Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ РУС РЕВОЛЮЦИЯСЕНДӘ ТАТАР ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ

Көнкүреш, гаилә өлкәсендә күп еллар буенча дәвам итеп килгән иске мөнәсәбәтләргә каршы фикерләр XIX йөз уртасында татарлар арасында да күтәрелә башлый Г Кандалый татар әдәбиятында беренче буларак чынбарлыктан алынган поэтик образлар аша крестьян хатын-кызларының фаҗигале тормышын, гаиләдәге хокуксызлыгын күрсәтте. 3 Бигиев һәм Ф Халиди әсәрләрендә хатын-кызларның азатлыгы мәсьәләләре үзәк урынны алып тора Мәсәлән. «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле әсәрендә 3 Бигиев гатар хатын-кызларының да башка алдынгы милләтләрдәге кебек азат һәм культуралы булуларын тели, аларның хокуксызлыгы турында ачынып яза XIX йөзнең соңгы чирегендә хатын- кызлар азатлыгы мәсьәләсе яңа баскычка күтәрелә Мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланган бу чор язучылары татар хатын-кызларының тоткын хәлендә яшәүләренә каршы чыгу белән бергә, аларның ирләр белән бертигезлеген дә яклыйлар М Акъегет. Г Ильяси шәхси ирек өчен көрәш башлаучы Хәнифә һәм Маһитап образларын бирәләр Үз чоры өчен типик булмасалар да. бу образлар заманының алдынгы хатын- кызларына уңай тәэсир итәләр XX йөз башында Г Тукай, Г Камал. Г Коләхметов. Ф Әмирханнарның иҗтимагый тормышта демократик идеяләрне алга сөрүләре халык массаларын, шул исәптән, татар хатын-кызларын уятуда зур роль уйнады Россиядәге революцион көрәш илнең төрле төбәкләрендә яшәгән һәм үсеп килә торган яшь татар пролетариатын да үз эченә ала Сембер губернасындагы Акчурин һәм Дебердеевларның сукно фабрикаларында эшчеләрнең шактый өлешен татарлар һәм. шул исәптән, татар хатын-кызлары тәшкил иткән 1880 елларда ук. алар, рус эшчеләре белән берлектә, забастовкалар оештырып, эш хакын арттыру эш шартларын яхшыртуны таләп итеп чыгалар 1897 елгы халык санын алу материаллары Казан губернасында гына да 4—5 мең татар\эшчесе булганы турында сөили Моңа тагын Баку. Донбасс. Урал һәм башка промышленность үзәкләрендәге татар эшчеләрен дә өстәргә кирәк XX йөз башында Казан губернасы предприятиеләрендә эшче хатын-кызларның саны да шактый арта Губернадагы фабрика инспекциясе документларына караганда. 1902 елда аларның * саны 2937 гә җиткән була Алафузов фабрикасында эшчеләрнең яртысын хатын- кызлар тәшкил иткән В И. Ленин «Россиядә капитализм үсеше» дигән әсәрендә фабрика производствосында хатын-кызларның катнашуы прогрессив күренеш булуын әйтә Мондагы эш шә/тлары сыйнфый бердәмлек, коллектив аң үстереп, хатын- кызларны революцион көрәш сафына бастыра Эшче хатын-кызларның революцион хәрәкәте Казанда да эшчеләр хәрәкәтенең состав өлеше буларак барлыкка килә Архив материаллары һәм истәлекләр забастовкаларда. демонстрацияләрдә, полициягә каршы чыгышларда эшче хатын-кызларның ирләр белән иңгә-иң торып көрәшүләрен раслый Профессор Р И Нәфиковның архив материаллары буенча язылган «Тайны революционного подполья» исемле хезмәтенә күз салсак XIX йөзнең соңгы чирегендә үк инде татар хатын-кызлары арасыннан да милли чикләнүләрдән, дини хорафч- -рдан азат булган, бай кардәшләре белән араны өзеп, царизмга каршы көрәшкә чыккан Өммегөлсем Солтан кызы Алкина кебек шәхесләр үсеп чыкканын күрербез Ул Нижний Новгородта А М Горький белән дуслашкан Шунысы кызыклы А М Горькийны кулга алганда аңарда Өммегөлсем» 1 Ленин В И Әсәрләр. 4 бвсиадан тэржгмә. 3 т 480 6 К нең фоторәсемен табалар 1887—1889 елларда В И Ленин Казанда чакта Өммегөлсем Казан революцион подпольесы белән элемтәдә торган3 Ә XX йөз башында инде татар эшче хатын-кызлары да рус һәм башка милләт эшче хатынкызлары белән бергә митингларда, маевкаларда катнашалар Алафу.ов фабрикасы чиновнигы фабрикалар инспекторына 1904 елның 15 мартында шундый рапорт җибәрә «Бүген. 15 мартта, хезмәт вакыты үткәч, кичкырын эшчеләрнең бер өлеше. күбесенчә яшүсмерләр, хатыннар, татарлар һәм татар хатыннары, фабрика йортында туктап калып, хезмәт хакын арттыруны сорадылар тәрәзәдәге 9 пыяланы ватып киттеләр»’ Шул елның апрель аенда бу чыгыш зур забастовкага әверелә Башлап туку бүлеге, аннан эрләү һәм башка бүлекләр кузгалып, стачкага 1500 ләп эшче катнаша Аны оештыручылар арасында рус хатын-кызлары П Кузнецова. А Хрисановалар белән бергә тукучы Сабира Низамова. эрләүчеләрдән Бибиха- лисә Яруллиналар да була’ Татар пролетариаты арасында марксизм-ленинизм идеяләрен пропагандалау, эшчеләрне оештыру һәм революциягә хәзерләү эше 1905 елга кадәр үк башлана 1904 елның башында РСДРП(б)ның Казан комитеты татар эшчеләре арасында агитация һәм пропаганда эшләрен көчәйтеп, аларны революцион корәшкә хәзерләүгә зур игътибар бирә Эшче татарлар арасындагы политик түгәрәкләрнең эше киңәйтелә Хатын-кызлар. шул исәптән татар хатынкыз эшчеләре өчен аерым түгәрәкләр оештырыла*. Башында Хөсәен Ямашев торган түгәрәк РСДРП(б)ның Казан комитетының листовка һәм прокламацияләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыруны җайга сала. Прокламацияләрне гектографта басып күбәйтүчеләр арасында Әминә һәм Мәдинә Тере- гуловалар, Рабига Габитова. Гарифә Арсланова була Гафур Коләхметовның апалары Суфия һәм Шәмсекамәр 1905—1907 елгы революциядә актив катнашканнар Шәмсекамәр Коләхметова квартирасы татар большевикларының очрашу һәм элемтә урыны булган Суфия Петербургта югары курсларда укый, курсисткалар забастовкасында да катнашуда гаепләнеп укудан чыгарылса да. прогрессив рус җәмәгатьчелегенең басымы астында 1911 елны яңадан кабул ителә һәм 1912 елда укуын тәмамлап Казанга кайта • Казан комитеты тарафыннан яшерен рәвештә чыгарыла торган «Рабочий» газетасы 1905 елның җәендә Казандагы эшчеләрнең авыр тормышын, түбән хезмәт хакы алуларын, каты изелүләрен һәм бөтенләй хокуксыз яшәүләрен күрсәтеп түбәндәгеләрне язды: «Хатыннарның һәм кызларның хәле бигрәк тә авыр, алар көн саен мастерлар тарафыннан ясала торган төрле пычрак тәкъдимнәргә каршы көрәшергә мәҗбүр булалар һәртөрле кимсетелү һәм хурлау картиналарын сөйләп бетерү авыр, менә аларга үз гомерләренең күп өлешен шулар арасында үткәрергә туры килә* (-Рабочий». 1905. 3 июль). Патша Россиясендәге хатын-кызлар хәле турында В И Ленин Россиядә хатын- кызларның хокуксызлыгы яки тулы хокуклы булмавы кебек түбәнлек, әшәкелек, кабахәтлек юк» — дип язды" Иң түбән эш хакы хатын-кызларныкы була, аларның хезмәтенә ирләрнекеннән 30—40 процентка кимрәк түләнә Әле аның да шактый өлешен төрле гаепләр- өчен штраф тәртибендә тотып калалар 1905 елның 9 январенда Петербург эшчеләренең ерткычларча аттырылуы турындагы хәбәр Казанга килеп җитү белән РСДРП(б)ның Казан комитеты рус һәм татар эшчеләренә Петербургтагы вакыйгаларның политик эчтәлеген аңлата һәм гомуми стачкага чакыра «Иптәшләр1 Түзәр хәл калмады.— дип яза РСДРП(б)ның Казан комитеты «Эшчеләргә һәм эшче хатын-кызларга» дигән прокламациясендә— Чыдап тора алмаслык изелүдән уянган Петербург эшчеләре баш күтәрделәр Күп кенә шәһәрләрнең эшчеләре аларны яклап чыктылар Без дә гомуми стачка игълан итик Казандагы эре һәм вак предприятиеләрнең эшчеләре һәм эшче хатын-кызлары* Гомуми стачкага хәзерләнегез! • Бу чакыруга җавап итеп. 20 январьда Алафузов фабрикасындагы җеп чорнау бүлеге хатын-кызлары эш ташлый «20 январьда.— дип хәбәр итә «Волжский листок» (1905. 98 сан) газетасы.— Алафузовларның Ягодный төбәгендә 250 эшче хатын-кыз эш ташлады Төштән соң калган эшчеләр дә. эш сәгатен кыскартуны һәм эш хакын арттыруны таләп итеп, аларга кушылдылар* 2 Нәфнков Р Эзләнүләр лавам итә- Азат хатын- 1972. 1 сан. 5 6 TACCP Үзәк дәүләт архивы 1153 ф., I таеп 1217 эш • Атат хатын- 1930 . 23-—24 саннар 5 йбраһнмов Г Әсәрләр Сигез томда 7 т 282 6 6 Ленин В И Әсәрләр 4 басмадан тәржемә. 33 т , 31 б .1905 елгы январь стачкасында — дип яза үзенең истәлегендә Алафузов эшчесе Кафия ГыйматдиноваАлафузовларның фабрика, заводларында эшләүче эшчеләр- ден 3 меңләп кеше эш ташлады Ул вакытта безнең Сораганнарыбыз шулар: 8 сәгатьлек эш вакыты, хатыннарны бала табу алдыннан 6 атна һәм 6 атна соңыннан эштән туктатырга, эш хакын арттырырга һәм башкалар Менә шушы Сораганнарыбыз үтәл- мэсә эшкә чыкмыйбыз,-дидек Безнең эшләмәгәнне күреп, фабрика администрациясе безнең янга надзирательне чакырды Надзиратель озак еллар эшләп килгән эоне хатыннарны берәм-берәм конторага чакыртып эшләргә димләп караса да аңа сатылучы булмады Алай да булмагач, ул, эш ташлаган хатыннар арасына килеп, миләргә өнди Без үз соравыбызда торабыз .Безнең Сораганнарыбыз үтәлмичә, без зш башламыйбыз! — дибез Фабрика эчендә эш ташлау берничә көнгә сузыла Ул вакытта актив хатын-кызлардан истә калганнар Пескова Соня. Нәгыймә Мөхәммәт- җанова. Миңсылу апа. Әсма Зәйнетдинова һәм Исрафил абзый хатыны »’ 1905 елның көзендә, эшчеләрне гомуми стачкага ныграк хәзерләү өчен. Казан большевиклары университет һәм ветеринария институты студентларының митингларыннан киң файдаланалар Университет митингларында һәм Казанда барган октябрь, ноябрь көрәшләрендә татар хатынкызларының катнашуы турында «Казан мөхбире» (1905. 18. 19 саннар) газетасы да язып чыга. 1905 елның 19 октябрендә. Казан шәһәре баш күтәргән халык кулына күчкәч, аны саклаучылар арасында берничә эшче хатын-кыз да була". Казан большевиклары эшчеләр массасын, шул исәптән татар эшчеләрен революцион көрәшкә хәзерләү белән бергә, эшче хатын-кызларны политик яктан тәрбияләү эшенә дә зур игътибар бирәләр Нәтиҗәдә, хатын-кызларның үз араларыннан да политик агитаторлар җитешә «24 ноябрьдә Алафузов театрында булган митингта.— дип яза «Волжский вестник» газетасы (1905. 319 сан).— бер социал-демократ хатын чыгыш ясап, хатын-кызларга үзләренең политик һәм экономик хәлләрен яхшырту өчен ирләр белән бер сафта көрәшү кирәклеге турында сөйләде» Пролетариатның революцион чыгышлары тәэсирендә 1906—1907 елларда Чистай. Буа һәм башка күп өязләрдә аграр хәрәкәт киң колач ала 1906 елда Буа өязе Кара- китә авылы крестьяннары күтәрелешендә татар хатын-кызлары да актив катнашалар Ике хатын каты яралана Көрәшчеләрнең алгы сафында флаг күтәреп барган Хәят Хәсәнованы ерткыч казаклар кылыч белән тураклап үтерәләр" Революцион көрәш демократик татар матбугатын җанландыра. Демократик интеллигенция карашларын чагылдырган «Фикер». «Азат». «Азат халык». «Әльислах» газеталары. «Әлгасрелҗәдид» «Уклар». -Карчыга» журналлары патша хөкүмәтенә, феодализм калдыкларына, милләтчеләргә, кадимче карагруһчыларга каршы нәфрәт белән чыгалар Бу көрәш реакция елларында да сүнми «Фикер» газетасы, мәсәлән, авыл хатын-кызлары политик яктан тәрбияләүне, аларны ирләр белән тигез хокуклы итүне үзенең бурычы итеп саный. «Ханымнар! —дип мөрәҗәгать итә газета — Үз хәлегезне һәрвакыт языгыз Җитәр инде фанатик руханилар, надан ишаннар, юан корсаклы җаһил карт байлар аяк астында изелүегез. Сез дә хайван дәгел, инсан икәнегезне белергә вакыт» («Фикер». 1907. 1 сан) Татар демократик интеллигенциясенең алдынгы вәкилләре әсәрләрендә хатын- кызлар азатлыгы проблемасы үзенең бөтен социаль тирәнлеге белән куела Моны исбат итү өчен Г Тукай иҗатына мөрәҗәгать итү дә җитә Шагыйрь татар хатын- кызларының гаиләдә һәм җәмгыятьтә һәртөрле яклау һәм таянычтан мәхрүм булуы аның бөек хәзинәсе — мәхәббәт дигән олы хиснең тапталуы турында җан ачысы белән язды Ул мондый тупас тормышның сәбәбен капитализмның рәхимсез законнарында. байль к ияләрендә күрде Атылган кош адаштырган аттай. Үткеннәргә мәэюс карыйсын. Күрам. икс ирнең селкенәдер Кайсы татар баен каргыйсың'* Г Тукай Һәм башка революцион-демократларның иҗаты, бигрәк тә аларның җәмгыять прогрессын хатын-кыз азатлыгына бәйләп аңлатулары төрле социаль катлаулардагы алдынгы татар хатын-кызларына зур тәэсир ясады, аларның политик аңын үстерде Моны раслау өчен шагыйрә Маһруй Мозаффариянең Г Тукай үлеме уңае белән язылган «Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кыз галәменә тәэсире» дигән мә» каләсенә Һүз салу да җитә ’ Гыйматдинбпп Кафия Үткәннәрдән — «Азат хатын». 1926 22 (40) сан. 2 б 'Татарстан А|ССР тарихы Каин 1970. 269 б 'Кузнецов И Д Национальное движение в период первой революции в России Чебоксары. 1935. 205 б I 179 Габдулла Тукаев хакыйкый халык шагыйре иде Милләтебез эчендә зәгыйфь саналган хатын-кыз таифәсенә дә башлап күз салучы Габдулла әфәнде Тукаев булды. Аның аз гыйбрәле. күп мәгънәле хатын-кыз галәменә даир булган берничә сәтыр шигыре безнең йөрәгебездә ялкын кебек тәэсир итте Безне кузгатты, безнең башкалар кебек хокуклы инсан идекебезне үзебезгә аңлатты, хатыннар авызыннан хокук җырын җырлата башлады Шул шигырьләр тәэсире белән безнең сүнгән хиссиятебез баш күтәрде, балкыды Инде ул . янар, ул мәңге сүнмәс • — дип яза шагыйрә Г Тукайны күмү көнендә татар хатын-кызларының зур кыюлык күрсәтеп ирләр белән бергә зиратка бару факты үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли Г Тукай үлүенә ел тулу уңае белән 1914 елны «Аң» журналында Рокыя Ибраһи- миянең ■ Китте шагыйрь» дигән әсәре дә. беренчедән, бөек шагыйребезнең бай иҗат мирасы тәэсирендә кулларына каләм алган татар хатын-кызларының саф йөрәктән чыккан хисләрен, аңа булган мәхәббәтен чагылдырса икенчедән, аларның фикер ягыннан үсә баруларына, яңа югарылыкка күтәрелүләренә дә дәлил булып тора. Әйе илдә күтәрелеп барган революцион көрәш, революцион-демократларның хатын кыз азатлыгы өлкәсендәге эшчәнлеге төрле социаль катлаулардагы алдынгы татар хатынкызларын да матбугатка алып килә 1905 елга хәтле татар матбугатына килгән хатынкызларның беренчеләре итеп Галимәтелбәнат Биктимерова. Хәнифә Гыйсмәтуллина, Галимә Рәхмәтуллинаны күрсәтергә мөмкин Аларның иҗатларында нигездә уку-укыту, мәгърифәт һәм әхлак мәсьәләләре күтәрелә Беренче рус революциясеннән соң татар көндәлек матбугаты барлыкка килгәч, татар халкының политик аңы үсә. иҗтимагый хәрәкәте дә җанлана Татар хатын- кызлары арасыннан да ялкынлы публицистлар җитешә Шундыйларның берсе — Фәрханә Алушева Аның дөньяга карашы Ф Әмирхан һәм аның тирәсендәге демократик интеллигенция вәкилләре тәэсире нәтиҗәсендә формалаша. Ул инде хатын-кызларны ачыктан-ачык көрәшкә чакыра: «Хөр булуны теләсәгез, кичекмәстән үзегез иркенлек алырга тырышыгыз. Патша думасыннан, буржуазиядән азатлык көтү — ялгыш хыял ул.- ди — Дума депутатларыннан азатлык турында һичбер нәрсә көтәргә ярамый, һичбер бай хезмәтчесенең файдасына вә һичбер бояр крестьян тормышының яхшыруына тырышмый'» («Фикер». 1906. 26 сан) Татар хатын-кызларыннан политик хокук өчен көрәшергә чакыручылардан Хәнифә Урманова белән Зөһрә Таһированы да күрсәтеп үтәргә кирәк. Алар икесе дә 1905 1906 елларда чыга башлаган «Фикер». «Вакыт». «Казан мөхбире» газеталарында мәкаләләр бастыралар, хатын-кызларны революцион көрәшкә өндиләр Алар Көнбатыш Европадагы алдынгы хатынкызларның политик хокукы, парламентларда үзләренә урын алу өчен көрәшүләре турында сокланып язалар («Фикер». 1907. 3 сан: • Казан мөхбире» 1905. 13—19 саннар). Беренче рус революциясе елларында һәм аннан соңгы чорда әдәбият мәйданына чыккан Маһруй Мозаффария. Мәхмүдә Мозаффария-Урманчиева. Зәйнәп Сәгыйдә. Мәхбүбҗамал Акчурина Фатыйма Фәридә иҗатлары бүгенге укучыларга таныш Профессор М Гайнуллин «Татар әдипләре» (Казан. 1978) исемле китабында аларның тормыш юлын яктыртуга зур урын биргән Шулай ук 1905 ел революциясе дулкыннары тәэсирендә уянып, кулына каләм алган һәм азатлык өчен көрәшкә баскан күренекле хатын-кызларыбыздан берсе булган Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ)ның -Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» исемле хезмәте 1971 елда дөнья күрде Әле тормыш юллары һәм иҗатлары өйрәнелмәгән, мираслары ачыкланмаган хатын-кыз азучыларыбыз да бар Аларның әдәби мирасы шул вакытта чыккан кендәлек матбугат битләренә—«Вакыт», «Идел». «Таң йолдызы-. «Йолдыз». «Өлфәт». «Кояш». • Аваз- Тормыш». «Сибирия» газеталары сәхифәләренә сибелгән Иреккә сусаган алдынгы хатын-кызларыбыз шигырьләрен бастыру өчен төрле юнәлештәге газета-журналлардан файдаланалар Мәсәлән. Галимәтелбәнат Биктимерова (1876—1906) үзенең шигырьләрен «Өлфәт» газетасында бастыра, (1906. 51 сан), ә Хәдичә Сәнгатьзадә (1875 — 1939) «Сөембикә» журналында (1915, 7 сан) басылып килә Сүз уңаена әйтергә кирәк, 1913 елда чыга башлаган бу журнал, сәяси в.аршылык- ларына карамастан, үз чоры өчен прогрессив роль уйный Анда татар хатын-кызларының демократик эчтәлекле күп кенә мәкаләләре басылган Татар бу.ржуазиясе мәктәп, тәрбия эшләрен кичекмәстән үз йогынтысына алырга, үз файдасы.на хезмәт иттерергә тырыша Менә шушы шартларда татар хатын-кызларының алдыйгы вәкилләре хатын-кызны укыту, агарту рус халкына һәм аның алдынгы культурасына хөрмәт тәрбияләү өлкәсендә үз бурычларын намус белән үтиләр Бу эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе Хәдичә Әхмерова була 1901 елда ул Казаңда кьчзлар өчен русча.атарча мәктәп ачуга ирешә 1906—1907 елларда бу мәктәпне тәмам, щп 30 дан артык хатын-кыз гимназиягә керә Укучыларның социаль составы да берк адәр үзгә- ре Бу алкада Фатиха Айтова да күн эшли. Аның тырышлыгы белән 1908 елда Казанда кызлар мәктәбе ачыла Бу укыту, агарту хәрәкәте, әлбәттә. Казан губернасы белән генә чикләнми Сәгъдия Хәсән кызы Булатова Касыйм шәһәрендә 1900 елны шундый мәктәп а»'уга ирешә Ул анда яңа ысул белән укытып дөньяви фәннәр кертә. Сәгъдия Булатова большевиклар белән элемтәгә кереп, революцион прокламацияләр тарата, ярлы халыкка сыйнфый көрәшнең нәрсә икәнен аңлата Ул үз тирәсенә алдынгы фикерле татар яшьләрен туплап, спектакльләр куя. җыелган акчаны большевикларның Мәскәү комитетына тапшыра. Касыйм шәһәреннән Сара Шакулова Франциядә Сорбонна университетының математика факультетын тәмамлап. Мәекәү университетында математика кандидаты дәрәҗәсе ала. мәктәпләрдә математика укыта. Ул елларда югары белем алган татар хатын-кызларының берсе Разия Котлыяро- ваСөләйманова Ул 1891 елда Петербургта хатын-кызлар ечен югары мәктәпне тәмамлап. врачлык дипломы ала 1905—1907 елларда ул Оренбургта врач хезмәте белән бергә, кызларны дәүләт мәктәпләренә хәзерләү, алар өчен курслар ачу эшләрен җәел- де|3еп җибәрә Татар кызы Әминә Батыршина да югары белем алып. Бакуның күренекле врачы булып җитешә Ул Бакуда рус телендә чыга торган «Каспий» газетасында хатын-кызлар азатлыгы темасына тәрҗемә һәм оригиналь мәкаләләр бастыра «Каспий» газетасы ориенталист О. С. Лебедеваның Римда французча басылган «Мөслимәләр хөррияте» исемле хезмәтен Ә Батыршина тәрҗәмәсендә тәкъдим итә. Бу әсәр 1906 елда татарчага тәрҗемә ителеп «Казан мөхбире» газетасында да басыла. Татар буржуазиясе хатын-кызлар мәгарифен, культура хәрәкәтен тормыш таләпләреннән читкә борып, ислам, шәригать киртәләре белән чикләргә маташа Иске фикерле муллалар, карагруһчы байлар хатын-кызларның укуына бөтен көчләре белән каршы торалар Бу өлкәдә нинди генә әшәке чараларны кулланмыйлар алар! Мөгаллимәләр өстеннән полициягә донослар язып, мәктәпләрне яптырту кирәкме мөгаллимәләрне авыл куштаннары, староста урядниклар ярдәме белән авылдан кудыру, яисә алар турында гайбәт таратумы — боларның барысы да эшкә җиңелә Ләкин кара реакция һәм жандармериянең кысулары да. кадимче руханиларның котырынуы да аларның эшен тоткарлый алмый. «Татар кызлары һәм мөгаллимәләрнең алдынгы катлавы.— дип яза Г Ибраһи- мов,— эшчекрестьяннар белән бер сафта революция дошманнарына каршы көрәшәләр Революция вакытында бу хәрәкәт — солдаткалар, эшче-крестьяннар арасыннан чыккан мөгаллимәләр хәрәкәте булды»10 . Бөек Октябрь социалистик революциясендә актив катнашкан Абруй Сәйфи. Кояш Вәлитова Нәфисә Казакова. Мәрьям Ибәтуллина. Җиһан Җәмлиханова. Әминә Алимбекова һәм башкаларның көрәш юлы 1905—1907 еллардагы революция тудырган мөгаллимәләр хәрәкәте белән тыгыз бәйләнгән иде Әйе. Алафузов эшче хатын-кызларының 1905 елгы революцион традициясе 1917 елның январь, февраль айларында да кабатлана Чәчелгән орлыкларның җимеше исә Октябрь революциясендә күренә Тарих сәхифәләрен актарганда бу данлыклы, үзләрен революция эшенә багышлаган хатынкызларга сокланасың Аларның гүзәл образлары яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә үрнәк булып тор