МУСА ҖӘЛИЛ ХАТЛАРЫ
Көтелмәгән табыш җир казучылар белән иске йортны сүтүчеләргә генә очрый' торгандыр дип уйлый идем. — хәлбуки, менә' үзем дә шулай ук һич көтелмәгән зур табышка искәрмәстән тап булдым Әле быел гына, бер 50 ел кул тимичә яткан иске папканы актарган чакта, төрле кәгазьләр арасыннан Муса Җәлилнең дүрт хаты һәм бер запискасы килеп чыкты (Әгәр «Соңгы китап» өчен кирәк бер кәгазьне эзләргә туры килмәсә. ул папкага һаман да кул җитмәгән булыр иде. ә бәлки әле миннән каралмыйча да торып калыр иде) Башта ышанмый- чарак тордым, аннан аптырап калдым, ә укып карагач Муса алдында беркадәр уңайсызлану да хис иттем. Аның миндә хатлары барын мин бөтенләй онытканмын лабаса' Ышан син коры хәтергә' . Дөрес, ул хатларның язылуына 50 елдан артык вакыт үтеп киткән (хатлар 1932-33 елларда язылган), бу вакыт эчендә баштан ниләр генә кичмәде, онытылуы да һич гаҗәп түгел. Шулай да мин уйланам, үзем өчен генә булса да «онытылуның» сәбәбен аңламак- чы булам. Мәгълүм ки. Муса Җәлилнең даны дөньяга таралгач, яудан соң батыр күбәер дигәндәй, аны якыннан белгәннәр, дусты булганнар бик күбәеп китте Мин дә Муса белән таныш идем, ләкин, «якын дуслар- арасына тизрәк керергә ашыкмадым Әлбәттә. Мусаны күреп белүчеләр күп булгандыр, якын дус-ишләре дә аз булмагандыр (мәсәлән. Әхмәт Фәйзи. Гази Кашшаф кебекләр), әмма, миңа калса, дуслык — бигрәк тә чын дуслык — тирән төшенчә, ул бары тик ике яклы гына була ала, шуңа күрә бер якның гына дуслыкны дәгъва итүе җитми әле. моның өчен һәрхәлдә бик төпле дәлилләр кирәк Ә безнең арадагы мөнәсәбәтләр нинди иде. чын дуслык дип атарлык идеме ул — бигрәк тә Мусаның даны, әйткәнемчә, бөтен дөньяга таралганнан соң7 Минем мөмкин кадәр объектив буласым килә. Бик еракта калган елларны искә төшерәм Муса Мәскәүдә, мин Казанда — очрашуларыбыз ул Казанга килеп киткән чакта гына була торган иде Беренче очрашуыбыз, ялгышмасам. 1928 елның көзендә булырга тиеш Муса Казанга килгән саен Ченәкәйдә туктала иде. ә мин бу ялгызак шагыйрьгә еш кына барып йөри идем Безнең очрашу да. танышу да менә шунда булды. Без башта ук бер-беребезгә ошап киттек, тиз якынайдык. арабыз һәрвакытта дусларча булды, бик теләп, иркенләп сөйләшә дә торган идек Муса тыйнак егет иде. үзен берәүдән дә өстен куймый иде. кешегә мөнәсәбәте дә тигез-табигый иде һәм шушы гадилек мине аңа тарткан да булырга тиеш Тагын хәтерлим Мусаның Казанга бер килүендә, мин торган квартираның зур залында. хуҗалар рөхсәте белән, яшьләр кичәсе үткәрдек Яшь әдип-шагыйрьләр. яшь артисткалар җыелган иде Акча салышып, барынча гына чәй табыны әзерләттек. бернинди эчемлек юк (аны кирәк дип тә белмибез), аның каравы, җыр. музыка, шигырь сөйләү белән бик күңелле узган иде ул кичә' Мусаның тагын бер килүендә дүртбиш кеше бергәләп фотога да төштек — бу фоторәсем соңыннан Муса альбомына да кертелде . 28 елдан башланган безнең бу очрашулар 1934 елга кадәр әнә шулай матур гына дәвам итеп килде Ләкин шушы елдан соң очрашуларыбыз бетте диярлек, чөнки Муса Мәскәүдәге опера студиясенә эшкә кергәч. Казанга бик сирәк кайта башлады Ә берике елдан минем үземә читкә (Әзербайҗанга китеп барырга туры килде Муса 1939 елның көзендә Казанга бөтенләйгә кайткач, безнең мөнәсәбәтләр бәлки яңарып та киткән булыр иде. ләкин нәкъ шул елны мин тагын Үзбәкстанга китеп бардым Сугыш башланган көннәрдә генә әйләнеп кайтсам да. Мусаны нишләптер бер җирдә дә очрата алмадым, күрәсең, ул инде Казаннан китеп тә өлгергән булгандыр Ә озакламый минем үземне дә фронтка озаттылар Шул рәвешчә. Муса белән безнең бәйләнеш шактый гына еллар өзелеп торды Ихтимал. шуңа күрә дә мин үземне Мусаның дусты дип санарга җөрьәт тә итмәгәнмендер һәм хатларның онытылып яту сәбәбен дә бәлки шуннан эзләргә кирәктер Әмма Муса хатларының сакланып калуына һәм 50 елдан соң булса да табылуына мин бик шатмын Хәзер сез дә алар белән танышырсыз Хатларга алдан ук шәрехләүләр биреп тормыйм, игътибар белән укыган кеше үзе дә күп нәрсәне аңлар, шул җөмләдән безнең арадагы дуслыкның ни дәрәҗәдә булуын да күз алдына китерер Шулай да башта ук аңлатасы бер нәрсә бар сез күрәсез. Муса һәр хатын Әмир* дип башлый Шунда ук сорау туа ни өчен Әмир, ни өчен Әмирхан түгел’ Хәтта шик уятуы да К мөмкин, чөнки Әмир исеме белән йөргән башка язучылар да бар бит әле. Ә хикмәт менә нәрсәдә малай чагымнан ук мине бөтен күрше-тирә, Шәрикләрем һәм дусларым әнә шулай «Әмир» дип кенә атыйлар иде (тулы исемем белән атам-анам гына дәшә иде) Казанга килгәч тә якыннан аралашып йөргән дус-ишләрем миңа «Әмир» дип кенә дәшә торган булдылар. Шулар шикелле үк Муса да үз-якын итеп кыскартып кына язган Аңлашылса кирәк «Әмир! Мин кайтып җиткәч тә сиңа хат язармын дип уйлаган идем Әллә ничек, көндәлек эш арасына чумып киттем дә. хат язу шушы көнгә хәтле кичекте Нича- во, әгәр үзең җавапны соңнатмый торган булсаң, мин һәрвакыт хат язып торырмын Хатта башлап сине кызыксындырган нәрсә, билгеле, язучылар тормышы булыр Мин сиңа Мәскәү оештыру комитеты каршындагы вак милләтләр комиссиясе янында татар язучылары группасы оештырылганны әйткән идем Ул группаның бюросына Шамил, Толымбай һәм мин сайландык ■ Ләкин әле бюро бер эшкә дә башлаганы юк Мин ул Толымбай белән эшләвемә бер дә зур ышаныч белән карамыйм. Авыр булыр аның белән Бюро инициативасы белән түгел, «Коммунист» гәзите һәм шагыйрьләрнең үз инициативасы белән шагыйрьләрнең иҗат кичәсен гадәткә кертү башланды Өченче көн Әхм. Фәезнең шигырьләрен уку һәм тикшерүгә багышлап бер кичә үткәрдек Башка шагыйрьләрнең дә үткәрелер «Интернационал »ның татарчасын язуга оештырылган конкурсның жюрисе эшләп ята Аның бөтен эшен мин алып барам Жюриның эше 15/1 белән 1/II арасында бетәргә тиеш. Иртәгә вак милләт язучыларының киң киңәшмәсе уздырыла Нәшриятларның докладын тыңлыйбыз. Мәскәү күләмендә бер татар әдәби кичәсе үткәрүгә әзерлек бара Ничек булып чыгар. «Әмир! Хатыңны алдым Бик шатландым Беренче бик нык шатлануым — хатыңны кулга алгач та булды Ансы синең миңа шул хәтле тиз һәм кичектерми җавап язуың өчен иде Икенче шатлануым—хатыңны укыгач булды. Анысы минем йомышны инде үтәп тә куюың өчен булды Рәхмәт, бик рәхмәт1 Хат язуың өчен дә рәхмәт, йомышымны үтәвең (үтәргә сүз бирүең) өчен дә рәхмәт!. Башлап йомыш турында: Син әйткән проектка мин бөтен барлы- гым белән риза инде Син беләсең, минем кияргә бер җүнле әйберем юк бит Син әйткәнчә була гына күрсен берүк' Син сөйләгәнчә аның мехлары да бик матур һәм күңелле, ыспай буласы булгач, мин шатланып риза инде Хакына да риза Үлчәвем —46. Менә шулай, үзара кыймылдап ятабыз. Язучылар яза. Үзара бик дус яшибез һәм берберебезнекен укып, танышып торабыз Мин һаман «Октябрь баласы»нда. Журналның хәле тулай алганда яхшы булса да. әдәби көчләр катышмавы бик начар. Әмир' Давай яз әле бер хикәя' Моны бик җитди һәм бик ялынып әйтәм Балалар өчен бер хикәя язып ташлачы! Бик зур хезмәт булыр ул Бик матур итеп басарбыз. Көтеп калам Хат яз Адрес (редакция) Москва, центр Новая площадь, д 6/8. Изд-во «Молодая гвардия», ред. «Октябрь баласы» (лично). Хуш! Муса. 28/XI-32. Хат яз' ’ Ә, тукта эле, Эмир! Мин сиңа бер йомышымны әйтергә онытканмын икән Миңа Ченәкәй сөйләгән иде, синең мех халкы белән бәйләнеш шәп булса кирәк Мин бу кышны пальтосыз чыгам бит. малай! Син мине якын һәм дус күреп, бер ярдәмем тисен дип уйласаң, менә шундый эш эшли алмассыңмы’’ Ягъни әнә шул үзең кигән төсле бер мехтан (эче. тышы яхшы мех) кышкы кием эшләтеп алып булмасмы’ Хакы 300-400 гә булсын иде дә, үзе күзгә-башка матур һәм яхшы булсын иде Шуны эшләтеп булмасмы’ Шул турыда кулыңнан килерлек булса, зинһар өчен бер конкрет ярдәм күрсәтче' Муса.» Тик. зинһар, сүздә генә кала күрмәсен! Чынлап та. менә син әйткән шундый бер мехлы пальтоны бу ел ук киеп җибәрим әле Мин гыйнвар башларында Казанга барам Шунда без аның бөтенләй эшен бетерербез Шулай бит’1 Син аңарчы бөтен әзерлекне күреп, эшләтеп тор!. Акча кирәк булу белән телеграм сук' Мин җибәрермен Бусы шулай булды Инде үзебезнең Мәскәү язучылары турында бераз информация Монда күптән түгел Г Нигъмәти килде. Без бөтен Мәскәү татар язучылары җыйналып аның докладын тыңладык Мәскәү- нең бөтен телгә алырлык язучы, журналист, җәмәгатьчеләре килгән иде Халык күп иде. Нигъмәти «Оештыру комитетының пленумы йомгаклары һәм Татарстан совет язу чылары арасында эш» дигән темага сөйләде Докладында самокритика бик аз иде. Ул күбрәк «гыйльми» мәсьәләләр тирәсендә йврде Оештыру комитетының кешесе булып түгел, гыйлем кешесе булып сөйләде Доклад буенча бик күп кеше сүз алып, озын-озын сөйләделәр Җыелыш 7-8 сәгать барды Мин Казанда булып, хәлне күреп кайтканга бик батыр чыктым «Казанда бер кузгалыш юк. бер яңалык юк. партия ҮК карары буенча бер дә борылыш ясалмаган, оештыру комитеты бик пассив язучыларны оештырмый, материаль ярдәм итми» дип бик нык тәнкыйть иттем Чөнки факт җитәрлек иде Казан язучыларының на- строениесен дә бик яхшы күреп кайткан идем Сүзем һичбер төрле юл белән ялганга чыгарлык түгел иде Оештыру комитеты аерым язучыларга аерым подход ясап тарту, иҗатка якынлаштыруда. күмәккә алу юлында бер дә эшләмәвен әйттем Бу уңай белән сине дә телгә алдым «Талантлы яшь язучы Яни- киеф. мәсәлән, нигә тартылмый’» дидем Син генә түгел, билгеле. Туфан. Фатих Хөсни һәм башкаларның тартылмый читтә яшәүләрен искә алып үттем Миннән башка Толымбай да, М. Максут та оештыру комитетына нык кына бәрелделәр Башкалар башка бик күп төрле мәсьәләләр күтәреп, шактый яңа нәрсәләр сөйләделәр Җыелыщ бик шәп булды Нигь- мәтигә дә бу зур уяулык биргән Кайткач. ни дә булса эшләр дип уйлыйбыз Безнең үзебезгә дә күп файда бирде Мәскәү язучылары оешып эшләү зарядкасын алып калдык Резолюция язу очен Толымбай. Шамил Госманов һәм мин сайланган 3 кешелек комиссия төзелде «Коммунист» гәзитен карап бар. резолюциябез һәм җыелышның кыскача доклады басылып чыгар. Инде, дускай, сиңа киңәш шул әдәбияттан читтә йөрмә' Яз һәм бастыр' Үткәннәргә булган җәберсенүеңә чик куеп, яңа шартларга үзләш' Үткәндә ТАППның хаталары аркылы читкә этелгәнсең икән, хәзер ул үткән булып калырга тие(и Чөнки партия шулай ди «Җыламаган балага имчәк бирмиләр- бит' Шулай булгач, бер дә язмый бармый, күренмичә дә үзеңә тиешле бәһаны һәм игътибарны алып булмый Нәкый Исәнбәт тә бөтенләй үпкәләп яшәргә уйламый Обкомга хат яза, шигырь яза. һәм шигырен күтәреп редакциягә бара Менә шуннан соң читләтсәләр, ул вакытта оештыру комитеты һәм редакцияләргә үпкәләргә генә түгел, протест ясарга була Шулай .булгач син батыррак эш күр. Яз һәм дөньяга чык! Син шиксез талантлы һәм үткен язучы Бик матур, нәфис әйберләр бирәчәксең Монда Татиздатның бүлеген бетереп маташалар әле Юкса бу ел минем бер җыентык басылырга тиеш иде Шул сәбәпле тотылып тора. Чьйскач үзеңә дә берне җибә- рәм дә җибәрәм инде Шамил Усманов. М Максут. Яркәй. Фәез Крымов һәм башкалар сау гына яшиләр Хәзер үзара оешу һәм иҗат турында сөйләшү нык сизелә Әле менә беркөн Әхмәт Фәезнең иҗатын тикшерүгә багышлап, бер иҗат кичәсе уздырдык Бик тулы һәм күңелле узды Ярый, яз' Сүз бик күп булыр Баргач бик озак утырып бер сөйләшербез әле Үзем журналда эшлим «Үктәбер баласы нда Минем журналга берәр матур гына, җыйнак кына әдәби әйбер язып ташлар идең 33 елда гонорары бик күп булачак һәм журнал үзе дә бик матурлана' Ярыймы’ Шул журнал адресы белән хат яз. Хәләл җефетеңә бик күп сәлам Безне үткән баруда бик тәмле ашлар белән, бик бай өстәл белән, бик шәп> сыйлаган иде һәм иптәшләрчә тулы игътибар, көләч йөз белән каршылап, күңелне шатландырган иде Шулар өчен хәзер дә тагын бер кат. тагын бер кат рәхмәт! Хуш. Муса. 26/XII-32.» «Әмир' Мин тиз көндә Казанга барып чыгам «Коммунист» редакциясе һәм Мәскәү татар язучылары тарафыннан Казан оештыру комитеты пленумына вәкил булып мин һәм Фәез билгеләнгән идек Ләкин Фәез дә. мин дә бер журналда эшлибез. (1 нче гыйнвардан Әхмәт Фәез миндә секретарь булып эшли башлады) Икебезгә бергә журнал /эшен калдырырга уңайсыз Бигрә^ тә мин гыйнвар номерын үзем карап чыгармыйча мөмкин түгел Фәез әле яңа кеше бит' Журналның гыйнвар номеры декабрь 20 сен- нән производствода инде Тик художникның 10 көн авырып ятуы аркасында гына шулай кичекте Мин ахрысы аны 10-11 ләрендә генә кул куеп, чыгарлык итеп китә алырмын. Аннан соң мин монда әле партия райкомы тарафыннан бер 15 көнгә мобилизовать ителгән идем ШуңарДан да бушыйсы бар Шулай итеп гыйнвар 13-14 ләрендә мин Казанда булам Казанда берничә көн булгач та. юлымны Уралга дәвам иттерәм Ә Уралдан кайтышлый. Казанда калып, бер ай радиоцентр тирәсендә эшләмәкче булам Мин синең хатыңны алгач, бер җавап язып салган идем Алдыңмы? Бу хатка инде җавап көтеп тормыйм Чөнки үзем барам Мәскәүдәге хәлләрне баргач озын итеп сөйләрмен Баргач та. сине күрү һәм синдә азак кына утырып серләшүне үземә бурыч һәм иң көтелгән тәмле минут саныйм Сүзнең ахырында теге йомышны да искә төшерим Мин үзем озын юлга чыксам да. бер дә рәтле киенеп чыга алмыйм Чөнки монда мөмкинлек юк Булса да мин үзем шулай бик булдыксыз Минем ул ягымны Ченәкәй дә яхшы белә Шулай барлы-юклы кием белән генә барам Син теге әйтелгән вәгъдәне ничек тә үтә инде. Бик ышанаМин баргач та. алып киярлек булмас микән7 Син заказ бирә торса идең Мин акчаны әзерләп чыгам. Ярый. Хуш Калганы баргач Иптәшеңә күп сәлам. Муса. 7/1-33 г.» -Әмир! Мин синең хатны алгач, телеграф белән 350 сум акча салдым Ул акчаның ни өчен барганын үзең'беләсең! Үземә һаман Казанга барырга туры килми тора әле. Моның иң зур сәбәбе шул булды: 1 нче гыйнвардан бирле безнең «Үктәбр баласы - һәм «Ударниклар журналларының яшәү- яшәмәү мәсьәләсе каралып килде Бу мәсьәлә безне бик кызыксындырганга, мин. ул чишелми торып, журналны ташлап китә алмадым Икенчедән, журнал шул хәлдә торганда командировка алу мөмкин түгел иде Хәзер ул мәсьәлә чишелде Журналлар икесе дә туктадылар (Казандагы журналларга кушылалар) Мин үз акчама гына Казанга барып кайтырга уйлыйм Ләкин әле монда кайда эшләү-эшләмәвемне хәл итеп китәргә кирәк һәрхәлдә син тунны эшләтеп куй инде Бу ел кимәгәндә дә киләсе елга кияргә ярар Бездә кыш бик җылы мин элекке пальто белән йөри барам1 Акчаны алуың турында хат яз Ярый, хәзергә хуш. Сәлам белән: Муса. 16/11.» -Бирәм- урынына барам, дип ялгыш язылган булса кирәк - Искәрмә: Муса елын куймаган, ләкин открыткадагы почта штемпелендә 16 2.33, итеп күрсәтелгән. Димәк. 1933 ел. Аңлатмалар 1 Муса Җәлил үзенең икенче хатында Нәкый Исәнбәтне телгә ала — гүя миңа аңардан үрнәк алырга куша Моның хикмәте нәрсәдә7 Нәкъ шул елларда зур шау-шу куптарган «Җидегәнчелектә Нәкый Исәнбәт тә гаепләнгән иде Бу нигезсез бер уйдырма гына булуга карамастан, гаепләнгән кешеләр вакытлыча әдәбияттан аерылып торырга мәҗбүр булдылар Шул чакта Нәкый абзый үз теләге белән укытучылык хезмәтеннән китеп. -Спартак- фабрикасына кара эшче булып барып керә Әмма иҗади эшен һиянигә карамастан дәвам итә. нәкъ -Спартак»та эшләгән вакытында, борынгы Рим тарихыннан «Спартак- исемле трагедиясен дә яза Хаттан күренгәнчә. Муса Исәнбәт турында яхшы хәбәрдар булган 2. Һәр хатында диярлек Муса үзенә кышкы кием тектерү турында сүз кузгата. Чынлап та бик кытлыклы еллар иде — ул әнә Мәскәүдә дә үзенә кием таба алмаган. Мин. әлбәттә, аның үтенечен кулдан килгәнчә үтәргә тырышам Мәгәр меховойларда тун тектереп булмаячак иде. чөнки мин эшләп киткән фабрикаларның берсендә дә мехтан кием-салым текмиләр иде Бердәнбер чара—кулдан материал табып, берәр хосусый остадан тектереп алырга гына мөмкин иде Кызганычка каршы, минем бу хакта Мусага язган хатларым сакланмаган, ә киемне аңа кемнән, нинди материалдан тектерүемне менә хәзер, 50 елдан соң, мин инде хәтерли алмыйм Әминә ханымның әйтүенә караганда. 1934 елның кышында Муса-өстендә каракуль якалы, кара сукнодан яңа пальто булган Менә шул инде Казанда тектерелгән пальто булырга да тиеш Күптән инде бер мәктәпкә мине беренче мәртәбә Муса турында сөйләргә чакырдылар Бардым, белгәнемне кыскача гына сөйләдем Соңыннан укучы балалар миңа шундый сорау бирделәр: — Муса Җәлилнең батырлыгы нәрсәдән килә7 Мин уйга калдым Ни диеп җавап бирергә7 Гадәттәгечә. Ватанга бирелгәнлек, халкына тугрылыклы булып калу дисәм, алар инде бу дөрес сүзләрне күп тапкыр ишеткән булырга тиешләр Ничектер. Мусаның шәхси сыйфатларын истә тотып әйтәсе килгән иде Ахырдан мин болай дидем — Муса бит барысыннан элек шагыйрь иде Димәк, табигате белән ул гуманист, ягъни кешелекле, шәфкатьле, вәхшилек белән килешә алмаучы — менә аңың батырлыгы да. минемчә, шуңардан килә торгандыр Югарыда сез укыган хатлар да минем бу фикеремне раслый булса кирәк