Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОФЕССОР ТАҺИРҖАНОВ

Габдрахман Таһир улы Таһирҗанов— Көнчыгышны өйрәнү фәненә Татарстан җире биргән күренекле шәхесләрдән. Ул фарсы теле һәм әдәбиятын, гарәп телен, урта гасыр төрки әдәбиятын тикшерү өлкәсендә онытылмаслык эшләр башкарды. Татар әдәбияты, әзербайҗан, үзбәк һәм төрекмән әдәбиятларының тарихын өйрәнгәндә аның хезмәтләре кыйммәтле таяныч булып торалар Татар укучылары өчен Г Таһирҗанов Кол Гали һәм Фирдәүси поэмаларын чагыштырып тикшергән һәм «Кыйссаи Йосыф»ны өйрәнү эшен конкрет нигезгә куйган, татар әдәбиятының борынгыдан килә торган чишмәләрен аныклаган, урта гасыр төрки әдәбиятының тарихи панорамасын яктырткан, төрки әдәбиятлар үсешендәге үзара йогынтының тарихи-диалектик алмашынышын күрсәткән киң карашлы һәм тирән мәгълүматлы галим буларак кадерле. Әзербайҗаннар исә аны Низаминың тормышы һәм иҗатына кагылышлы бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертүче. Низаминың төрки шигырьләре дә булуы хакындагы гөманның фәнни нигезен ныгытучы дип якын күрәләр Күренекле галим үзенең туган республикасы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә яшәде Җәйләрен аның Ленинградтан Казанга һәм туган районы Апаска кайтып йөрүләре ял итү һәм кунак булу өчен генә түгел, галимнәр, язучылар, рәссамнар, студентлар белән аралашу өчен дә уңайлы мөмкинлек иде Габдрахман ага дусларын, яшьләрне Көнчыгыш әдәбиятлары тарихыннан яңа мәгълүматлар белән баета, үзе исә туган халкының сәнгате һәм фәне өлкәсендәге яңалыклар белән танышып кайта иде Г Таһирҗанов 1907 елның 7 февралендә Татарстанның Апае районы Морзалар авылында туган. Башлангыч белемне үзенең атасыннан ала, җиде яше тулгач исә, аны Урта Балтай мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Мәдрәсәнең үтә кырыс шаржларында ул гарәпчә китаплар укырга, язарга һәм арифметикага өйрәнә 1917 елның Октябрь революциясеннән соң әлеге мәдрәсә урынына совет мәктәбе ачылып. Габдрахман ике ел шунда укый. Яңа дөньяны балалар татарча ■■Марсельеза» һәм «Интернационал» өйрәнеп каршылыйлар «Без аны «Тәфтиләү» көенә .җырлый идек».— дип искә ала галим үзенең ул көннәрен Бу чорда аның яратып укыганы Каюм Насыйриның «Фәвакиһел җөләса». «Җәваһирен хикәят». "Әбүгалисина», •Кырык вәзир» китаплары һәм «Тутыйнамә». «Хайваннар турында әкиятләр һәм мәкальләр». «Таһир-Зөһрә». «Бүз егет» кебек әсәрләр була Г Таһирҗанов эш сөючән, тырыш гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Аның әтисе оста мич чыгаручы, бакчачы һәм код казучы була Авыл кешеләренең байтагы ул чыгарган мич һәм ул казыган коеларның рәхәтен күргән Яшь Габдрахман да малай чактан төннәрен ат көткән, көндез печән чапкан, урак урган. Тумышы һәм тәрбиясе аны гаять игелекле һәм сәләтле иткән. Эш сөючәнлек һәм нечкә акыл, тыйнаклык һәм сабырлык. кешенең хәленә керүчән яхшы күңел һәм Тырышлык — Габдрахман Таһирҗанов шәхесен аерып торган сыйфатлар шулар Ул үзендә яшьтән үк тәрбияләгән кырыс әхлак кагыйдәләренә гомер буе тугры калды Аның тамчы да шәраб капмавы берәүләр өчен искергән гадәт саналса, икенче берәүләр өчен матур үрнәк булды Габдрахман Таһирҗанов университетка гадәттәгедән соңрак укырга керде 1937 елда. Ленинград университетының көнчыгыш факультетындагы гарәп бүлегенә кергәндә аңа инде 30 яшь тулган иде. Әмма ул университетка барыннан да элек гарәп теле һәм гарәп хәрефендәге кулъязма китап өлкәсендә эзлекле һәм аңлы рәвештә туплаган җитди белем запасы алып килде Студент булганчы ук ул үзенең туган татар теле өстенә күп кенә терки телләрне үзләштереп, шул телләрдә сөйләшү генә түгел, елар- ның әдәби нормаларын да өйрәнеп өлгергән иде Аның ул белемнәренә безнең уртак остазыбыз һәм иран филологиясе кафедрасының ул чактагы мөдире, СССР Фәннәр академиясенең хәбәрче әгъзасы, профессор Александр Арнольдович Фреиман югары бәя бирде. Академик Игнатий Юлианович Крачковский 1938 елда икенче курс студенты Таһирҗановтан гарәп бүлегенең бөтен университет программасы буенча имтихан ала. Ә университетны Габдрахман Таһир улы гарәп филологиясе белгече булып тәмамлады, һәм аның фәнни, укыту эшчәнлеге дә Көнчыгышны өйрәнү фәненең нигездә шушы өлкәсенә багышланды. Габдрахман Таһир улы Көнчыгыш факультетында 40 ел укытты. Борынгы авторларның әсәрләрен яхшы белүе, кулъязмалардагы гарәп язылышының төрләрен камил үзләштерүе. педагогик таланты шәкертләренә иксез-чыксез чыганак булса, хезмәттәшләре өчен ныклы таяныч булды Студентларның язма эшләрен Габдрахман Таһир улы аерым бер игътибар белән һәм җентекләп укый иде. бер генә сүз дә. бер генә хәреф тә аның дикъкатеннән читтә калмый иде Ул аудитория эшләренең күп булуын ярата иде. Кулъязма китапны бик яхшы белгәнгә. Габдрахман Таһир улы еллар буе Көнчыгыш факультеты китапханәсенең кулъязмалар фондын өйрәнүгә чумып эшләде. Күп еллык хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, 1962 елда аның •■ЛДУ китапханәсенең Көнчыгыш бүлегендәге таҗик һәм фарсы кулъязмаларының тасвирламасы. 1 Тарих, биографияләр, география» дигән зур күләмле хезмәте басылды. Бу тасвирлама илебездәге һәм чит илләрдәге фәнни даирәләргә яхшы таныш. Габдрахман Таһирҗаноә фарсы әдәбиятын тикшерүгә дә кыйммәтле өлеш кертте. Рудаки, Фирдәүси, Низами кебек бөек фарсы шагыйрьләренең һәм фарсы телендә язган һиндстан шагыйрьләренең иҗат биографияләрен ул аерым бер ярату белән, мавыгып өйрәнде Рудаки турындагы монографик хезмәте, бөек шагыйрьгә карата фәндә урнашып, илле елга якын бәхәссез хакыйкать саналган фикерләрне нигездән юкка чыгарды һәм бу серле шәхеснең иҗатын яңача яктыртуы белән эпохаль әһәмият казанды. Фарсы-таҗик әдәбияты белгечләре аны шулай бәялиләр дә. Галим, университет тарихында беренче булып, «һиндстандагы таҗик һәм фарсы әдәбияты» курсын эшләде һәм студентларга лекцияләр укыды. Көнчыгыш факультетында үзе укыткан курслар өчен гарәп һәм фарсы телләре буенча әсбаплар да аныкы. Ул СССР Фәннәр Академиясе бастырыл чыгарган Фирдәүси «Шахнамә» сенең тәнкыйди текстын эшләүдә актив катнашты Фирдәүсинең тормышы һәм иҗатына. «Шаһнамәндәге героик өлешнең тарихи нигезенә. „Йосыф вә Зөләйха» поэмасының авторлыгына һәм Фирдәүсинеке дип хисапланган сатирага кагылышлы мәкаләләре белән ул галимнәр арасында киң билгеле. Габдрахман Таһир улы кыргыз эпосы „Манас»ның яралу һәм үсү тарихы, болгар- татар халкының килеп чыгышы. Кол Гали һәм Котб иҗаты турындагы хезмәтләре белән совет тюркологиясенә сизелерлек өлеш кертте. Ул XIV гасыр төрек поэмасының һәм XVI йөз үзбәк дидактик поэмасының җыелма тәнкыиди текстын төзеде. Идел буе болгарлары темасы һәм татар язуының тарихы белән дә эзлекле һәм тырышып шөгыльләнде. Габдрахман Таһирҗанов Әзербайҗан Фәннәр академиясенең Низами исемендәге әдәбият институты белән. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты, СССР Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлектә яшәде Мәсәлән, әле яңа гына «Татар әдәбияты тарихы»ның I томында аның тарафыннан җентекләп эшләнгән бөтен бер бүлек басылып чыкты. Борынгы татар әдәбияты белгечләреннән берничә галим соңгы елларда Ленинград университетына килеп, аның җитәкчелегендә фарсы теле һәм әдәбияты өлкәсендә үзләренең белемнәрен күтәрделәр Казан галимнәре һәрвакыт аның юмарт һәм квалификацияле ярдәмен күрә иде Габдрахман Таһир улы Казаннан мәшһүр болгар-татар шагыйре Кол Галинең 800 еллыгы бәйрәменнән канатлонып кайтты Шулай зур иҗат планнары белән дәртләнеп эшләп торганда, 1983 елның 18 декабрендә ул кинәт вафат булды һәрдаим яшьләр, үзенең шәкертләре арасында булып, ул шат күңелле, хәрәкәтчән, зур гыйлем иясе, саф күңелле кеше иде. Габдрахман Таһир улы безнең хәтердә кабатланмас һәм гүзәл кеше, олы галим булып саклана. Без кырык алты ел аның белән иңгә-иң яшәдек, якты истәлеге исә мәңге яшәр