Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘТИ КАЙТКАН КӨН

Бу тавык дигәнеңнән дә әрсез мал бармы икән дөньяда’ Иртән әни пешереп калдырган бәрәңге кабыгын урыпмы уралар Алларына сибә торасың, тып-тып чүпли торалар. Ул гына җитми әле, әтәче кызыл кикриген кукрайтып, «ко-ко-ко»лап өстеңә килә. Авыз ачып горсаң. табагыңа очып кунар. Көш-ш-ш. килбәтсезләр, убырлар! Мин шулай туймас тавыкларны тирги-тирги. ашатып маташа идем, бәрелэ-сугыла йөгереп. Солтан килеп керде — Малай, яшьләр быел җиңү хөрмәтенә сабан туе ясыйбыз, дип әйтәләр, ди. Югары оч Ибрай абый: - Кбч жыеп торыгЫз. сыбызгы борыннар, сабан туенда иң элек сезне көрәштерәбез ди Иптәшем. Ибрай абыйга охшатып күкрәген киереп, тавышын калынайтып сөйли Киндер күлмәк астыннан очлы кулбашлары тырпаеп тора Куллары килбәтсез озын, үзе ябык Хәер, ябык булмый нишләсен, бер дә туйганчы ашаганы юк ич аның Карт әбисе белән генә тора Әтисе Сәгыйть абзый сугышка минем әти белән бергә китте Китте дә югалды Бер генә хаты килде Әнисе белән ике энесе кышлаган башак ашап агуланып үлделәр Солтан мәктәптә булып кына исән калды Язын әниләре кырдан башак җыеп кайтып, ботка пешергән дә. өйдәгеләр туйганчы ашаганнар Әбиләрен сөлек салырга дип. түбән очка алып киткән булганнар. Юкса. Солтан да, әбисе дә сау каласы түгел икән Минем бер дә сер бирәсем килми — Көрәштерсәләр, көрәшәбез аны,— дигән булам Үземнең йөрәк еш-еш тибә Их. яшьтәшләреңне җиңеп, батыр калсаң1 Җиңүче кешене бер кулын югары күтәртеп мәйдан әйләндерәләр, аннары бүләк тә бирәләр, диләр Сугышка хәтле сабан туйларын күргән зуррак малайлар сөйли — Әйдә, хәзер үк көч сынашабыз Ибрай абый әйтә, өйрәнә торыгыз, ди — Әйдә соң! — Мин бушаган көрпә савытын тавыклар алдына куйдым Без ишегалды уртасына, яшел чирәмгә чыгып, чын көрәшчеләр шикелле кара-каршы бастык та, бөтен кагыйдәләрен җиренә җиткереп, көрәшергә тотындык Минем чалбар каеш белән буылган, әтидән калган каеш. Солтанның чалбары киндерә белән генә бәйләнгән Шуңа күрә аңа мине эләктерүе җиңел Аннары ул, ябык булса да. буйга*минн?н бераз калкурак. Шуңа күрә тиз генә селкеп салырмын, димә Без мышный-мышный шактый әүмәкләштек. Әле ул өскә чыга, әле мин Безнең көрәшүне сагаеп күзәтеп торган әтәч, «ко-ко-ко»лап аваз салды, аннары бөтен бикәчләрен җыеп, лаяас астына тирес тибәргә алып китте. Ниһаять, хәлдән тайдык Чирәмдә аунаган җирдән, еш-еш сулу алып; тезләрне кочаклап торып утырдык Шул чак мин ңинәт энем Фатихның ишегалдында юклыгын абайладым Тиз генә сикереп торып, каударланып урамга йөгердем. Минем арттан юан тавышы белән һау-һаулап Актүш ташланды. Шайтан малай, кая киткән инде тагы?! Һич өйдә генә тормас Ар- тыннан гел ияреп йөрергә генә кирәк Фатих' Фатих! — дим — Фатих!» Урамда шылт иткән тавыш юк, кош-корт, бала-чага да күренми Кайдан килсен ди ул бала-чага. Булганы тау астында каз көтә, әрәмәдән үлән ташый Солтан белән чишмә буйларын әйләндек, бакчалар аша гына тау астына, -Шушма буена йөгерёп төштек Күктә кояш кыздыра бөтен җирдә яшеллек Җылы, рәхәт Әрәмәлектә кошлар сайрый Ә Фатих юк. Шушмага баткан булса әнигә ни җаваплар бирермен9 Утауга киткәндә, миңа ышандырып калдырды ич ул аны' «Тугыз яшеңә җитеп, шул баланы да карамагансың .— дияр Фатих' Фатих' —дим Бәлки, өйгә дә уралгандыр инде дип. җан-фәрман чаба-чаба кире кайттык Юк Ишегалды да тып-тын' Инде нишләргә' Кемнән ярдәм сорарга' Тагын кайлардан эзләргә?! — Силсәвиткә барып әйтергә кирәк —ди Солтан Тирә-күршеләрдән берәү дә күренми, ичмасам Әй, Золхия апа өйдә ич бүген' Мин. Солтанга берни әйтми. Зөлхия апаларга йөгердем Сулуым кабып. дөбер-шатыр барып керсәм, ни гаҗәп идәнгә җәйгән палас өстендә безнең Фатих белән Зөлхия апаның малае Тәлгать шуышып йөриләр. Фатих кәҗә булып Тәлгатьне сөзәргә килә, тегесе шырык-шырык көлә. Зөлхия апа почмак сәкесендә табак-савыт юа. Күрәсең, хәзер генә ашаганнардыр. Фатих миңа игътибар да итеп тормады, уйнавында булды Мин аны чатыр чабып эзләп йөрим тагы Үземне үзем шундый кызгандым, күземә яшьләр килде Зөлхия апа «Әйдә, уз, үскәнем .— дигән була тагы — Мин аны бөтен җирдән эзләп йөрим — Баядан бирле уйныйлар инде алар, уйнасыннар.— диде Зөлхия йпа - Бәрәңге пешереп ашаттым үзләренә — Ул зур коңгырт күзләрен тутырып миңа карады Әйтерсең лә. аның минем алда да зур гаебе бар Тәлгатьне ул каядыр урман кисәргә барган җиреннән алып кайтты Җилдән туган».— ди аны Солтан Зөлхия апаның әнисе. Фатыйма әби. Тәлгать. туганчы ук дөнья куйды Исән чагында ул гел безгә керә, әни белән озаклап сөйләшеп утыра иде -Язмыш шулайдыр инде, күрше, бу хурлыкларны күрермен дип үстермәгән идем кызымны» —дип кабатлый, әледән-әле күзләрен сөртә иде. Баштз мин Зөлхия апаның гаебе нидә икәнен аңламый аптырадым. Бәләкәй булынган Аннары Солтан аңлатып бирде Нихәл итәсең?! Ни генә булса да. яратам мин Зөлхия апаны. Үзебезнеке белән бергә алар кәҗәсен дә көтүдән юыртып кайтам Бер-бер йомыш кушса, рәхәтләнеп үтим Чибәр ул Зөлхия апа. башка хатыннарга охшамаган да Билләре сыгылып тора Чәчләре саргылт, толымнары тезенә җиткән Йо:»е ап-ак Ул колхозның яшелчә бакчасында эшли Тәлгатьне шунда бәләкәй арба белән тартып йөри. Эшкә бармаганда өеннән бик сирәк чыга Үзләренә дә безнең әнидән башка кеше керми Хатын-кызларның аның белән «өйләшкәнен күргәнем юк. никтер озак итеп артыннан гына карап калалар. Кызганалармы гаеплиләрме9 Өлкәннәрнең уен кем белсен9 ! Уф' Ярый әле суга батып үлмәгән икән Фатихны әйтәм Мин берни дәшмәстән, тиз генә чыгып киттем Уйнасын әйдә Озакламый әни дә кайтыр. Минем әле кисмәккә су ташыйсым, утын ярасым, казларны барлыйсым бар Әни кайтуга самавыр тергезергә д/ кирәк. Солтан белән Актүш мине урамда көтәләр иде Фатихның табылуын кыяфәтемнән үк чамаладылар Без чабулап йөрибез, ул уйнап ята икән .— диде иптәшем теш арасыннан чыртлатып Тик минем энемә сүз әйттерәсем килмәде «Бәләкәй бит әле ул, аңламый».— дидем Солтан ничек килсә шулай. кисәк кенә китеп тә барды Мин шактый югары күтәрелеп, сөйкемле елмаючы кояшка карап алдым Вакыт үтә. эшлисе эшләр тау чаклы Озакламый төшке ашка әни дә кайтыр Мин тиз генә лапас астына кереп, чыбык-чабык чапкалый башладым Лапас асты утыннан бушап бара Соңгы чыбык-чабыкны турыйм. Көзгә хәтле әти кайтмаса. тагын ничек утын юнәтәсе булыр Күптәннән аунап яткан түмәрләрне ярмакчы булып карыйм. Их. көч җитеп бетми шул әле минем, ни әйтсәң дә тугыз яшь кенә шул әле Шундый бер тылсымлы машина уйлап •«басы икән ул. Утынны үзеннән-үзё турасын иде Машинаны китереп терә- була, түмәрләрең чаж-чож килеп, үзеннән-үзе ярыла да китә Мин үзем тураган бер кочак чыбыкчабыкны күтәреп, өйгә юнәлдем Шулчак өнсез калып, кулымнан чыбык-чабыкларым коелмасынмы, бер ир кеше безнең капканы ачып маташа. Капка ярыгыннан аның кояшта уңган гимнастеркасы күренеп калды. «Әти, әти кайткан!- Мин урынымнан кузгалмакчы булдым, кузгала алмадым, нидер эндәшмәкче булдым, телем тотлыкты. Ул арада ир кеше, капканы ачып, ишегалдына керде, Як-ягына каранды. Юк, минем әти түгел икән бу, үзе яшь, буе да озынрак, кап-кара кашлары кылыч борыны өстендә бер-берләренә килеп үк тоташканнар Җилкәсендә солдат капчыгы Юк. бу абый безнең авыл кешесе түгел. Кәефем китте -Ымсынуым гына булган икән шул. Солдат минем белән авызын ерып исәнләште. Аннары: — Энем, бу Зөлхия апаңнар йортымы? — дип сорады. — Зөлхия апаларныкы тегесе, абый. Сиңа алар кирәк идемени? Әйдә, күрсәтәм. Минем энем дә аларда әле Без солдат белән урамга чыктык. Зөлхия апалар капкасы төбендә абый кеше туктап калды. — Энем. Зөлхия апаңны чакырып чыгара алмассыңмы9—дип үтенде ул Аның тавышы ничектер бик кыюсыз чыкты. Ник чакырмаска, чакырабыз аны. Мин ук кебек атылып Зөлхия апаларга кереп киттем Керә-керешкә үк: «Зөлхия апа, сине бер абый чакыра!» — дип сөрән салдым Зөлхия апаның кулындагы әйбере идәнгә төшеп китте. Ул агарынды, аннары коңгырт күзләрен зур итеп ачып миңа карады да ишеккә атылды. Мин аңа иярдем. Әлеге абый капка баганасына сөялеп тора иде. Зөлхия апаны күрүгә, аңа таба бер адым ясады да туктап калды Зөлхия апа да аңа җитәр-җит- мәс. никтер туктады Тик торалар катып. Үзләрен читтән күзәтү кызык. Ниһаять, солдат абый кымшанып куйды, кочагын җәйде. Зөлхия апа исә: «Тимербай!» дип аңа таба атылды. Зөлхия апа Тимербай абыйның кочагына капланып үкси-үкси елый иде Тимербай абый аның чәчләреннән, аркасыннан сыйпый, тынычландырырга тырыша. «Я. булды, булды, гүзәлем»,— дип бертуктаусыз кабатлый. Зөлхия апа башын күтәреп, яшьле күзләре белән елмайгач, әйтерсең лә кояшлы яңгыр явып узды. «Мин. мин синең килереңә ышандым, Тимербай!»— диде ул. Аннары миңа таба борылып, горур тавыш белән «Бу сңнең Тимербай җизнәң була, үскәнем»,— диде. Кунак абый кесәсеннән яшькелт саплы пәке чыгарып. «Менә, егет, Зөлхия апаңнан сөенче алган өчен!» — диде дә миңа сузды. Мондый пәкенең әле дөньяда да булганы юктыр. Биш япьле! Мин аларны шундук ачып карадым Зурлы-бәләкәйле ике пычагы, боравы, чәнечкесе. кашыгы бар.-Сабы кояшта елыкелык итеп, әле яшькелт, әле зәңгәрсу төскә керә Пәкене шундук Солтанга күрсәтәсем килсә дә түздем. Аны йомарлаган йодрыгымны чалбар кесәмә тыктым да, Зөлхия апа белән Тимербай абый артыннан өйләренә кердем Тимербай абый сәкедә тәгәрәп йоклап яткан Фатих белән Тәлгать янына килеп басты да, бер Зөлхия апага, бер малайларга карап тик тора Әллә ' аптырабрак та калган тагы Шулчак Зөлхия апа оялчан гына елмаеп куйды. Аннары, салкын җил тидемени, йөзе кинәт никтер кырысланып китте. Ул Тәлгать өстенә иелеп, аның башыннан сыйпады Мин әле Зөлхия апаның бу хәтле чибәр икәнен күргәнем юк иде Тәлгатькә аның кулы түгел, аккош канаты кагылды, диярсең. Саклык белән генә, ләкин бик горурланып кагылды ул аңа Тимербай абыйга да астан гына сөзеп карады Үз артыннан карап калучы әбиләргә ул гел шулай күз сала иде Тимербай абый тәмам шашты Ни әйтергә белми, бер Тәлгатькә, бер Зөлхия апага төбәлде Кулын әле кесәсенә тыга, әле ала Аннары кинәт Зөлхия апага таба атлады да. аны күтәреп алып, идән буйлап әйләндереп йөртә башлады Үзе аның битләреннән, чәчләреннән үбә. «Зөлхиям, бәгърем •— дип кабатлый иде Зөлхия апа бер үк вакытта елый да, көлә дә иде. Тимербай абый аны сәкегә утыртты да. үзе Тәлгать каршына килеп тезләнде Аның чәчләреннән сыйпады. Тәлгать берни сизми тәгәрәп йоклый иде. Их, җүләр малай, әтисе кайтуын да сизми калды бит. әй! Һи, ни әйтәсең аңа, бәләкәй ич әле ул, әтисен бөтенләй күргәне дә юк. Мин шулчак Тәлгатьнең нәкъ Тимербай абыйга охшаган икәнен абайлап алдым Шундый ук борын, шундый ук кашлар, шундый ук авыз Бик көнләштем мин 'аннан Әнә 1Нф нинди бәләкәй булса да. әтисе кайтты Йокларга ятканда әтисе юк иде, уянгач — бар' Өйдәге ыгы-зыгыны тоептыр инде, безнең Фатих та уянды Гаҗәпләнеп бер Тимербай абыйга, бер миңа карады Зөлхия апа күбәләк кебек очынып аш әзерләп йөри, үзе Тәлгать алдында тезләнгән Тимербай абыйга әледән-әле карап куя. сөйкемле елмая Минем аның бүгенгедәй шат, бәхетле чагын башка беркайчан да күргәнем булмады. Фатихның уянганын күргәч, Зөлхия апа киштәдән ике конфет алып, берсен миңа, берсен Фатихка бирде "Барыгыз, өегезгә кайтьцыз, нәниләрем, иртәгә тагын килерсез»,—дип, йомшак кына’аркабыздан сөеп, безне ишектән чыгарып җибәрде . Минем күңелне җылытып, кесә төбендә биш япьле пәке ята Бармакларым белән капшап, аның япьләрен барлыйм, сыйпыйм Минем әле беркайчан да. мондый пәкене тотып караганым да юк иде Фатих кына күрә күрмәсен, «бир дә бир», дип дөнья җимерер Тизрәк Солтаннарга барасы иде дә бит. озакламый әни кайтыр, ә минем әле эшем дә эшләнмәгән Сабан туе да килеп җитте Мин һаман әтинең кайтуын көтәм. Әни дә: «Бу арада хат-хәбәре дә юк. юлда түгелме икән»,— дип сөйләнә Колхоз эшенә киткәнче, иртә-кич өйләрне, ишегалларын ялт иттереп тазартып куя. «Әтиегез кайтуына чиста торсын».— ди Фатихның гына исе дә китми Чөнки аның әтине бер дә күргәне юк Көчле икәнен дә. бәләкәй чагымда мине уч төбенә утыртып, баш өстенә күтәрүен дә белми Батыр Мисбах кушаматлы икәнен дә белми дә белми инде Мин энемне кызганам да. кайчакларда ачуым да килә Теле ачылганнан бирле бар белгән сүзе "Бир, миңа, мин 'дә барам1» Һич кая барыр хәл юк. чабуга тагыла да бер тотам калмый Тукмаклап булса да калдырыр идем, соңыннан әнидән үземә эләгер дип тыелам. Әләкләвен генә кара әле син: «Әни, абый тия’» Менә шундый инде ул минем энем Шуңа күрә пәкене аңа күрсәтмим әле Ул йоклаган чакта, я әни янында кайнашканда гына ялгызым качып уйныйм Кесәдә пәке булгач, ®лге котлатып йөрүче егетләр артыннан да иярәсем килмәде Ни кызыгы бар инде сөлге котлатуның Берәр йорт янына киләләр дә апалардан күкәй, кызлардан кулъяулык даулыйлар Солтан белән бер-ике урамда йөреп караган идек, туйдырды, аларга кайтып, пәкеле уйнарга утырдык. Солтанның да күзләре кызды пәкегә. Үзләренең Зөлхия апалардан ерак- тарак яшәүләренә үкенеп бетә алмады Тимербай абыйның үзләре турыннан узганын да күрә алмый калган. Күреп каршысына чыкса, пәке аныкы буласы икән. Пәкесе дә бик хикмәтле шул. Сабы елкылдап торгач, Солтан башта аны «фашист пәкесе» дип хурлап маташкан иде дә, әйләндерә-әйлән- дерә карый торгач, пычак сыртында «Союз» дип язылган җирен күреп алдык. Димәк, үзебезнеке’ Пәкене күргән саен Солтан хәзер авыр сулап куя. Мин аңа пәкене тотып карарга бирәм, кызганмыйм Солтан пәке урынына үзләренең бәрәңге әрчи торган пычаклары белән 1 уйный Үткен пычак ул Сугышка киткәнче, әтисе аны чалгы тимереннән ясаган Үзе бәләкәй генә. Солтан аны гел кесәсендә йөртә. Пәкем юк чакта мин дә аңа бик кызыга идем Солтан үз чиратында чалгы пычагын һавада мәтәлчек аттырып йомшак кара туфракка батырды Аннары кинәт әсәрләнеп әйтеп куйды — Әгәр дә ки сабан туена әти кайтса, сөенче алучыга мин бөтен булган малымны бифергә дә риза’ Минем дә сынатасым килмәде: — Сөенче алучыга мин пәкемне дә кызганмас идем әле, дидем Солтан очынып китте: «Чынмы, малай, чынмы?’» — дип сөйләнә-сөйлә- нә капка төпләренә йөгереп барып юлга карады Аларның йорты калкулыкта утыра Районнан кайта торган юл уч төбендәге кебек ярылып ята Әтисеннән инде өч елдан артык хәбәр-хәтәр булмаса да. Солтан һаман юлдан күзен алмый, аны көтә «Безнең әти разведчик иде Разведчиклар бик җитез була алар, исәндер, кайтыр».— дип мине дә ышандырырга тырыша — Чынлап та. бирәсеңме, малай, сабан туена түгел, теләсә кайчан кайтса да бирәсеңме’’ — Сөенчесен алганга бирәм’ 1 Солтан пәкенең япьләрен ачып-ябып карады Кашыгын, чәнечкесен каплады Кызык мондый бәләкәй кашык белән ашны ничек ашыйлар икән Без бәрәңге шулпасын агач кашык белән генә ашыйбыз Анда да әле эчендә берән-сәрән йөзеп йөргән бәрәңгеләрен башта кашык белән алабыз да, шулпасын савыты белән күтәреп кенә эчәбез. Ашау искә төштеме, борып эч авырта башлый, уенның да кызыгы калмый Мин пәкене кысып тоткан кулны кесәгә тыктым да өйгә йөгердем Озаграк йөрелде шул биләмдә, әни мине нык кына тиргәп ташлады. — Көне-төне биләм дә биләм. Кәҗәгә кышлык печәнне кем әзерләр дисең соң син9 ! — Ул мине тирги-тирги сәкегә ашъяулык җәеп, аш урыны әзерләп маташты — Ашагач ук Фатихны ияртеп әрәмәлеккә менеп төш. ишетсен колагың. Ярты капчык булса да үлән җыеп кайтырсыз. Иртәгә сабан туе дип көнең узар юкса... Без әрәмәлектән чыкканда, көн кичкә авышкан иде инде. Шушма буендагы таллыкта өзеп-өзеп кошлар сайрый Үлән арасында чикерткәләр чырылдый Сарут исе борыннарны яра Әрәмәлектә, ышыкгё үскән үлән каты булмый, капчыкны Фатих белән уйный-көл ә генә бик тиз тутырдык Энемнең куллары бәләкәй генә булса да. миннән күрмеш җыепмы-җыя Тик ул бөкрәеп эшли алмый, тезләнеп шуышып йөри Чалбар балагын пычратып бетер;» Ни әйтсәң дә. бәләкәй шул әле ул. Биш яш< дә тулмаган. Кайткан чакта арбага утырт дип теңкәгә тиячәк әле ул Мин аңа карап-карап алам Әги кайтса, бер кәҗәлек кенә печән юнәтер иде инде дип тә уйлап куям Капчыкның авызын бәйләдем Аннары Фатих.белән йкәүләп аны бәләкәй арбэга күтәреп салдык та. пар ат булып җигелеп кузгалдык Әрәмәне чыккач үр менәсе Аннары олы юлга чыгабыз, кайгы китә Такыр юлдан арба үзе үк тәгәрәп барачак Үр менгәндә, мин алдан тартам. Фатих арттан этә. Уф. менеп җиттек! Олы юлга чыгуга хәлебез бетеп, юл читендәге чирәмгә аудык Мин кулымны кесәгә тыгып, пәкене барладым Аны бик алып карыйсым килгән иде дә түздем. Фатих күрсә, бир. дип теңкәгә тияр Бирсәң, я югалтыр, я кулын кисәр Ул үлән арасыннан ниндидер бөҗәк тапкан да, дөньясын онытып, аны күзәтә Мин кулымда пәке салкынын тойган хәлдә, чирәмгә сузылып ятып, зәңгәр күккә төбәләм Кояш күкнең теге ягына тәгәри Чикерткәләр тавышын тыңлап ятуы рәхәт, күзләр үзләреннән-үзләре йомыла Колак төбендә генә Фатих чыркылдый «Абый. дим. абый, менә, камка тоттым» Мин. күземне көчкә ачып, торып утырам Фатих йодрыгын язып, кулын миңа сузды Камка, шуны гына көткәндәй, башта үтә күренмәле канатларын чыгарды, аннары кара бөрчекле кызыл канатларын җәйде дә очып китте Мин аның кайсы якка очканын карар өчен урынымнан сикереп тордым һәм юл буйлап безгә якынлашып килүче солдатны күреп өнсез калдым Аны Фатих та күреп алды Солдат зур-зур адымнар ясап, ашыга-ашыга атлый Өстендә гимнастерка Гимнастерка өстеннән буган каешының перәшкәсе ялтырап тора Солдат миңа никтер таныш кебек тоелды. Аяк атлавымы, кулларын селтәвеме9 Безнең әти түгелме соң бу9 ' Мин үзем дә сизмичә; Әти!» —дип кычкырып, солдатка каршы йөгердем Әти. чынлап та әти Әнә ич. кашлары, күзләре нәкъ әтинеке Тик. кар» ич бу. ябык, безнең әти тазарак иде Мин кинәт туктап калдым Солдат та миңа җитәр- җит.мәс. күзләрен зур ачып туктады Никтер каушады, аптырап, бер миңа, бер Фатихка карады Аннары кинәт: Улым. Мансур!»—дип алга ыргылды һәм мине кочаклап алды Мин башымны әтигә төрттем һәм күптән онытылган. ләкин бик таныш, тәмле ис, әти исен тойдым Артык түзәрлегем калмады шатлыктан үксеп җылап җибәрдем Шулчак Фатих исемә төште Соң аның әле әтине беркайчан да күргәне юк ич Башымны күтәреп карасам. Фатих инде безнең янга килеп тә баскан, бер әтигә, бер миңа карап тора Үзе менә-менә җылап җибәрергә әзер «Әти. бу Фатих».— дидем мин. Әти үзе дә аңлап алды бугай «Кара, нинди дәү булган минем Фатих улым».— дип аның алдына чүгәләде, аннары чүгәләгән килеш кочагына алып сөйде. Мин дә әтигә килеп сыендым Әти ничектер бик авырлык белән генә тураеп басты Юл уртасында торган бәләкәй арбага игътибар итте һәм аның ике күзеннән мөлдерәп ике тамчы яшь атылып чыкты. Ул күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп алды һәм шат тавыш белән кычкырып җибәрде — Яле. кайсыгыз арбага утыра! — Әти тиз генә биштәрен аркасыннан салып үләнле капчыкларыбыз өстенә куйды Мин шул чагында гына сугышка киткәндәге әтинең тавышын, үзен танып алдым Күңелемә рәхәт бер җылц йөгерде, елмаеп җибәрдем Фатих «аһ» дигәнче печән тулы капчык өстенә* менеп атланды Мин аның артыннан арбага менәргә оялдым Без өчәү — әти. Фатих, мин — өйгә кайтып киттек. Әти арба тарта. Мин аның бер алдына, бер артына төшеп чабулыйм Арба тартмагач, рәхәт, күңелле Шуңадыр, телгә ни килсә, шуны такылдыйм «И. әни шатланыр да инде, бүген ул утауга бармады Иртәгә сабан туе Без сине сугыш беткәч үк көтә башладык инде Әнидән сөенче алам хәзер» Фатих бер дә юкка кычкырып көлә Әти дә бара бара да «алуяу» дип кычкырШп, юыртып ала. Без шулай шау-гөр авылга килеп кердек Мин ерактан ук Солтанның капка төпләрендә басып торганын күреп алдым Ул безнең якка текәлеп карап торды да кирегә йөгерде — Солтан әнидән сөенче алырга йөгерде, йөгерсен әйдә.— дидем. Фатих күрмәсен өчен, әти алдына чыгып, аңа тиз генә пәкене күрсәтеп алдым.— Син кайтканны беренче күреп, миннән сөенче алса> мин аңа пәкемне бирмәкче идем Зөлхия апаның ире Тимербай абый аны миңа сөенчегә бүләк итте — Солтанның әтисе дә кайтмаган, пәкесе дә юк икән алайса Миңа никтер уңайсыз булып китте Шулчак безгә таба йөгергән әнине күреп алдым Әнине күрүгә, әти никтер туктап' калды Арба тәртәсен җиргә куйды Әни килә-килешкә. әтинең кочагына ташланды Алар бер сүз дә эндәшешмәделәр Мин тагын әти белән әнигә барып сыендым Фатих кына арбада кукраеп утыра бирде Беләм мин аны, гомер буе да арбадан төшмичә үзен тарттырып йөртергә риза ул Безнең әвәрә килүебезне Солтан бер читтән генә күзәтеп торды да исе китмәгән кыяфәттә өйләренә таба атлады Ул ничектер бөкрәеп, кечерәеп калган кебек күренде, күлмәк астыннан калак сөякләре тырпаеп тора. Бик кызгандым мин аны әтисе дә сугыштан кайтмады, пәкесез дә калды Сөенче ала алмады ич Өйдә әти булгач, бик күңелле иде Безнең шундук кадер артты. Ул миңа f перашкәсе йолдызлы чын солдат каешы да алып кайткан әле Минем хәзер әтием дә. пәкем дә. солдат каешым да бар Ләкин никтер күңелемне корт кимерә Солтанның калак сөякләре калкып торган аркасы ябык йөзе ничектер бик ямансу карашы күз алдымда тора. Без өйдә бәйрәм итәбез, күрше-тирә керә-чыга. Әни өстәлгә табагы белән бәрәңге пешереп утыртты. Әти бер симез тавыкны суеп бирде. Үзе «ике малайга — ике бот»,— дип елмаеп сөйләнә Фатих аның чабуына ябышкан да бер адым калмый тагылып йөри Кирәксә-кирәкмәсә дә. «әти, әти», дип кабатлый, туйдырып бетерер әле менә Әнә муенына Тәлгатьне атландырган Тимербай абый белән Зөлхиң апа да килеп керде. Тәлгать әтйсенең муенында патша .кебек утыра. Бер Солтан өйләрендә ялгызы. Мин түзмәдем, аларга йөгердем Бөтен рәхәт миңа гына булса, эчем күбәр1 Солтан лапас астында чыбык-чабык чапкалап маташа иде Мине күргәч, балтасын сүзсез генә түмәргә ыргытты Мин килә-килешкә аңа биш япьле пәкемне сузып — Сиңа булсын,— дидем Солтан ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бер миңа, бер яшелле-зәң- ’гарле булып ялтыраган пәке сабына карап катып калды. — Чынлапмы, малай9 ! — Солтан кыяр-кыймас кына кулын миңа сузды Бит очларындагы, борын яфракларындагы сипкелләре кып-кызыл булып кызарды, күзләрендә нәни очкыннар биеде — Ал әйдә Сиңа булсын.— Үзем, пәкегә карамас өчен, күземне читкә бордым Солтан минем кире уйлавымнан курыккан кебек, пәкене тиз генә кесәсенә салды. — Әти кайтканчы гына алам, малай, әти миңа моннан да яхшысын, алты япьлесен алып кайта, менә күрерсең.— диде Аннары без кулга-кул тотыныштык та урамга атылдык Сабан туена әзерләнергә!