Логотип Казан Утлары
Хикәя

«МАЙ АЕНДА»...

Үзе теләгәнчә, ул нәкъ иртәнге алтыда уянып китте Биологик сәгатьләрнең әле У-Маныйны беркайчан да төп башына утыртканы юк иде Тик ул уянса да, үзен вакыт һәм пространствода яхшырак тояр өчен, бермәл түшәгендә кымшанмый гына ятты. Аннары стеналарны үтә күренмәле итә торган төймәгә басты Шәмәхә караңгылык шундук эреп бетеп, бүлмәгә кояш нурлары һәм попугай сызгырулары кереп тулды Күк йөзе ап-аяз Җирнең тышкы боҗралары гына, стратопланнар эзен хәтерләтеп, офыктан-офыкка бормаланып сузылган иде. Ул, күз кабакларын йомып һәм ихтыяр көчен җигеп Мәлик белән Камал һәм алдагы эшләре хакындагы уйларын онытты да тигез сулыш алырга кереште. Аннары,берсеннән икенчесенә күчә-күчә, әкрен генә йог күнегүләрен ясый башлады Сыгылмалы гәүдәсендә пәйда булган мускуллар шатлыгы, ион ванна кергәннән Лң, тагын да арта төште. Сәгать сигезенче яртыда стереовизор автоматик рәвештә эшләргә тотынды Яшь диктор, серле елмаеп, үткән төн вакыйгалары белән таныштырды. Гадәттән тыш берни дә булмаган иде «Фикерләү Мәҗлесе икенче мәртәбә укыганнан соң Магеллан Болытларына очыш программасын раслады Антарктида шахтерлары барелий чыгару планын үтәде Куриль утрауларында янә бер янартау йокысыннан уятылды Рүф гарасаты Кариб диңгезендә туктатылды һәм тулысынча юкка чыгарылды «Яңалыклар» программасы тәмамланып килгәндә генә стереовизорда Камалның бераз йончыган йөзе пәйда булды Ул, пеләшен ялтыратаялтырата, «Байканур» аппаратының барлык сынауларны уңышлы узып бетүен һәм билгеләнгән вакытта яңа очышларга әзер булачагын белдерде У-МаныГ: ?"чаеп җибәрде Димәк, ун көннән соң алар тагын бергә җыйналачаклар һәм аның өчен яңадан гадәти кораб врачы хезмәте башланачак. Аннары ул. компьютер төймәләренә басып, иртәнге аш шифрын тиз генә җыйды да уй| а талды Ярты ел гпегрәк аңардан Фәннәр Академиясенең Вакыт Институтына, ягъни ФАВИга булышуны үтенделәр. «Байканур» очкычы хәрәкәтен психоСпартак Фатих улы Әхмәтов 1938 елда туган. Казах политехника институтының геология факультетын тәмамлаган, минералогия буенча кандидатлык диссертациясен яклаган. Муса Җәлил һәм башка татар шагыйрьләрен русчага тәрҗемә итә. Әдәбият дөньясына Спартак Әхмәтов фантастик хикәяләре һәм повестьлары белән килеп керә.логган башка да сынау мөмкин булганлыктан, ул, әлбәттә, ризалык бирде. Моңа әле дә куанып бетә алмый Чөнки ФАВИчылар шаккатырлык бер нәрсә—объектларны үткәннән бүгенгә кайтаруны уйлап тапкан иде. У-Маный шушы мәсьәләгә багышланган барлык язмаларны фантастик романнан да артыграк күреп, мавыгып укыды ФАВИчылар соңгы тугыз-ун ел эчендә. Госман төркеме тикшеренүләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән Сөләйкин кыры теориясенә тулаем, хронокыр ■ теориясенә исә өлешчә таяналар иде У-Маный теоретик исәп-хасапларны бөтенләй диярлек аңламады Эш әллә нинди кырлар тәэсирендә тирән бушлыкларның Дирак аралыгына йогынты ясавыңа бәйләнгән иде ахры. Объектлар хронокыр энергиясе хисабына күчерелә, шул күчерү барышында әлеге энергия тискәре потенциал туплый иде. Бераз вакыттан, әйтик, җиде яки, күп дигәндә, унтугыз сәгать узгач, хронокыр тотрыклы хәлгә килергә омтыла һәм теге объектны пространство-вакыт координатларындагы элекке урынына кайтара иде. ФАВИчылар үткәннән бүгенгә шикәр шакмагы һәм бүлмә гөленнән алып, дрозофил чебене һәм кулга ияләштерелгән СүбүдЗй гепардына кадар төрле нәрсәләр күчереп карый. Аларның координатын исәпләп тапканда бераз ялгышуны исәпкә алмаганда, тәҗрибәләр гадәттә бик әйбәт уза Ниһаять, Госман төркеме тарихчы һәм психологка мохтаҗлык кичергән көн дә килеп җитте. 2 , Элеккечә үк җиңел хәрәкәтле һәм сыгылмалы булмаса да, җитмешен I тутырган Госман әле һаман егетләрчә төз гәүдәле иде Тау табигате, яхшы скульптор шикелле, таза һәм шома тире астына яшеренгән тыгыз мускулларын гына калдырып, бөтен кирәксез нәрсәне юкка чыгарган Табигать бер үк вакыт Госманның йөзенә тирән җыерчыклар буразнасын уеп. кара тут та төшергән иде. Хәзер ул тирән креслога иркенләп җәелеп утырып, бер аягын икенчесенә атландырып, психолог һәм тарихчыга төбәлгән иде. Майя—тумыштан тарихчы Аның ерак бабаларының берсе соңгы бөтендөнья сугышында һәлак булган Каһарман ир-егетнең алтын йолдызын һәм вакыт узу белән саргайган документларны алар әле дә кадерләп һәм пөхтәләп саклый иде. Ул кәгазьләр белән балачагында ук кызыксынып киткән Майя, мәктәп җитәкчелеге булышлыгында үз вакытында хәрби архивларга керергә рөхсәт алды һәм бабасының батырлык күрсәтүен эзлекле һәм җентекле рәвештә минутка кадәр диярлек күз алдына китереп бастырды Җирле Фикерләү Мәҗлесе аның докладын хуплавын әллә ни яшереп тә тормады. Ул «күлмәк киеп» туган иде — эзләгән чыганакларына бер-бер артлы юлыгып кына торды. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең харап ителгән өчен- I че шигырь дәфтәре калдыкларын да нәкъ менә ул тапты һәм, мәгълүм әдәбиятчы Чатауэй ярдәмендә, язмаларның зур өлешен яңадан аякка бастырды Чатауэй да монда иде. Аның купшы чәчләре тузгыган һәм юньләп кояш күрмәгән зәңгәрсу-ак йөзен ялкын телләредәй чолгап алган Ул хәзер гаять дулкынланган һәм шуңа күрә берөзлексез кулларын уып тора иде Аны. моннан бик күп еллар элек яшәгән тере шагыйрь белән очраштырырга өмет* ләндерделәр һәм ул хәзер бу вәгъдәнең тормышка ашырылуы өчен көрәшергә әзер иде Бүлмәнең бер почмагында рухи кыйммәтләр күчерү төркеменең кайбер яшьрәк хезмәткәрләре җыйналган һәм хәзер үзара җай гына гәпләшәләр Госман түземсезләнеп аякларын селкетте һәм йөткереп куйды. У-Маный белән Майя шундук гәпләрен туктатты, яшьләр дә тынып калды. Шуннан соң Госман телгә килеп, әмма һәр сүзен үлчәп: — Без монда уздырылачак тәҗрибәнең төрле якларын бизмәнләр өчен җыйнаддык,— диде — Басым ясап әйтәм: абсолют уңыш тәэмин итүебез кирәк Физика, этика һәм тарих өлкәсендә нәни генә,аксавыбызны абайласа да. Фикерләү Мәҗлесе эшебезне шунда ук туктатачак һәм ул хаклы булачак Ул бераз тыныш ясаганнан соң. тагын дәвам итте: — ФАВИныкылар тәҗрибәне уңышлы уздыру һәм хронокыр аркылы ихтимал хәбәрләр таралышын «ритик микъдардан хәтсез киметер өчен барысын да эшләде Аппаратлар үз бурычын үтәргә әзер һәм һәлакәттән коткару җайланмалары белән тәэмин ителгән.— Госман, барысын да әйттемме икән, дип бераз уйланып торгач, адәбиятчыга текәлебрәк эндәште — Мин сездән объект сайлауны тагын бер мәртәбә нигезләвегезне үтенәм Майя алдарак урыныннан торып — Миңа рөхсәт итегезне! —диде Аннары рөхсәт бирелүен дә көтеп тормастан. кискен һәм ышанычлы төстә сөйләп китте' — Без. әлбәттә, тәҗрибә уңышлы узачак, дип гөмән кылабыз. Тәҗрибә объекты үз чорына, һичшиксез. исәнимин әйләнеп кайтачак. — Хронокыр кайтарачак.— дип аныклык кертте Госман — Шулай да булсын Бедеп өлгергән мәгълүматларын ничектер файдалансын да. ди Ләкин ничек итеп7 Безгә мәгълүм язучыны терелтү иң ышанычлы юл. чөнки китап — чорыбызның вакыт агышына тиз генә бирешми торган нәрсәсе, дигән нәтиҗәгә килдек Без башта фантаст язучыларны истә тоткан идек Әмма Уэллс. Брэдбери. Ефремов. Әзимов кебек иң яхшы фантастлар, күренекле социолог буларак, үз әсәрләрендә киләчәк казаныш- ларыннан бигрәк экстраполяция һәм үз сизенүләрен күбрәк файдаланалар Чататуэй менә шуңа күрә, тәҗрибә өчен шагыйрь Муса Җәлилне сайларга тәкъдим итте. Ниһаять, дулкынлануын бераз баса алган әдәбиятчы да телгә килде TYtK ул. хисләреннән тәмам арына алмаганлыктан. кабаланыбрак һәм кычкырыбрак сүзгә кушылды — Чөнки Җәлил тәҗрибә шартларына идеаль туры килә Шагыйрь озак вакыт рәхимсез изоляциядә тотыла Тышкы дөньядан аерылган һәм без күз ■алдына да китерә алмаслык чиктән тыш мохтаҗлыклар кичергән хәлдә яхшы шигырьләр иҗат иткән Ул әсәрләрне ничәмә буын яшьләр ятлап үсә. алар әле хәзер дә безне озак рухландыра торган тәэсирләр бирә Әмма эш анда гына да түгел.. Чататуэй нидер җитмәгән төсле як-ягына каранды, У-Маный сузган стаканны алып һәм аңа рәхмәт хисе белән күз ташлап, ашыга-ашыга берничә йотым су эчте. Аннары сүзен тынычрак дәвам итте: — Миңа аның сугыштан соңгы чорга багышланган шигырьләре бик озак тынгы бирмәде. Шагыйрьнең җиңү турында инде булган хәл шикелле итеп язуы гаҗәп Әгәр безнең тәҗрибәне уңышлы узачак дип фараз кылсак, мондый әсәрләрнең барлыкка килүе аңлашыларак төшәр иде Госман сораган шикелле әйтә куйды — Ләкин һәрбер олы шагыйрь—пәйгамбәр ич? — Әлбәттә1 Ул гына да түгел, әгәр ҖәлиЛ җиңүгә ныклап ышанмаса һәм аны барлык рухи куәте белән якынайтырга омтылмаса. язып та маташмас иде Әмма кайбер шигырьләрендә киләчәктән хәбәр алмыйча кертелүе мөмкин булмаган детальләр дә бар Моңа Май аенда тагын җыйналырбыз. Кызыл шәраб килер табынга. Бокалларның көмеш чыңы белән Табын җыры яңрар тагын да.— дигән юллар да мисал була ала. - — Без барыбыз да җиңүгә кайчан ирешелүен беләбез.— диде Майя — Һәр май аен бәйрәм итәбез һәм һәлак булганнарны шулай искә төшерәбез! — Әй-йе-е.— дип сузды Госман.— Тик бу очраклы туры килү генә түгелме икән7 — Моның ихтималлыгы чамадан тыш чикле.— дип кырт кисте Чататуэй— Математиклар ясаган исәп-хисап киресен исбатлый — һемм ярар.— диде Госман, кулы белән өстәлгә суәскалап Аннары УМаныйга борылып — Ә син. гадәттәгечә, дәшми-тынмый гына күзәтәсеңме?— дип сорады. Тегесе иңнәрен сикертеп: — Чататуэй дәлилләре эзлекле күренә Хәер, сугыштан соңгы цикл турында минем үз фикерем дә бар.— диде — Нинди7 — Сезгә кызык булырмы икән ул7 Аннары . минем фикернең тәҗрибә үткәрүгә зыяны тимәячәк » — Яхшы Тик мине бер нәрсә кыенсытып тора без Җәлилне аның үз ризалыгын сорамыйча гына терелтәбез ич Акланырмы икән бу7 — Син үзең киләчәкне күрергә теләр идеңме7 — Мин? Әйе. — Һәрбер нормаль кеше шулай Җәлил дә тели, һәм ул үз иленең киләчәген, әлбәүтә, күрергә тиеш. — Шулаен шулай да Тик аңа соңыннан үзен үлем көтеп торган зинданга кайтып китәрРә туры киләчәк ич — Минемчә, ул бу җәһәттән икеләнеп тормаячак. Мин хәтта аның, үз зшен ахырынача үтәп җиткерер өчен, кире кайтып китәргә ашкыначагына да ышанам Без үзебез дә шулай эшләр идек. Ә бит ул — Җәлил! Бүлмәнең бер почмагында ниндидер ыгы-зыгы күзгә ташланды Чәчләре иңенә сибелгән озын буйлы нечкә бил урыныннан сикереп торган иде Күршеләре аны кулыннан тартып кире утыртырга тырышты, тик кызыкай алардан кисәк ычкынып китте дә: — Сез ничек инде шулай булдыра аласыз9 ! — дип шәрран ярды — ТПу- лай сөйләнергә ярыймыни7 Тыныч кына, ваемсыз гына, «кайтырмы, юкмы янәсе, үлем җәзасы, фәлән-төгән» Ә мин Кыз, кискен талпынып, урындыкларга бәрелә-сугыла залдан чыгып китте Ишекләр тавыш-тынсыз ачылды да шом гына ябылып калды Госман, киеренке тынлыкны өзеп тамак кырганнан соң, тыныч кына: — У-Маный, син әйтәсен әйтеп бетердеңме инде? — дип сорады. — Бетердем , — Алайса тәҗрибәне әзерлибез Сугышка кадәрле цикл кайчан башланган әле? — дип эндәште Госман Майяга. — Октябрьдә — Димәк, вакыт координатының башлангыч ноктасы — 1943 елның сентябре! 3 Бу интектергеч төш аны инде ике елдан бирле газаплый иде. Ул гүя йокыдан уянып киткән шикелле була. Тирә-як дөм караңгы Мие эшләсә дә, гәүдәсе ят кешенекедәй ихтыярсыз. Ул кабер тынлыгына чумган да катып калган сыман иде Муса бераз борылып, торышын үзгәртергә омтылды, ләкин гәүдәсен селкетә алмады. Әле бервакыт сугышка чаклы ук салкын тидергән һәм көтмәгәндә аяктан язган иде ул. Түшәккә егылып, озак кына чирләп ятканда зәгыйфьлек дәһшәтен тоеп тетрәнгән иде. Тик, Муса хәзер моның төш кенә икәнлеген, үзенә бернинди куркыныч та янамавын, бөтен барлыгын күптән биләп алган шигырьләр дөньясында иртәме-соңмы барыбер кире уяначагын төгәл белә иде. Үзен әнә шулай юатса, тынычландырса да, гәүдә хәлсезлегеннән тинтерәгән мие аңа буйсынмый, аңын өметсезлек чолгап алган Хатыны бик якында, янәшәдә генә торган шикелле тоела иде. Муса аңа: «Әминә, син мине уят... Я, уят инде'. »— дип ялынды Ләкин тегесе берни ишетмәде Кызы Чулпан да, нәни куллары белән карманып, әтисенең күкрәгенә үрмәләмәде Башка чара калмагач, Муса салкын идәнгә егылып төшәр өчен үтә тәвәккәл бер көчәнеш ясады Ләкин бу юлы да нияте эшкә ашмады Шуннан соң ул гәүдәсенә гасабиланып: «Уян! Уян!»—дип боерды һәм кинәт уянып китте Албастылар, кайсы кая ташланып, караңгы диварларга һәм почмаклар- ларга сыланды Ул, күзләрен шар ачып, чалкан ята иде Шул чак җылы сүзләр дулкыны пәйда булып, аны йомшак кына өскә калкытты да, талгын гына тирбәтә-тирбәтә, чиксез иркенлеккә таба йөздереп алып китте. Ул елмаеп җибәрде, тик әле генә күргән авыр төше һаман күз алдыннан китми Муса, кара канатлы хыялый күләгәләрне хәтереннән тизрәк юкка чыгарыр һәм аларны саф шигърият ялкынында яндырыр өчен, дәрманлы, егәрле сүзләр-баһадирларны ярдәмгә чакыра башлады Аның кипшергән иреннәре әкренләп селкенергә тотынды, йөрәге нәфрәтләнеп һәм ачынып тибә, кирәкле сүзләр үзләреннән-үзләре теленә килә башлады. «Яза алмыйм никтер,, саташканмын, Каләм тота алмый кулларым ...» Бу — шигырьнең оеткысы, беренче юллары Аннары, набат каккандай, менә болай дәвам итбргә кирәк: «Минем уйлар, янар таулар кебек. Ялкынланыр ирек таңында. Киң далада үскән чәчәкләрдәй, Чәчәк атар ирек сагында!» Муса рухланып урыныннан сикереп торды. Богауларын зыңлатып. ярыкка яшерелгән карандаш төпчеген, түшәгенең сүтелгән почмагыннан озын гына тасма — газеталардан тигезле-тигезсез кисеп алынган дәфтәрчек тартып чыгарды. Пышылдаган сүзләрне колак кына тоя, аның исә шигырь юлларын күзләре белән күрәсе, аларны бармаклары белән капшап карыйсы килә иде Барлык шагыйрьләр дә шундыйдыр инде, мөгаен Якты күл өстенә очып төшеп, җитез генә йөзеп киткән әкияти кошлар кебек кәгазьдә сыгылмалы гарәп хәрефләре пәйда булды. Ә күрше сәндерәләрдә әкрен генә Фуат мышный, итальян Рениеро авыр гына сулый һәм төшендә гырылдап кычкырып куя; уңдагы һәм сулдагы күрше камераларда йончыган тоткыннар шулай ук төрлесе төрлечә йокыга талган Бөтен төрмә нәүм базарына киткән, бары коридордагы сакчылар гына, кадак каккан төсле бөтен җирне яңгыратып ары-бире йөри Бу минутта илле өченче камерада яңа шигырьләр туа башлавын мондагыларның берсе дә башына китермидер, мөгаен Аннары төрмә әллә ничек берьюлы уянды. Надзирательләр богауларны салдырырга һәм кием таратырга кереште Муса гадәти физик күнегүләрен ясап, салкын су белән тәнен сөртте. Фуат белән бер-ике авыз сүз алышты, җәзалап үтерүдән хәзер үк коты алынган һәм бөтен көннәрен гыйбадәт кылып кына үткәрә башлаган итальянга рух кертергә тырышып елмайды Иртән, кофе дигән булып, әллә нинди бер тәмсез болганчык эчемлек китерделәр Аннары һавага чыгардылар Биш нәни бәрәңге салынган төшке шулпаны- ашаганнан соң, Муса белән Фуат татарча җыр башлады, Рениеро аларга хөрмәт белән карап, өнсез генә колак салып торды: ул аларны гыйбадәт кыла дип уйлый иде. Муса яңа шигырен Фуатка укып күрсәтте. Дусты тыңларга хирес кеше иде Шигырь тәэсирендә аның йөзе әле киеренке, әле моңсу кыяфәткә керде, аннары күзләрендә ярсулы үч һәм көйдергеч нәфрәт утлары кабынды Шуннан соң үз эченә бикләнеп, берни дә ишетмәс булды, иреннәре исә әЛе һаман "Киң далада үскән чәчәкләрдәй, Чәчәк атар ирек багында1 • — дигән шигъри юлларны тәкърарлавын дәвам итте. Иртәнге сәгать алтыда коридорда аяк тавышлары ишетелде Муса колак салып тыңлый башлады. Менә күршеләренең ишеге шыгырдады, каравылчылар чеңгелдәргә тотынды. Аннары читлекнең «күзе» зыңгылдады. Надзирательнең түгәрәк бәбәге Мусаны, сәндерәдә йоклап яткан Булатовны һәм Рениероның бушап калган урынын капшап алды — итальянны кичә бүтән камерага илтеп япканнар иде. Тиздән йозак шалтырады һәм киң итеп ачылган ишектән ике карачкы килеп керде. Мусаның белүенчә, аларның берсе госпитальдән надзирательлеккә килеп эләккән сыңар күзле инвалид иде. Аксыл чырайлы, балта түтәседәй озынча йөзлесе таныш түгел иде. Озынча йөз, төкле кулына кысып тоткан кәгазь кисәген күтәрә төһите дә, көтелмәгәнчәрәк чәрелдәп: — Пулатоф1 Чәлилеф? — дип кычкырып җибәрде. Бу кычкыру яшь әтәч тавышын хәтерләткәнлектән, әсирләр ирексездән елмаеп куйдылар. — Нәрсә кыландырмакчы икән болар? Булатов Мусага хәвефләнеп күз ташлады, тегесе аны тынычландырып — Борчылма син, туган, бүтән төрмәгә генә күчерәләрдер. Гитлер бик күп салган аларны,— диде Муса вак-төяк нәрсәләрен җыештырырга кереште. Чынаяк, кашык, төрмә фоторәсеме. Иске күлмәге эченә, надзирательләрдән яшереп саклый алган шигырьләре язылган, берничә бит кәгазьне тыгып куйды Аларын калдырып китергә туры киләчәк. Аның каравы, шигырьләре теркәлгән ничә дәфтәрчекне моннан иреккә озата алды ул Андре дусты, Шәрипов. Хафизов. Иконников, Саттаровлар Гарәфнең искиткеч хәтере дә аның әсәрләре гомерен озайтмасмыни? Бәлки әле камерага падре Георгий Юрытко алып кергән китаплар да эзсез юкка чыкмас Муса алар кырыена да байтак шигырьләрен язды Аның биредә туган җырларын теге меңнәрчә-меңнәрчә татар, башкорт, рус әсирләре оныта алырмыни? Ни дә булса калыр. Ватанына аларның кайсы да булса исән-имин әйләнеп кайтыр әле. Аларны инде барлык җәлилчеләр җыйналып өлгергән коридорга алып чыктылар Каршыдагы камераның ачык ишегеннән алҗыган кыяфәтле Рениеро карап тора иде. Моннан соң инде итальян бөтенләй ялгызы гына моңаер. Муса аңа ачык йөз күрсәтеп, баш какты: — Сәлам! Автоматчылар аларны камап алды да, үлемгә хөкем ителгән әсирләр камерасы яныннан узып, аркылы тимер рәшәткәне кичеп, беренче каттагы тар коридор буйлап алып китте Аннары канатларын җәйгән ерткыч коштай тәбәнәк һәм кап-кара Шпандау төрмәсенең ишегалдына алып чыга торган икенче коридбрына аяк бастылар Ишегалдында аларны өсте ябулы машина көтә иде Төялү белән кузгалып та киттеләр Машина бик каты сикертә, борылмаларда тормозы чучка баласыдай чиный иде Тар ярыклар аша иртәнге саф һава бәреп керә. Кысанлыкка карамастан, тоткыннар тирәнрәк суларга тырыша иде Машина янә бер йолкынып алды да туктады. Аннары әкренлек һәм авырлык белән тагын бераз алга тәгәрәде Ниһаять, тимер ишекләр яңадан ачылды t — Чыгарга! Тизрәк, тизрәк! Муса җиргә сикереп төште дә, буыннарын язды Күзләрен кысып яссы түшәмле тәбәнәк кирпеч корылмага, аның орчыктай нечкә манарасына карады да. — Плетцензее төрмәсе бу — диде Ул Берлинны яхшы белә иде Яңа фатирга урнаштырыр алдыннан аларны. гадәттәгечә, душка алып керделәр Челтәр эчендәге лампа караңгы диварны, уртадагы улаклардан су агып чыга торган тупас цемент идәнне көчкә яктырта иде Муса, нечкә су агынтысы астына кереп басты. — Дуслар' Без ниләр генә кичерсәк тә. усал җилләр башыбызны кая гына илтеп ташласа да. дөньядан горур рәвештә китә белик — Ул, шаулаган һәм шыбырдаган су тавышына охшатып, сүзләрен тиз-тиз пышылдый иде — Алкын Иделне һәм мәгърур Урал сыртларын безнең күзләребез беркайчан да күрмәсә күрмәс, тик рухыбыз Әсирләр Җәлилне тын гына тыңладылар — Язлар җиткәч, киек кошлар кебек без дә туган урманнарыбызга әйләнеп кайтырбыз. Без һәрвакыт халкыбыз йөрәгендә яшәрбез. 5 Чататуэйның тыны кысылды, чырае качты, күзләре балыкныкы кебек шар ачылды Карлыккан тавыш белән ул — Әнекәчкенәем! — дип пышылдады.— Бу — Җәлил ләбаса! — Аннары ул нишләгәнен дә белми «Бу — Җәлил!» дип кычкырып алга ыргылды. У-Маный тыныч кына Мусаны, аның суырылган, әмма спортчыларга хас нык гәүдәсен күздән кичерде . Мусаны, Волховтагы кебек, ниндидер минаның шартлавы сукырайтты Ул. күзләрен сакларга теләп, ирексездән йөзен каплады, аннары әкрен генә колларын төшерде дә як-ягына каранды Нәкъ аның алдында зәңгәр халатлы әллә нинди кешеләр утырып тора иде. Бирегә ничек килеп эләкте соң әле ул’ Бу кешеләр кемнәр’ Халатлары да әллә нинди сәер Врачлармы’ Кинәт аның җаны сискәнеп, бәгыре телгәләнеп китте фашистлар әсирләрне корбан итеп, тәҗрибәләр ясый лабаса. Камераларда бу хакта инде күптән хәвефләнеп сөйлиләр иде түгелме’ Әллә аңа да шундый язмыш әзерләгәннәр’ Газаплаячаклар Газ белән агулаячаклар Ә дуслары кая китеп югалды соң әле’ Фикерләр ары-бире ташланып, баш сөяген кыйный, арка буйлап чиркандыргыч салкын шуыша башлады Әмма ул үзен төз торырга мәҗбүр итте ‘ У-Маный, барысын булмаса да. Җәлил уйларының бер өлешен шактый җиңел чамалады Бу коңгырт-кара акыллы күзләрдән түгелгән нәфрәт дулкыны аны тетрәндереп җибәрде Ул берни дә аңламый ич әле' У-Маный. серләрен яшерергә тырышкан мигә үтеп керергә теләп, янә шагыйрьнең күзләренә төбәлде Җәлил бирешмәгәнлектән. бу бик кыен эш булып чыкты, шулай да өченче көчәнештән үз максатына иреште һәм җиңел сулап җибәрде — Минем исемем У-Маный Мин — врач Сез үзегезнекеләр арасында Бары менә шуннан соң гына Мусаның җаны урынына утыра башлады Әллә йичә айга сузылган киеренкелек еракка-еракка очып китеп, башында бер генә газаплы уй, хәтта газаплы уй да түгел, борчылу, дуслары хакында хафалану гына торып калды Тик. мөгаен, алар да шушында янәшәдә генәдер, аларны да үлем тозагыннан барыбер йолып алганнардыр, оныт- маганнардыр. Тик ул шулай да; — Ә дусларым9 Алар да мондамыни? — дип сорамый «булдыра алмады. Ул йөгерек һәм үткен карашлы бер хатын-кызның һәм кояшта нык кына янган йөзле ир-атның нидер аңлатырга тырышуларын бер дә башына сыйдыра алмады Алар барысы берьюлы ниндидер тәҗрибә,- киләчәккә күчерелү. аңлаешсыз Дирәк аралыгы һәм хронокыр турында төшендерә, әмма берсе дә аның дуслары Кормашны һәм Сәйфелмөлекевне. Гарифны һәм Әхәтне телгә алмый иде Ниһаять, ул түземсезләнеп һәм тавышын күтәреп: — Бүтәннәр кайда соң? — дип мөрәҗәгать итте. У-Маный сабыр гына: — Муса иптәш, сез могҗизалы көч тәэсирендә ерак киләчәккә килеп эләктегез. Барысы да бик гади монда. Без хәзер төрле нәрсәләрне вакыт агышында бик җиңел күчерергә өйрәндек. Әйтик, бер бүлмәдән икенчесенә урындык күчергән кебек. Муса моны үз аңы иләгеннән үткәрергә тырышты. — Ә минем дусларым кайда калды соң? — Үз чорларында. — Аларны минем шикелле коткарып булмыймыни? Барысы да башларын түбән иде Тик У-Маный гына салкын канлылы- гын саклап: — Юк шул,— дип җавап бирде. — Алайса мине дә үз чорыма кайтарыгыз! Аңа каршы берәү дә эндәшмәде — Бүген безгә җәза биреләчәк, аңлыйсызмы9 Мин ялгызым гына аннан тайчанып кала алмыйм. Без ахыргача барыбыз да бергә булырга тиеш Мин әле аларга әйтәсе сүзләремнең һәммәсен дә әйтеп бетермәдем — Нинди җәза?! — Госман, Майяга ярсулы караш ташлап, кычкырып җибәрде. Кыз кискен рәвештә башын чайкап: — Бу мөмкин түгел,— диде.— Без сезне кырык өченче елның сентябреннән бүгенгә кайтардык. Муса иңнәрен сикертеп: — Бүген бит кырык дүртенченең август көне,— диде. — Ә көне? Кайсы көн? — Егерме бишенче август Госман каударланып приборларга ташланды. — Исең китәр!—дип пышылдады Җәлилгә сокланып төбәлгән Чата- туэй.— Димәк, мин ялгышканмын Шигырьләр инде әллә кайчан язылган икән — Шигырьләр9—дип җанланып китте Муса.— Нинди шигырьләр ул? Әдәбиятчы тантаналы төстә сөйли башлады: — «Май аенда тагын җыйналырбыз, Кызыл шәраб килер табынга. » Муса агарынып китте. — Алар сезгә килеп җиттемени? — Аның -күзләре берьюлы елый да, көлә дә, тантаналы ялтырый һәм балкый да башлады.— Димәк, алар сезгә килеп җиткән... — Әйе. Без аларны инде күптән яратып укыйбыз. — Ә лагерьдан кем дә булса Ватанга кайтып җиттеме соң? Майя шатлыклы тавыш белән саный башлады: — Хисаметдинов. Солтанбеков, Терегулов. Хафизов. Фәхретдинов, Шәрипов... — Габбас шигырь дәфтәрчеген саклый алганмы? — Аны Терегулов алып кайтты Алиш шигырьләрен дә варисларына ул китереп тапшырды — Без элемтә урнаштырырга Рәхим Саттарны җибәргән идек... Майя кайгылы көрсенеп: -т Килеп җитмәде ул,— диде. — Ә Андре Тиммерманс? — Исән калды һәм сугыштан соң Бельгиягә әйләнеп кайтты. — Сугыш кайчан бетәчәк соң? — Сезнең һәла. нидән соң тугыз ай узгач.— Майя бер дә уйламаганда төртелеп калды Аннары: —Кырык бишенченең маенда,— дип өстәде. — Димәк, без нибары тугыз ай гына көтеп җиткерә... Кызганыч! Муса, тирән уйга талып, башын түбән иде Аңында хатыны, кызы, иреккә чыгып киткән шигырьләре, туган ягы турында меңләгән сораулар кайный. Яшисе килә иде Әллә нинди ялтыравык приборлар тулы бу бүлмәне ■ташлап китү нинди кыен! Мондый сәламәт акыллы, булдыклы (үлемгә хөкем ителгәннәрне төрмәдән генә түгел, үткәннән йолып алырга кирәк ләбаса!) кешеләрдән һич тә аерыласы килми иде Ләкин Ул җитди һәм кискен хәрәкәт белән аягүрә торып басты — Хәзер мине дусларым янына кайтарыгыз инде1 Шул чак чәчләре иңенә сибелгән нечкә бил алгарак чыгып: — Җәлил, син үлемнән курыкмыйсыңмыни?— дип мөрәҗәгать итте. Муса аның киеренке зөбәрҗәт күзләренә төбәлеп: — Үлемнәнме’ — дип кайтарып сорады. Аннары көлемсерәп дәвам итте: — Әйе. мин үлемнән курыкмыйм. Бу бущ сүз генә түгел Бу чынлап та. шулай. Мин үлемнән куркуны башыма да китерә алмыйм Куркудан да көчлерәк хисләр бар дөньяда Мин менә хәзер'безнең тормыш чигеннән ары да тормыш барлыгын күрәм. Бу кемнәрдер вәгъдә .иткән оҗмах түгел. Бу — халык хәтере. Яшәү мәгънәсе нәкъ менә үлемнән соң да тере калуда...— Ул бераз тынып торгач, тагын телгә килде — Әмма безнең үлемнән курыкма- выбыз һич тә яшәргә тәләмәүне белгертми1 Без тормышны бик-бик сөябез, яшәргә ашкынабыз, шуңа күрә үлемне күрәлмибез.— Муса, йодрыгын кысып югары күтәрде:—Без яшәешне шушылай тоябыз. Бу* ап-ачык хакыйкать булып каныбызга сеңгән. Сез һәм сезнең эшләрегез минем сүзләремне раслый торган иң әйбәт дәлил1 .. Син барын да төшендеңме, кызыкай? Бүлмәдәгеләр һәммәсе ихтыярсыз катып калды шагыйрь, томандай әкрен-әкрен генә эреп, күз алдында юкка чыга бара иде. Госман башын чайкап — Мин берни дә аңламыйм.— диде — Вакыт координатын билгеләгәндә без ничек болай күпкә ялгыштык икән? Хронокыр Җәлилне безнең заманда ни өчен нибары кырык минут кына тотып торды икән? — Мин хронофизиканы аңлый алмыйм —диде У-Маный салмак кына,— тик мин Җәлилнең кемлеген чынлап торып танып һәм белеп калдым Гаҗәп һәм ышанмаслык булса да. без аны кырык дүртенченең августыннан да алдарак терелтә алмас идек, чөнки ул моңа үзе каршылык күрсәтәчәк иде Дуслары янына ашыкканлыктан, ул бездә тагын да озаграк булырга теләмәде Камал җанланып: — Син нәрсә, әллә ул хронокырга тәэсир иткәндер, дип уйлыйсыңмы?— дип сорады. У-Маный бу юлы җавап бирергә ашыкмады 6 ...рендә яшәрбез. Безне һәрвакыт хәтердә тотарлар. Оныкларыбыз, оныкларыбызның оныклары шәһәрләр салыр, чүлләрдә бакчалар үстерер, йолдызларга очар. Бу эшләргә безнең рухыбызның да бер өлеше кушылган булыр. Мин моны өндәгедәй ачык күрәм. ышаныгыз миңа! Ул эчке бер горурлык белән елмайды, иптәшләре дә аңа елмаю белән җавап бирде. Менә шулай елмайган килеҮп алар төрмә ишегалдыннан уздылар һәм чабылган баш шикелле түгәрәк кояшка, соңгы мәртәбә караш ташладылар Артык эчүдән махмырлаган надзиратель ярдәмчесе Пауль Дюррхауэр гильотина янында үз вазифаларын көчкә үти алды Очлы башлы чүкечләр бертуктаусыз аның чигәсен кыйный иде Ә бу кыргыйлар хәзер үлә- чәкләренә хисап та бирмиләр Елмаеп торалар. Азиатлар! Пауль эше җиңел һәм дәрәҗәле булган җәлладка өнәмичә карап алды Рейх дошманнарын юк ит тә шуның өчен баш исәбеннән өчәр йөз марка акча ал тормыш түгел. кура җиләге бу! Дюррхауэр ачуы килеп, авыр сулап куйды Ьәхет басса баса да инде кешеләрне! Ә аңа иртәгәге эсседә Шарлоттенбург округы иың Штандесамт авылына барын карт дуңгыз Глюкка унбер татар аеире- нең үз күз алдында җәзалап үтерелүен теркәтергә туры киләчәк. Глюк исә - иышный-мышный һәм тиргә баткан хәлдә авыр әйтелә торган Азия фамилияләрен ашыкмыйча гына штербебухка яза башлаячак.