ҖИР БАЛАСЫНЫҢ БӘХЕТЕ
Тормышның үзәге — җәй. Көз—җимешле чак. Җир өстен алтынсу яфраклар каплаган. Ьәр тараф елмая. Кояш җирнең һәр күзәнәгенә, кышкы суыкларда сыгылып төшмәс өчен, нур иңдерә кебек. Арыш, бодай бөртекләре ничек тулышалар! Икмәк муллыгы өчен алны-ялны белади тырышучы игенчегә шуннан да зур шатлык юк. Кояш нуры белән өртелгән бөртекләргә үзенең маңгай тирен, йөрәк җылылыгын да өстәргә игенче һәрвакыт әзер. Шуңадыр, мөгаен, мин игенченең елмаюлы йөзендә бодай, арышларның төсен дә күрәм. Комбайнчы Рәис Хәсәншин йөзенә исә ул төс аеруча мул иңгән шикелле. Беренче тапкыр без моннан биш ел элек Чәкән басуында очраштык. Ул — штурвалда, мин сораулар бирәм. — Эшләр ничек, Рәис? — Бик начар түгел. Арыш гектардан 25 әр центнер чыга. Карап торуга какча гына, юка гына гәүдәле егет ул. Әмма «Колос» штурвалында баһадирдай күренә. Ирзендә елмаюы китеп тормый. Шулай да бу юлы комбайнда килеш иркенләп сөйләшә алмадык. Бункер тулуын белдереп лампочка да күз кысты. Шуны гына көтеп торган сыман, янәшәгә «ЗИЛ» килеп тукталды. Яшь шофер Мөнирҗан Шәрифуллин: — Әйдә, төшкелеккә киттек! — дип кычкырды. Хәсәншинның ул турыда исендә дә юк иде. Искәрүче табылгач, кыр вагонына көйләнгән ашханәгә киттек. — Минем шунысы уңайлы,— диде Рәис аш өстәленә утыргач, сорау бирәчәгемне сизгәндәй,— уракка төштеңме, абыйлар, энеләр ярдәмгә киләләр. Былтыр абый Себер төзелешеннән ялга кайткан җиреннән миндә ярдәмче булды. Быел Рифгать энекәш кунакка килеп, монда эләкте. Аңа техникадан башка берни кирәкми! — Яшьләр үзләре бер участокта булгач, кыен түгелме? — Без үзебез генәмени?! Әнә Мөгамбәр абый Шакиров. Коммунист, Алексей Маресьев кебек чын кеше дияр идем. Бер кулы юк аның. Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан. Үзе — фронттан кайтканнан бирле комбайнчы. Аның хезмәте генә түгел, безнең кебек яшьләргә ярдәм итүе дә тәрбия чарасы булып тора. Мондый остазлар белән таулар күчерергә мөмкин!.. Икенче көнне район газетасында Яңа рекорд турындагы хәбәр басылды. Хәсәншин нормадагы 260 центнер урынына бер сменага 1050 центнер ашлык суктырган. Нәкъ стахановча! Көннең икенче яртысында аны бу җиңүе белән КПСС райкомының беренче секретаре, басуга килеп, тәбрик итте. Бу елны Хәсәншинның хезмәт батырлыгы бөтен Татарстанны шаулатты: «Колос» комбайнында бер сезонда 16 600 центнер ашлык суктырды. Кайберәүләр ышанырга да белмәде — шартлы центнерлардыр, дип бәхәсле сүзләр йөрттеләр. Бу фидакарьлеге егерме биш яшьлек Рәисне республика чемпионы итте. Шуннан соң без аңардан тагын да зуррак күрсәткечләр көтәргә хаклы идек. Ләкин беркадәр вакыт комбайнчы Хәсәншин фамилиясе телдән төшеп торды. Уңган кешегә аяк чалучысы да табылып тора бит ул. Совхоз директорының урынбасары булып алган берәү Рәискә колачлап эшләргә һич ирек бирми генә бит! 1981 ел иде ул. Үзем дә тап булдым бу күренешкә. Т Хәсәншин турындагы яңа язмага материал туплап йөрим. Аның турында сөйләмәскә кушалар. Өстәвенә, сәбәбен дә әйтмиләр. Рәис янына киттем. Эш участогы бирми җәфалаганнар егетне. Бүлекчә управляющие Григорий Митяшкин белән киңәшләштек. Ул үз сүзендә нык торды. — Сине кыерсытмакчымы? Булыр ул мәнсездән,— диде ул.— Икмәк язмышы белән уйнарга ярамый. Әнә сиңа басу! Бөтен җаваплылыкны үз өс- темә алам. Урып бетермичә чыкма, комбайныңны туктатма! Өлкән коммунист Митяшкин үзсүзле җитәкче белән дә шулай өздереп сөйләшкән. Портфельгә генә кызыгып йөрүче урынбасар һаман комачаулап тора башлагач әйткән: — Үзең тикшереп кара башта, эш кешесен сәбәпсезгә рәнҗетеп йөрмә! — дигән. Әй эзләде, әй төпченде тегесе Рәиснең җитешсезлеген. Юк кына бит! Комбайнчыдан кимчелек таба алмады. Соңыннан бу киребеткән бәндәгә калган механизаторларның да ачуы килә башлады. — Җиттеме сиңа, юкмы? — диделәр аңа бертавыштан.— Эш кешесенең ачуын кабартудан совхозга ни файда китерәсең? Һәм ул шул каешланган портфелен култык астына кыстырып, совхоз дан китеп барырга мәҗбүр булды. Рәис Хәсәншин исә сабыр гына эшли бирде. Сер түгел, монда аның да һәр адымын сынап тордылар. Ул үзе дә сигез-тугыз чакрымдагы Яңа Сөендек авылыннан күчеп килгән иде. Техника тартып китерде аны. Вахитов исемендәге совхозның республиканы шаулаткан чаклары иде. Совхоздагы техника паркын сокланып карап чыкты Рәис. Үзләрендә кечкенә генә бер детальне эзләп каңгырып йөргән көннәре иде. Техника прогрессы нык үскән чорда заманнан артта калып яшәргәме? Аралар да ерак түгел: бу җирләр дә Ык тугайларында, аларныкы да. Өстәвенә, яңарак кына өйләнеп җибәргән чак, хатыны Лимуза — шәфкать туташы. Авылларында аңа эш таба алмады лар. Вахитовлылар эшен дә, өен дә, өр яңа техника да бирделәр аларга. Совхозга «Колос» комбайны кайткан иде. Рәис әле автомеханик булып кына эшләп йөри. Комбайнга бик кызыкса да. катнашым юк, дип, эндәшми торды. Совхоз комбайнчылары исә, катлаулы дип, «Колос»ка якын да килмиләр. Ниһаять, Рәис директордан рөхсәт сорады. — Бик хуп! — диделәр аңа.— Кыю кеше икәнсең! Әйдә! Рәис башта комбайннан файдалану кагыйдәләрен өйрәнде. Эштән буша ган араларда комбайнны җыярга тотынды. «Колос» бик тыңлаулы машина булып чыкты: Хәсәншин беренче елда ук, аның белән 14 000 центнер ашлык суктырып, район күләмендә алга чыкты. Әле Башкортстанның Шаран районына барып та булышып кайтты. Рәхмәтнең иң зурысын Мирсәяф абый Мөкъсиновка әйтте. • — Үзең әйбәт син,— диде остазы.— Синең җаныңа машина җене кагылган. Рәис белә: аның әтисе Барый ахак тимердән авылдашларына гомере буена ни генә ясамый иде?! Малай чактан шул алачыкта сандал тирәсендә уралды Рәис. Күрекне дә өрдереп торгалады. Аннары тырма тешләрен очларга ярый башлады. Җиденчене тәмамлагач, абыйсы Рафис тракторына сабанчы булып чыкты. Ун көн чамасы эшләделәрме икән — Рафис: — Кәефем юк, район больницасына барып кайтмый ярамас,— дип, Рәискә сүз кушты.— Тракторны сиңа гына калдырсам, караңгыда шөлләмәссеңме? Трактор кадәр трактор алып калырлык булып үсеп җит тә, «шөллә», имеш. Рәис башланган җирне сөреп бетерде, яңа участокка да юл сызды. Дөрес, анысы бераз кыеграк иде кыегын: төнлә булган эш бит. Аның каравы, өйләренә каһарман кебек кайтып керде! Икенче елны Рәисне бик оста комбайнчы Гобәйдулла Вәлиевкә ярдәмче итеп куйдылар. Бик таләпчән иде Гобәйдулла абый, йөгертте генә егетне. Алар ул елны 5000 центнердан артык ашлык суктырдылар. Сигезенчене мактау грамотасы белән тәмамлаганда Рәиснең максаты тәгаен расланган иде: техника хуҗасы булырга! — Белемеңне югалтма, техникумга китәргә кирәк сиңа! — дип үгетләде аны класс җитәкчесе Фоат Калимуллин. — Ялгышмадыңмы соң? — дим Рәискә. — Ун гомер бирелсә дә, шушы юлдан барыр идем. Армиягә киткәндә мин тракторчы да, шофер да идем инде. Дизельче-механик булып хезмәт иттем. Совет Армиясе сафларына 1973 елның көзендә комбайнда ашлык суктырган җиреннән, басудан озаталар Рәисне. Яхшы хезмәте өчен ике тапкыр ялга кайта, туган кырларны сагынуын басылдырып та китә. Армиядән соң егет һич икеләнүсез тракторга утыра. Озакламый Рәис, яңадан-яңа машиналарның серенә төшенерлек белем алу өчен, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Хәзер ул — институтны тәмамлау алдында. Бөтен ил фән прогрессын күздә тотып эшләргә алынган бүгенге көннәрдә Рәис, канатланып эзләнергә — машиналарны, урындагы шартларга карап көйләү буенча яңалыкларны киңрәк кертергә, тагын да камилләштерергә тырыша. — Төп бәла яхшы әзерлекле белгечләр җитмәүдә,— ди ул.— Бездә яңа агрегатлар файдасыз ята. Кайчак безнең эшләр өчен бөтенләй кирәксезләре дә кайтарыла. Шуңа безнең акча түләнә. Барысы да — белмәү нәтиҗәсе. Ахырда өр-яңа машина металлоломга китә. Аны бит кайдадыр көткән нәрдер. дефициттыр әле, бәлки?.. Соңгы вакытта Рәис ярты ел гараж мөдире булып торды. Шуның да ике аен комбайнда үткәрә әле ул. Аны кышкы сакланышка урнаштыруга ук, машиналарны механик ысул белән чистарту җайланмасын, эстакада ясау мәшәкате артыннан чаба башлый. 40'машина сыешлы яңа гаражда күп уңай лыклар бар инде. Машиналарның аерым өлешләрен ремонтларлык мөмкинлекләр бар анда, җылы, иркен. Рәис тәҗрибәле хуҗалыклардан өйрәнергә ярата. Тукай районының «Гигант» совхозында, мәсәлән, гектардан 50 шәр центнер ашлык җыялар. Монда Рәиснең бертуган абыйсы Рәсим управляющий булып эшли. Казанга имтиханнар тапшырырга барганда да, башка чакта җае чыкканда да Рәис абыйсына керә. Алар гигантлыларның тәҗрибәсен өйрәнә. Шундагы яңа алымнарны күрү Хәсәншинга диплом темасын сайлаганда да ярдәм итте. Чәчү әйләнешен фәнни нигездә, урындагы шартларга карап билгеләү, интенсив технологиягә таяну турындагы курс эшләрен бик яхшыга яклады. Диплом эше фәнни хезмәткә әверелеп бара. Рәисләр совхозында кичекмәстән үзгәртелергә тиешле нәрсәләр шактый. Мәсәлән, Чәкән бүлекчәсендә пар җирләре 11-12 процент чамасы. Илебезнең почетлы академигы, бөек практик Т. С. Мальцев пар җирләре 20 проценттан кимрәк булса, аларны калдырмау хәерлерәк, дип дистә ел элек үк әйткән иде. Моны үтәргә кирәк! дип чыга Рәис Хәсәншин. Кара туфраклы Чәкән кырларында уңыш тотрыклы булырга тиеш! Соңгы елларда фәнгә таянып эш иткәч, 270 гектардагы арышның һәр гектарыннан —36; 245 гектардагы борчактан —25,4; 150 гектардагы солыдан —30; 1040 гектардагы бодайдан 27 шәр центнер уңыш алынды. Рәис боларның күбесен үзе җыеп суктырды. Менә сиңа фәнни игенчелек! Әле былтыр гына махсус эзләр калдырып эшкәртелгән арыш, бодай басуларына сәерсенеп караучылар бар иде. Янәсе, күпме буш урын калдырыла. Рәис аны академия тәмамлаган агроном Камил Миңнуллин белән бергә өйрәнде. Бергә чәчтеләр. Рәис икенче язда да, тракторга утырып, бодай чәчеләсе җирне үзе әзерладе: тырмалады, культивацияләде. «Серле» эзләргә җәй буе күз салып үтә торган булды. Институт хуҗалыгында күргәннәрен дә истә тотты: анда « Беларусь» тракторы белән җәй буена кишәрлек-кишәрлек булып салынган эзләрдән узып, игеннәр тармаклана башлагач ук, төрле минераль ашламалар, препаратлар кертәләр. Күгәрек авыруларына һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртү уздырдылар. __ Хәзер безнең совхозда и нтенсив технологиягә елдан-ел ныграк әһәмият бирелә,—ди совхозның баш агрономы В. Лямбин.—Уңышны күтәрүнең иң ышанычлы алымы ул. 1985 елда без 704 гектардагы бодайның гектарыннан 34,3; 360 гектардагы арыштан 35,8 әр центнер бөртек җыеп алдык. Көздән исә арышны яңа алым белән 900 гектарда чәчеп калдырдык. — Интенсив технология шартларында,— дип өсти Рәис Хәсәншин,— табигать шартлары уңайсыз кйлгәндә дә гектардан кимендә 35-40 центнер уңыш алып булачак. Яңалыкларның берсе икенчесен әйдәп китерә. Рәис хәзер — коллектив подряды звеносында. Унҗиде егеттән торучы звено узган ел 2 374 гектарда иген үстерде. Гектардан 25 әр центнер уңыш алып, совхозда беренче урынга чыктылар. Бу рәвешле эшләгәндә егетләр техникага да, җиргә дә үз итеп, хуҗаларча карыйлар. . — Әмма әле кайчакта, механизаторлар җитмәгәндә, звено егетләрен башка эшкә күчереп торгалыйлар,— ди Рәис.— Планнар җимерелә, тәртип какшый башлый... Рәис Хәсәншин ныклы тәртип яклы. Сүзләрнең эшлекле булуын ярата ул. «Комбайннар парады» дигән чараның да тормышчан уздырылуын тели. Югыйсә, уракка төшәргә бер-ике атна кала, агрегатларны аннан-моннан карап кына, тыштан буяп-ялтыратып чыгарып тезәләр дә — бөтенесе әзер санала. Техниканың чынчынлап төзәтелүе игътибар белән тикшерелми. Ан нары урак өстендә машиналар ватыла башлый, әллә кайларга запас частьлар эзләп чабалар. Рәис бу мәсьәләгә һәрчак бик җитди карый. Күз буяудан берәүгә дә бернинди дә файда юклыгын яхшы белә ул. «Фән-техника прогрессына таянырга кирәк чакта мондый ялгыш юлдан барырга һич ярамый»,— ди ул. Дымны саклап калу өчен, бөртекне тиешле тирәнлеккә күмдерү өчен, мәсәлән, Мәҗитов уйлап чыгарган агрегат бик уңайлы. Башкортстанда аңардан киң кулланалар. Моны Рәис тә бик хуп күрә, тик шул -агрегат үзебездә һаман өйрәнелмәгән. Кирәк чакта аны таба да алмыйсың әле. Рәис аның үрнәген Башкортстаннан өйрәнеп алып кайта, аннары үз кулы белән корып-эшләп тә күрсәтә. Узган елгы урак өстендә мин Рәисне кабат иген җыю вакытында очраттым. Янәшәсендә беренче елын гына эшләүче Юрий Рябов комбайны урдыра иде. Иләкләренә чүп тыгылып интектерә икән. Рәис комбайнын ярдәмчесенә— бертуган абыйсының улы Илгизгә калдырды да Юрий янына ашыкты. Ул да булмый, Федор Савельев комбайнының каешы өзелгәнен әйттеләр. Комбайныннан ашлык ташучы Владимир Черновка ым какты Рәис: — Миндә запас каеш бар, юл уңаеннан бирә кит әле!.. — «Нива» комбайны бик уңайлы! — Рәис үз техникасына гашыйк.— Иөк машинасыннан җиңел машинага күчеп утырган кебек булды. Хәсәншин узган ел да югары күтәренкелек белән армый-талмый эшләде. Иген уңган! Көннәр әйбәт! Җай гына суктырды да суктырды. 11 августта, мәсәлән, 673 центнер суктырды. Звенодагы өлкән комбайнчы Мирсәяф Мөкъ- синов, комсомолец Виктор Тимошин, Виктор Бурцев. Әнвәр Галиев тә аннан бик азга гына калыштылар. Районның хезмәт батырларына КПСС райкомы ның беренче секретаре О. С. Мөхетдиновның котлау телеграммасы җибәрелде. 8 сентябрь көнне совхозның бу фидакарьләре 15 300 центнер ашлык суктырып алдылар. Мондый югары җитештерүчәнлек совхозда беренче тапкыр! Дәүләткә сатылган ашлык күләме — 67 000 центнер. Вахитовлыларның мондый җиңүне күргәннәре юк иде әле. Рәис Хәсәншинның хезмәт биографиясендә андый истәлекле сәхифәләр, саный китсәң, байтакка җыела. Ул 1979 елдан бүгенгәчә барлыгы 63 224 цент нер ашлык җыеп алган. Дүрт ел рәттән район беренчелеген үз кулында тотты. Узган ел — кабат Татарстан чемпионы. Аңа ВЛКСМ Үзәк Комитетының «Алтын башак» билгесе. ВДНХның бронза медале бирелде, исеме ВЛКСМ Үзәк Комитетының елъязмасына кертелгән. ...Кышкы озын кичләрдә .Вахитов исемендәге совхозның спорт залы гөрләп тора. Яшьләр Рәисне әйләндереп алган. — Гер күтәрү ярышы кайчан? — Иртәгә безгә волейболчылар килә! Ярышка тирә-күршедәге Мичурин исемендәге, «Авангард», «Марс», Ленин исемендәге колхозлардан. «Урманай» совхозыннан. 89 нчы һөнәр училищесыннан спортчылар җыела. Киң күкрәкле, нык бәдәнле егетләр көч сынашып кына калмыйлар, игенчелеккә кагылышлы мәсьәләләр турында да киңәшләшәләр. Дуслашалар. Кайберләре хәтта совхозга күчеп килергә чамалыйлар. — Яшьләрне туган җиргә беркетеп калдыруда ял вакытларын оештыру да бик мөһим,— ди Рәис. Совхозның ВЛКСМ комитеты секретаре Рәис Хәсәншин бүлмәсендә совхоз спортчыларының уңышларын күрсәтеп торучы кубоклар, мактау грамоталары, дипломнар бар. Соңгы елларда авыл яшьләре хоккейны аеруча ярата башладылар. Хоккейчыларга уен кирәк-яраклары да булдырылган инде. Бу яңалыклар секретарьны тагын канатландырып җибәргән. Әле кайчан гына культура йорты алдында вакытны ничек үткәрергә белмичә аптырап йөрүче, салмыш ир-атлар урала иде. Спортны, үзешчән сәнгатьне җанландыргач, андыйлар күренмәс булды. — Техник иҗат түгәрәкләре дә ачып җибәрергә исәп,— ди Рәис.— Бу юлда да бер урында гына таптанырга ярамас. Яшьләрнең һөнәрләрен арттыру турында да шулай башлап йөргән ул. Совхозның үзендә 89 нчы һөнәр училищесының филиалы эшли. Шоферлар, терлекчеләр, кыскасы, теләге булган һәркем кыска гына вакыт эчендә трак торчылыкка өйрәнде. Совхозда берьюлы 30 механизатор артты. Кызу эш вакытында алар ярдәмгә дә килделәр. Эшне икё сменалы итәргә мөмкинлек туды. Урта мәктәп укучылары да совхоздагы тормышның күркәм якларын күреп торалар. Аттестат алган яшүсмерләрне авылда калдыру җиңеләя бара. Бу өлкәдә үзе укытучы, үзе комбайнчы да булып эшләүче Фазыл Солтанов, остазлар советы председателе Мөгамбәр Шакиров, шул ук Рәис Хәсәншин нәтиҗәле эш алып баралар. Узган елгы урып-җыюда 25 Агрегатта комсомоллар иде. Виктор Тимошин, Әнвәр Галиев кебек егетләр алты-җиде мең цент нерлап ашлык суктырдылар. Рәис андый егетләргә зур өмет белән карый: — Техник иҗатлары өчен мәйданны киңәйтсәң, бу яшьләр әллә нинди могҗизалар тудырачак! — ди ул.— Мин шул уң Мөгамбәр абыйны алам. Сыңар кулы белән нинди җайланмалар ясамый! Мәктәпкә шундый кешеләрне күбрәк тартырга иде. Малайлар, аларның талантына сокланып, үзләре дә канатланып китәчәк! Үзешчән сәнгать түгәрәкләре яхшы эшли, техник иҗат түгәрәкләрен дә шул дәрәҗәгә күтәрергә кирәк! Рәис Хәсәншин уй-фикерләрен һәрчак районкүләм җыелышларда да, республика күләм киңәшмәләрдә дә әйтә килә. Аның холкы шундый: совхоз тормышына, кешеләр язмышына бәйле бер генә мәсьәләдән дә читләшми ул. Инде алына икән, һәрчак ахырынача үтәп чыга. Үзе шәфкатьле дә ул. Шунлыктан аның кылган эшләренә кешеләр рәхмәт сүзләре белән җавап кайтаралар. Рәис турында совхоз директоры Термос Рахманкулов болай ди: — Мин аның тыйгысызлыгына, булдыклылыгына карап сокланам. Яшьләребез өчен менә дигән үрнәк коммунист ул. ... Җиргә бирелгән кешедән дә бәхетле җан юк, ди торган иде Рәиснёң әтисе. Бу сүзләрнең мәгънәләрен Рәис шактый вакыт аңламый йөрде. Игенче абыйларының җиргә куйган хезмәтен күреп, уңышка ирешү серләрен чишә-чишә Рәис әтисенең бәхет турындагы фәлсәфәсенә төшенә бара. Таңны иген басуында каршылау икән ул —бәхет. Бәлки, үзең бәләкәй чакта яланаяк йөргән хәтфә болыннардан, бер ягыңа нәни улыңны алып, икенче кулың белән хатыныңны җитәкләп, янә бер мәртәбә узудадыр ул бәхет?! Алай дисәң, үзең үстергән ашлык бөртекләрен кулыңа алу бәхет түгелмени?! Шул уңыштан әниең салган беренче күмәчтән авыз итү шатлыгын нәрсә дип атарга?! Игенче өчен болар барысы да—тасвирлап бетергесез гаҗәеп вакыйгалар. Рәисне әнә шулар бәхетле итә.