Логотип Казан Утлары
Этюдлар

ЙӨРӘК БӘЙРӘМЕ

ШАГЫЙРЬ РӘШИТ ӘХМӘТҖАНОВ ТУРЫНДА ЭТЮДЛАР

Алма сортлау җайланмасына карал торам. Тегермән ташыдай әйләнмәле әрҗәгә эрелеваклы бакча җимешләре коела. Энә төртер урын юк. «Спортлото» шарлары кайнаша шикелле. Җиде юл чатындагы алмаларны алда ниндирәк язмыш көтә? Хәер.. Биредә һәркайсы үз бәһасен үзе билгели. Югары сыйфатлы алма, әнә, беренче юлдан китеп бара. Җиз иләктән үтмәгәннәрен икенче юл бөтереп ала. «Өчле» билгесенә лаек булганнары да шактый.... Алмалар этешә-төртешә юл сайлаганда, ничектер, шагыйрьләр язмышы турында уйлана башладым. Югыйсә шигырь белән алма арасында уртаклык та күренми шикелле. Күзәтәм һәм уйланам. Үзенә күрә ОТК вазифасын да үтәүче җитез хәрәкәтле апа әледән-әле беренчеләр рәтенә ялгышып керүче «әрсез» алмаларны өченче конвейерга күчерә. Чынлыкта «Ньютон алмасы» була торып, үз бәһасен белмәүче «тыйнагы» да очраштыра Гадел хөкемдар анысын да үз урынына куя. Уртачалар юлындагы тыгылуны да җайга салырга ашыга... Барыннан да бигрәк мине «стандарт булмаган» алмалар төркеме уйландырды Бөтенләй аерым урында торган шушы алмалар белән чын шагыйрьләр арасында ниндидер уртаклык күренә. Стандартсыз, димәк, үзенчәлекле. Талантларның үэьяшәешлелеген калыплашуга бирелмәү билгеләмиме? Мәгьлүм хакыйкатьне кабатлап әйтик: сәнгать — шәхси тормыш тәҗрибәсе, дөньяны тулысыича индивидуаль рәвештә танып-белү нәтиҗәсе. Производствоны, әйтик, стандартлаштырып була, ә иҗатны Алмадан башланып киткән әлеге этюдларда мин, күпләрнең билгеләвенчә, стандартлыкка сыймаганлыгы күзгә бәрелеп торган шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов турындагы күзәтү-уйлануларым белән уртаклашырга телим Мондый аерым төркемгә аны нинди сыйфатлар керткән? Шагыйрьнең сирәк очрый торган үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Бергәләп ачыклыйк. Бишкә кадәр һәрбер бала падиша булыр.. Борынгылар сүзен җөпләмичә булмый, 'әмма падиша булу һәркемгә дә тәтемәгән Бигрәк тә кырык беренче елгыларга... «Без барлык газапның тәмен имдек ана сөтендә...» Газизанә баштан кичереп язылган әлеге сүзләр астына шагыйрьнең барлык яшьтәшләре кул куярга ризадыр Карт дөньяның иң яшь кисәге Безнең маңгай үзе иде бит. Сугышларга чапкан атларның Тояклары аңа тиде бит. Адәм баласы, гадәттә, өч яшьтә генә үзен-үзе ача башлый, ә аңарчы хәтта көзгедәге сурәтен дә юньләп танымый икән. Мәхшәр көнне сабыйларның чәче агарыр, дигәндәй, сугыш өрәге беләи күзгә-күз очрашу еларга өлгермәгән малайларны да ирсетә. Кешелек җәмгыяте үсешендәге мәгълүм бер баскычны сикереп үткән шикелле, кырык беренче елгыларның шактыена сабый чакны «әйләнебрәк» узарга туры килгәндер. Көтүгә беренче мәртәбә әндри әбәте илткәндә. Рәшит әле үзе дә төенчек чаклы гына булган Борыныннан шаулап аккан канга (алабута күмәче гаепле) сәерсенүле күзләре белән исе-акылы китеп караганда, тәүге тапкыр әнә шулай «канын койган» чакта да ул әле кечек падиша яшеннән узмаган. «Гел хәтердә... Беркөн Ачытауның яшеннәрдә янды кылганы...» Авылга таба йөгерүче утлы кылганнар өстенә бөтен чандыр гәүдәсе белән егылуы һаман истә, чөнки балачак илендәге шушы «утлы амбразура»га барысын да аңлап-төшенеп ташланган. Гарасатлы сугыш кырыннан кайткан әлеге кылганнар шагыйрь тәнен хәзер дә өтеп-өтеп ала шикелле Ә җанымда — тоташ күкрәүләр... Хәтер чаңы уяу Күңелдәге балачак хатирәләре һәрдаим яңарып торалар, чөнки алар сөт белән генә түгел, кан-яшь белән дә язылган. «Сугыш елы» хроникасы күз алдыннан үтә. Гадәти бер төш вакыты үзен-үзе бик иртә белештерә башлаган сабый хәтеренә бүгенге тормыш рәхәтлекләре дә юып ала алмаслык тирәнлектә уелган. Әнкәй кайта кояш баткач кына, Төнлә генә туктый кырда эш. Кояш, гүя, ач энемне жәлләп. Теш вакытында баерга тиеш. Сугыш елы баласы икмәккә, шагыйрь булып танылгач, дөньяда беркемне дә кабатламыйча, үзенчә билгеләмә бирә. Бугазда яшен ташы булып торучы хатирә: Тышта буран. Инсаф бабай үлә... Мин тын гына аны озатам Соңгы сүзе: — Мин ипигә барам, Сез көтегез, балам, тиз кайтам... «Өлкәннәрнең барысы да башта бала булганнар. (Әмма моны һәркем дә хәтердә тотмый)». Гомер буе үзен балачак илчесе итеп санаган Антуан де Сент-Экзюпери хаклыдыр, әмма сугыш чорына туры килгән балачак беркайчан да онытылмый. «Мин балачагымнан килгән көтүче егет булам » Әгәр үзенең авыр балачагына кайтырга теләмәсә, Рәшит Әхмәтҗанов шагыйрь була алыр идеме? Шигырьләрнең барысын да безгә, гомумән, балачак әйтеп яздыра шикелле. Иҗатыбыз гомер башында яралган күңел катламнарын актарудан гыйбарәт түгелме? «Сабыйлар күк елмаерга көчем булырга тиеш»,— дип, дөньяга һаман да балаларча беркатлылык белән карыйбыз, балачакта барлыкка килгән рухи плацдармга таянып торабыз. Балачагыңда җылыткан кояш Җылыта икән гомер буена. Барлык картайганнар Үз яшьлеген Сагынудан үлә, күрәсең. . Әдип үзенең әсәрен «биография» атлы каләм белән яза. Аксиомага әверелгән әлеге хакыйкатьне без теләсә кайчан кабатларга яратабыз. Халыкныкын кушып, биографиябезне зурайтабыз. Барысы да дөрес Инкарь итеп булмый. Әмма Тәрҗемәи хәлнең балигъ булганнан соңгы чоры турында күбрәк сөйлибез. Кайчандыр бала булганлыгыбыз онытыла. Биография балачактан башлана. Талант үзәгендәге субъектив натура да... «Мин үземнең балачагымны «яралы балачак» дип әйтер идем » Әгәренки үсмер чоры сугыш елларына туры килгән прозаик Вакыйф Нуруллин гомум әдәби геройлар галереясына керүче гыйбрәтле язмышлар тудыра алган икән, ул «ниләр күргәнне, ниләр кичергәнне сөйләп кенә бетерә алмаслык» гомер башлангычына, йөрәген сызланулы итеп калдырган «яралы балачакнка шактый дәрәҗәдә бурычлы. Әдипнең сүзне гомер юлына керүдән башлавы урынлы. Шулай да соңыннан «Балачакның яраланмавын телим», дип әйтеп куюы белән килешәсе килми. Балачак гыйбрәтле булсын, берүк идиллик булмасын. Күпме «какканны вә сукканны» күтәргән бөек Ятим дә үзенең сабый вакытын күз яше белән сагынып искә төшергән, зуп-зур Тукайның кечкенә Апуш чагын «ачы-тәмле хыял» итеп күргән. Җәмгыятькә файдалылык һем шулай ук җитештерүчәнлек ягыннан караганда, әйе, кул арасына керергә өлгермәгән балачак тау-тау матди байлыклар тудырмый. Әмма балачак илендә тупланган рухи хәзинә бөтен гомергә җитә! Бишкә кадәр һәрбер бала падиша булыр, дигән борынгылар, ә ир уртасы Рәшит Әхмәтҗанов үзенең балачагын «шикәр биреп» сөендерергә тели. Иркәләнү һәм назга коену, тамак туклыгы һәм өс бөтенлеге җәһәтеннән падиша булмаса да, сугыш елларында чыныккан гыйбрәтле балачак киләчәктә шагыйрь иҗатын баетырлык кыйммәтле рухи байлыкларны күпләп җитештерергә өлгергән Күзендә яшь, күңелендә моңнар — Балачагың синнән карап тора. Кандыз елгасы, Җиденчеме тапкыр .коенып чыккан Рәшит зәңгәрсу какча гәүдәсен кояшта кыздыра. Рәхәт!. Кинәт комлыкны сары кырмыска күче сырыл алды. Эреләр! Кармакны җимләп, балык каптырырлык Күченүләреме?! Комлыкта кара болыт күләгәсе шуыша шикелле Көтү башы аларны кая алып бара? Иртәгесен көтүгә әбәт илтер алдыннан Рәшит таллыкта үзе генә белгән кош оясын карап килергә ниятләде Борынлап кына чыккан бәгырькәйләре үзләрен ничек хис игәләр? Үрелеп караса! Йөрәге жу итте — оя тулы кырмыска. Кошчыкларны ашап бетерә язганнар! Көтелмәгән шушы вакыйга аны тәмам әсәрләндерде. Гомерендә беренче тапкыр ул үзен битарафлыкта гаепләде, чөнки яманлык кылучыларның юлына аркылы чыга алмады. Шушы тойгы күңел катламнары астыннан әле хәзер дә саркып чыга. Төзәлмәс яра каны шикелле... Этиканың төп категорияләреннән саналучы яхшылык һәм яманлыкның шагыйрь иҗатындагы яшәеше гыйбрәтле әкияти вакыйга буларак күңелдә уелып калган шушы фаҗигадән башланмыймы? Яхшылык һәм яманлык Әлеге төшенчәләрнең диалектик концепциясе Рәшит Әхмәтҗанов әсәрләрендә шактый ачык төсмерләнә, һәм. гомумән, шәхестәге көрәшчәнлек сыйфатлары нәкъ менә шушы җирлектән баш төртә. Бәхетләрдән Дөньягызны онытмагыз. Изгелекнең Дошманы бар — бигрәк явыз! «Йөрәк авырулы» шагыйрь, гомумән, битараф була алмый Шигърият беркайчан да нейтраль дәүләт шикелле яшәмәгән, һәм ул борынгы заманнарда ук Данте авызыннан әйттерел искәрткән: җәһәннәмдә дә иң кызу урыннар, имеш, бөек мораль сынаулар вакытында битарафлык күрсәткәннәргә билгеләнгән. Шигърият каршылыклы, фаҗигале һәм бөек гасырда яшәүче Рәшит Әхмәтҗановтан да гамьсезлекнең көрәшчене үтерүен халык алдында инде ничәнче тапкыр кабатлата. Эчтәлек сораучы таләпчән укытучы төсле, шагыйрьне «үз сүзләре» белән сөйләттерә. Изгелекнең дошманы белән көрәшү мотивы, шагыйрьнең поэтик предметы буларак, бөтен иҗаты аша калку рәвештә үткәрелә. Көрәш мәйданын ул үзенчә сайлый. Гыйсъянчыдай чәчрәп чыкмый — шагыйрьләрнең «эчке янулыпсы. «Көрәш булмаган җирдә әдәбиятның кирәге юкклыгын тирәнтен аңлаган хәлдә, кешелекнең 4лга барышына ярдәм итүче кешелеклелек өчен рухи алышны үзәккәрәк чыгара Дөньяның караңгы ягына Барыбер төшкәндер бер нурым. Хәтта мин агулы еланга Эндәштем; саумы, дип, матурым... Әлеге юлларда шагыйрьнең яшәү-көрәшү принцибы ачыла. Шагыйранә гражданлык кодексы борынгылар этикасы таләпләрен сызып ташламый — яхшылыкка яхшылык һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык ир кешенең эшедер Яманлыкка — яхшылык... Мондый мөнәсәбәт яманлыкка карата килешмәүчән булырга чакырган этика таләпләренә туры киләме? Яманлыкка яхшылык белән суктыру көрәш тактикасы гына түгелме? Таш атканга аш ату. Барысы да халык этикасыннан. Агулы еланга да, матурым, дип эндәшүче шагыйрь менә шундый көрәш алымын сайлый. Шунысы гаять әһәмиятле: әлеге сыйфат аңа ана сөте белән кергән, ягъни тумыштан килгән һәм. әлбәттә, балачакта ныгып зураюга ирешкән Синнән гомер буе балачагың карап тора икән, димәк, ул үзенең эчкерсезлеген югалтмыйча уяу саклый Яхшылык нәкъ менә шушы нигез сыйфаттан ярала. Әсәрләрдәге көрәш мотивының үзенчәлеге дә шәхес күңелендә тамырланган яхшылык башлангычыннан киләдер Казаныңа нәрсә салсаң, чүмечеңә шул эләгә... Үз җиремә иңсен миием игелегем,— Изгелеге кадерләде бу башымны. Шул*изгелек тотып калды, дөнья, синең Минем башка бәргән чакта ташларыңны. Дөньяда яхшы кешеләр бетмәгән . Шагыйрь борынгылар этикасы кануннарына таяна, үзе дә рәхимҗаннар сафында атларга омтыла. Күңеленә игелеклелек оялаган, һәрбер гамәлендә Хозыр-Ильяслык сизелеп тора, өр-яңа чалбарын дустына биреп киткән Такташны хәтерләтүче адымнары да шактый. Стиль — кеше. Язу рәвешен ничек кенә аңлатма, асылы барыбер шәхескә кайтып кала. «Үзең яшәгәнчә яз» Шигърият фәненең беренче кагыйдәсен Рәшит Әхмәтҗанов йөрәк канына сеңдереп үзләштергән. Шагыйрьнең тормышы белән иҗаты арасында каршылык сизелми. Шулай булуы кыйммәт Лирик «минпенең прототибы була алмаучылар'әдәбият дөньясында болай да шактый. Стиль — кеше... Язарга өйрәнгәндә үк калыплашкан почеркта, да кешенең холык- фигыле ачык чагыла. Кардиограмма йөрәкнең ничек эшләгәнен күрсәтә- Шушы уңайдан Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Саттаровның тормыштагы шәхес белән иҗаттагы шәхес игезәклеген аңларга ярдәм итүче кызыклы күзәтүләренә мөрәҗәгать итик. «Еш кына мин аның эшләгәнен күзәтә идем,— дип яза атаклы төзүче.— Стенаның тышкы ягына салыр өчен бер өем кирпеч арасыннан үзенә ошаганын эзләп ала иде ул. Кайчакларда цементлап салган кирпечне ераккарак барып карый да, нидер килештермичә, кабат алыштырып куя. «Нигә алай итәсең?» — дип сорагач, ул. «Бусы матуррак,— ди.— Кешеләр, караганда, чыраен сытарлык булмасын». Рәшит салган кирпечләр арасыннан бервакытта да цемент бүлтәеп тормый, аның кирпечләре бер-беренә шундый тигез яталар, аларның җөен дә күрмисең. Ул, эшен төгәлләгәч, йортның стенасына озак кына карап, хезмәттән ләззәтләнеп тора иде. Кайчакларда мин аның эшләгән вакытында авыз эченнән генә нидер көйләгәнен дә ишетә идем. Ул җырлап эшли...» Ташчы егетнең хезмәткә карашын ачып күрсәтүче әлеге күзәтүләрдә, кешеләргә игелеклелек кылу омтылышы гына түгел, шагыйрьнең иҗатка мөнәсәбәте һәм бигрәк тә сүз белән эш итү рәвеше күэалланырлык булып чагыла. Индивидуаль шигъри морфология үзенчәлекләренә соңрак тукталырбыз, ә хәзер сүзебезне иҗатның тирәндәге агымын ачу юнәлешендәрәк дәвам иттерик Үзлегеннән аталану... Биологиядә шундый төшенчә барын беләсездер. «Үзенең тәпиен суыручы аю»ны хәтерләткән шагыйрьләр булгаласа да, тулаем поэтик кыйммәтләр узеннән-үэе генә яралмый Шагыйрьнең күңел тамырлары — милли тарих тирәнлегендә. Халкыбыз культурасы шәхеснең яшәешенә, поэтик язмышның эчке нигезенә әверелгән, һаман саен үсә баручы иҗат өскормасының ныклы нигезе булмаса, әйтик, Хәсән Туфан яшь каләмдәшенә биреп калдырган фатихасында мондый нәтиҗәләр ясар идеме: «Үз кичерешләрен генә түгел, халык йөрәгендәге кичерешләрне дә чын шигырь югарылыгына күтәреп... бирә ала...» Әсәрләрнең идея-эстетик асылын билгеләүче рухи культура, әйе, шәхеснең яшәү рәвешенә аерылгысыз төстә бәйләнгән Мондый бәйләнеш Рәшит Әхмәтҗанов язмышында ачыграк сизелә «Барысын да кешеләргә бирим, нәрсә бар бу җанда — һәммәсен». Шагыйрь ап-ак кәгазьгә күңелдәгесен генә түгә, кешеләрне гаҗәпләндерергә тырышкан күз буучы шамакайдай, авызыннан көтмәгәндә йомырка чыгарып азапланмый Күңеленең «культуралы катлам»ында һәркемне дә сокландырырлык табышлар болай да җитәрлек, һәм шунысы кыйммәт шигыйрьнең философик культурасы китап укуга гына нигезләнмәгән, ә гомер тәҗрибәсенең катлам-катлам утырымнарыннан күтәрелгән Мин яшенне юкка гына Җанга яшердеммени! Җанга яшерү Шагыйрь барысын да яшереп бетерә алмый. Табигате шундыйдыр: эчендәге — тышында. Дөньяга сабыйларча беркатлылык белән карау кайчак үзенә дә өстәмә кыенлыклар китерә. Балалар самимилеге белән яшәр өчен, әйе, әлегә дөньясы көйләнеп бетмәгән Таш өстендә гөлләр... Гөл өстенә Соңгы йотым суны коясың. һәм актарып ташны, . таш астыннан Тапканым бар елан оясын. Шагыйрь иҗатының үзәгенә куелган проблемалардан берсе — яхшылык һәм яманлык концепциясе чагылышына гына тукталыйк. Гомуми күзәтүләрдән чыгып караганда, •майлык категориясе тулаем иҗат җирлегендә тарихи тәрәкъкыяткә мөнәсәббәттә бирелә. Кешелекнең алга баруына комачаулык итүче кечләр, аерым алганда, социалистик җәмгыятькә каршы күренешләр яманлык итеп бәяләнә. Көрәш кырының әсәрләрдән аңлашылган гомуми манзарасы шундый. Яхшылык һәм яманлык концепциясенең шагыйрь иҗатында чагылышын тагын да төгәлрәк күрсәтеп буламы? Өстәмә шәрехләүләр, әлбәттә, кертергә мәмкиндер. Шулай да сурәт томанлырак килеп чыга. Сәбәбе? Барысы да ! һөҗүм юнәлешен билгеләүдә аныклык җитмәүдән киләдер. Шагыйрьнең кемгә каршы көрәшүе кайчак тоныграк күзаллама. Ачыклагычта тиешенчә тотылмаган фоторәсем шикелле Кагылулар, сугылулар булса, Дошманнарга каршы чыгарбыз... Аныксызлыктан килеп чыга торган гомумилек, әйе, әсәрләрдәге вакыт тибешен тегәл тоярга комачаулый. Шагыйрь кайчак замана елъязмачысы булудан тайпыла. Яшәгән еллары да билгеле булмаган борынгы әдипнең иҗат үрнәкләрен өйрәнгәндәгечә, кайвакыт китап бите читенә шундый сорау язу теләге уяна: әсәр кайсы чорга карый? Киләчәк «заман мөһере» булган канатлы сүзләрне генә кабул итәдер. «Изгелекнең дошманы бар — бигрәк явыз!..» Шагыйрьнең әлеге искәртүе, җырның кабатланулы кушымтасы төсле, төрле авазларда яңгырый. Яхшылык онытыла, яманлык онытылмый. Каршылыклы дөньясында әледән-әле кабатланып торучы яманлык күренешләре канат җилпергә дә өлгермичә корбан булган балачак кошчыкларын һәрдаим хәтердә җанландыра. Алай гына да түгел... Астыртын көлүче кырыс язмыш шундый ук хәлне берничә дистә еллар үткәч яңадан залимнарча кабатлый. Искитмәле кабатлану! Әле уянып та җитмәгән дача тәрәзәсенә кемдер берничә тапкыр чиертеп утте... Болдырга чыккач барысы да аңлашылды — тәрәзәгә уҗым чыпчыгы шакыган! Томшыгы белән тукылдаткан... Чү! Очышында гасабилану сизелә Якындагы җиләк түтәле өстендә бөтерелә башлавы исә сагаеп калган күңелне тәмам тәшвишләндерде. Оясына куркыныч яныйдыр!.. Жиләк яфракларын аралап карарга иелүе булды һәм кинәт утка пешкән төсле читкә тайпылып куйды. Ояны ниндидер елан урап алган! Тагын соңга калды. Кошчыкларны явызлык авызыннан тартып алырга янәдән соңгарды Уяулык җитмәде Инде ничәнче тапкыр!.. Кошчыклар фаҗигасенең кабатлануы ниндидер табигый очраклылыкмы? Зиһен төшенеп җитми. Кабатлану... Яра өстенә яра. Балачакның битарафлыкта гаепләп җәзалавымы? Яхшылык эшләргә соңгаруның җинаять булуын искәртәме? Кошкайлар үлеме шуны аңлатамы? Ап-ачы хакыйкатьне бәгырьгә уеп төшендерер өчен нигә әле кошлар җаны кирәк булды? Кошлардагы матурлыкны кайчак Канатсызлар күреп яратмыйлар. Ә бит кошлар кешеләрнең кылган Батырлыгын күктә кабатлыйлар. Хаклык, яхшылык, матурлык... Теләсә кайсы сәнгать әсәре, гадәттә, шундый категорияләрдән чыгып бәяләнә Шагыйрь иҗатының кайбер үзенчәлекләрең «яхшылык рентгены» инде азмы-күпме ачып күрсәтте Игътибарны хаклык һәм матурлык гәүдәләнешенә юнәлтик, шигъри морфология табигатен ачыкларга тырышыйк. Күзәтүне нидән башларга? Мәсьәләгә урау юлларсыз гына якын килү өчен Ибраһим Нуруллинның мондый сүзләрдән башланган' мәкаләсен искә төшерик «Поэзиябездә үзен сиздерә башлаган бер тенденция — үтә катлауландырып язу, ассоциативлык белән кирәгеннән артык мавыгу, форма оригинальлеге артыннан куу күңелне күптән кытыклап килә иде Рәшит Әхмәт- җановның «Ак канатлар» исемле җыентыгы чыккач, ...кулга каләм алырга булдым» «Аңлаешлы» һәм «аңлаешсыз» шигырьләр турындагы күзәтүендә тәнкыйтьче, шагыйребезнең «табышмакчылыкмка шактый өлеш кертүен билгеләп, күп кенә шигъри мисалларга карата мондыйрак фикерен белдерә: «Я. укучым, берәр нәрсә аңладыңмы? Ни әйтергә теләде шагыйрь? Мин, оятыма каршы, берни аңлый алмадым» Сүзегезне ефәк белән бүләм, Ибраһим ага, әмма фикерегезне тулаем инкарь итәргә җыенмыйм. Шулай да кешедәге кешелеклелекне яклаучы адвокат шикелле, шагыйрьдәге шагыйрьлекне булдыра алганча яклап чыгарга уйлыйм Кискенрәк яңгыраучы әлеге чыгышыгызда «тагылган гаеп», минемчә, объективлык ягыннан бик үк ышандырырлык нигезгә таянмаган Бәяләмәләрдә тәнкыйтьнең кайчак яхшыны да, начарны да чамасыз зурайтып күрсәтүе, барыннан да бигрәк, аерым дулкыннарны гына кабул итүче радиоалгыч тесле, рецензентның ничектер шәхси зәвыкка ныграк ышануы, хөкемдар карашларына туры килмәү аркасында гына теге яки бу әсәрнең «аңлаешсыз»лар төркеменә кертелүе сиздертә шикелле «Аңлаешсызклыкта гаепләүче дәлилләргә тукталыйк. . Тайгада учак яккан юлчылар, үзләре дә сизмәстән, шундый җинаять эшләп ташлыйлар: яндырылган агач ябалдашында сандугач оясы булган.. «Учак» шигырен автор болай төгәлли: Сандугачлар янган утта Җылынырга ярыймы соң?! Тәнкыйтьче әлеге юлларга карата үзенең мондый дәгъвасын белдерә: «Сандугач* дигәндә бөек шагыйрьләр күздә тотыла дип уйлыйк Пушкин, Лермонтов. Байрон, Петефи, Тукай һ. 6. лар янып үлмәделәрмени? Без алар янган утта җылынмыйбызмыни? Шагыйрь югарыдагы ике юлның мәгънәсе белән кызыксынып тормаган...* Әсәрнең идея чишелешен күп кенә очракта апофеоз-бетемдә белдерүче шагыйрь бу юлы «шартлатып әйтелгән» соңгы сүзнең мәгънәсе белән кызыксынып тормаган Шулаймы? Шигырьдә үткәрелгән фикер, минемчә, шактый уңышлы төйнәлгән. Шулай да соңгы ике юлга нинди мәгънә салынган икән. Ачыклап карыйк Барыннан да элек шуны әйтик: әсәрдәге үзәк фикер ачыктан-ачык көрәш мотивларьцча түгел, ә кешелеклелекне билгеләүче әхлакый башлангычка нигезләнгән. Шагыйрь сандугач һәм юлчы йөзендә үзара килешә алмаслык дошманнарны күрсәтергә омтылмый. Учак ягып җылынырга теләгән юлчылар, юк, Меҗәйләрне крематорийда яндырган тираннар түгел Зөлфәткә кушылып әйткәндә, «сугыша белми былбыл»... Юлчыларның гамьсезлеге аркасында очраклы төстә һәлак булган сандугач балалары «сугыша белгән былбыл һәм җырлый белгән бөркет»кә. яки Данкога охшаш Мусалар сурәтендә түгел, ә көндәлек тормышта кылган гамәлләребезнең яхшысын-яманын билгеләп торучы матурлык фәрештәсе, әхлакый яхшылык символы рәвешендә күзаллана. Шунысына игътибар итегез: тайгада учак ягучылар сандугач балаларын вәхшиләрчә күрә торып яндырмыйлар һәм, бәхеткә каршы, саксызлыклары аркасында килеп чыккан күңелсезлек өчен һәммәсе дә вөҗдан газабы кичерәләр. Ачынулы уйлар белән янучы мондый кешеләр (ирексеэдән браконьерлар) Галилей- ларны утка аткан инквизиторларга берничек тә бәйләнми. Күңелдә янәшәлек ассоциациясе дә тумый. Барысы да аңлаешлы. Без атаклы «Гали белән Кәҗә» шигыреннән ниндидер сыйнфый каршылыклар эзләп азапланмыйбыз ич. Шагыйрь тарафыннан шактый анык ният белән язылган «Учак» әсәренең дә тематик чишелешен башкача интерпретацияләп маташмаска кирәктер. Универсаль подтекстлар бирелмәгән. Ике төрле уйларга нигез юк. Шигырь уяу булырга чакыра. Сандугачлар янган утта гамьсез рәхәтлеккә бирелеп җылынсак, җылы яратучы елан төсле, сөякләребезгә җылы эзләп кенә йөри башласак Гамьсезлек утында җылынырга ярамый! Кемнеңдер михнәте бәрабәренә табылган рәхәтлектә җаныбыз йокымсыраса, сандугач балалары янудан дә зуррак фаҗига булуы ихтимал. Шагыйрь әнә шул хакта искәртә. Яшерен сөйсәң дә, сөюне Ай күрә, кояш ала. Ала да давылга бирә. Давыл дәрьяга сала Шагыйрьнең күп кенә әсәрләрен табышмакка чыгарган тәнкыйтьче, аңлаешсызлыкка янәдән мисал Китереп, тулаем шигырьгә карата тагын катгый хөкемен чыгара « мәгънә — ноль.. Әлеге шигъри юлларда мәгънә чынлап та юкмы? Моңа ышанасы килми. Яшерен сөюнең дә тора-бара бетен миргә «фаш булуиын халыкчан яңгырашта әйтеп бирә алган шагыйрьнең әлеге әсәргә салган уй-ниятен барлык нечкәлекләре, мәгънәви төсмерләре белән аңлатып бирергә теләмим Шигырь фәнни хезмәт түгел — ахырда резюме язып булмый Анысын һәрбер укучы үзенчә чыгара. Нәрсә әйтергә теләде шагыйрь? Күпчелек очракта шигъри юллардан шундый сорауга җавап эзләнә Югыйсә үзебезгә дә еш ишетергә туры килә фикер әйтер өчен генә шигырь язмыйлар Нәрсә әйтергә теләде' Мондый сораулар белән генә әсәрнең идея- эмоциональ тирәнлеген ачып булмый Табигате буенча үзендә серлелек элементын яшергән нәзберек поэзияне маңгайга бәреп әйтелгән куркытуны сораулар ничектер чикли шикелле Сораулар серлелекне үтерәләр. Маяковскийча әйткәндә -Поэзия ул — баштанаяк! - беленмәгән якка юл алу» «Җырлады кыз чиркәү хорында. .» исемле шигырендә Александр Блок нинди уй-ниятен ирештерергә теләгән? Күпме аңларга тырышма — ахырынача төшенеп булмый Серлелеген тирән яшергән әлеге шигырьне дә мәгънәви яктан нольгә чыгарыйкмы? «Оятыма каршы, берни аңлый алмадым», дисәк дөресрәк буладыо Үзебез шагыйрьләрнең «яхшы һәм төрле» булуларын телибез һәм үзебез шундый йотчыларны ничектер өнәмичәрәк кабул итәбез Моны чал поэзия тарихы да раслый Яхшы шагыйрь, гадәттә, авыррак таныла- Талантның төрлелек чиген киңәйтергә омтылуы гадәтилеккә күнеккән хөкемдарларда ризасызлык тудыра Күзгә бәрелеп торган төрлелек, әйе, беренче чиратта сәерсенү уята. Тормышыбыз шулай корылганмы? — Ахрысы. Тукайча туры ител әйткәндә, «Безнең татарларда һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер» Шундыйрак каршы торулар поэзиядә дә күзәтелгәли Алтмышынчы еллар уртасын гына искә төшерегез Поэзияне төрлеләндерергә омтылган яшьләргә сәерсенеп караучылар булмадымы' Традицион шигырь белән ирекле шигырьне үзара каршы куярга тырышучылар да табылды Вакыт әлеге бәхәсне үзенчә хәл итте- Гадәти тоелмаган «стандартсыз» яшьләрнең күбесе хәзер инде яхшы шагыйрьләр булып танылды Яңарышка, авырлык белән булса да, күнегелде Алтмышынчы еллар уртасында күтәрелгән «гаугалы» буын ша<ыйрьләренең берсе Рәшит Әхмәтҗановның озаграк танылуын һәм кайберәүләр тарафыннан кыенрак кабул ителүен дә аның талантларга гына бирелә торган авыр юлдан барырга, ягъни башкаларныкына охшамаган иҗат дөньясы белән мең авазлы поэзияне үзенчә төрләндерергә омтылуыннан чыгып аңларга кирәктер. Шагыйрь поэзиядә) е серлелек башлангычына чагыштырмача ныграк таяна, серлелек җирлегенә тирәнрәк үтеп керергә омтыла Төрлеләр рәтендәве урынны, мөгаен, шушы сыйфат бише лидер Кайбер әсәрләренең авыр аңлашылуы да серлелеккә өстенлек бирүдән киләдер. «Серлелекпне кайчак «табышмак» белән бутыйбыз Шагыйрьләр иҗатын тикшергәндә «табышмак өстенә табышмак», «шигъри ребус», «фикерне яшерү», «җеп очын югалту», «башваткыч» кебек гыйбарәләр мулдан сибелә, ә поэзиянең тумыштан килгән серлелеге, иҗатчының образлы фикерләү үзенчәлекләре, талантның эчке үсеш тенденцияләре, җиңел генә үтеп керә алмаслык катлаулы лирик дөньяның асылы һ. 6 шундый мәсьәләләр тиешенчә күтәрелми. Шагыйрьнең бөтен нечкәлекләрен ачып салган эчке портретны профиль күләгәсен ашык-пошыкбуяштырып бирүче моменталистларча эшләп булмыйдыр Кешене дәвалар өчен организмның эчке төзелешен белү зарур Монысын яхшы беләбез. Гомумән, мәгълүм фикерне кабатлап әйткәндә, авторны тәнкыйтьләү җиңел, мәгәр бәяләү кыендыр, һәм шушы уңайдан Гете сүзләрен искә төшерү дә урынлы булыр «Язучыны аңлаешсызлыкта гаепләр алдыннан үзеңнең шәхси акылыңны анализларга һәм аңламауның сәбәбе шунда түгелме икәнен ачыкларга кирәк. Эңгер-йлеңгердә хәтта эре хәрефләр дә авырлык 'белән укыла». Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов әсәрләрендәге серлелекнең асылын ничек аңлатыйк? Иң элек Хәсән Туфанны тыңлап үтик: «Рәшитнең кайбер шигырьләрендә Гарсиа Лорка йогынтысы бардыр кебек тоела. (Мәсәлән, «Әллә инде кыр казлары кайта» шигырендә ) Ләкин Рәшит Испания чегәннәре фольклорына гына хас булган «табышмаклы», катлаулы метафораларның йомшак якларын, татар шигыренә ят икәнлекләрен яхшы белә. Рәшитнең сурәтли торган үз теле бар...» «Өметләрне аклады» дип башланган фатихасында аксакал үзенең «энекәше» турында шундый сүзләр әйтеп калдыра. Өметләрне аклаган шагыйрьнең «Егет җыры» исемле җыентыгындагы атаклы каләм — яшел каралы каләм эзләрен күздән кичерик. «Туй көне җитә» шигыре урнашкан биткә Хәсән ага мондый сүзләр язып куйган «Халык ритмы һәм Тукайлар ритмы ничек яңарып яңгырый!» Арырак китәбез. «Җан тетрәткеч шигырь бу!» Монысы — «Сөрелгән җир кап-кара » Дип башланучы шигырьгә бирелгән бәяләмә. «Тамчы монологывн да ул үзенчә кабул иткән «Юк, Лорка тәэсире түгел, бу үзе татар «Лоркамсы». Лорка... Очраклыдырмы-юктырмы Рәшит Әхмәтҗанов иҗатына кагылган аз санлы тәнкыйть мәкаләләрендә әлеге дә баягы Лорка исеме очраштыргалый. Атаклы испан шагыйренә тиңдәшлек үткәрмичә әйткәндә, алар арасында ниндидер охшашлык күренә шикелле Күләм-дәрәҗәсен төгәл билгеләп булмый торган мондый охшашлык шагыйрьләрнең фикерләү рәвешендә, бигрәк тә метафоралар куллануда сизелә Кайберәүләр өчен «аңлашылып җитмәүче» шагыйрьләр рәтендә торучы Гарсиа Лорканың ихлас ачылып әйткән мондый сүзләрен Рәшит Әхмәтҗанов әсәрләрендәге уй-хис яшәеше табигатенә карата да кулланып буладыр «Теманың бөтен катлаулылыгын бик яхшы аңлаган хәлдә, мин төгәлләнгәнлеккә дәгъва итмим; мин сыэыкламалар гына эшләргә — сөйләп бирмәскә, ә фикергә юнәлтергә телим». «Татар Лоркасы» Рәшит Әхмәтҗанов әсәрләренең кайберәүләргә аңлашылып җитмәве, «фикер агышының логик эзлеклелеккә буйсынмаган» булып күренүе, кыскасы, шагыйрьнең бөтен серлелеге маңгайга бәреп тора торган төгәлләнгәнлеккә дәгъва итмәүдән, гомумән алганда, югарыда әйтелгән иҗат принцибына охшаш инануга нигез- ләнүле фикерләү рәвеше табигатеннән килмиме? «Үзен кабат-кабат укытырга мәҗбүр итмәүче китапны мин яхшы китаплар рәтенә куя алмыйм...» — Рәшит Әхмәтҗановның әнә шундый нәзберек зәвыгы да шагыйрьнең иҗат холкын шактый сизелерлек дәрәҗәдә чагылдыра төсле Укылган китапны яңадан кулыңа алу, димәк, андагы тирәнрәк мәгънәви катламнарны колачларга теләү, димәк, ачылып бетмәгән серләр ләззәтен татырга ымсыну, димәк, иҗатчы буларак, үзең дә тышлык белән чикләнмәгән «очсыз-кырыйсыз» китаплар .тудырырга омтылу Шагыйрь шуңа омтыла. «Уйлар катлау-катлау, хисләр катлау-катлау» (Сибгат Хәким). Шагыйрьнең каралама-кулъяэмаларын актарам. Матур язу дәфтәрендәгечә түгел — үзе генә танырлык урыннар шактый. Төзәтмәләр дә җитәрлек. Укыйсың — төртеләсең. Кайчак төшенеп булмый. Ашыгып язылган рецепт шикелле Рецепт Шагыйрь әнә шулай дәва өләшә, һәрбер күңел дәвадан үзенчә шифа таба... Караламалар ашыгып язылмаган. Җөмләләр кат-кат зшләнгән. Сөйләүгә авышкан урыннар, фикер агышын өзмәслек итеп, акыллы рәвештә сызылган. Шагыйрь чын шигъри тел—кыска, тыгыз, сурәтле һәм музыкаль тел белән язарга омтыла. Болай да уйланулар резюмесын кристаллаштыручы метафоралар арасыннан мөмкин кадәр җыйнагын һәм зуррак сыешлысын сайлый Метафоралар катлаулана, зчтәлек тыгызлана. Янә Хәсән ага сүзләре хәтердә яңара: «Рәшит Испания чегәннәре фольклорына гына хас булган... катлаулы метафораларның йомшак якларын, татар шигыренә ят икәнлекләрен яхшы белә.. .» Йомшак якларын беләдер. Шулай да метафоралары шактый катлаулы чыга Кайбер әсәрләрнең аңлашылып җитмәве, мөгаен, шушы «мазок» катлаулылыгыннан да киләдер «Асылынып, тау тирбәлә талымның иңнәренә». «Дөнья, дөнья... Хәзер ике күзем — чүлләрендә ике күл була», «Сандугач килеп кунар чак җитте җир астындагы һәрбер тамырга».. Катлаулы булсалар да, минемчә, аңлаешлы метафоралар Нишлисең, барысы да фикерләү рәвешенә бәйледер, һәркемнең үз почеркы. Төрле шагыйрьләрне бердәй кабул итәр өчен төрле нечкәлектәге тоемга ия булу кирәк. Йөрәкләр тибешенең график сурәтләнеше, күпмедер охшашлык булса да. берсен-берсе стереотип төгәллегендә кабатламый, һәрбер йөрәкнең биотогы үзенчә. Поэзиядәге төрлелекне әнә шундый кабатланмаулар билгели Шагыйрьләр төрле булган кебек, шигырь сөючеләр дә төрле: алар өчен «авыр аңлаешлы» Дәрдмәнд тә, «җиңел аңлаешлы» Такташ та кадерледер һәр сүз миннән бер матурлык сорый. Мин фәкыйрьмен — алыйм кайлардан? Ярый, килдең син: кояштан тамдың, Шигыремә төштең айлардан... «һәр сүз миннән бер матурлык сорый...» Шагыйрьнең кемгәдер аңлашылып җитмәве, бәлки, сүз белән эш итә белмәүдән генә киләдер?! Тирәннән эзләнгән сәбәп, әнә шулай, өстә генә ятмыймы? Тикмәгә генә шулай әйтелми: поэзия — иң яхшы тәртиптәге иң яхшы сүзләр. Әдәбиятта «сүз рәтен» белмәүчеләр бихисап. Буталчыклык шуннан килмиме? Рәшит Гәрәй «Шагыйрь озын язарга, кайбер яшь әдипләребез шикелле, кирәксә- кирәкмәсә дә. җөмләләр матур булсын өчен генә сүз уйнатырга яратмый». Роберт Батуллин: «Мин Рәшитнең шигырьләрен музыкага охшатам. Мондый шигырь язу өчен бик тә нечкә тойгылы интеллектуаль йөрәк кирәк». Равил Фәйзуллин: «Безнең... чичән телле Рәшитләребез... бар.» Сибгат Хәким: «Аның шигырьләрендә сүзләр шулкадәр үз урыннарында, ул сүзләр йорт стеналарына ипләп салынган ташлар, кирпечләр кебек, аларны икенче төшкә күчерүе читен, икенче төшкә алып куясы да килми». Төрле вакытта (сүз берләшмичә) әйтелгән әлеге фикерләрдән катгый дөрес нәтиҗә чыгарырга җөрьәт итмәстән. Рәшит Әхмәтҗанов иҗатындагы кайбер тел буталчыкларын күздә тоткан хәлдә (алар кемдә булмый?!) һәм озын-озын шигъри мисаллар китермичә генә шуны белдерәсе килә: югарыдагы күзәтүләр шагыйрь файдасына сөйлиләр төсле. Шулай да... Шагыйрьнең катлаулы фикерләү рәвешенә турыдан-туры бәйле булмаган. төгәлрәк әйткәндә, камилләшеп җитмәгән сыйфатларга — осталыкка кагылышлы (авыр аңлауга китерүче) җитешсезлекләргә дә күз йоммаска кирәктер. Шагыйрьдәге, шагыйрьлекне аяк терәп яклыйм, әмма -гаеп-ләрен тулаем инкарь итәргә җыенмыйм. Иҗат кимчелексез булмый Аңлаешсыз юллар да очрыйдыр. Алар тәүге иҗат адымнарыннан ук килә бугай. Мондый юллар «матур егерме ике яшьтә» әзерләнгән беренче китабында да бардыр. Шагыйрь иҗатына хәерхаһлы булган Әдип Маликов Әлмәт каласын төзешкән ташчы егетнең беренче шигъри тәҗрибәләрен түбәндәгечә искә төшерә: «Без аңа: «Бу юлларың бик үк аңлашылмый бит»,— дигәч, ул кызарына, маңгаеннан тирләрен сөртә «Әйе шул,— ди ул. ахырдан ризалашып,— үземә дә шулай тоела», һәм икенче көнне инде без шигырьнең гади, отышлы вариантын укыйбыз» Серле дөнья күкрәгендә Кал син. энем, үз хәлеңдә. Шагыйрь үзенең энесенә шундый киңәш биргән. «Үз язуы»н тудырган иҗатчыга, алай язма, болай яз. дип. акыл өйрәтүнең кирәге бармы? Өйрәтүчеләр, әлбәттә, очраштыра Нәрсәдер көчләп тагарга тырышабыз Художникның эчке дөньясын, рентген шикелле, тиешенчә яктырта алмыйбыз. Дөрес диагноз куелмый. «Коеп куйган» шагыйрь, һичшиксез, үзе булып калсын. Әмма киңәшләргә саңгырау булмаска кирәк. Күпләр тарафыннан күрсәтелгән кимчелекләрне кире кагып булмый. «...Шигырь эчендәге логик эзлеклелеккә игътибарын киметә төште». Шагыйрь иҗатына кагылышлы мәкалә һәм чыгышларның -кимчелекләр өлешендә» Рәшит Әхмәтҗановка еш кына шундый дәгъва белдерәләр һәм кайбер «аңлаешсыз» әсәрләрнең уңышсызлыгын нәкъ менә логик эзлеклелек булмаудан күрәләр Тормыштан сәнгатькә төгәл анализсыз күчеп булмыйдыр. Бүгенге аналитик заманда бигрәк тә. Иҗатның шундый кагыйдәсен дә онытмаска кирәк стиль аныклыгы фикер аныклыгына һәм, соңгы исәптә, максат а н ы к л ы г ы н а китерә Фикер аныклыгы. Фикер поэзиясе, гадәттә, 'аңлаешлы була. Абстрактлылыкка авышкан романтик образлылык исә үзеннән-үзе буталчыклы катлаулылыкка этәрә Мондый үрнәкләр дә очрый. Ярым тоннарның азлыгы, кирәкле очракларда график төгәллеккә ирешмәү, абстракт төшенчәләрнең анык күзалламалар белән ныгытылмавы, фикернең калкурак итеп күрсәтелмәве дә әсәр үзәгендәге логика умырткасының тотрыксызлыгына һәм йөрәкләргә аңлаешлы серлелек белән бернинди уртаклыгы булмаган буталчыклыкка китерә. -Аңладыгызмы?» дип. маңгайга бәреп сорауга караганда. «Аңлага алдыммы’- дип әйтүне тормышта дөресрәк саныйлар Мондый кагыйдә иҗатка да ярашлы Ә чын сүзләр безнең иреннәрдә Ничә кабат кан<а буялган... Фикерне калкытыбрак күрсәтү, әйе, әсәрне аңлаешлы иттерә. Аллы-гөлле гыйбарәләр, бормалы-сырмалы сүзләр, күзгә төтен җибәрү төсле, әсәрдәге теләсә нинди бушлыкны яшереп торалар. Кайвакыт купшылыкны нәфислектән аермыйбыз Поэзия тасма теллелекне. бушбугазлылыкны яратмый. Шушы уңайдан бер хикәят хәтергә килә. Бер шагыйрь бер бай адәмнең ханәсенә барды Байны мәдехләп шигырь әйтте. Ул бай адәм моңар бик хушнуд булды (рәхәтләнде — 3 М.) Әйтте: «Хәзердә минем кулымда акчам юк, ләкин ашлыгым бик куп. иртәгә кил. сиңа ашлыктан бер нәрсә биреп җибәрермен» — диде Шагыйрь иртәгесен янә байның ханәсенә килде Бай әйтте: «Нихәл, ник килдең?» — диде Шагыйрь әйтте «Кичә ашлык бирермен дип вәгъдә кылган идең, аның өчен килдем»,— диде Бай әйтте: «Гаҗәпсең, син мине сузең белән хушнуд кылдың, мин һәм сине сузем белән хушнуд кылдым».— диде Җанга берни дә бирмичә, укалы сүзе белән хушнуд итәргә тырышып, күзгә кибәк сибүчеләр азмы? Сүз боткасын күпме җылытсаң да, сүз боткасы булып кала. Фаразлау көче белән логика көче тигезлеген сакламыйча, хиссият стихиясенә баштанаяк бирелүчеләрне аксөяк кызлар төсле купшы киенгән бушсүзлелек ныграк эзәрлекли. Моны онытмау зарур Көрәш поэзиясенең һәрбер сүзен солдатка тиңлиләр, һәм ул һәрвакыт солдат булып калырга тиеш. Җиңелмә сүздә, җиңелсәң — Җиреңне дә дауларлар Юкка гынамыни җирдә Чичән булган бабаңнар. Шагыйрь иҗатын янә. күздән кичерәм. Китап исемнәрен бер-берсенә бәйлим: «Хыялларым үзем белән». Егет җыры». Ак канатлар». «Гомер чишмәсе». «Алмалы җәй», «Җан яктысы». - Кавышыр көн. Егерме еллык иҗат гомерен колачлаган әлеге китапларны уртада торучы үзәк исем астында берләштерел карыйм. «Гомер чишмәсе» Тоташ бер китап күз алдына килә. Китапларның берсендә дә авторның фотосурәте бирелмәгән Бирелмәсен. «Яшәгәнчә язарга» омтылучы шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов портреты тоташ бер китап тәшкил иткән әсәрләрдә болай да ачык күренә Мартирос Сарьянның төрле’яшьтәге сурәтләрен берләштергән автопортрет шикелле Әнә китаптан унсигез яшьлек ташчы егет карап тора. Йөзеннән эчкерсезлек һәм садәлек сирпелә. Моңсу күзләрендә «сугыш еллары авырлыгын чәчләренә бәйләп сөйрәгән- Ләйсән әбиләр, «бүреләрне җиңә алган колыннар», гомер буе әнкәсенең каршысына яланаяк йөгерүче ятим балалар «Үстегезме, әллә үлдегезме*» дигәндәй, каң!ылдашып кайтучы торналар чагыла төсле Яшь — кече, уй — олы И бала, алтын яшьлегең • Бу җиргә нәрсә чәчәр? Нәрсәләр чәчәр? . Урмасмы Бары тик көмеш чәчләр? Әсәрләрнең уртак җыелмасында, әнә. икенче сурәт төсмерләнә. Таныш күзләр ничә яшьтә* Чама белән генә әйткәндә, ахры. Тукай яшен узып бара. Карашы элеккечә эчкерсез Унсигездәге чалымнары кискен үзгәреш кичермәгән. Хисләр утыра төшкән Элекке моңсу күзләр тирәнрәк булып күренә Үзләре һаман очкынлы Гамьлелеге арта төшкән шикелле Кырыгын узган шагыйрь... Бөтен рухи хәзинәләр ачкычы булган ихласлылыгын зирәклек белән тагын да ныгыта төшкән Акыллылык сирпел торган күзләре, балачактагыча. дөньяга самимилек белән карыйлардыр Йөзендә чәүчәләклеккә охшаш бәргәләнү сизелми (тирән erfra тавышсыз ага) Элеккечә Шөһрәткә ымсыну чалымнары күренми. Тыйнак («Булсын бар биеклегем арыш биленнән генә..») Үзенең хакыйкатен раслау юлында ул тормышның ачысын-төчесен татырга өлгергән Картларныкы төсле капчыклык булмаса да, яшәеш хикмәтләрен шактый туплаган «Яшь чагында авыр ташлар — тау астында, җиңел ташлар гына тора тау башында» Җандагы ялкын күзләрдә чагыла «Күрмисез, минем күңелдә фидаи яшәгәнен .» Маңгае киңәеп киткәндәй тоела. Чигә чәчләре уңган Тынгысызлык күз төпләренә аз гына талчыкканлык иннеге сылаштырган. Алма белән кояш арасында Дөрләргә Дә без! ә дөрләргә Гомер озын.. Ямьсезләндек бары Матурлыкны күбрәк күргәнгә. Матурлыкны күбрәк күргәнгә Шагыйрь җиңел юлдан бармый Матурлык өчен көрәшкәндә, әйе. ямьсезләнергә дә мөмкиндер Ихлас җанның кылган кайбер яхшылыклары кайвакыт үзенә начарлык булып кайта «Сүземә карагыз — юллар ачармын, үземә бакмагыз—үзем начармын » Тукаебызның әлеге сүзләре матур яңгырашлы рифма өчен генә әйтелмәгән. «Эшләр шома гына бара » Мондый канәгатьлекне «шома милее 1енә белдерә аладыр Хәер Дөньяда бит шома яшәп, шома язганнар да җитәрлек Күрәләтә авыр юлдан барырга омтылучы Рәшит Әхмәтҗановны без андый лар рәтенә һич кенә дә кертә алмыйбыз Вакытында аңа тәнкыйть тә эләкте, әмма ул үзенең юлыннан тайпылмады Талантның шома була алмавын шагыйрь үзе дә бик яхшы төшенә Күңеленә Чернышевскиича караш-инану язылган «Үзеңнең әсәрләрең белән беркемдә дә ризасызлык уятмау.үзеңә карата беркемдә дә каршылык кузгатмау Мондый кызыксыз бәхет бары тик баналь сүзләрне риторик рәвештә тарату белән шөгыльләнүче буш кешеләргә генә эләгә». Мин, ахры, еракка — Йөрәккә китәрмен Шушы авыр юлда өзлексез камилләшә баручы (шомармаучы!) Рәшит Әхмәтҗановка җиңеллек юрамыйк