Логотип Казан Утлары
Поэма

Тукайдан хатлар

Багышлау

«... Мин Казанны тахте пай һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим». 1910 ел, 9 январь. Сәгыйть Сунчәләйгә язган хаттан. Бу поэма1 Сезгә, игенчеләр,— Хөр фикерле җырлар игүчеләр, Җырларыгыз уңсын ишелеп! Сездән һәркөн акыллы сүз көтә. Мәгънәле сүз көтә кешелек. Бу поэма Сезгә, нефтьчеләр,— Дөнья сөйли икән — белеп сөйләр, Чөнки Европаның яртысы Сезнең ягулыктан җылы ала: Өйләрендә илем яктысы. Бу поэма Сезгә, төзүчеләр,— Баш өстенә түбә бирүчеләр. Эшегез авыр, Авыр — болгавыр. Үзегез дә беләсез бит инде, Баш булганда түбә кирәк ул. Бу поэма Сезгә, язучылар, — Язганыгыз, әйе, матур чыга. Әйе, кирәк, Кирәк матурлык. Тик сорала шигъри матурлыктан — Матурлыкта булсын батырлык. Танылган шагыйрь М. Әгъләмов 1946 елда Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пустошит) авылында туган. «Кыңгырау», «Учак урыннары», «Исәнме, йөрәк» кебек киң билгеле ритаплар авторы. Ред. Поэманың журнал варианты. Автор. Бу поэма Сезгә, тәнкыйтьчеләр,— Әлли-бәүдәй татлы Сезнең көйләр. Изрәп йоклый азмы даһилар. Тик шагыйрьләр, уятырга теләп. Төннәр буе тәрәз шакыйлар. Бу поэма Сезгә, шигырьчеләр,— Чәчрәп чыгып һәркем шигырь сөйләр,— Тукай ераклашкан заманда Азмыни ул көлеп йөрүчеләр Тик Шүрәле кытыклаганга... Бу поэма Сезгә, уяу халык,— Бу уйларны кичә Сездән алып Үткәрдем дә көнлек яктыдан, Бүген менә, куркып, калтыранып — Дулкынлануымнан ләззәт табып, Үзегезгә инде тапшырам. Бу поэма Сезгә — һәмм^гезгә. Үзенә дип кабул итә аны Бу юлларны язган бәндәгез дә... Бу поэма Сезгә — һәммәгезгә! Ак биләүләр кебек ак өйләр... • ...Ниһаять, авылга кайтып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә, агачтан салган ак өй үземнеке. Көненә ике ягылганга, бик җылы, тәмам чишенеп йоклыйм». Әхмәт Урманчиевка хаттан. Тормыш әйбәт, Дөнья матур, беләм, Әмма шул матурлык кушканда Мәҗбүр булып мин авылга китәм, Авыл кабул итә кышларга. Ә шәһәрдә гамьле гамьсезлектән Бәйрәм шаулый һәрбер тарафта, Ә мин кайтам төрле юллар белән — Кайткан кебек кайтам пар атта. Ак биләүләрмени ап-ак өйләр. Без дә үстек шул ак биләүдә. Акны, пакьны күрер өчен килә, Михнәт чигәр өчен берәү дә Килми җиргә. Бары үзгәрә ул t Үтеп Ачы Еллар аркылы... Ишегеңнән кергән ап-ак уйның Үзе белән кергән салкыны Азмы әллә?! Сине ярма кебек Салып төйсәләр дә килегә — Барыбер син җылытырга тиеш Мичкә яккан җылы өйне дә. Ишек тышлар өчен чыпта итеп Суксалар да сине телгәләп, Син түзәргә тиеш — Сабырлык ул Халкың белән туган бер гадәт. Кунак булып кына кайтасың шул, Хуҗа икәнеңне белмиләр. Шәмдәлләрдә утлар... Киндер-җепне Эрләгәндәй, кызлар эрлиләр. Аерылган бераз, ниндидер көч Аерган шул моннан, Аерган. . Вакыт бөккән чана табаныдай, Вакыт тәртә итеп каерган. Җигелгәнбез шулай чор атына, Йөк салынган инде, Салынган! Ә шулай да телне, илне һаман Таныйм сыман бала чагымнан. Тик яшәрә бара халык җаны Вакыт кына бары үзгәрә. Туган якны сөйсәң,— көйләр өчен Тавыклары җырлый бездә дә. Яланаяк йөргән Апушлары Җир җылысын тоялар әле, Төзелешләр кыса... ә җиләкне Чиләк белән җыялар әле. Юк, бетәчәк түгел иреннәрдә Беркайчан да туган җир тәме. Киләчәге шунда яши аның, Яшәгән күк авыр үткәне. Мин үземне монда һәр фасылда Яшеллектә итеп хис итәм. Арган-талган чакларымда, кышта Язгы авазларны ишетәм. ...Тирбәләләр кышкы киңлекләрдә Ак биләүләр кебек ак өйләр. Нәкъ шуларның берсендә мин бүген — Ак өйләре кебек ак уйлар Бураннарда калган мосафирдай Күңел тәрәзәмне шакыйлар. Уянмыйча, уйланмыйча кара Колак салмый кара — Заманың һәр көн кичен искә төшерәчәк Көннең көнне кабатламавын. Ничәнче көн язып булмый менә, Язарга дип кайттым лабаса! Тәүге ләззәт кебек калтыранам. Әгәр шулай әйтү яраса. Кешеләргә әйтәм, юаталар. Юаталар, рәхмәт аларга: «Җилләп килсә, тамарга ул, диләр: Болай булгач, димәк, яварга». Уйлыйсы да, язасы да килми Хикмәтләре искә төшсә дә... Укыйм әле, бәлки йоклап булыр — Ялкау гына үреләм киштәгә. Йокы кача, юллар мәгънә ача. Күтәрелә башым аннары... Ишелеп төшә гүя минем өскә Киштәдәге Тукай томнары. Битләрендә агач яфраклары. Килеп чыга хәтта айбагыр... Бер утыз ел элек чыгарылып Базаларда яткан кайдадыр. Ә мин бүген укыйм Салкыннарда Туңа-туңа язган хатларын... ...Гасыр башындагы капиталның Ярсып котырынган чаклары... Шуңа каршы баскан яшь Тукайның Янып үлгән шигъри чаптарын Хәтерлим дә... Янган учакларның Күмерләрен, димен, актарыйм. Җирдә апрель I •...Бүлмәмдә ары-бире карандым да. каләм заты таба алмагач, карандаш белән генә язарга кереш тем. Дөнья искедән бирле шулай инде: итекченең аягы ялангач, язучының...» 1910 ел, 4 декабрь. Казаннан, Сәгыйть Сүнчаләнгә. Курку белмәс кыю Курсавиның Юлларыннан китәр һәр сабыйның Сулыш юлларына баса-баса, Егерменче гасыр якынлаша. Җирдә апрель... Язгы тантана... Россия — йорт. Түбә кыегында Боз сөңгеләр, аннан кан тама. Бәргәләнүләре Кандалыйның Халык җаны булып барганының Сәбәпләрен еллар тана-тана Халык авазыннан эзләп таба. Җирдә апрель... Язгы ташулар... Ничә гасыр буе агып килгән Чүп тыгылган, Азмы шакшылар?! Әче телле чәчән Акмулланың Фаҗигале юлга тап булганын Хәбәр итеп, сөрән сала-сала, Тәмамлана гасыр. Тәмамлана... Җирдә апрель... Язгы тамчылар... Самодержавие Россияне Иярләгән,— Уйный камчылар. «Йосыф-3өләйха»сын Кол Галинең Тыңлаучылар белән тулган өйнең Киштәсеннән, борын тарта-тарта, Апушлары тыңлап, карап ята. Җирдә апрель... Язгы бөреләр... Ул бөреләр язлар каршысына Йөгереп чыккан — Шундый тереләр! Бер фидакарь Каюм Насыйриның Башкаенда туган изге уйның Чынга ашачагын белә-белә, Бишенче ел күкрәп күтәрелә. Җирдә апрель... Гомум ашкыну... Үз телендә Рәсәй буйлап ага Гәҗит белән китап ташкыны. Ерак гасырлардан Мәрҗанинең Чокып-чокып алган мәрҗәненең Киләчәктә ялтырасы көнен Якынайтып, Канат кага-кага, Бишенче ел күкрәп кабатлана. Җирдә апрель... Язгы гөрләвек... Син агымны туктатырмын, димә, Актарылып чыкса, бер береп. Исе китеп ята күле Кабан -.Минем һар минутым бетен дөнья бэһасена тора» 15 ноябрь. 1911 сәнә. Сәгынть Сүнчәләйгә хаттан. Уйланырга Казан җан атмаган. Халкым диеп үлеп җан атканны Бер заман да әле яратмаган — Кабатлаган Тукай үз-үзенә, Бара-бара кат-кат кабатлаган: «Мин әле кая барам?» «Мин әле кая барам?» ...Үз-үзенә беркем бирми сорау, Хөр акылга тоташ төшкән кырау. Күгәрүдән касмакланып беткән Иске богау кыскан — Рухи богау. Исереге дә шул, аегы да, Казаны да шул ук, Җаегьида — Баер өчен җанын фида кылыр Җае гына чыксын. Җае гына... Әстерханы да шул. Оренбур да. Җибәрүдән куркып эшне зурга — Гомер кичерәләр тын гына — Чиртеп, имеш, «кяфер борынына». Белә алар хәлен бәндәнең дә, Алла түгеллеген алланың да... Милләтенең кайда калганын да... Ваксытулар һәм изүләр аша Тукайларның кая барганын да Белә алар... Син зур шагыйрь, Син зур кеше, диләр... Кая инде безнең ише, диләр... Симерәләр «дин вә милләт» өчен. ...Синең туңу, синең күшегүләр Алар өчен бүген шундый кирәк — Кемдә тулы күңел, Кемдә кесә... Ә ил җылый көзге җилгә кушылып, Җилләр ис‘ә җанны кисәкисә. ...Ә ил җылый... Кемнең кайгысы бар Бу зур илнең кайгызарларында. Тик дөньясы тыныч булып аның, Маллар тулы булсын амбарында. ...Ә ил җылый... Кемнең кайгысы бар Моңнар белән аккан күз яшендә, һәркайсының үз кайгысы кайгы. Вакыты юк илгә эндәшергә. .„Ә ил җылый. Аның елавыннан Безнең өчен нәрсә үзгәрә, дип, Шамакайлар җырлый-җырлый бии, Үз җырыңны синең йөзгә бәреп... Баш өстендә чорның кара кулы, Дөнья тулы аның кара колы, Күрсәт бармак белән төртеп кенә. Ярылачак!— Эче кара тулы. Юкка гына шагыйрь Ишмиләрнең Исләренә моны төшермәгән... Чор үЗейең кара колларына Кагылганны буган, Кичермәгән... Моны белгән шагыйрь. Егерме җиде ел гомер яшәп. Шагыйрь һәммәсенә өлгерәчәк... Кара чорның кара кулы шунда Бугазына аның үреләчәк. Шагыйрь биек, Чорның кулы җитми — Күкрәгенә барып тыгылачак. Егылачак шагыйрь, мәңгелеккә Халык йөрәгенә егылачак. Әле елДар кара сөлек сыман Суырганда соңгы саулыгыңны, Сава Тукай, соң кәррәсен сава Үзеннән соң илгә калыр моңның. Бара Тукай, хәрәкәттә һаман. Исе китеп ята күле Кабан, Кабатлаган кат-кат үз-үзенә, һәркем кабатлар дип кабатлаган: «Мин әле кая барам?» «Мин әле кая барам?» Йортлардан моң бәрә • ...Февраль урталарысыз монда сыерлар бозауламас. Минем максады аслыем булган сөт вә катыкны шуңарчы туйганчы эчеп булмас, ахры . Миңа »Горе от ума» белән Лермонтов Полное собраниесен җибәрә күр әле. кирәк.. Әле авыл хатирәсе булыр дип бер юрган, ике мендәр эшләтеп алдым...» Январь, 1912 ел. Авылдан Казанга. Гыйльметдин Шәрәфкә язган хаттан. Кулларыма каләм алмый гына, Саулыгымны барлыйбарлый гына, Парлы сөтләр эчеп дәвага, Барсын эшләп алдан уйлаганча, Ятыйм, дигән идем, читән аша Йодрыгымны селкеп калага... Уйландыра... Авыл йортларыннан Аерылган егерме елым Стенага терәп сорау ала: «Шуңа лаек егерме юлың Бармы синең?». Өйдә шундый эссе, Тимер мичкә яккан утыннар Сискәндерә шартлап, Капкачының Читләреннән төшкән утыннан Стеналар буйлап йөгерә дә, Битләремә җәелә кызыллык... Шундый эссе өйдә, Киңлекләрдә Ап-ак буран, Ап-ак хозурлык. Шундый эссе өйдә, )К,итми һава, Кайнар сорау керә тын белән. Йортлардан моң бәрә — Бу йортларны Мүкләгәннәр мәллә моң белән? Нәселләрнең генә түгел, монда Моңнарның да очы еракта. Кайгы моңлы — монысы аңлашыла, Шатлык моңлы — гаҗәпләнәм шуңа, Уйларга да ярый бу хакта.. Мин тынлыкка качтым дигән идем, Ил авазы кермәс урынга,— Бер том аша килеп керде уйлар Ил турында, шагыйрь турында. Казаннан бит, юкса, чордашларның Биштәр, белйн алдым китабын. Йоклаганчы, . Күз тонганчы укыйм. Уянуга инде онытамын. Уйлагандыр авыл: «Тәти егет Озак тормас монда, кыяклар!* Хатлар укыйм. Йөзләп шагыйреңә Сабак бирә торган бу хатлар. ...«Акча кирәк, киләчәкне тәэмин Итеп калу кирәк», янәсе... Ә шагыйрьгә әйтеп калу кирәк, һәр минуты дөнья бәһасе. Киләчәкне тәэмин... Үзләренең Булмас киләчәге хакына Баш ияләр, бил бөгәләр килеп Үлеп яткан шагыйрь катына. Имеш, алар хезмәт кешеләре, һәм яшиләр, имеш, тилмереп. Килеп бил бөгәләр, Кемнең әле Баеганы булган бил бөгеп. ...Мичтә утын яна. Яна йөрәк, Син янасың, салмак, тын гына... һәрбер яну тиеш аваз биреп Сискәндереп уйландырырга. Сорау белән миңа карап яна Түрләмәләрдәге чигешләр. Монда бөтенесе сорау ала, Сорау белән бага: «Ни эшләр?» Ә ятакта әнә, хәтерләтеп Гомеремнең татлы көннәрен, Тигез генә сулыш алып ята Ак күкрәкле ике мендәрем. Авыр сулап куям. Ут яндырып Меңләп сорау керә тын белән, Йортлардан моң бәрә Бу йортларны Мүкләгәннәр, чынлап, моң белән. Учак сүнеп, тимер калачак... •...Эчем. тышым Ишми вә игъбаны- на злоба белән тулды... Күз алларым караңгыланды...» 1911 ел— Сәгыйть Рәмиевка хаттан. Килә хәбәр... Тетрәндереп килә... Иж-Бубины тар-мар иткәннәр. Зыя Камалидай зыялылар Этап белән киткән икәннәр. Бу тетрәнү ярты гомереңне Алып китә инде барыбер.— Бәргәләнә шагыйрь. Алай гына Кемдә дә ул була... арыныр. Кушлавычта тәүге авазыннан Бизмәннәрдә үлчәсәк әгәр — Аны гына кичермәгәнме ул Апуш чактан Тукайга кадәр. ...Үз дигәнчә бара халык һаман, Үз дигәнчә бара кешелек. Казан өязендә кыссаң аны. Ул Җаектан чыга бүселеп. Бәреп чыга башкорт даласыннан, Себерелеп чыга Себердән — Сындырам дип тоткан Столыпин Тотып кала бары сеңердән. Син сөрәсең аны мәсләгеннән, Ә ул урап бөтен Җир шарын. Бер гасыр да узмый — кире кайта Эзләп тамырын, эзләп туфрагын. Нишләтергә мөмкин бу халыкны. Елаганда хәтта җырласа. Ул барыбер кайта сөргеннәрдән. Җырда кайта ни дә булмаса. Самодержавие, бетерәм, дип, Утка сала барысын,— яндыра. Материя бетә, кала, имеш, Күктә очып йөргән җан гына. Күперләрне яга чигенмәскә, һәм үзенә юлны яндыра. Бөтенесен яга, кала, имеш, Җир ашларга көлле кан гына. Ничә гасыр буе кара төтен Күтәрелә һәрбер тарафтан — Ак каурыйлар очып кала барыбер Иске китап дигән канаттан. Ул яндыра, мәңгелеккә ясый Үзе өчен иркен дөньяны. Ул яндыра һәм үзе дә сизми Янган утка сала руданы. Янган утта ул көчәя генә. Хыяллана: имеш, сындыра. ...Тукай булып ул, Җаекта яна, Бишенче ел көтеп тын гына. Ул хәзергә әзерләнә генә: Хәзрәти Мотыйгулланы Тыңлап дәрес ала — шигърияттә Кузгатырга төрки дөньяны. Дөрләп учак яна, ул да яна... Гомере буе шулай яначак. Революция дулкынында Учак сүнеп, тимер калачак! Калачак. II •„.җәберләренең җәрәхәте җәннәте гаденга керсәм да йөрәгемнән китмәс». , 30 июнь 1903 сәнәи миладия Апасы Саҗидәгә хаттан. Кайсы гына яктан килсәләр дә, Кай шивәдән, кайсы төбәктән. Фикерләрен әйтә алырлыклар — Зыялылар белән беррәттән,— Кай арада гына өйрәнәләр, Кемнән генә үрнәк алалар: Казан урамнарын бер әйләнсә. Койрыкларын сыртка салалар. Ә сабыйга туган теле өчен Дәреслекне кемнәр хәзерләр?— Погон бирер җылы урын булса, «Алла булырга» да әзерләр. Билгеле бит кычкырасылары Койрык каткач кына бәкегә, «Алла булса», артык ерак йөрми Пәйгамбәрлек галәмәте дә. Чын халәтен күрсәтүдән куркып Яшеренә, гүя, томана — Яшеренә фиркаләргә кереп, Фирка аша олуг Думага. ...Мещаннары такта ярыгыннан Курка-курка гына тын ала. Бер төркеме дингә яшеренгән, Бар мәкерен төреп чалмага — Ныгытмага кереп поскан сыман Мөхәммәткә поскан, аллага. Үрмәлиләр мыдыр-мыдыр килеп Мөнбәренә кеше җанының. Саранча күк тоташ үрмәлиләр Гөлләренә милләт багының. Нәкъ коръәндә язган күренештәй. Афәт булып, сары бу кавем Уңдырышлы җирне бетерәчәк — Көтеп торсаң ашап киткәнен, һәркем әкәм-төкәм, һәркайсының Йомранныкыдай оясы... Бар әле ул күпме битлекләрне Сыдырасы, ачып куясы. һәм Габдулла төрки дөньясында Шаккатырып һәммә тарафны, Мәдрәсәләрдә нәкъ үзләре Ничә еллар биргән сабакны Искә төшерәчәк... Ү зләренчә Сыек чыбык белән ярачак. Казан стенасын икенче кат Шартлатачак әле. алачак! Алачак. III • ...Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю хакында бер нәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам*. 23 июнь 1908 ел. Фатих Әмирханга хаттан. Ә. хәзергә барысы яшеренгән. Барысы яшеренгән... Замана Үзе шуны сорый... Мәхәббәтең Яшеренми икән — талана. Каралама килеш рәнҗеп карый Сөю-хакның язылып беткәне — Янәшәдә һаулап көтеп ята Печән базарының этләре. Яшермәсәң изге хисләреңне, Күрә алмый калсаң бер .чара; Татар кызын эштән чыгаргандай, Алар аны эштән чыгара. Җибәрәсең пәрәнҗәгә каплап Якты уйларыңны дөньяга,— Чиләгенә күрә капкачы бар. Сыгынасың ялган имзага. Үксез ятимлекне аңламаган, Ана назын .тойган киләчәк, Тукай хатын-кызны яратмаган, Дигән ялган уйга киләчәк. Уйлап чыгарырга мөмкин моны Шакшыланып беткән бер надан, Ул алардан өстен, Тик үзеннән — • Табигатьтән өстен булмаган. ...Булган саен чишмә тирәнрәк. Булган саен суы сафрак — Үзеннән зур күләгәсен сала Өзелеп төшкән һәрбер яфрак. Ятим үскән сабый чакларында Төшеп калган кара күләгә, Чишмәдәй саф, тирән күңелендә Шушы яфрак булып тирбәлә. Сабый чакларында Кырлайда ук Ишетелгән «үксез баланы». Авыз-борыннары канга баткач, Искә алыр Печән базары. Ул — Шәрифә карчык тупсасы да. Тими калган ана назы да — Ятимлек ул хәтер дәфтәренә Йөрәк каны белән языла. ■ Шагыйрь аны гомер дәвамында Тик кәгазьгә генә төшерә. Ятимлек ул үзе ярты гомер Табигатьтән шагыйрь кешегә. «Хөр мәмләкәт, хөр Русия»— хәтта Балачагын искә төшерә. ...Яңа гасыр башы. Кыныдагы Хәнҗәр әле Тукай шигыре. Нурлы йөзен бер ачачак әле Пәрәнҗәле Тукай шигыре. Г47 Ул балкып та. ул сагышланып та Килер заманнарга барачак. һәрбер заман аның үз хәленчә Пәрәнҗәсен йолкып алачак. Алачак! IV •Мин зле кая барам?» 23 июнь 1908 ел. Фатих Әмирханга хаттан. Хасталанып «Болгар» номерында Язып салган гади хатында Уйламагандыр да заманнарның Болай үзгәрәсе хакында. Уйламагандыр да халыкларның Кышкы сарайларны аласын, «Тәфтиләү»не җырлап егетләрнең Гильотиналарга барасын Уйламагандыр да... Ә ул менә Әверелеп халык җанына. Кирәк чакта алгы сафка басты Ил сагына, Ватан сагына. Татар егетләр Европага Азат дөнья илтә барды бит — Биштәрендә Тукай томы булса. Күкрәк кесәсендә- партбилет. Калаларга урам булып керде. Исем булды сараййортларга. Юл күрсәтте халык дөньясына Дәвам булып калырлыкларга. Алда торган яңа гасырда да Ул эталон булып калачак. Җырларыбыз белән — безнең белән Бездән соң да бергә барачак. Барачак! Ә халык — җыр... •Торам торам да: • Ярабби! Ятимлекләр. фәкыйрьлекләр. ачлыклар. Ьвылдан-авылга сатылып йөрүләр. рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдегем истигдад очкыны шушы исерекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?»—дим. 23 июнь 1908 ел. Фатих Әмирханга хаттан. I ...Аларның да саллы канатлары Сабый чагында ук каерылган. Ә халык — җыр, Ул мәңгелек җырның Сүзе белән моңы аерылган. Тарих төпләреннән күтәрелгән Моңнары бар аның, моңланырлык! Моңнары бар аның... Нәкъ бүгенгә Тәңгәл килә алыр сүзләре юк. Болыт куе... күкрәп яшен килә, Шул сүзләрне язар Тукай кирәк... Монда булса бетерерләр иде, Ә Җаекта... анда башка иләк. Җиделе лампа төбе тирәсеннән Ерактарак төшә һәрчак якты... Күзе ачылганчы буар идең, Бу бит Җаек,— түгел Казан арты. ...Берәү итәк, берәү китап үбә, Берәүләре җуйган ышанычын. Үзгә иман кирәк сүзләреңне Халык көйләренә кушар өчен. Фидакарьләр утка барып керә, Белә-белә керә янасын да. Ә халык җыр,— яңа аваз кирәк Яңгырарга чорның яңасында. ...Берәү хатын, берәү алтын үбә: Чат сыланып кала селәгәе. Чабышкыдай янып Ямаш үлә, Бу томаналарга: «Үлмәгәе!» Атла гасырлардан-гасырларга, Ит чираты булса — тавышгауга! ...Үзгә иман кирәк мәдхияңне Ямаш исеменә багышларга. Яңа буын! Ил хәсрәте булса. Әнә кайда синең җырдыр җырың — Күр, үткәне аша киләчәген, Киләчәге аша үткән чорын. Хөр мәмләкәт һәм җиделе лампа, Еллар арты күпме еллар акты. Ильич утларының яктысында Төбенә дә төшә... хәзер якты! II ...Билгелеме, билгесезме юлың, Турыданмы, әллә бик ураумы? «Кая барам?..» Кеше үз-үзенә Кабатларга тиеш шул сорауны. һәлакәткә дучар сабыйларны Коткарамы кереп янган утка, Җәлилчеләр белән «Тәфтиләү»не Җырлап үләме ул Моабитта; Я Газинур булып күкрәк белән Үлем авызына капланамы, Я кагамы каләм киңлегендә Ни дәверләр бикле капкаларны, Күтәреләме ул трибунага, Я БМОда иле исеменнән, Яки иртән эшкә барамы ул Горурланып гади эше белән, Үз-үзенә сорау бирә алган. Яманатын җирдә таратмаган... Кабатлаган Тукай үз-үзенә, Заман кабатлар дип кабатлаган: «Мин әле кая барам?» Кая барам? Биргән шул сорауны Кая барганын да белгән хәлдә... һәрбер континентта ике дөнья Маңгай белән мдңгай бәрелгәндә, Күз алдында «мәңгелеккә килгән» Дәүләт хуҗалары, алышына. Ул без — шаһит ике системаның Билләр Кыскан мәшһүр алышына... Соңгы сүз • ...Мин кайтып җиттем. Бер нзрсэгз • да аптырамадым. Әлегэ җитзр». 12 май, 1912 ел. Уфадан Казанга. Кәбнр Бәкергә хаттан Дүртенче том кулда... Егерме хат, Иҗат түгел, бары хат кына... Күк капусы ачылгандай, алда Көрәшче һәм шагыйрь яктыра. Көрәшче һәм шагыйрь, Сиксән биш ел Элек язган язма, хатларын Кулга алыйм дисәм, кулым пеште, Уттан гайре берни тапмадым. ...Бүген менә бераз Үрелеп кенә Утлы күмерләрен актардым. 1974—1984.