Логотип Казан Утлары
Роман

ҖИР БАЛКЫШЫ

18

Түгәрәк кичә...» Болай карап торырга яшьләрнең тоташтан уен- җырларга корылган гап-гади кичәсе ул. Ләкин бер хикмәте бар: «түгәрәк кичә» тик солдатларга, алар- ның да әле армиядән хезмәтләрен тутырып кайтканнары хөрмәтенә уздырыла. Солдат егетләр шушы кичәдә кабаттан туган җир белән күрешү-очрашу шатлыгын татып, аның бар йолаларын үтәгәч кенә, ягъни кичәнең икенче көнендә генә өсләреннән солдат киемнәрен салып, чөйгә элеп куялар Тик шуннан соң гына алар, үзләре әйтмешли, «гражданский» тормыш ыгы- Бергә икән бергә!.. Ә салып куйган погонлы киемнәре зыгысына чумалар инде бүтән киелми, адар җилле яшьлекнең онытылмас истәлеге булып, кием шкафларында саклана. Әҗердә бүген йорт саен диярлек бар андый киемнәр! Көзен китеп көзен кайткан егетләр «түгәрәк кичә»не гадәттә кышка кергәч үк клубта үткәрә, язын китеп җәен кайтканнар исә Шилнә буена пар тирәк тирәсенә, ягъни табигать кочагына төшә.

Ләкин «түгәрәк кичә»нең мәгънәсен нибары гадәти очрашу-күрешү һәм аның соңында кием алыштыру, ягъни төс-кыяфәт үзгәртүгә генә кайтарып калдыру, аның асылын аңламау булыр иде. Солдат хезмәтеннән алданрак кайтып төшкән егет аңарчы ил-көн хәл-әхвәлен белешми генә йөрер димени? Юк, әлбәттә! Ул инде туган- тумачасы белән дә, авылдашлары белән дә күрешеп, туйганчы гәп куерткан, ул гынамы, исән-сау кайтуының чиксез куанычы төсендә тиешле . мәҗлесне үткәргәндә дә маһирлык күрсәткән була. Ләкин ул үзе белән бергә киткән, тик әле кайтып өлгермәгән иптәшләрен көтә, аларны юксына, алар соңгысына кадәр кайтмый торып, күңеле түгәрәкләнмәячәген белә «Түгәрәк кичәнең» иң күрке, аның иң түрендә янар чәчәк булып балкыганы, кичәгә нур өстенә нур булып коелганы — ул вәгъдәлеләр тантанасы. Нәкъ менә шушы кичәдә вәгъдәлеләр бәйрәм итә дә инде! Алар гадәттә өч-дүрт пар була, кайчагында бер-ике белән генә дә чикләнә. Әмма күпме генә булсалар да, аларны «түгәрәк кичә»ләрнең тоткасы да Ахыры Башы 1 санда зыгысына чумалар. инде бүтән киелми, адар җилле яшьлекнең онытылмас истәлеге булып, кием шкафларында саклана. Әҗердә бүген йорт саен диярлек бар андый киемнәр! Көзен китеп көзен кайткан егетләр «түгәрәк кичә»не гадәттә кышка кергәч үк клубта үткәрә, язын китеп җәен кайтканнар исә Шилнә буена пар тирәк тирәсенә, ягъни табигать кочагына төшә. & җаны белән каны да дип бәяләү һич күпертү булмастыр Юк, алар, «менә без шундыйлар, менә без ил күзе өстендәге каш», дип лаф ормас, киресенчә, бик тә тыйнак, ыспай һәм ипле кыланыр, хәтта үзләрен күләгәдәрәк калдырырга, «вәгъдә тугрылыгын» әле һаман яшерергә тырышкандай кыланыр. Ләкин кая инде! Бар сагынуюксынулар. бар шик- шөбһәләр, бар борчылу-өзгәләнүләр инде артта калган, күк гөмбәзләренә менеп елмайган кояшлары ул томаннарны инде капыл таратып өлгергән — шундый чакта бергә кушылып дөрләп киткән һәм тышка ургылып торган ялкыныңны яшереп кара син! Әнә шулай вәгъдәләрен күз карасыдай саклый белеп, бәхетләрен «түгәрәкли» алганнар үзәктә булганга күрә, кичәнең үзенә дә шундый исем бирелгәндер әле. «Түгәрәк кичә»нең икенче көнендә үк вәгъдәле парларның әле бусы, әле тегесе хакында: «Фәлән солдат белән фәлән кызыйның туйлары озакламас инде», дигән юрау хәбәре тарала Әйтергә кирәк, мондый хәбәрнең моңа кадәр әле бер генә тапкыр да ялганга чыкканы юк: юраганнары гелән дә юш килеп тора! Тагын шунысы да бар бит әле: нәкъ менә «түгәрәк кичә»гә аумый- түнми, абынмый-сөртенми тәгәрәп килә белгәннәр, соңыннан уртак язмышларын тыгыз йомрыга укмаштырып, Әҗер авылының, аның гына да түгел, бөтен тормышяшәешнең карап туймас күркенә әверелә дә бит инде. Андыйларга үтәсе үрләр дә ансатрак бирелә, диләр' Рәмзи моны белмиме, аңламыймы әллә? Бик белә, бик аңлый да кана... Юк, «түгәрәк кичә»дә аңа вәгъдәлеләр тантанасының куанычын- тәмен татып карарга насыйп булмаган икән шул. Ә бит хыялланган иде, өметләре җылы гына түгел, кайнар иде. Әле кайчан гына! Нибары былтыр, юк, нибары узган кыш урталарында.. * «Бәхет» дигәннәре дә пар канатлы булырга тиеш, күрәсең. Сыңар канатың каерылган булса, ниләр кыла аласың инде? Тилпенүен дә тилпенерсең, тик очып кына китә алмассың Вәгъдәлеләргә сокланып та, кызыгып та, хәтта көнләшүдән жир тырмап та йөрүеңне белерсең... Ләкин егет алай да өметен өзми иде әле. Менә инде шимбә киче дә килеп житте, менә инде күңелле уен- җырлары, жыен шуклыклары-мутлыклары белән гөрли-шаулый үтеп тә китте. Әлбәттә, егет солдат дуслары алдында да, кыз-кыркын каршысында да сер бирмәде, матур йола кичәсен артыгын йолкынмыйча, шома гына уздыра белде «Түгәрәк кичә»дә үз түгәрәгеңнең китек икәнлеген сиздерүдән ни мәгънә? 19 Түбәндә сыек караңгыда пар тирәк. Аның артында — Шилнә. Уен-жырның шашкынын янә бер тыңлады бүген пар тирәк. Инде хәзер изрәп йокыга китүедер. Ә гармун тавышы әнә инде авыл эчендә ерагаеп бара Шәп өздерә гармунны Рәмзинең авылдашы, солдат дусы Фәнил Авыл инде төн уртасының татлы йокысына чумган дип тә тормый Өздертмәскә, вәгъдәлеләр бәхетенә ирешкәннәрнең берсе ләбаса ул! Рәмзи алар төркеменә ияреп китә алмады. Арткарак кала төште, аннары инде, берәр кирәкле нәрсәсен җуйган кеше сыман, түбән караган хәлдә әкрен генә кире Игәч үренә таба атлады. Каршы якларында офык читләре тоташтан ут диңгезе булып балкый — КамАЗ һәм Яңа Кала балкышы Ут диңгезе хәтта чак кына дулкынланып та тора сыман һава шулай тирбәлгәләп торганга күрә микән? Югарыга менгән тузан катламнары әле һаман таралып һәм жиргә иңеп бетә алмый Иртәгә тагын ‘тузан болытлары күтәрелер, берсекөнгә тагын Берәр көнне, ниһаять, чиге булырмы моның? Егетнең күз карашы янә түбәнгә, пар тирәккә төбәлде Әле кайчан гына ул сабантуйның чуар шәлъяулыкларына. аллы-гөлле сөлге-тастымал- ларына төренеп, көяз һәм купшы кыяфәттә балкып утырган. Әйләнәсендә халык бөтерелгән, көрәш ярсуы кайнаган Бүген ул тып-тын. Үзән төштә дымга туенып рәхәтләнеп утыра Аның тирәсендә гомумән рәхәт, хәтта һавасы ук йомшаграк та, җиләсрәк тә кебек. Тиккә генә яшьләр күңелен гелән дә үз тирәсенә тартып торыр димени пар тирәк? Ярларына тулып торган, тымызык Шилнә суында ут диңгезенең бер өлеше чагыла — бу исә пар тирәкнең ян-якларга сибелеп киткән ♦ җилпәзәле канатлары сыман булып тоела. Сихри бер күренеш. Авылда Фәнил әле һаман туктый алмыйча гармунын сыздыртуын з белә. Бәхетле егет! Юк, ул гына түгел, сөйгән кызын мотоциклына г атландырып, әнә теге җемелдәгән утларга кереп югалган Үтәдем Васясы “= да, арткы якка, караңгыга, әмма озакламый сызылып таң атар тарафка = элдерткән Калмаш Зиннуры да аның сыңары. Бәхетлеләр түбәләре белән * күкне сөзәр ди! Тансык куеннарга көзгә хәтле үк керергә ниятлиләр х «КамАЗ кызулый», имеш. Әлбәттә, туйларына бармый ярамас. Якында тонык кына булып аяк атлаган, үлән кыштырдаган тавыш ишетелде, һәм менә инде сыек төн караңгысында ыспай гына йөзеп з килгән сылу шәүлә, үр кашында басып торган егет янына җиткәч, « тукталды, тирән иттереп сулап куйды. Рәмилә иде бу. * — Син. абый, нишләп әле болай япа-ялгыз? . Тегеләрдән бүленеп * Кызый моны, әлбәттә, ихтыярсыздан гына сорады. Ул абыйсының < хәлен бик белә, бик аңлый иде. Хәер, аның үз хәле дә хәл ич: сөйгән яры 5 әллә кайда, дөнья читләрендә, ә ул монда, вакыты белән ут-ялкыннар эченл дә яна, вакыты белән салкын дәрьялар кочагында ага. Ләкин аның ышанычы әле һич какшамаган, өметләре һич тә киселмәгән Ә абыйсының? Бигрәкләр дә ай-һай шул. Андый чакта бертуган абыеңның пошаманнарын таратмага үз иңнәреңне куймыйча ярыймы соң? Рәмзи сеңлесе кебек үк киң һәм тирән иттереп сулыш алганнан соң, һич көтмәгәндә бик тә көр тавыш белән әйтә куйды. — Төн һавасы нинди рәхәт — урамда йөрүләр дә бөтенләй икенче, ә? — Ие, бөтенләй бүтән... Югарыдан бик биектән, җете кызыл утын җемелдәтеп, бер самолет үтеп китте Аңа ияреп, Рәмиләнең иреннәре арасыннан ирексездән, ахры, сузынкы пышылдау авазы сытылып чыкты: — Сабыр төбе — сары ла алтын. — Нәрсә-ә-әү? — Юк ла, болай гына. Нишләптер гап-гади бер мәкальне җыр итеп җырлыйсым килеп китте Рәмилә, бу минутта, пар тирәккә төбәлгән хәлендә, сөйгәне Женя Мынданы уйлаган иде Йолдызлар астыннан кызыл күзен йомгалап үткән самолет исә аның уйтойгыларын ничектер нечкәртеп җибәрде, хәтта тышка ук бәреп чыгарды Кыз күңеле сизенә иде шул: аның молдаван «мыеккае» чит бер калага командировкага киткән җирендә бу сәгатьләрдә аэропортта үзенә тиешле рейсны көтеп, төн кыскартуда иде Озакламый алар, әлбәттә, янә очрашачак, кайнар хисләрен янә чәбәләндерәчәк. Рәмиләнең йөрәге, шуны сизгәнгәдер ахры, бу минутта ашкынып-ашкынып тибәргә тотынган иде. Дөньяда «телепатия» дигәннәре чыннан да бар микән әллә? һай, юктыр, юктыр ла! Рәмзи солдат та кич буе, юк, көннәр буе сөйгәне Язиләне уйлаган һәм әле дә аны уйлый иде. Ул аңа һәм бары тик аңа гына — армиядән кайчан һәм ничек кайтасын хәбәр иткән иде бит! Язилә ул чагында Алабугада иде ич әле. Хатны алмый калмагандыр. Ә хәзер кайда икән ул? Кайда булса да, солдат кайткач, авылда матур бер йолага әйләнгән кичә үткәреләсең белә бит. Ичмаса, берәр хәбәр салса икән! «Түгәрәк кичә» хакында ишетеп әллә кемнәр кайтты, җыелды бит әнә. Инде хәзер төн уртасы. Авылга орынып ук диярлек сузылган асфальт юлдан ут йомрыларын елтыраткан автомобильләр дә бик сирәк тәгәрәп үтә. Шулай да. Бәлкем Язилә юлга бик нык сонарып чыккандыр да төн уртасына калгандыр? Бәлкем сирәк тәгәрәп килгән әнә шул утларның берсенә утыргандыр яисә утырырга чамалап, тоткарлануыдыр? Ә бәлкем, утырудан өметен өзеп, шома асфальт юлдан яулыгын селкә-селкә, РИЗның үзеннән үк җил-җил җәяүли торгандыр? Әллә каршысына китәргәме? Их, кайдалыгын хәбәр иткән булсачы! Тегендә авыл эчен гизгән йөгәнсез гармун кинәт хәтәр-хәтәр иттереп сыздырып алды да тынып калды. Мөгаен, инде хәзер аңа, ялганса да, беренче әтәчләрнең зыңлы яңгыравык авазлары гына ялганып китәрдер — Әнә инде Фәнил дус та арыды бугай. — һи, арыды сиңа! Алар бүтәннәр төркеменнән’ генә аерылды. Кызын озатканда, гармун акыртып барыр димени акылын җуймаган егет? Рәмзинең уйлары караңгы авыл эченә кереп киткәндәй булды. Төркем- төркем кереп югалды анда яшьләр, һәр төркемдә ике-өч кызга дүрт-биш егет! Хәер, күбесенең алай егет диярлекләре юк та әле. Әмма үзләрен җегәрле чын бөркетләрчә тоталар: кызларны канат асларына алганнар да якын килгәннәрне «чүкергә» генә торалар Ә кызлары бөтенләй яшь, бөтенләй сыек — байтагы нибары Хәтирә яшендәгеләр Хәтирә Тыйнак та, мөлаем дә, сөйкемле дә кызый. Туган авылы туфрагына аяк баскач. Рәмзинең күңеленә менә кем сәер һәм сихри дулкыннар булып үтеп кергән иде. Аңа ул сокланып та, ымсынып та куйган иде. Әмма, бактың исә, сөйкемле нечкәбилең яшь кенә булса да, инде «ияле» икән: янында бөтерелгән бөркете бер дә әллә кем түгел, Рәмзинең тыкрык күршесе Фәрит, алдагы көзне армиягә китәсе егет Бүтән кызыйларның да хәле шулайрак сыман. Тиккә генә өч-дүрт кызны бер өер егетҗилкенчәк озатып йөрер димени? Кызлар, кызлар... Инде «ияле» икәнсез, алдагы көннәрегездә берберегезне онытмый-җуймый гына, таркалмый-каерылмый гына «түгәрәк кичә»ләргә шома тәгәрәшеп килсәгез иде сез! Ә ул инде... Каршысында офык тутырып балкыган ут диңгезен карашы белән бердән иңләп алды егет Әйе, нәкъ менә шул ут диңгезе аның бәхет кошын харап итте дә ахры, бүтән ни тагы? КамАЗ диләр, КамАЗ, ә ул аның өчен, бактың исә Бу хәлләрдә яман көрсенми, ни кыла аласың тагы? Ә бәлкем бәлкем нәкъ менә шушы утлар уйнаган дөньядан килеп чыгар аның фәрештәсе? Юк, Язилә түгел, бөтенләй бүтәне Искәрмәстән генә, җилләр уйнатып кына . Утка ут килеп кушылсамы?! Рәмилә, үр кашындагы сукмакка акрын гына баскалап, кайтыр якка таба атлады. Абыйсы да аңа иярде. — Үз ирегеңдә йөрү нинди рәхәт, иеме, абый! Рәхмәт инде, бераз соңарсаң да, вакытында кайта белдең. Кичләрен өйдә томаланып ятулардан тәмам гарык булган идем. — Тәмам укмы? — Ие. Ә син кайткач, синең белән бергә булганда, өйдәгеләр ләм-мим Кызый абыйсын култыклап алды, аңа сыена төште. Тагын да назлана төшебрәк, пышылдады: — Ә хәзер кайтырга да түнәргә. Онытма, миңа иртән иртүк торып Чаллыга китәсе бит Айдаш абый белән Вәсим абыйга иярермен дигән идем. Йоклап калырга ярамас. — Чаллыга? Тагын бер җенләнеп кайтыргамы? — Җенләнсәм соң. Яшьлек ике киләме әллә? -- Ярар, кайгырма: йоклап калсаң, мотоциклда җил-җил үзем илтеп куярм’ын. Үземә дә. янә бер дөнья айкап, җилләп к-айту зыянга булмас. Мин бит әле иректә. Муенга камыт кимәгән. — Әле киярсең. Кигезерләр! Тик камытның ниндиен, кайда? — Ярар, сеңлем, тиккә башыңны катырма, үзем белермен Абыйсының авырткан төеренә басты ахры, икесе дә бер мәлгә шым калдылар Ләкин дәшми-тынмый гына атлавы күңелсез иде, моңсуландыра иде, Рәмилә күз карашы белән караңгы авыл өстенә төбәлгән килеш, һич көтмәгән җирдән: 7 — Ә син, абый, беләсең микән, бик элгәредә сабантуйларны авылның теге очында, түбән тугайлыкта үткәргәләгәннәр бит Хәзерге теплица урыннарында.— дип куйды — Белмәскә. Минем хәтергә әкияттәгедәй матур булып сеңеп калган ♦ ул. Бик бәләкәй чагым булса да... 5 — Шулай да пар тирәк тирәсендә күңеллерәк, име? з — И-йе, күңеллерәк “ Адымнары ирексезддн диярлек әкренәйгәннән-әкренәя барды, һәм « менә инде үр кашындагы сукмакта янә тукталып калдылар х — Ә син, абый, пар тирәкнең ябалдашлары ни өчен кушылганлыгын * чамалыйсыңмы? * — Ни өчен? — Моны абыйсы аптыраганнан гына сорады, ахрысы. ° — Соң. тамырлары бик тирәнгә китеп, үзара кушылып, чәбәләнеп * беткәнгә күрә инде. Ансыз ябалдашлар кушылыр ди сиңа. з Хакыйкатьнең бик тә бәләкәе, кычкырып торганы иде бу, алай да < Рәмзи сискәнеп куйды: * — Хикмәт тамырда, димсеңл. Игәч үре кашыннан кыйгачланып сузылган тар сукмак белән атлаган < чагында, Рәмзи тылсымлы пар тирәк ягына янә каерылып-каерылып 2 карамыйча һич булдыра алмады. т 20 Инде менә капка төбендәге эскәмиядә япа-ялгызы утыра. Күк гөмбәзенең көнбатыш ягында эленгән яктылык элпәсе әкренләп көнчыгыш тарафка күчте Авылда сихри бер тынлык. Әмма озакламас, таң ныграк беленә башлау белән, бер купканнан соң әлегә тынып-йокымсырап калган әтәчләр өере, дөньяны тизрәк уятырга җыенып һәм монысында тагын да куәтлерәк авазлар чыгарып, янә «җиз быргыларын» уйнатырга тотынырлар. Мәңгелек шөгыльләре. Уйлар, уйлар... Уйлар диңгезендә һәркем үзенчә дулкыннар куптара, һәркем яркыяларга үзенчә чайпалып бәрелә. Солдатның күз алдыннан пар тирәк китми иде Куш ябалдаш — кушма тамырлар Сеңлесенең шул хакта серле бер гыйбарәт иттереп пышылдаганы әле дә колак төбендә эленеп тора сыман. Ә бит, бактың исә, чекрәеп торган гап-гади хакыйкать үзе. ә сере тирәндә. Моңа өстәлеп, егет күңелендә әтисе әйткән хикмәтле сүз дә җилләр уйнатып ала иде. Анысымы? Рәмзи «түгәрәк кичә»гә чыгып китәр алдыннан гына ишетте аны. Алар, өч туган, өч агай-эне, җелекләрне куырырдай эссе мунчада дөбер- шатыр чабынып чыкканнан соң, бераз хәл җыйгач, табын артына утырышканнар иде. Табында әчедәндер, төчедәндер мул нигъмәт тезелеп киткән, бер кырыйда, кайнар бу болыты бөркеп, ак самовар утыра, тик әтиләре генә күренми дә күренми иде. Ниһаять, бусагадан ул да атлап керде. Кыяфәтенә карыйсың юк: күз аклары белән тешләре генә елтырый — И, син дә инде! — диП чәпчергә тотынды әниләре, каш-күз җимереп _ Ичмаса, шимбә көнне малайларың җыелып беткән чагында батып җатмасаң икән дөнҗаңны онытып Әтиләре беравык тотлыгып торды: — Соң ни бит — Аннары куе төкләр баскан какча ияк-яңакларын сыпырып узды да бер сулыш белән диярлек күкрәгеннән сыгып чыгарды: — Ж.ир рәнҗемәгәе дидем инде. Абыйларына бу сүз ничек тәэсир иткәндер — алар бер-берсенә сәер иттереп күз генә атып алдылар шикелле — ә Рәмзинең исә йөрәген телемнәргә кискәләп үтте гап-гади гыйбарә! Әниләре дә, кулларын күкрәк өстенә менгереп, бер мәлгә сулышын тыеп торды, аннары, тавышын капыл гына йомшартып җибәрде — Җарый инде, карт, җарый. Җиргә дым дия-дия, үзең элеп киптергәнгә калмагаең дип куркудан гына әйтүем Рәмзи «түгәрәк кичә»гә чыгып киткәндә, әтисе тәмам арган сеңер- буыннарын язып, пакьланып, адәм кыяфәтенә керер өчен, эссе мунчага җыенып калды. Авызыннан ни дәрәҗәдә хикмәтле, ни дәрәҗәдә гыйбрәтле сүз ычкындырганлыгын үзе бар тирәнлеге белән абайладымы икән ул? «Җир рәнҗемәгәе» Хакыйкатьнең иң олысы һәм иң ачысы түгел микән әле бу? Шуның төбенә төшмәкче булып уйга бирелүенә, егетнең тыны ук куырылып китә иде. Куырылып китә дә күз алдында әллә ниләр булып җанлана «Җир рәнҗемәгәе...» Инде ни кылырга? Таң алдының йомшак салкыны, ниһаять, аның кителе эченә дә үтеп керде, егет бар гәүдәсе белән калтыранып куйды һәм, тәненә җылы йөгертү өчен, аз гына кымшангалап алды. Бу солдат киеме аның өстендә соңгы төнен үткәреп, азаккы таңын каршылый. Көндезен егет аны кием шкафына абыйларыныкы янына онытылмас бер ядкарь итеп элеп куяр Аннары инде бүтән кагылмас. Әмма хикмәт кием алыштыруда гынамыни? Әтисенең хәле мөшкел, дөресе, совхоз хәлкәйләре мөшкел: кеше җитми, кеше! Бу кызу җәйдә бигрәк тә. Рәмзи әтисе янында өченчекөн дә, кичә дә булды Вакыты тигәндә басуда торба салучыларга булышты. «Дым, диләр, күктән яумаганда үзебез сиптерик, ансыз азык булмас, азыксыз ни сөте-мае, ни ите өстәлгә менмәс», диләр. Әлбәттә, хак сүз әйтәләр, үз яңгырларын булдырмакчы булып, җиде кат тир түгәләр. Әмма әтисенең булышчылары эчтим-печтим генә. Ә көн тәмугтагы шикелЛе иләмсез кыздыруын белә, су сиптерергә тотынганнар күпме генә эш кыйратып өлгерер икән? Әтисе аңа: «Менә син дә, улым, арысландай егет башың белән мотоциклда важдыртвыждырт каңгырап йөрүләрдән әле һаман бушана алмыйсың»,— дип орынмый әле орынуын, улы килеп чыкса, эреп кенә киткәндәй итә, әмма кай арада аның солдат улына серле һәм сынаулы караш белән төбәлүендә әллә ниләр бар ич! Бүтән туганнары да — ни әтисе белән әнисе, ни абыйлары белән сеңлесе, хәтта Туры бабай булып Туры бабасы — аңа ни кыеклатып, ни турылап бәрелми әле. Мыштым гына көтәләр. «Үзең чамала, иманың кушканны сайла!» — диләр ахры. Совхоз директоры Таиповка тикле күрешкән чагында: «Эһе, асты- өскә актарылган дөньябызга янә бер батыр иңгән ләбаса! Шәп, шәп!»— дип төчеләнүдән артыгын ычкындырмады. Әмма аның да сынаулы күз карашында әллә ниләр чагылып китте шикелле. Айдаш белән Вәсим абыйсына туган туфрактан кубарылып китүе, мөгаен, җиңелрәк булгандыр. Дөрес, аларга да каршы торучылар, киртә куючылар аз түгел иде шикелле. Ләкин елы-ае бөтен ил буйлап җилләр убырылып искән һәм намусыңны да, вөҗданыңны да үз дулкынында тибрәлдереп алып киткән чаклар иде лә. Хәзер инде һава аз гына тына, тынычлана төшкән сыман. Атлар юлына алай дуамалланып киртә куючы да күренми Әмма әтисе белән әнисенең. Туры бабасының, совхоз директоры Таиповның, бүтәннәрнең күз карашы, тирән-тирән сулыш алуы Сынау аша аңа туган авылы ук томырылып карый шикелле. Бары да йөрәген уч төбенә салып күрсәтүен көтә. Айдаш белән Вәсим абыйсы келәттә йоклый. Үзләре белән будильникны бу юлы да алганнардыр. Юкса, ни пычагыма инде будильник! Барыбер әниләре дуылдатмыйча торып кузгала алмаслар Аннары инде ишегал- ларында дөбер-шатыр мотоцикл гөрелтесе кубар. Кубар да авыл читендәге шома юлдан еракларга китеп югалыр Тан атып, кояш күренүгә, бер алар ишегалдында гынамыни куба андый дөбер-шатыр? Аннары бер Әҗер авылында гынамы? Рәмзи дә хыялланган иде, армиядә чагында корылып ятучы завод корпусларын әллә нинди хәлләрдә күреп интегеп бетәр иде Ә соңгы ? өч-дүрт көнендә ул инде төштә түгел, өнендә завод корпусларын аркылы з буйга айкап чыкты Җитмеш җиде төрле һөнәрең бар икән, рәхим ит i җитмеш җидесенә дә җегәр салырга җай табылыр Җир йөзендә һөнәр 5 сөйгән адәмгә мондагыдан да кулайрак урын тагын кайда бар икән? “ Аерата Чаллының үз төбәгендә яшәүчеләргә мач: күңелеңә охшаганны j сайлый гына бел! ф Мәхәббәттә канаты каерылса да Тормышта, хезмәттә каерылмаган ® лабаса! Тирәнгәрәк тамыр гына җибәрәсе ° Рәмзи олы төзелешне гизеп йөрүләренә кичә, ниһаять, йомгак ясап, «= күңеленә ныгытып куйган иде инде: КамАЗның кою заводына тотыначак j ул — йөрергә дә якын, заводы да ни җитте генә түг*ел Башта бетон түшәр, < аннары, тырыша-тырмаша торгач, бәлкем, монтажчылар югарылыгына да * үрмәли алыр. с. Ләкин менә монда, туган авылында * Югарыда күк гөмбәзе инде шактый сыекланып, зәңгәрсу төскә керде “ һәм йолдызлар төпсез зәңгәрлектә эреп югалды Инде сызылып таң атып килә. Авыл тынлыгын ярып, әтәчләр өере янә купты. Зәһәрдер тавышлары Ә ул агач эскәмиядән һаман куба алмый. Ләкин озакламый кузгалыр Печәнлектә аның алдан ук хәстәрләп куйган урыны бар. Хуш исләр кочагында! Җәйләрен яраткан ятагы! Әтисе әйтә, таң алдының уйлары хәтәр тыгыз да' хәтәр саф та ди. Бу таңда егет керфеген дә какмас. Түбә ярыкларыннан сөзелеп төшкән кояш нурларын тояр, ишегалдында абыйлары куптарган дөбер-шатыр колагында чыңлап торыр, аннары үзе да ятагыннан кубар. Соңрак туп-туры басуга элдертер. Мотоциклы ызан читендә торып калыр Үзе исә чишенеп атар да, ялан аяклары белән җир җылысына рәхәтләнеп, торба сузучыларга кушылыр Басуга үз яңгырларын сиптер- мәкче булып тир түккәндә, ара-тирә билен яздырырга теләп, сынын турайтыр, әйләнә-тирәсенә күз салыр Офык читендә куе рәшәгә күмелгән завод корпуслары абайланыр, мондарак исә күз явын яшел кыр-болыннар алыр. Аерата — яшелчә басуы Яшелчәлектәге аллы-гөлле чәчәкләр — КамАЗ чибәрләре Күңеле тулып, нхтыярсыздан көлемсерәр: шул матур чәчәкләр арасында ана дигәне дә нур чәчми микән әле5 Мәттин агай юраганы юш килмәсме? Ә бер мәлне, тын алырга тукталгач, ул ярыйсы гына юан су торбасына утырган хәлдә, бармаклары аша җылы туфракны или-или пышйлдап кына әйтер: — Әти, ичмаса, шушы кырыс җәй үткәнче, мин синен яныңда нитсәм? — дияр Аннары, тирән сулыш алгач, сорау белән төбәлер- — Гаризаны кем исеменә язасы? Таипов исеменәме? Әтисенең маңгай җыерчыклары кисәк тирәнәеп һәм ишәеп китәр, какча яңаклары тартышып алыр, тирән сулый-сулый, сөялле салмак кулын аның иңбашына салыр: — Таипов исеменә, улым Көн уртасында яшь солдат белән карт солдат арасында әнә шулай гади генә гәп булып алыр һәм бу гәп өелеп торган буаны ерып та җибәрер. Ләкин аңарчы ярты көн бар әле Авыр һәм киеренке уйлар алда әле. Нибары ярты, әмма дилбегәдәй озын көн' Аны атлап үтмичә һич ярамый - солдатның вакыт чаңы суккан иде инде. 21 Рәмиләнең баш өстендә жил сызгыра. Кузовта ул япа-ялгызы. Тәбәнәк кенә үр кашында сузылып утырган туган авылы Әжер торган саен ераклаша бара. Игәч түбәсендә ул укыган таш мәктәп. Бу жәйне саргылт- яшел төскә буярга керешкәннәр аны Ерактан бигрәк матур күренә! ( Үр астында, инеш буендагы киң тугайда купшы ябалдашлы пар тирәк. Сабантуйларда аларга аллы-гөлле сөлге-яулыклар эленә — пар тирәк чәчәк аткандай була. Әле кайчан гына алар әнә шулай бизәнеп, чибәр кыяфәттә балкып утырганнар иде Тирәндә кушылган тамырлар, югарыда кушылган купшы ябалдашлар. Әлегә сау булып тор. туганкаем пар тирәк!.. Бик еракта, Шилнә авылы ягындагы каен посадкасы буенда, күзгә чак кына эленеп, әфлисүн төсендәге трактор озакламый чәчеләсе басуны эшкәртеп йөри Артыннан, тәмам кибеп, жилләп беткән жирдән тузан болыты күпереп күтәрелә бара Хәзер кем йөртә икән ул әфлисүн тракторны? Авыл артындарак, шулай ук шактый еракта, күккә дугайланып менгән су тасмасы абайлана Нибары берәү генә Әмма суны, культуралы көтүлектә дә, яшелчәлектә дә, күп иттереп жиргә торбалар сузып салган көйгә сиптерәләр. Тик болары ерактан күзгә күренми, абайланмын гына Анда әтисе Хәнәфи, абыйсы Рәмзи, тагын кемнәрдер тир түгә. Әйе, бу эсседә, жиргә дым сеңдергәндә су белән бергә маңгай тирләре дә аз таммый торгандыр. Ә мондарак, инеш яры өстендәге юл буйлап, артына зур арба таккан бер «Беларусь» элдертә. Арбасында туракланган яшь люцерна өеме ахры Абыйсы Вәсимнән калган «елгыр» түгелме икән? Хәзер кем утыра аңарда? Рәмиләнең аяклары арасында жыйнак кына, матур гына өр-яңа чемодан Кавказ тарафларында сатып алынган солдат чемоданы Югыйсә өйләрендә ана алырдай юньле-башлы чемодан калмаган да иде. Зур, иске күн букча тирәсендә чуалган Рәмиләгә абыйсы Рәмзи үзе тоттырды аны: «Ал минекен, сеңлем Солдат чемоданы бәхетле булырга тиеш»,— диде. Шыплап тутырылган чемоданында бер алмашырлык кием-салым, кирәкле кәгазьләре Нибары икәү алар. Мәктәп секретаре Мәликә апасына бик тә рәхмәт инде: әллә ни карышмады, белешмәне бирде. Ә менә авыл советында Нигә дип ул хәтле кыланчык икән Иннек Саниясе? Йомры иңбашларын тагы да йомрылап, авызын гына кыйшайтты: «Иң әүвәл Таипов абыең янына кереп, рөхсәт сора, кыйгач кашым! Чаво-то ишәеп киттегез әле сез, сөремлеләр!»- имеш. Директор Таипов янына керергәме? Ул калын кашлары астыннан бер көйдереп карасамы? Төтенсез янып, көлгә каласыңны бел дә тор! Ләкин Рәмилә төшеп калган кызларданмы соң? Үзе дә чәтердәп ябышты «Нишләп керим мин аның янынаэ Көзен, октябрь аенда миңа инде унжиде тула. Паспортсыз яшимме? Законны бозарга ни хакыгыз бар?» Иннек Саниясе авыз тирәсен ямьшәйтсә ямьшәйтте, әмма күнмичә булдыра алмады. Ләкин документ юнәтүе ни әле ул? Иң яманы — өйләрендә туган киеренкелекне атлап үтү иде. Монысында аңа солдат абыйсы Рәмзи ярдәмгә килде. Аның да үз хәле хәл. ул соңгы көннәрдә бөтенләй җитдиләнеп, уйчанланып киткән, әмма ул сеңлесенә теләктәшлек күрсәтеп, тыныч кына: - Монда, сезнең янда мин үзем калам бит Алай бик тели икән, бер йөрәген басып, ябагаларын коеп кайтсын булмаса,— диде. Моңа тагы фатирчылары Людмила Крутько да кушылды. Алар инде үзләренә аерым вагон алуга ирешкән, иртәгә-берсекөнгә инде бөтенләйгә күченеп китәргә тиешләр, әмма, шуңа да карамастан, бу киң күңелле, мөлаем йөзле хатын читтә торып калырга теләмичә, ипле сүзе, I йомшак тавышы белән болар гаиләсендә туган киеренке хәлне тәмам йомшартып жибәрде: Төзелешкә килсә, без аны үз бригадабызга алырбыз Мин үзем күз дә, колак та булырмын һич тә ким-хур булмас кызыгыз,— диде Мондый хәлләрдә әнисе нишләсен, күнсә дә күнде, күнмәсә дә күнде Рәмиләнең китүенә. Әтисенең риза булгандай итүе дә бик ярап куйды. Асылда Рәмилә әтисеннән шүрләп йөргән иде. тагы солдат каешы белән өстәл шапылдатырмы3 Кыз бала булгангадыр, аңа сугуын сукмый, әмма хәтәр итеп шапылдата' Ләкин бу юлы чөйдә эленеп торган каешына ♦ үрелмәде дә Ишек яңагына сөялеп, сулык-сулык иткән кызына — әнисен- | нән инде бер баш югары калыккан нәфис үсмеренә озак кына текәлеп 2 карап торды да. һавада бармагын уйната-уйната: -- Кара аны, кызый, җимерек танау белән тупсага кайтып егыласы f булсаң, барып та йөрмә! Матур йөз белән, күкрәк киереп кайтырдай = булсаң гына капканы атлап чык! — диде. һай, җиңел түгел икән шул япь-яшь көе туган йортыңнан кубарылып * китүләре! о Әнисе: «Кемнәр генә котыртты, кемнәр генә исәрлеккә салды * башкаеңны?» — дип теҢкәсенә тигән иде. Дөнья үзе — томырылып 2 искән заман җилләре лә! Ә Женя Мында, аның «мыекбае»? Егетнең күкрәгендә чын ялкын * дөрләсә, иреккә чыккан кошын табар, тапмый калмастыр 2 Барып төшкәч, әлбәттә, абыйлары Айдаш белән Вәсим янына сыеныр, әгәренки алар: «Әле син шулаймыни? Ташлап киттеңмени әти белән н әнине!» дип артык каты ябырылсалар, авылдашы, яшьтәше Шәмси m Әминәсен эзләп табар. Ә бәлкем көр күңелле, чая холыклы Людмила апасы аңа тулай торакта тиз генә урын да юнәтә алыр әле. Бер үҗәт баласын үз куенында сыендырмасмыни Чаллы тикле Чаллы! Сыгылса да сынмас өчен купты лабаса! Кызның бу көндә, бу сәгатьтә күңелендә нык урнашканы, ап-аныгы бер: кулына кергән иң тәүге хезмәт хакына ук ул һәйбәт куртка сатып алыр да аның шома аркасына эре ак хәрефләр белән кыйгачлатып «Әҗер авылыннан» дип язып куяр. Ә нигә, төзүче яшьләргә гелән дә зур шәһәр исемнәрен генә язарга димәгәндер ич? Аннары, бер дә бер көнне туган авылына кайтып төшәр дә урам-тыкрыкларны буйлап йөрер Хәтта чалбар да киеп йөрер! Гарәфша түрә өе турысыннан юри әллә ничә үтәр: күреп бер сөенсен әле үзенең «ата кәҗәсенә»! Рәмилә, менә шундый уйларга уралып, зәңгәр рәшәгә күмелгән Чаллы каласына килеп керде 22 Бүген иртән Хәнәфи Бариев, улы Рәмзине ияртеп, үз эшенә, сугарулы көтүлеккә килсә, моторист Мөбәрай эшкә чыкмаган иде. Бераз сабыр иттеләр, көттеләр. Ләкин юк. килмәде, күренмәде ир уртасы адәм. Мөбәрай совхозда уңган механизаторлардан исәпләнә, ул инде үз комбайнын әллә кайчан төзәтеп куйган, аны әзерлек сызыгына бастырган һәм бүтәннәргә булышырга тотынган иде. Ләкин совхоз директоры Яхъя Таипыч аны, уракка төшкәнче болын сугаручыларга ичмаса бер ныгытып ярдәм итешерсең дип, болар янына җибәргән иде. Ипле һәм күндәм холыклы, үтә тырыш бу кешенең, кул араларына кереп, һәрчак төпле һәм эшлекле ярдәм күрсәтә белүе мондагыларга, әлбәттә, бик ярап куйды Бүтән көннәрдә Мөбәрай гадәттә кояш белән үк торып эшенә юнәлә һәм, Хәнәфи белән аның улы Рәмзи сугарулы көтүлектә күренгәнче, ул инде анда тегесен караштырып, бусын рәтләштереп, бигрәк тә буа ярындагы насосны майлап-көйләп куйган була, хезмәттәшләрен исә офык артыннан чыгып килгән кояштай балкып каршы ала торган иде Ник күренми соң әле ул, ни тоткарлады икән аны бу тып-тыныч иртәдә? Килмәгән кешене көтеп, көн үткәзеп булмый, әнә инде кояш терсәк буе диярлек күтәрелеп тә өлгергән, ул арада сулышлары каба язып ике-өч яшүсмер егет тә килеп җитте — болар, бары бер булып, җитез генә эшкә керештеләр. Сугару бөтенләй эләкмәгән кишәрлекләр хәтсез иде әле. Сузаеп-агарып яткан дюраль торбаларны кичә үк дымга туенып калган өлешләрдән сүтеп-таратып. болынлыкның бөтенләй дым татымаган өлешләренә ташыйсы-күчерәсе дә яңабаштан ялгаштырып-сузып җибәрәсе. Рәтлисен рәтлисе, көйлисен көйлисе. Шактый ук четерекле һәм мәшәкатьле хезмәт. Тегендә иелеп, монда бөгелеп, анысын күтәреп, монысын төшереп әрле-бирле йөри торгач, иртәнге сәгатьтә үк билләр- сыннар калмый Иң ахырда, кишәрлектә бар нәрсә дә тәмам әзерләнеп беткәч һәм кабаттан тикшерелеп чыккач, буа ярына төшеп, андагы насосны эшкә җигәсе Менә, ниһаять, бу четерекле эшләр һәммәсе дә артта калды — төп линиягә челтерчелтер су тулды, аңардан ялгаш торбаларга күчте һәм бихисап җайланмалар бары берьюлы диярлек челт тә пелт иткән тавышлар чыгарып, әрле-бирле хәрәкәтләнергә тотынды — шул чакны ярыйсы ук киң кишәрлек тоташ яуган ясалма яңгырга күмелде. Хәнәфи дә, ярдәмчеләре дә һәр иртәдәгечә бары бердәм булып җиңел сулап куйды, кул аркалары белән маңгай тирләрен сыпырып төшерде. Әмма моның белән генә эш бетмәгән иде әле. Хәнәфи төп линиядән бүленеп киткән аерым торба җепсәсен ачып куйды да читтәрәк, икенче бер кишәрлектә тын гына, моң гына көтеп торган тракторга таба юнәлде Агай әллә ни озак матавыкланмады, тракторны кабызып һәм аны ары табарак күчереп, икенче бер олы гидрантка тоташтырды да насосны көйләп җибәрде — рәхим ит. әнә инде анда да юан гына су бавы югарыга чөелде дә, һавада чуклы-чачаклы киң тасмага әверелеп һәм дугай-дугай сибелеп-чәчелеп. түбәнгә, җир өстенә, яңгыр булып коела да башлады Хәнәфи, мондагылар янына кире әйләнеп килгәч, канәгатьләнү аша тамак кыргалап. әмма гадәтенчә саран гына елмаеп: — Хәзер менә тәмам булды дисәк тә ярый, егетләр! — диде.х— Бар тырышканнарыбыз куе. сусыл үләннәр булып үссен дә иң азактан, сөт- катык. май-каймак рәвешендә, кемнәрнеңдер өстәленә менеп, тамакларыннан татлы сый булып үтсОн. диик! Инде хәзер үзегез дә бер иркенләп тамак ялгап алсагыз була, ә мин чәйләп килмичә булдыра алмамдыр ахрысы. — Бар. әти. бар! Әни сине көтә торгандыр анда.— диде Рәмзи. — Бүген. Мөбәрай югында, зинһар, улым, уяурак-саграк бул. үзең дә беләсең: буа насосы да. тракторныкы да чыгымлаучанрак. — Кайгырма, сынатмабыз!—диде Рәмзи, ак тешләрен елтыратып. — Беренче көнебезмени? Чәеңне тәмләп эч, Хәнәфи абый!— дип елмаешты әле мыек тибәргә дә өлгермәгән яшүсмер егетләр дә. Алар — Рәмзи үзе дә. бу ерык авызлар да — инде бая ук. нибары плавкилардан гына калып, өсләреннән салып атканнар, ул да түгел, ясалма яңгыр астында инде чыланып та өлгергәннәр, шул сәбәпле алар- ның янып-көеп кара-кучкылланган таза кулбашларында, тыгыз тәннәрендә елык-ялык кояш нурлары уйный иде. Хәнәфи аларга бүтән сүз катмады, уң кулы белән биленә таянган килеш, әйләнәтирәгә, шаулап торган ясалма яңгыр болытына, су сип- терелгән кишәрлекләрдә күпереп күтәрелгән куе-яшел үләннәргә, бер мәл күз йөрткәләп торды. Хозурлык! Күңел куаныч белән тула. Их. җир өсләтә киңрәк, колачлырак, иттереп сузып салырга торбалар җитенкерәми. шуның аркасында инеш насосын бар куәтенә эшләтә дә алмыйлар. Өчдүрт сәгать сиптереп, бүлеп алынган кишәрлекне дымга тәмам туендыргач. насосны янә туктаталар, торбаларны кабаттан сүтеп-күчереп. кабаттан — инде бүтән кишәрлектә, дымга тилмергәндә — ялгарга һәм көйләргә керешәләр Иртәнге кояштан алып кичке эңгергә тикле әллә . ничә тапкыр шулай Бүгенгә бүтән әмәлләре юк. Авыр дип чигенергә дә | ярамый. Дөньяда гап-гади: «Кирәк!» дигән сүз бар. Шул сүз җигә эшкә, шул сүз өнди адәмне алга табан Болынлыкта иртәнге сәгатьтә үк эшне шушылай гаять кызу тотып, байтак тирләр агызгач кына, тамак ягы исләренә төшә. Рәмзи дә. яш- үсмер егетләр дә коры-сары белән, сөт белән канәгатьләнә Төшкелеккә исә алар чиратлашып кайтып киләләр, әмма яшьләр анда да еш кына авыл ягына кырын карап, үзләренең кыр бакчалары янында, ризыгын-нигъ- мәтен, уенын-шуклыгын бергә кушып, утырышып кала. Хәнәфи, әлбәттә, үзен алай чикли алмый инде. Үз гомерендә ул туган басу-кырларында, коры-сары белән генә тукланып, бик күп йөрде Аңа хәзер кайнар аш * кирәк — ансыз булмый. Иртәнге чәй аерата кадерле. Хатыны чәйне инде = кайнатып куйган^ була. Ул ике күзен дүрт итеп, иренең кайтуын көтә. | Тынып калган өйдә, аулакта алар кара-каршы утырышып чәй эчәләр. 5 Ашыкмыйлар Тегесе-бусы турында ипле генә гәп куерталар. Кызлары “ Рәмилә Чаллыга китеп барганнан бирле Рәсүлә үзен кая куярга белми = «Ул гарасатка никләр җибәрдем соң? Аның теге мыекбае да кемдер бит * әле, җүнләп белгән җук. Бик җәшләй харап итеп ташламасалар гына й җарый инде бердәнбер кызыбызны!»— дип ачыргалана, үкенеп бетә - алмый. Иртәнге чәйләре исә күңелләренә кунган яисә кунарга торган Е ачы юшкын тузанын юа да җибәрә. Рәсүлә үзе әйткәнчә, моның соңында з инде ул җаны тәмам тынычлануын, хәтта сөякләре җиңеләюен тойган < хәлдә, яшелчәлек бакчасы төбендә торган поход кухнясының казанына су * салып, учагын кабызырга дип, җәт-җәт чыгып китә. Ие, иртәнге чәй аның S хатыны Рәсүлә өчен икеләтә кирәгрәк. * Хәнәфи кайтыр ягына таба атлады Авылга тикле ара әллә ни ерак ч түгел иде. м^ңә шушылай үз җаеңа ашыкмыйча гына атлаганда, нибары 14 ун-унбиш минутлык юл үтәсе. Ләкин Хәнәфи, тез тиңентен күтәрелгән куе һәм сусыл үләнне ерып, алай бик ерак китәргә дә өлгермәде, адымнарын әкренәйтә төште: авыл ягыннан болай таба кемдер килә иде. Үзе кыска җиңле ак күлмәктән, башында салам эшләпә. Бәрәч, Мөбәрай лабаса! Ерактан ук авызын ерып килә, атлаулары да кыеш-мыеш кебег- рәк. Салмыш түгелме соң бу? Мөбәрай, килеп җитүенә, кулын киң изәп күреште. — Син нәрсә, Мөбәракша, ни ураза, ни бәйрәм дигәндәй. Кызу эш өстендә, ә?— дип төбәлде аңа Хәнәфи, тавышын шактый коры тотып, әмма тегенең исемен тулы әйтеп,— Ә мин тагы монда.. Кичәгенәк ишеткән идем: имеш, «Сельхозтехника»^ сугару торбалары кайткан ди, шуны эләктереп калырга Гарәфша үзе барырга ниятләгән ди. Миңа әйтмичә генә, әллә сине дә үзе белән иярткәнме дигән идем бу иртәне. Ә син, бактың исә, әнә кайсылайда... — Барды ди! Төкерәм мин Гарәфшага! Төкерәм сугару торбаларыгызга!— Мөбәрай буш сүз әйтмәвен расларга теләп ахры, аягы астына төкереп үк куйды,— Китәм мин! Гаризам директор өстәлендә, секретарена әйтеп калдырдым... ягъни дә бүгеннән башлап дүрт ягым кыйбла! Хәнәфинең өстенә капыл гына бер чиләк салкын су койгандай булды, гәүдәсе бөрешеп куйды, сулышы буылды, һәм ул җәт кенә Мөбәрайның беләгеннән кысып тотты. — Шаштыңмы әллә син? Бер кешене кырыкка ярырга торганда . Безнең мондагы эшләргә төкерсәң дә, ике-өч көннән штурвалга басасың бар ич! — Әнәтерә Гарәфша үзе бассын!— Мөбәрай башын кыегайтып, күзләрен ямьсез чекрәйтеп карады, тавышы кисәк сынып китеп, тотлыга ук башлады,—Ә нишләп ул минем хатын белән малай чабып, киптереп куйган өч чүмәлә печәнне, машинага төяттереп. Бераздан Хәнәфи аңлап алды: кичә кичке уңайда болар, ат җигер. Әҗер урманы янына җыеп-өеп куйган печәннәрен алып кайтырга дип менсәләр, аңардан җилләр искән икән. Куак араларыннан, чокыр-чакырлардан мең җәфа белән чабып-җыеп алган ул печәнне — бер Мөбәрай- ныкын гына түгел, тагын берничәләп кешенекен — Гарәфша машинага төятеп, ферма янына кайтарып аударткан. — Син әйт әле менә миңа, Хәнәфи абый шушылай зәһәр корыткан елны совхоз печән-саламнан берәр күтәрәм өлеш чыгара аламы? Тот капчыгыңны! Үзең дә сыерсарык асрыйсың, аңларга тиешсең! Ә ул? — Кемнәр алып кайткан? — Үзебезнең авыл шоферы тияме сон? Шул Чаллы акайганнары инде, урманга яфрак, ботак-санак ботарларга килүчеләр. Аларга нәрсә: синеке ни, совхозныкы ни. — Директор беләме? — Белмәсә, белер. Монда сыер асрыйм, балаларга сөте-катыгы кирәк дип интегеп ятканчы... Әнәтерә Чаллыда мае да. сөте-катыгы да кибет тутырук, ди. Анда аның акчасын да көрәп кенә алалар! — Жир кешесе бит син! Беткә үч итеп, туныңны утка ташларга булдыңмы? — Ычкындыр кулны! Төкерәм мин синең туныңа! Бүген гүләйт итәм мин! Жәл, үзебезнең кибеттә җилләр уйный Өйдәге запас тәк сибә генә иде Әмма аптырамыйм Әйдә, син дә төкер дөньясына. Хәнәфи абын! Ичмаса, бер иркендә сәйран йөреп кайтырбыз, ә! Хәнәфинең' Мөбәрайны тотып торырлык түгел, авызын ачып, аңа сүз әйтерлек тә хәле калмаган иде шикелле. Мөбәрай, алпан-тилпән килеп, кишәрлек кырыйлатып, түбәнгә, инеш буена, анда яр өсләтә Илбактыга илтә торган сукмакка таба атлады. Менә инде ул карлыккан, ачы тавыш белән җыр да сузып җибәрде: Унга атлап, сулга кит. Мәскәүләргә барып жит' Кыз дип алып, хатын булса. Ат урнына сыер жик! Их ләй! Ләкин әллә ни ерак китмәде, кисәк чалгы тиеп чабылган рәвештә, түбән чүкте һәм. әйләнә төшеп, җиргә утырды да. башын кочып, тынып калды. Әле кайчан гына, нибары биш-ун минут элек кенә, Хәнәфи өчен дөнья хозур иде, күңеле куаныч белән тулган иде. Хәзер исә күктәге кояш та, җир өстенә яңа сауган сөттәй парланып яуган яңгыр да. кишәрлекләрдәге хәтфә үләннәр дә бары да соры томан эченә кереп күмелгәндәй булды. Ярсудан җаны ут булып яна башлады. Әнә анда куллары белән башын кочып утырган сәрхуш адәмне, үзләре су сибеп үстергән үлән арасына егып салып, бер туйганчы изәсе, яргалыйсы килде. Юк, Мөбәрайны түгел, аны шушы хәлгә төшергән икенче берәүне, куш иякле, каклаган каздай симез йөзле бүтән бәндәне, уңлы-суллы яңаклыйсы килде Менә хәзер үк. көне-сәгате белән! Халык алдында' Ләкин Чаллыдан торбалар төяп каңтып төште микән әле ул ләгыйнь? Ә юк. кызмау хәерлерәк. Иң әүвәл чәйләр эчеп, җанны тынычландырырга. акылны җыя төшәргә кирәк Тик шуннан соң гына берәгәйле иттереп ямыйсы булыр! Сеңерләренә тикле сеңдереп, онытмаслык иттереп! Хатыны Рәсүлә, әлбәттә, иртәнге чәйне дә кайнатып куйган, аның инде төшкелек өчен, тәмле ис таратып, итле шулпасы да кайнап утыра, әмма ул. алгы бүлмәдә табын әзерләүнең кирәклеген онытып, түр өстәл янында утыра Алдында ап-ак. чиста кәгазь битләре, кулында авторучка Ә өстәлнең каршы ягына исә аягоч күршеләре Факыйләттәй кереп сыенган — бусы, борынын тарта-тарта, яулык очы белән күз төпләрен сөртеш- тергәли иде Хәнәфи бу ни әкәмәт бу дисә. Фагыйләттәй йорт-курасын сатарга ниятләп, шул хакта игъланнар яздырту өчен. Рәсүлә янына кергән икән. Ир заты, бу хәлгә хәйран аптырашта калып, ары таба сорашса, сәбәбе һаман да шул бер Гарәфша кылган явызлыктан икән. — Алла боерса, кантур ишегенә дә элеп куям, авыл советына да ябыштырам, берәрсеннән Чаллы автовокзалына ябыштыруын да үтенәм. Жә инде, җазуыңны бел дим. Рәсүлә җаныкаем! Күрше хакы — алла хакы диләр ләбаса!—дип ялваруын белде Фагыйләттәй. — Әнә шул күрше хакы булганга күрә, җаза алмыйм, булмый миннән!—диде Рәсүлә, кулындагы авторучканы өстәлгә куеп, һәм, ярдәм эзләгәндәй рәвештә, дымлы күзләрен иренә төбәде Хәнәфинең сулышы янә куырыла язган иде, ул. бая культуралы көтүлектәге шикелле үк, үз тавышына үзе буылып эндәште: — Акылыңны җый. исеңә кил. Фагыйләттәй! Моңа җавапка түти, җиңнәрен сызганып, тамырлары каралып бүселгән ике кулын да Хәнәфигә таба сузды: — Менә шушы пенсионер кулларым белән чапкан да. җыйган да ием ләса ул ике чүмәлә печәнне! Ә ул мөртәт? Баермы шуның белән савхуз? Кышкц ни белән керим мин? Җу-ук, сатам дигәч сатам! Өем белән абзар-кураны да. кәҗә белән сарыкны да! Әнә анда Сталинград төбендә Идел җарында гөрләтеп җәшәп җаткан улым белән киленем әледән-әле: «Җатма анда җапа-җалгызың җәфалар чигеп, кил үзебезнең җанга!» дип чакырып кына торалар. Озакка сузмыйм, кубам булгач, кубам! — Ул иблис колы Гарәфшаны утлы табага бастырып бер биетәбез әле. печәнең дә кире кайтарылыр, исеңә кил. дим, Фагыйләттәй! — Искә киләсе җук. Әле рәхмәтләр әйтәм ул мөртәт Гарәфшага: моңа тикле ни вакытлар әйле-шәйле, икеле-микеле булып җөргән ием. маладис. ичмаса, култык астыма кычыткан кыстырса кыстырды, әмма ләкин туган туфрагымнан капыл гына кубарга иттерде!— Фагыйләттәй. яулык очлары белән күз төпләрен янә бер сөртеп алгач, ялварулы караш белән Хәнәфигә текәлде — Син инде, күршегенәкәем. алай-болай өйкураларыма ия чыкмаса, аның тәрәзәләрен, ишек-капкаларын кадаклашырга килерсең әле, җәме! — Уйлама да!—дип кырт кисте Хәнәфи Мондый җавап ишетүгә. Фагыйләттәй утырган җиреннән купты да. бер тын ара әле Хәнәфигә, әле Рәсүләгә күз атып торды, аннары, тавышы сынып куйса да, ачусыз гына, йомшак кына иттереп әйтте: — Син җазмыйсың. ә син теләмисең. Җарый айсам. бигайбә! Авылыбыз зур. арадан берәр кулай кешене тапмый калмам әле. һәм ул, күлмәгенең киң. озын итәген җыя төшеп, үзалдына укына- укына чыгып китте. — Тәмам җиңеләйгән сыман,—диде Рәсүлә, авыр көрсенеп. — Җиңеләерсең дә!— диггсыкранды Хәнәфи дә Аның хәтта тешләре үк шыгырдап куйды кебек — Бер селтәнүдә ничәмә кешенең бәгыренә хәнҗәр чәнчегән бит ул нәгъләт! Хәнәфи чәйләп утырырлык хәлдә түгел иде. Күкрәгендә ярсып дөрләгән ялкынны басарга теләп, голт-голт иттереп бер чүмеч салкын су гына эчте. Машина-трактор утары янындагы складлар тирәсе буп-буш. анда беркем күренми иде. Әле кайтып төшмәделәр микәнни? Әллә торбаларны туп-туры культуралы көтүлеккә илтергә булып, анда бушатып яталармы? Ә юк. әнә эчкәредә, аулаграк почмакта койма буенда бер машина туктаган. Аның ачып куелган кузовына исә... сугару торбалары урынына нәп-нәзек водопровод торбалары төялгән иде. Шунда ук шофер егет белән Гарәфша да тора: йөкне кая, ничегрәк бушату хакында баш ваталар ахрысы. Хәнәфи сәлам биреп тә тормастан. тегеңәргә: Ни кылын йөргәннәреңне азрак уйлыйсыңмы-юкмы син. Гарәфша? Авылдашларыңа этлек эшләүләрдән берәр кайчан туктый белерсеңме?— дип кадалды. Гарәфша башын ялт кына болай таба борды, әмма ул кашларын җыерып бер мәл генә торды, симез йөзе җәелеп китте, үзе ашыга-каба- лана йомшак-төче тавыш белән сипли дә башлады. — Ә-ә. син икәнсең әле. Ни бит сугару торбалары бу юлысында тәтемәде бит безгә Ярый әле. Минзәләле дуслар очрады Алар белән тегеләй кыйландырып, болай әйләндереп, менә боларны юнәттем барган уңайда. Совхоз өчен әллә ни кирәге дә чыкмас, бәлкем, әмма үзебез өчен үтергән дә куйган инде! Колонкадан чиләнеп сулар ташыганчы, үз өеңдә водопровод краны, дим, шаулап утырса, ә! һе, әлбәттә, үз кеше итеп, сине дә читкә какмабыз! Гарәфшаның йөз-кыяфәтеннән дә, сүз сөрешеннән дә аларның бу сәфәре төбендә кыек-мыек эшләр ятканлыгын шәйләве әллә ни кыен булмас иде, ләкин бу минутта Хәнәфинең күңелендә торбалар хәсрәте идеме соң? — Кадалсын ла ул нәрсәләрең!— дип кычкырып куйды Хәнәфи, күзләрендә усал чаткылар чатнатып.— Ни җан белән син авылдашларыңның хәләл көчләр куеп әзерләгән печәнен кичәгенәк ферма янына кайтарып аударттырдың, ә? Ни хакың бар? — Эһе, әнә ни артыннан йөрисең икән әле син басудагы эшеңне ташлап — Гарәфшаның авыз тирәсе шундук җыелып, күз алмалары агарып алды — гомумән аның бар йөзе минуты белән кырыс һәм төксе рәвешкә керде. Әнә койма буендагы соры таш ни дә, бу ни. — Хакларым үзем белән — белдеңме? Ә син гәүдәңне сузайтма монда җыен ертлачка терәү булып! Эшләр болай да таркау. Аздырмасыннар халыкны! — Синең аркада Фагыйләттәй әнә өен сатып китмәкче, э Мөбәрай эшне ташлавы хакында директорга гариза илтея тоттырган да инде. Ә бит ул алдынгы комбайнчы — озакламый аңа штурвалга басасы! — Печән кемгә кирәкми?! Ырвачланмасын, иң әүвәл уртак хезмәт хакында уйласын! Комбайнчы, имеш! Кайгырасы юк: әнә Чаллыда дөнья тутырук механизатор — безгә таба юл күрсәтүче тиз табылыр! Моңа сөйләдең ни, әнә теге бетон баганага аңлаттың ни Хәнәфи, бу туң йөрәк белән инде кычкырып сөйләшер тәкате калмаганга, азаккы сүзләрен теш аралый кысып чыгарды: - Ишетсен колагың, Гарәфша: йомшыйсыңмы-йомшамыйсыңмы, әгәренки авылдашларның күңелен күрә белмәсәң и шулай ук Мөбәрай иртәгә үк эшкә чыкмаса, мин дә тегендә иртәгә үк яңгыр сиптерүләрне туктатам! Минем да гариза директор өстәленә Мөбәрайныкы белән янәшә барып ятачак! — Өркеттең бик! Куркудан менәтерә мыек чолгыйларым тырпайды! Үзең син киртләп куй: моңарчы, совет власте яшәгәндә, колхозның таркалганы булдымы? И совхоз да таркалмас! Ирек бирмәбез! Булмаган мыек чолгыйларың ничек кенә тырпаер әле, үзең дә бер тончыкмый калмассың! — Монысын Хәнәфи өенә таба атлый-атлый үз алдына тәкърарлады. Әмма ул кинәт тукталды да, ике уйлап тормастан, кирегә, культуралы болынлыкка таба юл тотты.— Тукта, нишләп иртәгәгә калдырырга соң? Су сиптерүне ник бүген үк туктатмаска ди? Рәмзи белән егетләр аптыраса аптырар Тик бәгырьне генә Гарәфша кебек үк ныгытып катырасы. Ичмаса, аңларлар бүгенге көндә механизаторларның чын кадерен — Гарәфша да, аны үз канаты астында асраган Яхъя Таипыч үзе дә... 23 Түбә кыегыннан тып-тып яңгыр тамчылары тама Тама да уйларны әллә кайларга алып китә... Шәп булды әле бу! Рәхмәт инде, әллә ни озак булмаса да, утырыбрак, сеңдеребрәк ява да белде. Җиргә тансык, җанга тансык. Югыйсә көн урталарына рәхимсез кыздырган кояш эссесеннән җелекләр кибеп, баш миләре кайнар дәрәҗәгә җитә иде. Ачыграк, шәрәрәк төшләрдә җир әллә кайчан яргаланып бетте. Урманнарга тиктомалдан чыгып йөрүләр дә җәй башыннан ук тыелды — Казан радиосы көн туды исә бу хакта кисәтеп кенә- тора. Чишмәләр тибәр-типмәс хәлгә килә, инешләр күзгә күренеп саекты, басуларга чыктың исә, игеннәр белән бергә җаның көя... Дөрес, моңарчы да яңгыр, җаннарга җылы бөркеп, үз исен сиздергәләгән, алай гынамы. бер-нкетапкыр кара-кучкыл болытның күк гөмбәзен иңләп, ишелә-актары- ла һәм жир өстен ялт та йолт камчылый-чыбыркылый килгән чаклары да булды, ләкин — ни гаҗәптер — дөньяның яман тузгынуы кысырга булып чыга, җиргә тамчы да яңгыр төшми иде Күңел кыллары әрнү- сыкранулардан, хәвефле пошаманнардан инде соңгы чикләргә җитеп♦ киерелгән иде Ичмаса, табигатьнең бу куркыныч зәһәрләнүенә кешеләр- з нең үз тормышында, үзара мөнәсәбәтләрендә, чи ярага тоз булып, төрле | читак-чатаклык, ярсу-усалланулар әледән-әле туып һәм өстәлеп тормаса 2 икән. 2 Их. чак кына элегрәк, сабантуйларга хәтле, шушылай бер-нке явып = киткән булса соң! Ярый, монысына да шөкрана кылып, сөенә бел! Арышка * файдасы тимәс инде, аны иртәгә-берсекөннәргә урырга да керешәчәкләр, о ә менә сабан игеннәренә килгәндә исә., тәмам көеп-кибеп беткәнче, - боларының дымга сусаулары басыла төшеп, бөртекләре аз булса да тукланыбрак китәр, ичмаса. Ә кукуруз, чөгендер, бигрәк тә бәрәңге з ишесеңә файдасы ни тиклем? Көзге чәчүгә кадәр тагын шушылай бер- < ике явып китсә, табигать үзе дә иркен сулыш алып, рәхәткә чумып ятар, л игенченең дә кителгән күңеле тәмам түгәрәкләнә язар иде. Бариевларның өйалдылары ярыйсы ук киң дә, иркен дә. Аның бер < кырыенда жайлы гына сәке бар Берүзеңә җәелеп, аяк сузып ятардай 5 гына. Хәнәфи бүген менә шунда урнашып алды. Башы йомшак мендәрдә, m аста тузгый төшкән түшәк, өстендә иске толып — мондыен йомшак төнне тагын ни кирәк! Мәйләрен еш кына өйалдына чыгып яткалый ул шулай. Төнге дөньяга колак салган килеш рәхәт тә инде оеп китүләре! Ә бүген, көндезен ни алҗыган булса да, тиз генә изрәп китә алмый иде. Хәер, турысын әйткәндә, алай оеп китәргә бик үк теләми дә иде. Хәнәфи ни нәрсә уйласа да. күңеленә ни килсә дә, бар уй-хисләре, тора кайтып, хатынының бертуган абыйсы Ризванагроном белән булган бәхәсле гәпкә ялгана иде. һәм ул сөйләшүне дә бер дә әллә ни түгел, нәкъ менә шушы җылы һәм шифалы яңгыр үзе алып килгәндәй булды. * * * Хәнәфи, аягына тирән кәвешләр киеп, өстенә кожан элгән килеш, ишегалдында кыштыр-кыштыр яңгыр суларын җыеп йөри иде. Күктән ипле генә явып торганда, мунчадагы олы чапчак белән мич казанын йомшак су белән тутырмыйча ярый димени! Бер мәлне, келәт ышыгына посып, чиләк-ләгәннәрнең тулуын көтеп торган чагында, бикләре авыр шылтырап капка ачылып китте, һәм ишегалдына калку гәүдәле берәү килеп керде. Тәрәзәдән төшкән яктыга эләгүенә, Хәнәфи аның кемлеген шундук абайлап алды һәм: — Монда кил. кордый!— дип үзе янына чакырды. Ризван да өстенә башлыклы плащ киеп алган, аягында резин итекләр. Әллә ни йомышы да юк, кәнсәдән кайтышлый болай хәл белешергә генә сугылуы икән. Агроном кеше, билгеле инде, иң әүвәл шушы яңгыр уңае белән чиксез куанычын белдерде: — Тели торгач, тәки килде бит, ә! Югыйсә, тәмам янып-көеп бетәсе идек. Әмма ул бу юнәлештә Сүйне әллә ни тирәнгә җибәрмичә, өйдәгеләр хәленә күчте һәм беренче итеп сеңлесе Рәсүлә турында сүз кузгатты. — Соң. ничек дип... шул инде,— диде Хәнәфи, җилкәсен тартыш- тыргалап — Рәмилә Чаллыга китеп барганнан бирле, башын кая куярга белми йөди Анын бит хәбәрен дә юньлесеннән битәр ямьсезен, хәтта куркынычлысын күбрәк ташып торалар — Хәлләр диген — Әле ярый, көндезләрен үзенең кыр кухнясы тирәсендә кайнаша. халык арасында була — бер онытылып торырга җай. Ә кичләрен... әнә телевизорга төртелеп утыра. Ул да булмасамы? Әйдә, керик, хәл-әхвәлен үзең сорашырсың. Бергәбергә чәйләп тә алырбыз. — Юк-юк, борчымыйк аны, утыра бирсен. Әле бер иркенләбрәк сугылырмый,— диде Ризван һәм монда, ишегалдында гына калырга ныклы нияттә булуын аермачык сиздереп, келәт сайгагына җәелеп утырды — Әле ярый, Рәмзи үз яныгызда торып кала белде, егет икән. Ә * Вәсимегез теге чакны, хәзер әйтсәм дә ярый инде, китәр алдыннан минем янга да киңәш сорап килгән иде. — Соң? — Ни әйтәсең инде аңа? Ак димәдем, кара димәдем, «үз акылың үзеңдә, энем, әмма иң әүвәл йөрәгең кушканны тыңла», дидем. — Ишкәнсең икән,— диде Хәнәфи теш аралый гына — Үзең, җитмәсә, баш агроном тагы, совхоз тоткаларының берсе. Мондый төрттерүгә Ризванның тамчы да исе китмәде. х — Үзебезнең егет чакларны искә төшерик, кияү! Егет чакларыбызны!— диде ул киң бер сулыш белән.— КамАЗ куптарган мондый дулкынга син чыдар идеңме, мин чыдар идемме? Аның дулкыны без күргән- белгән дулкын гынамы., тап «цунами» лабаса! Хәнәфи кожаны эченнән муенын сузмыйча булдыра алмады: — «Цунами» дидеңме? Анысы ни тагы? — Улмы? Океандагы дулкынның иң хәтәре, иң дәһшәтлесе. Су төбендә дә, җир өстендәге шикелле үк, зур-зур тау сыртлары тезелешеп киткән ди, төрле чоңгыллар тагы. Менә шул тау сыртының берәрсе ишелеп төшсә яки анда каты җир тетрәү була калса, цунами дулкыны куба. Галәмәт зур тизлектә океаннар буйлата чабуын белә ди, җир шарын бер генә әйләнеп үтми, ди. Ә инде ярларга килеп бәрелсә, ни барын пыран-заран китереп, җимерә-тузгыта ди. Диңгез ярлары танымаслык булып үзгәрә, ди. Ә болай үзе ерак океан эчендәге кораблар өчен берни түгел, аларны тик тирбәтеп кенә уза, ди... — Беренче ишетүем. Ә син ни. . КамАЗны шул «цунами» дигән хәтәр дулкынга тиңләмәкчеме? — Әллә тиңләмәстәрме? Дулкыны бөтен ил күкрәге буйлата тәгәрәп узды, әллә нинди авыл-калаларны кузгатты, ә ябырылып килеп айкалуы-чайкалуы безнең үзебездә ләбаса! Юк. пыран-заран җимерде дә тузгытты димим, киресенчә, дөньябызның, тормышның тамырдан үзгәреп яңарасы җаеннан әйтәм. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява торды, Хәнәфи, келәт кыегы астында муенын киң җилкәсенә батырган килеш, уйга чумып торуында булды. Менә шул чакны Ризван тел төбендә саклаган иң әһәмиятле сүзен әйтте дә инде — мөгаен, ул шуның өчен генә кергәндер дә әле: — Ә без синең белән, яшьти, утны да, суны да кичкән бәндәләр Тамырларыбыз җиргә тирән киткән безнең. Инде алай-болай авабыз, егылабыз икән, шундук баш калкытырга тиешлебез. Калкытырга да. җиңнәрне сызганып, кабаттан маңгай тирләрен агызырга. Кем әйтмешли, җиребезнең җанлы кыялары сыман. Хәнәфи монысында тагын да озаграк дәшми торды. — «Җанлы кыялары» димсең? — Шулай, кияү. Ә син теге чакны, хәтерлисеңдер, кыр-басуларда бүтән йөрер тәкатьләрем калмады, фәлән дип, төгән дип, Танпов кабинетында вай-вай ла шәлберәеп төшкән идең! — Соң, актык чиккә җитеп җан кыйналулардан, ич ул. — Әллә минем йөрәккә кан саумыймы ул каймактай җирләр өчен? Ярый, син шәлберәйдең, мин шәлберәйдем. ди, бүтәннәр тагы. Совхоз | таркалсынмы? — Әллә кайчангыны кузгатмасана, кордый,— дип шыңшып алды Хәнәфи. — Хәзер үз эземдә бит инде минг басуда яңгыр яудырам, әллә начармы? — һе, яудырасын. Ә бүген иртәнге якта ук, тел әрәм итеп, Гарәфша белән әчеләнешүең? Аңа үч итеп, болынлыкта су сиптерүләрне туктатуың? — Анысымы? Менә шушы күк яңгырының киләсен алдан ук сиздем мин,— диде Хәнәфи, ачы көлемсерәп. — Ул да җитмәсә, «үзем дә гариза язам, китәм», дип янауларың? * — Ә ник аза, нишләп рәнҗетә ул халыкны? Бер бүген генәмени? э Тукта, әллә син дә шул адәм актыгын яклау ягына авыштыңмы? 2 — Авышты ди. Аның белән ныгытып сөйләшү булды инде. Каты < кисәттек. Печәнне дә үз куллары белән кире өләшер. Әлбәттә, Мөбәрайны 2 да беркая җибәрмәбез, бүтәннәрнең дә күңелен күрү җайларын уй- 2 ла штык. > — Ул кисәтүләр күпме тапкырлар инде? Артына тибеп куасы ® урында. Е — Кызмасана! Мин сиңа Гарәфшамыни? Безнең, дим, үзебезнең 5 җанда корт ояламасын, иң әүвәл без үзебез 7 Хәнәфи баскан җирендә таптангалап алды. — Тукта, сабыр, әнә чиләк тулып җиткән икән, мунчага илтеп бу- =♦ шатыйм әле. Җеп очыңны ныгытып төенли тор! 5 Ләкин Хәнәфи мунчадан әйләнеп килеп, буш чиләк төбенә шалдыр- >- шылдыр яңгыр саудырырга тотынуга, Ризван — Хәнәфинең сөенеченә, m инде хәзер Гарәфша исемен бөтенләй телгә дә алмыйча — сүзне һич көтелмәгәнчә яңартты: — Менә син дә пехотада хезмәт иткән солдат, мин дә пехотада. Сугыш дәһшәтен бердәй күрдек, дигәндәй. Аерма тик шунда: төрле фронтларда булдык та. син бер елга алданрак кайтып төшкәнсең. — Старшина погоннарына кызыкмаган булсаң, син дә иртәрәк кайтыр идең. — Кайтуыңа минем сеңелкәшне эләктереп тә өлгергәнсең. Әкәмәт инде!— дип кеткелдәп алды Ризван.— Мин киткәндә, юньләп буй да җиткерә алмаган унбиш тирәләрендәге кызый гына иде Кайтып төшсәм, бер әзмәвернең куенына кереп, ана булырга, бәби табарга чамалап йөри сеңелкәш. — Анысын аның ходай үзе хуплаган, хе-хе... — Аз гына читкәрәк тайпылдык әле, минем әйтер сүзем ул түгел иде,— диде Ризван. Бер мәл тын торгач, капыл җитдирәк тонга күчеп, гәпне янә куертып җибәрде — Син, яшьти, пехота солдаты булгач, «марш бросок» дигән нәрсәне шәп беләсең инде, аны бер генә татып карамагансыңдыр — Татымаганнар кая! Җаннарың чыгар иде! — Шулай. Бер җиргә килеп егыласың, инде беттем бугай дисең, тамчы да җегәрең калмаган, сулышың каткан Әмма шул чакны: «Алга! Атакага’ Ватан өчен!» дигән әмер яңгырый. Нишләмәк кирәк? Капыл кубасың да үлле-мәлле чабасың, ятып автоматтан сиптерәсең, торып янә йөгерәсең, «Ур-ра!» дип тә акырасың. Каян килә диген шул чакны җегәр, каян килә гайрәт! — Хәйраннар инде! — Сугышта күп булды инде алар. Аннан кайткач та, теге авыр елларны, турысын әйткәндә, «марш бросок» ише нәрсәләр баштан бер генә узмады. Егылып борын канаткан чакларыбыз да булгалады. — Булгалады, яшерәсе юк — Инде менә, яшьти. КамАЗ куптарганы. Монысы, бәлкем, синең белән минем ишеләргә азаккы «марш бросок» булыр Ниләр, ничекләр килеп чыгасын, дөресен әйтим, мин үзем дә тулаем күз алдына китерә алмыйм, әмма бирешмиек, җебемик, дим. Бүгенгесе көнне үрле-кырлы сикергәләгән яшьләргә кемдер азмы-күпме үрнәк тә күрсәтергә тиештер ич. Хак сөйлимме? — Хак булмыйча. Аннары алар капка төбендә дә беравык басып тордылар. Яңгыр инде туктый язган, сирәк-мирәк вак тамчылар гына төшкәли иде. Икесе дә күз карашларын дәшмитынмый гына еракка, караңгы басу уңаена төбәделәр: анда әллә ни хәтле яктылык көлтәләренең яңгыр томаны эчендә әрле-бирле кармалануы аермачык шәйләнә иде. Әле һаман туфракны каезлый бирәләр, өя бирәләр. _ Икенче жәен бит инде: ни көн сиңа, ни төн. Яңгыр димәсләр, ачы жил. зәһәр челлә димәсләр. Тап фронттагыча! Тик чын асылы белән генә андагының нәкъ киресе!—дип пышылдады Ризван һәм, «яшьти киявенә» тыныч йокы теләп, аның кулын кысты да лыштыр-лаштыр урам караңгысына кереп югалды Ә Хәнәфи исә түбә улаклары астында тулып ташыган чиләк-ләгән- нәргә кул селтәп, өйалдыңда үзенә ятак хәстәрләргә кереште. Яңгыр тамчыларының сихерле тамуын мыштым гына тыңлап ятарга. ■ Каян сизенгән дә Пичекләр керә белгән бу Ризван — әүлия жан. Соңгы араларда үтә пошаманланып торган жанга менә кем белән бер иркенләп сөйләшү кирәк булган икән лә... Ә «Кара тау»ны тегендә, инде төн уртасы димиләр, жирне изрәтте димиләр, өя бирәләр. Чын-чынлап чиксез куәтледер ахры Ризванның «цунами» дигән хикмәтле нәрсәсе. Бер бер артлы әнә шул дәһшәтле «цунами» эченә кереп киткән ике улы белән кызы күз алдына килеп басты. Айдаш, Вәсим һәм Рәмилә. Яшьләргә ни? Тәртәгә ныгытып тибәләр, тибә белеп тибәләр. Инде хәзер яшьләр генәме соң? Ә өлкәнрәкләр. Мөбәрай кебекләр? Хәнәфи үзе? Йөгән кимәгән, ияр белмәгән яшь ат кебек, ул да кайчагында чыгымчылап куйгалый башлады түгелме соң? Сирәгәйде, әмма әле һаман тып-тып тамгалый иде төнге тамчылар... Икенче өлеш I Кырда эшләр төгәлләнгән, ашлыклар амбарга кергән, орлыкка дигәне тазартылып һәм калибрланып сорты сортка бүленгән — агроном кеше, әлбәттә, бер иркен сулап куйгандыр. Сулавын сулагандыр. Әмма совхозда агрономның эше бетәр димени? Авылда хезмәтнең чиге бармыни? Барыбер соң гына кайтып керә. Кайтып керә дә. тамак ялгап алгач. түр якның түр өстәле янына утырып, китап һәм дәфтәр-кәгазьләргә чума. Кайчагында зур колакларын кысып таянган хәлдә тын гына утыра, кайчагында кыштыр-кыштыр нидер сырларга тотына. — Улмы? Ни булсын, «Кырлар тарихы»н яза бит ул!— дип аңлатырга тотынды бер мәлне Сабир һәм, Назар белән Габделбәрнең аптыраган кыяфәттә каш жимерүләрен күреп, үзе дә күзләрен шакмакландырды.— Ни нәрсәме? һи, әллә шуны да белмисезме? Тегеләр чынлап та белми икән. Андый тарих хакында хәтта ишеткәннәре дә юк икән. Үз авылларында берәр агроном тирәсендә ышкылыбрак йөргән^ булсалар, әлбәттә, колакларына чалынмый калмас иде. — Алайса аңлатам «Кырлар тарихы» теге ни. — Сабир тамагын кыргалап алды: шушындый җаваплы бер чакта, укытучы апалар сыман, тавышны бераз йомшартып җибәрмичә ярыймыни?— Андамы’ Анда кайсы кырның ничек эшкәртелгәне, аңа ни чәчелгәне, нинди уңыш җыеп алганнары теркәлә. Шулай ук нинди трактор яисә машина-механизмнар кулланганнары тагы . Дөресме, әти? Болар өйнең олы ягында киң диванга утырышып пышын-пышын гына сөйләшсә дә, түр өстәл янында үз эшенә чумып утырган Ризван- агроном аларның сүзенә колак шәбәртмичә калмаган иде. — Бик дөрес, улым! — диде ул, боларга таба бөтен гәүдәсе белән борылып. Ж.ылы гына иттереп елмайды — Элеккерәк елларда эшләнгән хәтлесен юньле-башлы теркәмичә зур хата җибәргәнбез. Ә бүгенгесе * көнне ансыз һич булмый, һич ярамый. з Ризван өстәл өстендәге өем арасыннан журнал сыман калын гына 5 бер нәрсә табып алды да болар янына килде, пружинасын каты шыгыр- < датып, диванга утырды. Китергән нәрсәсенең катыргы тышына, эре һәм £ симез хәрефләр белән сырландырып, чыннан да «Кырлар тарихы» дип J язылган иде. ♦ — Әүвәлге-елларның нәтиҗәсенә карап, алдагы елыңда ни кыласын “ чамалыйсыд да инде. Сез икегез дә крестьян малайлары, төптән аңларга g тиешсез,— диде агроном, журналдагы кырлы-сырлы язмалар өстендә 5 бармак чиерткәләп — Чәчү әйләнеше икән.ул бары фән кушканча истә- 3 исәптә булсын! Шулаймы? < Кай арададыр яннарында пәйда булган Туры карт исә: — Шушы язганнарына таянып, абзагыз... бүген булмаса, иртәгә °- совхозга алтын күкәй салып бирмәкче, хе-хе,— дип, тамак төбе белән » генә кеткелдәп алды =* — Ярый, көлмичә генә. Салып бирербезме-юкмы, алдагы көн күрсәтер,— диде аңа агроном улы, тавышына сизелерлек дәрәҗәдә коры төсмер биреп — Ә совхозда хәлләр хәл шул әлегә. Кискен борылыш алдында торабыз, әмма ул борылыш кына түгел, текә сикереш тә булырга тиеш ич! — Әлбәттә!— дип куәтләп куйды Назар Алар, фатирчы ике егет, боларның КамАЗ зонасына кергән совхозында нинди зур үзгәрешләр буласын инде ишеткән, шул уңайдан хәйран калуларын ачык сиздереп телләр-дә чәпелдәткәләгән иде. — Нибары безнең совхозда миллиоңнар салынасы, миллионнар китәсе бит! Аны ничек инде тизрәк кайтармыйсың ди, шул хакта ничек инде баш ватмыйсың ди? — Ризван-агроном, күзләрен зур ачып, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә караш ташлап алгалады — Сез — авылда үскән егетләр, йөзәрләгән гектарда җәелгән яшелчәчелекне күз алдына әйбәт китерәсез инде. Әмма аны җиренә җиткереп башкарып чыгасы бар бит әле Мул яшелчә алам дисәң, шәпләп сугарасы бар! Әйтүләре генә ансат шул... Яки, алыйк терлекчелектәге хәтәр дәү комплексны. Бер ябышкач, салынасы нәрсәләр салынмыйча калмас, әлбәттә. Кирәк кадәр нәселле терлеге дә кайтартылыр. Хикмәт анда түгел, хикмәт бүтәндә: каян азык җиткерергә, ни беЛән туендырырга ул меңләгән мал-туарны? Сөт чишмәсенең башы кайда? Культуралы көтүлекләр, сугарулыболыннар дип бик әйбәт искәртәләр дә искәртүен — монысын да әйтүләре генә җиңел шул. Ие, җиңнәрне сызганып, маңгай тирләрен агыза- сылар күп әле, чын-чынлап көрәшәселәр алда әле! Шул арада артлы урындыкка утырып алган Туры карт, чал кашлары астыннан улына сөзеп караган шәйгә, авызын кыйшайтты: — И улым, ни пычагыма барысы өчен дә нибары сиңа гына ми черетергә, ди? Әле өстә утыручылар бар. яндагылары тагы. Хәзергесе заманда аның исәбен-чутын да җаңгыр урнына җаудырып кына торалар бит. ' • — Яудырсалар соң. Без үз җаебызны онытмыйк, үз исәбебезне белик! Син, әткәй, үз сүзеңне исеңә төшер әле: чигә тамыры ничек дип, ни дип тибә, ди? «Үз акылың үзеңә якын» дипме? Бер мәлгә тынып калган өйдә нибары кәгазь кыштырдаган тавыш кына ишетелеп торды. Туры карт, әлбәттә, алай тиз генә чигенүче адәмнәрдән түгел, менә инде аның тамак төбеннән чыккан карлыкканрак тавышы янә ишетелде: — Шулай инде, адәм баласының бар тырышлыклары дөнҗа көткәндә өстәлендә күпереп торган ипекәй дә, бүтән ризык та булсын дип инде ул. Төптән торып уйлап бактың исә, тарих-бабакай чабатасын үргәндә аны шома гына иттерми, шадрашадралатып үрә, ди. Әүвәлтен дә. хәзер дә. Жәл, дөнҗа көткәндәгенең, җазмышбармыш үзе китереп чыгарганнарның бик күп җаклары менәтерә синең «Кырлар тарихы»ңа кермиенчә кала. Ризван әтисе ягына күз ату түгел, башын да борып тормады, кулларын кушырып тез капкачы өстенә салды да эре сөякле, таза иңбашларын сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәткә китерде: — Ярар, әти, читкә тайпылдырма, зинһар! — Тайпылдырсам да Сәбәпсезме әллә? Менә син, улым, көрәш дип әйтеп әйтәсең, көрәшми булмый дип Элекке заманнарда әллә кө- рәшмәгәннәрме? — Зинһар, дим, күмереңне кабаттан дөрләтмә әле! Бу хакта ата белән ул арасында сүз-бәхәс бер генә купмаган, әлбәттә Туры картның, гәп корып, тәмләп сөйләшкән чакларда ике сүзнең берендә «тарих бабакай»га ишарә итүләре тиккә генә түгел ләбаса! Ә бүген, бу сәгатьтә яныңда, авыз ачкан шәйгә барын да йотарга әзер булып ят шаһитлар утырганда, сүзне нигә тагын бер куертып җибәрмәскә ди? Чыннан да, бу минутларда мари егете Назар гына түгел, хәтта җай чыккан саен туган авылының данын алсу төсләргә манчып таратырга яратучан Вятка егете Габделбәр дә авызына май капкандай, өнсез-тынсыз калган иде. Pi/зван исә, мин инде әйтер сүземне әйттем, иләктә калганын үзегез иләп бетерегез дигәндәй, бүтән ләм-мим дәшмичә, утырган җиреннән авыр гына купты да, идән сайгакларын ыңгыраштырып, түрдәге өстәлгә таба атлады. Менә өстәлдәге лампага ут кабынды, мейә өстәл янындагы урындык та шыгырдап алды... — «Җирем» дип, «көнем» дип, кристиән тирен аз түккәнме элекке заманда? Җаны да кыйналган, хәтта, әйтер идем, каны да аз таммаган аның «җир-кыр» дигәнебезгә. Ишетәмсең? Ашлама гына түгел, каны да, дим. Кырлар дәшми, кырлар җавапсыз Әгәренки, телгә килеп, сөйләп бирсәләр иеме? — Бик аңлыйм, бик беләм. Соң, анысы аның социаль тарих була, аның үз галимнәре бар — тикшерәләр, кирәк хәтлесен чамалап китапка язалар. Ә миндә бит коры агрономия! — Ә син алайса коры агроном гына булма, сатсиал агроном да бул! Адәмнәр агрономы да! Ием, үзеңнең агрономия дигәнеңдә дә адәмнәр тир түкмимени, көрәш дигәнең дә адәмнәр җанын айкап-актарып үтмимени? «Кырлар тарихын» ни дип ул тикле кыерсытырга инде, ә? — Бу минутта Туры картның тавышы ук сынып куйды һәм аның сынуында бабайның үпкә-рәнҗү тойгысы аермачык абайланды.— Ием. әгәренки, төптәнрәк уйлап баксаң, үз тирәбездәге авыл исемнәренә орынуыңа ук исен сизәрсең чын тарихның. Хәтта ки исемнәреннән үк! Улы зур колакларын дәү куллары белән ике яклап кыскан килеш, башын иеп, мыштым гына утыруын белде. Туры карт ахырда, авызын ямьсез кыйшайтып, улы тарафына кул селтәде: алайса, ник кадалып китмисең, янәсе... , 2 Женя Мынданың Чехословакиягә киткәненә шактый булды инде. Кайтып төшәр вакытлары бик җитте кебек. Ник күренми әле ул? Нигә ичмаса берәр хәбәр салмый, телеграмма сукмый аңа «мыеккае»? Юк, сөйгән ярың бүгенге заманда артыгы белән булдыклы да, күндәм дә булмасын икән. Завод җитәкчеләре баштарак бик үк абайламаган ахры, әмма, сизеп һәм төшенеп алгач, егетне киң Туган ил буйлата але теге тарафка җибәрергә, әле бу тарафка очыртырга тотынмасын- нармы Имештер, ул гади электрик кына түгел, имештер, электроника тикле электрониканың да чын остасы, имештер, бүгенге заманның иң катлаулы, иң нечкә һәм нәзберек техникасының теләсә кайсына егетнең теше үтә. Нәкъ сихерче, имеш! КамАЗның РИЗ дип аталган беренче карлыгачына, җитмәсә, ♦ дөньяда бар булган станок-җиһазларның иң яңасын, иң берәгәйлесен ге- | нә туплыйлар ди Арада бик тә нечкә, бик тә «акыллы» автоматика, хәт- з та программалы идарә итүгә корылганнары да әллә никадәр буласы, ди. § Юл йөрүләрдән тәмам туеп. Чаллыга кайткан чакларында егет Рә- 7 милә алдында үзенчә акланып: х — Соң. ул хикмәтле станок-җиһазларның бар серенә төшенмичә, * һәммәсен энә күзе аша үткәрмичә ничек инде? Аларны бит. күз карасы- а дай саклап. РИЗга кайтарткач та. үзебезгә үк эшкә җигәсе, эшкә җик- ° кәйдә, бүтәннәргә дә өйрәтәсе.— диде с Рәмилә, әлбәттә, сөйгән егетенең әнә шулай бүгенге заман техни3 касын һәйбәтләп авызлыклый алуы, аның асыл сихерче булуы белән < чын-чынлап горурлана да иде. ләкин бер үк вакытта, инде менә чит ил- “ ләргә дә җибәргәли башлагач... * Билләһи, чын әгәр, сөйгән ярың зиһен үткенлеге белән дә. уңганлыгы- * күндәмлеге ягыннан да кирәгеннән артык ялтырамасын икән шул. Андыйларга замана йөгәннең дә шәбен, тазасын-чыдамлысын кигерттеm рә икән лә! ,, Килден дә Чаллыма, елмаеп кердең дә Салкынны-ялкынны белмәгән күклемә. Карашын сихерле, сулышың көйдерә. Чуалды зиһенем, киләлмим ядемә Серемне сөйләми көемне көйлим мин. Яшьлегем — КамАЗда. нишләргә белмим мин Әйе. бу аның үз җыры, үз көе. Гел үзенеке генә! Хәер, чын дөресен әйткәндә, ул аның сүзләрен башлангыч хәлендә бүлмәдәше һәм хезмәттәге терсәктәше Фаягөл дәфтәреннән күчереп алган иде. Фаягөл — Туй- мазы кызы, эшендә үтә елгырлык күрсәтеп, утлар уйната белсә дә. тормышта болай юаш кына, йомшак кына холыклы, җан иясе. Бер кичне ул мыштымбикә Рәмиләгә күңелендәге тирән серне ачып салды, теркәлгән шигырьләрнең байтагын ул үзе уйлап чыгарган икән ич Рәмиләнең исләре китте. Аннары, акылын җыя төшкәч, бик тә төпле киңәш рәвешендә әйтте аңа: — Соң. апаем, әдәби берләшмә үзебезнең Чаллыда гына бит! Барып бер укып күрсәтсәң, үсеп-тернәкләнеп Китәргә үзеңә дә шифалы яңгыр булыр иде. ичмаса Фаягөл аңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә, болай да зур кара күзләрен тагын да зурайта төшеп, өздереп карады. — Син нәрсә? Мин бит үзем өчен генә, үземә дип кенә! — Аның соңында үпкәләгән рәвештә дымлы иреннәрен турсайтты да авызына чәч тәлгәшен капты: — Шифалы яңгыр, имеш. «Ләйсән», имеш. Бөтен кеше дә анда бара башласа, бетәр димени Чаллыда минем ише исәрЛӘр Ләкин «исәр» кызыйның бер шигыре Рәмиләгә бик тә ярап куйды. Әкренләп. Рәмиләнең үз хиссиятенә ияреп һәм буйсынып, шигырьдәге бик күп сүзләр, сүзләр генәме. юллары да бөтенләй бүтән төсмер һәм рух алды Шашкын җилләр искәндә Кама-Идел дулкынланмый-шауламый тормас ди. озакламый, әллә ничек, үзеннән-үзе генә, җырның көе дә табылды. Шулай икән, яшьлегеңдә тилемсә йөрәгең бер җилкендерсә, бу фани дөньяның шигырь язучысы да. көй чыгаручысы да буласың ла икән! Их. РИЗ диләр. РИЗны тизрәк корып бетерәсе дә сафка бастырасы иде диләр! Ашыктыралар, кызулыйлар, яналар — мәхшәрнең дә мәхшәре инде! «Ләкин бу дөньяда РИЗның тизрәк корылып, сафка басуын Рәмиләдән дә ныграк теләүче тагын кем бар икән? Бик кирәк, үлеп кирәк аңа бу заводның тизрәк сафка басуы! Ул чагында, ичмаса, сөйгән яры Женя Мында әллә кая җир читләренә китеп, олагып йөрмәс, шул йөрүләре белән аны, әллә нинди шик-шөбһәләргә күммәс иде. Ул чагында егет гел аның янында, аның канаты астында булыр һәм Рәмилә аны үзенең кайнар хисләре белән ничек уратып аласын бик белер иде... Чит илгә, ят җиргә китәмен дигәндә. Буылып яшьләргә, тотмадым җиңеннән Киттең дә югалдың Ничек тә түзәсең Саф җилләр искәндә үз туган иленнән3 Серемне сөйләми көемне көйлим мин Яшьлегем — КамАЗда. бомба мин. бомба мин1 «Бомба? Әйе, чынлап торып шартлап куйсаң, ни булыр иде икән? Чаллыңны да, КамАЗларыңны да сагыш сөреме басып алыр иде микән, әллә бары-бары да ялкынга уралыр иде микән? Бер Рәмилә генә түгел, аның кебек йөзләр, меңнәр шулай бер-бер артлы шартларга тотынса? һай, бу исәр башка нинди генә уйлар керми!» Авылга кайтты исә, Рәмиләгә әнисе гелән-гелән исенә төшереп: «Берүк!» — ди. Әтисе дә алай ук еш булмаса да: «Ыштубы!» — дип искәртеп куйгалый «Берүк1 Ыштубы! » Үткен кылыч белән кистереп салгандай рәвештә әйтелгән бу кырыскыска сүзләрнең мәгънәсен Рәми-' лә бик аңлый, бик белә... Хәер, әтисе белән әнисе әйтмәсә дә, Чаллы кебек мәхшәр купкан җирдә үз кадереңне үзең белеп, итәгеңне җыеп йөрмәскә монда! Әнә шулай төтенсез янган ут йомрысы булып йөрүләре белән ул чын-чынлап бәхетледер дә әле. Үзе дә, сөйгәне Женя Мында да! Икәве бергә! Ләкин яшь күңел иреккә чыгарга иләсләнми торамыни? Киносына- концертына да барасы килә, «парк» дип аталган яшь наратлык та үзенә тартып кына тора, ә инде кичләрен «пятачок» дип аталган нәрсәдә яшьләрнең очкыннар очыртып биюеҗырлавы күңелне ни дәрәҗәдә җилкендереп торуы хакында әйтәсе дә юк! Ләкин анда-монда чыктың исә, әйләнә-тирәңдә әллә ни хәтле хәтәр ымсынулы күзләр елтыравын шәйләп аласың, бер ишесе килеп бәйләнергә дә күп сорамый. Арада бик тупас, бик әшәке теллеләре дә килеп чыккалый. Андый чакта Рәмиләнең янында, ярый әле, сердәше һәм терсәктәше Фаягөл була. Ике кызый, күк күкрәве шикелле үк дөбердәмәсәләр дә, кырт кискәндә, яшен чаткыларын шәп кенә чатната белә үзе. Ярый әле, кайсыбер вакыт аеруча ябышкакларга киртә булып, әллә каян гына кызыл тасма таккан дружиначылар килеп чыга. Соңгы вакытларда, шөкер дигәндәй, кызлар халкы күзгә күренеп күбәя, ишәя бара Бу көзгә кергәч, бигрәк тә Идел буе һәм Урал якларыннан да. Себер булып Себердән дә, тагын әллә кайлардан да, киек казлар шикелле төркем-төркем укмаШып, әллә никадәр очып төшкәләде инде. Әле һаман килеп торалар. Әйдә, бик шәп, ишәйсеннәр, ияләшсеннәр дә ныгытып тамыр җибәрсеннәр! КамАЗ корпусларына да, Яңа Каланың үзенә дә, чырай кертеп, нур өстәп торыр өчен, меңәрләгән хатын-кыз кулы кирәк булыр инде. Буяу-бизәү эшләре озакламый хәтсез җәелеп китәчәк, ди Әмма, чынлап торып уйласаң, мондагы хикмәтле дөньяның тышкы ягы, нибары ялтыравыклыгы гына ич әле бу Тормышның күзгә бик үк ташланып тормаган ягы — җан асрау, гыйшык-мыйшык тоту, ярәшү, гаилә кору дигәне, эчкәредәгесе һәм иң әһәмиятлесе, ансыз һич мөмкин булмаганы бар бит әле аның. Җитәкче агайлар яшәешнең шушы хикмәтлерәк ягын да аңнарында асрыйлар икән, асрау гына түгел, изге уй-ниятләрен озакка сузмыйча тормышка ашыра да беләләр икән, аларны хупламый һәм мактамый ни диярсең инде? Дөньяның үткән җәйдәге шикелле яман эсседән корышып, дымга тилмереп ятуы кемгә тансык, кемгә кызык? Кояшның да кирәгенчә генә балкып торулары, яңгырның да тиешенчә генә явып китүләре хәер- ленең дә хәерлесе ич! Әйе. дөньяда ир-егетләр белән кызларның да тәң- гәлгә-тәңгәл килеп торуына ни җитә инде! Ичмаса, бер иркенләп сулыш алырлар иде! ♦ Тик бу — әлеге матур теләк, татлы хыял гына шул. Рәмилә бик еш туган мәктәбен искә ала. Нибары былтыргы хәлен. ~ Аның чын кадерен соңыннан, инде аерылгач кына аңлыйсың икән шул. 5 һай. күңелле һәм рәхәт чагы булган ла икән! Укуы да әллә ни кыен тү- “ гел иде. уку аңа гомумән ничектер җиңел бирелә иде. Укытучылар да | бик әйбәтләр, бик үз иделәр. Ә малайларның, дөресе, инде егет булып ф өлгереп килгән сабакташларының серле һәм көйдерүле күз карашлары. = кайчагында әтәчләнеп куюлары яисә, киресенчә, суга төшкән тавык- 2 тай бөрешеп калулары, алар белән хат алышулар — гыйшык;мыйшык = утын көйрәтергә тырышып кыйланулары? Болары да бик рәхәт һәм бик татлы иде җанга Әмма анысы әле кызыйның гыйшык өермәсендә бөте- « релеп, мәхәббәт ялкынына беткәнче уралып, чын-чынлап яна башлавы * булмаган икән, нибары иртәнге йомшак саба җиленең җанын иркәләп & һәм назлап сыйпап китүе, нибары күңел кытыклануы гына булган икән £ Инде хәзер? Монда. Чаллыда? « Кичке мәктәптә укуы ифрат авыр Көндезен ыгы-зыгылы, мең чете- " рекле хезмәттән соң алҗыган гәүдәңне, әлсерәгән җаныңны җәт кенә сафландыра-тазарта бел һәм. зиһенеңне җыя төшеп, ачылдырып җибәр, аннан соң. өлгерә алсаң, дәресләреңне аннан-моннан гына булса да ка- раштыргалагандай ит тә тизрәк мәктәпкә йөгер. Русча укыйсы — шунысы аерата читен. Дөрес, математика, физика кебек фәннәрдән аңа һәрчак булышырга әзер торган «башлы» егетләр берәү түгел, әллә ничәү. Ялынасы да юк. үзләренә ым гына как. Ләкин бу дөньяда бер генә нәрсә дә бушка эшләнми, тиккә генә бирелми ахрысы. «Башлы» егетләр, берсеннән-берсе уздырырга чамалап, кызның күңеленә үк үтеп керергә, аның җанын яулап алырга тырыша иде. Югыйсә, Рәмилә аларга ничә тапкыр инде: — Күңелем йозакта, ачкычы бүтән берәүдә! — дип бик кырыс төстә кистереп тә куйгалаган иде Ләкин тегеләрнең мондый гына кисәтүләргә бер генә дә исләре китми: — Без теләсә нинди йозакка да ачкыч ярата беләбез, сеңелкәш, һич аптырама! — дип авыз гына ералар иде Арада үтә дә ачкүзләнүчеләр. үтә дә әрсезләнүчеләр дә бар иде. Әллә кичке укуны ташлап, берәр елга тукталып торырга микән? Ичмаса, бу тарафтан күпмедер вакытка җан кыйналулардан котылыр иде. Ләкин сөйгән яры Женя Мында кызыйның шушындый моң-зарын ишетергә дә теләми, кайтып төшкән һәм назлы-иркәле күрешкән бәхетле сәгатьләрендә ул кыз күңелендә инде пыскый гына башлаган чаткыны минуты белән дөрләтеп җибәрә иде — Уйлама да. акыллы акылсызым! Тик торганда бер елны әрәм итәләр димени? Алдагы якты, матур көнебез хакына түзә алмасан да түз дим! Менә юл йөрүләрдән бераз бизә төшсәм.яныңда иң ышанычлы таянычың үзем булырмын,—ди Бераз тын алырга, азрак җегәр тупларга дип туган авылына кайтса, кызның анда да хәлләре хәл. Яшь күңел өйдә бикләнеп, әти-әнисенем бетмәс үгет-нәсихәтен тыңлап утырулардан инде әллә кайчан туйган, телевизорга төртелеп утырулар да куандырмый, җаны һәрчак иреккә, дөньяга, яшьләр арасына ашкына Шимбә, якшәмбе кичләрендә алар- ның авыл клубы гөжләп тора. Тегеннән, зур төзелештән әллә нихәтле егет-җилкенчәк кайтып төшкән була. Үз авылдашларына ияреп, әллә ни тикле чит-ятлары да бутала. Тик Рәмиләнең үз ишләре, ягъни кыз-кыркын гына чагыштыргысыз аз күренә. Менә шушы хәл. нәкъ Чаллыдагы шикелле үк, җәфалый да иде кызыйны Егетләрнең чиксез ымсынып караган күз карашлары, ягылып-тагылып китәргә тырышкан бәйләнчекләр. суырып-йотып алырга әзер булган төрле әрсезләр, нишләп шул хәтле күп икән алар? Ярый әле. кичләрен клуб тирәсендә сыеныбрак йөрергә абыйсы Рәмзи бар Ләкин гелән дә аның канаты астында ышыкланып тормассың бит. бу мөмкин дә түгел. Рәмзинең дә. егет кешенең, кызлар җәһәтеннән үз хәсрәте хәсрәт ич... Арада иң елгыры, иң кыюы, дөресе — астыртын үткене һәм шул сәбәпле Рәмилә өчен иң куркынычлысы — Туры бабасы өендә оялап алган квартирант Габделбәр. Вятка егете. Чибәрлеккә болай ярыйсы гына, төз һәм таза гәүдәле. Тик авызы гына зуррак кебек, әллә сөйләшкәндә гелән дә елмайганга күрә шулай тоела микән? Туры бабасын ул әллә кайчан ук инде бөтенләй үз итеп бетергән, тегесе бусын мактап бетерә алмый. Ул да түгел. Габделбәр кай арададыр Рәмиләнең абыйсы Рәмзи белән дә якынаеп. дуслашып өлгергән. Хәер, солдатта булып кайткан ике егетнең дуслашып китүенә алай гаҗәпләнерлек тә түгел үзе Алар бит. җитмәсә, икесе бер тарафта, бер төбәктә хезмәт иткән икән. Тик берсе. Рәмзи мотопехотада, ә тегесе десантник булган да хезмәтен бер елга алданрак тутырып кайткан Икәвесе дуслашып киткәч, билгеле инде. Габделбәр алар өенә һич тарсынмыйча бөтенләй үз итеп йөри. Алай гынамы, тегеннән зур төзелештән кайтып төшеп, вакыты тигән чакларында. Туры бабасы йортында гына түгел, боларда да тегенди-мондый эшләреңдә катнашып китә, анысын төзәткәләргә. монысын рәтләштерергә керешә иде. Инде хәзер Рәмиләнең әнисе Рәсүлә дә: — һич тә иренчәк түгел, тынгысыз! Эш-хезмәт дигәндә куллары гел дә кычытып тора ахрысы бу Вәтке җегетенең! — дип. Габделбәрне мактап. авыз суларын корытырга тотына иде Рәмилә бик сизә: әнисе шушындый сокланулы-төрткеле сүзләре белән аңа: «И кызым’ Җаныңда әллә ниткән билгесез бер бәндәне асраганчы. күңел күзеңне менә кемгә төбәсәңче. ичмаса!» дип аермачык киная ясый, хәтта киңәш бирә сыман иде. Гаҗәп хәл: Рәмилә, бүтән ач күз егетләргә кырт та пырт кистереп, аларны үзеннән читләштерә белсә дә. Габделбәргә мөнәсәбәттә исә андый катылык һәм кырыслык кыла алмый: күңеле ничектер туарылып китә, хәтта йомшаклык күрсәтә иде. Әле көзгә кергәндә, үз бакчаларында бер төсле өмә сыман нәрсә оештырып бәрәңге алган чакларында. Рәмилә Вятка егете кузгаткан шуклыкларга кушылып шаярды-көлде, аны тәмам үз итә язып, әллә нишләп бетте Ә октябрь уртасында Рәмиләнең туган көнендә исә тагын да хикмәтлерәк хәл килеп чыкты. Дөрес, җиңел кулдан гына, үз гаилә кешеләре белән генә үткәрелгән ул кичәгә Габделбәр чакырылмаган иде. Әмма егет, дусты Рәмзидән ишетеп ахры, икенче көннең кичендә Рәмиләне туган көне белән ихлас күңелдән котлап, аңа зур бер бүләк — «Москва» ислемае тоттырды Рәмиләнең андыйны моңа кадәр хыялында да тотканы юк иде. куанычтан сулышы капты, аннары, кы- зарынып-бүртенеп. ягъни үтә дә хискә бирелеп, бутала-чуала егеткә рәхмәт сүзләрен әйтте. Егет аның шушындый халәткә төшүеннән үзенчә нәтиҗә ясамагандыр дисеңме? Әле күптән түгел Габделбәр «Урал» мотоциклы сатып алды. Алар авылында андый, үтә дә шәп җегәрле. иркен әрҗәле мотоцикл нибары милиционер Фәйзрахманда гына бар. Габделбәрнең байтактан хыялланган нәрсәсе икән. Чаллыда исә аның кебек алдынгы эшчегә өлеш чыгару чүпкә дә тормый икән. Шушы уңайдан бабалары Туры карт: — Шулай инде: туңган туңкаеп калыр, уңган уңаеп узар! — дип егетне янә бер мактап алды. Габделбәр үзе исә: «Вахта машинасын көтә-көтә кайчакны көтек бу- лып бетәсең, килми калган вакытлары да аз түгел, инде хәзер транспорт кайгысы онытылыр»,— дигән. Аңа бу шәп мотоцикл һич тә жәл түгел имеш: тели икән хезмәттәше Назар утырып чапсын, тели икән солдат дусты Рәмзи. Сабир-чуерташка исә, ныгытып өйрәнеп китәр өчен, бөтенләй мач. * Бер иртәне Габделбәр әлеге шәп мотоциклының әрҗәсенә утыртып, | Рәмиләне дә Чаллыга китереп куйды. Әйтәсе юк. бик җилле, әмма бик тә 5 ыспай алып килде. Мотоциклны ул туп-туры Рәмилә яшәгән тулай торак < подъезды каршысында туктатты, һәм менә шунда, кызга әрҗәдән төшәргә 2 булышкач, кинәт бер сулыш белән диярлек әйтә салды — Син. Рәмиләкәй, бер генә ым как, мин минуты белән яныңда бу- «. лырмын! Турысын әйткәндә, бу мотоциклны да мин синең хакка дип ал- & ган идем. Телисең икән, икенче хуҗасы, чын хуҗабикәсе була аласың’ ° Бу сүзләргә Рәмиләнең исе-өне китте, ул ни дип җавап бирергә бел- 5 мичә, бер мәл ык-мык итеп торды, ахырда, башын тилегә салындырган 5 рәвештәрәк: г < — Акылыңнан язмагансыңдыр ич? Әллә ниләр сөйлисең син! — дип х шаркылдап көлеп җибәрде. ? Әнә шулай Габделбәр торган саен дәвәеп-зураеп Рәмиләнең күңеле- * нә таба якынлаша бара иде Әллә аның бу юлына бөтенләй дә киртә тор- =5 гызып азапланмаска микән? Бер иш кызлар кебек кыланыргамы әллә? * Бер иш кызлар шулай би,т: берәүгә күзе төшеп, аның белән мәхәббәт көйрәтеп йөргән була, үзе шул ук чакны икенче берәүне, хәтта өченче егетне үзеннән биздерми, запаста тота Аннары инде, берсеннән уңмаса, икенчесенә барып сыена, инде монысы белән дә эше пешмәсә, өченчесенә барып сылана Юк, юк, Рәмилә алай итә аламы соң? Ул андыйларга ишмени? Күкрәгендә аның йөрәк гөле бөреләнеп чәчәк аткан икән, ул тик берәүнеке генә булсын, тик берәү өчен генә шау чәчәктә утырсын! Бүтән- чә булмый, бүтәнчә ярамый. Габделбәр, сүз дә Юк. шәп егет, уңган-булган егет, тырышып эзләсәң дә, бәлкем, бер гаебен дә таба алмассыңдыр, аңа әллә кемең дә кызыгырлык, әмма ул егет моннан ары үз күңелендә өмет чаткыларын дөрләтеп йөрмәсен, моннан ары Рәмилә аңа мөнәсәбәттә үтә кырыс, хәтта усал булырга тырышачак! һичшиксез шулай! Әнә шул күкрәгендәге бердәнбер гөле хакына... Әйе, үз әйләнә-тирәсендә бөтерелгән егетләрнең берсеннән дә гаеп эзләргә теләми Рәмилә, бәлкем алар барысы да бик әйбәтләр, бик шәп! ләрдер, ләкин шулай да кызый соңгы вакытларда читлеккә томалан- дырылган ялгыз күгәрчен кебек хис итә, күкрәген нидер кыса башлый, җаны бер көйрәп китә, бер өшеп куя. Мондый халәтеннән ул тик сөйгән яры ерак сәфәрдән әйләнеп кайткач һәм аның белән кайнарланып күрешкәч кенә котыла. Ләкин нишләп соң әле ул, аның сөекле молдаван «мыеккае» шуны читтән торып, ерактан торып та эшли алмый? Чехословакия — җәһәннәм арты түгел ләбаса. Нишләп ул, кош теле кадәр генә хат язып булса да, кызны күңелен кысып торган кыршаудан, җаный богаулаган зынҗырдан котылдырырга теләми? һич югы, телеграмм сукмый? Әллә ниме... карлыгандай күзле кара чәчлекәен инде оныта башлады микән? Юктыр, юктыр, һич алай түгелдер! Түгелдер! ЗАГС Рәмиләләрнең тулай торагыннан бер-ике йорт аша гына урнашкан. Кызлар ул тирәдән күз акларын алмыйлар диярлек Анда бит көн саен ничәмә-^ичә пар, ничәмәничә җан «бергә — гомергә!» дип, йөрәк вәгъдәсенә тамга сала. Шимбә, якшәмбе көннәрендә урамнардан тузаннар туздырып чабучы туй автомобильләренең исәбенә чыгасың юк. Аларның шома борыннарына атланып һәм тыгыз һава дулкынын ярып, чибәр .курчаклар чаба Автомобильләр аллы-гөлле тасмаларга, купшы чәчәк бәйләмнәренә күмелгән була, өсләрендә, тормыш түгәрәклегенә ишарә рәвешендә төрле төсләрдәге шарлар җилферди Ё>ер заман Рәмилә белән Женя Мынданың да шундый көне килеп җитәр әле. Хәзергә йөрәгеңне уч төбеңдә кысасың да түземеңне беләсең! «Сабыр төбе — сары алтын» диләр бит әнә. Сары алтын Бүгенгесе көнне аннан да кадерлерәк һәм кыйммәт- лерәктер әле сабырлык, тыйнаклык һәм намус сафлыгы! Ә бит кайберәүләр шуңа төкереп карый, әмма төкерегенең җилгә каршы икәнлеген, кире үз өстенә тешәсен һич уйламый. ( Берәүләр хәтта ЗАГС ишеге төбенә дә барып җитә алмый. Бүлмәдәше Юля исенә төшә Рәмиләнең. Кыланды кызый, һай. кыланды да инде! Күбәләк сыман бер чәчәктән икенчесенә оча-куна йөри торды, тумбочка өстендәге егет сурәтен атна саен диярлек алмаштыра торды Ахыры ни? Кереп ятты ул бала тудыру йортына, ләкин тудыру өчен түгел, котылу өчен Аннарымы? Узган айда күп-күмгәк күз төпләре белән кайтып китте ул үзенең Ока буена йөрәк майларын сыгарга... Ә күрше тулай торактан икенче берәү’ Анысы тудыруын да тудырган. әмма тудыру йортыннан чыккан чагында, бәгырь парәсен язмыш дулкынына ташлап, тизрәк сызган ди Чаллы каласыннан Баласыз берәр гаилә куангандыр инде куануын, ә үзе? Тора-бара ни уйлар, ни кичерер? Җир ансат кына күтәреп йөртә'бит шундыйларны да! Бригадирлары Людмила Крутько — аны. моннан ике ай чамасы элегрәк бригадалары артык дәвәеп китеп, икегә бүленгәч, кызлар үзләре сайлап куйган иде менә шул кирәк чагында бик тә таләпчән, бер үк вакытта мөлаем-йомшак та була белүчӘн Мила апалары әледән-әле искәртеп тора ла үзләренә: Эш эшләгәндә, аеруча безнеке кебегендә, сеңелкәйләрем, күңелнең һәрчак бик саф. бик матур булуы кирәк1 Порт-бнналарга безнең буяу-бизәүләребез белән бергә зур куанычлар, матур теләкләр дә сеңеп калсын! — ди. Балалар бакчасы белән яшьләр кафесын бизәгәндә дә шулай дигән иде. монда культура сараена күчкәч Кеше шушында күңел көрлеге эзләп килер Монда матур-матур шигырьләр, җырлар яңгырар, хисләр яңарыр Ә хис яңартучылардан без иң беренчеләр, зинһар, сынатмыйк инде, гөлкәйләрем! — дип бигрәк тә еш кабатлый Шулай бер мәлне ни мыштым Фаягөл ничектер кыюлана төшеп аңардан: Ә моңланырга, сагышланырга ярыймы соң? — дип сорады Людмила апалары шул чакны кызыйның башын буяулар сеңгән күк- < рәк турысына ипле генә китереп кысты да көлеп үк җибәрде: — Нишләп яраласын? Сагышлана-моңлана бир! Тик, чибәркәем. уй-хисләрең ак та булсын, пакь та булсын — нибары шул1 Әнә шундый инде аларның Людмила апалары! >о 3 Актаныш марие Назарның да, Вятка егете Габделбәрнең дә үз туган авылларын;."’ тарихы, хәтта аның исеме белән алай тирәнгә чумып кызыксынганнары юк иде Хәер, дөньяда андыйлар азмыни? Мәгәр Ризван-агрономның улы Сабир,.;хакында алай дип әйтеп булмый. Ни дисәң дә. әледән-әле «тарих-бабакай» яисә «җазмыш-бармыш» дип искәрткәләп торган, искәртү генә түгел, үткән заманнарның кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләрен, хәтер сандыгыннан актарып алып сөйләп килгән Туры бабайның сөекле оныгы ич ул! Җәйге җылы төннәрдә ак келәткә квартирант дуслары янына кереп 1 кунып калган чакларында, Сабир, билгеле инде, үзе ишеткән-белгән хәт- ‘ лесеннән төрле «кызыклы әкәмәтләрне» байтак сөйләп биргән иде. Тегеләр аны бик рәхәтләнеп, хәтта йокыларын качырып тыңлаганнар иде Сабир, кызыклы хәлләрне төенләгән чагында, әлбәттә, авыл исемнәрен дә читтә калдырмаган һәм моның белән тегеләрнең күңел кылларын әйбәт кенә чирткәләп тә алган иде. Әйтик менә, аның туган авылы Әҗер. Каян килгән, ничек туган ул? Чын булса, болай: бик күп заманнар әүвәл. имештер, бер иш йомышлы татарга патша хәзрәтләренә күрсәткән хезмәтләре өчен, «Әҗере шул булыр сезгә» дип, Шилнә буеның аулак кына бер почмагын бүлеп биргән- * нәр Ж.ире алай дан түгел ди, җитмәсә, җыен әрәмә баскан түмгәклекләр, i ди Нишләсеннәр, әрчергә ябышканнар, аннары инде «Әҗер» булып 2 төпләнеп тә утырганнар Калмаш авылы исеменә килгәндә дә, шуңа тар- < тымрак хәл. Кама аръягында Бәзәкә дигән зур авыл бар. Шул авылдан a берәүләр, һәйбәтрәк, тынычрак җир эзләп, бирге якка чыккан ди бер дә J бер заман Йөриләр ди болар, йөриләр ди, йөри торгач, кара урман эч- « ләрендә зур гына бер аланга тап булганнар Бу аланга кыр ягыннан кем- 5 нәрдер килеп утырган да аны калдырып киткән, имеш. «Калмыш алан» г тора-бара Калмашка әверелә дә куя. Ә Үтәдеме? Монысының да атама- = ,сы ук кычкырып тора: андагы татарлар патша боерганны, чиркәү куш- канны үтәгән, ягъни чукынып, урыс диненә күчкәннәр. Боларга инде < җирнең дә берәгәйлесен тоттырганнар, үзләренә, җитмәсә, кәсепчелек итәргә — итек басу, кием-салым тегү, пыяла куеп йөрү кебек эшләр белән - шөгыльләнергә дә рөхсәт биргәннәр. Диннәрен алыштырганнарга, шул > рәвешле, тормыш итүләре, җан асраулары күп җиңелгә килгән £ Әмма иң кызыклысы — Г.әрдәле исеме! Монысын сөйләгәндә Сабир, иреннәрен ялаштырып, тел чәпелдәтүләрдән дә котыла алмады: — Шулай бервакыт берничәләп татар патша башлаган сугышта зур гайрәт күрсәткән, ди. Боларга да шуның өчен бүләк иттереп, җир бүлеп биргәннәр, ди. Каян булсын? Безнең Шилнә буеннан инде. Шуннан бу татарлардан берәү юл буйлап барганда, урыс белешен очраткан, ди. Сораган ди, урыс: «Я, кнәз-туганкай, хәлләр ничек? Жир бирделәрме?» — днгән ди. «Хәлләр хәл әле, знакум Гара дали, гара!» —дип әйткән бу. Боларга шәрә тау битләрен тоттырганнар икән. Чабаталы татарның әнә шулай дип әйтүе боларның авылына ябышкан да калган бик әйбәтләп кенә. Аннары инде, торабара моның «Гара дали» дигәне әкертенләп «Гәрдәлегә» әверелгән дә куйган. Ә менә Чуар авылына җиткәч, Сабир төртелде дә калды. Монысы хакында аның әлегә кадәр берни дә ишеткәне юк иде. Ә болай бик кызык исем бит! Тик каян килгән, нидән туган икән ул? Хәзер исә сорашырга-белешергә бик әйбәт җае чыкты кебек: ник дигәндә, әтисе Ризван белән маңгайга-маңгай бәрелешеп, бәхәс куертканда, бабасы үзе үк: «Авыл исемнәренә генә орынып кара, тарихның чын исен шундук сизәрсең» — дигән сүзне әллә ничә ычкындырды бит. Шушындый форсатны кулдан җибәрергә ярыймыни? Алар өйнең алгы өлешенә чыгып, кайсы кая утырышып алган иде Морҗада басынкы гына җил сызгыра, ә тәрәзә өлгеләрен кырпак бозлы вак яңгыр четердәтә иде. Бу исә күңелдә пошаманлы, моңсу уй-хисләрне кузгата иде. Ләкин Туры карт, тышкы кыяфәтенә караганда бик тыныч кебек күренсә дә, телен язып җибәрергә ашыкмады Чал кашларын җыера төшеп, оныгы Сабирга, ике фатирчы егеткә берәм-берәм күз йөртеп алды Гомер сөрмешнең кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләрен сөйләгәндә дә тиешле шарты һәм җае кирәк, төрле гыйбрәтләрне тирәнгә сеңдерердәй җан нар булуы кирәк шул. Фатирчы егетләрнең Туры карт өеннән бөтенләйгә чыгып китәренә дә әллә ни күп калмагандыр инде: тулай торакка чиратлары әкренләп булса да алга таба үрмәли ди. Инде тәмам ияләшкәннәр иде — сагындырырлар. Хәер, үзләре дә монда яшәгән көннәрен,— менә болай кич утыруларны исләренә төшерми калмаслардыр әле. Әнә җирән сакалбай Назарның туган авылы, туган болын-кырлары бөтенләйгә, тулаем су астына күмелеп юкка чыгачак, ди. Кая барсын кеше? Үзенә юл ярып, бәхет эзләп килгән Олы төзелештә завод һәм кала җирен үзенчә бизәмәкче, шунда инде бер уңайдан, әлбәттә, үз язмышын да яңартмакчы. Шөн егете Габделбәр, әйтик, шушында, мәхшәр купкан җирдә, үзенә түл җыеп, төпле һөнәр иясе булмакчы. төрле эшләргә болай да оста кулларын тагын да шомартып җибәрмәкче. аннары инде, гөрләтеп яшәгән туган авылына кайтып, аны тагын да ямьләндереп җибәрмәкче. Жәл, андыйлар сирәгрәк очрый шул бүгенгесе көнне Нәкъ менә шуңа күрә, туган туфрагын тагын да баетып җибәрергә ниятләве, җитмәсә, сирәкләрдән булуы белән ул Туры картның күңеленә чагыштыргысыз якын иде Ә бит тора-бара бу асыл егетнең алар белән бөтенләй якынаеп, хәтта туганлашып ук китүе дә бик ихтимал ич Теге кызый — аларның бердәнбер чибәр чәчлекәйләре генә тырт та пырт кыландырмаса инде Хәер, бик кыландыра алмас, киртә буе сикерсә сикерер, әмма беркая да китә алмас! Егет бер дә җебеп йөрми кебек. Туры карт бик әйбәт сизенә: егетнең шәп әрҗәле менә дигән мотоцикл алып җибәрүе бер генә дә тиккә түгел — бар аның хикмәте! Аннары егетнең соңгы вакытларда артык уйчанланып йөрүләре, бар йөз-кыяфәте белән тартыла төшүләре тиккә генәдерме? Әнә ул алгы өйнең олы миче төбенә аяк бөкләп утырган да зур күзләрен мөлдерәмә тутырып, аңа төбәлгән. Туры бабасының авызыннан әкияттәгедәй берәр асыл кошның пырхылдап очып чыгуын көтә сыман — Чуар турында дидек бит инде. Ни дип уйга баттың әле, бабай? Сабирның түземе җитәме соң? — Кһем Чуар димсез... Чуар? Соң. үзләре дә чуар, хәлкәйләре дә чуар ие шул аларның. Нигәме? Туры бабай сыңар кулын өстәлгә сузып салды да кәкре бармакларын кыймылдата-кыймылдата янә бер мәл тын торды, аннары, маңгай җыерчыкларын ишәйтеп, сөйләр сүзенең исенә килгән хәтлесен ашыкмыйча, ипле генә төенләргә кереште: — Ж.аман нужадан котылып булмасмы дип, алар килеп утырган Минзәлә җагыннан. кырдан Сәет. Күгәш, аннары килеп, Сәмәкәй дигән авыллардан ахрысы. Урман-куак арасыннан җир әрчергә җабышканнар. төпләнә башлаганнар әкертенләп Әмма ләкин, әйткәнемчә, үзләре дә чуар, хәлкәйләре дә чуар ие: боларга җирнең күпмедер өлешен Гәрдәле басуыннан да кисеп биргәннәр икән Шуннан ни? Чуарлар көндезен бура бурый ди, ә гәрдәлеләр төннәрен барып сүтә ди. Ж,ыларсың да. көләрсең дә Ә ике арадагы межада тәпәләшүләр? Сансыз инде, сансыз. Хәер, безнең үз авылыбыз Әҗердә соң? Ж,ир бүлгәндәге ызгыш-талашлар, хәтта ки кан коешлар? Ж.әки шундый хәл: үзегез дә күреп торасыз, Шилнә җылгасы безнең авылга орынып ук ага Буеннан-буена. Ә патша заманында ничек не? Ж,ылганың теге җак җарыннан ук бүтән авыл җирләре башлана Урыс җирләре Шуның аркасында купкан низаг- гаугаларны исәпләп китсәңме? Әйтик, безнең авыл казлары җылгада җөзгәндә арҗак җарга мендеме, тегеләр куалап алып китә, ә инде тегеләрнең дуңгызы алай-болай .безнең җиргә керә калса, бөтен Әҗер куба, күсәксәнәк күтәреп чабалар: «Нәҗес кергән, җиребезне харап итә лә!>— дип Икмәктер, оланнар! Сез жылмаясыз. ә теге заманнарда җәш коешлы ие Ни дип авыл белән авылны үзара ул тикле җарсытырга кирәк булгандыр инде? Хәзер менә, оланнар, акылга да сыймый, ә теге чакны көнкүрмешнең, җәшәмәкнең фигыле шул рәвешләйрәк ие шул. Безнең тирәдә авыл халкы усал булмый нишләсен? — Ә сезнең якларда читкә китеп йөрүләр булмагаемыни? Шахта җиренә яки алтын эзләмәгә? — дип төбәлде Габделбәр - Алай җыракка китүләр. . жук, белмим, булмагандыр Ә менә Кама арҗагында утырган Бондюг заводына баргаларлар ие. Кышларын ат җигеп, завод хуҗасына кирәк-җаракны ташымага. Бер кышны, җегет булып килгәндә, мин үзем дә шунда эшләп уздырган нем. — Ә безнең авылда бик күпләр киткән шахтыга. Әле дә өй саен диярлек шахты лампысын табып була. Шуңа күрә бездә колхоз оешкач та аңа «Кызыл шахтер» дип исем кушканнар. Шахты җирләрендә әле дә безнекеләр әллә ни хәтле. Аннары, алтын эзләүчеләр дә булгалаган. Урал белән Себернең җәһәннәм тишекләрен айкап кайтучылар Җыен зимагур тагы Шулай бервакыт бер йолкышы, өстерәлеп кайта торгач, Вятка ярына килеп җиткән дә бугазын ертып акырырга ябышкан: «Лудкы давай, лудкы давай'»— дип Көймәче агай берзаман. суны аркылы * кистереп килеп җиткән. Кичәләр икән ипле генә Шул чагында бу | зимагур мактанырга ябышкан: «Галәмәт баеп кайтам бит әле, бәхетләр J басты, якташ, ходага рәхмәт'.»— дип әйтә, ди «Ышанмасаң, менә!»— $ дип әйтә, ди. Шуннан, ыштыры эченә чабата киндерәсе белән ныгытып £ бәйләп куйган янчыгын алып күрсәтә бу. «Менә, ди. алла боерса, агач 5 мәчетне сүттереп, таш мәчетләр салдырам әле — дөньяда бер шаулап ф алсын әле безнең Түбән Шөннәр’ — ди. Син минем кыяфәткә, минем х сәләмәләргә карама, җыен алтын белән якут кына булыр бу янчыкта, ° билләһи!»— ди. Шулай мактаныпселтәнгәләп барган чагында, моның е янчыгы кулыннан ычкынып китә дә суга-чулт! Тап идел уртасында! 3 — Күр син җебегәнне! — дип шыңшыды Туры карт — Тәки тәкиләй « батырган, ә? * — Батырган. Шуннан ябыша бу, мин сиңа әйтим, акырырга- а бакырырга, күз яшьләрен түгәргә. Үзе суга сикермәкче була ди, көймәче * агай көчкә тотып кала. «Соң сиңа түләргә сукыр бер тиенем дә юк бит, бар ~ байлыгым шул янчыкта иде!»— ди бу. Өстәл почмагында борын мышкылдатып утырган Сабир пырхылдап көлеп җибәрде — Аның янчыгында алтын белән якут булмаган дадыр әле! — Менә анысын инде Вятка иделе генә белә! — Ә бездә җук, андыен кәмитләр алай бик ишетелмәс ие,—диде Туры карт.— Булмый тормас ие төрле хикмәтле хәлләр, тик хикмәтләрнең дә һай ачысы, һай канлысы' Бай бай инде ул — җанын шайтанга саткан бәндә. Әмма ләкин җавызның да җавызы Калмаш баяры булгандыр бу фани дөнҗада — Бабай авыр иттереп сулап куйды, аның йөзе бөтенләй караңгыланып, чал кашларына тикле кушыла язды.— Урманында чабатага җүкә каезлаганда тотса, үзеңнең җиде кат тиреңне каезлар — син дә адәм баласы бит димәс Авылыңнан өч ат аның басуына керсә, берсен тотып калыр Җавызлыкның чиге бармыни? Авыл кешесе дигәч тә, мескен бичара дигәч тә Болар да усаллык күрсәтә белгәннәр үзе! Электә дә баяр җирен басып алулар, байлыгын талаулар булмый тормаган Мин бәләкәй чакта безнең Әҗер белән Гәрдәле дә купты Шул фетнә башлангачмы, әллә шуны бастыргачмы, патшаның манифесты чыкты да бугай. Анык кына әйтә алмае.м. Бер заман авылга килеп тулды кылычлы, мылтыклы солдат, солдат. Прәме мәхшәрнең үзе инде! Туктагыз, оланнар, аның бәете дә бар, бәете дә Туры карт, кәкре бармакларына текәлгән килеш, бер мәл тын гына утырды, ниһаять, бәетнең очын хәтеренә китерде булса кирәк, чал башын күтәрә төште, һәм менә инде аның кысык иреннәре арасыннан, морҗадагы җил улавына кушылган рәвештә, өзек-төтек кенә көй сөзелеп чыга башлады Әжер жире әвенле. Гәрдәледә жалан тау. Зилзиләләп котырды • Җалмавыздыйн жаман жау.» Шилнә суы нидән болганыр? Дөнжа көтүләре һай авыр' Бабасына ияреп, Сабир да иреннәрен тибрәндерә: бәетнең ишеткән 1 хәтлесен күңеленә тирәнрәк сеңдерергә тырыша иде ахрысы Ә Туры карт исә, тын алырга тукталган мәлендә, теге замандагы яман хәлләргә аңлатма бирергә дә онытмый иде: — Соңга таба, герман сугышы барганда. Калмаш баярлары җомшыи 5 «к у > № 2 . 65 төшкән дип сөйләрләр ие. Сизенгәннәр, ахрысы. Алты семья ие алар. Калмаш тавы битендә ие утарлары. Шәп утарлар! Октябрьдән соң көл иттеләр. Халык ачуын бер җомшару белән генә басып буламыни? Сәвнтне жаклап безнең тирә авыллар күкрәген кунган икән, тиккә генәме әллә? Көрәш тамырлары ай-һай ла жыракларда. ай-һай ла тирәндә! Баяр аты тимер күк. Чабар жире бигрәк күп • Кнбэн-кибән игеннәр — Келе каллы күптин-күп? Шилнә суларында тегермән. Авызым тулы каннар төкермәм? — Дөнжада бер генә нәмә дә тиктән генә булмый, көрәшсез генә бирелми Адәмнәрнең тире дә. каны да һай күп тамган шул туган жиркәе- безгә! Кыр-басулар сөйләп кенә бирә алмый Ж,у-ук, КамАЗ дигән баһадирыгыз бер генә дә коры-бүш жирләрдә корылмый шул, оланнар' Көзге ачы жил моржада улый, боз катыш яңгыр тәрәзә өлгеләрен зенгердәтә Түр өйнең түр өстәле янында берәү китап-дәфтәрләргә чумып утыра Совхозның алдагы язмышын кайгыртып, киләчәккә ышанычлы юллар эзләп. Ә монда, алгы өйдә? Хәер. Туры картның кипшергән иреннәре арасыннан агылган моң-сагыш та бүгенге, иртәгәге көннәрнең сафлыгы һәм тазалыгы хакына куертыла түгелме соң? 4 Вахта автобусыннан төшеп, аскы урам белдн беркадәр баргач, Туры карт йортына якынлашып килгән чагында. Габделбәр янәшә атлаган мари дустын кинәт кенә туктатты да: — Әллә дим. Назар, бу юлы да тулай торакка чират житкәнлеген әйтми калабызмы? Чиратны тагын бераз вакытка чигендереп торабызмы? — дип текәлде. Кичке эңгер инде тәмам куерып беткән, тик караңгыда да Назарның күз аклары елтырап алгандай булды, йонлач бүреген баш артына шудырып жибәреп. бияләйле кулы белән сакалына ябышты: — Син нәрсә. Рәмилә дия-дия, инде бөтенләй тегеләйгә әверелдеңме әллә? Моннан бер ай чамасы элгәре үз чиратыбызны бер бирдек бит инде, шул житмәгәнме? — Ләкин без чиратыбызны үзебезгә караганда күп нужалыракларга биргән идек бит, андыйлар бригадада әле тагын да бар Ә без монда, шөкер, жылыда, рәхәттә, сые-хөрмәте дә муеннан. — һе, без икебез өчен генә вахта автобусы куарлармы? Кайтканда үзең күрдең ич: бу авылда торып эшләүчеләр нибарысы унлап-уникеләп кенә калган ич инде Шушы атна азагына аларның һәммәсе дә. кайсы тулай торакка оялап, кайсы вакытлы поселокларга китеп, тәмам таралып бетәчәк бит Кайтканда сөйләшкәннәре колагыңа эленмәдемени? — Эленде Әмма безнең монда, әнә теге капка артындагы ишегалдында. үзебезнен корыч айгыр бар лабаса! — диде Габделбәр, якындагы йортка таба кулын киң изәп.— Вахта көтеп, ми катырганчы, минуты белән утыр да чап, рәхәтлән! — Әллә ни кадәр араны ачы суыкта, зәһәр жилләрдә ыжгырттырып барукайтулары әкәмәт тә рәхәт инде! Тукта, соң син ул корыч айгырыңны Кама белән Вяткада бозлар катып, юлларны көрт басканчы, туган авылыңа кайтарып куймакчы идең түгелме соң? Кама аша машиналар йөри дә башлаган ди. — Кышын безнең авылда мотоциклның хажәте шул тиклем генә. Монда кирәк ул миңа! Ә тотар урынымы? Кайгырма, анысын да табарбыз! - Юк инде, рәхмәт1 Минем тулай торактан бу юлы колак кагасым килми! Үзебез салган йорт лабаса' Андые кайчан эләгә тагын5 Яна еллар үтеп, язга чыккачмы5 Аннары, апаем, сиңа да. мондагы тылыңны бик шәпләп ныгытып алгач, һөҗүмеңне тегендә җәелдерергә вакыт бик җиткән түгелме? Габделбәр кинәт көлеп куйды: ♦ — Ярый-ярый, күндердең, җирән сакал! Шулай да тулай торак g хакында Туры бабайларга бүген әйтеп тормасак, әйбәтрәк булыр. : — Ник тагы? — Соң. буш кул белән кайтып киләбез ич. килешмәс. Әле иртәгә f дә монда кайтып кунасы Көндезен бер ара кибетләрдә йөреп, истәлеккә j әйбәтрәк бүләкләр сатып алырбыз, кабарга-йотарга дигәндәй. Аннары * инде, шул әйберләрне күтәреп кайтып кергәч, куанычыбызны капыл гына = әйтеп тә салырбыз. ’ ° Ниһаять, җирән сакалбайның да авызы ерылып китте: = — Шулай дисәң генә инде j Туры карт өенә кайтып кергәч, ике егет, әлбәттә, берни сиздермәде: < гадәттәгечә көр тавыш белән хәл-әхвәл белеште, аннары юл киемнәрен * мич аралыгындагы чөйләргә элеп куйгач, юынды-чистарынды да әзер =. табын янына тыйнак кына килеп утырышты. Тик тәмле ризык-нигъмәт J белән ачыккан карыннарын туендырып, аны хуш исле чәй белән бастырып J куйгач кына. Туры бабай белән Тәзкия апаларына гадәттәгедән матуррак, җылырак иттереп рәхмәт әйттеләр. Хоккей дигәннәренә Габделбәрнең әллә ни исе китми иде. Телевизордан футбол күрсәтсәләр генә ул дөньясын онытып җибәргәли, ник дигәндә, малай чагында үз туган авылында ул туп артыннан үлле-мәлле аз куышмады, армиядә хезмәт иткән чагында да. полк командасына эләгеп, җитәрлек йөгергәләгән, кыскасы, бу уенны ул үз итә. аның рәтен һәм тәмен белә иде. Ә хоккей бан/лангач, ул шуңа күрә: — Клубта берәр кызыклырак кино түгелме икән, әйләнеп кайтыйм әле булмаса,— дип урыныннан купты. Тышта дөнья тып-тын, һава ярыйсы ук салкын иде. Капка төбендә, дөнья тынлыгына колак салган килеш, бераз вакыт басып торды. Егетнең өстендә тик әйбәткә генә, әмма соңгы вакытларда бик сирәк киелә торган киемнәре иде Менә ул башындагы куян бүреген батырыбрак киде, соры драп пальтосының мутон якасын күтәртеп куйды. Аннары акрын гына кузгалды. Ләкин клуб ягыИа борылып та карам’ады Күңеле тулы моң һәм сагыш иде егетнең. Инде менә ачы юксыну хисе дә оялап алды шикелле. Хезмәттәш дусы Назар хаклы кебек: егет соңгы араларда Рәмиләне уйлый-уйлый, чынлап та «тегеләйгә әверелеп бара» ахрысы. Авыр хезм.ттенда тирләр түгеп эшләгәндә дә күңеленнән шул чибәр кызый китми, юлда барганда-кайтканда да. тамак ялгарга утырса да. йокларга ятса да күз алдында һаман да шул бер сурәт. Ә монда Әҗергә кайтып төшсәләр, бөтенләй әллә нишләп бетә: кызның төсе-кыяфәте генә түгел, көлү-шаярулары. сулыш алулары, хәтта исе үк сеңгән шикелле бу авыл һавасына, урамтыкрыкларга. йорт-коймалар буйлата сузылган сукмакларга Менә шушы тыкрык белән ул, зифа сынын бөгелдерә-сыгылдыра. көянтә-чиләкләп Туры бабасына колонка суын китерә торган иде. Зәһәр җәй челләсендә әлсерәп кайткан тәнгә дә. җанга да үтә тәмле һәм шифалы тоелыр иде ул су. Суыклыгыннан тешләр камашыр, ләззәтеннән башлар әйләнеп китәр иде. Әмма ләззәтнең тагын да нечкәрәгенә, исәрләндергеч тылсымлысына Габдел.бәр ирешә алмый калды Молдаван егете Женя Мында чаярак һәм үткенрәк булып чыкты: кай арада кызыйның чиләгенә үрелде, чиләгеннән беләгенә, беләгеннән йөрәгенә! Ә бит Габделбәр дә бер күрүдә үк аңа кызыгып куйган, шул сәгатьләрдә үк җанында чаткы кабынган иде. Ләкин юк. иң кирәк чакны чын егетлек күрсәтә белмәде, җебеп калды Инде хәзер менә мең үкен! у Шушы тыкрыкта молдаван «мыеккае» шул чибәр нечкәбил хакына авыл егетләре белән бик кайнарланып тәпәләшкән иде. Үзе күз төбенә йодрык кадәр фонарь алса алган, әмма тегеләрнең берсен читән төбенә кычыткан арасына сеңдергән, икенчесен киртә аша. чөеп аткан Габделбәр дә махы бирмәс иде. бер түгел, әллә ничә тапкырлар сугышыр иде. күз төпләренә берне түгел, әллә ничә фонарь алыр иде. әмма барыбер үзенекен итәр, җиңми калмас иде. Аның үз авылында егетләр белән тәпәләшкәне аз булмады, тәҗрибәсе җитәрлек, ни әйтсәң дә. десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, чигенүне белмәскә өйрәтелгән солдат лабаса ул! Ләкин кайда хәзер ул чибәр кыз, кайда аны күзләп, аны сагалап йөргән авыл егетләре? Эзләре күптән инде суынган! Әнә читән төпләрендәге кычытканнар да әллә кайчан шиңеп, җиргә сыланган, караңгыда, күңелне сызландырып, читән таяклары һәм киртә казыклары гына тырпаешып тора... Ә менә тыкрык чаты башында Рәмилә туган өй. Тәрәзәләренә зәңгәр якты сирпелгән. Рәмзи дә хоккей карап утыра ахры. Әллә сугылып, хәл белешеп чыгаргамы соң? Ә юк. кирәкми, иртәгә саубуллашу мәҗлесе үткәрәчәкләр, менә шунда бик иркенләп, бик тәмләп сөйләшеп алырлар әле. Телевизорларын аларга җәй уртасында Женя Мында төзәтеп биргән иде. Шуннан/бирле ватылганы юк шикелле. Аны кабындырганда ул оста куллы егетне исләренә төшерми калмый торганнардыр инде. Женя Мында Чынлап та. һай оста куллы, һай гаярь егет булып чыкты шул! Әнә инде хәзер КамАЗ тикле КамАЗ заводларына бөтен ил буйлата, хәтта хәзер инде чит илләргә дә чыгып, заманның өр-яңа станок-җиһазларын юнәтеп йөри. Андый югарылыкка Габделбәр буй үрелдерерлекмени? Габделбәрне үз кеше диләр, ә теге исә чит милләт, җитмәсә, билгесезрәк, томанлырак адәм Өлкәннәр өчен шулайрак инде. Ә яшьләргә, Рәмилә кебекләргә ничек? Егетнең оста кулы, төпле белеме, гаярьлеге- тәвәккәллеге өстенә әнә шул чит милләттән булуы, ягъни гыйшык тотуның романтик рухы, романтик бизәкләре кызның җанын иләсләндереп җибәргәндер дә әле. Әлбәттә, шулайдыр! Әмма ул шома егетнең йөрәгендә, җанында ни? Гомер иткәндә иң кирәклесендә? Тамырларында Дон Жуан- нар каны типмиме икән? Әйе. үз ялкынында нәфис җанлы, матур омтылышлы. сөйкемле кызыйның канатларын көйдереп, аны вакытыннан иртә харап итеп ташламасмы? Габделбәргә дә чәчкәнең кемдер тарафыннан өзелеп, юл читенә ташланганы түгел, аның саф һәм нәфис хәлендәгесе. чиксез нурланып-балкып торганы кирәк ич! Жәл. ул үзенең ярыйсы гына уңган һәм булган егет икәнлеген тиз арада гына күрсәтеп, ачып сала белмәде. «Акрын киткән — морадына җиткән» диләр. Дөресме бу тәкъбир бүгенге көндә? Бигрәк тә КамАЗ кебек мәхшәр купкан җирдә акланамы икән? Югыйсә ул көнкүрештә, бигрәк тә авылда, крестьян тормышында һава кебек үк кирәк булган әллә никадәр эшләрне эшли белә һәм ул аларны һәрчак яратып, җиренә җиткереп башкара лабаса. Тик торуларны өнәмәү, кулының һаман да берәр эшкә кычытып торуы, кешегә ярдәм итешү, аңа һич рияланмыйча. шулай кирәк, шулай тиешле дип тотыну һәм моңардан тәм табу — аның канына күптән инде сеңгән сыйфатлар иде. Мондагылар да. егетнең холык-табигатендәге менә бу якларын, акрынлап булса да. бик әйбәт сизеп алдылар шикелле. Әнә бит. беркем әйтеп тә. үтенеп тә түгел, шулай ук кемгә дә булса алай бик ярарга тырышып та түгел, нибары тик тора белмәгәннән һәм кыек-шыекларны күрүдән, шуңа җаны әрнегәннән генә, булмаган вакытын бар итеп. Туры картларның болдырын сүтептаратып һәм өр-яңадан корып, аңа менә дигән шома култыксалар ясап | куйды Ул да түгел, какшаган ишекләрен төзәтеп бирде, арт һәм ян тәрәзәләренең рамнарын ныгытып, аларга өлешчә өр-яңа. чиста пыялалар куеп чыкты Йорт хуҗалары аңа ничек дип рәхмәт әйтергә белмәделәр. Әнә Рәмзиләрнең өй, морҗасыннан төтен ургылып чыга, югарыга тигез һәм матур булып күтәрелә. Әнисе Рәсүлә, өйләре төнгә җылы булсынга, мич ягып җибәргән, күрәсең Ә бит ул төтеннең шушылай ургылып, матур булып бөркелүенең төп сәбәпчесе Габделбәр ләбаса, һай, күңелле хезмәт булган иде лә ул, аннан да битәр, инде эш төгәлләнгәч. куерткан гәпләре матур һәм мәгънәле булган иде! Тик, җәл, ул ялда шушы йортта туып үскән нечкәбнл ни сәбәптәндер кайтып төш- * мәгән иде, шунлыктан чибәр кызый берни күрмичә, берни ишетмичә = калды. • 5 Инде куыклар башлангач беленде: Рәмзиләрнең морҗалары юньләп тартмый, мич авызыннан төтен чыгып, бөтен өйләрен тутыра икән, инде f тәмам йөдәп беткәннәр Якшәмбе иртәсе иде. Габделбәр тиктән генә j аларга барып кергәч, казалы хәлне аңлап, мичне тегеләй караштырып, ф болай караштырып чыкты һәм тәвәккәлләп эшкә тотынды Иң әүвәл ш мичнең югары өлеше белән морҗасын бөтенләе белән сүтеп ташлады. ° Аннары, мичнең исән калган өлешендәге бар төтен юлларын бик әйбәтләп с тазартып чыккач, сүтелгән кадәресен яңабаштан салырга кереште. Ул, 3 билгеле, һәммәсен үзенчә иттерде, үзенчә кыландырды Әйе, кулларында < чын-чынлап ут уйнатып күрсәтә белде егет ул көнне! Измә изүдә, иске кир- * печләрне кырып, чистартып, әзер хәтлесен югарыга биреп тору кебек 5 эшләрдә аңа дусы Рәмзи булышты Кичке эңгер куерганчы, эшләрен * түгәрәкләп тә өлгерделәр ч Түгәрәкләп куйгач, билгеле, яңартылган мичне көне-сәгате белән үк сынап карыйсылары килде. Мичкә яртылаш кына, артыгын кызып, каты куырып куймаслык иттереп кенә, утын тутырдылар да кабызып җибәрделәр Мич галәмәт шәп суырта иде, коры утын минуты велән ялкын/а уралды һәм дөрләп-гүләп яна да башлады. Менә шул чагында йорт хуҗабикәсе Рәсүлә мич янында идәндә аяк бөкләп, җәйрәп утырган, куллары, бите-йөзе корымга, тузанга буялып беткән Вятка егетенә, үз куанычын бер төсле сорау рәвешенә төребрәк, әйтте дә инде: — Әфсенен бик әйбәт беләсең икән, сырхаулар күрмиеъчә меңнәр җәшә, улым! Тик ни үзең сөйләгән шул мичче Мәсгут абыең җанында остарганнан-остара барып, үз авылында шөһрәткә күмелеп җәшисе урынга ниләр эзләп килдең соң син мондагы Чаллы мәхшәренә? Моңа Габделбәр гадәтенчә киң һәм мөлаем елмаеп җавап кайтарды. — Ә безнең Мәсгут абый әле илленче еллар .башында ук Мәскәүнең Ленин тауларында өр-яңа университет бинасын коруда катнашкан, аннары аны, иң шәп ташчылар рәтендә. Варшава каласына галәмәт дәү культура сарае салышырга җибәргәннәр Яшьлегенең әнә шул матур елларын ул бик сагынып, бик горурланып әледән-әле исенә төшереп тора, аны тыңлаулары ук күңелле! Моның соңында шунда мич каршысында тез чүгеп утырган дусты Рәмзигә күз сирпеп алды: — Син. Рәмзи, Чаллы юлларыннан аз йөрмисең бит. Олы юл белән выжлатып үтеп барган чакларыңда, бер кырыйда зур хәрефләр белән буйдан-буйга галәмәт сузайтып. «Истәлеккә, шәһәр бүләк итәм!» дип язылган плакат күзеңә чалынганы бармы? — Чалынмыйча Андый плакат КамГЭС поселогының бер йорт маңгаена да беркетеп куелган, кичләрен ут булып яна! — дип җүпләп куйды Рәмзи — Менә шул-шул. Минем дә, дим, соңыннан горурланып, хәтта мактанып сөйләрлек бер эшем калсын әле үз гомеремдә! Рәсүлә бу сүзләргә бик канәгать, бик риза кыяфәттә баш каккалап ■ алды. Ләкин аның әйтер сүзе әле бетмәгән икән, ул инде хәзер тавышына тагын да серлерәк, мәгънәлерәк төсмер бирергә тырышып, егеткә төбәлде: — Ә бәлкем соңыннан кала салган җиреңдә урнашып та калырсың, туган авылыңа бөтенләй дә кайтып ’тормассың? Ә бәлкем, шушы данлы шаулы тирәнең берәр авылында төпләнеп калырга ниятләрең туар, ә? Габделбәр менә монысына инде җавап бирергә ашыкмады. Аның авыз тирәсе бер җыела төште, бер җәелеп китте, маңгае жыерчыкланцп сырланды, ахырда, тирән сулап куйгач, сүзен турыдан бәрмичә, читләтебрәк. әмма шулай ук үзенчә тирән мәгънәгә төрендереп, әйтә салды: - Язмыш китабын актарып караган юк бит әле. Бәлкем, аның алдагы битләрендә шулай дип язылгандыр да. Рәсүлә апа! Дөрләп янган мич каршысында. йөзләрендә ялкын шәүләләре уйната- уйната, бик матур, бик мәгънәле сөйләшү булды ул тымызык кичне, һәм менә шуннан соң алар үзара бик якынаеп, тәмам үз кешеләр булып киттеләр дә шикелле! Ә Туры бабай өендә, төп йортларыйда кич утырып, матур һәм серле гәп корулар? «Кырлар тарихы» аңа сеңгән кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар, авыллар язмышы, адәмнәр көрәше? Ә авыл исемнәре? Алар- ның асыл мәгънәләре, аларга төренгән серле һәм хикмәтле хәлләр? Менә болар һәммәсе дә Габделбәрнең күңеленә тирән уелып керде, һәм ул. туган ягы Вятка буйларына кайтып төшсә, бу жәһәттән барын да тирәннән өйрәнеп-белеп алырга ниятләп куйды — моңа аның иманы камил иде Димәк, бу тарафтан Туры карт үз максатына иреште дисәң дә була иде Ләкин нечкә күңелле, хәйләкәррәк зиһенле бабайның теләге моның белән генә чикләндеме икән? Ул үзе сөйләгән кызыклы вакыйгалар. гыйбрәтле хәлләр белән тыңлаучыларында, бигрәк тә Габделбәр күңелендә, бу тарафларга, үзенең туган якларына олы ихтирам һәм хөрмәт хисләре уятырга, шуның белән аларны тагын да якынайта төшәргә, ахыр килеп, бөтенләй үз кеше итеп куярга да теләде шикелле. Габделбәргә мөнәсәбәттә ул монысына да иреште дияргә мөмкин иде. Алай гынамы, егет күңелендә әлеге күркәм тойгылар гыйшык хисләре белән дә үрелеп-кушылып киткән, ягъни тагын да нечкәрәк, нәфисрәк һәм кайнаррак рәвеш алган иде Әйе, егет кичләрен серле һәм хикмәтле гәп корып жибәргэн чакларында үзе янында чибәр кызның да утырганын, хәтта аның сулыш алуларын тоя кебек, «Кырлар тарихы»на, аларга сеңгән кызыклы вакыйгаларга, хикмәтле язмышларга ияреп, күңеле һәм уе белән бик-бик еракларга китеп бара, җанын тәмам иләсләндергән кызның коры-буш җирдә тумаганын, аны тарихның гыйбрәтле язмышлары тудырып үстергәнен һәм бүгенге көнгәчә китереп, соклангыч матур гөлгә әверелдерүен бик әйбәт аңлый — бу исә егетне чиксез куандыра да иде Әнә ул кырлар-басулар Юка кар астында туңып өшеп яталар Инде сапсалкыннар. Ә юк, әнә шул туңып-бөрешеп, тын гына яткан мәлләрендә дә сапсалкыннан да туфрак исе. киләсе яз һәм җәйнең җылысы бөркелә сыман. Күзләреңне йомдың исә, күз алдында ямь-яшел басулар, гөрләп үскән игеннәр шәйләнә, хәтта аларның шавын колагың белән дә ишетәсең кебек Алай гынамы, шул яшеллек дөньясыннан, шул игеннәр арасыннан болай таба, аңа таба, җилдә чәчләрен тузгытып, зәңгәр яулык болгый-болгый, көләч йөзле кызый килә сыман, ул йөгерә- ашкына, бер оча, бер куна, торган саен якыная, менә инде кайнарланып кочагыңа керер, менә инде ялкынлы күкрәгеңә сыеныр кебек — нәкъ инде кайбер кинолардагы шикелле. Ләкин бу — нибары җанлы-җансыз сурәт кенә, нибары мираж гына, аны кочагыңа алыйм дисәң, кочагыңда коры һәм салкын бушлык кына Назар әйтмешли, әллә чынлап та хыялыйга әверелеп бара инде ул соңгы араларда? Ә совхозларында бүген хәлләр хәл Ризван агроном, Хәнәфи Бариев белән аның улы Рәмзи кебекләр тырышмыйлар түГел, бик тырышалар, көне-төне баш ваталар, тирләр түгәләр, болай кыландырмакчы, тегеләй итмәкче булалар, әмма атлап үтәсе кыенлыклары хәтсез шул әле. Тегесе җитми, бусы җитми, бигрәк тә төрле һөнәр ияләренә зур кытлык. Ә бит/ турысын әйткәндә, Габделбәрнең күкрәк кесәсендә трактор йөртергә таныклыгы бар — моны ул урта мәктәпне тәмамлаганда ук алган иде, шоферлыкка да хокукы бар монысын армиядә чакта үзләштерде, ягъни хезмәтнең бу төрләреннән дә сынатырлык егет түгел иде Тик ул боларын Тавил Хаҗизхмэтов рәсеме әлегә әйтмичә тора, үз туган ягы Вятка буйларын искә төшергәндә тегеләй дә авыз суларын корытып сөйли, белгән-өйрәнгән һөнәрләре җәһәтеннән исә алай бик кәпрәеп кыланырга теләми иде Яисә, әйтик, кирәге чыкса, дусы Рәмзи белән бергәләп, җәен болыннар сугаруда тир түгеп, кышын ремонт эшләренә ике куллап ябыша алмас идемени? Күңел сала белсәң, совхозда \з сәләтеңне беткәнче күрсәтердәй эшләр азмыни? Шулай. Габделбәр менә бу кыр-басуларда үз буразналарын бик теләп сызар иде «Кырлар тарихы»ның алдагы сәхифәләренә үз исемен җуелмаслык иттереп, матур иттереп яза белер иде. Ләкин моның өчен ике җанның бергә кушылып чәчәк атуы, аларның бер-берсенә тиң булып, кулга-кул тотынышып яшәп китүләре, ягъни кырлар тарихына, авыл язмышына ин матур сыйфатларда сеңеп китүләре кирәк ләбаса! Егетнең бердәнбер шарты шул Әйе, бер Бариевлар гаиләсе өчен генә түгел, шушы авыл, шушы кыр-басулар өчен дә иң кирәк кеше бит инде ул югыйсә Нигә моны аңламый икән ул кызый? , Кырлар эндәшми, кырлар җавапсыз Ә юк, алар тын гына хәл җыеп, җегәр туплап яткан мәлләрендә дә, сап-салкыннан да әнә: — Алдагы матур һәм якты көннәрнең хакына, безнең дә бәрәкәтле һәм хозур булуыбыз хакына, саф намусың белән чын-чынлап кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәт инде, егет! — дип, кайнар пышылдап, киңәш бирәләр сыман Кыш башының тымызык бу кичендә Әҗер урамнарын һәм тыкрыкларын байтак буйлап йөрде Вятка егете. Кайтып керсә, хоккей инде тәмамланган; өйдәгеләр, бары бер булып, «Вакыт» программасын карап утыралар иде. Арада, диван почмагына чумып, Ризван агроном үзе дә кырын яткан иде. — Нәрсә, клублары бик суыкмы әллә, җүнләп җакмыйлармы? — дип төбәлде Туры карт, алгы өйдә утны яндырып һәм егетнең кызарып янган йөзенә игътибар итеп — Суык,— дип көлемсерәде бусы һәм түр якта кәнәфигә чумып утырган хезмәттәше Назарга гына күз төшереп алды да, һәммәсе ишетерлек иттереп, бер сулыш белән диярлек әйтә салды — Кайткач та әйтергә онытканбыз Тулай торакка чират җитте бит безнең! Иртәгә сезгә азаккы көн кайтабыз! Тегендә Назар башын ялт кына болай таба борды, беравык иптәшенә күз тасрайтып карап торды, аннары, үзе дә авызын киң җәеп, җирән сакалын селеккәләп алды: — Ие, ничектер онытып җибәргәнбез. Берсекөнгә күченәсе! Югыйсә мондый көн киләсен беләләр дә, аны көтәләр дә иде, шулай да. хәбәр капыл гына әйтелгәнгәме, Туры бабайның чал төкләр баскан, тирән җыерчыклы үз йөзе дә кинәт кенә куе кызарынып китте. — Менә бит, ә! Инде көне җитте диген, ә! һай, тиз үтә дә соң гомеркәйләр! — дип, тыны беткәндәйрәк рәвештә, карлыккан тавыш белән сөйләнеп куйды карт һәм Ризван улы белән килене Тәзкиягә эндәште: — Ишеттегезме? Син инде, улым, иртәгә кичен кантурыңнан вакыт чамасын җуймый кайта бел! Ә син, килен, мунча җагып җибәрерсең, мичкә итле бәлеш салырсың. Берәгәйле иттереп кенә бер мәҗлес корып утырмыйча, һич җарамас, диюем! . - Ярый, әткәй, шулай итәрбез! —дип җавап кайтарды Тәзкия һәм, менә хәзер үк эшкә керешергә җыенгандай, утырган урыныннан ук купты Ризван да. ачык елмаеп, очлы ияген каккалады: — Андый кичне кантурда батып яталармы соң! Әлбәттә, коры-буш көйгә генә үткәрмәбез аны! Мәҗлескә Рәсүлә сеңел белән Хәнәфи кияүне дә дәшеп алырбыз, уллары Рәмзине дә. ' Тик Сабир гына моңсуланып: — Инде саубуллашасы да икән,—дип куйды Аңа инде тәмам үз булып беткән абыйлары белән генә түгел, бер уңайдан аларның харап та шәп мотоциклы белән дә хушлашырга туры киләчәк иде. Ниһаять, ут сүнде, өй эче тынып калды. Бу кичне Ризван агроном да озаклап утырырга теләмәде, хәер, ул соңгы вакытларда кич озайтуларын сирәгәйтә төшкән иде: яше дә бәләкәй түгел, өстәвенә, эштән чыгып алжый да торгандыр Ләкин бу төнне аны да, бүтәннәрне дә йокы тиз генә җиңә алмады Назар белән Габделбәр гадәттәгечә алгы өйнең чаршау төшермәле ♦ киң караватына ятты. Башлары уртак ястыкта Бер мәл тын гына = яткач, Назар пышылдап кына, әмма үпкәсен аермачык сиздереп, әйтә з куйды: г — Бүгенгә тишелмичә торабыз дип сүз куешкан идек, ә син, сыбызгы? f — Син гафу ит инде Мин капыл гына киресен уйладым. Никме? = Тылның чыннан да ныкмы икәнен беләсем килде. Әйбәт икән! Үзең * күрдең ич ниләр кыландырмакчылар! ш — Оста да инде син ° — Ә син, Назар, хаклы: миңа хәзер Чаллыда яшәгән килеш жил- * ләр истерергә бик вакыт Теге мыекбай дусның ныклыгын бик шәпләп з сынап карамыйча ярамас! Рәмилә аный, ялтыравык укасына гына кызыгып « женләнмиме икән? Бик яшьләй үз укасы коелмагае кызыйның Назар молдаван егете Женя Мынданы да чит күрми, аны якын итә, ә Габделбәр хакында әйтеп торасы да юк. Ул аларның маңгайга- < маңгай бәрелешүен һич теләми иде. Ләкин, ни хәл итәсең, мәхәббәт ч юллары кисешми тормас шул: берәү жиңә, икенче берәү чигенә яисә л җиңелә . Назар авыр сулап куйды ■— Бик тә кызганыч, мәхәббәтнең күзләре сукыр диләр шул. — Әнә шул мәхәббәтнең сукыр күзләрен ачтыру — асыл егетләр шөгыле түгелме соң, дускай? 5 Таиповның кулында келәшчә-чүкечтер, өтергедер, ян сәкедә вак кадак белән калайдыр, олы кайчыдыр, алдында исә күпне күргән иске сандык. Хатыны Марзия аңа: «Зинһар, шуны адәм карар кыяфәткә кертеп, рәтли күр инде, картым»,—диде Үтенече зурдан. Ә үзе Яңа Калага куна китте. Бүген Таипов болын хәтле өендә япа-ялгызы матавыклана. Иске сандык — әүвәлге тормышларының күркәм бер истәлеге. Ул карар күзгә әле шактый нык күренсә дә. инде картайганлыгын ярыйсы ук сиздерә: борганда-органда, авыр-авыр ыңгырашып куйгандай итә. Аларга өр-яңа квартирны унике катлы мәһабәт йортның бишенче катыннан бирделәр. Өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен бераз югарырак инде югарылыкка, әмма артык зыяны булмастыр, шәт: лифт дигәннәре өзелми эшләп торачак, имеш Ә болай квартирлары әллә кемең кызыгырлык, шоп-шома линолеумлы, ялтырап торган өч бүлмә, ике балкон, урам якка караганын «лоджия» диләр икән. Кафель диварлы бик пөхтә кухня Ни дисәң дә, чын осталар салган «мәскәүский» йорт шул. Әмма иң әһәмиятлесе; суның салкыны да, кайнары да килеп тора, озакламый газын да үткәрәселәр ди. «Мичкә утын ягып, сулар ташып иза чигәсе булмас, бер рәхәтләнер көннәр килер икән безгә дә»,— ди карчыгы Якында, кул астында гына диярлек кибете-мазары, урам аша гына иләмсез дәү поликлиникасы да корылып ята. Картаймыш көннәреңә оҗмахның үзе буласы инде Карчыгының куанычы эченә сыймагандай күренә Ике бөртек җан дигәч тә, алдагы көннәрдә, мөгаен, алай калмаслардыр. ишәерләрдер Шулайрак абайлана Әнә Козьмодемьянск каласында (зләренә оя кормак булып тырмашкан кызлары Әлфинур белән кияүләре 'Вазыйх азаккы хатларында бу якларга тартылырга ниятләре барлыгын аермачык сиздереп яздылар Көннәрнең бераз йомшарта төшүен генә көтәләр Нәниләре бар. әле тагын булырдыр. Ярый, хуп, кайтсыннар, төпләнсеннәр КамАЗ өчен әзер механик бик тә ярап куяр, врач кызлары да эшне тиз табар, читкә кагылмас. Гаилә тормышлары да картлар янында. ичмаса, түгәрәкләнә төшәр Әйе. бергә-бергә күңеллерәк булыр. Яна квартирга, әлбәттә, мебельнең өр-яңасын, күзнең явын алып торганын гына кертерләр. Заманчасын' Марзиянең күптәнге хыялы Яңа квартирга савытсабаның, урын-җирнең бер кадәресе күчерелде инде. Әмма Марзия, әкәмәт җан. Яңа Калага иң башлап гөлләрне, аларның да иң купшысын, иң матур чәчәклесен илтте «Изге сәгатьләрдә туры килсен дә. алдагы көннәребез картлык җәфасын әллә ни күрмн-нитмн генә, гөлдәй балкып торсын!»— диде. Ә мондагы, иске йорттагы байтак нәрсә — шактый таушалган өстәлурындыклар. тимер караватлар, шкаф комодлар үз урыннарында калыр. Әйдә, үз җайларына әкрен генә туза бирсеннәр Хәер, алай онытырлык итмәсләр- ике арада җепләр барыбер өзелмәс, туган авылларына эзләрен барыбер суытмаслар Бу иске сандыкны исә үзләре фелэн алырлар «Яңа фатирда елтыр- ялтыр мебель арасында аңа гына урын табылыр, сыйдырырбыз»,— диде карчыгы Шулай димәскә, иске сандык — аның иң кадерле истәлеге. Бирнәсе! Ул көннәрне онытырлыкмы соң! Кышка кергәннәр иде инде. Сугыш беткән елның беренче йомшак карына беренче чана эзләре төшкән чак иде Кошевкага иңне-иңгә терәшеп утырган шәйгә, туй атында, аллы-гөлле сөлге-тасмаларын җилфердәтеп һәм җиз шөлдерләрне матур чыңлатып. Әҗер урамнарыннан әллә ничә тапкыр гөрләтеп уздылар Иң ахырдан, кояш тарафыннан әйләнә килеп, аларның шушы нигез капкалары төбендә тукталдылар Кошевка артына исә шушы сандык бәйләп куелган иде. Рәхәт һәм татлы көннәре иде. Егерме сигез ел әүвәл . Инде хәзер Яңа Калага карчыгы ниләрен тутырып алып китәр микән? Ин кадерле савыт-сабасынмы? Әллә элек-электән сакланып килгән кнтапжурналларнымы? Арада гарәп хәрефләре белән бастырылганнары бар. латин шрифтындагылары да Ә бәлкем, шушы сандыгына янә кием-салым, чүпрәк-чапрак тутырып алып китәр? Теге замандагы иң олы байлыгы булган бирнәсенең үзенчә бер төсе һәм өлеше иттереп? Бер көнне карчыгы комодның иң астагы тартмасын актарырга тотынды Бу сандык ул чакны әле келәтнең бер почмагында, ягъни тыныч аккан еллар куенында, әкрен генә искергәннән-искерә барып, тузан җыеп ятуда иде Марзия комод тартмасыннан байтак нәрсә тартып чыгарды: үзенең кыз чагында яратып кигән, матур-матур бизәкле күлмәкләрен, яулык- кыекларын. килен булып йөргәндәге киң күкрәкчәләре, каймалы алъяпкычларын, бүтәнен Барының да төсе уңган, бары да тузган, тик тотып карарлык кына Шунда, и хикмәти хода дигәндәй, тартма эченнән җилкә башлары тәмам уңып, хәтта агарып беткән ертык якалы гимнастерка белән кыршылган пилотка килеп чыкты Яхъя Таипыч хатынының мондый хәстәрлегенә исләре китеп карап торды, шул минутта хәтта бугазына төер дә менеп кунды шикелле Әмма хикмәтнең дә хикмәте бу түгел икән әле. Берзаман чүпрәк чапрак арасында пергамент кәгазьгә бик пөхтәләп төрелгән дүрт кырлы төргәк күренде. Мөгаен, карчыгы Марзиянең шуны эзләне булгандыр да әле Тапкач, тегеләй әйләндереп, болай боргалап карады, аннары ашыкмыйчакабаланмыйча, сакланып кына сүтеп җибәрде Яхъя Таипыч шул минутта аһлар итте: төргәктә тип тигезләп өсте- өстенә салынган кулъяулыклар иде! Дистәдән артыктыр! Бэз-батист чүпрәкләр, дөрес, чак кына саргая төшкән әмма чигүлс чәчәкләрең билләһи, менә шул сәгатьтә генә бакчадан өзеп алып кергән сыман! Фронтовик егет булып йөргән чагында аз бүләк иттемени ул аңа шундый кулъяулыкларны? Соңыннан, бергә кушылып, җан юлдашлар булып бер сукмактан атлап киткәч, күрәмсең, барын да кире җыеп алган да. хәстәрен күреп, саклауга куйган Карчыгы Марзия ул кичне кулъяулыкларның һәркайсын диярлек жәеп җибәреп. аларга дымлы күзләрен төбәгән хәлдә озак кына уйчанланып утырды, аларны иснәписнәп тә куйгалады, ахырда берсен иренә дә сузды: — Мәле, иснәп карале! — диде. Чын әгәр, зур роза чәчкәле батист кулъяулыктан әле һаман хуш- ♦ буй исләре аңкый иде! Карчыгы бар булгаһ истәлекләрен, әлбәттә, иң яктыларын, иң ка- s дерлеләрен. Яңа Калага шушы сандыкта алып китәргә җыенгандыр 5 Өлкән ир затының кулында келәшчә-чүкеч уйный.- олы кайчы ял- £ тыравык калайны телемнәргә телгәли, өлкән ир затының ихтыярына буй- = сынып, иске сандык торган саен ныгый бара, яшәрә бара иде Гомер юлдашының олы гозерен җиренә җиткереп үтәү аның үз. йөрә- * генә дә ял бирә сыман иде. Кинәт абзый, чүкечен күтәргән хәлдә, сагаеп калды: тышта кемдер к болдыр баскычына каты-каты иттереп аяк бәргәләп алган кебек тоелды з аңа. Кагйсы йөри икән тагын эш бүлдереп? < Теге озак көттермәде, ишекне киң ачып һәм үзе белән бер болыт “ салкын ияртеп, бусагадан атлап та керде. Хәнәфи Бариев икән лә. Г Хуҗа кеше аңа үтә сәерсенеп төбәлде: Хәнәфинең өстенһә i адәттә кия £ торган каеры туны, башында колакчын читләре шактый ук кыршылган “ күн бүрек. Әмма аягында, бик озын кунычлы резин итекләр иде. Менә 14 сиңа — бу җилдә, бу суыкта! Хәнәфи ипле генә исәнләште, аннары бияләенең кыры белән генә куе төкләр баскан какча яңагын сыпырып узгач, ярыйсы ук каушаган тавыш белән әйтә куйды — Ни... Яхъя Таипыч. кодаң Гайнан Кама уртасында бозда батып калган бит әле. Мацшнасы-ние белән. Таипов сандык янына чүгәләгән җирендә, кисәк буыннары йомшап, лып иттереп идәнгә утырды, хәтта кулындагы чүкече дә аяк арасына төшеп китте: — Нәрсә-әү? — Син, зинһар, алай ук бик нитмә әле. Яхъя Таипыч: үзе исән ул, исән! Акмаган да. нитмәгән дә. Машинасы гына ике боз арасында кысылып калган, ди. Аның бозы да. кадалгыры. ике катлам булып каткан бу елның кышында — Ник алай? — Шул инде, югарыдагы ГЭС хикмәтләре: кыш уртасы җиткәндә' боз өсләтә шаулатып су агызып ятмасалар соң. Инде хәзер аста да боз. өстә дә боз. ә ике арада су. ди. — Уф. рабочком, бу хәтле котны алмасаң соң. Җүнләп аңлата да белмисең, иблис! — Таипов идәннән авыр гына кубарылып күтәрелде дә ян сәкегә утырды. Аның сулыш алуы, ниһаять, җайлана төште сыман.— Атна-ун көннәр элек колакка чалынган иде шул: ни Адабугага. ни Менделеевскига чыгып булмый, елга өсләтә шаулап су ага дип Гыйнвар азагында, чатнама суыкта, ә! Бу Каманың рәтен тәмам бетерделәр: ни җәй сиңа, ни кыш. Ә Гайнан ни пычагыма дип күрәләтә барып кергән соң? Шул хәтле акайчукайланмаса соң! — Чукайланмаска Аның Алабугада бер нефтьче әшнәсе бар икән. Менә шул бәндә берничәләп баллон кислород ышандырган булган Ре монтның самый кызган чагы бит. Кислородсыз гына. бар. җүн чыгарып кара! — Кислород күгәрчен сөте түгел лә. Ярый. хуп. миннән ни? — Ни дип... Төнгә каршы кешене машинасы-ние белән Кама урта1 сында калдырмассың бит инде. — Дөрес, ярамый. Әмма ләкин мин бит инде, үзең бик беләсең,— Таиповның тавышы кисәк сынып китеп, карлыгуга күчте, власть түгел бит инде, власть түгел! Акбашев беләме? Кем булсын, мине алыштырган яңа директор! 7е Хәнәфи бияләй кыры белән янә какча яңагын сыпырып узды, авыр гына көрсенеп куйды: — Миңа, Яхъя Таипыч, власть түгел, трос кирәк .иде. — Трос? Нинди трос? — Соң, тарттырмагд инде. Мастерской лапасы төбендә рулонда берәү бар иде. Инде җилләр искән. Күргән-белгән кеше дә юк. Әллә дим сез... — һы’, мин каян белим, каравылда утырдыммыни? — Әллә дим, Гарәфша кодаң бер-бер җиргә... — Гдрәфша? Тагын шулмы? Тфү, әйтмә миңа бүтән ул исемне! — Таипов ян эскәмиядән капыл гына кубып, алгы өенең идән сайгакларын шыгырдата-шыгырдата ишекле-түрле йөренергә тотынды. Аның калын кашлары кушыла язып, йөзе үтә ачулы, хәтта куркыныч төс алган иде.—Әйтмә! Кода, имеш! Тегесе дә, бусы да. бөтенесе дә! Ә бит Гарәфшаны артына тибеп авылдан озатканыма өченче ай китте түгелме? Югын да, барын да бер төшкә аударырга., һы, таптыгыз ташландык коены! Хәнәфи челт-мелт күзләрен йомгалады: — Соң бит мин., әллә дим... — Әллә дә әллә! Ә бәлкем ул тросны печән-салам тарттырганда ук тураклап бетергәннәрдер? Ә син һаман миннән таптырасың. — Соң анда Кама уртасында берәү интегеп ята лабаса! Җитмәсә, тышта җәя үле буран... — Сез үзегез җәяүле буран! Дөнья мәшәкатьләреннән котылып, инде үз җаема әкрен генә кыймылдап ятыйм әле дисәм, ургылып кына ла керәсез! Хәнәфинең дә тавышы кинәт каяндыр, бөере яныннан ук күтәрелеп, калын ирен араларыннан сытылып кына чыкты: — Ярый алайсам, үзең әйтмешли «хуп». Бер-Тэер әмәлен тапмый калмабыз әле. Таипов бүлмәдә йөренгән җирендә капыл тукталды һәм кинәт айнып киткән, аптыраган кыяфәт белән Хәнәфигә баштанаяк сөзеп карады — теге уң кулы белән ишек тоткасына ябышкан иде. — Тукта, җен орган! Тукта! Кама уртасында, димсең.. тфү, анысы да кода! Әзер машинаң бармы? — Булмаска. Мастерской’ ишек алдында гына — Эһе, бар алайса, машинаң белән кил әле син кәнсә янына — Таипов бер кулы белән такыр баш түбәсен кашыштырды, икенчесе белән чөйдә эленеп торган билле тунына үрелде.— Менә сиңа аяклы казалар... . Әлбәттә аңа — кичәге директорга — бүтән берәү өчен проблема рәвешен алган нәмәрсәне хәл итүе чүпкә дә тормады: телефоннан гына шалтыратып, төенне чишеп җибәрергә бик тиз әмәлен тапты. Ул совхоз кәнсәсеннән урамга чыкканда. «МАЗ» кабинасы янында Хәнәфи көтеп тора иде инде. — Эһе, рульгә үзең утырмакчысың, ярый, хуп. Менә болай, Хәнәфи туган, син туп-туры Чаллыга, «Сельхозтехника»га чаптыр. Анда Газизов үзе дә белә, тросы да табылыр, әгәренки үз«МАЗ»ың белән генә өстерәргә чамаң булмаса, өстәп машина да сорарсың. Ул Гайнан, оешмаган алла колы, шуны да абайламаска. Чаллысы борын төбендә генә бит югыйсә.— Таипов сукрангандай иттерсә дә, аның йөзенә елмаю иңгән, гомумән, абзыйның төс-кыяфәттеннән: егетлектән мәхрүм түгел әле без, дигәнрәк чалым аермачык сизелә иде. — Карале, ни... Хәнәфи. — Таипов инде кабина күтәрмәсенә ба- ' сарга итенгән Хәнәфинең җиңеннән эләктереп алды, тавышы ничектер бөтенләй йомшарып, хәтта пышылдауга күчеп куйды:— Син... ни... кайткач, миңа киләлмәс идеңме, ә? Хатын да өйдә юк, япа-ялгызым аулак та утырам Сулышны сулышка кушып дигәндәй, бер сөйләшеп утырырга, ә? Иренмәсәң, кәнишне Аерылышасы бит, ичмаса, бушаныр идек бер, ә? Хәнәфи, сәерсенеп һәм сон дәрәҗәдә Җитдиләнә китеп, Таиповка күз төбәми булдыра алмады: тегенең каратут йөзенә шул арада моң- сагыш та, инәлү дә, хәтта нәүмизлек тә иңеп өлгергән иде. — Ярый. Яхъя Таипыч. Тегендә батып ятмасам. * «МАЗ» вак кар көртләренә зәңгәр төтен бөркеп һәм бар гәүдәсе = белән шалтырый-дыңгырдый китеп тә барды. з ‘ Жил карны шәп себерә иде Таипов зәһәр җилгә бер тын йөз тотып § торгач, тун якасын күтәреп һәм олтанлы киез итекләре белән шыгыр- f шагыр кар изеп, урам белән югарыга, үз өенә таба юнәлде. Анда аны j хатыны үтенгән һәм көтмәгәндә бүленеп калган олы бер эше көтә ич. ф Ләкин бу минутта Яхъя Таипычның уй-хисләре иске сандыкны яңар- « ту-яшәртүләрдән бик-бик еракта иде. ° 6 и Бүген, төшке ялга тукталгач, Рәмилә иптәшләре белән бергә аш- * ханәдә тиз-тиз генә тамак ялгап алды да җәһәт кенә тулай торагына с. йөгерде. Ж.ил-җил барып кереп, вахтер өстәленә күз салса, ни күрсен, * аның исеменә телеграмма ята. Сөйгән яры Женя Мындадан! «Алдагы якшәмбедә Мәскәүдән кичке рейс белән кайтып төшәрмен, көт, үбеп калучы Женяң». «Алдагы якшәмбедә?». Димәк, иртәгә! Күктән көтмәгәндә шушындый куаныч ишелеп төшсә, ни була? Аякларың җирне тоямы? Очар кошка әвереләсеңме? Рәмилә бүген очар кош булып та, җырланасы җыр булып та күкләргә менде! Әйе, җыр булып та! Үз җырының моңа кадәр җырланмыйча, тыелып торган өлеше, күңелендә менә шушы көн, шушы сәгать өчен генә сакланган хәтлесе, кинәт күкрәгеннән өр-яңа төсмерләргә уралып, тышка ургылып чыкты, кешеләр ишетмәсә дә, дөньяга дулкындулкын булып таралып китте: Зәңгәрсу күгемдә самолет күренде, Сәламләп һавадан канаты тибрәнде. Кояшым елмайды, күзләрем нурланды, Ак лачын, бәгырем, ул синдер, ул синдер’ Серемне дә сөйлим, көемне дә көйлим. Яшьлегем КамАЗда иртәнге чәчкә мин!. Рәмиләнең хәлен Фаягөл шундук аңлап алды: — Утларда янып йөргән идең, әйттем бит мин сиңа,— диде ул, сердәше өчен чиксез сөенеп Күңелең тулы куаныч булганда, кулыңда ут уйнамыймыни? Диварларга мату’р буяулар белән бергә синең якты һәм саф хисләрең дә сибелмимени, бүлмәләр кояш нурларына күмелмимени! Ике кыз, шатлыклы тойгылар дулкынында айкала-чайкала, көлеп- елмаеп эшли торгач, бер заман ни күрсеннәр, культура сараеның'кече залына караган интерьерын инде очлап та чыкканнар. Менә бит сизелмәде дә диярлек! Буяу-бизәү әйберләрен коридорга чыгарып куйдылар да өс-башларын аз-маз төзәткәләргә тотындылар Смена бетәргә шактый вакыт бар иде әле, бригадир Людмила апалары аларны нинди эшкә кушар икән: спорт залындагы измә сылаучыларга булышырга җибә- < рерме, әллә «кафе-бар» дигәненә бүгеннән үк бизәү төшерә башларга диярме? Алар шулай икеле-микеле баш ватып торган арада, бригадир Людмила Крутько яннарына килеп тә басты, чакырып-дәшеп тә йөрисе булмады үзен Сынаулы карашы белән интерьерны буйлап та, иңләп тә чыкты, аннары ике яңагын да чокырайтып елмайды да тел шартлатып алды: димәк ки, мактавы — Кипкәч, ни әйтер бит әле,— дигән булды Рәмилә. . — Әйбәт дияр! Булдыргансыз! Инде хәзер нишләтергә икән сезне? Күкләргә чөеп мактаргамы, әллә, кабып кына йотаргамы? — Кабып йотар.а! — Чәйнәмичә генә. Бер рәхәтләнеп көлешеп алдылар Моның соңында Людмила Круть- ко. маңгаена төшкән сары чәч тәлгәшен генә төзәтеп куйды да, гөлдәй балкып торган Рәмиләгә текәлде: ч — Сиңа, чибәрем, кичке мәктәпкә барасы бит әле, аңарчы дәресләреңне дә караштырып куярга кирәктер, иеме? — Бүген шимбә бит — кичке уку юк Мин. Мила апа, авылга, әни янына кайтып килермен дигән идем Инде ике атна кайтып күренгәнем юк. — Авылга? Бик әйбәт, кайта гына күр. Сиңа алай озак күренмичә тору килешми дә, ярамый да. кызый! Кайткач, әниең белән әтиеңә миннән бик күп сәлам ирештер, иң матур теләкләрдә калды диген! Алайса Бригадир Людмила Крутько мәсьәләне шактый кызу тотты. Алар тирәсенә янә бер-ике кыз тартыла төшкән иде. Людмила апалары һәммәсен бер караш белән иңләп алды: — Рәмиләбез бүген туган авылына’кайтып китмәкче икән. Ә тыуь та буран кубарга җыена сыман Иртәрәк кайтып китсенме? Җибәрәбезме, кызлар? Бу минутта: «Женя Мынданың телеграммасы хакында белми әле. Их, аны да белсә идеме'» - дигәй уй Рәмиләнең күңелен кымырҗытып узды. Иптәш кызйары исә. дәррәү кубып җавап кайтарды: — Җибәрмичә Кайткач, солдат абыең нңнәр‘енә тау-тау сәламнәр аудар, яме! — Бер килеп күренсен әле. ичмаса! И рәхмәт яугырлары! Рәмилә тулай торагына таба очты Бер сулыш белән диярлек үзенең бишенче кагына йөгереп менде Бүлмәсенә кергәч, эш киемнәрен салып атты да. аларны стенадагы шкафка урнаштырды, моның соңында душ бүлмәсенә сугылып, краннарны боргалап карады: и боларына да мен рәхмәтләр инде, соңгы араларда суның ни каннарыннан, ни суыгыннан өзмиләр. Туйганчы кинән! Тиз генә юынып, чистарынып чыгар да өстенә җылырак киемнәрен кияр Башына, әлбәттә, мамык шәлен урар Тик былтыр сатып алган кышкы пальтосы гына шәптән түгел инде, шактый ук туза төште, инде күкрәк тирәләре, иңбашлары кыса, якасы да кыршылганрак. Әнисе ана: «Унынчыңны бетергәнче җитсен ыштубы!» — дигән иде Ә кызлар монда хәйран шәп киенә, авылдан килгәннәре дә мода җәһәтеннән әллә ниләр кыландыра, кала кызларыннан һич калышмый Кйбетләрдә менә дигән, модный пальтолар исәпсез Рәмиләнең әллә ничә тапкыр шуларны кереп караГһтырып йөргәне булды инде Туплаган акчасы да җитәрлек. Лә- кин^ сабыр, сабыр, Женя Мындасы кайтсын әле. бергә-бергә карап йөрерләр, бергәләп сатып алырлар. Пальтоның иң һәйбәтен, иң мод- ныен, иң шәп мехлысын! Якасына карап, иң модный хатын-кыз бүреге тагын! Сатып аласы әйбере иң әүвәл аның күңеленә ошасын! Әллә абыйлары Айдаш белән Вәсимнең сменадан кайтуларын көтәргә микән? Алар бу атнаны нишләмәкчеләр, авылга кайтырга исәпләре бармы икән? Ә юк. бу суыкта, бу ачы җилдә мотоциклда ыжгырт- тырып кайтканчы монда... Олы юлга чыкса, шушындый көнне берәр са- калбай-шофер Рәмиләне туган авылына хәтле үк илтеп куймасмыни? Кайткач, әлбәттә, әнисе-әтисе, Рәмзи абыйсы белән күрешер-сөйлә- шер дә Туры бабаларына барып килер, аннары клубка чыгып, бер кинәнеп кайтыр Әнисе мунча ягып куйган булса, бүген кич керер, өлгермә гән булса, иртәгә иртүк үзе ягып җибәрер, парланып, җиңеләеп һәм сафланып чыгар Ә төш тирәләрендә инде кире Чаллыга кайтыр да кич булганын көтә башлар Анда инде аэропортка элдертер Моңа кадәр Рәмиләнең сөйгәне Женяны ерак сәфәргә ике тапкыр озатып җибәргәне генә булды. Каршы алганы әлегә кадәр юк иде Хәер, моңа чаклы егетнең телеграмма сукканы да булмады ич Ә бу юлы суккан! Димәк, са- ♦ гынган. бик-бик сагынган ул да! Рәмиләсен тизрәк күрәсе килгән! = Авылга әле бик күптән түгел генә тектереп алган, алсу өслектә g күксел яшеннәр яшьнәгән, саргылт-яшел йолдызлар җемелдәшкән күл- 5 мәген киеп, башына да мамык шәл астыннан шундый ук яулык кыегын “ ябып кайтыргамы әллә? Монда аны бер киеп күрсәтүенә, бүлмәдәш кыз- = лары һуштан егыла язды Тегендә туганнарының да исе китмичә кал- ф мае, ә инде клубка чыгып, берәр җиллерәк биюдә шул күлмәк итәклә- с рен җилфердәп, бөтерелеп күрсәтсәме' Ә юк. юк, аны иң әүвәл Женя ° үзе күрергә тиеш! Бу затлы материяне ул бик ерак бер сәфәреннән алып е кайтып, Рәмиләгә унҗиде яшь тулу уңае белән октябрь уртасында бү- £ ләк иткән иде — зәвыгы хәйран аның, сөйгән ярының күңеле ни телә- < гәнен, аңа ни килешәсен бик белә! Яңа елга күп калмады инде - ниба- * ры бер атнадан чак кына артыграк. Менә кайчан киячәк ул аны! Женясы 2 аңарчы, әлбәттә, бер кая да китеп югалмаячак, бергәләп берәр мәҗлес- * фәләндә катнашырлар, һич югы тулай торакның кызыл почмагына тө- « шәрләр. Әнә шул чакны инде Женясы да, бүтәннәр дә яшенле-йолдыз- лы «кырлар чәчкәсенә» бер сокланып куйсыннар әле! Әйе, иң әүвәл сөенсен үзе! • Ә хәзер исә Рәмилә кичке эңгер куерып киткән бүлмәнең түренә үтеп, тәрәзә каршысына басты Тышта, болай таба кыекланып торган йортларның байтак тәрәзәләренә ут кабынган, ә шактый арырак, сыек буранлы рәшә эчендә, басу түрей кисеп, үткән олы юлда автомобильләрнең фара яктылары чабыша — елга кебек ут агыла диярсең. Тәрәзәдән бөркелгән салкынча, әмма йомшак һава дулкынының рәхәтен тойган хәлдә, ике кулын да күтәреп тыгыз күкрәкләре өстенә салды да күзләрен йомды Инде әллә ни күп көтәсе калмады Әйе. вакыты җиткәч, әйтер ул ана — Менә, бәгърем, тәнемне дә, җанымны да синең өчен саф көе, кер сез көе саклап килдем Инде теләсәң нишлә минем белән,— дияр Бәлкем, РИЗне худка җибәрүләрен дә. Рәмиләнең кичке мәктәпне тәмамлавын да көтмәсләрдер әле Үзе ни дияр бит? . Кип дәрья буенда ак кала салабыз. Чаллыда ялкынсыз янучы бер.минме? Җил-давыл уйнатып яныма килерсен. Шашынып үбәрмен үземнен тинемне' Бер кадәр вакыт үтүгә, «кырлар чәчкәсе» җәйнең-җәй буена көязләнергә бик тырышып та, кышка кергәнче көязләнеп бетә алмаган Муса Жәлнл проспекты буйлап, инде шактый көчәеп киткән җәяүле буран эчендә, әмма үзе дә чокыр-чакырлар аша бик тә җилле сикерә-атлый, зур күзләре караүан тарафка элдертә иде инде. 7 — Син, Хәнәфи энем, турысын гына әйт әле: үзебезнең Әҗердә сиңа авыз тутырып, күбәүләрме «жизни» яисә «кода» дип эндәшә? Бик күпләрме, дим? Яхъя Таипыч табынны Оолындай иркен өенең түр ягына әзерләгән, әмма ул табада бәлеш төбе кыздырырга яки чәй куярга алгы бүлмәгә, газ плитәсе янына да чыкмыйча булдыра алмын һәм кергән-күренгән арада диванда җәйрәп утырган кунагы Хәнәфигә әнә шулайрак дип төбәлә иде. — Соң, алай әллә ни күп түгел түгелен, әмма дәшми йөрмиләр,— ди монысы. — Дәшсәләр, әрепләр дә китәсеңме? — Эремичә. Хәер, төрле чак була: кәеф ничек бит, шарты тагы . — Менә-менә: хикмәт кәеф белән шарт дигәнендә! Яшьрәк чакта минем дә шартлар шәптән иде: авылда өч кенә бөртек кеше миңа шулай эндәшә торган иде. һы. тансык булмый ни! Ә хәзер? Ыру-тамыр, туган- тумача һай ишәйде, һай җәелде. Инде куян шулпасының шулпасы гына да түгел — күл, диңгез! Хуҗа, иңе аша салынган чуар башлы сөлгегә кулларын сөртә-сөртә, янә чыгып китә, ә Хәнәфи шоп-шома итеп кырылган какча яңакларын учы белән сыпыргалыйсыйпаштыра утырып кала Монда килгәнче, өендә мыштым гына кырынып, көязләнеп маташкан чагында, хатыны Рәсүлә аңа: «Син нәрсә, көндезләр беткәнмени сиңа? Әллә кызлар җанына, төн ката аулак өйдә утырмага җыенасыңмы, картлач?» — дип күз чекерәйткән иде. «Әйе. аулак өйгә — тап өстенә бастың, карчык!» — дип, ярыйсы ук эресымакланып. җавап кайтарды аңа Хәнәфи. Аңлатып бирүенә хатыны ботлар чапты: «Кит аннан! Әстәгъфирул- ла дими, Таипов була торып Таиповмы?!» Рәсүләнең авызында сүз тормаучанрак, түзмәгәндер, күршеләрнең берәрсенә кереп: «Шулай-шу- лай бит әле, безнеке Яхья Таипычка аулак өйгә эчләр бушатырга китте бит әле. әкәмәт!» — дип. төрле имеш-мимешне күпертергә оеткы салып чыккандыр инде. Әй, салса соң, имеш-мимеш таралса соң? Директор булып эшләде дигәч тә, Таипов кеше түгелмени? Ниһаять, табынга олы табада бәлеш төбе килде, өстәл читендәрәк, кайнар буын бөркеп, чәйнек тә урын алды. Табын әзерләүнең ни икәнен юньләп белмәгән хуҗага хатыны югында ризык-нигъмөт хәстәрләве җиңел булмады ахры: Таиповның җәенкерәк борыны һәм маңгай җыерчыклары өстенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан иде. — Әйдә, Хәнәфи энем, гаеп итештән булмасын, җиңел кулдан гына инде,— диди ул табын күрке бәлешне кунагына таба этебрәк куйды, аннары уртада җем-җем итеп торган җыйнак кына графинга үрелде, рюмкаларны чыңлатып алды — Кабарга менә тозлы кыярдыр, кәбестәдер. Әйдә. исәнлеккә-саулыкка! Менә шулай Тегендә, Кама өсләрендә, дим. чынлап та ай-һай булгандыр шул. ә? — Әйтәсе юк Анда тәгәрмәч төпләреннән, ягъни боз арасыннан фонтан булып су бәреп ята! Нефтьчеләрнең ике машинасы чумган, арырак тагы бер «Волка» — «Волга»? — Әйе Нәчәлнигы, күрәсең, корыга чыгып. Чаллының үзенә шылган җәтрәк. Ә шоферы, мескенкәй, нибары курткадан, ботинкадан гына. Төнгә каласы булса, машинасы ла, үзе дә Кама уртасында шакыраеп катасы иде. Итле бәлеш галәмәт тәмле иде, тозлы кыяр белән кәбестә дә бик һәйбәт — кабуга эреп кенә китә. Таипов елтыр графинга янә үрелгән чагында, ниһаять, сүз дилбегәсен баягы тарафка тартыбрак куйды: — Шулай, туган, баҗалар, кода-кодагыйлар, балдыз-кайнешләр үзебезнең Әҗердә ярты авыл, инде хәзер Гәрдәле белән Чуарда да әллә ни хәтле. И яшьрәк чакта рәхәт булган шул! «Кода» дип әйтүләренә алай бик үк таралып төшмәсәм дә, «җизни» дип җибәрсәләр, ипидер, эреп кенә китәр идем. Андыйларга учы-учы белән көнбагыш өләшер идем. Кесәмә юри тутырып йөртер идем. Ә хәзер, өләшәм дисәң, җилкәңә биштәр асып йөрергә кирәк, билләһи! — Алай ук түгелдер лә,— диде Хәнәфи, көлемсерәп. һи, эш башында утырып карале, Хәнәфи туган! Синең дә нәсел- нәсәп тамырларың шактыйга җәелгән кебек, һәммәкие дә бик тиз сиздерер үзен менә шул чагында, һы-һы! Әле без синең белән, Хәнәфи, чын- лап торып, нечкәләп, тамыр очларын тЛкшереп караганыбыз юк. шөкер, хатыннар да җитенне бик үк талкыштырмаган Бәлкем, синең белән дә үзара кода-мазардыр, ә? һыһы. ярый, булмавыбыз, дөресе, аны белмәвебез хуп I Хәнәфи. үзенчә тирән мәгънә салып, баш каккалап алды — Анысы шулайрак инде. Яхъя Таипыч, адәм баласы ничек тә власть * тирәсенә, түрәләргә сырпаланучан... = — Ә син менә үзең ник сырпаланмыйсын? Нигә һич югы «кода» 3 дигәнен актарып чыгармадың, ни җебеп йөрдең, ә? Югыйсә түтәлләр 5 янәшә бит. нәсел-нәсәп орлыклары күчми калмагандыр, дим. Димәген ки. “ хикмәт адәмнең үзендә. Тамырларында типкән каннары һәммәкиенен дә = кызыл төстә, әмма ләкин тибү җайлары төрлечәрәк, күрәмсең. «Эһе. керә башлады бу чытырманлыкка. » дип уйлап куйДы Хәнәфи. * ләкин үз сүзен итагатьле һәм сабыр рәвештә әйтте’ — Шуңа күрә дөнья диләр моны. с — Шулай, адәмнең төрлеср бар. әмма ләкин үз туган авылында 3 яшәсәң яшә. тик баш булып йөрмә икән! Гап-гади механизатор булуыңа < куанып яшә. Хәнәфи туган!* — Анысы хак: күктән алай йолдыз чүпләргә үрелгән юк үзе.— диде 2 Хәнәфи, ипле генә ым кагып — Шулай ук адәмнәр арасында ерганак < ерып азапланганым да булмады шикелле. — Шуңа. дим. куанып яшә! Яна директор Акбашевка «Минем монда үз туган авылымда хәлләр шулайрак бит әле. бик тә хикмәтле»,— дип төшендерергә тотынган идем, авызын ерып көлде генә: «Минем дә. ди, үз туган авылымда байтак кына вакытлар колхоз җитәкләгәнем булды, нәсел-нәсәп тә ярыйсы ук ишле иде. әмма ләкин тугантумачаның алай басымчаклык иткәнен тоймадым»,— ди — Шулай диме? — Хәнәфи, яңа директор турында сүз купкач, ак күлмәгенең изү төймәсен ычкындырып, муенын суза төште, терсәгенә таянды — Шулай димичә, яшьрәк чагы бит. кардәш-ыруы. күрәмсең, ишәеп, әле тармак җәяргә өлгермәгән. Бәлкем, аяк арасында буталучыларны үзе баштук тибәрә белгәндер. Мактавым булсын, үтә дә җилле кеше! Әле сизәрсез. — Җилле алайса? — Җилле дә. җегәрле дә. Мин Чаллыга гариза илтеп тоттыргач, ике айга якын урыныма кандидатура эзләп азапландылар. Бөтен республика буйлап! Т^ич күпертмим, өлкә комитеты булып өлкә комитеты үзё шөгыльләнде шикелле. Шулай булмый ни: совхозыбыз КамАЗга орынып торганнардан ич! Күз өстендәге каш кебек. Акбашевны күргәч исләрем китте, вакантный урынга эзли торгач, тәки тапканнар бит нәкъ тиешлесен! «Яңа директорны күкләргә чөюе белән үз абруеның да аңарчы түбән булмаганлыгына. күр. ничек оста ишарә ясый, ә!» дигән уйдан Хәнәфинең авызы җәелә төште, тик алай да ул. бу хакта сүз катмыйча, ыспай гына колак торгызып тыңлавын белде. Яхъя Таипыч исә кинәт авыр сулап кунды һәм әйтер сүзенә дә гер элгәндәй иттерде: — Ә минем монда аяк-куллар тәмам чәбәләнгән инде Башны кемнәр ашады дисәң, шул инде, кардәш-ыру. туган-тумача, аерата Гарәфша кода кебекләр! Хәнәфинең күңелендә: «Бар абыну-чәбәләнүләреңне нибары туган- тумачаң иңенә, аудару дөрес булырмы икән? Кардәш-ыруыңны бөтенләе белән эт эчәгесенә тиңләп хаклыкка хилафлык кылмыйсыңмы соң. Яхъя Таипыч?» дигән сорау купкан иде кубуын, ләкин аның Гарәфша турында да уй-фикере күптән өлгергән, күптәннән анык — иң әүвәл соңгысын ррып салырга итте: — Гарәфшаны белмәскә?! Аның ише болганчык суда балык сөзәргә яратучыларны эзләп табасы әле. Ата комбинатор! в «к У • № 2 » 81 — Шулай: иң атасы. Ни җитми кешегә? Урыны җылы, элекке кыланмышларын да кичергән идек югыйсә. Ә ул һаман үз юлында. Соң, җәен сугаруга торбалар китерткәндә минзәләлеләр белән алыш-биреш итешүләре, ә? Ярый әле. болыннан печән ташырга тотынгач, койрыгына баскандай иттек, алай да шушындый кытлык елны ни кадәр печәнне сулга шылдырган — чуртым белә. Андыйларга бит дөнья ни кадәр болганып торса, шул хәтле шәп! — Характеристика да сорап тормады бугай? — Сорар сиңа: имеш, гөнаһсызга рәнҗетелгән. Тфү. бакыр елан! Шул инде, чыбык очың туп-туры Каракай башкисәрләренең берсенә барып тоташсын ди сиңа, бүтәнчә булсын, ди. — Каракай дидеңме? Авыл халкы телендә батыр сыманрак йөртелгән кеше турында Хәнәфи алай ук ямьсез уйларга гадәтләнмәгән иде, аның хәтта гәүдәсен нидер кымырҗытып узгандай булды. - һы. шуларга барып тоташмый сиңа. Авылда итәк астыннан ут уйнатып, дөньяны төтенгә сасытып ятулар Әҗердә каййан тамыр җәйгән дип беләсең? Шул заманда булмый сиңа, кайчан тагы? — Яхъя Таипыч, йөрәгенә түзә алмады ахры, утырган җиреннән капыл кубып, шыгыр- шыгыр бүлмә буйлап йөренеп китте — Каракайлардан калган тамырлар берәр кайчан корып бетәрме безнең авылда, юкмы? Ник дәшмисең, Хәнәфи? Каракайлык берәр көнне бетәрме, дим? Монысы аптырашта калды: авылдашлары хакында шушылай киң һәм күңелсез нәтиҗәләр ясарга аның һичкайчан уена килгәне юк иде. Ни дип җавап кайтарырга белмәстән, сүзне, авыз кыйшайтып кына, икенче тарафкарак боерды: - Ә Гарәфша, Чаллыга киткәч, Камснаб хәтле Камснабның үзенә борын тыккан ди. әнәтерә. — Тыгар да. Әшнә өстенә әшнә өелгән бит аның Чаллысында да, атын алгыры! — Чуртанны олы күлгә җибәргән кебегрәк булды шул. — Үзебез җебегәнгә, үзебез! - Анысы, бәлкем, шулайдыр. Әмма гаеп башкаларда гына микән. Яхъя Таипыч? Таипов ишеккә таба атлаган җирендә тукталып, болай таба борылды һәм. табын янына килеп; Хәнәфи янәшәсенә утырды да өстәл читенә таянды. Аның күз карашын, юк, аптырау-каушау да, рәнҗү-үпкә дә түгел, тәмам алҗу-хәлсезләнүдән туган сәер бер томан каплаган сыман иде. Хәнәфинең аңарда мондыйны беренче тапкыр күрүе иде. — Катырак орындың түгелме, Хәнәфи энем? — Моны пышылдап кына кысып чыгаргач, ул карашын читкә күчерде, уфылдап куйды.— Хәер, катырак булса соң, чын дөреслеккә тартым лабаса Йомшарган агачны ни баса ди? Кортмы? Мин менә шушы кулым белән Гарәфшаның гаризасына имза салсам, шул ук көнне, дөресе, шул ук кичне шушы ук кулым белән үзем дә гариза яздым китүем хакында! Әмма ләкин шәһәр комитетына илтергә ашыкмадым, гаризамны менә монда күкрәк кесәмдә, йөрәк янында ай буе диярлек асрап йөрттем. Шундук ерткалап ташларга нишләптер йөрәгем җитмәде. Бер какшасаң, шулай икән шул, их, чәнчелсен лә инде! Таиповның күз карашы гына түгел, бөтен төс-кыяфәте хәтәр үзгәреш кичергән иде: кушыла язган калын кашларын әйтәсе дә юк, аның тирән җыерчыклы мангае һәм аңа ялганып киткән баш шомасына да тимгел- тимгел булып кызыллык иңгән иде. Югыйсә әллә ни күп тә эчмәделәр — аның рюмкалары да нибары уймак хәтле генә, сыйдырган эчемлеге кече телне чылатырлык кына — Яхъя Таипычка хәмер ярамаганлыгы әллә каян беленә иде Ә бәлкем аның чуалчык уй-хисләре әнә шул рәвештә тәненә үк бәреп чыккандыр? Хәнәфинең күңелен кинәт кызгану хисе эсселәтеп җибәрде. — Саулык булсын. Яхъя Танпыч. — Дөрес, саулык булсын Әмма. кызганыч, анысы да соңгы вакытларда ташкүлчимгә генә калды шул — Ә мин сине. Яхъя Танпыч. алай бик үк җебеп төшкән димәс идем. Бар әле синдә дилбегәләр кагарлык кына жегәрләр! Таипов кунагына төбәлеп карады: ♦ I — Син моны ихлас күңелдәнме? = — Ихластан! • 5 Хуҗаның йөзенә бераз нур кайтты сыман, иреннәре җәелә төште, ка- § лын кашлары да җай гына селкенгәләп алды. Тик маңгай өсләрендәге “ кызыл тимгелләр генә әле һаман таралып-сеңеп бетә алмый иде. — Шулай да кыен әле Бер хәлдән икенче хәлгә атлап чыгулары дим. ф һай кыен, белсәң иде. Хәнәфи! Әйе. хушлашу көне килеп җитә икән лә = шулай бер заман ЖиТмәсә. совхозны да авыррак хәлләрдә тапшырам ° шул. Аз гына түзсйм. шушындый кыен елны гына уздырып җибәрсәм соң? е Булмады, сабырым җитмәде, җен оргыры Ә бит баштарак, алланың s кашка тәкәсе сыман, һич аны-моны уйламыйча йөргән буласың. Ә көне < килеп җитә барыбер' Дөньяда бер мин генәме соң шулай? Юк. күпләр- “ дер. бик күпләрдер! ? — Өметсез шайтан булмыйк сана, Яхъя Танпыч! * — Рәхмәт. Хәнәфи энем, җылы сүзләреңә! — Таипов шулай дип, уң =* кулын кунагының иңбашына салды.— Синнән яшерә дә алмыйм, яшерәm сем дә килми, ә хәлкәйләрем шушылайрак: бер аягым белән тып иттереп кала җиренә китереп бассам да. ягъни үземә менә дигән фатир тоттырсалар да. икенче аягым белән бот төбеннән үк туган туфракта бит әле — суырып аласы бар Суырып алалсам да сыңар итегем туфрак кочагында ятып калыр кебек. Ятып калыр да сыңар аягым белән ялан тәпиләп китеп барырмын кебек. Хәнәфинең күз алдына бу күренеш бар бөтенлеге, бар чалымнары белән килеп баскандай булды һәм ул аны куып таратырга теләп, хәтта баш чайкаштырып алды: — Син алай ук чайпалма, зинһар. Яхъя Танпыч. Сыңар итекләрне суырып алырлык кына көч-кодрәт бар әле синдә. Хәтта күбрәк тә! Дөнья белән алыш-биреш итәселәребез әле бетмәгән, дим. . * — Әллә сүз куешкансыз инде: тегендә, шәһәр комитетында да шу- лайрак дигәннәр иде киңәш-табыш итешкәндә. — Кем? • — Кем. кем., соң Низамов инде! Беренче үзе! Чын әгәр, үтәли күрә, чукынган' Аның белән бер /әп корып җйбәрсәң Әнә шулай үз хәлләрен авыл хәлләренә .ялгап, авылныкын дөньяныкы белән талкыштырып. байтак сөйләшеп'утырды бу кичне сугыш утында да янган, хезмәт ялкынында да көйгән ике ветеран. * * * Өй җылысында һәм тынычта утырган чакларында җәяүле буран инде бик бимазаламый сыман иде: ни тәрәзә өлгеләренә каты-каты орынып китми, ни морҗада шомландырып уламый иде. Әмма юк икән әле. җил бөтенләй үк тынмаган икән: кунагын капка төбенә кадәр озата чыккач. Таипов тун якасын күтәрмичә булдыра алмады. Аның өе олы урамнан чак кына эчкәре кереп торган тар тупый уенты- аралыкта урнашкан иде, әмма жил монда да әле теге яктан, әле бу яктан килеп, 'әйбәт-әйбәт кагылып уза иде. Капка төбендә, җилгә арканрак басарга тырышкан хәлдә, беравык дәшми-тынмый тордылар. Клуб моннан әллә ни еракта түгел иде. ул яктан тонык кына булып музыка ишетелә, яшьләрнең көлешкән авазлары яңгырап куйгалый иде. Әнә олы урам белән, җәяүле буранны тагын да көчәйтеп җибәрергә җыенган сыман, выж-выж әрҗәле мотоцикл узып кит- те «Иж-планета» булдымы ул. әллә «Урал» идеме — Хәнәфи абайламыйча калды Бу ачы җилдә кайсы исәре юл чыгарга исәп итте икән? Хәер, исәргән башлар азмыни бүгенгесе көнне? Яхъя Таипыч. ыжгыртып узып киткән әрҗәле мотоциклны әллә күрмичә калды, әллә күреп тә аңа бөтенләй ис-өн җибәрмәде, капыл гына Кама бозында бәлага тарганнарны исенә төшерде. — Казага юлыкканнарга вакытында ярдәм кулы сузу — аңардан да саваплырак эш бармы икән. Хәнәфи туган? - Савабы саваптыр, әмма адәм үзе дә шундый чакта сынала. 1 Хак сүз. Ә җәяүле буранны минем җенем сөйми. — Нишләп? Котырма буран әллә шәбрәкме? Анысында аның, ичмаса, кеше ни буласын чамалый, тыелып тора. Ә җәяүле бураһмы? Авылда ул әллә ни түгел кебек, әмма кырга-яланга чыксаң Шул инде адәмне саташтыра да, адаштыра да! Бер-берсенә хәерле кич. тыныч йокылар теләп, куллар кысышкач, Хәнәфи шыгыр-шыгыр олы урамга таба атлады, ә Таипов борылып ихатасына керде. Кергәч, болдырга таба атларга ашыкмыйча, капка баганасына сөялеп, күзләрен йомды. Аның күңеле хәзер инде ярыйсы ук тынычлана төшкән, җаны әллә ни айкалмый сыман иде. Ләкин күзләрен ачып җибәрүенә, кинәт бар гәүдәсен өшетеп салкын дулкын йөгерде: ихатаны әйләндереп алган шәп-шәрә каралты-куралар, аерата ни гомер инде сыер-тана мөгрәүләре, сарык бәэлдәүләре, ә үткән көздән бирле каз кыйгылдаулары, тавык кытаклаулары ишетелмәгән җылы абзарлар, үтә дә шомлы булып күренде аңа төн караңгысында. Өенә кергәч, шул көе — өстеннән ни билле тунын, башыннан ни йонлач бүреген салмаган көе—ян сәкегә килеп утырды. Аяк очында идәндә иске, инде хәзер ярыйсы ук ныгыган һәм яшәргән сандык. Түр якның ишек пыяласы аша сөзелеп төшкән яктыда сандыкның бер иш калае, тонык кына булса да. ялтырагандай итә. Үрелеп сандыкның эчен ачып карады, тагын ябып куйды. Аннары, тирән-тирән сулап алгалагач, сандыкка төбәлгән хәлдә, әмма күз алдында хатыны Марзияне тотып, акрын гына иренен кыймылдатты: — Бөтенесен дә сыйдыра алыр микән, карчык, бу нәрсәң? Ә бит һай күп алар, иң кадерле һәм иң якты истәлекләр! Күпмесе кала әле! Әнә түшәмдә сиртмә боҗрасы балаларның һәр кайсын бишектә тир- бәндереп торган затлы тимер, ә менә монда олы мич — ни хәтле тәмле- томлы ризык пешермәдең син аңарда! Бары, бары да кала! Әле сагынырсың! Сагындырыр арт бакчадагы миләш белән куралар да, капка төбендәге чирәм дә. күрше-күлән белән кичләрен гәп корып утыруларың да. Ә картың, ягъни үзем? Язын беренче ярган буразнадан килгән туфрак исен яисә серкә очырганда тирбәлгән арыш-бодай дулкыннарын әйтмим дә. хәтта авылдашларга акыл өйрәтәм дип, ызгышуларымны да искә төшергән саен заринтизар булырмындыр Үткән юлларны, узган гомерне бер сандыкка гына сыйдырып буламыни? Тормышны яңартабыз, дип ду кубабыз. Ә бит аякны туган туфрак- ' тан суырып аласылар бар әле. Суь^рып аласылар... 8 Юлга канатланып-очынып чыккан Рәмиләне, туган авылына кайтып төшсә, бик күңелсез яңалык көтә икән: әле җәй башында ук, аны да чиксез кызыктырып һәм иләсләндереп, зур төзелешкә китеп барган чая- үткен сабакташы Шәмси Әминәсе, тулай торакта кеше әйтеп ышанмаслык тәртипсезлек эшләгән ди, аның яман хәбәрен ишетүгә, ни юаш*, ни сабыр әтисе, йөрәгенә чыдый алмыйча, кызын эшеннән дә, торагыннан да чыгартып, үз өенә алып кайткан ди. Бу ямьсез хәлне I әмиләгә әнисе Рәсүлә, өстәлгә табын әзерләргә керешкәч, гадәтенә сеңгәнне дә онытып, ягъни кызының хәл-әхвәлләрен юньләп белешеп тә тормастан, бердән тезеп салды — Мактарлыгы булса» мактарлар ие, ә җаман хәбәр ябалак канатларына атланып кайта да. бөтен авылны бетереп, кычкырып җөри ул, олан. ' ♦ Рәмиләнең йөрәге жу итеп куйган, күз аллары караңгыланып кит- = кәй иде. Аның: «Юк. юк. булмагандыр андый хәл!» — кычкырып җибә- з рәсе килде, ләкин кычкыра алмады, тавышы сынып, әнисенә пышылдап 5 кына төбәлде: — Ә ни кылган соң ул? = Ләкин әнисе кызының агарынып киткән йөзенә дә, сынып-сытылып * чыккан тавышына да игътибар итмәстән, һаман да шул зәһәрле рәвеш- = тә үзенекен дә^ам иттерде: о — Иреккә ирештем дигәч тә, үз-үзеңне белми кыйланып җөрсәң, с шулай булмый ни! з — Ни булга’н, ни кылган, дим! < -г- Мин алар белән тулай торакта бергә иемме әллә? Бүлмәдәш * ике кыз ике җегетне балкон ашамы, әллә вахтерларына сиздермиенчә * генә, ничектер бүтәнчәме эчкәрегә үткәргәннәр дә бүлмәләрендә мыш- < тым гына мәҗлес корып җатканнар. Ул ике җегетне кундырып ук кал- =г дырмакчы булганнар ахры, берсе исергйн дә төн уртасы авышканда акы171 рыл җырлап җибәргән бугай — шундук өсләренә басканнар. Кызлар торагында андый хәл өчен баштан сыйпамыйлардыр, моны үзең миннән шәбрәк тә белә торгансыңдыр әле? — Белмичә! — Беренче кыланмышлары гына булмаган ахрысы: җыелыш җыеп, бик хәтәр тузынып, тулай торакларыннан сөрергә үк җыенганнар, ди, ’ әмма әтисе, вакытында барып җитеп, бу ахыргы хурлыгыннан җолып калырга өлгергән. Авылда олы төзелешкә китеп эшләүче яшьләр әллә ни хәтле — кы- рык-илледән дә ким түгелдер. Моңарчы һичберсенең андый ямьсезлек кылганы юк, бу җәһәттән шылт иткән аваз да ишетелгәне булмады, инде макталып телгә кергән кызлар-егетләр дә аз түгел. Әмма макталганның даны нибары үзе һәм иң якын кешеләре өчен генә кебек, ә менә яманлык кылганның хурлыгы бик күпләргә зур күләгә булып төшә, син дә керсез күңелең, якты омтылышларың белән аның яманатын үз иңнәреңдә күтәреп йөртергә тиешлесең. Дөньяның нинди гаделсезлеге бу? — Инде әнәтерә: ни укуда түгел хәзер, ни эштә. Урамга чыгып йөз күрсәтерлеге дә калмаган, өендә томаланып җата ди. Ә сабакташ кызлары исә, берниня+L хәсрәт белмиенчә, җөреп җаталар мәктәпләренә. Рәмиләнең элгәреге кайтуларында да әнисе, Чаллы төзелешеннән күңелсезрәк, яманрак хәбәрләр ишетеп, аларны чәйнәштергән чагында, үзенең сүзен әнә шулай: «Анда интегепләр эшләп тә, укып та җәфаланганчы. кайта гына күр үзеңнек иркен өеңә, үзеңнең җәшлек рәхәтлекләреңә!» — дигән рәвештәрәк, ап-ачык үгет-чакыру белән төгәлли, җәен үзенең йомшаклык кылып, бердәнбер кызын җилләр уйнаган мәхшәрле тарафка очыртып җибәрүгә риза булуларына кат-кат үкенә иде. Ә хәзер, Шәмси Әминәсе китереп чыгарган хәлдән соң, ул инде мәктәп дирек- < торы белән дә барып сөйләшкән, теге исә Рәмиләне мәктәпкә кире алырга ике куллап риза булган икән. «Укуында азрак аерма туган икән, анысын гына тиз бетерер, башлы кыз ул, аның каравы, русчасы шомара төшкәндер — монысы аерата әйбәт». — дигән имеш Әнисенең тавышында хәзер ачы зәһәрлек сизелми иде инде — Кичкедә дә минем уку начар бармый, соңгы вакытларда икеле алганым юк Эшем дә әйбәт - хәйран шәп безнең бригада! — Икелеләр алмый, хәйран бригада, имеш! — Әнисенең тавышы капыл гына янә кырысланып китте.— Ә тормышның бүтән җаклары? Ахыры җитеп. үзен дә чоңгылга бер төшеп киткәнеңне^ көтәсеңме? Әтиең җәйсә абыйларың сине дә берзаман җилтерәтеп апкайтсынмы?'- Карыны шактый ачыгып кайткан булса да. Рәмиләнең ризык кабарлыгы калмаган иде. Ул бер-ике чынаяк кайнар чәй генә эчеп куйды. Әнисе кузгаткан юнәлештә ары таба сүзне һич кенә дә куертасы килми иде аның Куертасылары әле алда булыр — монысында һич шикләнмәскә мөмкин иде Борын мышкылдатып, бермәл тын гына утыргач, кыз кыюсыз гына: Әти кайда соң? — дип сорап куйды — Рәмзи абый да күренми Атаң Яхъя Таипычка кич утырмага дип менеп киткән ие Ә Рәмзи абыеңмы? Соң ул сине алырга дип мотоциклында Чаллыга очкан иде ләбаса. әле әйтмәдеммени? Юлда аймыл булгансыз, күрәмсең. Ул тегендә Айдаш абыең белән Вәсим абыеңнарга да сугылмыйча калмас, бары бер булып кайтып төшүләре бик тә ихтимал. Менә шул чагында гына ана кешенең, җыен күңелсез һәм шыксыз сүз-хәбәрләр аркасында миңгерәүләнеп торган зиһене, ниһаять, ачылып китте сыман 'Йөзенә мөлаемрак, җылырак нур кайтты, тавышы да йомшаруга таба үзгәрде: Теге атнаны да мунчалар кыздырып көткән иек җугыйсә Арадан ник берегез кайтып төшсен! Соң. ел азагы бит. тегендә яман да куыралар, әни,—диде Рәмилә. саран гына елмаеп. Ә бүген, ичмаса, берегез өйдә инде! Бар әле. кызым, бар. иренмичә генә эшкә тотын әле. Мин инде алай-болай кайтып төшсәләр, кер уарга-нитәргә туры килмәгәе дип. мунча казанында суны җылытып куйган ием Син ин.кътеге миченә дә ут тамызып җибәр, утыны инде тутырылган Аннары, бар булган савытлар. бидоннар туларлык су ташын куярсың Сырхаулы әнәеңә барына да җитешергә бер генә дә җиңе, i түгел шул Их. үз өеңдә, үз җаннарымда җәшәгән көйгә генә укып җатсаң. җорт эшләрендә кул арасына кергәләр иең. ичмаса! Рәмилә шундук, бик теләп, бик рәхәтләнеп урыныннан купты: монда әнисе белән яман хәлләрне әвәләштереп. сүз чәйнәп һәм бәхәс куертып утырудан ул тәмам туйган иде. Әнисенең искерәк киемнәрен киеп ал ды да саф һавага чыкты Мунча миченә туз яндырып ут салды, кисәүләре пыскып кына яткан казан астындагысына да. утын өстәп, ялкын тергезде. Аннары иңнәренә көянтә чиләк элде. Тышта шактый ук караңгы, җилләп-буранлап тора, әмма бәхетләрен.*. су колонкасы аларның тыкрык чаты башында гына иде Эш белән мавыкканда, ичмаса, күңеле бераз тынычлана төшәр дип өметләнде. Ләкин, юк. күз алдыннан һаман да сабакташы Әминә китми аптыратты. Мәктәптә чагында ук шаянрак, егет-җилкенчәккә сырпаланучан- рак иде шул Әмма кайчагында, кинәт кенә айнып киткәндәй, шуклану- сырпалануларын кырт кына кисеп, ара да саклый белә иде Тегендә, КамГЭС поселогында, аларның тулай тораклары икесенең ике очта иде. шул сәбәпле анда очрашканнары булмады да диярлек. Әминә дә. Рәмилә шикелле үк. кичке мәктәпкә укырга кергән, әмма озакламый, аның авырлыгына чыдый алмыйча, башлаган иде Авылга да ул Рәмиләгә караганда сирәгрәк кайта, менә шул чагында гына алар, я юлда, я кичен авыл клубында күрешкәлиләр иде Әминә моннан бер ай чамасы элегрәк, гадәтенчә шукланып-көләчләнеп. хәтта артыгын кыландырып һәм. билгеле. күбрәге егетҗилкенчәк хакында сөйләнеп, авызыннан саесканнар очырткалаган иде. Аңардан берни сизәрлек, бу кызый озакламый зур бәла1а тарыр дип уйларлык та түгел иде Бәлкем, ул кадәр куркыныч, яман төсләргә манчып сөйләүләрнең җирлеге әллә ни юктыр да, бәлкем, барысы да ачы оеткылар куша-куша, чамасыз күпертү генәдер? Менә боларны тәгаенләми торып. Рәмиләнең җаны тынычлана алмастыр ахры Әйе. мунчага су гына ташып бетерсен дә — аның миче яна. ташы кыза торыр ә ул. өстен-башын алыштырып һәм. әлбәттә, әнисеннән рөхсәт сорап, тиз арада гына клубка барып килер Анда Әминәнең чын әхвәлләрен төгәлрәк һәм эчкәртенрәк белгән берәрсен очратмый калмастыр Ока кызы Юлия, авылдашы Әминә шикеллеләр тегендә, бәлкем, уннан бер. юк. йөздән бер генәдер. әмма син монда бер гөнаһсыз башың * белән әнә шундыйлар куптарган ачы «тузанны» йотып йөр инде менә. = Аны хәтта шушы ачы җилле җәяүле буран да таратып, себереп ташлый 2 алмый, киресенчә, күңелдәге ачысын тик көчәйтә генә сыман. Клубка яшь!ләр әллә ни күп җыелмаган иде Ел азагы икәнлеге = үзен монда да нык сиздерә иде. о Ләкин, сабыр, сабыр. Яңа елга инде бөтенләй күп калмады, ул чагын- Е да шушы киң фойе хәтәр купшы бизәлгән булыр, шыгрым тулып, шау2 лап-гөрләп торыр!' Җыелганнарның күбрәге, әлбәттә, егет-җилкенчәк. әмма арада кыз- * лар да — мондагылары да, тегеннән кайтып төшкәннәре дә күренгәли х иде. < Музыка мул булып һәм төрлеләнеп яңгырый: әле радиоланы борып =* җибәрәләр, әле магнитофонны әйләндерергә тотыналар Бер кырыйга мыштым гына баскан килеш тик тору уңайсыз иде, Рәмилә моңа күнекмәгән дә иде. ул шундук биюгә катнашып китте Аның өстендә «мәктәп пальтосы», башында кызгылт-көрән берет, аякларында исә шәп күннән тегелгән, каты үкчәле модный сапожкилар. Ритм ны тиз тапты. Клубта ярыйсы ук салкын, күбесе пальтодан, әмма арада инде кызып өлгергән һәм өс киемнәрен салып атканнар да бар иде. Менә Рәмилә каршыеына басып, чандыр гәүдәле, кылычрак борынлы бер егет тез бөккәләргә. бил сындыргаларга кереште Рәмиләнең аны моңарчы күргәне юк иде. егет ара тирә авызын киң җәеп, елмаеп җибәрә, нидер әйтеп тә куя. л.әкин ул әйткәннәр кызның аңына барып җитми иде. «Калмаштан»,— диде ахрысы. Армиядә хезмәт итеп кайтып та бәхетен «түгәрәкли» алмаганнардан шикелле. Хәзер әнә, болар клубына килгән дә тырыша егет, бик тырыша! Хәер, мондый хәлләргә Рәмилә инде күнегеп, ияләшеп бетә язган иде. Ул. гамьсез бер кыяфәт сакларга тырышып һәм карашын әле тегеләйгә. әле болайга юнәлдереп, залны күзәтүен белә иде Ниһаять, ишектән түрә Гарәфша кызы Фәрхәнә килеп керде. Рәмиләнең әүвәлге сабакташы Яшел пальтодан, башына шакмаклы шарф ураган Тукталды Ян-якларга карангалап алды. Укытучылардан шүрли торгандыр әле. Фәрхәнә болай ярыйсы гына кыз кебек Укуы да әйбәт кенә, әмма астыртынрак холыклы, укытучылар алдында юхаланучан — менә шул ягы күпләрнең җен ачуларын чыгара. Ярый, кадалмый анысы. Фәрхәнә Әминәләр күршесендә генә яши. ул шуның хәлен тикшерми-белми ятмагандыр әле Музыка тынуга. Рәмилә Фәрхәнә янына килде һәм. әллә ни таралмыйча гына. Әминә турьГнда сорашырга кереште. Әйе шул. тулай торакларында әкәмәт ямьсезлекне чынлап та кылганнар имеш, инде хәзер авылда кеше күзенә күренерлеге калмагач, бүген иртән әнисе аны читтә яшәп яткан олы кызы белән кияве янына алып киткән имеш Элегрәк ул Рәмилә белән Әминә кебекләрнең тәвәккәллегенә кызыгыр. алардан көнләшеп тә куйгалар иде. ә хәзер исә үзенең өстенлеген ярыйсы ук вәкарь аша. хәтта мәсхәрә белән аермачык сиздереп сөйләнде • •’ — Унсигезен тутырып килгәндә, сабый баламыни, әнисе җитәкләп йөртсен әле. Кызык бит. иеме? — Ә нме кызык аның? • — Соң ни анда Чаллы күгендә ач тилгәннәр өзлексез баш өстендә очып йөри, кызларны, бәбкә-чеби урынына тибеп-чукып кыца торалар бугай. Әминәне «төпсез чуманга утырып» калмагандыр дисеңме5 Әнисе аны Зәй шәһәренә болай гына алып киткән мәллә? Котылырга итсә, анда бит этем дә сизми калачак. Атасы Гарәфша ни, кызы Фәрхәнә ни - боларга дөньяны тагын да болгатыбрак, сасытыбрак җибәрергә генә булсын Рәмилә үзе дә түзмәде, шулай ук ачы мыскыл белән кысык иреннәре аша сытып чыгарды — Көтеп карыйк әле: син үзең «төпсез чуманга утырып» калмагаең. Аннары, кырт-кырт баскалап, бер чи„ткә китеп барды Аңа клубтан бөтенләй чыгып китәргә ярамый иде әле. Кызый: «Шуны гына белешергә килгән икән, бусының да канына тоз салып җибәрдем ичмаса»,— дип куанмасын әле Юк. күңеленә җиңеллек килмәде, җан тырналулары кимемәде, киресенчә, көчәйде генә кебек. Янә музыка яңгырап, бию башлануга, ‘Рәмилә каршысында кабаттан Калмаш егете пәйда булды Ул инде хәзер тагын да дәртләнебрәк, тагын да тырышыбрак кыйландырырга тотынды. Рәмилә хәтта ихтыяр- сыздан көлемсерәп куйды Егет исә аңа җавапка бар кыяфәте белән балкып елмайды Тукта, ни дип авызына ачуташ капкандай чырай җимерергә — караңгылыкка бирешергә, ди? Нигә бер иркенәеп-рәхәтләнеп. «җенләнеп» алмаска ди? Ичмаса, иңнәреннән тузаннар коелыр, рухы ачылып китәр! Ул арада гына мунчаларына ут капмастыр әле, кирәксә, әнисе үзе дә чыгып карый ала Әйе, һавадагы сөрем, күңелдәге эреннәр таралсын, ә Фәрхәнә кебекләрнең йөрәге янсын! Тырыш, егет, кыйлан- дыр, егет — әнә шулай, әнә шулай! Кителгән -бәхетең бүген булмаса, иртәгә түгәрәкләнер әле! Ахыр заман җитмәгән, галәм сүнмәгән, дөньяда олы һәм саф хисләр бар, дөньяда чын мәхәббәт бар! Үз ярым түгелсең, алай да., әнә шул матурлыкны раслап, бер ут булып яныйк, бер гөл булып балкыйк әле. егеткәй! — Рәмилә апа! Алмапа, дим! • Рәмилә инде тәмам кызып киткән, инде чын-чынлап ут булып кабыныр чиккә җиткән, ул инде өстендәге пальтосын, башындагы беретын салып атарга ниятли башлаган иде Кулбашына кат-кат орынудан ул, аңына килеп, борылып карады. Борылып караса, янәшәдә туганнан туган энесе Сабир басып тора Бүрек колакчыннары җилбәгәй, кашлары җимерек. — Ни булды. Сабир? — Чыгыйк әле. . Бу кичне, ниһаять, бәхетен түгәрәкләүгә өмет чаткылары кабызган һәм шул сәбәпле ү.тә тырышып, үтә дәртләнеп биегән Калмаш егете, сынын турайтты да тораташтай катып калды, күзләрен челт-челт йомга- лады: күр инде, әле мыек та типмәгән бер нәрсәкәй аның балкып, күтәрелеп килгән алтын кояшын, бүрегенә томалагандай иттереп кенә, алып чыгып китсен әле! — Ни бар, ник дәштең. Сабир? — Сине алырга мендем мин Өйдәгеләрең кушты. «Ныгытып бер сөйләшәсе бар, кайтсын әле!» — диделәр. Аннан инде, бер сөйләшеп алгач, клубка кабаттан менсәң дә булырдыр Әйдә, утырасыңмы? Урамда, клуб баскычы төбендә, сүндерелмәгән көенчә, тонык кына гүелдәп, мотоцикл тора иде Габделбәр мотоциклы — «Урал» лабаса! — Нәрсә, Габделбәр дә шундамыни? — Шунда Рәмзи абый белән Вәсим абый да кайтып төшкән. Шулар җибәрде дә инде. Ә Габделбәр абый иң башта безгә сугылды, анда Туры бабай белән бергәләп чәй эчкәч кенә, икәүләп сезгә килдек. Мотоцикл ачкычын бу юлы үзем сорарга да өлгермәдем: «Барыбер тынгылык бирмәссең, мә, тагын бер кинән инде алайса!»— дип кулыма тоттырды Габделбәр Ул хәзер инде Чаллыда яши, әмма әледән-әле алар авылына килеп төшкәли икән. Сизенеп-белеп килгәнме, әллә болай очраклы төстә генәме? Димәк, ныгытып сөйләшмәкчеләр? Аз гына сабыр итәргә, чак кына кичектерергә ярамады микәнни? — Нәрсә, алмапа, утырмыйсыңмыни? — Утырмыйм, рәхмәт, энем! Сабир кабат ялынып тормады, мотоциклын бик яман иттереп гүел- ♦ дәтеп алды да җәһәт кенә кубып, ыжгырттырып, урам белән түбән таба £ төшеп китте Ачы җил димәс, кызлар ташып кинәнер ул бу кичне дә! з Рәмиләнең алай ашыгыр җире юк иде. Салкын җил үтеп, тирләгән | аркасын шул арада чиркандыра да башлады. Таралган зиһенен ничек “ итеп җыеп бетерәсе дә ничек иттереп сабырлык һәм түземлек саклый = беләсе? Адымнары акрынайганнан-акрыная барды * Әтисе әле кайтып кермәгән икән. < — Тегендә аулак өендә Яхъя Танпыч бушанасын бушатып бетерә * алмый торгандыр ахрысы,— дип аңлатты аңа әнисе. ' 2 — Айдаш абый да күренми. < Монысына түрдә, телевизор төбендәрәк утырган Вәсим, калын каш- ч ларын җимерә төшеп һәм авыр көрсенү аша җавап кайтарды: — Ел азагы лабаса — үзең дә бик әйбәт беләсең ич. Туфракның т)ңы тирәнгә киткәнче, актарасын актарып, каезламый-өйми булмый шул, сеңелкәш Бәлкем, төн урталарында кайтып төшәр әле. Аннан иртүк кузгаласы булыр. Минем үземә дә иртүк торып китәсе. Ял дип исәпләшеп торыр чакмыни? «Эһе, әнә ни өчен монда да кызуларга кайткансың икән. Уптым әйләндереп салырга дигәндә, сиңа бир инде»,— дип уйлап куйды Рәмилә. — Ә нишләп Туры бабайны дәшеп алмадыгыз? — Олы кешенеме? Тик торганда аны да борчыргамы? Юк, сеңелкәш, кирәкле эшне бик әйбәтләп, тиешенчә иттереп без монда үзебез генә дә хәл итә белербез' — Соң. Туры бабайның оныгы ич мин. нәсел-нәсәбендә бердәнбере,— диде Рәмилә, килешергә теләмичә.— Язмышымны хәл итәргә тотынсагыз, ул минем файдага түгел, сезнең файдага каерачак ла. Шулай булгач, ник дәшмәскә ди? — Тукта, ни лыгырдыйсың син? — дип. капыл кабынып, сүзгә кушылып китте әнисе.— Синең файда — безнең файда, безнең файда — синең файдаң түгелмени? һай, кызым! Рәмилә әле алгы бүлмәгә чыга, әле түр якка үтә, аның бит урталары янып тора, гәүдәсе клубтагыдан болайрак кайнарланып киткән иде Менә өстендәге саргылт-яшел кофтасын салып, аны урындык артына элде, инде х'Ьзер миләүшә төсендәге күлмәктән генә калды. Кара чәч өемен төзәткәндәй иттергәләде, әмма болай да күперенке чәче аның саен таралып кына китә иде Шул .рәвешле йөренгән, кыландырган чагында, ул бер читтә кәнәфигә сеңеп утырган Габделбәр ягына күз атып алгалый иде. Габделбәр терсәкләрен кәнәфи култыксаларына куйган, аның өстендә көрән төстәге һәйбәт йон костюм, ак күлмәк, көрәнле-кызыллы матур гына галстук. Ул чип-чиста иттереп кырынган, чәчләре тигез булып чак кына кабарып тора. Бары да һәйбәт, бары да килешле! Әмма егет, кызның күз карашын эләктерүгә, үзен бик уңайсыз хәлдә тоя, аның да киң маңгае, яңаклары, эчке халәтен аермачык сиздереп, ялкынланып янып I чыккан иде. Габделбәр бүген дә Рәмилә яшәгән тулай торакка сугылып чыкты. Дөрес, аның элегрәк тә анда кагылып үткәләгәне булган, әмма кызны һич туры китерә алмаган иде. Бүген исә вахтер аңа кызның үз туган авылына кайтып киткәнлеген төп-төгәл иттереп, ышандырып әйтте, шун- лыктан ул күңеле төшкән нечкәбилне бүген үз өендә очратасына ышанып һәм ашкынып килде Тик егет бу кичне Рәмилә белән туганнары арасында бик тә мөһим һәм кичектергесез сөйләшү буласын гына белмәгән иде. Монысын аңа. күрешеп, беркадәр' утыргач, дусты Рәмзи төшендереп куйды. Әлбәттә. Рәмилә киредән үз авылына кайтып, шушында урнашып калса һәм үз мәктәбенә у кырга йөрсә. Габделбәр өчен күк капусы яртылаш ачылып киткән шикелле була лабаса! Анда инде, туасы һәм балкыйсы бәхетен тизрәк тудырыр, ныграк балкытыр өчен, бөтен уңайлыклар, бар киңлекләр аңа атап яратылган ич! Менә моны аңлау, шуңа өметләнү егетне эчтән генә чамасыз куандыра, әмма шул ук чакны шушы куанычлы тойгыны тышка чыгармаска тырышу, моның өстенә. гаилә эчендәге үтә дә әһәмиятле, үтә \ә үз булган эшне уртага куеп сөйләшкәндә аның монда катнашырга һич хакы юклыгын белү аны шактый ук кыен һәм четерекле хәлгә куя иде. Рәмиләнең ара-тирә усал иттереп, яндырып карап куюлары исә аны бөтенләй әллә нишләтеп җибәрә иде. Ахырда түзмәде: — Ярый, хәлләрегезне белдем, әйбәт кенә ятасыз икән. Ара якын түгел, кайтыр вакыт җитте кебек инде. - дип утырган урыныннан тора башлады. Әмма шул чакны, моңа кадәр диван почмагына посып, каш-күз җимеребрәк мыштым гына утырган Рәмзи дә капыл гына кузгалып куйды: — Уйлама да. әле өлгерерсең! Менә хәзер тамак ялгап алырбыз. Аннары, без сөйләшкәндә, син чит кешемени? Алай бик яшерен сүзебез дә булмаячак, курыкма — Әйе, утыруыңны бел! дип куәт өстәп куйды Вәсим дә.— Әнә кабарга-йотарга бар, безнең белән бергә булганда, бер дә хәрамга китмәс! Аннары, мин сөйләгәнне, ичмаса, җүпләп-ныгытып кунгаларсың. Чаллыдагы хәлләрне син дә миннән ким белми торгансыңдыр. Моиа Рәмилә ни дип тә кысылмады, ул янә бер тапкыр — монысында инде ике абыйсына берьюлы усал һәм яндыргыч караш ташлап алды. Әмма абыйлары моңардан эреп төшмәде. — Син әйт менә,— диде Вәсиме.—тегендә. Чаллыда алга таба ни майтарып ятмакчы буласың, кызый? Рәмзи кискен бер хәрәкәт ясап, кулы белән абыйсының авызын томаларга теләгәндәй иттерде: — Соңрак, абый, соңрак Сабыр ит бу хакта! Ул сөйләшәсе сүзнең менә болай текә һәм тупас төстә башланып китүен теләми иде. Тупаслык һәм усаллык белән юньгә ирешә алмая- чакларын ана күңеле дә әйбәт сизенә иде. Ж.әен кырысрак булырга тырышып карадылар, җиңә алдылармы? Үзләре үк чигенде, хәтта җебеп калды ич... Әнисе белән сеңлесе алгы өйгә чыгып китүгә. Вәсим, ачык мәсхәрә сиздереп, авызын ямьшәйтте: Ку р кыланмышларын, күр түш кабартуларын! Хан кызымыни! Ярый-ярый. азрак сабыр итик: әле сыгылу түгел, сынып та куячаксың син, кызый! Әнисе самавыргд су салган арада. Рәмилә өстенә, бая колонкадан су ташыгандагы шикелле, иске плюш жакетны киеп алды, башына иске мамык шәлне япт£(Ь — Син кая, кызым? Мунчага утлы күмер алырга Монда чыра белән азапланганчы... Ие-ие, бик әйбәт булыр, кызым. Анда утлы күмер гөждер әле. Аннары мунчаны томалап та куярбыз. Рәмилә кулына озын аяклы, юан бүксәле тимер савытны тотып чыгып барган чагында, әнисе, чүмеч белән чапчактан су алган җирендә тукталып, кызы артыннан карап калды Кызының клубтан кайтып кергәч тә тырч*- пырт сырт кабартулары апа һич ошамаган, тик ачыну хисе, тик шик- шөбһә генә кузгаткан иде. инде эш самавырга килеп төртелгәч, монысы ана кызыйның йомшаруга, күнүгә таба авыша баруына аермачык ишарә булып күренде — бу исә ана кешенең күңелендә җылы һәм өметле тойгыларны кузгатып җибәрде. Ж.ИЗ самоварны мич янына үз урынына күчереп куйгач, Рәсүлә ян сәкегә утырды да кулларын тез өстендә кушырган көе, кызын көтә калды. Ләкин теге тиз генә әйләнеп кайта белмәде. Ахырда, көтеп тә җиткерә ♦ алмагач, Рәсүлә үзе дә китте. з Мунчага барып керсә, тимер савытка утлы күмер инде тутырып з куелган, әмма мунча миченә янәдән утын өстәлеп, яндырып җибәрелгән иде. Рәмилә исә мич каршына бәләкәй эскәмиягә утырган да карашын * ялкынга төбәгән. = — һай, кызым* Ни кыланмышларың бу? Инде томаларга дигәндә * генә, ник тагын? * — Янсың... с Ана кеше тавышын кабаттан йомшартуга, хәтта бераз төчеләнүгә * таба борды, з , — Әллә ниме... иң башта үзең кермәкче буласыңмы? < — Минем кайчан беренче мунчага кергәнем бар? Иң азактан! • х — Жарый, җарый Иң әүвәл абыйларың керер. Тегё кунак җегет / тә мунча җанлылардан, җыйнаулашып, чабынып чыгарлар Тик үзеңнең < генә менә төн урталарына калуларың., курыкмассыңмы, кызым? ~ — Мунча җеннәре үзебезнеке әле, ят итмәсләрдер. — һай. кызым, әллә ниләр сөйләнәсең син. Жарый алайса, утыра бир, самавыр кайнауга дәшеп алырмын Әнисе утлы күмер тутырылган тимер савытны күтәреп чыгып китте, ә Рәмилә мичтә биешкән ялкын телләренә дымлы күзләрен төбәгән килеш, утырып калды Мунча ишеге шыгырдап китүгә, Рәмилә: «Шул арада самавыры кайнады да микәнни?» — дип, эчке калтырану аша, башын күтәреп карады. Әмма ачылган ишектә әнисе түгел, туганнан туган энесе Сабир пәйда булды. Бөтен мунча эченә саф һава тутырып керде һәм шунда, бусага төбендә үк, идәнгә чүгеп утырды Утыруына бүреген арткарак этеп куйды, пальто изүен чишеп җибәрде. Куллары күн перчаткада, уң кулының имән бармагында мотоцикл ачкычы селкенә. — Нәрсә, бүген кызлар күңелен күрмисеңмени. Сабир? — дип сорады Рәмилә, ирексездән'елмаеп. — һе. бу ачы җилдәме? Кайсы чыксын ди? — Ә сине монда... мине сакларга дип җибәрделәрме әллә? Сабир утырган җирендә кымшангалап алды, көлеп куйды — Сакладылар ди. Менә син авылга кайтып, үз мәктәбеңә киредән йөри башласаң, ул чагында инде... Берәрсе синең данны сатарга ниятләп, авызын гына ачып карасын, мин аны. йодрыклар нык минем, алмапа, курыкма! — Ә син андый хәл булыр дип уйлыйсыңмы? — Булса-булмаса... синең иреккә балта чабалар бит инде. Әнә анда Вәсим абый: «Аны моннан ары Чаллыга җибәрмәскә кирәк, бүгеннән өйдә томалап калдырырга кирәк, калган хәтлесен тегендә үзем хәл итеп бетерермен»,— дип сөйләнеп утыра. Усал кизәнә ул, иеме? Рәмиләнең бөтен гәүдәсен кымырҗытып, салкын дулкын йөгереп үтте. Димәк, инде хәл итеп тә куйганнар Аңа ни кала инде? Еларга- сыктарга, бәргәләнергә-чәбәләнергә генәме? Бермәл тын гына утыргач. Сабир кинәт бик тирән иттереп сулап куйды. — Ә Женя абый Мында синең бу хәлеңне белми дә торгандыр, иеме? Ул кайда хәзер? Үзебездәме, әллә берәр чит илдәме? - Чехословакиядә иде. ә хәзер Мәскәүдәдер инде. Иртәгә кайтып рышәргә тиеш ул Телеграммасы бар. . - Иртәгә үк?! * Рәмилә ым какты Анын бите инде кибә язган иде. әмма менә хәзер күз төпләренә янә яшь бәреп чыкты. Ләкин ул аларга бармак тидермәде, дым элпәсе аша мичтәге ялкынга төбәлеп утыруын белде — Ә синең аны күрәсең бик киләме соң? — Килмичә! Сабир да күз карашын мич ялкынына текәгән иде, менә ул янә тирән иттереп тын алды да кисәк ярып салды: - Соң алайса... әйдә качабыз, алмапа! • Рәмилә башын ялт кына болай таба борды, дымлы күзләрен '/елт-челт йомгалады. — Син уйнапмы, уйлапмы, энем? — Уйнады, ди РИЗгә тикле илтәм дә куям, ә теге ягын автобуста элдертерсең. Кызның хәтта сулыш юллары кысылып куйды: тукта, аның күк капусы ачылып китәргә җыена түгелме соң? Аның ачкычы да әнә энекәшенең имән бармагында гыне ич. — Женя абый белән күрешкәч-сөйләшкәч, калган хәтлесен,— каласыңмы кайтасыңмы,— үзең карарсың инде анда, иеме? — Ие, Сабир, ие. Кабаланып өстен-башын кармалап чыкты иске плюш жакет, иске мамык шәл. ярый әле аякларындагы модный сапожкиларын моңарчы салмыйча йөргән - Өйгә кереп өс алыштырсаң, сизәрләр, алмапа. Өйалдыгызда иске толып эленеп тора — үзем орынып үттем... Рәмилә утырган җиреннән ять кенә калкынды да туганнан туган энесен кайнарланып кочагына кысты: - Их, Сабир —* җаныкаем минем! Их, бәгырь кисәгем минем! Бу минутта өйдәгеләр, әлбәттә, берни белми дә, сизми дә, алар дөньяда Сабир исемле, инде егет булырга җыенган малай яшәвен гомумән оныткан, исләренә төшерсә дә, аның үз күңеле, үз холкы-фигыле барлыгын, кирәк дигәндә, кыю һәм тәвәккәл була белүен бөтенләй уйламый да иде. Әнә инде самавыр кайнап та чыкты, менә инде ул өстәлгә табын күрке булып менеп тә утырды Ләкин шул мәлне капка төбендә пытырт иттереп мотоцикл моторы кабынган тавыш яңгырап китте Вәсим, урыныннан җәһәт кенә кубып һәм гәүдәсен янтайтып, түр тәрәзәгә күз салуына, шәрран ярып кычкырып җибәрде: — Ах. нәгъләтләр! Толыпка төренеп утырганы Рәмилә! Сызмак- чылар! Урындык-кәнәфиләр читкә тибәрелде, ишекләр каерылып ачылды. Атылышып урамга чыктылар - Рәмиләү! Рәмиләү!.. Әнә анда, урам белән югарыга таба, инде шактый арада, җәяүле ■ буран пәрдәсен фара яктысы ялаштырып бара, ул тарафтан тонык кына булып гөрелте ишетелә, әмма күз ачып йомган арада фара яктысы юкка чыкты, гөрелте дә ишетелмәс булды. - Күр син мөртәтне! Күр хыянәтчене!—дип чамасыз авыртыну аша сукранды Габделбәр, ул хәтта кулындагы куян бүреген җиргә атып бәрде Ләкин хыянәт идеме соң бу? Чынлыкта гаделлек һәм тугрылык галәмәте иде түгелме? Әмма иң ярсыганы Вәсим булды. Ул әле җиргә типте, әле изүләрен ертырга итенде: — Күрәләтә адәм мәсхәрәсенә калдырңп тайсыннар әле! Юк, болай калдыраммы соң! РИЗдән ары китә алмаслар. Кая. Рәмзи, синең-«Ява»н куәтлерәк тә. елдамрак та. куып җитеп, якаларыннан эләктерим әле! Ул арада җиргә саллы-саллы басып, йорт хуҗасы Хәнәфи кайтып = җитте Аңа хәлне аңлатырга тотындылар, әмма ул. тыңлап та бетермәстән. 3 бу икене — хатыны Рәсүлә белән Вятка егете Габделбәрне — Тормагыз монда ахылдый-ухылдый1 - дип ихатага куып кертте, f Ишегалдында Вәсим белән Рәмзи мотоциклларына атланып өлгергән. - анда галәмәт дөбер-шатыр купкан, алар кул изәп, капканы киңрәк ачып х коярга кушалар иде Ләкин әтиләре капканы киңрәк ачу түгел, аны * шапылдатып ябып куйды һәм, болар янына килеп, мотоциклларын бер- ° бер артлы үз кулы белән сүндереп чыкты Аннары — Акылыгыздамы сез? Явыз бәдбәхетләр урлап качканмы әллә 3 сеңелегезме? — дип гуелдәде ул ачы тавыш белән Качсалар соң! Үз < энекәшенә утырып лабаса! Сез нәрсә. Шәмси кызыныкы кебек, яманаты х бөтен авылга таралсын дисезме? Тыныгыз чыкмасын — шым булыгыз! 2 Юллары таныш, киткән икән, кайта да белер! 9 Инде берничә сәгатьләр Бигеш аэропорты ябылып тора — кырда буран котыра. Көндезен җил алай ук түгел иде. Самолетлар очкан, Мәскәү рейслары да булган иде. Әмма кичке эңгер куера башлаганда, җил капыл гына көчәеп китте Тышта буранның инде җәяүлесе генә түгел, җир белән күкне тоташтырганы, тәмам котырмасы — җеннәр туе. Тегендә, Мәскәү тирәсендәге аэропортта, очып китә алмыйча ул тилмерә торгандыр, монда исә, ничек көтеп җиткерергә белмичә. Рәмилә тилмерә Вокзал эче халык белән шыгрым тулган. Утыру түгел, иркенләбрәк басып торырга да җайлар юк Кысылып-буталып йөргәндә, тирләп-пешеп бетәсең. Урамга чыксаң, ачы җилдә тыннар буыла Рәмилә, тамагы кибүдән йөдәп, инде ике-өч тапкыр буфетта кара кофе эчеп чыкты Сусыны беркадәр басылган кебек тоелса да, ул әчкелтем нәрсәдән саруы гына кайный башлады Аңа, әлбәттә, тулай торакка кайтып китсә дә булыр иде Бүлмәдәшләре ипле, ятар ястыгы йомшактыр, җылыдыр — тынычта рәхәтләнеп йоклый бир. Сөйгәне Женя Мында да. мөгаен’, сүз әйтмәс иде моңарчы аны каршы алганы булмады, ул әле андыйга ияләшмәгән, тик өметләнә генә торгандыр, аның өметенә җавап йөзеннән килде бит менә, аэровокзалда җәфа чигеп йөри бит менә, аннары кире кайтып киткән тәкъдирендә дә аның, «Мин сине көтә-көтә хәлләрдән тайдым», — дип акланырга җитди сәбәбе дә бар ич. Ләкин ул алай итсә, егете ана үпкәләр, хәтта рәнҗеп куяр, тиктән шик-пошаманнарга чумып сызланыр, дип хафалана иде. Бу хафасы өстенә, шушы кичендә тулай торакта янә берәр көтелмәгән борчу-бимаза туМагае дип тә шүрли иде. Бигрәк тә аны абыйларының килеп керү ихтималы куркыта иде. Кичә авылдан качу галәмәте дә әледән-әле исенә төшә аның Юк. үкенү хисе кичерми, алай да җаны берөзлексез сызланып тора, тамак төбенә кунган ачы төерне дә йотып җибәрә алмый Тора-бара туганнары, бәлкем, аны аңларлар, зур дуамаллыгын киче рерләр. елга, язгы ташу вакыты үткәч, үз ярларына кайткан шикелле, аларның тормышы да әүвәлгечә тыныч кына, үз җайлары белән агуын дәвам итәр. Ләкин кайчан булыр әле ул? Ә хәзер исә Рәмиләгә сөйгән яры Женя Мынданы көтеп җиткерергә кирәк. Күктән кар урынына таш яуса да. иң әүвәл аның йөзен күрергә. — Үзен геноме? Юк, син анда куып җитеп, әллә ниләр кыландыруың бар Мин үз «Ява»ма атланам, син үзеңнекенә атлан' Алар, агалы энеле, өсләренә җылы киемңәрен киеп алыр өчен, анын- төпен өйгә кереп киттеләр. Монда капка төпләрендә әниләре Рәсүлә: Менә күрәселәрең булса, менә әкәмәтләр1 — дип шыңгырдап, еламсырап торуында булды. аның сулышын тоярга тиеш! Ул аңа, әлбәттә, барын да сөйләп бирер һәм егетенең аңа мөнәсәбәтен, аны ни дәрәҗәдә яратуын сүз сөрешеннән битәр. күз карашыннан ук аңлап алыр. Элегрәк аның чит милләт булуына басым ясарлар иде. соңгы вакытларда исә: «Йөри-йөри шомарып беткән эт каешыдыр әле», — диебрәк шик белдерәләр. Бигрәк тә әнисе. Рәмилә бик аңлый: үз сукмагыннан җил-җил атлаган мәлендә, чоңгылга төшеп, зур бәхетсезлеккә юлыкмагае бу кызый дип. туганнары аның өчен хафалана. Шул сәбәпле аны. кире авылга кайтарып, үз яннарында, үзләренең күз алдында тотасылары килә. Әмма бер киселгән ипи телеме кире ябышамы соң? Аннары, Рәмилә үзе сайлаган сукмагының нинди икәнен белмимени? Аңардан ул уңны-сулны абайламый атлап барамыни? Рәмиләнең ышанычлы таянычы. тайпылмас терәге булган Женя Мында турында да дөрес уйда түгелләр. Кеше үзенең асылда кем икәнен раслар өчен, күкрәген ярып һәм йөрәген учына алып күрсәтергә тиешме инде? Ә Рәмилә сөйгән ярына ышана, ихлас күңелдән бик-бик ышана! Ансыз чын мәхәббәт була димени? , Төнге унберенчеләр киткәндә, ниһаять, буран күзгә күр.еиеп басыла төште Бетон полосаларны берөзлексез чистартып тордылармы, әллә буран аларга кар көртләрен өя алмаган идеме, озакламый самолетлар оча да башлады. Әле бу тарафтан, әле теге тарафтан төшер кунганнары турында да игълан тавышлары яңгырарга тотынды. Аэропорт хәрәкәткә килде, ул бертуктаусыз диярлек гүләп тора бйшлады. Рәмилә дә җиңел сулап куйды. Ләкин ул иртәрәк куанган икән. Инде менә төн урталары авышты. Аэропорттан соңгы рейс автобуслары да китеп бетте. Вокзал каршындагы мәйданда берничәләп такси «Волга»сы һәм шәхси автомобильләр генә торып калды Әмма Мәскәү самолеты әле һаман очып төшә белмәде. Рәмилә хафага калды. «Әллә анда да бер-бер хәл микән?» - дип пошаманга чумып, спра- вочныйдан барып белешмәкче генә иде. шул мәлне баш өстендәге куәтле дннамиктан Мәскәү самолетының төшеп кунуы туранда хәбәр иттеләр. Аның рейсы! Рәмиләнең йөрәге ашкынып тибәргә тотынды, ул ять кенә капка төбенә барып басты Буран күзгә күренеп басыла төшсә дә. җил үзен әле һаман ярыйсы ук сиздерә йде Рәмиләнең өстендә мутон якалы соры пальто. әмма ул аңарда капчык шикелле булып эленеп тора — бүлмәдәге Фаягөл гәүдәгә Рәмиләгә карый карсаграк булса да, аның иңбашлары, күкрәкләре күпкә тулырак шул. Башында исә ак куян мамыгыннан бәйләнгән яулык — бусы Светаныкы. Женя Мынданың аны мондый киемнәрдә беренче күрүе булыр, аптырашта калыр инде. Калса калыр, ярый әле. бүлмәдәш кызлары киендерә белде. Рәмиләнең бу минутта бите-йөзе кызып. янып тора, ә гәүдәсе исә. бизгәк тоткандагы шикелле, тыелгысыз калтыраудан туктала алмый иде. Менә инде Мәскәү самолетында очып төшкән пассажирлар бер-бер артлы капкадан чыга да башлады Рәмилә ике күзең дүрт иттереп эч- кәрегә төбәлде һәм бер мизгелдән күреп тә алды: әнә ярым-караңгыда. урталыкта, җиргә нык-нык басып, ул атлый Башында козыреклы кара бүрек, өстендә тар якалы кыска пальто. Бер иңенә сумка аскан, икенче кулында днплом'!ат. Аның да әнә купшы мыек тирәсе җәелеп, ак тешләре елтырап китте. Капкадан чыгуына, кулындагы әйберләрен капыл җиргә төшерде дә.-колачын киң җәеп. Рәмиләне кочып та алды. Ә мин инде сабыры җитмәгәндер, каршыларга килсә дә. инде кайтып киткәндер дип уйлый идем. Рәмилә тыны кысылганлыктан, сүзен әйтә алмый торды. — Ә мин. . ә син... Күр әле. бөтен гәүдәң беЛән калтыранасың ич син. Бик туңдыңмы әллә? —. Нишләп? Егет кызны аз гына читкә тайпылдыра төште, аннары янә күкрәгенә ныгытып кысты Рәмилә аның болан итүен үзенчә юрап, үз хәлен аңлатып бирмәкме булды, әмма тавышы өзек-төтек чыкты: —- Син инде аптырыйсың бугай... мин бит. минеке түгел бу киемнәр, минекеләр тегендә калды. Мин бит авылдан толып киеп качтым. — Ни сөйлисең си и?! — Башыңа төшсә. . ♦ Кыз. егетнең күкрәгенә капланган көенчә, сулкылдап елап җибәрде. 3 — Менә сиңа әкәмәт! Ни сәбәптән, дим? — Кыз җавап кайтара 2 алмагач, егет башын боргалап, әйләнә-тирәсенә күз салгалады — Тор- 5 мынк монда, әйдә, кайтыйк алайса Юлда сөйләрсең — Юлда? Чит кешеләр янындамы? Тукта, аз гына сабыр итик, = ашыкмыйк әле. Ләкин ашыгырга теләсәләр дә, берни барып чыкмаячак иде: такси * «Волга»лары да, шәхси автомашиналар да инде китеп беткән — аэро- 2 вокзал мәйданы бөтенләй бушап калган иде. — һе. менә сиңа кирәк булса! Ярый, монда бөрешеп торганчы, җы2 лыга керик ичмаса. ~ Вокзал эче дә бөтенләй диярлек бушап һәм иркенәеп калган иде. Иң “ кырыйдагы диванга бер-берсенә сыенышып утырдылар. Женя Мында ? аклы зәңгәрле сумкасыннан Рәмиләгә кызгылт йөзле алма алып тоттыр- ды. Кыз аны керт-керт кимерергә кереште. Бераздан, алманың яртысын 5 гына ашаудан да, ул үзенең тынычланып китүен тойды һәм сөйгән ярына л соңгы вакытларда үз башыннан кичергәннәрне бәйнә-бәйнә сөйләргә тотынды Женя Мында аны. һич бүлмичә, сабыр гына тыңлап утырды Аның да йөз-кыяфәте үтә җитдиләнгән иде. Сүзенең ахырына таба Рәмилә Вятка егете Габделбәр турында да әйтмичә булдыра алмады. Аның нсемен ишетүгә. Женяның маңгае җыерчыкланып, купшы мыегының бер чите сәер генә кыймылдап алды. — Габ-дел-бәр? Менә көтмәгән идем! — Женя Мында кинәт уч төбенә көлеп куйды — Ә син көлмә! Яман булса, йөзенә төкереп, тибәреп кенә атар идең, ә ул.. Аның уенда гел яхшылык, гел изгелек кылу кебек. Шул ягы белән ул куркыныч та! Әнә безнекеләрне үз ягына тәмам аударып куя язган бит! — Яхшылык белән изгелек куркыныч дисең, ә? Кызык шул! Ә без әллә начарлык кылырга җыенабызмы? — Аннары ул астыртын да, хәйләкәр дә сыман. Әллә нинди планнар корып йөрүе бар —' Астыртын? Менә монысы шәп түгел. Ә хәйлә дигәнең... Менә монысы. бәлкем, безгә дә зыян итмәстер, ә? Уйлашмый ярамас, шулаймы, кара күзем? Женя-Мында Рәмиләне янә күкрәгенә кысып алды һәм бармаклары белән аның башыннан, иңнәреннән сыйпаштырырга кереште Рәмиләнең хәзер инде тамак төбендә бернинди төер дә юк, җаны да тап балавыздай эреп куйган, ул хәзер илаһи бер җиңеллек кичерә иде. Ә сөйгән егете исә аны сыйпавын-иркәләвен белде, аның йомшак, бәрхет тавышында чиксез моң белән сүрелмәс дәрт бергә кушылган сыман иде: — Без дә яманлыкка бармабыз, без дә гел яхшылык, гел изгелек кылу ягын карарбыз, дөрес бит? Ие-ие. Менә инде болытлар таралып, күк йөзе аяза башлады, менә инде елмаеп, матур нурланып кояш та күренде, менә инде Рәмилә — кара күзнең үз йөзе дә... Әйе. бу — ул, аның Женя Мындасы чын үзе иде. 10 Вахтер хатын Рәмзине сынаулы караш белән баштанаяк сөзеп чыкты да, иңнәренә салган йон яулыгын төзәткәләп, ачы көлемсерәп куйды - Абыйсы дисең, алайса5 һе, кызык, өченче көнне дә шулай бер майлы күзлесе килгән иде, ул да «абыйсы» дигән иде. Ни телләнсә дә. үткәзмәдем мин аны: үзенең документы да юк, үзе, җитмәсә, салмышрак та нде. Ә синең документың бармы соң? Рәмзинең күңелен: «Вәсим тәки кергән икән, юньсез,— дигән уй көйдереп узды — Ярый әле үткәрмәгәннәр» - Бар Әмма мин аның бүлмәсенә керергә уйламыйм да. Аны монда, чакырып төшерергә кирәк. • — Бер Рәмилә булмады инде. Теге атнада шулай менә синең кебек башына чүлмәк кигән бер егет тә кергән иде. Дөрес, «абыйсы» димәде, киңрәк йөзле, зуррак авызлы, үзе болай матур гына, йомшартып кына сөйләште «Анысы, әлбәттә, Габделбәр булгандыр».— дип уйлап алды Рәмзи. — Әмма ул мөлаем егетнең дә юлы уңмады: ул кичне чакырып төшерергә Рәмилә үзе юк иде Инде хәзер, әнәтерә, аның кайдадыр югалып торган үз «мыекбае» да кайтып төшкән югыйсә кабаттан күренгәли башлады Чем-кара күзлесе, сумала кашлысы, кайсы халыктыр үзе.. Рәмзи кулындагы төргәкне өстәл читенә куйды, тавышын кырысландыр а төште. — Аның мыекбаенда да, халыгында да эшем юк, апа. Миңа шушы төенчекне генә тапшырасы да азрак сөйләшеп аласы... нибары шул! — Алайсам... соң хәзер.. Вахтер алтын балдаклы бармакларын өстәл читендә биеткәләргә тотынды. Әмма ул як-ягын.а карангалаганчы, Рәмзи артыннан йомры гына, таза гына бер кыз калкынып чыкты — ул аларның сүз куертуын тыңлап торган, күрәсең. - Мин хәзер чакырам аны, абый! Кичке мәктәбенә әле китеп өлгермәгәндер, җыена гына торгандыр — Йомры кыз шундук баскыч буйлап югарыга элдертә дә башлады. — Мин аны тышкы якта көтәрмен. Анда минем мотоцикл тора,— дип кычкырып калды Рәмзи. Тышта биек баганага эленгән лампа яктысында кар чебеннәре бө- терелгәли Жил юк үзе. суыгы да алай бик куркытырлык түгел Рәмзи кулындагы төенчекне селкештергәләп һәм җылы эчле күнитекләре белән шыгыр-шагыр кар изештереп, мотоциклы тирәсендә әрле-бирле йөренергә тотынды Абыйсы Вәсим исенә төшеп, ул ирексездән тешләрен шыгырдатып куйды. Рәмилә качкан кичне аларның бик яман ачуы чыккан, әмма барын нан да битәр Вәсим ярсыган иде. Сабир, алмапасын РИЗгә тикле илтеп куйгач, мотоциклны да, аның әрҗәсенә төреп салынган толыпны да бо- ларның капка төпләрендә калдырып, ятьрәк үз өенә тайган иде. Вәсим ин башта әнә шул малай актыгына каныкты, аны үз өенә барып бик әйбәтләп ярмакчы булып тузынды, әмма мондагылар аны анда җибәрмәде, иң әүвәл Рәмзи үзе абыйсының чыгар юлына киртә булып басты Үз өендә Сабир, әлбәттә, Туры бабасына булган хәлне һич яшермичә сөйләп биргән Бабасы аны, билгеле, астыртын, хәйләле эш кылганы өчен мактама ган, киресенчә, бик каты тиргәп ташлаган, әмма ул шул чакны үзенең сөекле оныгын икенче оныгыннан, инде тәмам әзмәвергә әверелгәненнән. рәнҗетергә юл куяр идеме соң? Вәсим. Сабирга кул суза алмаячагын төшенгәч, Габделбәргә ябырылды Дөрес, егетнең монысы да бу кичне боларда бернинди дә эш пешмәячәген аңлап алган һәм, шул сәбәпле, озак та тормый мотоциклына атланып, үзенә бик таныш булган юл белән кайтып киткән иде. Үзе юк дип тормады. Вәсим Габделбәрне җебегәнлектә гаепләде «Азрак үткенрәк булып, кыюрак кыланса, бу кыска акыллы чәчлекәйләре, ичмаса, әллә ниткән мыекбай аркасында җенләнеп йөрмәс, киртә буе сикермәс иде»,— диде Аннары. «Алга таба араларына үзем чын-чынлап кысылмыйча булмас. ахрысы»,— дип тә өстәде. Бераз соңрак, кызу мунча кереп, анда ах-ух килә-килә чабынып чыгу- лары Рәмзине генә түгел, Вәсимне дә ярыйсы гына йомшартып җибәргән сыман иде Әмма мунчадан сон. бер стакан зәмзәм суын тоташтан эчеп, гәүдәсенә сеңдереп куйгач. Вәсим кабаттан зәһәрләнеп китте Әтнсе-әнисе боЛай да акылларын җыя алмыйча иза чигә иде. улла рының янавына аларның нн-котлары бөтенләй югалды. Каш-күзҗимереп: Барып кына кара’ Аның соңында шушында, үз туган йортыңа ат- * лап керәсе булмассың1 — дип кисәттеләр — Синең гөрбиянлыгыңнан, си- = нең шушындый тупас кыланмышларыңнан өркеп качты да инде сеңел2 кәшең үз туган җортыннан Син кысылмасаң, ипләп кенә, җайлап кына. J бәлкем, күндерә дә алган булыр иек үзен Рәмзи дә әтисе белән әнисе ягына авышкан иде. Буталып кына йөре! Анда инде тияреңне миннән алырсың! — дип ф кисәтеп һәм янап куйды ул да Ахырда Вәсим чигенде, болар әйткәнгә күнде сыман, ул хәтта сең- ° лесе яшәгән.тулай торакта бөтенләй күренмәскә дип сүз дә биргән иде. Е Ләкин барыбер килгән бит. җитмәсә, салган баштан килгән Ярый әле. 2 аны эчкәре үткәрмәгәннәр Югыйсә, кыландырып күрсәтер иде ул фиргавен' Алай да бертуган абыйсының кызмача хәлдә килүе хакында * Рәмиләгә җиткерми калмаганнардыр. бу исә аның күңел җәрәхәтен та- 2 гын да тирәнәйтеп җибәрмәгәндерме3 Ана күңеле күп нәрсәне алдан ук сизенә, күрәсең? Капка төпләрендә 7 әлеге төенчекне мотоцикл багажнигына бәйләп маташкан чагында, әнисе т Рәсүлә кайта-кайта әйтте аңа — Үпкә-рәнҗүләребезне аермачык сиздер, улым, әмма берүк илаһи уптым кубып бәреләсе итмә! Аңа да җиңел түгелдер. Сырт уңаена сыпыр галап. *җомшаграк иттереп кенә алай әйбәтрәк сеңүчән ул! Бу хәтлесен Рәмзи үзе дә бик белә, бик аңлый. Аның да күңелендәге ачуы эреп юкка чыкмаган, сеңдерәсем сеңдерә белер, әмма шул ук чакны Рәмилә ят кыз түгел, аның сөекле сеңлесе ләбаса! Ләкин алар үз авылларында тегеләй дип. болай дип уфтанышып һәм башлар катырып яткан чакларында, монда янә бер күңелсез һәм ямьсез вакыйга булып алган икән. Шулай, чүп өстенә чүмәлә өелүчәи инде ул! Монысын Рәмзи моннан ярты сәгать чамасы элегрәк кенә белде. Ул шушы тулай торакка килеп кергәнче, дусты Габделбәр белән күрешеп өлгерде Әлбәттә, ул Габделбәр яшәгән торакны эзләп йөрмәде, мотоциклын урам белән туптуры төзелеп яткан йортлар тирәсенә юнәлдерде. Рәмзи аларның кай төштә өр-яңа йортлар торгызуын белә иде. Кичке эңгер инде тәмам куерып беткән, әмма куәтле прожекторлар яктысында шактый ук калкып өлгергән таш йорт тирәсендәге бар нәрсә, көндезге кебек үк. бик әйбәт күренә иде. Рәмзи биектә ике тәрәзә арасына ак кирпечләрдән тигез һәм матур иттереп дивар торгызып матавыкланган Габделбәрне бик тиз абайлап алды Теге дә, түбәндә көтмәгәндә мотоцикл гөрелтесе ишетеп, игътибар белән күз салды һәм. аның иясен таныгач. мастерогын югары чөйгән хәлдә, каты гүелдәп, җавап бирде: — Чак кына сабыр ит. дускай! Менә сменаны гына түгәрәклик тә. яныңа төшәрмен! Биш-ун минуттан алар, асларына күн тышлы бияләйләрен салып, кирпеч өемнәрендә кара-каршы утырышканнар иде инде Рәмзинең Габделбәрне бу киемнәрендә күргәне юк иде әле: өстендә сырган чалбар- куртка. бүрек колакчыннарын артка чыгарып бәйләп куйган, аякларында исә тирән галошлар кигезелгән киез итекләр. Ләкин иң гаҗәбе шул иде: Габделбәрнең суыкта кызарган йөзе бик ямьсез булйп җәрәхәтләнгән иде - уң күз төбендә йодрык кадәр фонарь күгәреп тора, борыны ямьшәеп шешеп чыккан, ияк тирәсе дә сыдырылып киткән. — Нәрсә, абайламый егылдыңмы әллә? — дип сорады Рәмзи, үтә сәерсенү аша. — Егылды, ди. Теге кем «мыеккай» &?лән «жентельменнәрчә» сөйләшүнең җимеше,- диде Габделбәр, ачы көлемсерәп, һәм чулт иттереп аяк астына төкерен куйды — Дөресе: чәчкәсе генә әле. жнмеше соңрак өлгерер! Ә болан чәкәләшү ару булды безйең! — Кит моннан! • — Китмичә торыйм Габделбәр башыннан кичергәнне яшермичә сөйләп тә бирде. Бер көнне кинодан соң ул Рәмилә белән Женя Мында артыннан ияреп киткән. Әлбәттә, читтән генә күзәтеп барган. Тегеләр Рәмилә яшәгән тулай торак төбендә озак кына сөйләшеп торсалар да. түзгән, егетнең кыздан аерылып киткәнен көткән. Женя Мында, ниһаять, кайтыр Ягына борылып. урамга чыгуга. Габделбәр аның юлын кисеп: «Синең белән, туган, бер бик әйбәтләп сөйләнәсе бар», дип тегене туктаткан Менә шунда инде ул, ничектер чыгырыннан чыгып, үзенең кайсы авыл егете икәнлеген күрсәткән молдаван «дускаеның» изүеннән ныгытып эләктереп'тоткан. ә тегесе мондый тупаслыкны өнәмичә. Вятка егетен этеп жибәргән Шуннан, киткән инде, киткән.. Әмма болар шулай бик тәмләп һәм бик кызып *гәпәләшкән арада, өсләренә дружиначылар килеп чыгып, ике әтәчне ять кенә аерганнар Габделбәр үзе дә аратирә тәртип саклауда катнашкалагаи кеше, әлеге дружиначылар арасында аның таныш егетләре дә була, артык жәфаламыйча. икесен ике якка борып жибәрәләр Югыйсә, штабларына алып китеп, эшне тирәнгә жибәрү мөмкинлекләре дә була ич әле ал арның. - Йодрык белән генә какшатырлык түгел, нык тора, чукынган! Тик жәл, йөзен артыграк бизәдем, ахры. Бусына өстәп, үземә фонарьлар кундырса кундырыр, әмма аңа кирәкмәс иде алай ук ямарга. Ник тагы? — дип текәлде Рәмзи, мондый текә борылышка хәйран калып. — Соң. аны жимерелгән йөз белән чит илгә; һич югы, үзебездәге берәр калага жибәрерләр, дисеңме? Ә циңа бу араларда аның югалып 1 торуы, монда булмавы кирәк! Кичәгенәк синең Вәсим абыеңны очраткан идем, ул да шулай ди: «Пөзен бизисең калмаган, чәнчелгере» — ди. — Вәсим? — Эһе Соң, син Женя-Мынданың кылларын чиртеп карау шушының белән беткәйдер дисеңме? Бетә-әр! Сынауның икенче төрлесе алда әле Тик иңде хәзер уйлабрак, нечкәрәк итеп эш йөртәсе булыр . — Ничек, ничек? Әлегә.сорашма син Ни кыласын мин үзем дә уйлап бртермәдем әле. Ә син курыкма: сеңелкөшеңнең бер бөртек чәче дә коелмас. Ул молдаван дусны кабаттан, инде бүтәнчәрәк иттереп сынап карамыйча да ярамый. Соңыннан үкенечкә калмасын, дим, аңа да, миңа да. сезгә дә! Рәмзи ары таба сүз куерта алмады. Габделбәрне бер төркем иптәшләре, ашханәгә барырга дәшеп, аваз салып тора иде. Вятка егете утырган жиреннән җәһәт кенә купты да — Өеңә кайткач, алай-болай мине сорашсалар, бик әйбәт ята, диген! Үзләренә миннән тау-тау сәламнәр ирештер! — дип, гадәтенчә киң һәм дустанә елмаеп, Рәмзигә ым какты. Рәмзи исә, мотоциклына атланып алды да. аны ничек кабызырга оныткан шикелле, бермәл уйга тарып калды. Нинди планнар белән ни эш кырырга чамалый икән б^ Вятка егете? «Сеңелкәшеңнең бер бөртек чәче дә коелмас»,—диде дә диюен Аңың Вәсим белән якынаеп китүе юнь- легәме соң? Сеңелкәшләренең баш өстендә көтелмәгән берәр кара болыт куерырга жыенмыймы икән? Әллә абыйсы Айдаш белән киңәшеп алыргамыJ Айдаш ел азагы — җир каезлауда план үтим дия-дия, көнне-төнгә ялгап эшли, бу араларда аның дөньяда бүтән гаме юк та сыман. Ул авыррак кубучан. әмма эшне һәрчак диярлек төптән уйлап, башын-ахырын беткәнче исәпләп башкарырга ярата Яна елга инде күп калмады, анда инде Айдаш та бушый төшеАь иркенәеп китәр, Рәмзи үзе *дә шушында «Сельхозтехника»га ремонт эшенә килергә тиешле. Ике туган, ике фикер- дэш бу четерекле хәлләрдә ни дә булса уйлап табарлар әле. Мөгаен, ул уздырып йөргәне булдымы соң? Юк, әлбәттә. Әле үз авылларында уздыра торганнарына бара белсә дә, тамаНга гына килә иде. Рабочкомга башны • тыктылар дигәч тә, күңеле белән ул җәмәгать эшенә артыгы белән суыртылуга һич риза түгел иде. Ак^ашевның исә, уч төпләрен җылы мичкә тидергәләп алгач, тавышы тагы да йомшарып китте сыман: — Ниткән җыелыш булсын, ди! Барып, кешеләр белән сөйләшәбез, Чуардагы хәләхвәл белән танышабыз — нибары шул! «Рабочком»га да бер җилләп кайту, шәт, зыян итмәстер, ә? «Кылларны чирткәләп, ныклыкны юри сынап каравы Юк. Яхъя Таипыч түгел бу: кырт та пырт кистерми, каты игәү белән йомшак иттереп игәүли...» Акбашевның тавышында гына түгел, күз карашында да кырыслык чыннан да сизелми иде Киресенчә, аның җиңелчә елмаю аша үз итеп, якын күреп каравыннан ук җанны эретүчән һәм ихтыярыңны буйсын- дыручан нур агыла сыман иде. Хәнәфинең холкына ярарга тырышу яки риялану кебек нәрсә бөтенләй ят иде, алай да. тирән сулап куйгач, урындыгын шыгырдатып, урыныннан купмыйча булдыра алмады: — Мастерскойда ремонтны самый кыздырып җибәргән чак иде. Ярар инде алайсам, барсак барырбыз. — Менә бу егетләр сүзе, ичмасам! Кичке савымга ничек тә өлгерергә кирәк безгә! Мастерскойда төшкелеккә тукталгач, Хәнәфи өенә кайтып керде дә, авызын киң җәеп, хатынына бүген кичке уңайда кем белән кая барасын әйтеп салды Рәсүләсе, бу хәбәрне ничек сеңдерергә белмичә, беравык күз йомгалап торды • , — Чуаргамы? Җаңа директор беләнме? Күр сине Кунып ук җат- массыздыр• бит? Айсам, җарый-җарый, бик әйбәт — Шулай дип ияк каккалагач, ул кинәт иренең иңбашына төртеп алды. - Туктале, дим. син нишләп соң җаңа директорыңны үзебезгә төшке ашка дәшмәдең? Әнә ит белән бәрәңге плитәдә буларын бөркеп утыра! Аны бит төзүче ләр ашханәсендә генә тамак җалгаштыргалап җөри, диләр. Семьясыз кешенең. . Хәнәфинең өстеннән тунынг бүреген сЗлып маташкан чагы иде, күзләрен шакмакландырып хатынына карады Син нәрсә? Шундый олы кешене... капыл гына... Әжер карачкычы булма, бар, дим' Үзен, «рабочком» тагы, кеше турында кайгыртмаска монда Ичмаса, бер жүнле ризык кабар авызына. Күнмичә мөмкин түгел иде. Хәнәфигә киредән күн бүреген башына батырып кияргә туры килде.z Бәхетенә, Акбашев «Автоздводстрой» ашханәсенә китеп бармаган икән әле. әмма ул, елмаеп рәхмәтләр яудырса да, Хәнәфинең тәкъдимен кискен рәвештә кире какты: имеш ярамый, уңайсыз, килешми. Мондый чакта Хәнәфи дә төшеп калганнардан түгел: Мин бит сез әйткәнгә күндем'— Чуарга барудан баш тартмадым, ә сез киреләнәсез. Анда хатын да, дуамал кубып, буран кузгатты. Ризыктан өстен булырга ярамый бит инде,—дип ныклык күрсәтте һәм шул ныклыгы белән тегене аударып та куйды. Алар кайтып кергәндә, Рәсүлә өйләренең түр ягына табын әзерләргә керешкән иде инде. Әмма Хәнәфи аптыраудан тамак кыргаламыйча булдыра алмады түр якта Рәсүләгә табын әзерләшеп, каенатасы Туры карт та үзенчә эш кыйратып маташа иде. Кай арада килеп кергән, диген! Бая Хәнәфи өенә сугылган чагында ук аларда булып, түр якта күзгә чалынмыйча утырып калды микәнни? Юктыр, Рәсүлә аңа ять кенә хәбәр салгандыр Килеп житәргә ара еракмыни? Хәер. Туры картның монда булуына алай бик аптырарлык та түгел иде: соңгы араларда ул әледән-әле аларга килеп керә дә: «Теге бәпкәч- тән андый-мондый хәбәр жукмы?» дип сөекле сөяге хакында сорашырга тотына иде Кызлары Рәмиләнең һич уйламаганда зур һәм бик тә мактаулы сәяхәткә чыгып китүе һәммәсен дә чиксез дулкынландырган һәм куандырган иде. Күңелләрендә: «Ерак жнрләрдән әйләнеп, дөнья күреп йөргән мәлләрендә, бәлкем, женләнүләре коелып, азрак акылга килмәсме? Читкә китсәң, жыен ыбыр-чыбыр, вак-төяк юкка чыгып, күзгә күренмәс була, аның каравы, тормыш өчен иң хажәте һәм әһәмиятлесе, бигрәк тә туганлык-кардәшлек хисләре дәррәү үсеп, кабарып китә. Бу кызый белән дә шулай булуы бик тә ихтимал», дигән өмет ялкыннары дөрләп куйгалый иде. Әмма шул ук чакны шик-шөбһәгә чумган вакытлары да булмый калмый иде: ә шуның нәкъ киресе килеп чыкса? Кызый әнә шундый данлы жирләрдә булудан бөтенләй масаеп һәм һаваланып кайтса? Үжәтләнүләре күпереп кенә китмәсме?- Рәмиләнең кайтыр вакытлары инде узып бара, әмма аңардан моңа тикле ни хат, ни хәбәр килгәне булмады Бу. исә мондагыларның пошаманлы уй-исәпләрен көннәнкөн көчәйтеп тора иде. Туры картның боларда булуының Хәнәфи бик үк абайламаган икенче сәбәбе дә бар иде: бабай, яңа директорны урамда очраткалап, аңа итагать һәм әдәп белән баш каккалап киткәләгән булса да. аның белән күзгә-күз иркенләп сөйләшергә жай көтебрәк йөрүдә иде. Менә хәзер дә, картларча әкрен, әмма эре кыйланып табын әзерләшкән жирендә дә, кипшергән иреннәрен ялаштырып куйгалаулары ризык тәмле күренгәнгә . генә түгел иде, билгеле. Ләкин ул өстәл артында үзе белгән тәртипкә һич хилафлык кылмады. ягъни гәпкә капыл гына керешмәде. Тозлы кәбестәне кетертләткән шәйгә ит белән бәрәңгенең үтә кайнар шулпасын болгаткалый-суытка- лый. бер үк вакытта кунагын да ныклап кыстарга онытмыйча, әкертенләп һәм ипләп кенә тегенең кылларын чирткәләргә тотынды. Акбашевның армиядә хезмәт итүче улы, житеп килгән кызы һәм болар өстенә хатынының да фельдшер булып эшләвен ишеткәч, «Тормыш жаклары эздә икән, рәхмәт энем!» дип авыз шәпелдәтте һәм шуның арты ук кунагын тынычландырырга ашыкты: — Ә син. энем, һич кенә дә хафа жотып жөрмә: тулай торакта алай озак чиләнеп жатмассың, чакыртырсың үзеңнекеләрне Ж,аңа калада өр- жаңа фатирны тоттырырлар сиңа да! Әнә бит Таип Яхъясы ай-һай өлгерлек күрсәтте! Ә нигә, әллә лаек түгелме? Әйтерлегең жук: бик тә лаек! Гаиповның директорлыктан китү сәбәбен авылда төрле кеше төрлечә аңлата иде Шулай булмый ни. күчәр башында дилбегә тотып, ни гомерләр утырсын да, күпләр һич уйламаганда, капыл гына төшеп калсын әле сиңа — хикмәтле хәлнең дә хикмәтлесе түгелмени? Мәгәр Туры карт, эл- гәреге елларда Танпов белән никадәр еш, никадәр каты чәнчешкәләгән чаклары булмасын, аның хәлен аңлау, хәтта яклау ягына авышкан иде: ♦ — КамАЗ шартларына җараплар бетмәде, борчак пешерә белмә- S де — иң чын дөресе шул! Жугыйсә, бер искән җилгә генә авардай имән з иеменн? Ж.арар. пошынмыйк, үз җаен белми кыланмас. Ә болай бик тә * заслуженный инде, үз иңнәрендә азнымы өстерәгән адәм! 2 Ярыйсы ук күтәренке тавыш белән сиптерелгән шушы сүзләрдән соң = Туры бабай, кинәт өн-аңына килгән рәвештә, табын артындагыларга берәм-берәм күз йөртеп чыкты, кашыгын кулына алды, ләкин тәгамны * бер-ике кабып куйгач та. кире кайтып, әмма йомшаграк, ягымлырак та- ° выш белән Акбашевның үз хәлләрен төпченергә кереште. * Басу юлына килеп кергәч тә. чана түренә оялап алып, сыртын үрәчә * башына кырын салган Хәнәфи, бүрек колакчыннарын тарта төшеп, каеры ? тун якасын күтәреп куймыйча булдыра алмады. Аңа шундук диярлек юл- * дашы да иярде. Шөкер, аңарда да тун иде,— кышын, аерата юл йөр- « гәндә. иң кулае, иң ышанычлысы. Тик аякларда гына аермалы: Хәнәл фидә йомшак киез итек, ә тегеңәрдә, «җылы» дип макталып әйтелсә дә, нибары ботинка иде. Шуңа күрә Акбашев аякларын йомшак саламга тыгыбрак утырды. Чуарга кадәр җиде-сигез чакрымнар. Юл чокыр-чакырларны, куак-әрәмәләрне әйләнә-чолгый үтә. Кышын, әлбәттә, машинада борын төртәсең юк Нибары трактор юлы да, чана юлы. Ян-якларда, анда-санда, әмма бөтен юл озынлыгына, чыбыклар төртеп чыкканнар Туры алаша — ышанычлы һәм тугрылыклы мал, юл тигезләнеп, шомарып китсә, дилбегә какканны да көтмичә, юыртуга күчә, ә инде салулырак өлешкә керсә, атларга тотына, әмма шул чагында да, кызулыгын чак кына да җуярга теләмичә, адымнарын тибеш-тибеш сала иде. Хәнәфинең күптәннән инде, менә болай чана түренә оялап, кышкы юлларны гизгәне юк иде, һай, тансыклаган икән — күңеле әллә нинди рәхәт дулкыннарда тирбәлүгә күчте: — һәй. малкай гынасы ла!.. Бүген тагын, күр инде, җәяүле буран кубарга чамалый кебек. Тик зәһәр җил бу юлы юнәлешен беркадәр үзгәрткән сыман: салкын һава дулкыны, бөтерелеп-айкалып, инде тап котып ягыннан түгел, бәлки кояш чыгышы тарафыннанрак агыла иде. Бу кышны җир йөзенә болай да юка кунган кар инде хәзер үзән- иңкүлекләргә, чокыр-ерганакларга себерелеп бетә дә язды. Ак, йомшак юрганнарыннан мәхрүм калган басулар, аерата чалкыйрак өлешләре, имансыз туңудан кара шадралы йөзләрен чытып, һавага, күккә рәнҗеп яталар шикелле. Кыш уртасында бит! Вл, җәйгә чыккач', тагын яманга әйләнеп китәр микәнни? Әүлия җанлы ил картларының былтыр чиксез уфтану аша «Өч ел рәттән шушылай корылык булыр»,— дип юраганы юш\ килер микәнни? Акбашев үрәчә буйлатыбрак кырын яткан җиреннән капыл гына тез өсләренә күтәрелде дә: — Ә Үтәдем хатыннары чая да сок! Телләренә шайтан үзе төкергәнмени! — дип һич көтелмәгән тарафтан сүз башлап җибәрде —Алар- ның мунча ташлары элек тә шулай кызу идеме, әллә КамАЗ кыздырып җибәрдеме? — Икесе дә булгандыр, Мөслим Гайнаныч. Керәшендә мунча ташы ның, әйтергә кирәк, суынганы да юк. һаман да «җәрле» яшиләр! Аерата хатын-кыз.. Күңелле генә көлешеп алдылар. — Тик, жәл, совхозга ябышып торганнары нибары шул дуңгыз фермасы гына икән Әле анысын да бу елны бетерергә ниятләгәнсез икән. - Соң. безмени? Тресттагы агайлар тырыша инде. — Тресттагы? Әйе Нибары сөтчелек белән яшелчәчелек кенә булсын, диләр бит - Алай бик ашыкмаганда да ярар иде Юк, бер-бер әмәлен тапмый булмастыр. Дөньяда бер трест кына түгел, бүтәннәр дә бар. Аңлаучылар, дигәнем. Хәнәфи юлдашына текәлебрәк күз атып алды: «Күрче, совхоз җөгә-. нен кулына ныклап тотканы юк әле. инде шәпләп кизәнергә дә җыена түгелме соң бу?» Ләкин Акбашев шушы юнәлештә сүзне артык куертырга теләмәде ахры, көлемсери төшеп, янә багы эзенә кайтты: — Ә гәрдәлеләр сабыррак күренә. — Алар җиргә ябышканрак. һайт, малкай! Ярыйсы ук кар салулы юлдан ат авыр-авыр атлауга күчкән иде, Акбашев янә үрәчә уңаена кырын ятты, әмма бермәлдән кабат калкынды: — Ә партком секретаре Садыйков. акбур белән кара тактаны сагына башлаган ди. имеш, чын булса... — Кара тактаны? Ә. әйе. сагынмаска, партком булганчы, математика укыткан кеше бит. М-м-да,— дип сузды Акбашев. бу икеле-микеле ымлыкка үзенчә мәгънә салып Инде күз бәйләнергә тора, юл читләрендәге маяк чыбыклары да тонык абайлана иде йомры алаша янә юыртуга күчкәч. Акбашев гәүдәсен тагын кырын салды һәм бүтән калыкмады. Ул. йөзен тун якасы белән каплый төшеп, хәтта күзләрен үк йомды шикелле. Йокымсырап китүеме? Әллә бар белгән-ишеткәннәрен тизрәк сеңдермәкче булып, тирән уйларга таруы гынамы? Ни әйТсәң дә. үзе өчен бөтенләй ят җиргә, өр-яңа тарафка күчеп килүе бит. Чуарга нибары жиде-сигез чакрымлык юл. Нибары. Буран һаман җәяүли бирә, ә Хәнәфи, чана түренә укмашкан хәлендә, күңеле белән уйлар диңгезенең әллә нинди дулкыннарында чайпалуын белә. Күз алдына Яхъя Таипыч килеп басты. Ә бит чынлыкта бабасы Туры карт хаклы, тиз генә бирешердәй имән түгел кебек иде — тамырлары тирән, һич какшамас сыман иде. Әмма үткәндәге кырысрак заман өчен. Ә бусына, яңасына чыдамады КамАЗ өермәсе аударды аны. Ризван яшътиенең «цунами» дигәне Аумас-бирешмәс өчен җайларын таба алмады. әмәлләрен белмәде. Ярый әле. вакытында үз хәлен аңлап, йөгәнне икенче кулларга тапшыру турында кайгырта алды Ышанычлырак кулларга. Аның бу хәтлесе дә чын егетлек түгелме соң? Ә бу «кара башлы» Акбашев? Ниләр җимертер икән? Жимертә алырмы? Ә болай үзе дуамал кубучаннардан түгел шикелле. Үткен акыллы, хәлне аңлаучан кебегрәк Кичке эңгер шактый ук куера төште Юл инде начар абайлана иде. Әмма туры алаша, рәхмәт яугыры. кай төштә юыртып китәсен. кай төштә саллы-саллы атлауга күчәсен үзе дә бик әйбәт чамалый иде. - һайт, малкай гына ла! Инде күп калмады: әнә сөзәк үр каршындагы куаклар артында Чуар утлары җемелдәшә. Үзәнлектәге чокыр-чакырларны әйләнә төшеп үтсәләр, үргә күтәреләсе генә кала. • Тик нигә соң әле аның юлдашы өн-тын сиздермичә мәрткә китеп ята? Мондый юлда гәп коруның никадәр тансык һәм татлы икәнен аңламый микәнни? Сугышларда катнашкан яшьтие бит. һич югы шул истәлекләрен янә бер селеккәләп алсалар да зыян итмәс иде. Акбашев түрдә дилбегә тотып утыручының ни теләгәнен күңеле белән сизенде ахры, менә ул кырын яткан җирендә башта кымшангалап алды, аннары ат тигез юлдан җиңелчә юыртып китүгә торып ук утырды, әмма сүз итеп Хәнәфи көткәнне түгел, бөтенләй бүтәнне башлап җибәрде. - Чуарда хәлләр ничегрәктер инде. Хәнәфи Бариеч. ә? — Чуардамы? Безнең Туры бабай әйтмешли, үзләре дә 4vap, хәлкәйләре дә чуар, һе-һе . ’ ♦ Хәнәфи бу авыл турында тәмләп сөйләмиме соң! Әмма ул. кеткел- = дәвен басып, бер тын сүз башламыйчарак торды Ни турында сөйләргә 5 икән? Юк, хуҗалык хәлләре, фермасы торып торсын әле - качмас, бар- 5 гач барын да үз күзләре белән күрер Ә менә авылның үзе турында, аның 3 сәеррәк халкы, аеруча уйган кызлары һәм киленнәре, бу бәләкәй генә = авылдан чыккан укымышлы кешеләр хакында җәелебрәк сөйләсәң дә, * шәт. гөнаһ булмастыр * — Хәзер анда, кәнишне, күз явын алырлык берни дә юк.— дип то- о тынды ул. ниһаять, дилбегәне җиңелчә каккалаган шәйгә. — Ә менә ® җәйләрен билләһи, исләр китәрлек! Курорттай урын инде' Яшеллек эчен- з дә күмелеп утыралар. Урам дигәннәре берәү — болын хәтле! Шулай “ булмаска, алар бит элгәредә Минзәлә өязенең төрле авылларыннан ки- * леп укмашкан. Урамның бер ягыннан икенче ягына чыкканчы утлы кисәү ? сүнә. ди. бер якның әтәч кычкырганын теге яктагысы ишетми ди —— Телгә җор алайса. ч — Бар инде, бар Алар бит сабантуйны да авыл уртасында урамда ” гына үткәрә — Кит аннан1 — Китмичә торыйм: мин белгәннән бирле шулай, ипидер! Соң. рәхәт булмый ни!‘Телисең икән алыш-көрәшне өеңдә Лчык тәрәзә янында чән-мәй капкалаган шәпкә генә күзәтәсең, телисең икән, өй түбәсенә яисә тирәк ботагына кунаклап карыйсың, ә инде урамдагы хәтфә чирәмдә аунаган яки утырган шәйгә карауларның уңайлыгын әйтәсе дә юк — Идиллия икән. Бу сүзнең асыл мәгънәсен Хәнәфи. Злбәттә. белми иде. алай да аны матурга юрап, ияк каккалады: — Үзе инде. Аннары. Мөслим Гайнаныч. шунысын да әйтим әле: менә безнең совхоз «Йолдыз» исемен йөртәме? Йөртә Ә бит заманасында бу матур исемне безгә Чуарлар биргән — Ничек? — Ничек дип. күптән инде. Колхозлашу елларында ук. Дөрес. Чуарда да бөтенесе дә алай шома гына бармаган Иң башта әртил кормага ир-ат тотынган. Корганнар да Коргач. «Кызыл Ләпәй» дип атаганнар. Ә «Ләпәй» дигәнеме? Анысы аның урман исеме,—теге як басуларына тоташып китә. Ярар, коруын корганнар болар әртилне, әмма озак яши алмаганнар: ике-өч ай үтүгә үк. язгы чәчүгә чыккач, ат-арбаларын. сука тырмаларын киредән бүлешә-бүлешә ызгышып, канга батышып беткәннәр Таралган боларнын әртиле. Шуннан соңмы? Шуннан соң, хатын- кыз тотынган «И мескенкәйләр, сездән буламы соңэ» дип. Җилле ^ларда хатын-кыз, бигрәк тә яшь киленнәр, кызлар Арада берсе, комсомолка Гайшә дигәне, баш булып йөри «Ләпәй» дә булсын исем, ди, юк. безнең әртил Чаллы-Минзәлә төбәгендә йолдыз булып янарга тиешле».— ди. Хатын-кыз ике уйлап тормый, моны әртилләренә председатель итеп сайлап та куя Иратның, билгеле, буйсынасы килми, ат бирми интектерәләр Ә болар югалып калмый, сыер җигеп булса да. уртак җирләрен сөрә дә. тырмалап чәчә дә! Юк. заманасында Чаллы тарафларында даны шәп яңгыраган комсомолкапредседатель турында Хәнәфигә бу минутта җәелебрәк сөйләргә язмаган икән: кисәк туры алаша, әйбәт кенә юыртып барган шәпкә, ярыйсы ук тирән чокырга төшеп, чанасынне белән муеннан тирән карга батты. Бер тилпенде малкай, ике тилпенде, әмма аның саен карга тирән- гәрәк чума гына барды Камыт-дугалары әллә кая менде. Тфү, кадалгыры! — дип сукранды Хәнәфи Шулай инде ул. яшьти. сүз тәменә чумсаң, юл җаен онытасын. Ярар, уфтанмыйк! Хәерле каза булсын, арт ягы таза булсын, диик, яшьти! Туармыйча гына котыла алмабыздыр Атны туарып, чананы тирән кардан өстерәп чыгарганда да, кабаттан җиккәндә дә Хәнәфи юлдашының беләкләрендәге җегәргә сокланмыйча булдыра алмады — Алып батырлар нәселеннәнмени! — Булды гына бу. Әйдә утырышыйк. Хәнәфи яшьти! Чуарга барып кергәндә, кичке савымга шактый ук соңгарган булып чыктылар. . 14 Клуб бәләкәй генә иде; нибары кырык-илле кешегә генә исәпләнгән зал, түрдә идәннән ярты метр чамасында гына күтәрелеп торган сәхнә, анда җыйнак кына өстәл, трибуна Шоп-шома диварларда исә сурәт- плакатлар, лозунглар, схема-диаграммалар. тагы әллә ниләр — Чуарлар үз клубларын артыгы белән чуарлап җибәргән лә дияргә булыр иде хәтта • Артлы урындыкларны исә урталыкка түгел, ян-якларга диварлар буйлата тезеп чыкканнар Күрәсең, монда күбрәге күңел ачарга, уен-җыр корырга җыела торганнардыр. Ишек янындарак тигез акшарланган бәләкәй генә мичнең, залга караган ышыгында бәләкәй генә биллиардта ике бәләкәй малай, бүрек- бишмәтләрен салып атып, шар сугып ята иде. Ике абый тупсадан атлап керүгә, алар, кызыклы уеннарыннан шып тукталып, күз тасрайткан иде. Әйе. монда бары да үтә җыйнак һәм үтә бәләкәй иде Зур культура сарайларына күнеккән күзләргә беренче карауга монда бары да уенчык кына булып күренүе дә ихтимал иде. Әмма нибары кырык-кырык§иш хуҗалыктан торган авылга моннан да артыгы ни булыр иде икән тагы? Акбашев канәгатьләнү aiha тамак кыргалап алды: — Ярыйсы гына икән бу Әйбәт бу! Алар инде фермада кичке савымның азаккы өлешен генә булса да күзәтеп өлгергәннәр иде Анда йөргәндә дә Акбашев савымчылар эшенә тыкшынмыйча, тик хәләхвәл генә белешкәләп. һәм менә -шушылай канәгатьләнү аша тамак кыргалап кына йөргән иде. Хәнәфи үзе дә кеше мәш килеп эшләп ятканда тыкшынырга яратучылардан түгел иле— яңа директорның бу гадәтен күңеле белән бик ошатып куйды. — Я. ник тукталдыгыз:* - диде Акбашев. биллиард янында күз тасрайтып өнсез калган ике малайга таба кинәт кенә борылып — Авызыгызны ябыгыз, дим. югыйсә чыпчык очып керә бит! Ие. менә шулай, тотыныгыз җәһәт кенә Егет дигән затларга кул шомартып, күз үткенәйтүләр бер генә дә зыяга булмас! Аннары алар, уң тарафтагы ян ишекне ачып, клубның аргы өлешенә үттеләр Монысында уку залы, дөресе, бәләкәй генә китапханә икән. Бүлмә карар күзгә тагын да пөхтәрәк һәм җыйнаграк күренә иде. Диварлардагы төрле язучыларның сурәтләрен, китап сөяргә өндәгән плакат-язуларны яисә бер кырыйда ачык шүрлекләрдә тыгыз итеп тезелгән китапларны әйтәсе дә юк. түрдә биек кенә тумбочкалар өстендә урта зурлыктагы экранлы телевизор һәм радиоалгыч белән магнитофон да күз яуларын алып утыра иде Әйтерең юк. бай гына яшиләр икән ләбаса! Бүлмә уртасындагы озынча өстәл артында дүрт-биш кызчык китап- журнал актарып утыра иде. Алар, әлбәттә, көтелмәгән кунакларны күреп. каушап калдылар, әмма, каушасалар да. матур гына иттереп исәнләшә белделәр. — Гыйлем сеңдереп утырабыз инде .алайса Шәп. шәп!—дип эндәште аларга Хәнәфи, җылы гына иттереп — «Избач» апагыз кайда соң? Кызлар, бер-берсенә күз аткалап, шыпырт кына көлешеп алдылар, бер-икесе хәтта муенын жил кәсенә батырып куйды: «Избач» дигән рүзне үзләре өчен хикмәтле дип таптылар, ахры. Ниһаять, берсе бүтәннәрдән чак кына дәүрәк күренгәне, енрәк сипкелле йөзе бүртенеп кызарса кызарды. әмма кыюлык күрсәтте — Зәйтүнә апамы? Ул өй борынча почта өләшеп йөри әле. ♦ — Алайса ул югында сез хуҗа монда? 2 — Шулай инде | Хәнәфи хәлне Акбашевка аңлатып бирмичә булдыра алмады: 5 — Зәйтүнә апалары теге ни... бер үк вакытта клуб мөдире дә. “ китапханәче дә, өстәвенә почтальон да! Мактавым булсын. Чуарның = иң уңган киленнәреннән. — Күренә, дип ым какты Акбашев. бүлмәгә янә күз йөртә-йөртә. * Сораша торгач, белделәр: авылда шушылардан өлкәнрәк булган ° жнде-сигез малай белән кыз Әҗер урта мәктәбенең интернатында яшәп Е укый, ә болар \’зләре Гәрдәледәге башлангыч мәктәпкә көн саен төшеп - йөр‘нләр икән. £ — 'Кыен түгелме соң? * — Нишләп? Күңелле генә. Ат җигеп, төшереп куялар, уку беткәч. ? алып кайталар. Умартачы Рәҗәп бабайны белмисезме әллә? Җәйлектә * совхоз умартасын карый, ә кышлыкта безне йөртә. ч — Белмәскә, әйбәт абзый!— диде Хәнәфи һәм янә Акбашевка күз ? атып алды — Боларның үз авылларында да элгәрерәк мәктәп бар иде, дөресе, мәктәпчек- барын бергә, ягъни дүрт классны берьюлы бер укытучы укытыр иде, уптым! £оңрак авыл халкы үзе үк андый тәртипне яратып бетермәде шикелле — Хәлкәйләрен бик аңлыйм,— дип елмайды Акбашев.— Үзем дә З'эй буеның шушындый ук бер бәләкәй генә авылында туып үскән малай. Йөреп укуларның нәрсә икәнен бик беләм. Аннары ул киң бер хәрәкәт белән бүлмә һавасында кул изәп алды: — Бу кадәр китап кочагында утырулар рәхәттер шул. ә! Кызкайларның күзләрендә шундук чаткы-йолдызлар ялтыр-йолтыр җемелдәшергә тотынды. — Рәхәт булмыйча!—дип күтәреп алды кара кашлы кыз. авызын киң җәеп.— Без. берәр кызыклы тапшыру булса, телевизор да карыйбыз, кайчакларда, кирәк дисәк, музыка да тыңлыйбыз әле. Зәйтүнә апа шундый да әйбәт ул безнең! — Алайса, бик күңелле яшисез? — Аның әле бөтенләй күңеллесе атна азагында була. Шимбә белән якшәмбе кичләрендә. Анда инде Әҗердә укып ятучылар да. КамАЗ төзүче егетләр белән кызлар да кайткан була. Безнең клубка бер кичне килеп карасагызчы! Зрә дә әкәмәт инде!— Сирәк сипкелле кызый, ялгыш артыгын ычкындырдым ахры, дип шүрләп куйдымы, кинәт тыелып калды һәм. башын кыңгыр салды да. ике абыйсына да җәт кенә күз атып, әмма басынкы гына тавыш белән сорау бирергә итте;—Бүген кич безнең клубта берәр җыелыш буламы әллә, абыйлар? — Әйе, кызларым.— дип җылы гына иттереп ым какты Хәнәфи. Бер сөйләшеп алырга дип килгән идек әле менә. —т Ә безнең әнәйләр белә микән соң? — Белгән хәтлесе беләдер, ә белмәгәне. Туктале. нишләп «әнәи- ләр» генә? «Әтәйләрнең» дә булуы бик хәҗәт бит. кызым' Шул сүз җитә калды: бүлмәдә кинәт кискен җил исеп кундымыни. ' кызлар, бары бердәм кубып, өстәл артыннан йөгерешеп чыктылар. Алар- ның шәл-бишмәтләре почмактагы урындыкка тигезләп, өс-өсләтеп өеп куелган иде. ашык-пошык киенергә тотындылар. Бер минут үтүгә китапханә бүлмәсендә аларның исе дә юк иде инде Бу шул хәтле тиз булды. Хәнәфи Бариев белән Мәслим Акбашев кызларга сүз катарга да өлгермичә калдылар Бүлмә бик якты булуы өстенә шактый ук җылы да иде, болар да өсләреннән туннарын салып, кызлардан бушаган урындыкка өеп куймыйча булдыра алмадылар Әнә шулай итеп алар. Мөслим Гайнаным,—диде Хәнәфи, өстәл янына утырып һәм кулына беренче эләккән журналны алып, әмма аны битләп карарга ашыкмыйча,— «әтә» димиләр, иң әүвәл «әнәй» диләр Хәтта ки җыелышка дәшәргә дигәндә дә. Нигә икән? Соң, аңлаттым шикелле бит инде, бу авылда элек-электән үк хатын-кыз баш бит Гайшә апа председатель булып йөргән заманнардан ук. Ие. сугышка хәтле дә, сугыштан соңгы елларда да председатель үзе генә түгел, бригадир яисә завферма белән кладовщик ишесе дә нибары хатын-кыздан булды. Ә бит үзләренә, әртилгә баш булулары өстенә, семья карыйсы, бала-чага үстерәсе дә бар. — Бер төсле «матриархат» сыманрак икән алайса,— дип көлемсерәде Акбашев Хәнәфи «матриархат» сүзенең асыл мәгънәсен исенә төшерергә тырышып. маңгай җыерчыкларын ишәйтте, аннары, зиһене ачылып китеп, иреннәрен җәеп җибәрде. - Әйе, шуңа охшаш Тагы шуны да әйтим әле: шуны каран торырга караңгы гына кебек тоелган авылдан укымышлы халыкның нинд^е генә . чыкмаган укытучы белән врач дисеңме, инженер яки анда геолог дигәннәреме Хәтта ки, полковник белән прокурорга кадәр бар! Әллә кемнәр Безнең Әҗер белән Гәрдәлене, аларга өстәп Үтәдемне кушсак та, укы- мышлылар ул кадәр үк җыелмастыр, чын әгәр. Бермәл тын гына журнал актарып утырдылар. Ләкин бу хәл алан озакка сузылмады, Хәнәфи бер кызык сөйләргә тотынгач, ахырына җитик инде дигән сыман, җиңелчә көлемсерәү аша, ары алып китте: Хикмәтнең дә хикмәте болар түгел әле, Мөслим Гайнаныч Сез үзегез дә Зәй буеның бәләкәй генә бер авылыннан, дисез. Бәлкем, сездә дә хәл шулайрактыр: шушы Чуар авылында, аңлашыладыр шәт. үз араларыннан кыз алыш, кыз биреш, ягъни өйләнешү күптәннән юк инде, ник дисәң, болар күптәннән үк инде үзара тугантумачаланып беткәннәр Шул сәбәпле, үз кызларын чит авылларга очырталар, үзләренә киленне бүтән җирләрдән төшертәләр Болай гап-гади хәл кебек, әмма иң кызыгы шул: әле бик күптән түгел Чуардан берәү, энәсеннән җебенә кадәр җитеп, тик шереп караган боларга төшкән киленнәрдән әлбәттә, уртачага куеп исәпләгәндә, өч баланың берсе генә малай булып туа, ди, калган икесе кыз була, ди. Ә бүтән авылларга киткән үз кызлары исә тегендә тупырда- тып малай тудырып ята, ди. Ягьни тегендәгёләрнең ыру канын яңартып, нәсел-нәсәп ботакларын ныгытып.. — Үз авылымда минем мондыйны ишеткәнем дә, искәргәнем дә булмады Менә бу, ичмасам, гаҗәпнең дә гаҗәбе! — дип, тел шартлатты Акбашев — Ә ни сәбәпле? Имештер, Чуарның карт тирәк төпләреннән бәреп яткан көмештәй саф чишмә суының шифалыгыннан, аннары тагы юкә урманының аланнарында пешеп өлгергән җиләкләрнең куәтеннән килә, ди, гел малай тудырып ятмага сәләт, һе-һе Авыл уртасында үтә торган сабантуйларына да егет-җилкенчәк, ярыштан битәррәк, әнә шул кызлар җәһәтеннән җыела да инде. Тагы әйтерем булсын Хәнәфи инде сөйләгән хәтлесенә тагы ни өстәргә җыенгандыр, әмма аңа ары ялгап алып китәргә әлегә насыйп булмады: тегендә, клубның зал өлешендә ишек ачылган, идән сайгакларын кыштырдаткан тавышлар ишетелде, һәм менә инде китапханә бүлмәсенең дә пшену төбенә кадәр ачылып китте. Иң алдан башына кырпулы бүрек кигән, сызылып киткән тар мыеклы абзый килеп керде — бусы совхозның умартачысы һәм ат җигеп балаларны мәктәпкә йөртүче Рәҗәп карт иде Аның артыннан ак мамык кал факлы, көләч кенә йөзле хатын клуб мөдире дә, китапханәче дә. бер үк вакытта почтальон да булган Зәйтүнә һәм киң, калын җилкәле, әмма ябыграк чырайлы бригадир Сәгыйть атлап үтте. Болар тыйнак кына, исәнләшеп, хәл-әхвәл белешергә өлгермәде, тегендә янә аяк кыштырдаган тавыш ишетелде һәм китапханәгә, тыштан аллә ни кадәр саф, салкын һава ияртеп, бары да диярлек мамык шәлләргә төренгән җиде-сигез хатын-кыз килеп керде. Болары — ферма эшчеләре — башлыча сыер савучылар иде 15 * — Юк ла. җыелыш та, утырыш та түгел, без менә Хәнәфи Бариевич белән сезнең янга бераз гәпләшеп алыр өчен, ягъни хәл-әхвәл белешү нияте беләнрәк килгән идек. Акбашев бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты. Халык әллә ни күп җыел маганлыктан. алар, клубның зал өлешенә күчмичә, шушында китапханә бүлмәсендә генә утырышып калганнар иде. Хатын-кызларның күбесе башларыннан мамык шәлләрен иңнәренә шудырып төшергән яисә пальто, плюш жакет эчләреннән суырып алып, урындык артларына элеп куйган, һәм барысы да диярлек, изү төймәләрен ычкындыра төшеп, бик иркен сулыш алуда иде Акбашев аларның байтагын фермада кичке савым вакы тында күреп өлгергән, хәтта кайберләре белән аз-маз сөйләшеп тә алга лаган, тик ул һичберенең исемен белми иде. — Гәпләшергә икән гәпләшергә. Без әзер! — дип елмайды нәкъ Акбашев каршысында, өстәлнең икенче ягында урнашып алган ярыйсы ук өлкән яшьләрдәге хатын Ул коңгырт чәчен шома иттереп тарап, баш артында бәләкәй генә төенгә укмаштырган һәм аңа дәү генә тарак та кадап куйган иде. Елмайган чагында аның тигез кара кашлары югары чөелеп, маңгаенда байтак кына сырлар хасил булды, әмма иң хикмәт лесе — ике яңагы да матур булып чокыраеп куйган иде Бригадир хатыны Рәхилә иде бу. Рәхилә, шул арада елмаюын сүрелдереп һәм гәүдәсен чак кына бора төшеп, иренә эндәште — И син дә инде, Сәгыйть. җүнләп дәшә белмәгәнсең. Өебез иркен, өстәлдә самовар гөжләп калды, бергә- терде: — Соң ни бит, фермада җөргән чагында ук әйткән ием дә бит, үзләре инде — Иркенләп сөйләшү өчен монда да бик әйбәт,— дип үз сүзен кыстырды Хәнәфи — Ә тегесе аның соңыннан әйбәтрәк булыр, тамаклар кип кәчрәк. Шул мәлне Рәхилә янында утырган зур, алтынсу алкалы хатын, күршесенең колагына таба иелә төшеп, шыпыртлап кына әйтә куйды — Көн тәртипләре дә җук икән Болай хәл-әхвәл белешү генә булгач. тегеләрне дә. дим, телевизор төбеннән кубарып алып, үзебезгә ияртәсе калган ла, Рәхилә апа! Монысы кулы белән борыны төбеннән чебен-черкине кугандай гына иттерде: * — Таптың: аларның тегесе теге җакта, бусы бу җакта ич. Жүнле сүз чыгарып, уңайга сукаларлар дип беләсеңме әллә? Ике хатын, үзара шыпыртлап кына сөйләшсә дә. аларның сүзен барысы да диярлек ишетеп алды. Бу исә Мөслим Акбашевка сүз очын эләктереп алып, йомгакны тәгәрәтеп җибәрергә бик әйбәт булды — Килми калганнарга үпкә тотмыйк, вакыты җиткәч, алар белән дә сөйләшенер, әле бер генә дә түгел, диде ул. мөлаем гына көлемсерәп.— Сез көн тәртибе, дисез инде. Бу юлга җыелыш ук түгел түгеллеккә, әмма, шулай да, бәлкем сез хаклыдыр: бәләкәй генә булса Да. көн көтүебезгә караган нәмәрсә кирәктер, ә? Алайса, һем. фермагыздагы хәлләр хакында чак-чак кына. 109 бергә чәй җоткалап кына гәпләшеп утыруларга ни җитәр ие! Ишек төбендә Рәҗәп карт белән янәшәдә калын сырмасын җилбәгәй җибәреп утырган Сәгыйть, какча йөзен чытып, үзенчә аклангандай ит һәммәсе дә сагайган бер кыяфәттә директорга төбәлде Ләкин Акба- шев фермадагы эшләренә бәйләнү-нитү түгел, киресенчә, боларның сырт йоннарын уңай якка таба сыпыргалагандай иттерде: ферма каралтыларының төзеклеген, малтуарның ярыйсы ук көр булуын мактап алды, азыкка шушындый кытлык елны әрәмшәрәм-итүләргә юл куелмавын аерата хуплады, ул да түгел, ел тәүлегенең шушы чоры өчен савымның да әйбәт кенә булуы куанычлы күренеш икәнлеген әйтте Ахырда, бар күзәтүләренә нәтиҗә ясагандай рәвештә. Чуар авылында чын-чынлап уңган куллар эшләгәнлегенә беренче килүендә үк тәмам ышана язганлыгын сиздерде. Мондый сүзләрдән бүлмәдә утыручыларның һәркайсының диярлек йөзенә җылы һәм якты нур иңде, авызлар ихтыярсыздан җәелеп китте. Рәхилә дә рәхәт елмаюда эреп киткән иде, әмма ул. иң беренчеләрдән булып уч төбенә йөткергәләп алды да. үткен күзләре белән Акбашевка текәлде: — Салпы ягыбызга салам кыстыруыгыз гына түгел микән. Мөслим Гайнаныч. ә? — Нишләп? Уйлаганымны ихлас күңелдән әйттем,— диде Акбашев, шаяртырга һич уй-исәбе юклыгын аермачык сиздереп Ә теге фермаларда исә совхозның ай-һай ла икән хәлләре! Бигрәк тә Әҗердә. — Бу кышны һәркайда да кытлык.— диде алтынсу алкалы хатын, карашы белән һавада чебен күзләгәндәй рәвештәрәк. янәсе яңа директорның сүзләрендә аның өчен ис китәрдәй һич кенә дә яңалык юк — Килешәм.— дип ияк какты Акбашев — Әмма сездә азык ягы мулрак. ә фермагыз иркенрәк күренде әле миңа. Әллә. дим. симертәсе малларның бер кадәресен Әҗер фермасыннан сезгә күчерергә микән? Бер илле-алтмыш башны, ә? Менә шул хакта. Акбашев әйтер сүзен әйтеп бетермичә, кисәк сулышы киселгәндәй, бүленеп калды: бүлмәдәгеләрнең һәммәсе дә шул арадй йөзләренә караңгылык иңдереп, каш-күз җимереп өлгергән иде Иң әүвәл өстәлнең түр башындарак утырган бәләкәй генә, йомры гына хатын купты: — Әҗердәнме? Шул хәтле Малнымы? Үзләре анда азыкны әрәм- шәрәм итеп җатсын да... — Көзгелектә ни караганнар? Анда бит малны азыкка карабрак бүлгәннәр ие.— дип күтәреп алды алтынсу алкалы да Аның күз карашы, һавада «чебен күзләүдән» капыл түбән иңеп, төкселәнеп директорга төбәлгән иде — Жу-ук. азык җәһәтеннән безнең үзебездә дә хәлкәйләр хәл әле. җаманның да җаманы! Тәрәзә төбендә, читтәрәк утырган янә бор хатын, урыныннан кубып, һавада кул селтәргә кереште — һаман да шул бер Әҗер' Жәшелчәчелекләренә барып булышма- га да. урманда җәшел җафрак-ботак җыйганда да. бүтәнендә дә җәр- дәмгә безләр, һаман да шулар чоңгылда! Иманнары кайда икән? Акбашев аптыраган, хәтта каушаганрак кыяфәттә калган иде Бу хәлдә Хәнәфи өлгерлек күрсәтергә ният итте: Инде дә корыган чытырман үзегез: шырпы тидермәс борын ча- тыр-чатыр кабынырга гына торасыз! дип гүелдәде ул калын, күкрәк тавышы белән Соң. монда мал китертү турында болан гына, киңәш- табыш итешү төсендә генә әйтелде ләбаса! Сынап карау өчен, дигәндәй. Рәхиләнең тигез, кара кашлары шундук маңгай сырлары өстенә менеп китте: — Сынап карау өчен’ И Хәнәфи, туганкай, безне сыныйсы җук, без инде күптән сыналган! — Ул өстәлгә таянган хәлендә, учын җәеп җибәреп. бүтәннәргә тыелып торырга ишарә итте, үзе исә күзләре белән кемнедер эзләштерде Эһе. зоотехник Заһидә Гәрдәлесенә кайтып киткән икән инде. ну. җарын Моның соңында борылып, бригадир иренә төбәлде: Сәгыить дим. ул тиклем өстәмә малны сыйдырып булырмы? Ни уйлыйсың? Тегесе малахаи бүреген бөтәрләгән шәйгә тартыштырды: — Сон. бик тырышсак бик кысынкылансак кына инде. Аннары өстәмә фураж биреп, бардасыннан-мазарыннан җитәрлек өлеш чыгарсалар гына — Анысы, әлбәттә, тиешенчә бирелер. — ди ае Акбашев Ярар, ничек тә сыйдырырбыз. Мөслим Гайнаныч. - диде Рәхилә ♦ — Менә бит,- дип елмайды Акбашев з Шул мәлне, Хәнәфи, Әжер кешесе буларак, үз әрнүен сиздермичә 2 түзә алмады: . — Шул хәтле дә каныгырсыз икән безнең Әҗергә! Тетмисен тетү генә түгел, җир йөзеннән себереп үк ташлар идегез бугай! = Болан диюе белән ул, әлбәттә, сөйләшүне бөтенләй бүтән тарафка борып җибәрде, ләкин инде хәзер гәп дулкыннары, баягыча чал сыртла- * нып. әпен-төпен чайпалмыйча, йомшак һәм ыспай гына тирбәлү җаен ° алды. « — Бик тә хәҗәте бар ие! — диде тәрәзә төбендәге катын көр генә з тавыш белән: аның йөзенә караганда, ул менә-мемә көлеп тә җибәрер иде < шикелле — И Хәнәфи гөлием, инде оныттың дамыни теге чакларны? Су- * гышлар бетеп, дим, беренче корган сабан туебызны? Тырыйк-тырыйк. * һай. кыйландырган да иен сон җаралы аякларың белән кичке уенда! < Җанында көмеш җәшләрен җЫлтыратып Рәсүлең бөтереЛмәсә исме? ң Мин үзем, ни тол солдатка башым белән, суырып кынайлар алырдай хәлт ләрдә ием! Ә безнең кызлар соң?. Кая анда каныгу-кыерсытулар! Үзенә дә, Хәнәфи дускаем, ыру-тамырыңны җаңартмага безнең авылныкы бик кенә дә җарап куйгае булыр ие җуГыйсә. Хатын-кыз, бары бердәм булып, thay-гөр көлешеп алды. Хәнәфи дә бирешергә теләмәде: — һы, минем Рәсүлә сынаттымы әллә? дип күкрәк киерде — Ту- пырдатып өч малай, бер кыз табып бирде' — Хет анысы җарый. шәп. булдыргай!,Рәхмәт үзенә! — Ә каныгу-кыерсыту дигәннән,— дип үз сүзен кыстырды алтынсу алкалы хатын, Хәнәфине авырттырыбрак чеметергә чамалап,— Соң, сез үзегез теге заманны хәтсез авылларны кушып колхозны эреләндерергә тотынгач, безнең Чуарны төбе-тамыры белән җотарга аз тырыштыгызмы? — Безмени? Бөтен Әҗермени? Яхъя Таипыч бит ул. Ул да юга рыдан кушкангарак кына, - дип төшендермәкче булды Хәнәфи — Ә соңыннан чигенмәдеме, буйсынмадымы сезгә? Менә бит культура учагыгызны ничекләй яңарттырды! Телевизор белән магнитофонга тикле бар, бүтәнен әйткән дә юк! — һе-һе, җаңарттырды! — дип кинәт көлеп җибәрде Рәхилә.— Председатель булуы өстенә үзен Татарстан депутаты итеп сайлагач бит инде болары! Бу минутта һәммәсе дә күз карашы белән Акбашевның күкрәгендәге депутатлык значогын да, аның үзен дә кармалап, сыйпаштырып алгандай итте, янәсе. «Менә ийде син дә депутат икәнсең, ни яхшылыклар кылырсың безләргә?..» Шул мәЛне Рәҗәп карт, сүзгә катышмыйча утыруына, ниһаять, чик куеп, әйтергә дип килгәнен тамак кыргалый-кыргалый чыгарып салырга булды: — Син... кем Мөслим энем, безнең авылның күчереләсе хакында беләсеңдер инде, име? Эһе. беләсең Мин ни. әгәренки, алтын алмам тәгәренки дигәндәй, безнең Чуар шушында утырган җирендә утырып калса, ничек булыр ие, дим? Җәгьни дә бөтенләйгә күчерелмиенчә. куп- тарылмыенча, ә? Үтәдем белән Гәрдәледәме, Чуардамы яки Әҗернең үзендәме, берәр җыелышмазар булса, һич югы. менә болай гап-гади гәп корып җибәрсә дә. халык бу хакта сүз кузгатмый калмый иде. Бүтәннәр белән бергә. әлбәттә. Хәнәфи дә колак торгызды. Әмма яңа директор, билгеле, һичнинди яңа сүз әйтә алмады КамАЗның санитар зонасына эләккәч, ни хәлләр кыласың инде. дин муенын эчкә батыру белән генә чикләнде. — Зона, диләр шул, зона. Безгә ким дигәндә бер унике җыллар кагылмыенча түзсәләр икән хет. — Нишләп тап унике ел? — Соң. минем бу дөнҗада җәшәр чамам шул хәтле генә калды. Минем бабай да. әтән дә җитмеш дүртне тутырып, җитмеш бишенчегә чыккач, вафат булган Аларныкыннан һич уздырасым килми. Бу фани дөнҗада артык мәшәкатьләр тудырып җөргәндә, тегендә мәңгелек җал- га. дим. барып җатуларың рәхәтрәк булырдыр. - И җәшәрсең әле. Рәҗәп агай, җәшәрсең! Әле кияү җегетләредәй күренәсең, сөбханалла! — Инде, әгәренки, ходай әмер биреп, артыгын җәшәргә насыйп була икән, ул чагында барыбер хәтта Ж,аңа Каланың таш_капчыгына да башымны тыгасым килми! Бу сүзләре белән Рәҗәп карт бүл мәдәгел әрне бер көлдереп алмак- чы да иде бугай, ләкин һичбере иренен дә кыймылдатмады. Ул арада өстәлнең түр башында: — Ә КамАЗны без чакырып алганмыни, аның зонасына без үзебез теләп кергәнмени? — дип чытырдап алды йомры хатын.— Бик кирәксә, әнәтерә. үзе чигенсен! Без, ичмаса, зона дигәннәренең читендәрәк калыр иек. һе-һе. син нәрсә. КамАЗны арба җәйсә чана, һич югы парав’ыз дип белдеңме әллә! дип. башын артка таба чайпалдырып, гүелдәп көлеп җибәрде бригадир Сәгынть. Ләкин аның шаркылдавына да кушылып китүче булмады. Моннан ары инде, әле бу тарафтан, әле теге яктан, кайсы моң-зарын ачык сиздереп, кайсы моң-зарга ачы юмор да катнаштырып, түгелергә тотынды: Күченәсе булгач, җорт бурасын түгел, хәтта ки мунчаныкын да бураттырмыйлар. Авыл советы тыкшынырга күз тозырайтып кына җөри! — Их. үзебезнең прокурор Зөфәр әллә кайда Казахстанның Күкчә- тавында законнар саклап җата. Монда бер кайтып, актарынып караса, безне җаклардан берәр нәмәрсә китереп чыгармас ие микән? - Ә сез законның үзенә орынмыйчарак кыйланыгыз. кайчагында, үзенә каты кагылмасаң. күз йомып та калгалый бугай ул. - И Хәнәфи, сиңа шулай сөйләнергә җиңелдер шул: сезнең Әҗер КамАЗга сигез-тугыз чакрымнарда ук. ә безгә? - Мунча дигәннән. Шимбә-якшәмбеләрдә авылыбыз төтенгә күмелә. КамАЗны «нервы тегермәне» диләр әнәтерә. Безнең мунчаларда аны коручыларның ннчәмә җөзе җан җаңартып. дәрт-дәрман җыен китмәгәндер инде, ә? Ичмасам, шунысын аңласыннар не! КамАЗ анысы хөкүмәткә кирәклеккә бик тә кирәктер инде. И шулай да. без дә хөкүмәтнеке түгелмени? — Хөкүмәтнеке булганга күрә, кайгырта да бит инде: зонага бикләнеп. черешә күрмәсеннәр, сау-сәламәт яшәсеннәр, терәкле булсыннар, ди. — Әнәтерә Казан каласының үзендә әллә ни хәтле завод-фабрик. Арада әллә ннндиләре бар Берәрсенең әйләнә-тирәсеннән берәр кайчан берәр кемсәне читкә себергәннәре булдымы икән? Рәхәтләнеп җәшәп җата халык, аны-моны уйламый да. Ием, җәшләр ни кылса кылыр, җаңа поселокка күчәме җәйсә Жаңа Калага китәме, үзләре белер не. Ә безгә туган туфрагыбыздан кубарыл мыенча гына Чуарыбыз белән бергә-бергә картаясы гына ие шУ л -_ Карт имән кебек, тәмам корыганчы днген. Рәхилә, үзенчә дәрәҗә саклагандай кыланыпмы, әллә болар түгелә- еен түгеп бетерсен да яна директор Чуарнын бар булган нечкә якларын чиенә сеңдереп калсын дипме. Моңа кадәр дәшми-тынмый гына утырган иде. менә инде ул да кымшангалап алды һәм Унике-унбиш җыллар безгә Чнмиенчә түзә алсалар икән шул Жаннарыбыз тынычланыбрак торыр ие. ичмаса, дип. бик тә авыр көрсенеп кунды г г * Шундук ана янәшәсендә утырган алтынсу алкалы үзенекен кушыл- 3 дырып җибәрде: 5 Казан вокзалында поезд көтеп, чемодан өсләрендә утыргандай җәшәп җатулары бер генә-дә рәхәт түгел шул ' 2 Бу минутта һәммәсе дә күтәрелеп яңа директорга күз төшерде. = Акбашен, ике кулын да өстәлгә салган көенчә, керфек тә селкетмичә. * бер ноктага төбәлеп үтә җитди кыяфәттә уйчанланып калган иде Ямь- = ле Зәй буенда утырган үз туган авылын исенә төшереп, онытылып китүе ° булды микән? Бераздан ул да. ниһаять, бик тә тирән иттереп көрсенеп 1 алды: з — Ярар, ничек тә сез теләгәнчә итәргә тырышырбыз < Бүлмәдәгеләр бары бердән җиңел сулап куйды. “ 16 Икенче көнне иртәнге планеркада яңа директор Хәнәфигә бөтен- ’ ләй бүтән кеше булып тоелды Юк. әлбәттә. Акбашев алай карап торырга һичнинди дә үзгәреш кичермәгән, шул ук мөлаем ачык чалымнар, тавышын күтәрмәс, кубарылып орынмас, әмма аның сүз сөреше, китереп чыгарган хикмәтләре... Утырышка җыелырга тиешле кешеләр җыелып беткәч. Акбашев бер тын үз эченә бикләнеп, уйчанланып утыргач, KHHJJT барысына берь юлы күз йөртеп чыкты да сәер генә көлемсерәү аша әйтә салды. — Заманында үз туган авылымда, аннан ахыргы совхозда менә шушылай ук баш булып тотынгач, беренче елның язында сыерларга түбә саламнарын төшереп ашаткан идек. Анда ферма түбәләре гел дияр лек салам иде. Ә сездә ферма каралтылары шәп. түбәләре тоташтан шифер, нәселле мал-туар Әмма ләкин шул нәсел сыерларына шифер ашатып була микән? Бу һәммәсен дә сискәндереп җибәрде. Иреннәр калыл кысылды Ә директор тавышын тамчы да үзгәртмичә янә сорау белән төбәлде. — Совхозда малга ашатырга силостыр, печән-саламдыр. тәгаен күпме калды икән, кем әйтә ала? — Кара исәп белән исәпләгәндә,—дип тотынган иде баш зоотехник Гомәр. әмма аны Акбашев капыл бүлдерде ■ — Юк. ак исәп белән. Эһе. белмисез? Бер айга микән, әллә ай ярым га ук микән? Тәк. тәк. Ә бит җәйгә чыкканчы ай-һай күп яшисе әле! Былтыр көз. ишетүемчә, сезнең Чаллы тирәсендәге кайбер хуҗалыклар Украина. Кубань якларына барып, салам пресслатып алып кайткан, ә сез? — Үзебезнеке җитәр дә кышны-язны ничек тә җырып чыга алыр быз әле диебрәк уйланылган иде шул.— дип аңлатмакчы булды Гомәр — Басу хәлләренә арт белән борылып, күктәге болытка карабрак уйланылды микәнни? Җавап кайтаручы булмады. Байтагының йөзендә кырыс-уйчан да, хафалы да чалым Хәтта мон-сагыш төсмере дә бар сыман. Ә Акбашев исә һаман да шул бер тон белән һәм әйтер фикерен һаман да шулай сорау рәвешенә төребрәк, ут тамыз^алауда булды: — Ары таба да төрле әрәм-шәрәм итүләргә, бигрәк тә Әҗер фер масында. күз йомып йөрүләр килешерме бу хәлләрдә? Азыкның бөртеге дә кадерле чакны, кыенлыкны ходайга сылтап, бер үк вакытта сан исәпне бар дип тә белмичә, борын салындырып яшәү шәпме? һәркем- 113 нең дә персональ жаваплылыгын онытып торыйкмы? — Кинәт ул бнк тә авыр сулап куйды Ә бит мал-туарны җәйге чорга күтәрәм хәлендә чыгаруның мактанырлыгы ни? Сау-сәламәт булсын ул1 Сау гына да түгел. көр булсын! Ж.ИТМӘСӘ, әнә КамАЗ төзүчеләре дә сөт-май. ит дип. аның да һәйбәт сыйфатлысы дип сорап ята түгелме? Янә дә тынлык. Йөзләрдәге күләгә куера гына төште кебек. Акбашев өстәлгә сузып салган кул сәгатенә карап алды: - Нәкъ сәгать тугызда Чаллыда киңәшмә. Төш турларына әйләнеп кайтырмындыр Аңарчы алты җиДе автомашина әзерләп булырмы? Әл-х бәттә. ышанычлы, шәп кузовлыларны! * Булмаска, булырдыр,- диде Әҗер управляющие Мөхлис. Булыр' — дип кырт кисте баш инженер Рәкыйп Сәфәр озын гына, дөрес, юл гел асфальт диярлек. Монысында үзем дә китәрмен. Ә шоферларны кисәтерсез: бу юлында куна калырга туры килер Машиналарның икесенә печән оны. ягъни яшь маллар өчен витамин төясәк, калган хәтлесенә прессланган салам. Анда безнең сов хозның. Акбашев кисәк бүленеп калды, әмма сүзен шундук төзәтеп куйды - Андагыларның кнм дигәндә бер ел-ел ярымлык резервлары бар әле. Бөлмәсләр! Әле бер генә дә барасы булмас, нишлисең. Кабинеттагыларның йөзенә чак кына яктылык нуры иңде шикелле. Күбесе җиңел сулап куйды, ә беришесе. сизелер-сизелмәс кенә үзара күз атышып алды янәсе, «сиздеңме, тегендәгеләрне нинди рәхәттә калдырган!» Монда, түр өстәл артында утырган директорның да калынча кара кашлары язылыбрак китте шикелле. Ә болай совхоз авылларында халыкның күңеле көр диярлек. Дөре.с, ыңгыршыңгыр йөрүчеләр дә, пыскып кына җан асраучылар да бөтенләй үк юк түгел сыман. Бер җыелышып сөйләшеп алганда зыян итмәстер — Нәрсә, совхоз активын җыябызмы? дип сорады партком секретаре Садынков. — Актив? Нишләп? Иң әүвәл үзебезгә шушында дирекция белән парткомда ныгытып сөйләшәсе булыр Әлбәттә, рабочком белән комсомолны да тартып. Хәер, совхозда бер җыелышны уздырмыйча да ярамас, тик ул тантаналы булыр - Тантаналы? - Әйе. Соң. ничек инде Яхъя Таипычны озатмыйча гына ярасын ди? Бу кышны бер безнең совхозда гынамыни, бүтәннәрдә дә хәлләр хәл бит — анысын инде ходайга сылтыйк. Ә-Яхъя Таипычның үткәндә кылган хезмәтләре, яулашкан үрләре? Үкенечкә калмасын, дим. Үзенә бик әйбәтләп бүләк тоттырып, җылы сүзләр әйтеп вә һәм шәп концерт биреп, ә! - Әле чирләбрәк киткән ул: йөрәк, ди. кан басымы, ди. аннары нервы, ди тагы Санаторийга дигән путевкасын да кире тапшырмакчы бугай Больнискә салмагайлары үзен. - дип күпләр өчен күңелсез яңалыкны әйтеп салды Мөхлис. т — Шулаймыни? Менә бит Димәк ки. тантаналы кичәне һич кичектерергә ярамас. Бәлкем, аның шифасы да тияр: йөрәге дә үз оясына тынычлап кереп утырыр, нервысы да үз эзенә басар, ә? Йөзләр, ниһаять, тәмам ук нурланып китте шикелле. Ләкин Акбашев. өстәлдә яткан сәгатенә янә күз төшереп алгач, шундук кире кайтып, көндәлек мәшәкатьләр сукмагына басты: Ә партком утырышында, кһем. безгә, мөгаен, шулай ук һич кичекмәстән. белгечләрне генә түгел, аерым коммунистларны иң җаваплы участокларга беркетмичә ярамас. Фермалардагы хәлләр хакында көннекен көнгә менә шушында исәп тотардай иттереп!— Моны әйткәч, ул башын партком секретарена таба борды — Менә шул беренче утырышта ук. Әхсән Садыйкович. сезнең «акбур белән кара тактаны сагынуларыгыз» турында да ачыграк сөйләшмичә булмас. Директор иң әүвәл парткомга таянмыйча, кемгә таяна ала инде, ә? Садыйков ык-мык итеп ка.цы. маңгаендагы күзлеге кулына күчте — И шулай ук рабочком. Берәүнең гыйлем сеңдереп, укып йөрүләре. ярын, бик әйбәт диик. Ләкин рабочкомны айлар буена иясез то- ♦ тулар шәпме Яман түгелме? Ә бит бар сездә рабочкомны уртага = җигелеп тартырдай кеше Бар! Хезмәт юлы зур. халык алдында абруй- i лы. сүзе үтемле - Соңгы сүзләрен әйтеп бетергәндә. Акбашев күз кырые * белән генә, әмма тирән мәгънә салып. Хәнәфигә карап алды s Бу мизгелдә Хәнәфинең йөрәге жу итеп, бар гәүдәсен салкын дут- = кын кымырҗытып узды. ' * Биш-ун минут үтүгә, яңа директор, куе-яшел «УАЗикжа утырып. * Чаллы тарафларына китеп тә барды ’ э Конторада эш бүлмәләре булган белгечләр, маңгай җыерчыклррын - сырландырасырландыра. колак артын кашып утырыр өчен, әкрен-әкрен = генә үз урыннарына таралышты Калган халык урамга, саф һавага < ЧЫКТЫ. * Шунда ни турында сүз кузгатырга белмичә аптырабрак торган 5 төркем эченнән берәү папиросын бик тырышып суырды-суырды да - — Борчакны ныгыттырып куырырга чамалый бу1—дип. һәркайсы- ның уртак уен ярып салды. Хәнәфи, башын түбән игән көенчә, тыгыз карны изә-изә мастерскоена таба атлады. Көн тып-тыныч иде. Жәяүле буран алар Чуарга барган төнне тукталып. әлегә зәһәр шаярудан тыелып тора иде. Юл-сукмак кырыйларында кар бөртекләре җем-җем итә. Табигатьнең бураны тынган да тынуын Хәнәфинең үз күңелендә зилзилә бураны кубарга җыена — иңнәренә күтәрә алмаслык йөк будып, коточкыч кыя-тау аварга тора сыман иде. «Менә сиңа яшьтн! Баштук Чуарга бармаска кырт кисәсе калган үзенә! Барган тәкъдирдә дә артыгын белдекле булып кыланмаска, тиккә тыкшынмаска итәсе икән. Димәк ки. Чуарга баруларында аны сынавы булган Инде менә Хәнәфинең үз хәлләре дә чуарланып китте Бөтен дөньясы чуар! Их. яшьтн, яшьтн. минем башны тыгарга итмәсәң. «ра- бочкомлыкжа бүтәннәр беткәнмени совхозда?» 17 Хәнәфи көне буе шул хакта уйлады. Мастерскойда, азрак оныты лып торырга тырышып, теге эшкә тотынып, бу эшкә ябышып карады, әмма күңелендә инде хәсрәт булып ояларга өлгергән нәрсәне тарату мөмкинлекләрен таба алмады. Кулыннан эш бармады Әлбәттә, озакка сузмаслар, рабочком утырышын шушы көннәрдә җыярлар да. Зиннур барыбер китәсе кеше — болар совхозыннан шулай ансат кына котылуы» на чамасыз сөенер инде. Хәтта, кемгәдер ышандырганча, бер ящик коньяк куюы да ихтимал. Ә Хәнәфи? Моңа кадәр гелән дә бүтәннәр ышыгында гына яшәргә күнеккән җаны белән ул андый йөкне күтәрә' алырмы? Берзаман. юк кына нәрсәгә дә сөрлегеп, авыз-борын канат- . маемы? Кичә Акбашевка ияреп Чуарга барганына кайта-кайта үкенде Хәнәфи. Көндез, төшкелеккә кайткач. Хәнәфи башына төшкән хәсрәтне хатыны Рәсүләгә сөйләп биргән иде. тегесе, бер мәл күзләрен челт челт /номгалап торгач, гадәтенчә кулларын күкрәге өстенә кушырды да — Ж.аңа директор әйтте, дисенме? һай гынам. андыен җөкне си намы соң өстерисе! дип ухылдап куйды Бүтән сүз әйтмәде дә Аның ухылдап куюы исә Хәнәфинең пошаманын көчәйтеп кенә җибәрде. Хәер, хатыны Рәсүлә әллә нн төпле киңәш-табыш бирердәй хәлдә дә түгел иде: аның күңелен дә. зиһенен дә бүтән төрле хафа — һаман шул бер кызлары Рәмилә турындагы уй-исәп янә биләп алган иде Һәм ул ачы нәрсә, әлбәттә, Хәнәфинең үзен дә читләтеп үтмәде Шулай инде: сөремгә сөрем кушылучан. Кичә инде шактый соңарып. Чуардан кайтып килгән чагында, Хәнәфинең кәефе болай ярыйсы гына көр һәм күтәренке иде. Әмма өенә кайтып керсә, аны кызлары Рәмилә турында һич тә матур булмаган хәбәр көтә икән. Бу күңелсез яңалыкны аларга Чаллы Сельхозтехникасында куна-төнә эшләп яткан уллары Рәмзи алып кайткан иде. Аның сөйләгәне шул: тегеннән, дөнья бетереп әйләнгән туристик экскурсияләреннән, чаллылар һәммәсе дә кайтып төшкән, әмма алар арасында Рәмилә генә юк. ди Моны Рәмзигә Чаллыда барын да күзәтеп һәм белеп яшәгән Габделбәр әйткән Рәмзи, билгеле, өнсез калган һәм. йөрәгенә түзә алмыйча, сеңлесенең юлдашы булган Светаны эзләп киткән. Тапкан ул аны: шул ук тулай торакта, күрше бүлмәләрнең берсендә яши икән. Ул кызый баштарак: «Мәскәүдә бер төркем Казан яшьләре белән төшеп калды ул Мәскәүне тагын да әйбәтләбрәк йөреп чыгарга, бар булган музейларын карап бетерергә дип. Озакламас, кайтып та төшәр»,—дигән. Әмма Рәм зн. «Нинди яшьләр, кемнәр ул?» — дип төпченебрәк, кырысланыбрак сорашырга тотынгач. Света чын-дөресен әйтеп салган: «Рәмиләне аны теге мыеклы егете моннан бер атна элек үк Киев каласында алып калды. Анда анын, ниндидер туганнары яши икән, әнә шуларда кунак булып ятарга, кинога, театрларга йөрергә дип». Менә шул сер дигәне хикмәт, хикмәт дигәне михнәт. Кыз башы белән бөтенләй уйламаган-белмәгән ят кешеләрдә ниткән кунак булулар ул? Инде атнадан артык бит! Кайда монда әдәп һәм намус, кайда, һич югы. оят? — Ул бит әле эштәге кеше исәпләнә, укырга йөрисе дә бар,— диде Хәнәфи, бу ямьсез яңалыкны ни рәвешле сеңдерергә белмәстән.— Ичмаса. әнә шунысын җайлау хакында теге кем үзебездә яшәгән белорус марҗасына берәр үтенеч хәбәре салгандыр бәлкем, мутлак җан? — Анысы шулай инде: җыен җахшылык белән изгелекне аңа Мила апасы эшләп тора. Син. улым, зинһар, аның үзен табып, барын да төпченеп белеш әле! — дип үтенде Рәсүлә, җанлана төшеп, әмма ул шуның артыннан ук тирән көрсенеп куйды — Аңа. ул ипле җанга да бөтенесенә бер җулы күз-колак булулары бер генә дә җиңел түгелдер инде. Аның канаты астында бер безнең Рәмилә генәмени? Ике дистәләп бугай бит алар, ул җенлеләр Рәмзи, бүген Людмила Крутьконы күреп, аңардан берәр нәрсә ачыклый алса, кайтып төшәргә тиешле иде Инде берни дә белешә ал- маса, озын юллар үтеп, кайтып йөрмәячәге турында да кисәтеп куйды Әмма бүген аның өйгә кайтып төшүе әтисе Хәнәфи өчен үлеп кирәк иде Бу төпчек улы инде хәзер хезмәттәге уң кулы гына түгел, гаиләсендә иң ышынычлы һәм төпле терәгенә әверелеп куйган иде Рәмзи белән киңәш-табыш итәсе бик-бик килә иде аның: көтмәгәндә куркыныч рәвештә калкынып чыккан «рабочком» мәсьәләсендә ул ни әйтер икән? Кичке караңгыда мастерскоеннан кайтып килгән мәлендә, үз урамына кергәч, Хәнәфи өйләренең бар тәрәзәләре дә балкып торуын күреп алды Рәмзиләре өйдә булганда, шулай ялт иттерә инде ул бар өйне Бүтән ихтималны исәпкә кертмәстән, Хәнәфинең эченә җылы йөгерде, җилкенеп китте: «Тегеннән берәр юньле хәбәр алып кайткандырмы-юк- мы. әмма бүген алар төпчек улы белән әйбәтләп киңәштабыш итәчәк, димәк». Шул уй белән капкадан керде, шул җылы өмет белән өй ишеген каерып ачып, бусагадан атлап үтте. Атлап үтте дә кисәк тораташтай катып калды. Алгы өйнең ян элгечендә һәйбәт мех якалы ике пальто эленеп тора: берсе хатын-кызныкы, икенчесе ирләрнеке — кыска итәкле, элгеч өстендә шундый ук шәп мех- тан тегелгән ике бүрек, берсе йомры, күперенке, икенчесе кыскарак йон лы. козыреклы Элгеч астында идәндә исә модный сапожкилар- белән янәшәдә жылы эчле, шәп күнле ирләр ботинкасы «Димәк, димәк, менә сиңа пәрәмәч икән лә!..» Кабаланып естеннән сырмасын, башыннан бүреген салды, әмма аларны элгечкә элеп тормыйча, алгы өйнең ишек төбе сәкесенә генә ♦ атты Аның соңында киез итекләрендәге галошларны ычкындырды Хәнәфи, какча яңакларын кыймылдаткалап, түр якка бусага аша i атлап үткәндә, тегеләр - кызы Рәмилә белән «мыеккай» Женя Мында — | утырган җирләреннән кубып, аңа каршы киләләр иде инде 3 ' — Исәнме, әтәй! Сау-сәламәт кенә эшләп йөрисеңме? — Әлегә шөкер диярлек Үзең соң? Үзегез. Күрәм-күрәм: буш кул < селтәп кенә кайтмагансың, үзеңә сыңар да иярткәнсең икән * — Соң, әти. ” Күрешүләре болай җылы гына булды. Женя Мында аның кулын ? аерата нык итеп кысты: ’ д — Сез. зинһар, кичерегез инде безне’ Утырыштылар Хәнәфи гадәтенчә диван почмагына сеңде. Күр инде 2 табын өстәле бөтенләй балкып тора лабаса: озын аяклы вазаларда ир- -з тәнге алтын кояш төсле эре эре әфлисуннар, алсу йөзле алмалар туты- < рылган. мае. шикәре-вареньесы куелган’ Өстәл башында кукыраеп һәм £ тигез гөжләп көмеш самовар утыра. Теге кичне Рәмилә моннан качып m киткән сәгатьтә дә ул шулай моңлы жырын сузып утырган иде. Ул. гомумән. урыныннан кузгатылмаган һәм бүгенгәчә үз жырын өзмичә саклап калган, тик шушы кич өчен табынны гына бөтенләй бүтән рәвештә үзгәртергә мәҗбүр иткән сыман иде Ләкин табын янына утырышырга дәшүче булмады, бүлмәдә кинәт кенә авыр һәм киеренке тынлык урнашып алды Хәнәфи күз карашын кызы Рәмиләгә күчерде. Кызының өстендә бик тә килешле тегелгән, әмма әкәмәт сәер бизәкле — алсу өслектә зәңгәр яшеннәр чатнаган, яшькелт йолдызлар җемелдәгән — күлмәк, үзе колак яфракларына алтынсу божралар элгән, чәч өемен дулкын-дул- кын иттереп күпертеК куйган, иреннәре һәм бит алмалары да. күлмәге төсенә кереп, пешеп-янып тора. Тик күз карашында гына сизелерлек җанлану белән бергә азрак инәлү-ялвару катыш өркү дә оялап алган сыман. Әйе. әле кайчан гына, нибары бер ай элгәре генә, бөтенләй бү тән кыяфәттә иде лә бу! Инде хәзер аның кызы Рәмилә дә кебек, ул да түгел кебек — Ишетмәсәң. ишет, әтисе: өйләнешергә рөхсәт сорарга дип кайткан болар Рәсүләнең тавышы кисәк чатнап китеп, еламсырауга күчте Хәнәфи түр урындыкта тез өсләрендә кул кушырып утырган хатынына ялт кына карап куйды Башта ук аңа игътибар итмәгән икән ха тынының кыяфәте үтә моңсу, күз төпләре дымлы, йөзенә тимгел-тимгел кызыл чыккан — Нәрсәү? . — Соң, әти. аның ни гаебе бар? Безнең бүтәнчә әмәлебез калмады Сез инде... , , — Анын )<иевта менә бусының туганнарында кунак булып ятабыз дигәне дә күзгә төтен жибәрү генә булган икән. - Соң. әни. анысы бит бүтәннәр өчен Вагонда калганнарга Чит-ят халыкка барын берьюлы ничек әйтеп саласың ди? Ә сиңа мин чын-дөрес- ләп һәммәсен сөйләдем дә бирдем Алайса син дә. әти. Рәмилә ашыга-кабалана әтисенә дә сөйләп бирде: Киевта чынлап та хЖеня Мынданың бернинди туганнары да юк. алар анда тсатрга-мазар га йөрергә уйламаганнар да. Рәмилә иптәшләреннән аерылуга. Женя Мында белән икесе самолетка утырып. Одессага очканнар Аннан алар шул ук Одесса өлкәсенең Молдавия белән чиктәш бер районына юл тотканнар — шунда зур гына поселокта егетнең туганнары яшәп ята икән. Женя Мынданың әтисе гомере буе слесарь-электрик, әнисе медсестра б\лып эшләгән, хәзер икесе дә пенсиягә чыккан икән. Поселоклары бик матур, үзләре дә бик хозур яшиләр, ди. Ә Женя аларның төпчек уллары икән. Алар бик ошатты мицс, хәтта ки яраттылар дияргә дә була! Башларын тәмамлай әйләнгән икән, и кызым! — диде Рәсүлә ачы иттерепӘллә инде туй хикмәтләрен дә хәл итеп куйгансыз? Ансыз ничек инде, әнәй? Аның бәләкәен, җиңелчәсен тегендә уздырырга исәп, ә зурысын үзебездә, ягъни Чаллыда үзебез салган берәр кафе-мазарда. — Үзләре рөхсәт сорарга кайттык дип кыланган була, үзләре әнә ниләренә тикле хәл итеп куйганнар инде! — дип уфылдап җибәрде Рәсүлә. Женя Мынданың йөзе кызарып яна, , ул әлбәттә, татарча белми, әмма сүзнең ни турында куертылуын бик әйбәт чамалый һәм, баш каккалап, русчалатып, үз сүзен кыстырырга тырыша иде: — Сез гафу итегез инде, без бер-беребезне югалтмаска уйладык. — Соң, кызым, сиңа унсигез дә тулмаган бит әле. — Ә син үзең кияүгә чыкканда, унсигезне тутырган идеңме соң?-» дип күзләре белән яндырып алды Рәмилә.— Авыл советына язылышырга Айдаш абый тугач кына баргансыз түгелме соң? Мондый сорауның биреләсен ана кеше бик абайлый иде: кайчакларда шулай аналар язмышы балалар язмышына да әверелеп куя, күрәмсең. Рәсүләнең тавышы кисәк пышылдауга күчә язды: — Ул чакны заманасы нинди ие соң, кызым? — Хәзер дә замана кимен куймый, бик әйбәт куыра белә Кайчагында башыңны кая куярга белми йөдисең. — Без, ичмаса, авыл советына барганчы, үзебезчә. мөселманча иттереп никахланып алган иек. Ә сез? Моның белән чиркәүгә барырга җыенасыңмы әллә? — Чиркәүгә? һе, бардылар, ди. Сез, әнәй, әтәй, бер дә хафаланмагыз, без инде... без... — Рәмилә түш кабарта төшеп, әти-әнисенә бик тә серле-мәгънәле рәвештә караш ташлап алды һәм моңа тикле саклап килгәнен кисәк кенә ярып салды: — Без инде тегендә поселок советла-, рына язылышуга гариза биреп кайттык. Бу сүзләр ата белән анага өсләренә капыл гына бер чиләк салкын су койгандай тәэсир итте: - Ничек, ничек?! — дип төбәлде Хәнәфи, муенын сузып һәм кашларын югарң чөеп. - һай гыналарым, ни сөйлисең син, кызым! — дип кычкырып куй- • ды Рәсүлә. Аның куллары ирексездән муены төбенә менде. — Алар республикасында, Украинада закон тәртипләре йомша!рак икән: кызларга унҗидедә үк кияүгә чыгу рөхсәт ителә икән. Безнең РСФСРда гына ул... - Нәрсә, анда дуңгыз итләре ашап, аны йөзем ширбәтләре белән бастырып куйганга кызлар иртәрәк өлгерәме? — дип авызын кыйшайтты Хәнәфи.— Ә безнең мондагы итләр-майлар, җиләк-җимешләр, һавасы- нисе ярап бетмиме, тоткарландырамы әллә? — Белмим, бәлкем, шулайдыр. Әмма безнең ише ашыгучыларга анда барып сыенырга бер җай, ичмаса... — Тапкансың икән барып сыенырга оҗмах! — Рәсүлә яндырып- яндырып, молдаван егетенә карап куйгалады. Ул аның урынында бөтенләй бүтән берәүнең утыруына зур өметләр баглаган иде шул. — Соң, әни, бик теләмәсәгез, каршы торсагыз, анда бармаска, гаризадан баш тартырга да була ич.— Рәмилә шулай диде, әмма анык тавышыннан да, үз-үзен тотышыннан да алай итәргә һич теләмәве аерым-ачык сизелә иде. — Сез гафу итегез инде: без бүтанчә булдыра алмыйбыз шул — бусын, янә каннар пышылдап, Женя Мында әйтте — «Гафу. 1афу». имеш Борылырга да жай калдырмыенча. поч макка китереп терәгез дә. без монда бердәнберебезне Белмим инде, мондыен хәлләрдә Рәсүлә әйтәсе сү.зей капыл өзде Ана бәгыренең кЗтылана баруын ничектер туктатырга, ничектер сабыр жыя белергә кирәк иде. Ул усал иттереп ире Хәнәфигә карап куйды Хәнәфи исә бу минутта кияү булырга тиешле егеткә төбәлеп, аны күзли иде. Егетнең өстендә карасу-көрән төстәге һәйбәт костюм, кардай ак күлмәк, тимгел-тимгел кызыл төшкән көрән галстук Чәчләре кон- гырт-кара Үзенең бөтен йөзе бурлаттай янып тора. Әйтерсң юк. чибәр генә үзе. Әмма нишләп соң әле аның сул кашы өстендә һәм түбәндә, купшы мыегыннан иягенә таба, ниндидер жнй эзләре беленә? Уң күз төбе дә күтәренке. Аларга жәен телевизор рәтләргә килгәндә, андый нәрсәләр беленмәгән кебек иде ич Ни хикмәт икән бу? Ниһаять. Хәнәфи егетнең күз карашын эләктереп алды: аңардан инәлү ялварудан битәр мөлаем өмет һәм тәвәккәллек нурлары бөркелә сыман иде