МОҢНЫ АЧАР АЧКЫЧ БАРМЫ?
Муса Җәлилнең Хәсән Туфанга язган бер хатын укыйм «Туфан! Мине бер нәрсә бик борчый Син бу мәсьәләне Татарстан союзы правлениесенә куеп чиш әле ГИХЛ (Литгос- издат)ның СССР Халыклары иҗаты секторы татар әдип-шагымрьләрен русчага тәрҗемә итеп чыгаргайда очраклы рәвештә эш күрә үз планын бер дә сезнең белән тикшерми. Мәсәлән, Әх. Ерикәйнең шигырьләр китабы икенче мәртәбә русчага күчерелеп чыгарыла Әйтерсең, нинди зур татар шагыйре, чиратсыз-нисеэ башлап аны һәм икенче мәртәбә. зур күләмдә тәрҗемә итәләр Ә Такташ, Туфан Фәез (Әхмәт Фәйзи — Л. Л.). Муса. Баттал, Кәрим — берсе дә чыкканы юк...» Хаттан аңлашылганча, моннан илле ел элек тәрҗемә өлкәсендә хәл әнә шулай булган Ә хәзер? Дөресен генә әйткәндә. Җәлилне борчыган проблема бүгенге көндә дә хәл ителмәгән Шул ук Такташны. Туфанны. Әхмәт Фәйзине. Фатих Кәримне генә алыйк аларның әсәрләрен әле һаман да ил күләмендә яңгырата алганыбыз юк Тукай һәм Дәрдмәнд турында әйтеп торырга да кирәкми — әсәрләренең русчага тәрҗемә кылынганнары әллә ни тел шартлатырлык түгел Бәлкем, бүгенге татар шагыйрьләрен, язучыларын бөтен ил беләдер? Әйе. тәрҗемә —бүгенге татар әдәбиятының иң авырткан җире, мөгаен Дөрес, республикабыздагы рус газеталарында һәм үзәк матбугатта шагыйрьләребезнең һәм яэучыларыбызның әсәрләре әледән-әле күренгәләп тора Ләкин кемнәрнең әсәрләре тәрҗемә ителә һәм ул тәрҗемәләрнең сыйфат дәрәҗәсе нинди? Менә хикмәт нәрсәдә! «Советская Татария» һәм «Вечерняя Казань» газеталарын гына алыйк Игътибар белән карасак, әдәби сәхифәләрдә гел бер үк авторларның әсәрләрен күрербез. Тәрҗемәчеләре дә бер үк кешеләр диярлек. «Вечерняя Казань»да еш кына бик матур кечкенә сәхифә — «Чебурашка» бирелә. Әмма монда да шул ук хәл: бер санда Шәүкәт Галиев шигырьләре булса, икенчесендә — Роберт Миңнуллин... Юк, мин әлеге хөрмәтле балалар шагыйрьләренең әсәрләре басылуга каршы түгел, һич юк Әмма бит әдәбиятыбызда балалар өчен язучылар бу ике шагыйрь генә түгел. Хәкимҗан Халиков, Рөстәм Мингалимов. Равил Фәйзуллин. Марсель Галиев, Мөдәррис Әгъләмов... кебек шагыйрьләрне кая куярга? Ахыр килеп, бу эш тәртипкә салынырга тиештер ләса? Күз-колак булу дигән нәрсәләр дә бар бит әле дөньяда... Бер төр шагыйрьләр бар. Иң элек алар бер үк шигырьләре белән республикабыздагы һәм чит өлкәләрдәге район газеталарын «яулап» алалар. Аннан соң шул иҗат җимешләрен әвештәвеш китереп, кая-кирәк алай русчага әйләндерәләр дә (кайчакта берәр хөрмәтле әдибебезнең кәефе яхшы чагын туры китереп, аннан хәерле юл теләгән сүз башы яздырып та алалар) төрле газета-журналларга юллыйлар. Озакламый кайбер әсәрләре басылып та чыга. Шуннан соң, «ил күләмендә танылган» шагыйрьләребез республикабыздагы газета-журнал редакцияләренә төргәк-төргәк «әсәрләр»ен китерәләр. Ките- оеп кенә калмыйлар: — Минем әсәрләрем фәлән журналда русча басылды. Мине тегендә беләләр, монда беләләр! Карагыз аны! — дип өркетеп-янап чыгып китәләр. Редакциядә эшләүче абзыкай- лар әлеге «атаклы шагыйрьләр»нең әсәрләрен бер укып карыйлар, күзлекләрен төзәт- кәләп (күзлекләре булмаганнары баш кашып ала) тагын бер кат күз йөртеп чыгалар да... чиле-пешле әсәрләрне читкәрәк этәрәләр. Кызганычка каршы, бар шундый «елгыр» шагыйрьләр. Бар. Рус укучысы шулар иҗатына карап, татар әдәбияты турында тискәре фикер йөртми дип кайсыгыз әйтә ала? Жә? Уйланасылар бар әле.. Мин аварча сөйләшә дә, укый да белмим. Әмма Рәсүл Гамзатов иҗатын азмы-күпме беләм дип әйтә алам. Яратам, дисәм дә ялгыш булмас Әмма дөньяда Рәсүл Гамзатов дигән шагыйрь бар икәнен миңа иң элек кем әйтте соң? Әлбәттә, рус шагыйрьләре, рус тәрҗемәчеләре: Н. Гребнев, Я. Козловский, В. Солоухин, Ю Нейман, Ю Мориц. «Алар аварча белмиләр, әмма безнең туган җирне, безнең культураны, безнең телне тоя беләләр»,— дип язган иде Р. Гамзатов «Литературная газета»да басылган бер мәкаләсендә. Күрәсең, тәрҗемәче өчен телне белү бик үк мәҗбүри түгел. Телне тоя белү — ин мөһиме! Рәсүлнең артында таулар, Биек-биек таулар ич... Таяныч кирәк язганда, Минем кайда таяныч? Сибгат ага Хәкимнең әлеге кыска, әмма гаять мәгънәле шигыренең асылын а.ңлый башладым шикелле... Үз тәрҗемәчеңне табу — шагыйрь өчен зур бәхет булса, тәрҗемәче өчен дә үз шагыйреңне табу бәхеттер! Роберт Бернсны мин Маршаксыз, Уолт Уитменны Чуковскийсыз. Поль Верленны Пастернаксыз һич кенә дә күз алдыма китерә алмыйм. Бафлы соң безнең шагыйрьләрнең шундый бәхетләре? Рәшит Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Зиннур Насыйбуллин кебек талантлы шагыйрьләребезнең әнә шундый бәхеткә лаек булуларын телим мин, аларның әсәрләрен дә рус телендә күрәсе килә ләбаса безнең! Хәер, Зөлфәтнең шигырьләре Мәскәү шагыйре Марат Акчурин тәрҗемәсендә аерым җыентык булып, Татарстан китап нәшриятында басылып чыгып килә диләр Кайвакыт, тәрҗемә әсәрләрен укыганда шундый парадокска тап буласың: эчтәлек бар, форма да бар, әмма шигърият юк! Моның өчен тәрҗемәченең оста, талантлы булуы гына җитенкерәмидер күрәсең. Шушы уңайдан. Әхмәт Фәйзинең бүгенге тәрҗемәчеләр өчен өлге булып торырлык мондый фикере бар: «Теге яки бу шагыйрьнең бер генә шигырен булса да тәрҗемә итү өчен, шигырьнең эчтәлеген белүдән тыш: 1) аны язган кешенең бөтен иҗат йөзен, шәхесен, темпераментын, хыял-омтылышларын, иҗат биографиясен һәм 2) бу массаның, үз нәүбәтендә, шагыйрьнең шәхесенә һәм поэзиясенә мөнәсәбәтен яхшы белергә кирәк». Үз «казаныбызда кайнаучы» шагыйрь-тәрҗемәчеләр Рөстәм Кутуй, Равил Бохараев, Николай Беляев, Вячеслав Бәширов, Борис Сулимов, Роза Кожевникова. Эльмира Блинова- лар әнә шул закончалыкны аңлап эш итсеннәр иде дигән якты теләк туа Яхшы шагыйрьнең әсәрләрен талант дәрәҗәсе тигез булган, яисә аннан да талантлырак булган шагыйрь яки тәрҗемәче тәрҗемә итәргә тиеш Шул чакта гына әсәр отачак, мең мәртәбә отачак! Моң. Бу сүзне русчага төгәл тәрҗемә итеп булмый диләр Татар шигърияте дә. прозасы да моңнан тора. Алайса, шигъриятебезне дә. прозабызны да русчага тәрҗемә кылып булмый дигән сүз түгелме соң бу? Ләкин, «тырышкан—табар, ташка кадак кагар» ди мәкаль Килер көнгә ышаныйк: кем дә булса моңга ачкыч яратыр әле.
Редакциядән:
Без әнә шундый ике хат алдык. Чынлап та. укучыларыбыз бик өлгергән мәсьәлә күтәрәләр, үтә җитди проблемага игътибар итүне сорыйлар. Шуңа күрә редакция бу саннан тәрҗемә турында (татарчадан русчага) сөйләшү башлап җибәрә. Бу сөйләшүдә язучылар һәм белгечләр генә түгел, киң катлау укучылар да катнашыр дип өметләнәбез. Тәрҗемә турындагы бу сөйләшүгә юнәлеш бирү өчен түбәндәге сораулар куела: — Сезнеңчә, теге яки бу әсәрне бүтән телгә тәрҗемә итү процессында иң мөһиме нәрсә булырга тиеш: эчтәлекне тулы килеш саклаумы, милли колоритны бирүме, метафораларны төгәл тапшырумы һ. 6.? — Тәрҗемәнең уңышлы килеп чыгуын нәрсә хәл итә: тәрҗемәченең талантымы, осталыгымы, халыклар тарихын, культурасын, телен белүме һ. б.? — Сез ничек уйлыйсыз: тәрҗемә оригиналның бөтен байлыгын биреп бетерә аламы? Тәрҗемә ителми торган (тәрҗемәгә бирелмәүче) шагыйрьләр яки әсәрләр буламы? — Ике төрле тәрҗемә бар: оригиналдан һәм подстрочник аша. Боларга мөнәсәбәтегез ничек? Кайсын кулайрак күрәсез һәм ни өчен? — Подстрочниклярга мөнәсәбәтегез ничек? Алар нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш? Ул таләпләр бүгенге подстрочникларыбызда үтәләме? — Сезнеңчә, шагыйрьнең чын тәрҗемәчесе кем: подстрочник ясаучымы, әллә әсәрне шигъри калыпка кертүчеме? — Г. Тукайның. Г. Ибраһимовның, Дәрдмәнднең, Һ. Такташның, М. Җәлилнең. X. Туфанның русчага тәрҗемәләре турында фикерегез ничек? — Бүгенге шагыйрьләребезнең русча чыккан китапларының тәрҗемә сыйфатлары турында нәрсә әйтә аласыз? — Бүгенге прозаикларыбызның русча чыккан китапларының тәрҗемә сыйфатлары турында нәрсә әйтә аласыз? — Илебездәге милли әдәбиятларны бает£, үзара якынайту чарасы буларак киләчәктә тәрҗемә эшен яхшыртуда нинди мөмкинлекләр күрәсез? Хөрмәтле укучылар! Сездән кызыклы җаваплар, мәкаләләр, хатлар көтәбез!