«... ҖЫР ӨЙРӘТТЕ МИНЕ ХӨР ЯШӘРГӘ!»
Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын || \ белгертүче символ булып яши. Илебездәге күп милләтләр үзләре өчен Jl у А Җэлилне энв шупай кабул итәләр. Казан кремленең ап-ак диварлары янына мәһабәт бер Ьәйкәл булып торып баскан Мусаны минем дә байтак күргәнем бар. Алдй гына да түгел: ул укыган, эшләгән урыннарда булдым, күптән түгел ачылган музей-квартирасын карадым... Ләкин күңел һаман нидер эзли, нәрсәдер көтә иде. Йөри-йәри аңладым мин моны — Җәлилне үзем өчен җанлы, терә кеше итеп күз алдыма китерә алмыйм икән! Ул әле минем өчен һәйкәл сыманрак яши икән. Әмма, бәхетемә күрә, мондый хәл озак дәвам итмәде. Казанга чираттагы килүемнең берсендә, Сибгат ага Хәким белән ихлас әңгәмә корып утырганда, Муса Җәлилне беренче мәртәбә җанлы кеше итеп күз алдына китерә алдым мин. Ул көнне безнең әңгәмәбез Муса турында сөйләшүдән башланды бугай. Сибгат аганың, үз дустын искә төшерү белән, күзләре дәртләнеп, балкып китүен, кабат яшьлегенә кайткандай бул/Ын әле һаман онытасым юк. — Кеше тормышында шундый очраклар була,— дип сөйләп киткән иде ул чакны Сибгат ага.— Башта артык әһәмияткә ия түгел кебек тоелган ниндидер бер күренеш синең бөтен гомереңә җитәрлек яктылык, нур биреп калдырган була. Ул, яшен яктысы кебек, синең алдыңда еллар аша балкып тора... Сугыш алды тормышыннан онытылмаслык бер күренеш сөйләде миңа өлкән ша- ' гыйрь. — Җәй көне иде... Безнең союз җитәкчесе Мусаны, мине һәм минем дус шагыйрәмне очрашуга чакырдылар. Шәһәрдән ерак түгел урманда урнашкан хәрби частька... Очрашу бик матур үтте, урман аланына җыелып, солдатларга шигырьләр укыдык. Аннары сорау бирә башладылар, әңгәмә куерды, кунак иттеләр. . Кыскасы, безне кичкә таба гына җибәрделәр... Кайтканда шулай ук бик күтәренке кәеф белән, уйный-көлә, экспромтлар әйтешә-әйтешә кайттык... Шунда, болын юлы буйлап шаярышашаярыша кайтканда, күрми-искәрми дә калганбыз: болыт тартып, яңгыр да коя башламасынмы! Нишләргә? Якында бер яшеренер урын да юк. Әле җитмәсә, яшен дә яшьни! Бүтән чара калмагач, тоттык та кире йөгердек инде. Бүтән барыр җир юк бит! Күз алдыгызга китерегез: алда да, артта да кап-кара болыт, бертуктаусыз яшен яшьни, яңгыр коя. Муса минем белән барган кызның ап-ак туфлиләрен менә шулай яп-якты шәм кебек итеп югары күтәргән дә, иң алдан чаба... Без яшенгә әнә шулай барып кердек бугай. Муса да минем күз алдымда һаман шулай тора, кара болыт һәм яшен уртасында. Ләкин курыкмый — ул уенчак, көчле һәм яшь! һәм йөгерә, йөгерә! Сибгат ага онытылып, рухланып, мавыгып сөйли Ә мин уйлап утырам: «Иң шәл шигырьләр шулай туадыр инде ..» Чыннан да, шагыйрьнең бу хикәяте үзе бер шигырь иде! Миңа Җәлилнең беренче яңгыр — ләйсән — турында язган шигырьләрен дә укырга туры килгәне бар Аларның берсе болай бетә: Безнең тормыш шундый ирекле, Яңгыр алды төсле өметле, Шатлыклы һәм матур түгелме? Яңгыр арты төсле күңелле! Шагыйрь табигатьне көч һәм илһам чыганагы итеп саный, аны ярата Ә менә Сибгат ага сөйләгән очракны Җәлил исендә калдырды микән? Шигырьләр арасында турыдан- туры моңа кагылган әсәр тапмадым мин. «Моабит дәфтәр»ендә менә мондый образ бар: Көн яңгырлы иде мин киткәндә, Юешләтте аның керфекләрен Карап калды боегып сердәшем, Яңгыр түгел, назлы күз яше Ләкин биредә хикмәт нинди дә булса биографик моментны ачыклауда түгел. Өлкән шагыйрьнең әлеге хикәяте минем алга җанлы Җәлилне китереп бастырды. Аның шигъри образ көче яшен уты сыман балкып, Мусаны миңа нык якынайтты, хәтта үз итте Ул миңа кешелек ягыннан ачылып китте, Җәлилне кеше буларак, якыннан аңларга булышты. Аның 33 дуслары күп булган, ул дустын авыр хәлдә калдырмаган, кайгысын да шатлыгын да алар белән бүлешкән. Әнә шуңа күрә кешеләр аңа тартылган, ул үзе дә бик аралашучан, актив, оптимист кеше булган. Хәер, аның яшүсмер чагы, яшьлеге дә әнә шундый бит. Туган авылы Мостафада ук Муса балалар оешмасы тези, унөч яшендә китапханә һәм клуб оештыра, кулъязма журнал чыгара. Авылның комсомол ячейкасы да шуннан башланып китә... Менә бит аның батырлык, оптимизм чыганаклары каян ук килә) «Яшьләр» дигән шигырендә Җәлил бер дә юкка гына болай язмаган бит: Безгә күп булса Яшьлек — безнеке. Егерме ике. Яшәү — безнеке. Бер караганда артык пафослы һәм оптимистик тоелган бу юллар икенче бер шигырь дәге менә шушы сүзләрдән соң безгә бик тә аңлашыла: Мин яшьлекне Иң бәхетле илне төзегәндәге Иң күрекле чорда кабызып. Кайнар тирем итеп агыздым. Менә хикмәт нәрсәдә — кешенең фидакарьләрчә бирелгән булуында. Илгә, халыкка, эшкә бирелгәилегендә! Ә хәзер бүтән елларга күчик тә менә мондый шаян шигырь укыйк: Җыеп кырдан бөрлегән Килгән иркәм, бер генәм. Ә мин аңа сөюемне Белдерелми тилмерәм. Дәрт, шаянлык, мәхәббәт ташып торган бу шигырь салкын төрмә камерасында — 1943 елның 8 октябрендә язылган. Үзенә үлем җәзасы булачагын белгән шагыйрь тарафыннан язылган! «Моабит» циклында мондый әсәрләр аз түгел. Уйлап карыйк: шул хәлдә, шигырьләрең ышанычлы кулга барып керерен белмәгән килеш — оптимистик әсәрләр язу өчен кешегә никадәр рухи көч. инанганлык, ышаныч кирәк! Яза алган — димәк, ул сыйфатлар Мусада мул булган! Әйе. Җәлилнең иң авыр вакытта да күңелен төшермәве, үзен нык тотуы турында безгә бүтән мәгълүматлар да сөйли. Мәсәлән, ул төрмәдә Ланфрединидан итальян теленә өйрәнә, китаплар укырга тырыша. Үлеменә берничә көн кала Гетеның «Фауст»ын сорап алып укый. Муса һәм аның дуслары, әлбәттә, үзләренең үләсен белеп торалар. Әмма алар үлемнән курыкмый. Әнә бит Җәлил «Катыйльгә» шигырендә ничек яза: Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда. Кирәк икән, үләм аягүрә, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, Балта белән башым киссәң дә. Минем шуны күзәткәнем бар: чын шагыйрьләрдә, зур шагыйрьләрдә ниндидер бер пәйгамбәрлек, вакыйгалар барышын алдан сизенү була. Муса иҗатында да әнә шундый алдан сизенү, алдан әйтү моментлары шактый. Менә барыбызга да билгеле шигырьне. «Сугыштан соңяны искә төшерик: Май аенда тагын җыйналырбыз. Бокалларның кемеш чыңы белән Кызыл шәраб килер табынга. Табын җыры яңрар тагын да. Бөек шагыйрьләргә генә хас булган бөек күрәзәлек дими ни дисең моны! 1943 елда язылган шигырь җиңүнең һичшиксез буласын гына әйтми, аның кайсы айда киләсен дә искиткеч төгәллек белән «май аенда» дип белдерә! Әйе, чыннан да. зур шигъри талантларда гына күзәтелә торган күренеш бу. Җәлил шигырьләрендә үз язмышын алдан сизенү мотивлары да яңгырый: «Яшәсәм дә, үлсәм дә тик туган ил өчен!» Тагын: Әйдә, җырым, Мин калмасам җирдә, батыр җиңү дәртен син калырсың Алып керик ялкын эченә. һәйкәл булып үлмәс эшемә. Әйе. кайсы гына чорда язылган әсәрен алсаң да. аларда кызыл җеп булып шундый идея сузыла — бөек эшкә бирелгәнлек, аңа үтә тугрылык, аның өчен һәртөрле, хәтта иң авыр корбанга да барырга риза булу Җәлил һәм аның дуслары үзләренең әйтелгән сүзләрен, вәгъдәләрен җитди сынау вакыты килгәч ирләрчә үтәделәр. Аларның сүзләре эштән аерылмады. Иң югары шигъри ялкынга ия сүз иң югары батырлык белән расланды! Менә кайда ул шәхеснең зурлыгы, бөеклеге! Ләкин тагын шунысы бар: Җәлил шигърияте һич тә бер генә үлчәмле, бер генә катлы түгел Ул тормышның үзе шикелле күп төрле. Иң югары патриотик шигырьләр янәшәсендә бик матур лирик, яисә шаян әсәрләр дә яши. Башта әйтеп узганыбызча, табигать күренешләре, бигрәк тә, ләйсән яңгырлар, кышкы бураннар аеруча тәэсирле итеп сурәтлән». Алар янәшәсендә үк диярлек, илнең ныклыгы һәм куәтен белдерүче символ буларак тимер образы да килеп керә. Ә инде барысын берләштерүче образ буларак кояш яши. Аны — бу ягымлы, җылы көчне — Җәлил шигырьләрендә еш очратасың. Ә менә утызынчы еллар шигъриятендә, Германиядә властька фашистлар килгәч, Муса эчен кояш инде болайрак күренә. Кояш, малай, бик тез атучы икән. Нурын твртте туры йөрәккә. Әйтерсең, бу йерәк мишень аңа, Әйтерсең, ул тирга эләккән. «Тирга» шигырендә Муса табигать белән дөнья хәлен берләштереп әнә шулай язса, «Походка» әсәре белән ул илебезнең үсешенә комачаулаган эчке җитешсезлек- ләргә каршы көрәшә. Өзеклекнең соңгы крепостен Поход белән ватып ыргытыйк, Прогулның, ■ ялкау, исреклекнең Ут шикелле тамрын корытыйк. Кимчелекләргә каршы нинди рәхимсезлек яңгырый бу юлларда! Безнең бүгенге яшь иҗатчыларга нинди матур үрнәк ул шигырь! Муса тормышы... Әйе, ул нык рухлы кеше булган. Әмма ул да кеше булган. Аның да бик нык аптыраган, уйланган чаклары булган. Характерында кайбер елмаю тудырырдай сыйфатлар да яшәгән. Шагыйрьне күргән-белгән кешеләр белән сөйләшкәндә без ул сыйфатлар турында беләбез. Тик алар да безгә Муса образын тулырак, җанлырак итеп күзалларга гына булыша. . Шагыйрьнең бөтен тормышы көчле омтылыш белән бара Ул кечкенә чагыннан ук укуга, белемгә омтыла—киңрәк һәм актив яшәүгә ашкына. Туганнары сөйләвенә караганда, тугыз-ун яшендә инде авылда ул укымаган китап калмый. Казанга күчеп килгәч тә, Җәлил белемгә булган көчле омтылышы кушу буенча рабфакка укырга керә. Шәһәрдә кайнаган яңа тормыш аның иҗатына да өр-яңа сулыш өрә Соңыннан Муса үзе: «Бу елларда минем иҗатымда борылыш булды»— дип яза. Озак та тормый аның беренче китабы дөнья күрә — «Барабыз». Әле аңа нибары 19 яшь. Менә бу исем үзе 'үк бик күп нәрсә хакында сөйли. Чөнки Мусаның тормышы, чыннан да, гел бару, алга таба хәрәкәттән генә тора шикелле Ул бик күп җәмәгать эше алып бара, һәммәсенә өлгерә, җитешә Р. Мостафин үзенең «Муса Җәлил. Шагыйрьнең балачагы һәм яшьлеге турында очерк» дигән китабында шундый бер эпизод китәрә. Шәһәрдән җиде чакрым ераклыктагы бер авылга барып халыкара хәл турында доклад укуны йөклиләр Мусага. Ул риза була, юлга җыенам дип өенә кайтып китә. Тик шул арада буран куба Укомдагылар борчылып, юлда адашыр дип, докладны икенче көнгә күчерергә булалар һәм бу хакта әйтергә Мусаның өенә кеше җибәрәләр... Баксаң — Муса инде күптән чыгып киткән! Икенче көнне иртән, берни булмаган төсле, укомга эшкә килеп керә Муса, һәм рапорт бирә: — Доклад ясадым. Утыз кеше бар иде! Уком кешесенең: «Без докладны икенче көнгә күчергән идек бит» дигән сүзенә каршы, Муса елмаеп: — Мин гаепле, белсәм — бармаган булыр идем!— ди Соңыннан шул беленә: теге авыл яшьләре Муса киләсен ишеткәч, сумаладан факел ясап, ут яндырып куйганнар икән. Шул ут Мусага маяк булган Бу эпизод Мусаны тагын да ныграк аңларга булыша. Тынгысыз җан, кыю' егет, эшкә бирелгән кеше буларак. Җәлил 1927 елда Мәскәү дәүләт университетына укырга керә Миңа да анда уку бәхете эләкте Мин дә Муса йөргән коридорларда йөрдем, ул утырган аудиторияләрдә лекцияләр тыңладым Шул ук китапханәдә семинарларга әзерләндем . Әнә шул чагында мин Мусаны да үз янәшәмдә итеп тойгандай ^эулдым Ә аннары. Казанга килеп йөри башлагач, шагыйрь дусларым Ренат Харис. Равил Фәйзуллин иҗаты белән танышу бу тойгыны тагын да көчәйтте Җәлилне кеше буларак, якыннан аңларга ярдәм итүче фактлар, детальләр тагын да күбәйде Әминә ханым Җәлил белән көтмәгәндә генә килеп чыккан бер очрашу исә минем күңелгә онытылмас хатирә сыман кереп калды Ул мине Җәлилгә тагын да якынайтты Муса Мәскәүгә килгәч белемен арттыру белән генә шөгыльләнми. Ул комсомол эшен дә дәвам итә. Комсомол Үзәк Комитеты секретаре Александр Косарев тәкъдиме буенча Мәскәүдә чыккан «Кечкенә иптәшләр» журналының редакторы итеп билгеләнә. Аннан соң «Октябрь баласынн җитәкли «Коммунист» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеген алып бара. Бу еллар хакында ул үзе болай яза- «Комсомол эшендә чыныгу, тупланган .байтак тәҗрибә һәм Мәскәүгә күчеп килү минем өчен зур этәргеч булды, иҗади активлыгымны арттырды». Шушы сүзләрне раслаучы юллар аның иҗатында да күп. «Җыелышта» дигән шигырендә Муса, мәсәлән, болай яза: Менә без бит, комсомол бит, Завод гәүдәсенә йөрәк бит!.. Биредә дә шул ук фидакарь җан йөрәге — киләчәктә сугыш кырында дан казаначак каһарман шәхесе. 1938 елда Муса Казанга кайта, Язучылар союзы җитәкчесе итеп сайлана. Яңадан эш, янып яшәү, өзлексез мәшәкать һәм ялкынлы иҗат Әминә ханым болай искә ала: «Эше күп булганга күрәдер инде — Муса беркайчан да вакытын әрәм итәргә тырышмый иде, урамда да, барган учреждениесендә дә, хәтта кешеләр белән сөйләшкәндә дә җай табып, берничә юл язып куя иде». Әйе, сугыш алдыннан Муса искиткеч иҗат активлыгы кичерә: аның яңадан-яңа китаплары чыга, ул «Алтынчәч» либреттосын кат-кат эшли... Менә композитор Нәҗип Җиһанов истәлеге: «Ул бик тыйнак кеше иде. һәрчак укыды, өйрәнде. Кешеләрдән өйрәнде, тормыштан өйрәнде. Белемен гел арттырып торды. Аны китапханәләрдә һәм концертларда еш күреп була иде Язучылар союзы җитәкчесе икәнен күрсәтергә бер дә яратмый иде Ул үзенең асылы белән шуңа туры килә иде. Үзен зур шагыйрь итеп тә күрсәтергә яратмый иде ул. Чөнки ул чынлап та, зур иде». Шагыйрьләрне аңлау өчен иң мөһим шигырьләр була... Минем уйлавымча, Җәлилнең ике шигыре — «Мин булырмын.» һәм «Кичер, илем!» әнә шундыйлар. Аларның беренчесе бик күп алдан, шагыйрьгә әле 17 генә яшь вакытта, 1923 елда язылган Яшь шагыйрь әнә шул чагында ук исән калучыларга, тереләргә мөрәҗәгать итә — игътибарлы булыгыз, корбан булганнарны онытмагыз. Үтенечен образлы аңлату өчен шагыйрь берничә күренеш тасвирлый: «Өзгәләнгән ул юлаучы—мин булырмын!..». «Җан бирүче мәгъсум егет — мин булырмын...», «Әрни-әрни соңгы сүнмәс вөҗдан белән җанын биргән үле гәүдә — мин булырмын». Кешеләргә ышаныч, оптимизм яңгырый бу юлларда. Авыр корбаннар онытылмаячак. Кешелек батырлыкны онытмаячак. Җәлилнең атаклы «Кичер, илем!» шигыре турыдаи-туры әлеге әсәрне дәвам итә. Тик бер өмит, дуслар, сезнең сафта Табар соңгы көрәш теләген. Яраланган, ләкин тар коллыкка ' Баш имәгән керсез йөрәгем Герой шәхеснең гомер юлы менә шундый... һәлакәтле, трагик һәм, шул ук вакытта, оптимистик! Шагыйрь үзе дә өмит дип яза, ышаныч турында яза. Шагыйрә Лариса Васильеваның Җәлил турында мондый юллары бар: «Җәлилнең хәле физик яктан да, рухи яктан да үтә авыр иде Андый хәлне төрле кеше төрлечә үтә һәм кыен чагында бөтен кеше дә үзе булып кала алмый. Яшәп калу түгел, ә нәкъ менә үз-үзен саклап кала алмый Җәлил иң авыр вакытта да үзе булып кала алган. Чөнки, минем уйлавымча, аңа шигърият бик булышкан ул шигъри образ ярдәмендә хыялы белән теләгән җиренә бара алган, теләгән күренешне күз алдына китергән, үткән һәм киләчәк турында җитди уйлана һәм хыяллана алган...» Л. Васильева шагыйрьнең поэзиясен әнә шулай билгели. Аңа көч бирүче итеп. Чыннан да, күреп белүчеләр әйтүгә караганда да, Җәлил иң соңгы чиккә хәтле язган, иҗат иткән. Күбесенең иреккә чыга алмаячагын белсә дә — барыбер язган, туктамаган! Моабит төрмәсендә язылган «Җырларымпда без шагыйрьнең йөрәген тоябыз: Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен Совет кешеләре үзләренең батыр ватандашлары Муса Җәлил исемен бүген зур горурлык белән телгә алалар. Мәскәу