Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛНЕҢ ЛИРИК ПОРТРЕТЫ

Бетен дөньяга танылган каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы темасы республикабыз рәссамнары иҗатында — тагын да камилрәк образлы сурәтләү чаралары эзләү җирлегендә яңара бара. Шушы юнәлештәге яңарышка Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе лау реаты Валерий Скобеев та үзенчәлекле өлеш кертте. «Муса Җәлилнең лирик портреты»... Рәссамның-1980 елда иҗат ителгән әлеге әсәре, бер яктан, тарихи портрет традицияләрен дәвам иттерсә, икенче яктан. • калыплашу» чиреннән котылу мөмкинлекләрен дә раслап күрсәтә. ...Якты шигырьләр белән канатланган шагыйрь, әйтерсең, киң итеп ачылган тәрәзә каршында тора. Янәшәсендә — сөекле кызы Чулпан. Үзенең калкандай күкрәге белән ул кызын гына түгел, иминлектән аерылгысыз әкияти балачак илен дә саклап тора шикелле. Ата һәм бала... Аларның кояшлы йөзенә әлегә сугыш сөреме кагылмаган... Рәссам үзенең картинасын шагыйрьнең шигъри фикерләү алымына таянып иҗат иткән. Җәлилнең тормышын һәм иҗатын билгеләүче төп рух әсәрдә образ-детальләр аша күрсәтеп бирелгән: милли культура чыганакларына ишарәләүче борынгы Болгар архитектурасы, үткәннәр турында сөйләүче Казан Кремле манаралары, шагыйрьне үлемсезлеккә озатып калган башкалабыз силуэтлары... Мәңгелек яз сулышы белән өртелгән зәңгәр төскә автор тарафыннан зур эмоциональ мәгънә салынган. Мәрхәмәтсез сугышның канлы кылычы белән өзелгән гомер җыры — үлемсез халык хәтеренә ялганган «моңлы бер җыр» күзаллана. Гомумән, рәссам Валерий Скобеев. һәрбер детальгә тирән метафорик мәгънә салып, патрнот-шагыйрь Муса Җәлилнең күпкырлы образын, кабатланмас лирик портретын тудыруга иреш кән. Әлеге портретка карауга ук күңелдә таныш шигъри сүзләр яңара: Гомрем минем моңлы бер җыр иде. Үлемем дә яңрар җыр булып.