Логотип Казан Утлары
Шигърият

АВТОПОРТРЕТКА ШТРИХЛАР

Шагыйрь Әхмәт Рәшитовка 50 яшь тулды. Әхмәт Әхәт улы Рашитов 1936 елның 25 мартында Буа районы Яңа Чәчкап авылын да туа. Тугыз яшьтән тулы ятим калган Әхмәт кардәшләре гаиләсендә тәрбияләнеп үсә: башта туган авылында укый, аннары Буада М. Вахитов исемендәге урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда. Казахстанга китеп, бер ел Төркестан Себер тимер юлында (Семипалатинск шәһәрендә) эшли. Университетны 1960 елда тәмамлагач. ул Апае районы газетасы. Казан һәм Лениногорск телестудияләре. Казан радиосы һәм •Социалистик Татарстана газетасы редакцияләрендә хезмәт итә. 1976 елдан башлап, ул—Та тарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы директоры. Ә. Рәшитов иртэ яза башлый: авылда шагыйрь саналып йөртелгән, сугышка кадәр спектакльләр куеп, әдәби-музыкаль кичәләр оештырган әтисе йогынтысында ул яшьтән культура тормышында катнаша, комсомол эш лэрендә башлап йөри.ндә башлап йөри. Шагыйрьнең «Хатирә» (1972). «Сәяхәтнамә» (1978). «Киек Каз юлы» (1982). •Күңел кыңгыраулары» (1986) исемле татарча һәм «Млечный путь» исемле (1983. Mac- кәү) русча китаплары дөнья күрде. 198!} елда ул нәниләргә багышлап «Кояшлы ил — бәхет иле» исемле китабын бастырып чыгарды. Ә. Рэшитовның аерым әсәрләре украин, казах, латыш, каракалпак, чуваш һ. б. телләргә дә басылды; үзәк матбугатта — журнал һәм газеталарда да шагыйрьнең исеме еш күренә килде. Ул тәрҗемә өлкәсендә дә көчен сынап карады Абай һәм Әҗинияз Әхмәт Рәшитов АВТОПОРТРЕТКА ШТРИХЛАР Казанский сирота. Җырлата да елата... Җыр. Ә ул көнне Идел моңсу иде, Ике күзем тоташ дымсу иде, Утлар йота-йота акчам юкка, Утырдым да ап-ак пароходка, 1952 елдан аның исеме республика матбугатында күренә башлый: башта район газетасы, аннары *Чаян». •Ялкын» журналлары, өлкә газеталары., күмәк китаплар.. шигырьләрен татарча яңгыратуга иреште.Шагыйрь публицист буларак та актив эшли, әдәби мәсьәләләргә бәйләнешле мәкаләләр язып, матур әдәбиятны, каләмдәшләре иҗатын пропагандалауда катнаша. Күп санлы укучыларыбыз исеменнән юбилее белән котлап, бу санда шагыйрьнең • Автопортретка штрихлар» исемле яңа әсәрен тәкъдим итәбез.


Казанский сирота. Җырлата да елата... Җыр. Ә ул көнне Идел моңсу иде, Ике күзем тоташ дымсу иде, Утлар йота-йота акчам юкка, Утырдым да ап-ак пароходка,

Бәхет эзләп чыктым ерак юлга — Бәлаләргә ничек тарымыйсың?! Билетсыз да көе ак бәхеткә Ак пароход алып барырмы соң? Егет «борнап» килгән чая вакыт — Кыз, кыз, диеп күңел өтәләнә; Их, күн итек киеп, костюм киеп «Форсить итсәң» иде шулай әнә... Их, туйганчы бер ашасаң иде — Юк, тәм-томнар түгел, ипи генә. Гел үләннән торган комплекс аш Күз алдыннан һаман китми менә. Җыр юатты мине, кояш сөйде — Күңел нечкә, заман каты иде. Мөлаем һәм кырыс юлбашчыбыз Безнең өчен уртак әти иде. Бөтен күзләр аңа төбәлделәр — Әйтерсең, ул — бөек хәзинәче. Тар-мар килгән шәһәр-авыллар һәм... Без булганбыз илнең хәзинәсе. Яланаяк көе... һәм яланбаш...— Беренче кат шәһәр урамында; Саумы, Казан — хыялларым таҗы, Миндәй ятим күпме тора монда?! Базарында Тукай арзан булган Халкың улларына бәхет эзлә! Сугышлардан калган мирас булып Йөри, әнә, күпме әтисезләр. Безгә үгет бирер кешеләр юк — Шпанага мөмкин кушылырга... Ә хыял — саф, ә йөрәктә — шигырь Прелюдия гүя изге җырга. Прелюдия сыман бүгенемә — Яшәү дәрте шундый көчле иде, Назлы анам булып яшьләремне Сөембикә сөртер төсле иде. II Ятим бала күңеле тула. Күгәрчен горлэсз дэ. Җыр. Күз яшьләрен бары еллар сөртте — Уйлаганым чыкты чын дөрескә; Сыкрый-сыкрый гына нокта куйды Үҗәт заман кырыс көнкүрешкә. Буйлар үсмәсә дә, уйлар үсте — Университетка рәхмәт инде! Тормыш белән бергә икәүләшеп, Алар тәки кеше итте мине. Белмим, кайсы күбрәк өйрәткәндер — Университеттырмы, тормыштырмы? Язмышыма хөкем чыгар мәлдә Мине яклап Идел сүз кыстырды. Ә ул белә: йөкләр ташыганда, Трапларның сыкрап шыгырдавын, Усиягә1 килер баржаларны Көтә-көтә йөрәк чымырдавын. Гел Маркизда2 гына ятасы бит, Чибәр кызга гына күз атасы! Хәтер, хәтер! Үткәннәргә кайтып Яраларны нигә кузгатасың?! Булды... Булды... Пәһлеваннар сынды, Пәһлеваннар калды авырсынып; Кырыс чынлык әкияттәге сыман Сорау куйды: ныкмы кавырсының? Борын канаганнар байтак булды — Кемдә азарт тумый ярышканда?! Бу — яшәеш өчен изге көрәш — Алыштан да иде, салыштан да... Ә йөрәктән минем кичкән иде Инде күпме тормыш сәмумнары, Ә җилкәмә баржа трюмында Нинди генә йөкләр салынмады?! Рәхмәт сиңа, Идел, мең-мең рәхмәт Бездәйләрне чит-ят итмәвеңә, Боек чакта сөеп юатканга, Синдә тапкан хәләл икмәгемә. Рәхмәт сиңа, дөнья, мең-мең рәхмәт, Утта-суда мине сынавыңа, Шул чыныгу бәлки сәбәпчедер Минем бүген рухи сынмавыма. Ill Исән булсак, бер кайтырбыз. Кошлар кебек әйләнеп. Җыр Киткән идек авыл юлыннан без Каршысына башлар күрәсенең, Рәнҗеп киткән идек, булмасмы, дип, Куерагы тормыш өйрәсенең. Юллар алып китте үргә таба, Юллар алып китте еракларга. Сагышлары юшкын булып ятты Сәйярлыкка дучар йөрәкләргә. «Бер кайтырбыз...» диеп китте кемдер, Тик сәламе килде... җилләр аша... Инде таш һәм таллар картайдылар Якташларын илгә дәшәдәшә. Ә миңа ни калган? Ник ашкынам Авылыма, күңел моңсу чакта?! Бар дөньядан эзләп табылмаган Изгелекләр мәллә монда ята?! Нигә монда сабый чактагыча Бар уйлар пакь, хисләр янә садә? 1 Казанның элекке елга порты урнашкан җирләрне Усия дип йөртәләр иде. Русларның «Устье» сүзеннән алынган. 2 Маркиз утраулары Казан халкының ял итү урыны иде. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Идел төбендә калды Автор. Нигә әле күңел урын барлый Анам кабере белән янәшәдә? Авылымнан рәнҗеп киткән идем — «Бер кайтырбыз» диеп әйттем микән?! Әмма кайттым — кайттым күп тапкырлар, Хәтта күчтәнәчләр төйнәп «читтән». Төркестан һәм Себер арасында Товар поездлары озата йөреп, Салкын сеңгән тәнгә сихәт эзләп Туган якка кайттым, «кошлар кебек». ■> Туган якка кайттым, җирләр урап,— һәр кайтуым — татлы төшеммени! Ни бар монда миңа? — ятимлекне Кабат уйлап елар өченмени?! Картлар белән зурлап кул бирештек, «Тәки кеше булдың...» — диде халык; Сөендердем кайчак якташларны, Шөгыльләрен шигъри телгә салып. «Син кайтасың менә...» — диләр алар,— «Безнекеләр генә вакыт тапмый». Беләм... беләм... очрый кайберләре — һәм миңа да алар бер юл сапмый. Аянычтыр бәлки... Туган җирдә Рәхәт күрер чакта, михнәт чигеп Адашып ла йөри күпме җаннар Иманнарын җуйган манкорт кебек. Кабат кайтыр өчен юлга чыгам — Барыр юлым аллы-гөлле түгел, Мәңге яшәү серен аңлатырдай Хакыйкатьләр эзли сәйяр күңел. IV Бөдрә тал... Чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал! Җыр. Сингапурда бөркү. Шундый бөркү! Урам — эссе салган мунча ташы; Йоклый алмый йөрим төне буе — Төрле уйдан чатнар кебек башым. Иркенлеген уйлыйм туган илнең... Урманчеда күргән гүзәл сынны... Уйлыйм ерак кырлар уртасында Гомер сөргән моңсу авылымны... Монда халык көн-төн акча саный, Ике сүзнең берсе: мани'... мани... Найт маркетта2 чибәр «күбәләкләр» Каш сикертеп уза: — һелло, җаный! Монда бөтен дөнья ябырылган — Мани (инглизчә) — акча дигән сүз. Найт маркет — Сингапурда тенге базар. Бер уч җирдә күпме байлык ята! Сингапурны кемнәр сагына икән? — Күпләргә ул вакытлыча Ватан. Монда фимиам' һәм дуриан 3 4 исе, һәрнәрсәгә монда китә исең, Күз камаша монда һәр нәрсәдән — Базар дими аны, нәрсә дисең?! Тик маташма, дөнья, безнең белән — Барыбер илгә урап кайтасы без; Кызыктырма — безне алалмассың! — Байтак безнең ныклык запасыбыз. Раслый алам кире кагылмаслык Унлап, йөзләп, меңләп дәлил аша: Ил дигәндә халкым бил бирмәгән — Колгалидән алып Җәлилгәчә. Әнә үзе!.. Портка кереп бара, Белгән төсле аны эзләсемне; Нихәл, «Җәлил», нихәл, якташ кораб, Әле һаман илләр гизәсеңме?! Моабиттан чыккан көннән сине Шигъриятең җирдә илче иткән; Кеше чакта сине күрми калдым, Кораб чакта күрү насыйп икән! Ялаларны, гайбәтләрне җиңеп, Мин хәтерлим илгә кайтканыңны, Яңгырады шулчак яңа аваз, Хакын даулап изге ал каныңның. Син юк чакта моңнар аз иде шул, Такмаклар да кайчак ярадылар... Өстән генә караучылар кисәк Күтәрелеп өскә карадылар. Классиклык дәгъва иткәннәргә «Ура!» сүзе пароль иде җырда — Аңлыйсыңдыр, Җәлил, бар иде бит Туфансыз һәм Есенинсыз чор да. Тел тидермим, юк, юк, өлкәннәргә — Алар миңа шигъри иман бирде; Илаһи сүз кайчак чатак булса, Заманасы аның шундый иде. Рәнҗемәсен рухы Мөдәрриснең, Әнвәр, Зыя, Гали абыйларның5; Саф җаннары өчен мин аларга Гашыйк идем... Ләкин табынмадым. Ут уйната иде әле алар. Ә мин артык горур идем, шуңа Шигыремә толкач кирәктә дә, Тотынмадым алар чабуына. ...Мин дөньялар урап кайттым шулай Безнең шигъриятле иркен кырга, Татар хәятыннан аерылмыйча Мунча кебек эссе Сингапурда. Фимиам — гыйбадәтханәләрдән тарала торган хуш исле һәм әчкелтем төтен. Дуриан — исе сарымсакны хәтерләткән, ләкин үзе искиткеч тәмле җимеш. Шагыйрьләр Шәрәф Мөдәррис. Әнвәр Давыдов, Зыя Мансур, Гали Хуҗи. Утлар яна учакта: Замананың авырлыгы Килде безнең яшо чакка. Җыр. Еллар кичкән саен күңел нечкә. Уйдан кичерә-кичерә барын... барын... Хыялымда инде ничәнче кат Урап кайттым яшьлек урамнарын. Урап кайттым, кайттым бүгенемә — Карап торам менә сәерсенеп; Күп хәлләргә шаһит тыкрыклардан Эзлә хәзер берәр хәерчене! Табып кара, язмышларын каргап, Көн күрүче тол һәм ятимнәрне! Наив диеп көлмә, яшь замандаш, Бу көн сезгә бушлай тәтемәде. Истә әле Тәтеш баскычлары һәм Иделнең Усияле яры, Усал заманнарның ачы җиле. Усал заманнарның яңгыр-кары, Сез үскәндә инде яшьләр кипкән, Яралар да инде җөйле иде, Пластинкада җырлар алышынган — Йөзләр көләч, тормыш көйле иде. Алда — гомер. Алда яшисе бар, Утка-суга кат-кат керәсе бар. Ярты гасыр гомер үрләреннән Коерыклы йолдыз1 күрәсе бар. Ул йолдызны тагын бер күрергә Хыялланган иде Хәсән абый. Юраганнар бер юш килер диеп, Гомер буе шагыйрь йолдыз саный. Яшәсә дә җирдән аерылмыйча Күңелендә мәңге космик чатыр,- Безнең хыялларның орбитасын Санап-үлчәп тора alma mater Карап торам менә сәерсенеп — Таныш та бу җирләр, юк та кебек; Пәһлеван йорт күккә баш терәткән, Тәрәзәләре карый матур көлеп. Адым саен күңел очар төсле, Адым саен арта рәхмәт хисе; Ятлар көнләшерлек бөек илне Бәхет иле, дими — нәрсә дисең?! Аның белән бергә төйнәп учка Күңелләрнең бөтен сабырлыгын, Аның белән бергә күтәрдек без Авыр чорда — дөнья авырлыгын. Шуңа якын миңа һәр җиңүе, Үткәне һәм киләчәге аның; Коерыклы йолдыз— татар халкы Галлей кометасын борын-борыннан шулай атап йөрткән. Alma mater—университет күздә тотыла. Шуңа җырлыйм, җырлыйм горурланып Тиңсез Ватанымның алсу таңын. Сукалы һәм чабаталы чордан Вәкаләтле вәкил булган өчен Мин сәламлим Яңа замананы, Мин куәтлим илнең куәт-көчен. Дары һәм пар чоры артта калды. * Серләр чытырманын ера-ера Бара торгач, килеп җиттек менә Атомлы һәм ракеталы чорга. Килеп җиттек, шигырьне дә хәзер Формулалар белән язар чаклар; Киләчәктә миллион кояшларга Гомер бирер батыр «Токамакилар. «Токамакнлар булып кайный хисем, Ракеталар булып оча уем; Җир шарының асыл кыйтгасында Бүген җиһан бәйрәм итә туен. Ә мин барам карап киләчәккә, Терәк булып илем теләгенә, Алга әйди шигырь байрак булып — Миллион кояш яна йөрәгемдә.

1984— 1985