Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛТАЧЛЫЛАР ҮРНӘГЕНДӘ

Бөтен ил. партиябезнең XXVII съезды карарлары белән рухланып, яңа үрләр яуларга омтылган бу көннәрдә Татарстанның Балтач районы уңганнары да икеләтә тырышлык белән эшлиләр Район игенчеләре һәм терлекчеләре, үзләре туплаган тәҗрибә нигезендә, алда торган җитди бурычларны үтәү, яңа үрләр яулау юлларын билгелиләр Шушы уңайдан безнең хәбәрчебез халык депутатларының Балтач районы башкарма комитеты председателе урынбасары Гарифҗан МӨХӘММӘТШИНГА берничә сорау белән мөрәҗәгать итте Түбәндә шул җавапларны урнаштырабыз. — Кайсы гына районга барсаң да, «Балтачлылар үрнәгендә...» дигән сүзләр ишетәсең. Сезнең уегызча, районда башкаларга үрнәк булырлык нинди яңалыклар тормышка ашырыла? — Безнең үзебездә, мәсәлән. «Арчалылар үрнәгендә », «Тукайлылар үрнәгендә. » кебек сүзләрне еш ишетәсең. Башкалардан теләп өйрәнәбез Һәр яңаны кулланырга, аңардан файда күрергә омтылабыз Башкаларга да үрнәк булырлык сыйфатларның иң беренчесе, минемчә, менә шул — яңалыкка омтылу Билгеле, башкалар ачкан яңалыкны үзебезгә сукырларча күчерү түгел, алардан иҗади файдалану турында сүз бара Соңгы елларда безнең терлекчелектә уңай якка зур үзгәрешләр булды. Мәгълүм ки. терлекчелектәге уңышларның нигезе — мул азык. Без терлек азыгы үстерергә һәм әзерләргә өйрәндек Районда азык чөгендеренә зур игътибар бирүнең инициаторы булган орденлы механизаторыбыз Халит Шиһапов республика комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе белән бүләкләнде. Ул эшләгән Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз тәҗрибәсен өйрәнеп, районыбызның һәр хуҗалыгында чөгендер үстерү белән шөгыльләнүче даими звенолар оештырылды Бригада, гаилә подряды кебек алдынгы алымнар да башлап шушы тармакта кертелде Җыеп алынган чөгендернең бер өлешен түләү тәртибендә колхозчыларга да өләшәбез Бу ал арның үз хуҗалыгында терЛек асрауны киңәйтүгә уңай йогынты ясый Хәзер бездән азык чөгендере үстерү серләрен республикабызның күп районнары, Мари республикасы, Киров өлкәсе хезмәтчәннәре килеп өйрәнәләр. Терлекчелектә тагын бер яңалыкны телгә алырга кирәк. Безнең район терлекчелектә беренчеләрдән булып тулысынча ике сменалы эшкә күчте. Яшь терлекчеләр сменасыз эш турында өлкәннәрдән ишетеп кенә беләләр. Терлекчеләребез хәзер атналык ял көннәрен дә регуляр алалар Мондый үзгәрешләр социаль проблемаларны уңай хәл итү белән бергә, терлекчелектән продукция алуны арттырырга да ярдәм итә Соңгы елларда кырлардан да тотрыклы уңыш алабыз Бусы инде игенчелектә яңалыкка йөз тоту нәтиҗәсе. Туфракны уңдырышлылыгын югалтмый торган ысуллар белән эшкәртүгә күчү, киң рәвештә химияләштерү, интенсив сортлы орлыклар чәчү, пар җирләрен киңәйтү, аларны мул туендыру һәм эшкәртү—менә ул яңалыклар Без бу юнәлештә дә башкалар тәҗрибәсен тырышып өйрәнәбез, үзебез ирешкәннәрне башкалар белән теләп уртаклашабыз. Б — Игенчелектәге яңалыкларыгызга да тукталсагыз иде! Чөнки аңардан башка терлекчелек тә алга китә алмый. — Партиябез Үзәк Комитетының октябрь Пленумы (1984) караган мелиорация программасы—илебез өчен принципиаль яңа. авыл хуҗалыгын үстерүдә зур перспектив әһәмиятле мәсьәлә Элегрәк без авылда мондый киң колачлы бурычларны кую һәм хәл итү турында хыяллана да алмадык Басуларны сугаруны гына алыйк Бездә 4880 гектар сугарулы җир бар Ал арда тулысынча диярлек терлек азыгы культуралары игелә Азык культураларының 24 процентын гына тәшкил итсәләр дә без шул җирләрдән . терлек азыгының 40 процентын алабыз Мин инде азык чөгендеренең терлекчелектәге әһәмияте турында әйткән идем. Ә бит без барлык чөгендерне сугарулы җирләрдә үстерәбез Печән һәм башка тупас азыкның 60 процентын да шундый җирләр бирә Бүгенге көндә сугарулы җирләрнең һәр гектарыннан уртача 60 центнер азык берәмлеге күләмендә уңыш алына Алдынгы хуҗалыкларда исә ул 95 центнерга җитә Авыл хуҗалыгы өчен хәзерге этапта иң зур проблемаларның берсе булган терлекчелекне сыйфатлы мул азык белән тәэмин итүдә сугаруның әһәмиятен дәлилләү өчен бүтән саннар кирәкми, миңа калса Мелиорация буенча зур перспектив план төзелде һәм ул тормышка ашырыла Сугару өчен иң уңай басулар билгеләнде, бу эшнең белгечләре хәзерләнә 1990 елга сугарулы җирләрнең уңышын 80 центнер азык берәмлегенә җиткерү һәм барлык терлек азыгының кимендә яртысын сугарулы җирләрдән алу бурычын куябыз Билгеле, сугару минераль ашламаларны киң куллану, орлыкчылык хәлләрен яхшырту кебек чаралар белән бергә алып барылачак Мелиорацияләүне киңәйтүнең зур экологик әһәмияте барын онытмыйк Димәк, кайчандыр саксызлыгыбыз аркасында зарарланган болыннарыбыз яшәрер, сулыкларыбыз күбәер, гомумән, туган җиребез ямьлерәк, баерак булыр... — Болары бүгенге чор кешеләрен, бигрәк тә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсенә дә кагыла. Шул җәһәттән мәктәп реформасының да районда ничек тормышка ашырылуына тукталып китсәгез иде! — Дөресен әйткәндә, без аңа алдан әзерләнеп тордык Районда балалар бакчаларының киң челтәре бар. Алар мәктәпләр белән бергәләп алты яшьлек балаларны мәктәпкә хәзерлиләр 1982 елда мәктәпкәчә яшьтәге рус булмаган милләт балаларын рус теленә өйрәтү буенча Россия Федерациясе семинарының безнең район балалар бакчалары базасында уздырылуы да тикмәгә түгел иде Чукоткадан һәм Кавказдан. Кола ярымутравыннан һәм ерак Көнчыгыштан. Алтайдан һәм Якутиядән килгән делегатлар балаларыбыз- ның белеменә һәм күнекмәләренә сокландылар. Хезмәткә өйрәтү, һөнәрле итү, тәҗрибә эшен оештыру өлкәсендә Смәел, Карадуган һәм Яңгул урта мәктәпләренең эше үрнәк булырлык Алар республикабызда гына түгел, Союз күләмендә танылдылар Балаларга коммунистик тәрбия бирү юнәлешендә эзлекле эш алып барабыз Мәктәп реформасы безгә әлеге матур эшләрне тагын да киңрәк колач белән алып барырга мөмкинлек бирде Реформа кабул ителгәннән соң өч сигезьеллык мәктәпне урта мәктәп итеп үзгәрттек. Бездә хәЗер гаиләдән аерылып интернатта торып укучы балалар бик аз, якын елларда бөтенләй калмаячак. һәр мәктәпкә база предприятиесе һәм хуҗалыгы беркетелгән, алар белән мәктәп коллективлары арасында эшлекле хезмәттәшлек булдыруга омтылабыз Бу мәсьәлә килешүләр нигезендә багһкарыла Мәктәпләрнең һәм мәктәпкәчә тәрбия оешмаларының материаль базасын ныгыту — һәрвакыт игътибар үзәгендә Урта һәм сигезьеллык мәктәпләребез барысы да диярлек яңа, заманча биналарга урнашкан Якын елларда тагын берничә мәктәп салыначак. Балалар бакчалары төзүгә дә игътибар зур Без һәр елны балалар бакчаларын арттыра барабыз Үткән елны Саена авылында 90 урынлы балалар бакчасын төзеп бетереп, ә Норма авылындагысын 50 урынга киңәйтеп һәм 140 урынга җиткереп каршыладык Балтачта— 140, Кече Лызи авылында 90 урынлы бакчалар салына, якын елларда Арбор, Чепья, Смәел, Шубан кебек авылларда да төзеләчәк Мәктәп реформасын тормышка ашырып, яшьләребезгә белем һәм тәрбия бирүне камилләштерүдә без киләчәк уңышларыбызның ышанычлы нигезен күрәбез — Соңгы елларда авылларның социаль йөзен үзгәртү буенча бик күп үзгәрешләр башланды. Бу мәсьәлә сездә ничегрәк хәл ителә? — Мин гел авылда яшәдем. Тормышымны туган якларымнан еракта күз алдыма да китерә алмыйм. Авыл кешесенең хыялларын, омтылышын, борчуларын аңлыйм. Авылның үткәнен, бүгенгесен беләм. Аның киләчәгенә ышанам Бигрәк тә соңгы еллардагы уңай үзгәрешләр күңелне сөендерә. Бу ямьләнүне мин иң беренче чиратта кешеләрдә, аларның күңеле, кәефе сафлануда, омтылышлары һәм киләчәккә уйлары матурлануда күрәм. Җир кешесенең ышанычы артты, ныгыды. Көнкүреш һәм хезмәт шартлары күзгә күренеп яхшыра. Хәзер безнең яшьләрне авылда калдырырга тырышу проблемасы бетеп килә диярлек. Алар җиргә үзләре омтылалар. Үткән бишьеллык дәвамында гына да районда 578 гаилә үз хисабына яңа (нинди генә әле!) йортлар салып чыгуы шул турыда сөйләмимени?! Бу гаиләләрнең иң зур күпчелеге яшь, соңгы елларда гына оешканнар. Шул ук чор эчендә 800 дән артык хуҗалык үз йортларын киңәйткән. Колхозлар хисабына —152, дәүләтебез, төрле предприятие һә.м оешмалар хисабына йөздән артык квартира төзелгән. Йортларыбыз- ның кәрнизләрендәге, тәрәзәләрендәге, капка-коймаларындагы бизәкләре үк аларда яшәүчеләрнең якты омтылышларын ачык күрсәтә кебек Бездә һәр бишьеллык дәвамында гаиләләрнең 20—22 проценты яңа йортларга күчә. Һәр йөз гаиләнең 10 сында — автомобиль, 28 ендә — мотоцикл, 59 ында — кер юу машинасы, 78 ендә — суыткыч, 91 ендә телевизор бар. Һәр йортта газдан файдаланалар Партиябез һәм хөкүмәтебезнең авыл кешесе, аның тормышы, көнкүреше, хезмәте турында кайгыртучан- лыгы бу саннарда ачык чагыла. Районыбызда юллар төзү тәмамланып килә. Аларга асфальт түши башладык. «Гидромонтаж» трестының Зәй участогы ярдәме белән райондагы 13 нче зур күперне төзүгә керештек. Әйе, авыл яңара. Әмма төзү оешмабызның берәү генә булуы, юл төзү эшендә беренче проблемага әверелгән асфальт заводының булмавы һәм бу мәсьәләдә «Татавтодор» идарәсе җитәкчеләренең безне аңларга теләмәве, пассажирларга транспорт хезмәте күрсәтүнең начар торышы һәм Татарстан транспорт идарәсе җитәкчеләренең аны яхшыртырга омтылмавы бу яңарышны шактый тоткарлый. — КПССның XXVII съездын Балтач хезмәтчәннәре нинди нәтиҗәләр белән каршыладылар? — Районыбыз барлык күрсәткечләр буенча бишьеллык планнарын вакытыннан алда һәм арттырып үтәде 1985 елга аяк басканда ук без инде ике айга якын унберенче бишьеллыкның соңгы елы хисабына эшләгән идек. Ирешелгәннәр — инде кичәге көн. Уңышлар турында сөйләүдән уңыш артмый Шуңа күрә дә без күбрәк кимчелекләребез, аларның барлыкка килү сәбәпләре, бетерү юллары турында, файдаланылмаган резервларыбыз турында күбрәк сөйләшәбез. Хезмәт активлыгын көчәйтү, дисциплинаны ныгыту, һәр коллективның югары нәтиҗәле эшләвенә игътибар аерата көчле Алдынгы коллективлар белән янәшәдә әле планнарны үз вакытында башкара алмаган коллективлар да бар Хезмәт дисциплинасының җитмәве — безнең алга баруыбызны тоткарлый торган иң ямьсез күренеш. Бу — файдаланылмаган резервларыбызны эшкә җигәргә комачаулаучы төп сәбәп Сәбәбен ачыклый һәм чараларын күрә барганлыктан, мондый гадәтләргә чик куя алачагыбызга ышанабыз. — Хезмәт уңышларына, сезнең уегызча, әдәбият һәм сәнгать нинди өлеш кертә? — Мәгълүм ки. көр күңел белән башкарылган һәр эш нәтиҗәлерәк, куанычлырак, җиңелрәк була. Ә күңел көрлеге халкыбызның рухи байлыгы булган әдәбият һәм сәнгатьтән килә Шуңа күрә дә әдәбиятка һәм сәнгатькә бөтен җаны белән тартыла безнең хезмәтчәннәребез һәр авылда өлкәннәрдән башлап мәктәп балаларына кадәр берләштергән үзешчән сәнгать коллективлары бар. Субаш авыл гөсләчеләрен һәм биючеләрен, Саена авылы тальянчыларын. Карадуган ягы җырчыларын республикабызда яхшы беләләр Даими эшләүче агитбригадаларны терлекчелек фермаларында. кыр станнарында һәм ындыр табакларында, җәйләүләрдә еш очратасың. Яшь әдипләребез һәм композиторларыбыз район культура йорты каршындагы «Янар чәчәк» берләшмәсендә иҗат серләренә өйрәнәләр Шагыйрь Илдар Юзеев фатихасы белән оештырылган берләшмә членнарының иң уңышлы әсәрләре район һәм республика матбугатында еш күренә. Казан телевидениесе аша яңгырый Мин бу очракта Нәҗип Әминов. Чулпан Сәй- фиева. Наил Гарипов җырларын. Заһид Мәхмүтов хикәяләрен. Фәридә Шакирова, Алсу Гайфуллина шигырьләрен күздә тотам Иҗат союзлары белән без тыгыз элемтәдә. Шагыйрьләр, танылган артистларыбыз бездә еш булып, хезмәт ияләре белән очрашалар Татар дәүләт академия театры белән элемтәбез нык Алар кайчак премьераларын да бездә үткәрәләр Г Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Җәвәһирә Сәләхова оештырган сәнгать университеты бездә даими эш алып бара Сүз дә юк. безнең уңышларыбызда аларның да өлеше зур. — Сез үзегез дә шигырьләр язасыз бит... Үткән ел шигырь китабыгыз басылып чыкты. «Керим әле урманнарга» кебек җырларыгыз популярлашып китте. Шигърияткә ничегрәк килдегез? Әдәби-иҗат дөньясы белән ничек багландыгыз? — Кеше үзенең кичерешләрен, борчуларын, уйларын күңелендә генә саклый алмый Берәүләр аны җыр белән уртаклаша, икенчеләр музыка коралларында уйный Шулай итеп үз хисләрен башкаларга ирештерә, җанын бушата, күңелен күтәрә Мин үз хисләремне шигырь юлларына салырга күнеккәнмен. Әмма аларны кешеләргә күрсәтү, укучыларга тәкъдим итү турында уйламадым Иҗат эшләре белән килгәч, мәрхүм Габдрахман ага Минский белән район колхозларында берничә көн йөрдек, урман, елга, күлләребезне күрдек Кешеләр белән сөйләштек Кешеләргә мөгамәләсендә сабырлык һәм олылык, ә табигать белән аралашканда эчкерсез сабыйлык бар иде анда Китәсе көнендә Габдрахман ага миннән ни өчендер, кинәт кенә Ә син. Гарифҗан, шигырьләр язмыйсыңмы7—дип сорады Әллә аның карашы, әллә сорауның көтмәгәндә бирелүе сәбәп булды, мин аңа үз язмаларымны бирдем Атна-ун көн узгач, миңа телефоннан Хәсән ага Туфан шалтыратты һәм үзенә кунакка чакырды Габдрахман абый минем язмаларымны, үзе укыганнан соң. Хәсән агага-биргән икән Бу көтелмәгән вакыйгалар хәзер дә күңел түремдә. Хәсән ага өендә булган онытылмас очрашулар, язганнарымны аның хуплавы күңелемне күтәрде Ул очрашуларны гомеремнең иң бәхетле көннәре, күңелемнең иң якын хатирәләре дип саныйм Ә Хәсән аганың яшел каралы каләме белән «бизәкләнгән» язмаларымны кулга алган саен, иң изге нәрсәгә кагылгандай булам, аның ап-ак чәчләре, мөлаем йөзе, сынаулы ягымлы карашы күз алдыма килеп баса. — Райондашларыгызга зур уңышлар, үзегезгә яңа хезмәт куанычлары, иҗат шатлыклары телибез. — Рәхмәт