ТУКАЙНЫҢ ДУСТЫ, ПАРТИЯ СОЛДАТЫ
Казан 1908 елның 28 марты. «Әльислах» газетасы редакциясе яшьләре әдәби- музыкаль кичә оештыралар. Бу кичәдә тамашачылар буларак та. чыгыш ясаучылар буларак та, рус, татар һәм башка милләт вәкилләре каГнаша Сәхнәдән җыр-моң агыла, шигырьләр яңгырың, 8. Апанаевның кыллы оркестры терле халык көйләрен уйный. Чыгыш ясаучылар кемнәр диген?! Әнә Тукай «Утырышу» шигырен укый. С. Рәмиев «Алданган»ны. Аларны Г. Коләхмәтов алыштыра Ф. Агиев җитәкчелегендәге шәкертләр хоры зур күтәренкелек белән үзбәк, казах җырларын башкара. Бу кичә, ислахчы яшьләрнең бик күп башка кичәләре кебек үк, шигъри, максатчан, Россия халыклары культурасының гүзәл үрнәкләрен, халыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалауга багышланган була һәм югары профессиональ дәрәҗәдә үтә. Ф. Әмирхан белән янәшәдә утырган казах, үз халкының җырларын башкаручы кешенең татар икәнлеген белгәч, хәйран кала. Әлеге кичә турында тәфсилле информацияне безгә, «Әльислах» газетасының 1908 ел 3 апрель санында басылган язмасында әдәбиятыбыз классигы Фатих Әмирхан теркәп калдырган. Кичәне оештыручылар һәм чыгыш ясаучылар турында сөйләгәндә, Ф. Әмирхан Гликерия Алексеевна Трейтерның ролен аерым билгеләп үтә. Әдәбият-сәнгать мәсьәләләрендә таләпчәнлеге белән аерылып торган Ф. Әмирхан Трейтер ханым һәм аның тарафыннан оештырылган кызлар хоры чыгышы кичәгә «аерым бер ямь вә кәмаль» бирде дип яза. Бу кичәдә Трейтер ханым бер озын, бер кыска җыр һәм, хорга кушылып, «Ашказархны башкарган. Тамашачыларны таң калдырды, аның чыгышы «озак-озак кул чабуларны» яулап алды, дип яза Ф. Әмирхан. К Татар җырын тирәнтен аңлаган язучы: «Трейтер ханым махсус бер дәрт белән җырлап, Россия мөселманнарының гасырлардан бирле күңелләренең иң төбендә сакланган кайгы хисләрен мөҗәссәм (гәүдәләндергән — Р. Н.) бер кыяфәттә халык алдына чыгарып, һәркемнең хисләрен кузгатты»,— дип билгеләп үтә. > Безгә Ъ. Әмирхан һәм Г. Тукайның дусты, аларның фикердәше Вафа Бәхтияров белән берничә тапкыр очрашырга һәм әңгәмәдәш булу бәхетенә ирешергә туры килде. Ул Казан сәхнәләрендә еш чыгыш ясаучы Трейтер ханым турында бик җылы фикердә иде В. Бәхтияров күренекле татар язучыларының Г. А. Трейтер белән шәхси дуслыгы, аерым алганда бөек Гете әсәрләрен үз телендә укырга хыялланган Г. Тукайның Трейтер ханымга немец телен өйрәнергә йөргәнен дә искә ала иде2 Трейтер ханым белән Г. Тукай кичәләрдә, шул исәптән берләштерелгән рус-татар кичәләрендә дә очрашканнар. Хәзер, күп еллар буе архивларда эзләнгәннән соң гына, бу әдәби-музыкаль кичәләрдән һәм спектакльләрдән җыелган керемнең бер өлеше большевикларның Казан шәһәр комитеты кассасына тапшырылуы, ә бер өлеше исә үзәк большевистик матбугат органнарына, шул исәптән ленинчыл «Правда» газетасына язылу өчен тотылуы билгеле булды. РСДРП (б)ның Прагада үткән VI Бөтенроссия конференциясенә Казан һәм Баку оешмаларыннан делегат итеп А. Н. Догадованы җибәргәндә дә шул акча тотылган. («Казан утлары», 1980. 11 сан. 150—162 бб; 1981, 9 сан, 165 б). Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 т., Казан, 1958, 239 б. " Кызганычка каршы. В. Бәхтияровның Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты архивында сакланучы истәлекләрендә бу кыйммәтле фактлар теркәлеп калмаган. Ф Әмирхан — татар музыка сәнгатен үстерүдә катнашкан Г. А Трейтерның югары миссиясен документаль рәвештә чагылдырган бердәнбер автор түгел. Бу турыда Казандагы рус көндәлек матбугаты битләрендә дә мәгълүматлар бар. 1908 елның 7 мартында «Новый клуб»’ бинасында, башында Казанның прогрессив интеллигенциясе вәкилләре торган Халык университеты тарафыннан оештырылган «Шәрык музыкасының этнографик кимәсе» була. Кичәнең беренче өлешендә халык җырлары эшкәртүсез, халыкта ни рәвешле яши. шул килеш башкарыла, курай моңнары да яңгырый. Кичә турында язган газета хәбәрчесе Россия халыкларының музыкаль сәнгате үзенең матурлыгы белән ул чактагы Көнбатыш Европа һәм Американың модалы җырларыннан, көйләреннән һич тә калышмый дип билгеләп үтә. Кичәнең икенче өлешендә Бородин. Глазунов, Кюи, Чайковский, Мусоргский, Римский-Корсаков, Григ кебек күренекле композиторлор һәм башка музыка белгечләре тарафыннан эшкәртелгән шәрык көйләре башкарыла (ВолжскЬ-Камская речь», 1908, № 141). Кичәгә халык күп килгән була, бигрәк тә татарлар. Татар, үзбәк, казах һ. б. халык җырлары башкарыла Кичәнең икенче өлешендә Г. А. Трейтер тарафыннан башкарылган «Ашказар» һәм «Озын көй» җырларын газета корреспонденты аерым билгеләп үтә. («Волжско-Камская речь», 11 март, 1908, № 151). Бу хәбәрне «Волжско-Камская речь» редакциясенә җибәрелгән хат тагын да тулыландырып җибәрә Әлеге хатның азагында 24 фамилия санала һәм һ 6. дип өстәлгән. Алар барысы да «мөселманнар исеменнән» Гликерия Алексеевна Трейтер ханымга рәхмәт хисләрен белдерәләр. «Ул безнең тарафтан инде онытылган милли көйләрне, татар җырының рухын сәнгатьле итеп яңадан терелтте. Безгә моңа кадәр беркайчан да туган көйләребезне мондый гүзәл башкаруда, хатын-кыз башкаруында... ишетү мөмкин булмаган иде һәм моның өчен хөрмәтле Г. А. Трейтер ханымга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез» («ВолжскоКамская речь», 1908, № 153). Бу документ татар демократларының Трейтер ханымны никадәр яратуларын, үз итү ләрен ачык күрсәтсә кирәк. Шулай итеп, без күп кенә татар язучыларь! һәм җәмәгать эшлеклеләре тормышындагы мөһим бер эпизод турында ачык мәгълүматларга таянып фикер йөртә алабыз. Рус культурасы эшлеклеләренең ярдәме бик вакытлы була һәм гүзәл нәтиҗәләр бирә. Бу ярдәмнең интернационалистик рухта булуы, илебез халыклары арасындагы дуслыкны үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгәне бик ачык күренеп тора. Туып килүче татар интеллигенциясенең иң алдынгы вәкилләре моңа милли горурлык белән сугарылган тирән патриотизм һәм интернационализм хисләре белән җавап бирәләр. 'Югарыда атап үтелгән хатка иң беренчеләрдән булып кул куючылар арасында сәнгатьне тирән аңлаучы һәм кадерен белүче сөекле шагыйребез Г Тукайның фамилиясе бар. Аның белән бергә бу документта Г. Камал, С. Рәмиев, В. Апанаев, Г. Кәрам, М. Вахитов һәм Ф Әмирханның дуслары И Кулиев һәм Ф. Агеев. Г. Коләхмәтовның сеңлесе — С. Коләхмәтова, идея ягыннан җитәкчесе большевик X. Ямашев болган әдәби түгәрәк әгъзасы студент М. Сәетов. фамилияләре теркәлгән. 1908 елның 28 мартында ислахчылар тарафыннан оештырылган концертта булган икенче бер рус корреспонденты үзенең язмасын «Татар кичәсендә» дип атаган. Г А. Трейтер чыгышын ул да аерым билгеләп үтә; «Г. Трейтер күренүгә, мөселманнарның куануы үзенең апогеена җитә». Ислахчылар аңа чәчәкләр һәм истәлек альбомы бүләк итәләр («Волжско-Камская речь», 1908, №188). Корреспондент Г. Тукай һәм С. Рәмиев фамилияләрен дә атый һәм аларны халык «чын күңелдән алкышлый» дип билгеләп үтә Бу шул ук, югарыда искә алынган һәм Ф Әмирхан тарафыннан тасвирланган кичә. Ф. Әмирхан ул кичәдә катнашкан Тукайның исемен атамаган. Ә рус корреспонденты исә Г Тукайның да. С. Рәмиевнең дә фамилияләрен атап яза. Димәк, бу кичәдә Г. А. Трейтер белән бергә Г. Тукай да чыгыш ясаган. Кичәнең рус тыңлаучылары күңеленә дә хуш килгәнлеге корреспондент сүзләреннән ачык чагыла. «Казан мөхбире» газетасында да романслар кичәсе булачагы һәм анда «татарлар өчен кчп эш башкарган Трейтер ханым» чыгыш ясаячагы турында хәбәр ителә. Автор кичәдә татарлар күп булыр дип өметләнә, чөнки аның фикеренчә «Трейтер ханымның гүзәл тавышын» ишетү тыңлаучыларга зур ләззәт бирәчәк. («Казан мөхбире», 1908, 24 март, 272 нче сан). Казанлыларның хәтеренә тирән уелып, аларны таң калдырган Г. А. Трейтер кем соң ул? Казан университетына ирекле тыңлаучы булып кергән Гликерия Алексеевна Трейтерның шәхси эше (личное делосы) 1907 елның 18 сентябреннән алып 1909 елның 8 августына кадәр булган вакытны үз эченә ала 1907 елның 13 августында университетның ректоры исеменә бирелгән гаризада Г. А. Трейтер үзен, «әгәр дә медицина факультетында вакансия булмаса». физика-математика факультетының табигать фәннәре бүлегенә кабул итүләрен ' Новый клуб—1905 елда ачыла (хәзерге Горький урамы, 3 нче йорт), 1912 елда ул хәзерге Татар дәүләт академия театры бинасына күчә. утена Ул врач булырга тели. Университетка кадер Г. А Трейтер Павловск институтында алтын медальгә курс бетерә һәм шәфкать туташы исемен ала. Аның шулай ук Мәскәү филармония җәмгыяте тарафыннан ирекле художник исеме алуы турында бирелгән дипломы да була Ул чакларда мондый диплом алу югары уку йортын бетерү белән (бу очракта консерватория) тиңләштерелгән Г. А. Трейтер Флафицкий. Поленов кебек күренекле галимнәрнең лекцияләренә йөрергә язылса да. аңа Казан университетында озак укырга туры килми. Ул җәмәгать эшләре белән мәшгуль була Идел буе халыкларының, бигрәк тә татарларның, музыкаль культурасын һәм сәнгатен үстерүгә күп игътибар бирә, беренчеләрдән булып халык җырларын башкаручы кызлар хорын оештыра, үзе дә, сәхнәдән татар җырларын пропаган- двлап. бик еш чыгышлар ясый Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге жандармнар һәм полицейскийларның да игътибарын җәлеп игә. һәм. озак та үтми, аларның басымы аркасында Г. А. Трейтер ханым Казаннан китәргә мәҗбүр була. Вяткага (хәзерге Киров) сөрелгән Г. А. Трейтер үз документларын Вятка шәһәр полиция идарәсе аша ала Казанда аның Л Шумкова ханым кулында булган шәхси мәктәптә музыка дәресләре бирүе дә билгеле Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган бертуган энесе С. А. Трейтер—1907 елда Л Шумковага өйләнә С. А. Трейтер хөкүмәткә каршы демонстрацияне хәзерләүдә катнашканы өчен 1902 елда Казаннан сөрелгән була. 1904 елның 28 декабрендә ул халык алдында «Бетсен самодержавие, яшәсен азатлык!» дигән лозунглар кычкыра, ә 1905 елның октябрендә кораллы чыгышларда актив катнашучыларның берсе була Шумковаларның фатиры, аның хуҗалары махсус сөйләүгә лаек, чөнки алар узган йөзнең 80 нче еллары башыннан алып революцион подполье, 8. Фигнер гаиләсе, аларның туганнары Куприяновлар, эмигрантлар белән бәйләнештә торалар. Реакция елларында да аларның мәктәп бинасында яшерен җыелышлар, ярымлегаль кичәләр үткәрелә, заман проблемаларына багышланган рефератлар укыла. Шумковалар даими рәвештә полиция һәм жандармерия күзәтүе астында торалар. Киров өлкәсе дәүләт архивы тарафыннан 1980 елның 8 январенда (№ 25—84) бирелгән белешмәдә Г. А. Трейтерның Вяткадагы эшчәнлеге турында кайбер мәгълүматлар юттерелгән. Мәсәлән, ул шәһәрдә Л. В. Собинов исемендә музыка училищесы ачу артыннан йөри, архивта Л. В. Собиновның Вяткадагы музыка училищесына үз исемен кушуга ризалык белдереп. Г А. Трейтер исеменә язган хаты да саклана '. Архивның директоры 3. В Подавалова Г А. Трейтерның туганнары турында да хәбәр итте. Моның алга таба яңа материаллар туплауга зур ярдәме тиде. Ленинград өлкәсендә яшәүче Е. А. Трейтер сүзләреннән түбәндәгеләр билгеле булды: Трейтерлар — чыгышлары буенча Германиядән, аларның Россиягә Веймардан күчеп килгән борынгы бабалары, гаилә риваятьләренә караганда, Гете белән таныш булган. Цусима сугышы вакытында Г. А Трейтер «Орел» йөзмә госпиталендә шәфкать туташы булып эшли. Туганнары. Г. А. Трейтер Вяткада яшәгәндә (аның Казанда яшәү фактын алар белмиләр — Р. Н.), Беренче империалистик сугыш алдыннан чит илләргә чыккан һәм анда В. И Ленин белән очрашкан дип сөйләсәләр дә, аларда бу турыда документаль мәгълүматлар юк. Ләкин гаиләдә уникаль белешмә — Советларның 2 нче Бөтенроссия съезды утырышларына керү өчен Советның медик-санитария секциясе председателе Рабинович тарафыннан кул куелып 1 ?17 елда Г. А. Трейтерга бирелгән мандатның төп нөсхәсе саклана. Архив материалларыннан Г. А. Трейтерның 1917 елда Петроград Советы члены булганлыгы да ачыкланды I һичшиксез, ул В. И Ленин чыгышларын тыңлаган һәм дөньяда беренче декретларын игълан итү кебек бөек вакыйгаларга аның да катнашы булган. В. И. Ленин җитәкчелегендә аңа илебездә пролетариат диктатурасын ныгыту өлкәсендә дә эшләргә туры килә. Ул 1919 елның сентябрендә Мәскәүдә большевиклар партиясе сафларына керә һәм бөтен гомерен эшче-крестьяннар сыйныфы эшенә багышлый. Ул партия кая җибәрсә, шунда эшли. 1918 елда Вяткада губерна сәламәтлек саклау бүлегендә, ә 1919 елда Мәскәүгә күчерелә һәм анда да губерна сәламәтлек саклау бүлеге месткомы секретаре булып эшли. Аннан соң бер ел профсоюзларның губерна бүлеге секретаре вазифаларын башкара. Эштә үзен яхшы яклардан гына күрсәткән Г. А. Трейтерны 1921—1922 елларда Профинтернда эшләргә күчәләр. НЭПның авыр елларында ул Новороссийскида мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы председателе. Рос- тов-на-Донуда ВКП(б) Үзәк Комитетының Көньяк-Көнчыгыш бюросы инструкторы, Сухумида Грузия КП(б)ның өлкә комитетында хатынкызлар бүлеге мөдире була, ә 1929— 1931 елларда Лондонда СССР Тышкы сәүдә Халык Комиссариаты аппаратында эшли. I ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 977 ф.. 1 тасв., 44705 эш. ■ ТАССР ҮДА. 1 ф., 5 тасв.. 735 эш. 1, 20—22, 23. 27 бб. ' Киров өлкәсе дәүләт архивы. 582 ф.. 152 тасв., 16 эш, 35 30 бб. КПССның Татарстан өлкә комитеты партия архивы, 30 ф.. 3 тасв.. 603 эш. Г. А. Трейтер рус теленнән тыш француз, немец, инглиз һәм итальян телләрен дә камил белгән. Югарыда күренгәнчә, татар сөйләм телен дә үзләштергән. Туганнарының әйтүенә караганда, Г. А. Трейтер В. И. Ленин хезмәтләрен чит телләргә тәрҗемә итүдһ дә катнашкан. 1925 елда ул Тышкы эшләр Халык Комиссариаты референты сыйфатында яңадан Мәскәүдә эшли башлый. Ф. Э. Дзержинский аның чекистлар сафында эшләвен кирәк дип таба, һәм ул берничә ел буе шунда эшли. Гомеренең соңгы елларында Г. А. Трейтер ВКП(б) Үзәк Комитеты аппаратында, соңыннан Коммунистик Интернационалның Башкарма Комитетында редактор булып хезмәт итә, бары тик олы яшькә җиткәч кенә пенсиягә чыгып, лаеклы ялга китә. 1872 елда туган Г. А. Трейтер 1938 елда Мәскәүдә вафат була. Г. А. Трейтерның тормышы—туган илгә чиксез бирелгәнлек, ленинизм, коммунистлар партиясе программасын гамәлгә ашыру өчен үз-үзеңне аямыйча хезмәт итүнең гүзәл үрнәге булып тора. д Революциягә кадәр үк ул, чыгышы белән дворянка булуына карамастан, бу катлау белән араны өзеп, намуслы хезмәт белән үз көнен үзе күрә башлый:' музыкадан, чит телләрдән һәм җырдан хосусый дәресләр бирә, хезмәт ияләренең һәм патша армиясе солдатларының авыр тормышын уртаклашып, больницада яки госпитальдә шәфкать туташы булып эшли. Анын биографиясенең күп кенә сәхифәләре әле тагын да тулырак яктыртуны, тикшерүне таләп итә. Ләкин әлегә билгеле булганнар да безнең алга бөтен гомерен Царизмга һәм капитализм изүенә каршы көрәшкә, социалистик төзелеш эшенә багышлаган - батыр көрәшче образын күз алдына китерергә мөмкинлек бирәләр.