Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛАЧЫННАР КАНАТ НЫГЫТА.

Муса Җәлил — Татарстан хезмәт ияләренең генә түгел, ә бетен Совет халкының горурлыгы. Чөнки ул безнең илебездәге әдипләрдән иҗаты белән Ленин премиясенә, ә батырлыгы белән Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер шагыйрь Менә шушы факт — ике иң зур бүләккә лаек булу — үзе генә дә Җәлил шәхесенең ниндилеге хакында бик ачык сөйли Ә менә шушы бөек кеше шәхесе үзе ничек формалашкан соң? Бу сорауга җавап эзләп без Мусаның Мәскәү дәүләт университетында уку чорына, 1927— 1931 елларга күз төшерик. Ул чор, чыннан да, киләчәктә бар халыкларны таң калдырачак бөркетнең канат ныгыту вакыты булган икән. Тикшеренү процессында табылган бик күп фактлар әнә шуны раслап тора. Муса Мәскәү университетының этнология факультетына укырга керә Биредә барысы 872 студент исәпләнә. Шагыйрьнең сабакташлары арасында бик күп атаклы кешеләр була. Мәсәлән, соңыннан танылган кинодраматург булачак Михаил Папава (аның «Мәскәүдән ерактай, «Биеклек», «Иванның балачагы» һ, 6. кинолары бар), рус теле буенча зур белгеч, «Вопросы языкознания» журналының баш редакторы Федор Петрович Филин, бүгенге көндә атаклы тәнкыйтьче, галим Григорий Абрамович Бровман, шулай ук зур язучы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, «Рубанюклар семьясы», «Таврида» романнары авторы Евгений Ефимович Поповкин, рус совет язучысы, озак вакытлар «Новый мир» журналының баш редакторы булган Анатолий Кузьмич Тарасенков һ. б. лар барысы бергә укыйлар. 1983 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Кеше — кешеләр өчен» китабында Григорий Бровман Муса тормышына кагылган байтак кызыклы мәгълүматлар китерә. Шагыйрь белән соңыннан Волхов фронтында очрашуын язганнан соң, автор үзләренең студент елларына кире кайта. Җәлил белән бер арада, бер бүлектә укыганын сөйли. Шагыйрьнең зур иҗат эше белән шөгыльләнгәнен әйтә, комсомол тормышында кайнап яшәвен мавыгып искә ала. Алар бик күп вакытны алсалар да. Җәлил укуын да уңышлы алып бара иде, ди китап авторы. Муса белән .бергә университетта мари халкының танылган язучысы һәм галиме Яныш Ялкайн да укый. Бу еллар хакында ул үзенең «Шәһәр» исемле автобиографик повестенда матур итеп яза. Әсәрнең төп геройлары икәү: мари егете Ачин (автор үзен шушы герой аша бирә) һәм татар егете Хәсән. Соңгысының бөтен сыйфатлары Мусаныкына өхшый. Бу образ, чыннан да, булачак герой-шагыйрь тормышы нигезендә язылган. Хәсән тормышны шактый белә торган, байтак тәҗрибә туплаган егет. Ул Казанда рабфак бетереп килгән... Ачин исә бераз тәҗрибәсезрәк, ул әле шәһәрдә үзен кыен сизә. Менә шул чагында инде аңа Хәсән ярдәм итә, аңа терәк һәм таяныч була. Әкренләп Ачин да студент яшәвенә ияләшә башлый. Хәсән аны уку белән, әдәбият белән, җәмәгать эшләре белән мавыктыра. Алар бергә-бергә яңа дуслар да табалар, кызлар белән танышалар. Повестька эпиграф итеп «Иң зур җиңү — үзеңне җиңү» дигән сүзләр куелган. Әсәрдә бу тулысынча аклана. Ачин гади авыл малаеннан алдынгы студентка әверелә Аның мондый үзгәрешенә иң нык булышучы кеше булып укучы күз алдында Хәсән гәүдәләнә Ә хәзер инде без бу Хәсәннең булачак герой Муса Җәлил икәнен бик яхшы беләбез Әйе. ике халыкның ике язучысы да үзләренең уртак дусларының яшь чагын бик дөрес сурәтлиләр: Муса яшьтән үк тырыш, актив, кешелекле, бик ярдәмчел. Ул революцион идеяләргә җаны-тәне белән бирелгән Ул җәмәгать эше дип, комсомол дип көн-төн чаба Аңа тынгысызлык хас, ул һәр нәрсәне йөрәк дәртен салып, рухланып эшли Мәскәү университетында уку еллары — Муса өчен дә һәм без югарыда исемнәрен атал үткән атаклы әдипләр, галимнәр өчен дә, шулай ук барлык студентларга да шәхес буларак үсү, ныгу, чыныгу еллары да була. Яңа революцион идеяләр, вакыйгалар белән кайнап торган чор аларны таныштыра да, дуслаштыра да һәм шуның белән аларның һәрберсенә тагын да киңрәк офыклар ача. Бу кешеләр инде төрле халыклар, милләтләр мәнфәгатен белүче, кайгыртучы киң күңелле интернационалистларга әйләнәләр Киләчәк зур сынауларда бик тә кирәк булачак чыныгу алалар. Чыннан да, ул дәвер Мәскәү университеты тормышына карасаң — анда нинди генә кызыклы вакыйга юк! Студентлар алдында нинди генә күренекле кешеләр чыгыш ясамый! Биредә А В. Луначарский, П. Н. Лепешинский, И. И. Скворцов-Степанов, Ю. Ю. Мархлевский һ 6. лар укыта. О. Ю. Шмидт «СССРның фәнни эшлеклеләре һәм социалистик төзелеш» дигән темага доклад ясый. Н. А. Семашко чыгышлар белән килә 1928 елның 17 февралендә М. И. Калинин биредә үзенең атаклы «Культура революциясе турында»гы чыгышын ясый. М 1927 елда Советлар Союзына Анри Барбюс килә һәм Мәскәү университеты студентларына мөрәҗәгатендә Совет иленә соклануын белдерә. 1929 елда Ромен Роллан- ның үз әсәрләреннән килгән гонорарны университет студентларына стипендия ител күчерү вакыйгасы да барысының күңеленә сеңеп кала. Владимир Маяковскийның студентлар белән очрашуы онытылмаслык вакыйгага әйләнә. Бу хакта мари язучысы Иосиф Беляев болай сөйли: «Муса Җәлил, Яныш Ялкайн- нар укыганда мин беренче курста идем, ләкин алар белән еш очраша идем.. 1927 елның 4 ноябрендә, без Октябрьнең чираттагы юбилеен каршыларга әзерләнгәндә, университетка атаклы шагыйрь 3. В. Маяковский килде... Залга бик кыенлык белән генә үттек. Владимир Владимирович үзенең «Яхшы» поэмасын укыды. Анда Муса Җәлил, Василий Долгов, Яныш Ялкайн, Петр Лашманов һәм Анатолий Тарасенков бар иде...» Күргәнебезчә, әдәбиятка зур мәхәббәт белән янган дуслар биредә дә бергә утыралар. Әнә шулай кайсы гына фактны алсаң да, анда олы уйлар белән рухланып яшәгән шәхесне күрәсең... Менә тагын Г Бровман истәлекләренә кайтыйк. «1931 елның салкын бер кичендә без Мусаны үзебезнең Нескучная (элекке исеме) урамындагы тулай торакка алып кайттык. Аның яшәгән урыны исә Зур Черкас урамында, җиденче йортта иде. Бүлмәбездә Поповкин белән икәү һәм тагын ике студент булганга күрә, кысан иде. Шу^а күрә коридорда җыйналдык .. Муса үзенең шигырьләрен күбрәк татарча укыды. Безнең күбебез телне белми, ләкин Җәлил шигырьләренең музыкаль аһәңе һәм тыгыз, таләпчән ритмы, авторның янып торган күзләре, искиткеч тәэсирле мимикасы — болар барысы онытылмаслык булып хәтердә калган... Ул бер-ике шигырен русча да укыды. . Үзебезнең талантлы сабакташыбызны ул кичне без бик озак җибәрми тордык » Бровман истәлекләрен алга таба укысаң, Җәлилне гаять тыйнак кеше буларак характерлаган урыннарны да табасың. «Эчке тупланганлык һәм күпмедер уйчанлык хас булуга да карамастан, ул бик аралашучан һәм күңелле кеше иде. Минем кабатланмас студент елларым хатирәсендә ул әнә шундый булып калган...» Муса белән бер чорда укып, соңыннан мәгариф системасында озак еллар эшләгән В. И. Самсонов та миңа сөйләгән истәлегендә Җәлилнең уңганлыгын аеруча басым ясап күрсәтә. «Уртак лекцияләрдән һәм җыелышлардан кала без аны еш кына дөрестә күрми дә идек. Чөнки аңа партия һәм комсомол эшенә дә, әдәбият ихтыяҗларына да өлгерергә кирәк иде.. Ул аларның һәммәсенә җитешергә тырыша иде. Аның характеры шундый иде инде: тиктормас, тынгысыз, эшчән». Шагыйрьнең сабакташлары сөйләгән сүзләрне Мәскәү дәүләт университеты архивында саклана торган түбәндәге документ та раслый. Ул документ — Муса Җәлилгә бирелгән академик һәм иҗтимагый-политик характеристика. Аны тулысынча китереп китәбез. «Җәлилов Муса Мостафа улы. Туган елы—1906. Социаль чыгышы — крестьяннан. Социаль хәле — хезмәткәр. 1923 елдан Союз члены. 1929 елдан ВКП(б) члены. Әдәби эш стажы — 4 ел. Идеологии яктан тотнаклы. Партиянең төп линиясеннән тайпылышлары булмады. Марксистик-ленинчыл методологияне дөрес куллана. Партия йөкләмәләрен бүтән ячейкада үтәде. Җәмәгать эше: Коммунистик Яшьләр Союзы Үзәк Комитетының татар бюросы члены, МАППның татар секциясендә җаваплы секретарь, татар журналының редколлегия члены, алласызлар үзәк союзының татар секциясе члены, Методологик әзерлеге җитәрлек. Фактик материал курсын үзләштерде. Милли әдәбият өлкәсендә фәнни эшкә әвәслеге бар. Эшнең бригада формаларына аңлы мөнәсәбәт күрсәтте. Практик эшкә әзерлеге җитәрлек (милли матбугатта эшләде). Татар матбугатында үзбаш эшләүгә тәкъдим ителә». Муса Җәлилгә бирелгән бу характеристика Мәскәү дәүләт университеты архивында 21 фонд, 1 тасвирлама, 43 саклау берәмлеге булып тора. Шагыйрьнең студент еллары белән кызыксынганда, миңа саргаеп беткән бер фото да очрады. Ул 1928 елның җәендә төшерелгән фото. Университетның этнография факультеты студентлары хәрби (бор вакытында барысы бергә җыйналып фотога төшкәннәр. Муса Җәлил өстән өченче рәттә, уңнан өченче булып утыра. Яныш Ялкайнны исә без өстән икенче рәттә, сулдан өченче итеп күрәбез... Димәк, бу фото ике халыкның ике әдибе дуслыгын тагын бер мәртәбә раслый, һәм аларның яшьлек еллары истәлеге булып тора.