МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА
Муса Җәлилнең батырлыгы илгә шаулады Бик тиз арада анык әсәрләренең I күп санлы тәрҗемәләре басылды, атаклы язучыларның, галимнәрнең I кызыклы фикерләре дбнья күрде, шагыйрьне якыннан белгән кешеләрнең истәлекләре булды Шулай ук әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме буенча тикшеренүләр барды, мәкаләләр, монографияләр, китаплар туды, публицистик әсәрләр язылды Матбугатта басылган мондый хезмәтләрнең саны айдан-айга. елдан-елга арта барды Шагыйрьнең юбилее елларында исә алар пик дәрәҗәсенә күтәрелеп җитә Җәлил үзе исән вакытта һәм аның егерме елга сузылган иҗат чоры дәверендә (1919—44) басылган мәкаләләр әллә ни күп түгел — берничә дистә генә Ә менә герой-шагыйрьнең «икенче тууы»ннан соңгы егерме елда, ягъни 1953—73 елларда алар бик нык арта Муса үлгәннән соң аның турында татарча 500 дән артык, русча 550 ләп, СССР халыклары телендә 300 ләп һәм чит илләрдә берничә дистә мәкалә басылды Ә инде 1973 елдан соң басылган әсәрләр якынча исәп буенча гына да меңгә якынлаша. Җәлилне ейрәнү фәне бүген совет әдәбият белеменең махсус һәм зур бер тармагына әйләнде Аның үз предметы, методикасы. т;арихы һәм җитди библиографиясе бар «Җәлилне өйрәнү» дип аталган бу тармакның зурлыгы хакында менә мондый бер мисал да бик ачык сөйли: шагыйрьгә кагылышлы хезмәт яисә әсәр язган авторларның саны бүгенге көндә 2 500 гә якынлаша Шагыйрьне өйрәнү ул — Муса Җәлилнең үз тормышын һәм иҗатын өйрәнү генә түгел Бу күренешне яхшы аңлау өчен ул яшәгән чорны яхшы белергә кирәк, республикада һәм бөтен илдә барган әдәби процессны киң күзаллау сорала Җәлил иҗатында күпмилләтле совет лирикасының мөһим закончалыклары чагылыш таба Шуңа күрә. Муса Җәлил иҗатын киң агымнан читтә дөрес аңлап булмаган Кебек, бу олы шәхеснең ролен искә алмау шулай ук гомуми картинаны да тулы яктыртмаячак Ягъни биредә аерылгысыз бердәмлек турында сүз бара Тикшеренүче өчен аеруча мөһим булган шарт ул Җәлилне өйрәнүгә зур плеш керткән әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр Г Кашшаф. Р. Бикмөхәммәтов. Н. Юзиев. 3 Мәҗитов. М Гайнуллин. II Зәбиров. Т. Галиуллин М Фәйзуллина. X Госман. М Маннурова. Ш Хамматов, X Курбатов. Ф Ибраһимова һ б. лар нәкъ әнә шуны искә алып эшләделәр һәм эшлиләр Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк; Җәлилне өйрәнү ул — татар әдәбият белеменә генә карамый ул хәзер бөтен совет әдәбиятының мөһим бер тармагына әверелде Бу хакта рус язучылары һәм галимнәре В Воздвиженский. Ю Корольков. К Симонов. К. Зелинский. Г Ломидзе. В Огнев. В Альтов. Б Невская. Л Шилов һәм башкалар язуын, шулай ук илебездәге бик күп әдәбиятларда герой-шагыйрьгә багышланган әсәрләр, хезмәтләр тууын искә алсак, без әлеге хакыйкатькә тагын да ныграк ышанырбыз Билгеләп үтү кызык булыр — Җәлил турында русча һәм башка телләрдә чыккан язмаларның саны үзебезнең телдә чыккан хезмәтләргә караганда ике мәртәбә диярлек күбрәк Бу. билгеле, гаҗәп тә түгел Чөнки шагыйрьнең үз китаплары да бүтән телләрдә артыграк чыга Тагын да әһәмиятлерәге — Муса Җәлил иҗатын өйрәнү хәзер халыкара төс ала бара Фактларга карыйк Татар шагыйре турында ГДР. Чехословакия. Румыния. КХДР. Болгария. Польша. Франция. ФРГ һәм тагын берничә гарәп илендә мәкаләләр басылган Юк биредә гадәти юбилей материаллары хакында гына сүз. бармый Мин бу очракта Жрлил иҗатын өйрәнүгә нинди дә булса яңа өлеш-кертүче хезмәтләр турында сүз алып барам Мәсәлән. Казан утлары» журналының 1967 елгы 2 санында басылган мәкалә M сыман хезмәтләр турында Аның авторы Ирак галиме Җәлил Камалетдин иде Немец әдәбиятчысы Леон Небенцаль да җәлилчеләрне җәзалап үтерүгә кагылган яңа документ табып, шагыйрь биографиясенең бик мөһим фактын ачыкларга ярдәм итте Аның 1958 елда Берлинда басылып чыккан «Икенче Бөтендөнья сугышы тарихы проблемалары- исемле китабындагы Җәлил группасы турында тикшеренүләр безгә милли легионнар хакында яңа мәгълүмат биреп кенә калмады, ә бәлки җәлилчеләр көрәшен тулы бер антифашистик фронтның өлеше итеп күзалларга булышты Шулай • ук Бельгия академиясе члены, шагыйрь Роже Бодарның Җәлил группасы турында материаллар табарга ярдәм итүе хакында да матбугатта хәбәр булды ГДР язучылары Франц Лешнитцер һәм Эрих Мюллер да үзләрендә мәкаләләр бастырдылар Күнегелгән практика буенча Җәлил иҗатын тикшерү төп ике өлешкә бүлеп карала 1919 елдан алып 1941 елга кадәрге сугышка хәтле чор һәм икенчесе Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты, ягъни 1941—44 еллар. Дәвамлылыгы ягыннан бу ике чор тигез булмаса да. икенче чор, сугыш чоры, тикшерүчеләрнең игътибарын күбрәк тарта. Мөгаен, биредә хикмәт шундадыр — сугыш чоры иҗаты һәм аеруча Моабит шигырьләре, шагыйрь иҗатының иң югары биеклек яулаган чоры Алай гына да түгел, бу цикл бөтен совет поэзиясе өчен иң югары үрләрдән берсе 1976 елда Казан дәүләт университеты тарафыннан чыгарылган «Муса Җәлил» библиографик күрсәткеченнән чыгып фикер йөртсәк, барлык басылган материалларның өчтән ике өлеше шушы Моабит чорына карый Билгеле, моның ни өчен шулай икәнен аңлаган хәлдә дә килешеп үк бетәргә ярамый. Ни өчен дигәндә, бер генә тау да, бер генә кыя да нигезсез булмый Җәлил тормышының да баштагы чоры — әнә шундый җирлек нигез ул Хәзер, мәсәлән, шагыйрьнең сугышка кадәрге тормышыннан «Муса Җәлил — тәнкыйтьче». «Муса Җәлил — балалар шагыйре». «Муса Җәлил — тәрҗемәче» һ б мәсьәләләр аеруча тикшерүне сорыйлар Шулай ук татар поэзиясендә социалистик реализм методын формалаштыруда шагыйрьнең роле дә ачыклауны көтә Аның РАПП оешмаларында эшләвен һәм вульгар социологизм авыруын җиңүдә катнашуын белү дә бик кызыклы булыр иде Әнә шуларның барысын да тикшерми- ачыкламый торып, шагыйрьнең үсү, чыныгу, җитлегү процессын тулы күзаллау мөмкин түгел Җәлил иҗатын сугыштан соң өйрәнүнең беренче елларында авторлар күбрәк • Моабит Шигырьләрен тикшерсәләр, хәзер исә, шагыйрьнең язганнарын киңрәк һәм тулырак итеп аңлыйсы килү теләге күп тикшеренүчеләрне беренче чор әсәрләренә дә алып килә Мәсәлән, рус укучылары Җәлилнең зур күләмле әсәрләреннән Хат ташучы» белән «Үткән юллар»ны бары тик соңгы елларда гына укыдылар Мондый әсәрләрне укыганда тау түбәсе үзе генә түгел, ә аңа күтәрелү юлы да кызыклы икән дигән уй кала Шагыйрь иҗатын һәм тормышын өйрәнүдә хронологик принцип белән бергә башка ысуллар да яшәп килә. Мисал өчен. Й Исәнбәт «Җәлил һәм музыка» проблемасын өйрәнә. Р Шаһиева «Җәлил һәм сынлы сәнгать» темасы буенча эзләнүләр алып бара, шагыйрь иҗатында халык фольклоры элементлары чагылышын И Надиров белән Н Юзеев яктырта. Җәлилнең педагогик карашларын Ф Мостафин тикшерә, публицистик һәм журналистлык эшчәнлеген Ш Хамматов яктырта, эстетик идеалын Ә. Мәхмүтов өйрәнә К б. Шулай итеп Җәлилне өйрәнү фәненең предметы бик күп тармаклардан тора Алар һәрберсе аерым-аерым өйрәнелә. Әмма бу. билгеле, гомумиләштерүче хезмәтләр кирәклеген дә кире какмый Ә шагыйрьне өйрәнү методикасына килгәндә, ул совет әдәбият белеме методикасыннан әллә ни аерылмый Тик шулай да аның үзенчәлекләре юк түгел Эш шунда Җәлилнең соңгы чор иҗаты фашист тоткынлыгы шартларында туган һәм шуңа бәйле рәвештә күп әсәрләр конспирация таләпләренә җавап бирергә тиеш булганнар Ягъни аларда кайбер фикерләр яисә урыны-урыны белән тулы строфалар, читләтү юлы белән әйтелә Аннан соң фашист палачлары үз җинаятьләрен яшерү максатыннан чыгып, совет патриотлары көрәше хакындагы бөтен материалларны юк иткәннәр Ә бу һәр документны табуны кыенлаштыра, фактны ачыклауны авырлата Хәтта кайчак бик гади генә булган, үзеннән-үзе аңлашыла торган күренешләр дә әнә шуның аркасында табышмакка әйләнеп киткәлиләр Биредә Җәлил исеме тирәсендә барлыкка килгән төрле имеш-мимешләрнең һәм легендаларның да күпмедер роле бар Шагыйрьнең күп кенә әсәрләренең югалуын, ә кайберләренең илебезгә имзасыз хәлдә кайтып җитүен искә алсак та эшнең кыенлыгы аңлашылыр Әле ул гына да түгел Җәлил сугышка китәр алдыннан үзе төзеп, сүзгә-сүз тәрҗемә ясап Мәскәүдәге бер нәшриятка (Гослитиздат) тәкъдим иткән җыентыгының да әлегә кадәр табылганы юк Мусаның фронтта язылган күп шигырьләре дә җуелган Сугышка кадәр язылган барлык әсәрләрен дә исән дип әйтә алмыйбыз Укучыларның зур кызыксынуларын һаман көчлерәк тоя барган авторлар үзләренең күп кенә хезмәтләрен әдәби эзләнү жанрында яздылар. Фән белән публицистика һәм матур әдәбият арасында яткан бу алымның, әлбәттә, үз өстенлекләре бар Андый хезмәтләр бөтен кешегә аңлашылырдай итеп, кызыклы иҗат ителәләр. Әмма фәнни яктан алып караганда, мондый хезмәтләрдәге һәрбер факт җентекләп тикшерүне, ахыргача аныклап бетерүне сорый Атаклы татар шагыйренең иҗатына кагылышлы тагын бер үзенчәлек аның шигырьләре рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп үзләренә икенче яшәү алдылар, миллионнарча тираж белән дөнья күрделәр, алар мәктәпләрдә өйрәнелә, совет кешеләрен патриотик рухта тәрбияләү буенча зур эш башкара Әнә шул тәрҗемәләр нигезендә. Муса әсәрләренең оригиналын белмәгән күп кенә авторлар (мәсәлән В Воздвиженский. Ю Корольков. Б Невская. В. Альтов. К. Зелинский. Л Шилов Һ. б.) аның турында тулы бер китаплар һәм проблемалы мәкаләләр яздылар Әлбәттә, моның ише хезмәтләрне кирәкми дип булмый, алар да үз рольләрен уйныйлар. Әмма аларга еш кына ниндидер күләмдә төзәтмә кертергә кирәк була Тагын шунысы да бар — Җәлил турында профессионал тәнкыйтьче, яисә галим булмаган авторлар да байтак яза Билгеле, бусы бер дә начар түгел Тик менә алар язганның сыйфат ягы гына күп чагында яхшыртуны тели Җәлилне өйрәнү фәненең тарихы да үзенчәлекле Ул бик төгәл рәвештә өч өлешкә бүленә Беренче периодны Җәлил үзе исән вакытта аның турында язылган хезмәтләр тәшкил итә Әйтеп үткәнебезчә, алар артык күп түгел Чөнки бу чорга Муса иҗатының өчтән бер өлеше генә туры килә. Аның язылган күп лирик шигырьләре һәм поэмалары да каралама хәлендә. Җәлил исән чагында аның хакында басылган мәкаләләр безгә Мусаның әдәби процесстагы ролен белү аңлау өчен кирәк Әлбәттә, биредә ул чор әдәби процессына карашларның үзгәрүе дә искә алына Җәлилне өйрәнүдә икенче период 1 942—53 елларны эченә ала. Бу аның хәбәрсез югалуы белән -яңадан туу» ар&ы Ягъни, без уЛ чор матбугатында Җәлил турындагы хезмәтләрне күп таба алмыйбыз 1942 ел ахырында Татарстан китап нәшрияты Мусаның "Артиллерист анты» исемле шигырьләр җыентыгын чыгара Китапны әдәби җәмәгатьчелек җылы каршылый Аның турында тәнкыйтьче Хәсән Хәйри «Совет әдәбияты- журналының 1943 елгы 7 санында журналист С Фәйзуллин «Кызыл Татарстан- газетасының 1943 елгы 23 май санында һәм әдәбият галиме Гази Кашшаф («Һаҗәр» псевдонимы белән) «Совет әдәбияты» журналының 1943 ел 1 санында язып чыгалар Бу авторлар бертавыштан Җәлил поэзиясенең югары патриотизмын, кайнар хисләрен, актуальлеген билгеләп үтәләр, китапка бик яхшы бәя бирәләр 1944 елда Муса Җәлилнең -Окоптан хат» исемле китабы рус телендә дә донья күрә Кереш сүзендә шагыйрь һәм тәрҗемәче Бруно Зернит болай дип яза: «Муса Жэлил исемен әйткән вакытта минем күз алдыма татар халкының уй-хисләрен иң матур чагылдыра алучы образ килеп баса. Үзенең бөтен галантын, йөрәк ялкынын ул халкына багышлады» Игътибар итегез — автор Муса турында үткән заманда яза. ягъни ватан өчен корбан булганнарның берсе итеп Б Зернитның кереш сүзендә тагын мондый юллар бар ■ Немец илбасарлары хыянәтчел төстә безнең җиребезне таптый башлагач. М Җәлил, ялкынлы патриот буларак илне саклаучылар сафына басты Ул кулындагы коралы белән дә. иҗаты белән дә дошманга аяусыз ут яудырды» Әмма укучы Казанда чыккан китаптан әнә шул юлларны укыганда Муса үзе әле исән була Нәкъ шул көннәрдә. 1944 елның августында, ул Берлиндагы Шпандау төрмәсендә үлем Җәзасы көтә Без искә алган ике китап турында ул. билгеле, белә алмый 1943 елның җәендә Татар опера һәм балет театры «Алтынчәч» операсын ә бераз соңрак «Илдар»ны яңартып куя башлый Бу уңайдан матбугатта җылы гына язылган мәкаләләр басыла Мәсәлән, «Красная Татариямнең 1943 елгы 17 июль санында Җ Садриҗиһанов болай дип яза: «М Җәлил либреттосының бик тә шигъри булуы уулаем операның уңышын билгели Әкияти сюжет поэзиясе халыкның батырлыгы һәм үлемсезлеге, патриотизмы идеясе белән бергә үрелә» Сугыш елларында М Җәлил исеме татар поэзиясе турындагы күп кенә мәкаләләрдә телгә алына Ләкин 1947 елның икенче яртысыннан соң инде аның исеме очрамый «Алтынчәч» сәхнәдә зур уңыш белән бара, җырлары да җырлана Тик әле бу чорда шагыйрьнең исеме әйтелми. Әмма. Җәлил язмышының котылгысыз чынлыгы булган бу чорны да. аны өйрәнүчеләр өчен әрәм үтте дип булмый Нәкъ менә шул елларда безнең илебезгә шагыйрьнең ике Моабит дәфтәре кайтты Җәлилчеләр группасын саткан җинаятьчегә булган суд аларның көрәшен аңларга ярдәм итте Бу елларда Җәлил язмышын ачыклау, тулысынча аңлау буенча эчке процесс барды, эзләнү эшләре барды. Әнә шул эзләнү эшләре инде соңрак шагыйрь исемен тулысынча акларга ныклы нигез булды. 1953 елның 25 апрель санында «Литературная газета» Муса Җәлилнең Моабит дәфтәреннән алты шигырь басып чыгарды И Френкель тәрҗемә иткән менә шушы алты шигырь инде Җәлилнең «яңадан туу» көне дип тарихка кереп калды Шагыйрьне өйрәнүнең яңа. өченче этабы да шул көннән башлана. Шигырьләр басылуның икенче көнендә үк Татарстан Йзучылар союзында шагыйрь истәлегенә багышланган зур җыелыш үткәрелә Җыелышта шагыйрьнең дуслары һәм каләмдәшләре Гази Кашшаф Әнвәр Давыдов. Әхмәт Исхак. Риза Ишморат Галимҗан Латыйп. Салих Баттал. Якуб Агишев чыгыш ясый Ә 29 апрельдә -Совет Татарстаны» газетасы үзенең хәбәрчесе, язучы Фатих Хөснинең бу җыелыш хакында «Көрәшче шагыйрь кайтты» дигән язмасын урнаштыра Республика яшьләре газетасы «Яшь сталинчы» да Әхмәт Исхакның кереш сүзе белән шул ук көнне Моабит шигырьләреннән берничәсен урнаштыра Ә инде 30 апрельдә «Совет Татарстаны» Җәлил шигырьләренә һәм алар турындагы Гази Кашшаф мәкаләсенә тулы бер бит бирә Бу — «Моабит дәфтәре »н анализлауга багышланган беренче мәкалә 1953 елның шул ук 30 апрель көнендә «Советская Татария»дә Муса Җәлил шигырьләрен һәм Бруно Зернитның «Ялкынлы йөрәк» дигән мәкаләсен урнаштыра. Шулай итеп матбугатта мәкаләләр күбәя башлый. 1953 елның 6 июнендә «Правда» үзенең битендә язучы Гомәр Бәшировмың «Үлемнән көчлерәк» дигән мәкаләсен бастыра Шул ук елда «Известия»дә Гази Кашшафның «Үлемнән көчлерәк» исемле мәкаләсе дә дөнья күрә Гомумән, илебездә бу вакыйга турында теге яки бу рәвешле язып чыкмаган бер генә матбугат органы да калмагандыр. Шагыйрьнең -икенче туу»ына бер ел дигәндә инде аның турында йөздән артык мәртәбә язып чыктылар. Бу — сугышка кадәрге утыз елга караганда да күбрәк дигән сүз. Аларның һәммәсен дә күрсәтеп үтү мөмкин түгел, ләкин иң әһәмиятлеләренә әлбәттә, тукталырга кирәк 1953 елның ахырында Татарстан китап нәшрияты Гази Кашшафның кереш сүзе белән «Муса Җәлилнең соңгы шигырьләре-н басып чыгара Менә бу беренче китап турында матбугатта бик күп мәкаләләр була Икенче елны. 1954 тә. Мәскәүнең «Советский писатель» нәшрияты Җәлилнең Моабит шигырьләренә рус телендә дөнья күрсәтә Ул китапка рецензия белән М Луконин. С Хәким. Б Зернит, В Огнев. С Кривошенко В Любовцев. Б Керничный. Р Поляков. Д Блынский. В Азаров. М Мөхтәсинов һ б лар чыгыш ясый 1954 елның январенда Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында шагыйрьнең фашист тоткынлыгында һәлак булуына ун ел тулуга багышланган зур кичә үткәрелә Биредә докладлар белән тәнкыйтьче Гази Кашшаф, язучы Юрий Корольков һәм Әзербәйҗанның халык шагыйре Самед Вургун чыгыш ясый Аларның чыгышлары Җәлилне өйрәнү фәненең яңа чорына нигез ташы булып ятты СССР язучыларының 1954 елның 2tj декабрендә булган Икенче бөтенсоюз съезды Җәлил иҗатына югары бәя бирде. Бу хакта поэзия буенчА доклад сөйләгән Алексей Сурков һәм өстәмә доклад сөйләгән Самед Вургун онытылмаслык итеп әйттеләр Шушы ук чорда КПССның Татарстан өлкә комитеты комиссиясе Җәлил группасының тоткынлыктагы көрәшенә караган материалларны өйрәнә һәм партия Үзәк Комитетына шагыйрьгә Советлар Союзы Герое исемен бирүне сорап мөрәҗәгать итә Үтенечкә Өлкә комитетының беренче секретаре 3 Моратов кул куя. 1955 елның декабрендә бу мәсьәлә КПСС Үзәк Комитетында карала Ә инде 1956 елның 30 ноябре көнне КПСС Үзәк Комитеты Президиумы СССР Верховный Советы Президиумының «Татар шагыйре Җәлилов Муса Мустафовичка Советлар Союзы Герое исемен бирү (үлгәннән соң) турында»гы Указын раслый 1956 елның 3 февралендә Казан Офицерлар йортының колонналы залында бөтен республика-хезмәт ияләренең шушы вакыйгага багышланган зур митингысы үткәрелә Ул вакыйга матбугатта да киң яктыртыла Муса Җәлилнең тууына 50 ел тулу да нәкъ менә шушы елның февралендә республика һәм ил җәмәгатьчелеге тарафыннан зурлап билгеләп үтелә, 1957 елның 22 апрелендә Ленин премияләре буенча комитет Моабит дәфтәре шигырьләре өчен Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирү турында карар чыгара Шулай игеп, шагыйрьнең иҗаты да иң зур бәягә лаек була. Мусаның язмышы ачыкланганнан соң аның тормышын һәм иҗатын өйрәнү берничә юнәлештә үсә баФлый Ин элек шагыйрьнең әдәби мирасын җыйнау һәм фәнни якган эшкәртеп бастыру буенча эш кузгала Фронтка киткәндә Җәлил үзе шигырьләрен сайлап бер матур җыентык бастыру турында хыялланган була Хатыны Әминәгә бу хакта әйтеп «Ул минем соңгы җыентыгым булыр бәлки»,—дип яза Муса Ләкин аның моңа вакыты җитми Икенче бер хатында шагыйрь үз әсәрләрен хронологик тәртиптә бастыру хыялын да яза Ә инде Волхов фронтында кискен ситуация тугач, ул бу җаваплы эшне дусты Гази Кашшафка тапшыруын белгертеп яза Җәлилне өйрәнү фәненең атасы дип танылган Гази Кашшаф дустының бу васыятен җиренә җиткереп, үтә зур тырышлык, белән үти. Ул Җәлилнең китапларда, газет- журналларда басылган барлык шигырьләрен бергә җыйный, шагыйрьнең архивыннан моңа кадәр билгеле булмаган байтак яңа әсәрләр таба һәм шулар нигезендә 1955— 1956 елларда Муса Җәлил сайланма әсәрләренең беренче өч томлыгын чыгара Бу өч томлык Җәлилне өйрәнү өчен җитди фәнни нигез булды Аннан башка тикшеренү анләре мөмкин түгел иде. Җәлилнең әдәби мирасын җыйнауда аеруча күп көч куйган ике оешманы әйтми булмый Аларның беренчесе — Татарстан Дәүләт музее Музейның әдәби бүлеге хезмәткәрләре беренче көннәреннән үк эшкә тотыналар Җәлилнең дуслары, каләмдәшләре. коралдашлары белән очрашулар үткәрәләр Алар сөйләгән истәлекләрне язып баралар, яңа материаллар эзләп табалар. Гыйльми совет утырышларында ивгыйрь тормышы һәм иҗаты хакында докладлар тыңланыла. Шагыйрь турында брошюралар, китаплар чыгаралар. 1955 елда Дәүләт музее Гази Кашшафның гыйльми советта сөйләгән докладын аерым брошюра итеп чыгара Икенче елны исә шул ук оешма Нил Юзиевның «Герой- шагыйрь Муса Җәлил. Торцыш һәм иҗат юлы» дигән китабын бастыра. Болар — шагыйрь батырлыгы хакында язылган беренче китаплар иде. 1983 елда Муса Җәлилнең музей-квартирасы ачылгач, кадерле экспонатлар саны тагын да артты. Әминә ханым музейга Җәлилнең китапханәсен, шәхси әйберләрен һәм башкаларны бүләк итте. Атаклы Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләре шушы музей фондында саклануын әйтү генә дә ни тора бит’ Җәлилне өйрәнү эшенә илленче елларның икенче яртысында ук тотынып, хәзер инде иң зур үзәкләрнең берсенә әверелгән икенче оешма — Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты Биредә шагыйрьнең архивы, кулъязмаларының төп нөсхәләре, караламалары һәм башка кадерле документлар тупланган. Бер генә җитди тикшеренүче дә бу фондтан файдаланмый кала алмый Муса Җәлилнең беренче өч томлыгы чыкканнан соң шагыйрьнең калган иҗатын барлау һәм өйрәнү эше турыдан-туры Институт җитәкчелегендә дәвам итә. Басылган әсәрләрне текстологик дөресләү, вакыйгаларны, даталарны ачыклау һ. б. зур һәм катлаулы эшләр башлана Менә болар барысы да җитмешенче елларда М Җәлил әсәрләренең яңа җыелмасын — дүрт томлыкны — хәзерләргә мөмкинлек бирде Институтның әдәбият секторы бу эшкә Гази Кашшафны һәм бүтән белгечләрне дә тартты. Гази ага сәламәтлеге какшаганчы өч томны төзи һәм аңлатмалар бирә алды. Аларның корректурасын укыганда ул инде каты авырый иде Ә дүртенче том (бирегә мәкаләләр урнаштырылган) Әдәбият галиме Н Юзиев тарафыннан төзелгән һәм аңлатылган. Бу дүрт томлыкның дөнья күрүе Җәлилне өйрәнүдә яңа баскыч булды Мәсәлән. 1921—23 елларда язылган яшьлек шигырьләре беренче мәртәбә шушы дүрт томлыкта басылды Биредә шулай ук 40 яңа мәкалә дә бар Хатларның да 43 е яңа Ләкин эш әле монда гына да түгел Алда чыккан өч томлыкка үткән байтак төгәлсезлекләр биредә төзәтелеп бирелә Әнә шуңа күрә 1975—76 елларда дөнья күргән бу дүрт томлыкны без бүгенгә иң тулы һәм фәнни яктан төгәл басма дип билгелибез. Әмма, шулай булса да. Җәлилне өйрәнү әле моның белән төгәлләнгән дип һамаң әйтә алмыйбыз Фашист тоткынлыгында иҗат ителгән уннарча шигырьләр табылмаган әле Шагыйрьнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә Әминә ханым Институтка Җәлил архивының тагын бер өлешен тапшырды Анда да яңа шигырьләр бар 1918—20 елларга гына карасалар да, ул әсәрләр шагыйрь тормышын аңлау өчен кызыклы Шулай ук шагыйрьнеке булуы, ихтимал шигырьләрне дә җыйнау дәвам итә, көндәлек матбугатта басылган материаллар да туплана килә Җәлилнең тууына 70 ел тулу уңаеннан үткәрелгән Бөтенсоюз конференциясендә Тел. әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы мөдире, филология фәннәре докторы Нил Юзиев әйткәнчә, хәзер чынлап та, шагыйрь әсәр, ләренең инде сигез томнан торган тулы җыелмасын чыгару мәсьәләсен дә көн тәртибенә куярга мөмкин Бу тәкъдим бик реаль һәм бөтен фәнни көчләрне бергә туплаганда ул чынга ашырга мөмкин Әлбәттә, яхшы текстологик әзерлек белән. Җәлил әсәрләрен рус һәм башка телләргә тәрҗемә итү эше дә бара Шагыйрь исеме илебездә генә түгел, ә бөтен дөнья масштабында танылды Андый тәрҗемәләр вакытында хаталарны төзәтә бару да зарур. 1979 елда «Советский писатель» нәшриятының Ленинград бүлеге тарафыннан төзелгән «Җәлилнең сайланма шигырьләре» басмасында байтак төгәлсезлекләрдән арынып чыгаруга ирешелде Ул китап «Шагыйрь китапханәсе» дип аталган зур сериядә дөнья күрде Шагыйрьне өйрәнүнең икенче тармагы — Муса биографиясенә кагылышлы фактларны, мәгълүматларны җыйнау Бу эшне башлаучы булып та безнең Г Кашшаф ага танылды. 1953 елдан башлап илебез матбугатында Мусага бәйле йөзләгән мәкалә, истәлек басылган Аларны шагыйрьнең туганнары, дуслары, яшьтәшләре һәм көрәштәшләре яза Ләкин аларның характеры, дөреслек дәрәҗәсе төрлечә. Кайбер хөрмәтле генә матбугат органнары да вакыт-вакыт бик үк төгәл булмаган мәгълүматлар биреп алдылар (Алар хакында мин «Өзелгән җыр эзеннән» исемлек китабымда суз алып барам ) Истәлекләрнең дөреслеккә туры килә торганнары нигездә 1964 елда татарча һәм 1966 елда русча Татарстан китап нәшрияты чыгарган җыентыкларга тупланган Муса Җрлил биографиясен тулыландыруга X Җәлилованың 1969 елда чыккан «Абыем турында» (русча). М Максудның 1963 елда чыккан «Кадерле минутлар» (татарча) һәм 1971 елда чыккан «Истәлекләр» китабы да зур өлеш керттеләр Юрий Корольковның 1959 елда Гослитиздатта басылган «Җырга әверелгән гомер» исемле документаль-публицистик китабы да бай фактик материалга нигезләнгән Китаптагы кайбер урыннар тора-бара төзәтелүгә һәм авторның кайбер фараз кылулары бик үк расланып бетмәүгә карамастан, бу китап шагыйрьнең исемен рус укучылары арасында популярлаштыруда зур роль уйнады . Уфада яшәүче Н Лешкинның өлешен дә билгеләп үтәргә кирәк. Ул җәлилче- ләрнең тоткынлыктагы көрәшенең күп кенә караңгы урыннарын яктырта алды Аның журналист Ю Карчевский белән берлектә язылган һәм Уфада 1975 елда басылып чыккан «Бит һәм маска» исемле китабы (русча) укучылар тарафыннан бик җылы каршыланды Шулай ук 1966 елда «Әдәби мирас»ның 78 томында басылган фактик мәгълүматлар да зур әһәмияткә ия Анда Икенче удар армиядә Муса белән бергә көрәшкән кешеләрнең истәлекләре урын алган «Тарихи архив» журналының 1961 елгы 25 санында да. «Архивны өйрәнү мәсьәләләре» журналының 1964 елгы 3 санында да һәм инде үзебезнең «Казан углары»ның бик күп публикацияләрендә дә кыйммәтле мәгълүматлар бар. М Әминов һәм М Миңнуллин иптәшләрнең 1969 елда «Коммунист Татарии» журналының 4 санында һәм 1969 елда «Советская Татария» газетасының 16.18. 19 ноябрь саннарында басылган мәкаләләре дә күп яңа фактлар ачтылар Җәлнлчеләрнең көрәше партия оешмасй җитәкчелегендә барганлыгын раслаучы документлар китерелә ул мәкаләләрдә Әйе. шагыйрь гомеренең соңгы чорын һәм иҗатын өйрәнү өчен бик күп фактик материалны белергә, ачыкларга кирәк Ә бу исә байтак кына кыенлыклар белән бәйләнгән Мисал өчен, минем үземә Җәлил биографиясенең кайбер фактларын ачыклар өчен дүрт мәртәбә ГДРга. өч тапкыр Көнбатыш Берлинга барырга. ФРГда һәм Польшада булырга туры килде Әле моның өстәвенә архивларда актарыну да. бик күп кешеләр белән хат язышу да. йөзләгән кеше белән очрашу да бар — аларына да вакыт һәм мөмкинлек табарга кирәк. Билгеле. Муса биографиясе әле ахыргача, бөтен детальләренә кадәр ачыкланып бетмәгән. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Ләкин фактларның җыйналган кадәресе дә шагыйрьнең кабатланмас талантын һәм үлемсез батырлыгын күзаллау өчен җитә Ниһаять. Җәлилне өйрәнүнең өченче тармагына килеп җиттек ул Муса әсәрләре хакында язылган әдәбият белеме хезмәтләре Шагыйрь тормышын'өйрәнү белән бергә бу юнәлештә дә эш башланды һәм биредә дә беренчелек Гази агада. Аның 1957 һәм 1961 елларда татарча һәм 1983 елда русча басылган «Муса Җәлил Тормышы һәм иҗаты турында очерк» исемле китаплары, әлеге тармакка нигез салучы хезмәтләр дип санала Аларның беренчесе дөнья күрүгә инде утыз елга якын гомер үтсә дә — Гази ага Кашшаф мәгълүматлары бер тикшерүче өчен дә искерми, кыйммәтен югалтмый Г Кашшаф белән бер үк вакытта һәм аның җитәкчелегендә Р Бикмөхәммәтов та эш алып бара Бу авторның «Муса Җәлил Тәикыйди-биографик очерк» дигән хезмәте рус телендә 1957. 1961. 1962, 1966 елларда басылып йыкты. Галим Җәлилнең иҗат’ портретын яза. аның шәхесенең үсешен күзаллый. Моабит дәфтәрләренең төп үзенчәлекләрен анализлый Фактик материал ягына килгәндә, ул нигездә Г Кашшаф тапканнарга таяна, ләкин шагыйрьнең иҗатын аңлау буенча тагын да алгарак атлый, яңа мөһим фикерләр әйтә. I960 елда Нил Юзиевның Җәлил поэмаларын тикшерүгә багышланган хезмәте Казан дәүләт университеты тарафыннан бастырылып чыгарылды һәм шуннан соң инде шагыйрьңең әсәрләре жанрлар буенча да өйрәнелә башлады Аннары В Воздвиженский һәм 3 Мәҗитов китаплары дөнья күрде Аларның һәрберсе мәгълүм фактик материалга таянып яңа гомумиләштерүләр ясый, яңа аспектка чыгып яңа нәтиҗәләргә килә Соңга таба Җәлил иҗатының моңарчы өйрәнелмәгән яклары да тикшеренүчеләрнең игътибарын тарта. 1977 елда Й Исәнбәтнең «Муса Җәлил һәм татар музыкасы» дигән хезмәте русча һәм 1974 елда Ф Мостафинның «Муса Җәлил — педагог» дигән китаплары татарча дөнья күрә Шулай ук биредә бүтән китапларны да атап китәргә кирәк Ә Мәхмүтовның «Муса Җәлил иҗатында эстетик идеал» исемле китабы (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980) Ш Хамматоаның «Муса Җәлил—партия солдаты- дигән хезмәте (Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1982 һәм 1984 елларда) И. Зәбировның -Җәлил белән янәшә» китабы (Ташкент. «Яшь гвардия» нәшрияты һәм Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1983 ел). М Маннурованың - Рероик бердәмлек» китабы (Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980 ел). А Әминев һәм X Галиева •Муса Җәлил мәктәптә- китабы (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1967 ел) геройшагыйрьнең иҗатын һәрьяклап өйрәнүдә билгеле бер эш башкардылар һәм аларның кыйммәте зур Мондый хезмәтләр Мусаның тормыш һәм иҗат юлын тулы күзалларга булышалар Тик тагын шунысы бар соңгы елларда барысын да гомумиләштергән хезмәтләр җитенкерәмәве һаман ныграк сизелә башлады Югарыда аталган хезмәтләрдә куелган фикерләрне җыйнаган һәм алга таба үстергән яңа китаплар кирәклеге сизелә хәзер. Муса Җәлил турындагы библиография бик зур цифр белән билгеләнә. Мәсәлән. 1976 елгы күрсәткеч аны 2691 дип атый Җәлил әсәрләренең һәм Җәлил турында язылган материалларның беренче библиографик күрсәткечен 1961 елда филология фәннәре докторы Ә Кәримуллин төзеп чыгарды Ул 1919— 1961 елларны эченә ала иде һәм кайбер тулы булмаган урыннар калуга карамастан, зур роль уйнады. 1976 елда Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе яңа библиографик күрсәткеч басып чыгарды. Ә. Г Кәримуллин. Н Ә Әх- мәтҗанова. Р С Камалова иптәшләр төзегән бу күрсәткеч 1919 дан алып 1973 елга кадәрге чорны эченә ала Менә шушы күрсәткеч Җәлилне өйрәнүчеләр өчен бүгенге көнгә иң ышанычлы һәм тулы басма булып кала. Иң мөһим тематик бүлекләргә бүленү аның кыйммәтен тагын да арттыра Безнең уйлавыбызча. Җәлил турындагы материалларны хәзер түбәндәге төрләргә бүл£п карарга кирәк 1 Шагыйрь исемен популярлаштыру характерындагы материаллар Аларга нигездә юбилейлар уңае белән язылган публицистик мәкаләләр керә Мондый язмаларның авторлары әллә ни яңалык ачуны максат итеп куймыйлар, алар теге яки бу республика укучыларына Җәлил хакында сөйлиләр, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштыралар Ә инде юбилей уңаеннан теге яки бу күренекле әдип, яисә галим, җәмәгать эшлеклесе сүз алса — мәкалә гадәти булудан туктый, ул фәнни кыйммәт ала Чөнки андый мәкаләләрдә еш кына очракта тирән фикерләр була Ә алар Җәлилне өйрәнү өчен өр-яңа яссылык ачарга мөмкин Мәсәлән. К Симонов. Г Баширов. М Кәрим С. Вургун. А Сурков. А. Ахматова һ б ларның мәкаләләре әнә шундыйлар рәтенә 2 Мемуар әдәбият. Билгеле, бу төр язмалар арасында төрлесе булды Шагыйрьне очраклы гына күрүенә таянып, үзен аның иптәше һәм көрәштәше итеп танытырга теләүчеләр дә очраштыргалады. Кайчак тикшерелмәгән, дәлилләнмәгән нәрсәләр укучыга җиткерелде һәм буталчыклар тугалады Алтмышынчы еллар ахырында, җитмешенче еллар башында Татарстан һәм Башкортстан чекистлары үткәргән өстәмә тикшерүләрдән соң гына кайбер мәсьәләләрдә хакыйкатьне ачыклау мөмкин булды Әнә шуларга да карамастан, мемуар әдәбият Җәлилне өйрәнү эшенә файда итә, ул төр язмаларны укучылар да. галимнәр дә яратып укый. 3 Әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм әдәбият белеме хезмәтләре. Тикшерүче өчен болар иң кирәкле эшләр 1982 елга Җәлил турында барысы утыздан артык фәнни һәм фәнни-популяр китап чыкты, тугыз диссертация якланды 4 Шагыйрь турындагы матур әдәбият әсәрләре һәм ярым документаль әсәрләр Муса турында язылган ике роман (Ш. Маннурның «Муса»сы һәм Г Әпсәләмовның Агыла болыт»ы). повестьлар (Ю Корольков. В Альтов. Н Лешкин һ б-) дистәләгән поэма (Г Хуҗи Д Кугультинов. С Хәким И Юзеев. Р Харис А Рошка һГ б.) пьесалар (Н Исәнбәт. Р Ишморат. Д Валиев. Т Миңнуллин. Ә Гаффаров һ б ) бар Шулай ук хикәяләр, кино һәм телесценарийлар. радиотапшырулар язылган Шигырьләр бик күп Гадәттә мондый әсәрләрнең авторлары Җәлил турында җыйналган материалларга таянып эшлиләр Еш кына очракта үзләре дә туплыйлар, яңа кешеләр белән очрашалар Мәсәлән, минем үземә «Өзелгән җыр эзеннән» дигәң.лцхзпны ярганда өстәмә рәвештә тикшерү үткәрергә туры килде Ю Корольков та. эшләгәннәр НАУЧВАЯ БКЗЯ! Тик шунысын истән чыгарырга ярамый матур әдәбият әсәрләрендә автор фантазиясенә генә нигезләнгән фараз кылулар байтак була Укучыны бу кайчак ялгыштыра да. Шуңа карамастан, матур әдәбият әсәрләре Җәлил темасына зур елеш кертәләр. 5 Шагыйрьнең үз әсәрләре библиографиясе. Бу өлкәдә бигрәк тә Казан библиографлары Ә Кәримуллин, Н Әхмәтҗанова һәм Р Камаловаларның зур тырышлык куюларын билгеләп үтәргә кирәк Җәлил исән чагында чыккан әсәрләр күрсәткече төзелү — алар хезмәте аркасында ирешелгән казаныш. Билгеле, ул исемлек вакытлар узган саен тулылана бара Элек билгеле булмаган яисә псевдоним белән генә басылган яңа әсәрләр килеп чыга тора Бөтенләй имзасыз басылганнары да очрый Соңгы елларда басылып чыккан яңадан- яңа китаплар да әлеге Исемлекне дәвам итәләр. Тәрҗемә әсәрләр күп басыла. 1976 елның мартында Муса Җәлилнең тууына җитмеш ел тулу һәм немец телендә аның әсәрләре өченче мәртәбә басарга әзерләнү уңаеннан Берлинда булганда ГДР язучылары миннән: «Җәлил китапларының тиражы зурмы?» — дип сорадылар Мин «Казанда чыккан соңгы басмасының тиражы 250 мең».— дип җавап бирдем Язучы коллегаларым аптырашып, берберсенә караштылар да: «Сез 250 дип әйтергә теләдегезме’»— диделәр. Ә мин исә һаман үз сүземне куәтләдем. «Юк, алай түгел. 250 мең — ягъни чирек миллион1» Аннары, сүземне дәвам итеп, мин аларга шундый зур тираж белән чыккан китапларның да бик тиз арада таралый бетүен сөйләдем Әңгәмәдәшләремә болар, чыннан да. бик гаҗәп тоелды. Әйе, Муса Җәлил әсәрләре бүген халыкларны коммунистик тәрбияләүдә зур роль уйныйлар Әнә шуңа күрә алар эстетик кыйммәткә генә түгел, ә бәлки зур иҗтимагый кыйммәткә дә ия. Ә дөресрәге, аларның менә бу сыйфатлары бер-берсеннән аерылгысыз булып бәйләнгән А Тиммерманска багышланган «Бүләгем» шигырендә Җәлил Үзем үлсәм, исмем. җырым үлмәс. Ул яңгырар илнең кырында Сөйләп илгә тоткын күңелләрдә Чәчәк аткан дуслык турында,— дип язган иде Чыннан да. шулай — Мусаның шигырьләре бүген халык йөрәгендә, ил кырында яшиләр!