Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨГЕЛМӘ ЕГЕТЕ

Соңгы вакытта мин еш кына Бөгелмә шәһәренең 20 нче еллардагы хәлләрен искә төшерәм. Аның ул чактагы бөтен промышленностен «Умарта» дигән сәер исемле остаханә белән шәраб заводы тәшкил итә иде. Чын мәгънәсендәге эшчеләрне тимер юл депосында гына күрергә мөмкин. Үзәк урамны иске-москылар сата торган базар биләгән Анда халык мәж килә. Дөрес, күпчелеге сату-алуга битараф Сатучылар исә үз товарларын кирәксенүчене аулыйлар. Ачлык-ялангачлык, ятимлек безне балалар йортына куып китерде. Монда да хәл җиңелләрдән түгел, һәркөнне сыек кына солы боткасы ашаталар. Аның өстендә кибәкләр йөзеп йөри. Аларны да чәйнәгәндәй итәсең, тик йотып җибәреп булмый. Төшен кечкенә генә ипи телеме белән кишер чәе эчәбез. Киемнәр бөтенебезнеке дә бер үк төрле Аякка юк. Идән шактый салкын булса да, яланаяк йөрибез Көндез караватларга утырырга ярамый. Тәртип шундый. Тәрбиячеләр лекция-фәлән сөйләгәндә, без тигез сафларга тезелеп басабыз. Аларның сүзе беткәч, үзебез белгән әкиятләрне уртаклашабыз. Җырлар җырлыйбыз. Мин балалар йортының кимчелекләреннән көлеп такмаклар чыгара идем. Малайлар аны халык көенә җырлыйлар Әллә шул такмак чыгаруымнан, белмим, тәрбиячеләр мине сәләтле балага санаганнар, күрәсең, укырга җибәрергә уйлаганнар. Мин шәһәрдәге икенче дәрәҗәле мәктәп бусагасын атлап, тәү мәртәбә укырга килгәндә, октябрь иде инде Класс кар базы кебек салкын, барысы да бишмәтләрдән утыралар Миңа иң әүвәл укытучылар бүлмәсенә керергә кушылган иде Язуымны директорга суздым Ул. елмаеп — Ник уку елы башында ук килмәдең?— дип сорады. — Белмим... — һе! Үзеңне бик сәләтле бала, дип язганнар, син укуларның кайчан башланганын да белмисең. Күземә яшь тулды. — Ярый, ярый! — Директорның тавышы йомшап калды.— Мин бит болай гына, бар, класска кер! Сәләтеңне киләчәк күрсәтер. Мин бусагадан атлаганда, балаларның күбесе урыннарына утырган иде инде Берничә малай гына кара такта янында маташа Кап-кара чәчлесе тактага карикатура ясаган да бөтен классны көлдерә. Аяк тавышына әйләнеп карадылар. — Бу нинди карачкы тагын? — диде теге малай. Минем карачкыдан артык җирем юк иде. әлбәттә: аягымда олы ботинкалар, юлдагы пычрак аның җете сары йөзен каплап куйган, яңа чакта ак булган оекларның да нинди- леген аерыр хәл юк; өстемдә клеенка сыман ялтыравыклы нәрсәдән буйга сырып тегелгән бишмәт Мондый бишмәт балалар йортында биш-алты гына, без аны алмаш-тилмәш киябез. Мәктәпкә китәргә булгач, үземә атап бер күлмәк биргәннәр иде. Ул бик озын булып чыкты Бераз кыскармасмы дип, мин аны билдән буып куйдым Башымда — киң кырыйлы күн кепка. Шул кыяфәт белән ишек катында басып калдым. Малайлар, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, миңа мыскыллау сүзләре яудыралар. Шул чак берәү: — Җиттегез инде!— дип кычкырды.— Тимәгез, балалар йортыннан ул. «Шып» булдылар. Ул арада укытучы да килеп керде. — Яңа укучымы?—дип сорады ул миннән.— Исем-фамилияң? — Елизарова Мария. — Яхшы. Уз! — дип, ул миңа буш урынлы партаны күрсәтте.— Утыр! Күршем тактага рәсем ясап торучы кара чәчле малай иде Мин, аңардан шүрләп, партаның читенә генә килеп утырдым. Малай: С — Курыкма, тешләмәм,— дигән булды. Үзе һаман миннән келә. — Әйттем бит инде, Астафьев! Җитте сиңа! — Тагын бая мине яклаган тавыш яңгырады. Укытучы аның ник тавышланганын белмичә калды. — Логинов! дип кычкырды.— Син миңа яңа тема аңлатырга комачаулыйсың, чык әле тактага! Минем хакта эләкте моңа, дип. уңайсызланып куйдым. Менә ул тактага чыкты. Пехтә киенгән, өсте-башы чиста. Укытучы аңардан мисал яздыртты. — Чиш! — диде. Малай шактый озак уйлап торды. Укытучы журналга ниләрдер яза башлады. Бераздан Логинов та мисалын чишәргә тотынды. Берничә минуттан аның эше беткән иде инде. Укытучы да тынычланды. —Утыр, Логинов. Тагын кемнең чыгасы килә? Яңа мисал чишәбез,— диде. Мин дә кулымны күтәрдем. Укытучы рехсәт итте. — Яле, яле! — диде.— Чык әле. яңа кыз! Барысы да «чыш-пыш» сөйләшергә тотындылар. Мин бишмәтемне салып куйдым, кепканы сыдырып аттым. Тифтән соң тигезсез үскән чәчләрем, тузгып, иң өстемә төштеләр. Кыяфәтем тагын да сәеррәк булып калгандыр, мөгаен. Шулай да укытучы аны- моны сиздермәде, мисалын әйтте. Монысы Логиновныкыннан катлаулырак иде. Бер яздым, ике сыздым дигәндәй, шактый баш ватарга туры килде. Ниһаять, чишеп бетердем. Укытучы да бик озак тикшерде. Ахырдан. — Әйе. болай чишәргә дә мөмкин,— диде.— Хәтта кызыклырак та! Син моңарчы кайда укыдың? — Балалар йортында. — Яхшы, яхшы. Ярый, бар, утыр! Урыныма кергәндә мин Логиновка карап алдым, ул елмая иде. Беренче имтиха- ханны уңышлы тотуыма канәгатьлек сиздерде кебек. Мин дә елмайдым. Логинов белән танышлыгым әнә шуннан башланып китте. II дәрәҗәле мәктәптә озак укый алмадым мин. Комсомол конференциясендә мине кантон комитеты бюросына сайладылар. Ризасызлыгымны да белдереп карадым, чөнки укыйсым бик килә иде. — Канткомда бик җитди эшләр бар,— диделәр. — Син дә карышсаң, кем генә башкарып чыгар аларны? Күп тә үтми, кантоннар районнарга үзгәртелде. Мин комсомол райкомында пионер вожатыйлары белән эшләргә тиешле хезмәткәр итеп билгеләндем. Район күләмендә уздырылган бер җыелышта без Михаил Логинов белән кабат очраштык. Ул пионер вожатые икән. Активлыгы әллә кайдан сизелеп тора, чыгышлар ясый, сораулар бирә, тәкъдимнәр кертә. Аның бу сыйфатын партиянең район комитеты җитәкчеләре дә сизеп өлгергәннәр икән Берсендә безнең эш бүлмәсенә райком секретаре килеп керде. — Хәлләр ничек? — ди. — Муеннан эшкә чумдым, ничек чыгармын.— дидем.— Утырыгыз! — Утырып торырга минем дә вакыт юк шул. Җитмәсә, эшләр әле өстәлергә генә тора. Авыл мәктәпләрен тикшереп чыгарга кирәк булачак.— Ул Стрижов фамилияле инструкторга борылДы.— Миңа Михаил Логиновны табып китер гэле, авылларга чыкканда аны да үзем белән алырга уйлыйм. Логинов чакыртылганнан алдарак та килде Кулына үзе ясаган дәфтәр тоткан. Секретарь Свиридов аңардан: — Бу ни тагын? — дип сорады. — Дәфтәр ясадым Юлда күргәннәремне языл барьГрга исәп,— диде Логинов. Алар чыгып киткәч, Стрижов миннән — Райком секретаре үзе белән ник Логиновны алды икән? — диде — Ул балаларны бик ярата, шуңа күрәдер.— дидем. Соңыннан мин Миша белән райком секретаре Свиридовның юлда ничек йөрүләре турында барын да белдем. Башта алар сөйләшми генә барганнар. Көз. Болытлы көн. Яңгыры да сибәләп тора Юлга кызыллы-сарылы яфраклар түшәлгән. Ат шәп кенә юырта да юырта икән. Беренче авылга килеп керәләр. Каршы очраган кешедән: «Мәктәбегез кайда?»— дип сорыйлар. Иске генә бер өй икән. Тәрәзәләре такта белән кадакланган. Калайлары какшаган түбәдә көзге җил улый. Эчкә керәләр. Караңгы. Күптән акшарланмаган пычрак стеналар бу шомлы караңгылыкны тагын да куерталар. Эреле-ваклы ватык парталар аркылы-торкылы куелган. Өстәлдә иске китап ята: «Алтын балык турында әкият. Свиридов, бүлмәдәге шапшаклыкны күреп, хәйран кала: — Мин укыганда, мәктәпләр моннан да начаррак иде, тик хәзер, революциядән соң, моңа ничек чыдап торалар — шунысы гаҗәп? — дип куя. Логинов аңа ачыктан-ачык җавап кайтара: — Район үзәгеннән күрсәтмәле язулар җибәреп кенә яхшырмый бит алар. — Анысы да хак. Свиридов балаларның мәктәп стенасына ясаган рәсемнәренә сокланып карый. Елмаюдан аның җыерчыклы йөзе балкып китә. Логинов әле генә әйткән сүзләре өчен уңайсызланып кала. «Бу бит бик күпне күргән коммунист, мин аңа акыл саткан булам»,— дип уйлый. Сүзен төзәтергә ашыга: — Райкомол хезмәткәрләренә авылларга ешрак чыгарга кирәк!—дип өсти. — Дөрес. Аларга гына да түгел, партия райкомы кешеләре дә мәктәпләрне онытмаска тиешләр. Өлгерүе генә кыен. Шул чак мәктәпнең ишеге ачылып китә дә, илле яшьләр чамасындагы хатын килеп керә Свиридов аңа текәлә. — Сез кем буласыз инде, апа? — Ник, белмисезмени? Җыештыручы «Дарья түти» инде мин. — Ә-ә, бик яхшы. Алайса, мәктәп укучыларын чакырып китерегез әле, зинһар. Ул чыгып киткәч, Логинов көлеп җибәрә: «Белмим, бу түти тиз генә йөреп чыга алыр микән?» Әмма озак та үтми, мәктәп балалары җыела башлый. Район вәкилләре аларны «Керегез, кер!»— дип, каршы алалар — Исәннәрмесеэ?! — Кызыксынулары йөзләренә бәреп чыккан балалар бер тавыштан сәлам бирәләр. Свиридов аларның хәл-әхвәлләрен сораша башлый: — Балалар, сезнең парталар гел шулай аркылы-торкылы куеламы? — Юк, Дарья түти, идән себергәндә, шулай иттереп бетерә. — Соң. сез төзәтә торган булыгыз! — Хә-әзер! — Сипкелле малай башлап тотына. Аңа ярдәм итәләр. Ул арада балаларның яңа төркемнәре дә килеп җитә. Логинов: — Сезнең кайсыгыз җитәкче соң? — дип сорый. — Кирилка! Анысы парталарны тезәргә беренче башлап тотынучы малай икән. — Кирилка, килмәүчеләр күпме? Малай, җыелганнар өстенә күз генә салып ала: «Дүртесе юк». — Сезнең укырга теләгегез бармы соң. балалар? — Теләк бар, укытучы юк безнең, абый. Ташлап китте, калага качты. — Ал-а-ай. — Свиридов тагын сорый, — Әтисе сугышта һәлак булганнар бармы? Шундыйлар торып бассын әле! Балаларның барысы да диярлек күтәрелә. Бер мәлгә сүзсез калалар, аннары Свиридов. боегып утырырга ярамавын аңлап: — Укучылар!— дип сүзен ялгап китә. — Ни өчен сез үз мәктәбегезне бу кадәр ташландык хәлдә тотасыз? Пычрак. Идәннәрен, тәрәзәләрен юып. стеналарга плакатлар элеһ кенә куйсагыз да күңеллерәк булыр иде. — Соң, абый, укытучы киткәч, безне монда бөтенләй кертмәс булдылар бит... Аннары Свиридов белән Логинов мәктәпкә килми калган балаларның өйләренә китәләр Беренче башлап Осиповларга керәләр. Ике малай мич башында утыра. Сәкедә сукыр лампа яна. — Нишләп көндез ут яндырып утырасыз? — Шырпы юк безнең. Әни утны сакларга кушты. — Үзе кайда ул? — Урманга утын урларга китте. — Мәктәпкә иик бармадыгыз? — Өскә юк бит абый! Әле әни ыштанны да яшереп киткән, урамга чыкмасыннар, дип Икебезгә бер пар чабата бар Мәктәпкә дә чиратлап кына йөрдек без. Авылның мәктәп хәлләре белән танышып бетергәч. Свиридов Логиновка карап әйтә: — Бу авылга синнән дә кулайрак кеше табып булмас, кал син монда! Партиянең райком секретаре күрше авылга ялгызы гына китеп бара. Логинов исә үз җаваплылыгына кабул итеп алган мәктәпнең киләчәген хәл итү өчен авыл Советына юнәлә Аның бинасы мәктәпнекеннән дә искерәк, тик монда чисталык, тәртип күзгә ташлана Язуы да матур итеп элеп куелган, баскычлары да кырып-кырып юылган. ТәрӘзә төбендәге яраннар — шау чәчәктә. — Рөхсәтме?— дип килеп кергән Мишага күтәрелеп караучы да юк. Түрдәге язу өстәле янына утырган кеше үзалдына » дулый». — һе! Телефоннан ейрәтергә рәхәт ул! Кооперацияләрнең политик тәрбия мәктәбе икәнлеген мин синнән башка да беләм. Тоз бир син безгә! Керосин, шырпы бир! Халык синең яхшылыгыңа ышансын! Монда спекулянтлар тиреңне каезлыйлар. Үз балам кичә әнисенең яулыгын бер уч тозга алмаштырып кайтты. Мин инде бөтенләй тозсыз ашауга күчтем... — Бөгелмә белән киңәшергә кирәк! — дип. Логинов аның сүзенә кушылып китә. Алар шуннан соң гына танышалар. — Кем соң әле син? — Председатель аптырап кала. — Танымый торам. — Мәктәп мөдире иттеләр мине. Логинов Михаил Логииович. Кая, күзлегегезне рәтләп бирим әле. борыныгызга төшеп җәфалый. — Карале, күктән эзләгәнне җирдән бирде, дигәндәй, кем җибәрде сине, ә? — Свиридов. Беләсезме шундый кешене? — Белмәгән кая! Акларга каршы бергә сугыштык. Күрсәң, сәлам әйт! Василийдан, диген. — Әтиегезнең исеме ничек соң, танышыйк инде! — Мирон углы булам. Мироныч. Син Васька дип кенә йөрт! Без Свиридов белән дә гел шулай эндәшешәбез. Син иртәгә Бөгелмәгә баргач, авылга товар кайтарту турында сөйләшергә уйласаң, сак бул! — Ул аягының протезын сузып җибәрә.— Җүнсез бәндәләр оялаганга охшый анда. — Истә тотармын. Мин әле сезнең белән башка нәрсәләр турында да киңәшергә телим, комсомолларны җыярга иде! Ярдәм итә алмассызмы, Василий ага! — Хәзер җыябыз аларны. Кичкә безгә килерсең, сөйләшә-сөйләшә кунарбыз Аннары үзеңә дә бер фатир табарга булыр. — Ярый, Василий Миронович. Рәхмәт! Мәктәп мөдире янына авылның өч комсомолы килә. Логинов аларга — Егетләр, безгә бу мәктәпне үз көчебез белән рәтләргә кирәк булыр,— дип аңлата. — Башка һичнинди мөмкинлек тә юк. — Эштән курыкмыйбыз ла анысы,— диләр егетләр — Алайса, әйдәгез, тотындык! — Чүкеч-фәлән алып килик инде. — Әйе шул. Барыгыз! Берәрегездә кара лак табылмасмы, тактаның төсе киткән. Аны да яңартыр идек. Егетләр өйләрендәге «байлыкины барларга киткәч. Логинов, дәфтәр битләрен ябыштырып, өндәмә яза башлый. Комсомолларның берсе Ленин портретын табып килә. Аны да элеп куялар ' Мәктәптә эш барганны ишетеп, авылның башка яшүсмерләре дә килә. Бина эче яктырып, сафланып, чистарып j