Безнең Муза
Шагыйрьләргә тик илһамчымы син, Татар кызы?! Күпме ярасын Бәйләдең бит илнең! Әле озак Безгә бергә-бергә барасы: Сине, ак калфаклы алиһәбез, Сынауларның көтә яңасы... Борынгының Афродитасымы?— Син Тукайның бәлки Зәйтүнәсе — Әрнүләрнең горур Музасы. Тарих аша синең йөрәктә ул Килә назның сабыр туташы — Язмышларның тугры юлдашы! Күпме шагыйрьне син алып килдең Татар Парнасының тәхетенә. «Зәүкың» өчен түгел, хисең һаман Тоташ ил җанына, бәхетенә: Безнең тулпарда син таккан чуклар Бәйгеләргә барган чагында. Гамь дибез еш — җәрәхәтле хәтер Гасырлардан кайтып чагыла, Ул синең дә тере — җаныңда... Татар кызы, Муза, Алиһәбез, Әле озак бергә барасы. Ахыргача бул син моң туташы, Ахыргача ил, җыр ярасын Син ябарсың назяулыгың белән... Чор, җир тетри... Безгә — барасы! Туганнар Әнкәй, син моңаеп әйтә идең: — Туганнардан да бар туйганнар... Туймас иделәр дә, алар шул, дип,— Әзрәк кенә... баеган булганнар. Мин дә уйлыйм бүген: кемнәр алар Туганын чит күргән туганнар? Яңа Кабил белән Һабил мәллә Гаиләдә? Илдә, Җирдәме? Нигә туйган? Баеганга булса, Байлык әллә хокук бирәме Туганыңны хәтта онытырга?! Андыйларга тагын ни кирәк? Ни бар юкса туганыңнан газиз, Җирдә — туганлыктан изгерәк? Кем алдарак туган, әлифбасын Кем укыган, башлап, яшәүнең, Җырдастаннар язган иң беренче, Кем кабызган әүвәл фән шәмен, Әдәбият нигезләрен салган?— Кемнең күпме өлеше хакында Бер туганнар — халыкларда әллә Бәхәс бара? Ә бит, барсында Бүлешергә күпме байлыгы бар: Матдиме, я, рухи, мәгънәви... Туганнан, юк, туймас баеганга — Уртак бар шатлыгы, бар гаме... Әнкәй, ник моңаеп әйттең икән: «Туганнар, дип... баеган булганнар». Баемаган, ярлыланган булыр, Туганнарын җуйса туганнар! — Баемаган... Ак һәм кара. 1911 ел Әллә нигә йөзе балкый —ахры, Бер тантана кичерә уенда: Күз карашы майлы... Чыгып килә Шыпырт кына серле урыннан һәм доносчы шундый да шат бүген, Алан-йолан карый як-ягын. -. Ә «Болгар»да Тукай шигырь яза, Белми кемнең кайдан кайтканын: Ишми ишаннар соң нигә аңа?! — Ул халкына өндәү-шигырь яза, Алдан күреп бәхетен, ак таңын... Югары ул—Тукай биеклеге!.. Кайсы тауга исемен бирәсе?— Таулар юк шул бездә, үрләр генә... Ә рухта — тау биек... Күрәмсең: Илаһи тау анда! Биеклеген Үлчи, әйтә алган юк әле... Кем колачлый, иңли алыр аны?!— Ул бит Тукай тавы — югары... Күренерме безгә түбәтәе — Башка таулар белән сөйләшсә?! Тик нигезе җирдә,— тиңнәренә Биеклектән таулар эндәшә... Безгә — кул җитмәслек! Сүз кузгата Кем аңа тиң булу турында?! Тукай! Ахыргача аны аңлау — Бу да бәлки хыял-уй гына?! Ә омтылсак һәм аңласак икән! Акыл аек, йөрәк сау булып. Таулар юк шул, исемен бирү өчен, Туган җирем тиңсез бай булып... Чын горурлык рухта бәлки: Кала Иң биеге Тукай-тау булып! Н. Н. гэ Их, ичмасам... сез калсагыз икән Ваклыклардан өстен, югары.. Күпме җаннар юкса (мохит тармы?!) Кечерәйтте үзен, югалды... Ичмаса сез ерак торсагыз соң Гайбәтләрдән, дөнья чүбеннән... Алтын булсаң буялмыйсың — хаклык Калка хәтта чорлар төбеннән. Кала алган бар бит — һаман да пакь, Тидермәгән һич кер-тузанны. «Өстен вә кул җитмәс...» Тукай кебек! Җиңел кичкәнме ул дөньяны?! Сез табынган Лермонтов бит яза: «Бер давылсыз диңгез буламы?!» Якты көн күзеннән кем яшеренгән, Олы җаннар даусыз торганмы?! Арсагыз соң — биеклеккә китеп Мөмкин ләса «вәхи алырга»?— Ят эшме ул Минә, Арафаттан,' Юк, Машуктан кайткан «хаҗи»га?1 Хәсән Туфан сезгә урнәк шәхес: Бөек җан ул —«ниләр күрмәгән: Хәтәр чорлар... нинди якты җырлар!— Кешеләргә хисе сүнмәгән... Юк, шагыйрьгә килешмидер һәр шик, Ачу, уйны җырда калкыту — Каршылыклы рухны фаш итү?! Таш бар, бәрсәң — Иблис якынайса.. Нигә рухка аны баш итү?! Җирдән, тузаннан без яратылган, Юк үзеңнән качу, югалу... Ләкин рухың оча алса икән Хәтта җирдән биек юл алып: Их, чын шагыйрь өстен калса икән, Горур булып җырда, югары... Гарәбстандагы таулар. Автор. & «Карадагынай урман уртасында Төлке уйный торган орлар бар...» Әй, халкымның тиңсез күңел фонды, Синдә күпме алтын җырлар бар! Тыңлыйм да мин, елыйм: яшьләремдә Бик ерактан килгән моңнар бар... Мин дә, мин дә эзлим алтын җырлар, Табармынмы? Сызган юллар бар. Ләкин сизәм, һаман җыр алтыны Табылмаган.. Бакыр сырлар бар Маңгаемда, чәчтә көмешләр бар, Өметләрем —сизгер кыллар бар.. Уйга калып йөрим чит җирләрдә: Урманнар бар, алан, орлар бар. Тынлык белән ялгыз калсам, тоям: Туган җирдән агыла — моңнар бар,— Алтын җырлар шулар белән килер, Килсә миңа — беләм, юлда алар. Ә хәзергә елыйм, оялмыйча Ил күңеленнән мирас җырлар бар! Ак сафари... Онытмадыңмы — тик Актан киенеп мине көткәнең?! Ак күлмәгең, йөгереп мин керүгә, Дулкынланып, тетрәп китә иде... Таңсәхәрдә бәхет эзләп киттем, Алып китте хыял-җилкәнме?— Дәрьяларга салды... бүлмәң калды. Калды ак сафари — үткәнем... Еллар узган саен, уй-дулкында Нәни көймә, гүя, хәтергә Сугыла шул булмәң; Кемнәр анда? Ак хыялмы тетри хәзер дә?! Ә без тормыш дигән җай агымга Алмаштырдык язгы хисләрне,— Аерылганда, истә, ак сафари Элеккечә тетрәп китмәде — Тыныч идең... Каралтмадыңмы соң Еллар белән син ак җилкәнне?! Әллә төсе аның бүтәнме? Искә аласыңмы Ак сафари — Ак күлмәктән мине көткәнне?! Хатларың күптән имзасыз. Ахырда — «Сагынып, Мин...» Болай да онытылмас димсең Кадерле синең исем?! Ә мин белми торсам: кем син? Убылып гүя хәтер: — Кемнән хат? — Шул хакта озак Уйланып йөрсәм хәзер?! «Хәтерләтә кемнедер бик, Язуы шундый таныш»... һәм азак, юрап кемгәдер, Мин җавап язсам ялгыш?! Аңардан ләкин хат килмәс! Очрашсак үзе белән. Яшерен ым, мәгънәләр көтсәм?! Ул узса сүзсез генә?! Хатыңны укыйм һаман да Язгансың: «Сагынып, Мин...» Исемдә исемең! Көнозын Кабатлыйм кабынып мин (Ә бәлки, табынып, дим.) ...Бу җавабым кемгә? Тик син Аңларсың... Сагынып, Мин.