АЯГҮРӘ
Урамда кешеләрнең кайнаган чагы. Аяк астында ни- нәрсә барына игътибар итүче юк: ашыгалар, кабала налар, чабалар. Кеше ташкыны, ярларына сыеша ал мый аккан елга сыман, урам диварларына килеп-ки- леп кагыла. Чатларның берсендә, ташкынга ияреп өлгерә алмыйча, аксаклап барган ир кинәттән егылып китте. Кулыннан таушалган сумкасы ычкынып, аннан са бын-мунчалалары чәчрәп сибелде. Ташкын, әз генә дә аңа игътибар итмичә, ага бирде. Исерек ахры, дип уйладылар. Ир, тотынып тормакчы булып (аның бер аягы бөтенләй бөгелми иде), тупас, олы йодрыклары исерек аны озын сыйраклары белән бәрдереп узды. Аксак, терәген югалтып. таш йорт диварына баш түбәсе белән килеп төртелде. Неон рекламалар тетрәп куйды сыман, гүя йортлар-урамнар әйләнде, күкнең терәүләре сыкрап, дөпелдәп ауды. Аксакның башы нидәндер авыртып зыңлады... Ул, башын тотып, куырыла җыерыла диварга сыланды. ...Үтеп баручы карт белән карчык, башы канап яткан ирне күргәч, чәчелгән әйберләрне егылучының сумкасына тутырдылар. ашыктырды. ...Исерек дими ни дисеннәр! Кайда ул элекке зифа гәүдә, киң күкрәкләр? Аксап йөргәнгә күрә гәүдәсе гарипләнеп бер якка янтаеп калган. Авыр хәс рәтләр киң җилкәле ирне сыгып төшергән, аркасын бөкрәйткән. Сул кашының яртысы кызыл җөй генә. Элекке елмаючан якты коңгырт күзләр — тонык, төссез, кызганыч моң тулы... Дәһшәтле урам ташкыны күпме агылгандыр, бәлки бер көн, ә бәлки га сыр буе... Аксакның моңарчы дөнья белән алыш биреше юк иде. Әмма бераздан ул үтә бер сәер халәттә калды: аңа дөнья ачылып киткәндәй булды, аның башында нәрсәдер яна, кайный, яңара сыман. Кеше үзенең нинди хәлдә икәнен әле белми, берни аңлый алмый иде. Контузиядән соң ябылган хәтер бигенең ачылуы, каты бәрелүдән хәтернең кайтуы һәм колакның ишетә башлавы иде бу! Тор, бәндә, тизрәк тор, этләрең янына ашык, югыйсә сине эзли чыгулары ихтимал. Бот итеңә кайда икәнеңне хәбәр итеп торган радиомаяк тегелгәнен белмисең шул син... белән асфальтка таяна-таяна, үрмәли-мүкәли стенага таба елышмакчы иде. Әмма үзәк урам ташкыныннан атылып чыккан тонган күзле, колга буйлы — Ни булды сезгә? — дип сорады карчык. Аксак дәшмәде. — Ул аңын җуйган ахры.— Карчык чиста ак кәгазь салфетка белән ирнең канлы пеләш башын сөртте, икенчесен ярасына япкандай итте. — Исеректер бу, Дженни, киттек әйдә.— Карт шулай дия-дия хатынын Кеше, стенага сыенган хәлендә, хәйран калып, уянган аңына иярде. Иң әүвәл аңы җуелган мизгел хәтердә яңарды... Чәнечкеле тимер чыбык, карлы яңгыр... Башында берни дә юк. Өстендә буй-буй кием. Ул — әсирлектә. Ул күктән очып барган самолетларга нидер кычкыра. Кайдадыр якында гына сызгырып-улап, җанны суырып, гөрселдәп бомба төште... Аннары бетте... Аны каядыр алып китәләр, ул кычкырмакчы була, ләкин тавышы чыкмый. Менә аңа аталар да аталар, күкрәген тишкәләп бетерәләр... Кеше менә шушы мизгелне аермачык тойды. Әмма моңа хәтле булган вакыйгаларга аның аңы әле үтеп керә алмады. Аңарчы да ул инде берничә тапкыр үлеп терелгән кеше иде. ...Мәскәү яны. Эңгер-меңгер. Зәңгәр күктән ак болытлар агыла да агыла. Ә ул кар өстендә чалкан ята. Чәрдәкләүче пуля калак һәм бот сөяген ватып үткән. Күкрәк тирәсенә, балтырларга тулып кан укмаша, ката бара, кысып бәйләгән сыман, сулышны буа. Кырык бердәге декабрь суыгының бу кадәр мәрхәмәтсез буласын кем белгән? Салкын, үзәккә үтеп, йөрәкне менә-менә туктатып калдырыр сыман. Ул көч-хәл белән аваз салды: — Тереләр... бармы? — Ы-ы,— дип ыңгырашты янында гына берәү,— үлүемне... әти... әнигә... хәбәр... ит— Бу казах дустының соңгы сүзе булды. Нәкый, борылып, аның йөзенә карады: иптәшенең чырае башта нык кына каралды, аннары әкренләп агара башлады. «Менә ничек үлә икән кеше». Караңгы төште, тирә-якны салкын, үле тынлык төреп алды. Чү, төн тын түгел икән! Әнә, каядыр этләр өргән, немецча сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Әнә, алар якынаялар... «Сволочьлар, үлгәннәргә дә тынгылык бирмиләр... Якынаялар. Юк, болай яту, тере килеш алар кулына әсирлеккә эләгү һич тә ярамый. Тоткынлык — үлемнән түбән! Аягүрә үлүең мең артык!» Ул күтәрелергә талпынып карады, булдыра алмады. Әнә, аны кызганып, алка-алка ак болытлар арасында, салкын канлы боҗра эчендә, китек ай елый. Әллә каян җыр ишетелгәндәй була. Җыр, куәтле дулкын булып, аны калкынырга чакыра. Бар иде бит, Нәкый, синең егәрле чакларың. Хәтерлисеңме Сабан туен? Мәйдан уртасыннан сөрән салдылар: — Самат батыр белән кем тагын көч сынашырга тели?! Син мәйдан уртасына йөгереп кердең. Каршыңда мичкә кебек юан Самат басып тора иде. Моңарчы аны беркем дә ала алмады. Шунда син батырның күкрәгенә кереп, тезләнеп суырып та алдың, аркасына китереп тә салдың. Әй шаулаган иде мәйдан! Яралы Нәкый әллә нигә ачы елмаеп көлеп җибәрде һәм ярсып, мылтыгына таянып, дуамалланып аягүрә торып басты. Үтерсәләр үтерсеннәр, әсир генә итмәсеннәр! Аягүрә! Аягүрә!! Автоматлар тырылдады, солдат күкрәген нидер яндырып үтте, ул тагын җиргә ауды. Этләр өрүе, сөйләшүләр тынды, әйтерсең лә алар аның җанын алыр өчен генә кубарылганнар иде. Хуш, бәхил бул. дөнья, әсир генә итмә! Ләкин бераздан ул аңына килде, үлем аны тагын читләтеп узган иде. Каяндыр төтен исе, авыл... яңа пешкән ипи исе килде... Әһә-ә, үзебезнең яктан! Әнә, безнең самолетлар дошманнар өстенә очып үтте. Торып басарга кирәк! Аккаенга асылып менгән кебек Мин тормышта һаман яктыга. Югарыга табан юл алдым... Яшьлекнең анты яңгырый ич, кузгал! Төтен... татлы.. Кузгал! Ләкин гәүдә тыңламый. Ул азап чигеп, тырмашып, бер якка авышты, мылтыгына үрелде, аны җиргә терәп, тотынып күтәрелмәкче булды, көче җитмәде. Шуышырга, тырнак белән тырнанып булса да шуышырга! Анда яшәү. Ул шуышты... Ул бөтен дөньяны әйләнеп җир шарын урап шуыша иде сыман. Аһ. хәл китте. Морҗасыннан татлы төтен исе. ипи исе бөркеп торган иң кырый йорт та чиксез ерак шул. Инде капкага җитәм, кагылам, тотынам! Котылам! дигәндә ул тәмам хәлен җуйды, бармагын да селкетә алмас булды, тынды, бетте. Иә, хода! Бу авылның бер генә кешесе дә аның үлеп ятканын тоймый, сизми микәнни соң?.. Аксак артыннан әле һаман килеп җитмәделәр. Ә урам кайнавында. ТЬу-ташлар астыннан җәһәннәм елгасы бәреп чыккан сыман, канга батып хәтер ачыла иде. Әсирлек. Атыш. Әйе, аның күкрәген тишкәләп бетерделәр. Ә ул аткан якка таба көлеп бара да бара, танкларны, пулеметларны тибеп кенә очыра. Ул бара, ул көлә, ул кычкыра һәм... ул егыла. Аның өстенә ят формалы чит ил солдатлары иелә, иреннәре селкенә — нәрсәдер әйтәләр булса кирәк... Нәкыйнең сөйлисе, кычкырасы килә, ә ул берни дә ишетми, дәшә дә алмый иде инде. Солдатлар аны күз күрмәгән якларга алып китте. Беләсе иде... Хәтерлисе иде шуннан соң ни булганын. Ул сәерсенеп урам гөжләвенә колак салды: урам кайный... Ни бу? Әллә колак кына шаулыймы? — Э-э-ых! — Ул шомланып, аптырап үз авазын тыңлады. Ни булды аңа? Нәрсә бу, нинди тавыш бу? Каян килә? Ә аның этләре кая соң? Аң тагын да ныграк хәрәкәтләнде, хәтердә сусау купты. Тәнен калтыратып бизгәк тотты. Әллә ничә еллык билгесезлек мең төрле сораулар рәвешендә алга басты. Нәкый, үтә гаҗәпләнеп, әкрен генә үз гәүдәсен, киемнәрен капшыйкапшый тотып карады. Нәрсә бу? Ул әллә йоклый идеме соң? Кая бара соң ул? Җанны ачыттырып аның үз җанын тоясы, аңлыйсы килде. Ул, кешеләрнең сөйләшеп үтүләренә гаҗиз калып, аяклары атлаган уңайга агымга иярде. Гүя аны икенче «мин»е җитәкләп алып китте! Ул аны ашыктырды, каударлады. Гүя «мин» аны кемнәрнеңдер эзләп чыгуларыннан курка иде. Шул «мин» аны троллейбуска алып керде. Кызганыч, Нәкый кешеләрнең сөйләшүләрен аңлый алдады. Шәһәр читенә җиткәч, яшерен «мин» аны автобуска күчереп утыртты. Автобус кыр һәм урманнар буйлап, таулар аша бик озак барды. Кара урман уртасында теге сәер «мин» аны «син шушында идең»,— дия-дия автобустан төшерде. Чәнечкеле койма янындагы абзар этләр авазыннан шау- гөр килеп тора иде. Капка төбендә аны, башын игәндәй итеп, каравылчы каршылады. Юк, әле аны эзләргә чыкмаганнар иде. Нәкыйнең аңы түгел, гүя тәне сизӘ иде. Монда аңа бөтен нәрсә дә таныш: менә бу кечкенә будка да, менә бу шашынып өргән этләр дә, менә бу будка эчендәге такта карават та. Ул шушында әнә теге усал тавышлы этләрне ашата иде, менә шушы караватта йоклый, шушында яши иде. Ул үзе караган этләрнең шушы чәнечкеле койма буйлап чабулап йөрүләрен абайлый иде. Ә менә койма эчендә ни бар, нишлиләр — ул берни дә белми, белә дә алмый иде. Шәүләләр генә күз алдында: противогаз кигән солдатлар, борыннарын тоткан кешеләр, цистерналар, ашыгыч ярдәм машиналары... Нәкый боларның берсен дә белә алмавы, чукрак һәм хәтерсез булуы белән үтә яшерен дәһшәтле яңа корал сынау полигонын саклый торган этләрне ашатырга ифрат та яраклы җан иясе иде. Исемсез, әмма номерлы, радиомаяклы җан иясе. Ул, гадәтенчә, ит түшкәләре чабып, эт оялары буйлап ашарларына салып чыкты да, будкага кереп, караватына чалкан ятты. Аны берни белән дә аңлатып бирә алмаслык ачы тойгылар чорнап алды. Аның ниндидер аждаһа оясында, тәмуг казанында яшәве чынбарлык булган ич! Ул моны аң сыздан да тоеп яшәгән икән. Әмма боларны берничек тә, беркемгә дә белдерү мөмкин түгел. Буылыгыз, ятим тойгылар! Нәкый шунда гына мәңгелек әсирлектә черүен аңлагандай булды. Кинәт аның үз хәленә булган эчке протесты, каргышы ачы газ сыман бугазыннан тотты: «Синме, Нәкый? Синме бу?..» Җанга юаныч табарга кирәк, юа ныч... Тукта, ул бит елга янына барып, суга карап торырга ярата иде. Табарга шул суны! Ул, каравылчыга күренмәскә тырышып, этләр абзары артын нан уратып чыкты да автобуска утырды. Элекке «мин»е катыш бүгенге «мин*е кая алып китәр икән аны? Ә күктә алка-алка ак болытлар йөзә... —Теге чакта Мәскәү янында хәле мөшкел иде аның. Иә хода, бу авыл дагы бер генә кеше дә аның үлеп ятканып тоймый, сизми микәнни? Туган авылы — керәшен-татар аралаш Сәрәпәледә булса, сизәрләр иде. Анда бит төнге йолдызларга, салкын айларга хәтле мәрхәмәтле иде. И кайларга китеп югалдыгыз сез, ул бәхетле чаклар, аулак өйләрдә үткән гүзәл вакытлар! Гармунчы Нәкый чая кызлар арасында егетләр солтаны иде. Чибәрләрнең чибәре Анукае шунда аңа өздереп карый-карый җыр әйтер иде: Биеккәй тауларның, әй, башында Алтын үлчи, диләр бер егет. Алтын үлчәсә дә гадел үлчи. Бардыр ул егеттә бер өмет. Ике баласы белән зарыгып көткән сөекле Анукаен ул башка беркайчан да кочып үбә алмас микәнни? Туган җирендә яшел чирәмнәргә чалкан төшеп, язгы кояшларны, зәңгәр күкләрне, назлы җилләрне тыңлап, тын гына бер ята алмас микәнни? Шыгырдап ишек ачылды. Иң татлы җырдай, ана тавышыдай ягымлы ишетелде ул. Өйдән кеше чыкты, яшәү чыкты, җылы чыкты! Нәкый үзе дә сизмәстән бар көченә ыңгырашып җибәрде. Кеше каушап, тыңланып торды да кар өстендә яткан кара шәүләгә таба атлады. Курыкмыйча атлады! Рәх мәт сиңа, Кеше! Ул, бер карт булып, солдатның кием-погоннарына хәтле тикшереп, үзебезнеке икәнен тәмам ачыклады. Күтәрмәкче иде, булдыра алмады, борылып кире өенә кереп китте. А-а-а, бетте, тәмам бетте!.. Салкын тәндә үлеп баручы аң дөньяга соңгы үпкә-рәнҗү белән өметсезлек упкынына мәтәлде. Их син, хәсрәт Нәкый, журналист буларак, син гомерең буе кешеләрнең гуманизмы турында язган булдың. Ә алар сине күрә торып салкын кар өстендә катырып үтерәләр. Исән чагыңда кешеләр ярата иде бит сине югыйсә. Керфекләргә соңгы күз яшьләре ябышып катты... Әйе, аны иптәшләре, сәләтле журналист булганы өчен генә түгел, нур сибеп торган мөлаем бер тыйнаклыгы өчен, чыннан да, бик яраталар иде. Ул беркайчан да үзен күрсәтергә омтылмый иде. Байлыкка сикереп төшмәде, данга исе китмәде. Һәм шунысы гаҗәп — иҢ авыр чакларында бу дөньяның иблисе дә, фәрештәсе дә, әллә нинди тәкәбберлеге дә гел аңа тартыла, кайгы-хәсрәтләрен уртаклашырга аңа сыена иде. Аның янында низаглар эри, кешелексезләр шәфкатьләнә шикелле иде. Ә менә кая соң, кешем, синең шәфкатең? Ишек кабат шыгырдап ачылды. Карт, карчыгын ияртеп, яңадан чыгып килә иде. Алар солдатны көч-хәл белән күтәреп өйләренә алып керделәр. Кечкенә өй уртасында калай мич дөрләп яна иде. Ах, җылыкай! Картлар җыерчыкланып каткан куллары белән аның өшегән тәннәрен удылар, яраларын бәйләделәр. Карт бик ябык, шыр сөяк кенә иде. Тик төпкә баткан зәңгәр күзләре елтырап тора да, чал озын мыек чылгыйлары, көчле кош канатларына охшап, картны очырып китәргә гайрәтләнә сыман. Ә сул як бит очында миңе елмаеп торган түгәрәк йөзле карчык шактый хәлле, таза иде але. Ниндидер җылы, рәхәт шулпаны, солдатның башын күтәртеп, калаклап авызына каптырдылар. Нәкыйнең башы әйләнде, капкан бер ризыкны коса барды. Каршыдагы картларның йөзе, каралган түшәмнәр, стеналар әйләнде, ждны укшыды. Һәм ул... бу изге күңелле кешеләргә берни дә әйтә алмыйча аңын җуйды. ..,Шыгыр-шыгыр. Урман, сап-сары күк. Ул чалкан бара. Кар өстеннән язмыш чанасы шуа, Нәкыйне каядыр алып баралар... ...Чукрак чактан калган тоемлавы аны лабиринт сыман корылмалар янындагы тукталышта автобустан төшерде. Бу корылмаларны үтеп, калку лыкка менгәч, сихри ай нурында көмеш дәрья җәйрәп ята иде. Ул кайчан дыр шушы зур су ярына килә иде. Шуның дулкынлануына карап, җанын -тынычландыра иде сыман. Яр буе тулы утларын балкыткан кораблар, кораблар. Ак күбеккә баткан ярсулы иксез-чиксез зур су! Нәрсә сөйли, ни хәтерләтә соң бу күренеш? Кай сы кабиләдән, кайсы гасырлардан килә аңа бу шомлы, дәһшәтле авазлар? Каян бу үзәк өзгеч аклык моңы? Әдрән диңгез, шаулы диңгез. Даулы ул диңгез. Ъгрөлөре таулы диңгез. Бик таулы диңгез... Карасу зәңгәр күктән җанны сискәндереп, үкендереп. алка-алка ак болытлар агыла... Кайсы илдә икән ул? Кайсы кыйтгада? Нинди әсирлектә икән ул? Ник аны иреккә чыгарып йөртәләр, ник тотмыйлар аны? Беләсе иде: ни турында шаулый бу су? Күкләрне һәм җирләрне тоташтырып, ак болыт һәм чал диңгезне давылландырып, биектә-биектә нинди симфония, шаулый ул? Хәлен җуйган син бөркеткә. . Ай, син бөркеткә шифа бир, изге диңгез... Аңа яшәү алып килгән бу тетрәндергеч симфонияне кайчандыр ерак тыл госпиталендә ишеткәнен ул хәтерли, әмма төгәл билгели алмый аптырый иде. • * • Шул госпитальдә чагында ул яшәүгә сусау тулы әллә нинди сихри музыка авазлары астында аңына килгән иде. Музыка аны төпсез упкыннан югарыга чакыра. Анда Сәрәпәле урманнарының шау-шулары да, чишмәләренең челтерәүләре дә, әнисенең һәм Анукаеның ягымлы күкрәк тавышлары да, аны үлем тырнагыннан тартып алган шәфкать туташларының елмаюлары да, сабыйлар елавы да, ата-аналарның зар-интизар булып улларын сугышка озату сагышлары да, төнге атака-һөҗүм тетрәнүләре дә — барысы бергә бер дәһшәткә кушылып, дулкын-дулкын җанга бәреп, ярсып яңгырый иде. Музыкада сугыш һәм тынычлык, яшәү һәм үлем канга-кан бәрелешә иде. Операциядән соң бары тик шул музыка гына тәнгә кан кертте. Башта күз кабаклары ачылыр-ачылмас селкенде, аннары аяк-кулларның барлыгы тоелды. Нинди ак түшәм бу? Музыка, язгы нур төяп, ачык тәрәзәдән ургылып керә иде. Я. илаһым, нигә күңелгә шулкадәр якын, таныш соң ул? Нишләп соң аңарда «Шахта»лар да, «Салкын чишмә»ләр дә, алай гына түгел, «Дубинушка»лар да ут өертеп барысы бергә яңгырыйлар. Бер музыкада шулай берьюлы тау җимерердәй куәтле төрле көйләр бергә сыя ала микәнни, раббым! Таныш та, ят та башка бер дөньядан, ай-йолдызлардан, әллә нинди теге дөньялардан түгелме соң бу сихри авазлар?! Яткан урыннан суырып калкытырга тели алар: «Тор, Нәкый, тор! Әнә анда, сугыш кырларында, иптәшләрең үлеп ятканда синең монда ышыкта калырга хакың юк. Тор, Нәкый, бас аягүрә!» — Зинһар, үлә калсам, мине шушы музыканы уйнатып җирләсеннәр иде. Башка берни дә кирәкми... — Юк, син хәзер үлмисең инде, солдат. Синең кебек каты яралылар инде күптән үлеп беттеләр. Ә син 15 көн аңсыз ятып та яңадан терелдең. Болай булгач, син яшисең инде,— ди колак төбендә ягымлы хатын-кыз тавышы. — Ә кайдан килә бу музыка? — Капка баганасындагы репродуктордан,— ди әлеге назлы тавыш. Ничек соң бу музыка тәннең һәр күзәнәген көрәш, яшәү дәрте белән ту7 «к У » № з ду ты ра ала?! Еллар үтәр. Нәкый концлагерьда ятканда гына үлемне җиңәргә көч биргән бу көйнең Чайковскийның алтынчы симфониясе — давыл симфониясе икәнлеген белер! Ә әлегә музыка яшьлекнең нәкъ үзе булып яңгырый иде. Бу инде теге саташкан авазлар, хыялның хәлсез эзләнүе түгел, ә менә нәкъ яшьлектәге давыллы чорларны искә төшерә иде. Тормыш... Үлем... Анда давыл симфониясе, Анда үзенә башка тавышлар... Нинди шашкын, бәхетле вакытлар бар иде. Казан урамнары тар иде. Пединститутта укый иде ул, телләр өйрәнә иде. Такташча озын чәчләр. Бил бау буып, түбәтәйне кыңгыр салып, тальян гармун тартып, Казан урамнарына хуҗа булып йөргән ул чаклар, кайда сез?! Такташ — кумир. Бөтен дөньясында аның кебек шагыйрь юк һәм була да алмый. Аның шигырьләрен яттан белмәгән студент — студент түгел. Белмим дип кара, шунда ук тукмап ташлаулары ихтимал. Такташ бөек, хыялый яшьлекнең давыл хәбәрчесе, яңа мәхәббәт җырчысы. Аңа иярми мөмкин түгел. Зәңгәр күзләрен моңга тутырып сәхнәгә чыгып басса, аңа гашыйк булмый мөмкин түгел. Аның тавышында — нәкъ менә бүген яңгыраган давыл симфониясе аккордлары... Еллар үтәр. Тормыш мең төрле газаплар китерер, ләкин беркайчан да бу газаптай моңлы газап, үлеп терелү газабы булмас кебек иде шикелле. Әмма бу тормышның дәвамы чиксез икән. Нәкыйны тагын фронт юллары суырып алды... Аяныч, Нәкый аягүрә басып сугышып үлә алмады. Сугыш ахырга таба якыная иде. Эсэсчыларның да койрыкларына ут каба иде, ахры. Алар Нәкыйне оныттылар. Ә Нәкый үлемен көтеп ята иде әле. Нәкъ шул вакытта, союзник гаскәрләренең бомбасы төшеп, тоткыннар барагы күккә очты. Нәкый контузия алды. Аны билгесез тарафка алып киттеләр. Ул беркем уйлап таба - алмаслык афәткә, исән килеш үлеп яшәү төрмәсенә ябылуга, чукраклыкка, хәтерсезлеккә дучар булган иде... Нишләп бу диңгез төне шулай бик тиз үтеп китте соң әле? Күктәге алка- алка болытлар да каядыр таралып, качып беткән. Күк тулы зәңгәр сагыш, диңгез тулы зәңгәр моң гына торып калган... Аны хәзер теге этле дөньядагылар эзләп тә таба алмаслар мөгаен. Әллә аңа кая китсә дә ярый микән соң? Нәкый ялгыша иде. Тәнендәге радиомаягы аның кайдалыгын хәбәр итеп тора иде. Бракта еракта эт өргән тавышлар ишетелде кебек... Инде менә ничә еллар буе дәшми торган Усал Дөнья телгә килде. Ят ил, чит ил иде бу. Тик әнә яр буендагы кораблар арасында аның өчен ниндидер бер туганлык, якынлык бар сыман. Ул моны җаны-тәне белән, күңеленең илаһи тоемы белән сизә... Әнә, әнә, каяндыр җанга якын авазлар ишетелгәндәй була. Әйе, ниндидер бер корабтан сихри җыр авазлары яңгырый иде. Нәкый, әлбәттә, аның җанга якынлыгын тоя, әмма нинди сүзләр, нинди көй икәнлеген аңлый алмый. Нәкый туган телкәе стихиясенә кайта алмый азапланды. Җыр җанның җиденче катын актара иде. Идел ярларына нурлар сибеп. Матур булып ата бездә таң. ТЪң шикелле якты Туган илем. Бәхет биргән җирем — Татарстан. Шулай да «Татарстан» сүзе таныш иде аңа. Ул пирс буйлап, титаклап атлыйатлый, шул авазлар килгән корабны эзләде. Тирләде, янып-пешеп чыкты, ниһаять, моңга якынайды, тик сүзләрен аңлавы барыбер кыен иде аңа. Ерак микән аның газиз туган җире? Әнә, корабны да тапты бугай ул: тик ни дип язылган соң аңа? Беренче хәрефе бик якын билге — кызын хәтерләттеме ул: әйе, әйе, «м» — «Мәдинә» исемле кызы бар иде бит аның. Икенчесе ни соң: Ану-уукай, әйе: «у» була. Өченчесе, сагыну, дигәндәге «с» була, ахры. Ә дүртенчесе... ана, дигәндәге «а» бит. Я, ничек була инде: м-у-с-а. Икенче сүзе ничек була икән тагын: җҗаным, ә-әнием, Л-ләйсән, и-илем, Л-ленин... Җәлил... була бугай. Кем икән ул? Ә-ә... шагыйрь исеме бит бу: Муса Җә-лил. Ничек әле: Такташмы? Шуның белән бергә йөргән шагыйрь исеме бит бу. Моң шуннан агыла, кабат-кабат җырлаталар: Идел ярларына нурлар сибеп... Ул бөтен барлыгы белән корабка төбәлде. Бар дөньясын оныткан мондый минутларда аны этләре чалбар балагыннан тартып уяталар иде. һау-һау-һау! Этләр өере якынайганнан-якыная. Күрче, әллә үзе караган этләре аны шулай эзли чыкканнармы? Ул бит инде күптән алар янына кайтырга, ашарларына салырга тиеш булгандыр. Әйе, этләр радиомаяк аша аны эзләп киләләр иде. Дәһшәтле кораллар ясый торган заводларга, алар урнашкан базаларга, алар сынала торган полигоннарга «күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, дәшә алмаучылар» кирәклеген Нәкый белми иде әле. Хәзер дөньяга үз исемен оныткан, хәтерен җуйган эт ашатучылар кирәклеген, нәкъ аның кебек милләтсез, ватансыз, робот кебек кешеләр кирәклеген ул төшенми иде әле!!! Дөньяның микроб һәм бомбаларга ныграк төренгәнен, курогына тияр-тимәс торган соңгы афәт-һәлакәт бар Җир шарын чорнаганын ул аңлый алмый иде әле. Ырылдап эт өргән авазлар якыная. Нәкъ ул төшкән тау ягыннан бер өер этләрне бауга бәйләп, алдан чаптырып, күзен һәрчак кан баскан каравыл башлыгы төшеп килә иде. һау-һау-һау! Этләр ярсыганнар, котырганнар. Хәзер алар аны вакытында кайтмаган һәм ашарларына бирмәгән өчен өзгәләп-өзгәләп ташлаячаклар. һау-һау-һау! Беттең син, җир корты. Өф-ф! Һәм этләр умырып үтәчәк сине. Син беркайчан да туган илеңне күрә алмаячаксың! Кү-рә ал-мая-чак- сың!.. Җилләр шулай дип исте, таулар шулай дип кычкырды, диңгез шулай дип ыңгырашты... Ләкин тәндә ниндидер бер бөек инстинкт өстенлек итә иде: юк, аягүрә омтылыш мәңгелек, аны беркем дә, берни дә, беркайчан да үтерә, юкка чыгара алмаячак! Әнә музыка чакыра, ашыктыра: «Сикер океанга! Сикер океанга!» Инстинктның җиденче катында кайчандыр укылган фикер өстенлек итте: «Байлыгыңны югалттың — әз генә югалттың, вөҗданыңны югалттың — бик күпне югалттың. Ватаныңны югалттың — барын да югалттың. Дөньясына туасың да калмаган...» Шул бөек акыл да котылгысыз итеп боерды: — Сикер океанга! Сикер океанга!!! Этләр, ажгырып-ярсып, пирс буйлап туп-туры аңа якынаялар иде инде. Ә корабтан, шаштыру дәрәҗәсенә җиткереп, тылсымлы моң яңгырый: Идел ярларына нурлар сибеп... Нәкый палубадагыларга кул болгады, нәрсәдер кычкыргандай итте. Күрделәр түгелме соң? Әнә бит аңа таба борылдылар. Этләр белән ара ун метр чамасы гына калды. Шулчак дөнья икегә ярылды. Ул җан-фәрманга титаклап йөгереп килеп, пирс ярына сикереп менде һәм шаулап-кайнап, үкереп торган океанга ташланды! — У-у-ээх!!! Теплоходтан коткару шлюпкасы төшерелде. Ерактан ук яр буен күзәтеп торган порт сакчылары да моторлы көймәдә кеше сикергән урынга атылдылар. Ике арада давыллы упкын. Упкын уртасында Кеше? Дулкын бәрә, дулкын бөтәрли! Ә Кешегә аягүрә, бары тик аягүрә калырга кирәк!