлардан берседер. Теге чакта Таһир белән Зөһрәне, күрәсең, тикмәгә генә телгә алмагандыр. И язмыш, язмыш! Нинди син — усалмы, әллә мәрхәмәтлеме? Нигә син адәм балаларын күбрәк авырлыкларга дучар итеп сыныйсың, ә киресенчә — яхшылыкны мулрак өләшеп түгел? Бәлки син шушындый рәхимсез кылануларың белән безнең кешелек сыйфатларыбызны — кыюмы. куркакмы, үз намусыбызга тугрылыклымы, түгелме икәнлегебезне сынап карыйсың булыр? Беләсеңме икән син. әгәр төенне чишә алмасаң, аны бит чабып өзмичә хәлең юк! Әллә син адәм балаларын шулай иң авыр мәхәббәт газабына дучар итеп, бу бөек хиснең кадерен белергә кирәклекне исләренә төшерергә телисеңме?

1985.