Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИГЕЗ ТАШЛАРЫН САЛГАНДА

«Опера студиясе тезелгәч тә. язучылардан иң беренче кеше булып мин операга килдем. 1934 елны ук мин студиядә әдәби консультацияләр белән ярдәА( итә башладым һәм 1935 елдан штатка кереп, дүрт ел буе тоташ опера тудыру өлкәсендә көч салдым». Муса Җәлил. ез П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында оештырылган Татар дәүләт опера студиясенең архивы белән танышабыз. Менә студия дирекциясе тарафыннан 1935 елның 28 октябрендә чыгарылган приказ. Анда «татар студиясенә М. Җәлилов, М. Мозаффаров. М. Латыйпов, Н. Рахматуллина, әдәбият укытучысы итеп М. Максудовларны. эшкә алырга».-*— дип язылган. Ә 1935 елның 28 октябрендә бирелгән таныклыкта мондый сүзләр бар: «Җәли- лов М. М. Татар опера студиясендә әдәби сотрудник булып хезмәт итә». Мәшһүр композиторлар, музыка белгечләре, җырчылар белән бергә эшләгән М. Җәлил эзләреннән йөрибез, консерваториянең аудиторияләре, концерт заллары, бай китапханәсе белән танышабыз. Татар опера студиясендә С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов, 3. Хәбибул- лин. Ф. Яруллин. М. Латыйпов. Җ. Фәйзи. Л. Хәмиди. А. Измайлова, Н. Рәхмәтуллина, Г. Кайбицкая, М. Рахманкулова, X Зәбирова, М. Булатова, С. Айдаров, С. Садыйкова, Ф Насретдинов, Н. Даутов һәм башка бик күп композитор һәм артистларның укуын, эш- ләвен, аларның танылган рус музыка әһелләре җитәкчелегендә үсүен, шулар арасында Муса Җәлилнең дә булуын һәм сәнгатебез үсешенә зур өлеш кертүен күңелдән кичереп горурланабыз. Татар студия җитәкчелеге Мәскәүдә эшләгән татар язучылары М. Максуд, Ә. Фәйзи. Ә. Ерикәй һәм Казаннан вакытлыча килгән Ф. Бурнаш иптәшләрне чакырып киңәшмә үткәрә Киңәшмәдә катнашучылар мәскәүле әдипләр, композиторлар белән еш аралашкан Муса Җәлилгә студиянең әдәби җитәкчесе эшен тапшыруны беравыздан хуп күрәләр. Булачак татар дәүләт опера театрын оештыру, аңа милли кадрлар әзерләү, репертуар. либреттолар булдыру юнәлешендә Муса Җәлил актив эш башлый. «1935 елдан алып 1938 ел буе,— дип яза М. Җәлил үз биографиясендә,— Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар дәүләт опера студиясенең әдәбият бүлеге мөдире булып эшләдем Шуны да әйтергә кирәк, үзәк матбугат эшчесе һәм Мәскәү татар язучылары төркеме җитәкчесе буларак бу студияне оештыруда мин 1934-1935 елларда актив катнаштым». М. Җәлилгә студиядә авыр, җаваплы һәм бик кирәкле эш — репертуар әзерләү тапшырыла. Ул 1939 елның 22 июнендә Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Г Динмөхәммәтовка язган хатында (хат матбугатта басылмаган) һәм Татар опера студиясе җитәкчелегенә язган берничә рәсми отчет докладында милли опера театрының юнәлешен һәм бурычларын ачык итеп билгели. «Мин 1935 ел башында,— дип яза уЛ1— татар опера студиясенә эшкә кердем. Миңа әдәби эш — ягъни репертуар хәзерләү эше йөкләтелде Дүрт ел эшләп, студия эшен төгәлләгәч, бу ел студия коллективы белән бергә Казанга кайттым. Опера студиясе төзелгәч тә. язучылардан иң беренче кеше булып мин операга килдбм. 1934 елны ук мин студиядә әдәби консультацияләр белән ярдәм итә башладым һәм 1935 елдан штатка кереп, дүрт ел буе тоташ опера тудыру өлкәсендә көч салдым. Менә шунлыктан, миңа Мәскәүдән китү зур кыенлыклар белән бәйләнешле булса да һәм минем өчен хезмәт итүдән бигрәк язып яту файдалырак булса да, мин. операга нык бирелгәнлектән, Казанга кайттым» Студиянең әдәби бүлеге эшләре һәм бурычлары турында 1936 елның 15 августында язган күләмле рәсми отчет докладында ул студия алдында торган кичектергесез проб1 КПСС өлкә комитеты партархивы, 10 ф., 3 тасв., 16 эш, 3 б. Б лемаларны күтәрә Аның фикеренчә, иң мөһиме — татар телендә югары сыйфатлы репертуар булдыру Шунлыктан, булачак театрга вокалистлар, режиссерлар, балетмейстерлар, композиторлар һ. б. кадрларны әзерләү белән беррәттән, опера репертуарын да тудыру бурычы тора. Аның өчен язучы-либреттистлар әзерләргә кирәк, ә алар исә үз чиратларында композиторларны әдәби текст-либреттолар белән тәэмин итәргә тиешләр. Шулай ук классик опералардан татар теленә күчерелгән текстлар да булдырырга кирәк'. 1935 ел башында М. Җәлил инициативасы белән студиянең әдәби секторы оештырыла. Ул аның җитәкчесе булып санала. Аның белән бергә Фәтхи Бурнаш та эшли. Әдәби секторның төп бурыч'ы студентларны уку дәреслекләре белән тәэмин итүдән, классик опера либреттоларын тәрҗемә итүне оештыру һәм оригинал текстлар яздырудан гыйбарәт була. Музыка әсәрләренең текстларын тәрҗемә итү — иң кыен эшләрнең берсе дип саный М. Җәлил. Чөнки бу эштә музыка теориясен белгән тәрҗемәче-белгечләр- нең татар әдәбиятында классик опера текстларын тәрҗемә итү буенча бертөрле дә тәҗрибәсе юк иде. һәм, ниһаять, 1935 елның апрель аенда классик музыка текстларын татарчалаштыруда, татар әдәбияты тарихында беренче тапкыр, студия әдәби хезмәткәре М. Җәлил тарафыннан беренче тәҗрибә ясала. Бу мактаулы эшкә студия татар поэзиясенең күренекле шагыйрьләре Ә. Фәйзи, С. Баттал, Ә Ерикәй һ. б. ларны җәлеп итә. Алар өчен студия әдәби хезмәткәре М. Җәлил музыка консультацияләре оештыра. Җырчылар беркетелә Нәтиҗәдә 1935 елның 15 апреленнән 16 июненә кадәр 34 ария һәм романс тәрҗемә ителә. Шуларның унтугызын М. Җәлил, тугызын Ә Ерикәй, ә С. Баттал. Ә. Фәйзи һәм музыкант Ә. Кайбицкий икешәрен татарчалаштыра 1937 елның 1 сентябрендә ясаган отчет докладында М. Җәлил 70 җыр һәм романсның тәрҗемә ителүен күрсәтеп уза. А. С. Пушкинның 100 еллык юбилее көннәрендә, әдәби бүлек инициативасы белән, шагыйрьләр классик композиторлар тарафыннан музыкага салынган текстларны татарчалаштыралар. «Алар арасыннан егермесе бөек рус шагыйре А. С. Пушкин сүзләренә язылган. Боларның барысы да җыр-музыка репертуарына кыйммәтле хәзинә булды» ,— дип яза М. Җәлил Әсәрләрнең унысын М. Җәлил, дүртәрен Ә. Ерикәй, Ә Фәйзи, ә икесен башка шагыйрьләр тәрҗемә итәләр Шулай ук отчетта әдәби сектор ярдәмендә унлаган совет шагыйренең шигырьләренә җыр һәм романслар язылуы билгеләп үтелә. Аларны иҗат итүдә М. Моэаффаров, С. Сәй- дәшев, Н. Җиһанов, 3. Хәбибуллин, Л. Хәмиди, Җ. Фәизи, Ф. Яруллин, М. Латыйпов һ. б. катнашты, дип яза М. Җәлил 1935 елның җәендә Татарстан АССР Халык мәгарифе комиссариаты янында опера репертуары советы төзелә. Ул булачак опера театрының реперт\арын, оригинал либреттоларын карый, тәрҗемәгә опера әсәрләрен сайлап ала. Ә Мәскәүдә репертуар советының М. Җәлил катнашындагы редакциясе һәм сайлап алу, тикшерү комиссияләре эшли. Студиянең эшчәнлеген партиянең Татарстан өлкә комитеты игьтибар үзәгендә тота. М. Җәлилнең рәсми докладында күрсәтелгәнчә. 1937 елның апрель аенда студия эше өлкә комитеты киңәшмәсендә карала һәм җитди кимчелекләр күрсәтелә, эшкә юнәлеш бирелә Анда татарча оригинал либреттолар язу иң мөһим мәсьәлә дип куела. Репертуар мәсьәләсендә М. Җәлил, студия җитәкчеләренең берсе буларак, дөрес һәм принципиаль линия үткәрә. Художество ягыннан сай либреттоларны кире кага. һәр либретто әсәренә М Җәлил рецензияләр яза. «һәр әсәрнең,— ди ул,— нигезен актарып, бөтен яктан җентекләп, гыйльми бер тикшеренү үткәрәм Чөнки мин авторга культура бирергә тиеш. Мин бик каты, таләпчән. Шуңар күрә мине кайбер авторлар яратмый Ләкин яхшы сыйфат өчен шул кирәк» ". Әдипнең шушы юнәлештәге нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтә торган бер генә сан китерик- М Җәлил 1935-1941 елларда төрле авторлар тарафыннан язылган либреттоларга 40 тан артык рецензия язган Аның әле укучыларга билгеле булмаган тәнкыйть мәкаләләре, күзәтүләре архивларда саклана. Бу факт әдипнең тәнкыйтьче буларак нәтиҗәле эшләвен исбатлый. Үзенең опера студиясендәге эшенә М. Җәлил объектив бәя бирә. «Мин 1934 елда,— дип яза ул бер хатында,— опера сүзе чыгу белән, студия төзелү белән бик нык кызыксынып. студиягә килдем 1934 елның «Коммунист» газетасын гына карагыз. Опера һәм студия турында никадәр мәкалә, киңәш, сүз, әйбер язылган Алар бар да минеке. Мин студиянең беренче көненнән үк аның кадрлары белән танышып, һәркайсына якын конТел, әдәбият һәм тарих институты фәнни архивы, 10 ф., 2 тасв., 17 эш, 1 б. Төп нөсхә. 2 Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни архивы, 10 ф., 2 тасв., 17 эш, 1—3 6. Төп Тел. әдәбият һәм тарих институты фәнни архивы, 10 ф., 2 тасв., 20 эш, 8 б. КПСС өлкә комитеты партархивы, 10 ф., 3 тасв., 162 эш, 12 6. сультант булдым. Студиянең уку чорында һәр җырчыга кирәк булган опера репертуарын мин хәзерләдем. Классик опералардан ария, сценаларны татарчалаштыруның беренче тәҗрибәләрен мин ясадым. Педагоглар киңәше белән, җырчылар соравы белән аларга уку тәртибендә эшләнгән әйберләр (опера езекләре һәм арияләрнең тәрҗемәләре) миндә 50 дән артык. Студия укучылары 4 ел буена менә шул репертуар белән культураларын үстерделәр. Минем студиядәге эшем авторларны оештыру, аларга консультация бирү, аларның әсәрләрен редакцияләү иде. Авторлар бар да тәҗрибәсез иде. Мисал өчен алыйм: «Качкын» 10 мәртәбә тикшерелеп, кире кайтарылып төзәтелде. Аны ике ел буе төзәтергә, яңадан эшләтергә туры килде. «Галиябану»ны мин 4 мәртәбә озын-озын рецензия-консультация белән кире кайтардым. «Евгений Онегин». «Фауст» тәрҗемәләренә мин авторлардан 2-3 өлеш артыграк көч куйдым. Бөтен либреттолар менә шулай. Редактор- консультант ул автордан күбрәк белергә, күбрәк уйларга мәҗбүр һәр авторга минем дөнья хәтле көчем кергән. Болариы раслый торган документлар (консультация хатлары, рецензияләр, либреттоларның дүртәр-бишәр вариантлары) моңа шаһит...- . Опера студиясендә эшләгән елларда М. Җәлил булачак татар опера театры өчен коллектив тупларга бөтен көчен бирә. Опера студиясендә укыган җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Хәлидә Зәбирова истәлекләрендә болай дип яза: «Ул тулысынча үзен сәнгатькә багышлады. Муса безнең кеше иде! Ул татар опера театрына нигез салучыларның берсе »2 » Татар милли музыкаль культурасын күтәрүгә ярдәм итү өчен М. Җәлил үзлегеннән тырышып укый, консерваториядә профессорларның лекцияләрен тыңлый, практик эанятиеләргә йөри, имтиханнарда, репетицияләрдә, академик концертларда катнаша. Социалистик Хезмәт Герое. Мәскәү дәүләт консерватория ректоры профессор А. В. Свешников горурлык белән бик урынлы рәвештә болай дип яза: «Безнең консерваториядә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил дә музыкаль белем алды»' М. Җәлилгә иҗатташ дуслары — композиторлар, артистлар, җырчылар, шагыйрьлибреттистлар аның үз квартирасына — Мәскәүнең Столешников тыкрыгына (11 нче йорт) килә торган булганнар, анда культура мәсьәләләрен уртага салып сөйләшкәннәр. Шунысы кызыклы: бу квартирада шахмат турнирлары да үткән. 1938 елның 1 маенда рус телендә чыгарылган «Шахмат бюллетенемнең өченче саны сакланган. Аның редакторы, нашире һәм художнигы Муса Җәлил булган. «Бюллетеңь»нең бу санында Татар опера студиясе эшендә катнашучы шагыйрьләр һәм композиторларга дусларча шаржлар бирелгән. Шахмат уеннарында Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Фәйзи. Латыйф Хәмиди, Нәҗип Җиһанов һ. б. лар катнашканнар Архивта М. Җәлилнең «Татар опера студиясе артистлары эшчеләр арасында» исемле 1936 елда язган мәкаләсе саклана. «Мәскәүдә төрле предприятие һәм төзелешләрдә меңнәрчә татар эшчеләре эшлиләр,— дип яза ул.— Мәскәүнең үзендә татар театры булмау аларның сәхнә сәнгатенә булган сорауларын канәгатьләндерүгә шактый нык уңайсызлый. Ләкин Мәскәүдә драма театры булмаса да, татар җыр-музыка сәнгатенең иң билгеле көчләрен үзенә җыйган татар опера студиясе бар. Менә шул студиягә еш кына татар эшчеләре күп булган төрле предприятие, төзелеш һәм оешмалардан үзләре өчен концерт оештыруны сорал тәкъдимнәр килеп тора». Бу — татар опера студиясенең ике ел эчендә Мәскәүдәге татар эшчеләре арасында нинди мәхәббәт казанганын күрсәтә. Студия укучылары эшче оешмаларының чакыруы буенча төрле клубларда еш кына концертлар биргәннәр. Шундый чыгышларның берсе Мәскәү сәнгать осталары клубында уза. Бу концерт Мәскәүдәге метрополитен төзелешенең икенче чираты эшчеләре өчен оештырылган. Концертта Татар опера студиясенең җырчылары Наилә Рахматуллина, Асия Измайлова, Ситдыйк Айдаров, Сара Садыйкова, Фәхри Насретдинов. Нияз Даутов, биючеләрдән Б. Әхтәмов, скрипкачы-композитор Заһит Хәбибуллин һ. 6. лар катнаша. «Бу концерт.— дип яза М. Җәлил.— татар опера студиясе җырчыларының җыр техникасын үзләштерүдә, тавышны чарлауда һәм үтәү культурасына ия булуда һаман үсә барган- лыкларын тагын бер кат дөресләде. Бу җырчыларны моннан бер-ике ел элек тыңлаган һәрбер кеше, бу ике ел эчендә аларда никадәр зур үзгәреш һәм үсеш булганын һичбер кыенлыксыз әйтә алыр иде. Бу үсеш тавышларның дөрес куелуында, җырчыларның үз тавышларына оста контроль була алуларында, җырлау техникасының яхшыруында, җыр1 КПСС өлкә комитеты партархивы. 10 ф . 3 тасв 162 эш. 4—9 бб. ^Советская музыка». 1966, 3 сан. 62—63 бб. ЧМунда ук, 65 б. < Муса Фотоальбом. Казак. Татарстан кит.л н.шри.™, 1976. 93 б.; .Ш.тматноа обозрение». 1983. 4 сан. 2—3 бб ларны кулыуралы башкаруында күренә. Без шунлыктан хәзер бер дә шикләнмичә бу яил армияне чын культуралы җырчыларыбыз дип атарга хаклыбыз». Аннары ул җыр тексты ның сыйфатына туктала. «Җырчы ечен җырлана торган текстның,— дип яза ул,— идея художество ягыннан югары сыйфатлы булуы бер дә иң соңгы чираттагы мәсьәлә ту. гел. Җырның сүзләре матур булсыннар, мәгънәле булсыннар, саф татарча булсыннар халтура булмасыннар»'. 1938 елның ахырында Татар опера студиясен тәмамлаучыларның кичәләре башлана Шундый чыгышларның берсе Мәскәү дәүләт консерваториясенең кече залында үтә М. Җәлилнең шул кичә турында «Татар опера студиясенең йомгак кичәләре» дигән м» келәсенең кулъязмасы сакланган. Ул матбугатта басылмаган «... 31 нче октябрьдә һәм 1 нче ноябрьдә оештырылган кичәләр.— дип яза автор,— башлыча студиянең опера өзекләре өстендә эшләгән эш йомгакларын күрсәтүдән гыйбарәт булды...» М. Җәлил студиягә тәҗрибәле дирижер һәм Мәскәүнең күренекле театр ларында эшләүче зур режиссер көчләр тартылуын билгеләп үтә. «һәр ике кичәдә,— д> ул,— Мәскәү консерваториясенең җитәкчеләре, билгеле профессорлар, педагоглар, атаклы җыр һәм музыка көчләре, Мәскәү театрлары һәм матбугат эшчеләре, Мәскәүдәге тата|> партиясовет җитәкчеләре чакырылган иде. Зал һәр ике кичәдә шыгрым тулы булДЫ» . Опера студиясенең чыгарылыш имтиханнары турында М. Җәлил Казанга телеграф белән хәбәр итә «30 ноябрьдә Татар опера студиясендә дәүләт имтиханы һәм рәсм« чыгарылыш булды. Имтихан җырчы кадрларның хәзерлек дәрәҗәләре югары икәнлекне күрсәтте Студиядә укучыларның 75 проценты имтиханны «отличнопга тапшырды.. Имтиханда Н. Җиһановның «Качкын». «Ирек» операларыннан өзекләр, студия композиторларының һәм классикларның әсәрләре башкарылды. Студия, эшен төгәлләп, 15 декабрьдә Казанга кайтачак. М. Җәлил» ' Муса Җәлил татар музыкасын, үсеп килә торган яшь композиторларның иҗатын пропагандалауга гаять зур әһәмият бирә. Ул Татарстан китап нәшриятында аерым композиторларның хезмәтләрен бастырып чыгару, анда музыка әсәрләре буенча махсус сектор оештырырга кирәклеген күрсәтә. Татарстан Композиторлар союзын оештыру турында тәкъдим кертә. Менә аның Мәскәүдән яшьләр газетасына җибәргән «Музыка әдәбиятын — массага» дигән мәкаләсе. Анда татар музыка үсешенә анализ ясалган. М. Җәлил соңгы елларда татар совет яшьләре арасыннан байтак кына талантлы композиторлар күтәрелүен, күпләрнең Мәскәү һәм Казан музыка уку йортларында (консерватория, музыка училищесы һ. б.) укып, югары музыка культурасын үзләштерүләрен билгеләп үтә. Ул ике оригинал опера язган Нәҗип Җиһановны, татар халык көйләре өстендә күп эшләүче байтак лирик җырлар, романслар авторы Мансур Мозаффаровны, «Ташкыннар» һәм «Шәмсекамәр» пьесаларына язган музыкасы һәм балалар өчен язган әсәрләре белән билгеле Җәүдәт Фәйзине, талантлы композитор-музыкант Заһит ХәбиЪуллинны, Фәрит Яруллин, Мәсгуть Латыйпов. Заһир Бичурин һәм башкаларны атый. Автор актуаль темаларга, бигрәк тә комсомол һәм яшьләр тормышына багышлап күп санда массовый җырлар, лирик һәм инструменталь (пианино, скрипка өчен) әсәрләр, симфония, соната, сюита кебек катлауль! формалар иҗат ителүен әйтә. С Сәйдәшев һәм А. Ключарев хезмәтләренә аерым туктала. «Татар музыкасын тудыруда һәм үстерүдә,— дип яза ул,— зур хезмәте белән танылган, халыкның сөекле композиторы Салих Сәйдәшевнең дә. соңгы еллардагы иҗат эше үрнәкләре һәм Казан фольклор кабинеты аркылы татар халык көйләрен җыю. алариы эшләү буенча зур хезмәтләр күрсәтүче композитор Александр Ключаревның да тәҗрибәсен искә алмыйча үтәргә мөмкин түгел» Шагыирь-публицист татар совет композиторлары иҗатына җитәкчелек итү мәсьәләсенә дә кагыла «Бездә,— дип күрсәтә ул,— шактый санда композиторлар өлгерүгә карамастан, композиторлар союзы шушы көнгә кадәр тезелгәне юк. Хәзер Татар опера театры төзелү һәм татар композиторларының күбесенең Казанда туплануы уңае белән, бу мәсьәлә һич кичектерми торган реаль булып алга баса...»1 . ' Тел, әдәбият һәм тарих институты фәннң архивы, 10 ф., 1 тасв., 110 эш, 1—4 66. 1 Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни архивы. 10 ф., 1 тасв., 211 эш, 1—4 бС> ' «Кызыл Татарстан», 1938. 4 декабрь. 1 «Яшь сталинчы», 1939, 4 январь. М. Җәлил Татар дәүләт опера студиясендә эшләгән чорда да, әйткәнебезчә, композиторлар, музыка белгечләре, шагыйрьләр белән еш аралашып, хатлашып тора. Бу җәһәттән аның танылган музыка белгече, композитор, академик Борис Владимирович Асафьев белән бергә иҗат итүе, аннан күп нәрсәгә өйрәнүе, хат алышуы игътибарга лаек Мәгълүм ки, «Алтынчәч» операсын башта Б Асафьев язарга алына. Ул М. Җәлил белән иҗади хезмәттәшлек урнаштьфа. Мәскәүдәге СССР Әдәбият һәм сәнгать үзәк дәүләт архивында аларның берберсенә язган хатлары саклана. 1938 елның 25 августында Мәскәү янында дачада торган академикка юллаган хатында М. Җәлил; «мин сезнең янга 26 августта килергә уйлаган идем, ләкин мине шагыйрьләр коллективы поэмамны редакцияләү уңае белән I сентябрьгә кадәр Казаннан җибәрмиләр» —дип хәбәр итә. 1938 елның җәендә М. Җәлил белән Б. Асафьев бик еш очрашалар. Академикның көндәлекләрендә 2, 3. 8 июльдә, 13, 28, 29 сентябрьдә «М. Җәлил бездә дачада булды, «Алтынчәч» операсын татар операсы җитәкчелегенә уйнап күрсәттем» ,— дип теркәп куйган. В. Асафьев 1938 елның 8 сентябрендә язган хатында шагыйрьдән хат алуын, М. Җәлилне ихтирам итүен, якын киңәшчесе итеп санавын икърар итә. «Әгәр дә мин шундый кыйммәтле хатларны күбрәк алсам, иҗатымда тагын да зуррак уңышлар яулар идем», —дип белдерә ул. Композитор Җәүдәт Фәйзи, Татар студиясендә бергә эшләгән елларны искә алып, Б. Асафьев тарафыннан язылган «Алтынчәч» операсының язмышы турында болай ди: «Муса, Асафьевка барып, мандолинада татар халык көйләре уйнап, композитор ул көйләрнең үзенә кирәклеләрен ноталарга сала, опера өчен материал җыя. Муса, операның яхшы һәм татарча булуын бик теләгәнлектән, боларны эшләргә мәҗбүр иде. Ләкин Б. Асафьевның операсы уңышлы булмады, аның музыкасын җәмәгатьчелек кабул итмәде». Билгеле булганча, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосына музыканы Салих Сәйдәшеетан яздырасы килгән. «Беркөнне Муса белән Салих Сәйдәшев квартирасына киттек,— дип искә ала Ф. Исхаков.— Салих өйдә иде. Ул безне ачык йөз белән каршы алды... «Алтынчәчпкә музыканы миннән яздырырга теләвегезгә тагын да бик зур рәхмәт. Ләкин үзегез дә беләсез бит, мин опера музыкасы язучы композитор түгел. Җырлар гына язып маташам бит мин».— дип шаяртып алды» . «Мусаның искиткеч уңышлы либреттосы,— ди Җ. Фәйзи,— бары Нәҗип Җиһанов музыка язганнан соң гына чын сәнгать әсәре — татар опера сәнгатенең гүзәл үрнәге дәрәҗәсенә күтәрелде»'. 'Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы 1938 елның 28 октябрендә «Казанда Татар дәүләт опера театры оештыру турында» карар кабул итә. Карарда болай диелә: «Татар опера студиясенең Мәскәү дәүләт консерваториясендә уку занятиеләренең срогы тәмам булганлыктан, Казанда 1938 елның 10 октябреннән татар милли опера театры оештырырга, аны «Tajap дәүләт опера театры» дип исемләргә»''. Соңрак, 1941 елның 10 февралендә, аны «Татар дәүләт опера һәм балет театры» дип исемен алмаштыру турында карар кабул ителә. Татар дәүләт опера театрын төзү турындагы хөкүмәт карарын Муса Җәлил хуплап каршы алды. «Бу карар,— дип язды ул матбугатта,— татар совет сәнгате тарихында яңа битне ача. Ул орденлы Татарстан республикасының һәм бәхетле татар халкының культура фронтындагы яңа җиңешен терки. Татар опера театрының төзелүе — татар совет культурасының һәм, аерым алганда, татар совет музыкасының яңа баскычка күтәрелүен күрсәткән факт. Ул — Октябрь революциясенең җиңеше, ул бөек Коммунистлар партиясенең милли политикасы тантанасы» Опера театрының әдәби бүлеге мөдире сыйфатында Казанга күчкәч, Муса Җәлил яңа көч, яңа планнар белән илһамланып эшли башлый. Аның шагыйрь-либреттистлар, язучылар. композиторлар, культура работниклары белән аралашуы киңәя, партия, совет һәм идеология оешмалары белән элемтәсе көчәя Тырыш хезмәте белән ул опера театры коллективы алдында хөрмәт казана. Татар опера театрын үстерүгә зур өлеш кертүен театр җитәкчелеге — дирекция, партия һәм профсоюз оешмалары югары бәяли. Бу. аерым алганда, М. Җәлилгә бирелгән характеристикада чагылыш таба; «Иптәш Җәлилев 1935 елны әдипләрдән беренче булып опера мәйданына килде. Татар опера сәнгатен үстерү эшенә бик күп хезмәт салды. Музыка культурасын үстерү ’ СССРның Әдәбият һәм сәнгать үзәк дәүләт архивы, 2658 ф., 1 тасв., 544 эш. 2 Шунда ук, 39—44 бб. 3 Казандагы М. Горький музее, 6416 эш. 4 Үлемсезлек таңында. М. Җәлил турында истәлекләр. Татарстан китап нәшрияты, •Хазан. 1971, 36—37 бб. 5 Муса турында истәлекләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1964, 90 б. 6 ТАССРның Үзәк дәүләт архивы. 6663 ф, 1 тас.., 1 эш, 1 6. Төп нөсхә ’ Шунд. у«. 646Э Ф . ' '»“ • 34 “• 178 6, . 8 Муса Җәлил. Әсәрләр, дүрт томда, т. IV. 394 6. өлкәсендә иптәш Җәлилевның казанышы бигрәк тә зур. Ул, композиторлар белән тыгыз элемтәдә торып, аларны җырлар, романслар һәм башка жанрлар өчен әдәби текстлар белән тәэмин итте Ул үзе музыка өчен бик күп гүзәл җырлар язды. Классик операларның текстын тәрҗемә итүдә иптәш Җәлилев үзе беренче үрнәкләрне күрсәтте. Татар опера студиясенең әдәби бүлеге мөдире буларак иптәй! Җәлилев студия тирәсенә язучыларны туплады һәм аларга даими консультацияләр үткәрел, либреттолар язарга рухландырды. Ул үзенең тырыш редакторлык-иҗади эше белән беренче либретто язучы кадрларны үстерде. Аның тирән анализлы рецензияләре һәм югары культуралы консультацияләре авторларга яхшы либреттолар язарга һәм тәрҗемәләр тудырырга ярдәм итте. Опера репертуарын барлыкка китерү бөтенләе белән иптәш Җәлилев тарафыннан тормышка ашырылды. Алардан башка иптәш Җәлилев театр өчен иң яхшы либретто — «Алтынчәч»не язды һәм яхшы сыйфатлы итеп «Фигаро туе»н тәрҗемә итте. Опера сәнгате мәйданында иптәш Җәлилевның озак еллар редакторлык, консультантлык, әдәби-иҗат эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. Аның беренче татар опера театрын төзүдә катнашы бик зур» М. Җәлил шул рәвешле татар әдәбиятында яңа жанр — музыкаль драматургияне тудырды Ул оста либреттист, белемле музык^ тәнкыйтьчесе дә иде. Аның җитәкчелегендә 1935-1941 елларны опера театры өчен 28 оригңналь либреттолар әзерләнә М. Җәлил — опера һәм балет театрына нигез ташларын салучыларның күренеклесе. Тәнкыйтьче Г. Кашшаф язганча, М. Җәлил «татар опера театрының җаны булып әверелә». Шуңа күрә дә театр хаклы рәвештә аның исемен йөртә. Билгеле инде, татар опера театрының ачылуы аның өчен зур шатлык һәм вакыйга була. «Театр бу елгы сезонны.— дип язды ул,— яшь композитор Н Җиһановның «Качкын» операсы (Ә. Фәйзи либреттосы) белән башлап җибәрәчәк.. «Качкын» белән бер үк вакытта, театр тамашачыларга Гетеның классик операсы «Фауст»ны татар телендә күрсәтәчәк. Операның либреттосы М. Максуд тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән » Татар операсының бөек рус халкы һәм башка халыклар ярдәме белән, СССР халыклары арасындагы бөек дуслык нигезендә туганлыгын М. Җәлил ассызыклап күрсәтте. Ә икенче бер мәкаләсендә ул Татар дәүләт опера театры коллективының перспективасы зур икәнлеген басым ясап әйтә: «Ул дөньяда бердәнбер, иң бәхетле социалистик Ватанда бөек Коммунистлар партиясе кайгыртуы астында яши Шуның өчен аның бөтен кыенлыкларны җиңеп, тиз арада Бөтенсоюз опера-балет театрлары белән бер сафта басарлык зур опера һәм балет театры була алуы тәэмин ителгән. Советлар Союзы Герое Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүче театр чзенә нигез салышкан олы шәхеснең алдан күреп әйткәннәрен инде тормышка ашырды, и. -оезнең күпсанлы сәнгать коллективлары арасында лаеклы урын