Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЧИЛЕ

Шагыйрьнең тормыш калында бу авылның урыңы аеруча мәгънәле. Өчиледә ул сабый вакытында шактый кадерсез бала булып күпмедер яшәп алган. .1907 елда Уральскидан солдатка каралырга кайткач та монда килгән. Бу юлы инде — җиткән егет, өстендә- башында затлы кием. Танылган журналист һәм шагыйрь. Өчиледә шагыйрь гомеренең соңгы өлешендә дә яшәп алган авыл халкы, авыд һавасы тарткан, бәхетсез үткән балачак истәлекләре шагыйрьнең күңелен бу төбәккә чакырган. Дөньяда Тукай яшәгән авыллар күп түгел. Алар арасында Өчиле үзенчәлекле: бу авылда мәшһүр шагыйрьнең «Мич башы кыйссасы» исемле сатирик очеркы, «Авыл мәдрәсәсе . «Бәет», «Читтәге бик күп өяздә» кебек-шигырьләре язылган. Өчиледән башка Казан артының кайсы авщлы «Тукай безнең авылда фәлән шигырен язган?» дип горурлана ала? Башка андый авыл юк. Өчилене шагыйрь ник якын иткән? Беренчедән, анда үткәргән ятим, кимсетүле көннәрендә кителгән күңеленә яшерен генә булса да сузылган шәфкать нурын беренче тапкыр ул шунда тойган. Күп балалы фәкыйрь гаиләдә дң^- «ИчЦасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде»,— дип караган чакта, Саҗидә апасы «үги әбидән яшереп кенә* аны юата һәм сөя алган. Ятим, кимсетелгән, канатсыз кош вакытында үзенә күрсәтелгән аз гына игътибарны да шагыйрь иң кадерле истәлек итеп саклый. Икенчедән, Өчиле — үзенең табигате белән нәкъ инде Кушлавыч. Әнисе Мәмдүдәнең ир туганы Кәбир мулланың өе дә нәкъ Кушлавычтагы Мөхәм мәтгариф абзый өе кебек урнашкан: өй алдында урамга сыгылган акация, шомырт, сирень, өйнең арткы планына тоташкан мәдрәсә башын каплап карт өянке сыгылган (бу өянке әле дә исән). Алгы тәрәзәдән күз ташласаң — түбәнгә, инешкә таба сузылган иңкүле тау бите, аста борыла-сарыла аккан инеш. Инешнең теге ягында — яшел текә тау, аның башында да бөдрә таллар. Кәбир мулланың өе буеннан гына юл уза. аннан аска төшеп тау битенә бераз төньяккарак күтәрелсәң — бормалы юл балачакның азмы-күпме җылы истәлеген саклаган Кырлайга алып бара. Ә Кырлай — әнә генә, офыкны узгач ун чакрымнар гына булыр. Шагыйрь Кырлайдагы шул якты мизгелләрне сагынып бервакыт Өчиледән анда барып та килә. Тукай Өчилене бик яраткан, табигатен сөйгән, фәкыйрьлеген кызганган. Бик нык авыру булуына карамастан, соңгы кайтуында (1911 елның декабре — 1912 елның феврале) күп укыган, иҗат иткән, ишегалдындагы мәдрәсәгә кереп дәресләрне дә күзәткән. Әлбәттә инде, Уральскидагы әдәби рухлы, шәкертләре рус классларына йөри торган яңача мәдрәсәне узган шагыйрь, дөнья күргән Тукай фәкыйрь авылның фәкыйрь мәдрәсәсе белән танышкач ачынган, сызланган. Аның «Авыл мәдрәсәсе» дигән усал шигуре әнә шул Өчиле тәэсирендә язылган, һәм шагыйрь Казан артының хәлсез, караңгы язмышка дучар ителгән авылларындагы уку-укыту эшләренең торышын бер шигырендә ялтыратып алган. Шагыйрь базар көннәрнең берсендә, зәмһәрир суыкта абзыйсы белән Арчага да барып килгән, рус агайның мич башында җылынып яткан. Базар көннәрендә татар авылларыннан килгән атлыларны бик теләп фатир төшерүче» Покровка русларының (Арчаның элеккеге үзәк урамы) безгә мәгълүм булмаган бер йортында шул кышта Тукай булган. Бу урамга мемориаль такта куйсаң да урынлы! Шагыйрьне Өчиледә хәтерләп калган тау бите, Кәбир мулла йорты артындагы карт өянке, өй түрендәге карт юкә, күрше дә генә җилгә шыгырдап авам-авам дип утырган манарасы тузган мәчет бар. Тукайның тормышында зур роль уйнаган бу авылны истәлекле урын итәсе, тарихи корылмаларын бераз яңартасы, тиешле язулар эләсе, каршы тау битен дә матурлыйсы иде. Өчиле туфрагында бит шагыйрь иҗат иткән...