Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛЛАР ҺӘМ ҖЫРЛАР

Композитор Хөснулла Вәлиуллин җырларын инде берничә буын вәкилләре тыңлап үскәндер. Халык мәхәббәтен казанган әсәрләре белән ул татар музыка сәнгатендә хаклы рәвештә күренекле урын алды. Мөхтәрәм аксакаллар рәтендә йөрүче музыка остасының күңелгә якын җырларын төрле буын фтистлар яратып башкаралар. Р. Ваһапов, У Әлмиев, 3. Хисмәтуллина, А Аббасов, Ф Насретдинов, И. Шакиров, Э. Җәләлетди- нов, Ф. Тимерова, X. Гыйниятова, Г. Ильясов, М. Галиев. Иҗатының барлык этапларында да X Вәлиуллин җыр жанрына тугрылыклы булып калды. Уңышларының шактые нәкъ менә җырга бәйле. Композитор шуны яхшы аңлый әйбәт җыр язу, әйтик, симфоник һәм инструменталь әсәрләр тудыру кебек үк авыр. _ , . «Сөи гомерне, сөи халыкны, сөй халыкның дөньясын...» РСФСРның атказанган сәнгать эшлекле- се композитор X. Вәлиуллинның тууына 70 ел тулу уңаеннан чыгарылган «Еллар үтә» исемле җырлар һәм романслар китабы белән танышканда сөекле шагыйребез Г. Тукайның тирән мәгънәле шундый сүзләре күңелдә яңара. Халыкчан һәм халыктан... кЬңатчының бик күп әсәрләре турында без ышанычлы рәвештә әнә шулай әйтә алабыз. Зөһрә җырЫ. Драматург X. Вахитның «Соңгы хат» драмасы өчен язылган әлеге җырны кемнәр генә белми икән?! Ягымлы көй күңелләргә дә чишмәдәй чылтырый- чылтырый агып керә шикелле. Әлеге җырда композитор иҗат иткән иң яхшы лирик әсәрләрнең күркәм сыйфатлары чагыла. «Миләүшәнең туган көне» драмасыннан (Т Миңнуллин) Миләүшә җыры, «Юллар һәм еллар» пьесасыннан (Ф. Хөсни) «Кошлар тынды», шулай ук «Онытырга мөмкин түгел» (Р Әхмәтҗанов) кебек җырлар да популярлыкларын җуймыйлар. Кайвакыт уйлап куясың: озын гомерле җыр ничек языла? Монда ниндидер «сер» бар төсле. Композитор X. Вәлиуллин нәкъ менә шушы серне беләдер кебек тоела. Үзенең һәрбер җырына ул «йөрәк парәсе» итеп карый. Бөтен сер шунда, Художникның интеллигентларга хас нәзакәтле натурасы ихласлык ташып торган көйләрдә бигрәк тә ачык күренә. Композитор үзенең иҗатын лирика белән генә чикләми. Әсәрләрдә хезмәт темасы да лаеклы чагылыш таба, сугыш һәм тынычлык турындагы җырларга да җитди игътибар бирелә. Музыкаль ленинианага да ул күренекле өлеш кертергә өлгерде. Әлеге мөһим тематикага багышланган әсәрләр арасында «Күңелем Ленин белән сөйләшә» исемле җыр (С. Хәким) идея-эстетик гармониялелеккә ирешүе ягыннан аерылып тора. Гомумән, композитор шигъри сүзнең аһәңен яхшы тоя, үзенең вокаль әсәрләрендә шигырь белән музыканың органик бөтенлегенә омтыла. Мәсәлән, С. Хәким шигырьләренә язылган «Киң бу дөнья», «Урал суы буенда», «Синең саф мәхәббәтең», «Өзелгәнсең сиреньнән» кебек лирикфилософик җырлар шундый камиллеккә ирешкән әсәрләрдән санала. Композиторның иҗат стилендәге төп үзенчәлек, мөгаен, музыкаль фикерне гади һәм табигый рәвештә яңгыратудан гыйба- рәттер. Көйнең аңлаешлылыгы һәм яктылыгы X. Вәлиуллинның халык телендә сөйләшә белүеннән, халык иҗатына якын торуыннан килә. Күп кенә җырларның халык сүзләренә язылган булуы да әнә шул хакта сөйли. Мондый очракта музыка халык рухына бигрәк тә ятышлы булып агыла. Кайбер көйләрнең халыклашып китүе дә бик табигый. Менә шундый җанлы интонация патриотик яңгырашлы җырларда да ачык сизелә Тыңлаучылар күңеленә хуш килгән «Ленин юлыннан» (халык сүзләре), «Без — совет кешеләре» (X. Вахит) һ. б. үрнәкләр совет массовый җыр сәнгатендә мактаулы урын алдылар. Композитор X. Вәлиуллин белән драматург X. Вахит арасында кырык елдан артып киткән иҗат дуслыгы күп кенә күркәм әсәрләр тууга китерде. «Дуслык җыры», «Яз айлары», «Зөһрә җыры» кебек әсәрләр авторларның иҗат казанышлары буларак кабул ителде. Рухташлар буларак алар берсен- берсе яхшы аңладылар, татар музыка сәнгате мәсьәләләре нечкәлекләрен белеп эш иттеләр. Үзара аңлашуга нигезләнгән иҗади хезмәттәшлек музыкаль-сәхнә жанры өлкәК сендэ де уңыш казанырга ярдәм итте: алар бергәләп «Самат» һәм «Дим буенда» операларын тудырдылар. Көй һәм сүз берлеге турында уйланганда, Л. Утесовның мондый фикере хәтергә килә: «Җырдагы сүз һәм музыка, кешегә йогынты ясар өчен үзара «көрәшеп», тәэ- сир-көчләрен икеләтә арттыралар... Җыр массовый төстә таралу мөмкинлеге ала — артист башкаруында аны ләззәт белән тыңлап кына калмыйлар, аны халык үзе һәркай- да җырлый башлый...» Композитор X. Вәли- уллинның күп кенә җырлары әнә шундый бәхетле язмышка ия булдылар. Иҗат эшчәнлеген күпкырлы юнәлештә алып баручы композитор героик-патриотик рухлы балладалар да язгалый. Шундый жанрдагы әсәрләр арасында «Чапай турында баллада» (С. Хәким) иң яхшы традицияләр җирлегендә булуы белән аерылып тора. Милли стиль стихиясе белән баетылган әлеге традицияләр йогынтысы Н. Арсланов һәм X. Вахит сүзләренә язылган «Туган илем» һәм «Җиңүчеләр килә» кантаталарында да Олыгайган саен — йокылар сак. Үткәннәргә Хәтер еш кайта. Таңнарның да алсулыгы кайчак сугыш яраларын кузгата... Шагыйрь Р. Файзуллин сүзләренә язылган «Хәтер» балладасының музыкасы җыентыктагы лирик рухлы җырлар белән контрастлата шикелле. Якты моң... Каршылыклы булып тоелган шушы төшенчә әсәр тукымасында ачык һәм тәэсирле гәүдәләнеш тапкан. Китапка кертелгән яңа җырлар һәм романсларда художникның тормышка һәм табигатькә якты күңел күзе белән каравы сизелә. Әйтик, «Арышларым» җырында икмәк темасы авторның туган йортка һәм кадерле дусларына карата күңел түрендә сакланучы мәхәббәт призмасы аша ачыла. Кыска көй рухындагы заманча халык җырына тартым «Туган җирдә» әсәре дә (Ә. Ерикәй) күңелдә яшәү дәрте уята. Татар дәүләт академия театры спектакльләренә музыкалар язу X. Валиуллин иҗатының үзгә бер сәхифәсен билгели. Композитор утыздан артык спектакльне музыкалаштырды. «Миркәй белән Айсылу» (Н. Исәнбәт), «Беренче мәхәббәт», «Кайда соң син?» «Соңгы хат» (X. Вахит), «Шаулыйлар дулкыннар» (Р. Ишморат) пьесалары өчен язылган көйләрне тамашачы яхшы хәтерлидер. Кайбер спектакльләр инде репертуардан төштеләр, ә җырлар яшәүләрен дәвам иттерәләр. Спектакльгә музыка язуның кыенлыклары турында X. Вәлиуллин менә нәрсәләр сөйли: «Спектакль режиссеры белән эшләү кызыклы һәм катлаулы... Музыка язу өчен композиторга әзер текстлар тәкъдим ителә. Музыка язучы исә, сәнгатьчә интуиция, югары зәвыкка ия булу белән беррәттән, сәхнә кануннарын да, аерым алганда, геройларның характерын, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, спектакльнең драматургии юнәлешен дөрес тоярга тиеш...» ...Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!.. Патриот-шагыйрь М. Җәлилнең әлеге шигъри сүзләрендә җыр гомере турында гаять акыллы итеп әйтелгән. Өлкән композиторыбыз Хөснулла Вәлиуллин да әлеге хакыйкатьне яхшы аңлый. Татарстан китап нәшриятында басылган җыентыгы исә аның күңелендә яңа әсәрләргә күчәчәк «көч һәм ялкынпның бетмәстөкәнмәс булуын рас