ИДЕЛ ҺӘМ МУСА БЕР ИСТӘЛЕК
Бу вакыйга булганга бик куп еллар үтте инде Бәлки шуңа күрәдер, ул кен дә, ничектер, гадәти булмаганча, могҗизалы бер теш сыман гына хәтердә калган. Көне дә искиткеч аяз, күк йөзе дә, бүтән вакытлардагыдан үзгә буларак, иксез-чиксез һәм зәп-зәңгәр иде. Идел турында әйтел торасы да юк: ул, бөтен галәмне нурга коендырган кояш астында, мең төрле төсләргә кереп, сабыр-тыйнак кына ага да ага, Күзләрне чагылдырган вак дулкыннар өстендә, ап-ак акчарлаклар уйнаклап оча. Хәтта пароходлар да ул көнне гадәти түгелләр кебек иде җиңел йөзәләр, җитмәсә, нәкъ һавада очкан акчарлаклар төсле, күз явын алырлык, ап-ак үзләре Миңа, әле яңарак кына авылдан калага күченеп килгән малайга бар да кызык, бар да тылсымлы әкият сыман гадәти түгел иде. Үзем ише яшүсмерләргә ияреп, мин дә Иделнең аръягындагы Маркиз дип аталган утрауга су коенырга, комда кызынырга чыккан идем. Идел өсте тулы көймәләр Барысы да безнең ише ял итәргә чыгучылар.. Шулчак, арабызда безгә күз-колак булырга тиешле җиткәнрәк кызларның берсе, әле яңа гына яр буена килеп туктаган көймәләрнең берсенә күрсәтеп, әйтә салды: — Әнә, карагыз... Шагыйрь Муса Җәлил!.. Безгә, гомерләрендә тере язучы күрмәгән малай-шалайларга, җитә калды. — Кая?.. Кайсысы?.. — Соң, әнә инде’. — Әле генә ярга сикергәнеме? — Әй-йе инде,.. Сай булгангамы, көймә яр буена ук килеп җитә алмаган. Шунлыктан көймәдәгеләр, аяк киемнәрен чылатмас өчен, ярга сикереп чыгарга тиешләр иде. Муса абый да көймәнең борын өлешенә якынайды һәм ярга сикереп төште. Аксыл күлмәген җилкәсенә салган. Тәне кояшта тигез булып янган. Йомры җилкәләренә, мускуллары беленеп торган нык беләкләренә һәм гәүдәсен бик тә төз тотуына караганда, ул, шагыйрь булудан бигрәк, атлетка, спортчыга охшаган иде. Үзе генә булмаган икән Муса абый. Сикереп төшү белән үк, көймә ягына борылып, кулын сузып, нәфис кенә буй-сынлы 'бер хатын-кызга да төшәргә ярдәм итте. Шунда ук алар, аяк киемнәрен салдылар да, нәрсәдәндер көлешә-көлешә, кайнар комлы сукмак буйлап өскә таба күтәрелә башладылар Ул вакытта инде Муса Җәлил безнең сөекле шагыйребез: ялкынлы шигырьләрен йотлыгып укыйбыз, дәртле җырларын җырлыйбыз. Шунлыктан аның белән кызыксынуыбыз да чамадан тыш булгандыр, күрәсең: без аларны күздән яздырмаска тырыштык... Өскә, куе әрәмәлеккә үк күтәрелерләр дип уйлаган идек. Юк, яр өстендә, бөдрә башын Иделгә таба иеп үскән бер оя таллык күләгәсенә туктадылар Бераздан инде Муса абый да. аның юлдашы да, мәж килеп ял итүчеләр кебек, кайнар комга сузылып ятып, кызына башладылар Шул вакыт Муса абый тал төбенә җыеп куйган киемнәре арасыннан әллә ни зур булмаган зәңгәр тышлы дәфтәр чыгарды да юлдашына нәрсәдер укый башлады Гади генә нәрсә укымаганлыгы хәрәкәтләреннән үк күренеп тора Үзенә җайлы урын таба алмаган кеше сыман, ул я тезләнә, я кабат утыра, һаваны ярып, сыңар кулы белән ишарәләр ясап куйгалый. Бер генә мизгелгә укуыннан бүленеп, юлдашына нәрсәдер аңлатып бирергә дә өлгерә. Аларның чак кына үзәнлерәк урында утыруларыннан файдаланып, якынлаша башладык... Сиздермичә генә, бер дә исебез китмәгән кыяфәт белән, әлбәттә Янәсе, безнең урыныбыз да алар тирәсендә . Шул вакыт мин, гомеремдә беренче тапкыр буларак, Муса абыйның тавышын ишет- 2ем Укыган нәрсәсе дә гади шигырь генә түгел иде аның... Балаларым! Алтын Урдадан Килмешәк хан килеп бу илгә, Кан һәм кылыч белән ханлык төзеде. Б Үз хөкемен куйды Иделгә. Тик, улларым, шуны белегез, Тез чүккәнче ханга кол булып, Аягүрә сугышып үлегез! Тугзак ана тирмәдән кылыч алып чыгып, иң кече — тугызынчы улына бирә. Ирек өчен көрәштә бу улы да башын сала... Хан ананың үзен дә әсир төшерә, җәзалый: ике күзен чукытып алдыра, аяк табаннарын ярдыра... Еллар үткәч кенә мин Муса абыйның атаклы «Алтынчәч» либреттосын укыганлыгын белдем, һай-й, бу тормыш дигән нәрсә! Соңрак, 1944 елның көзендә, Мәскәүгә театр сәнгате институтына укырга киткәнче, миңа артист сыйфатында, ул операда хәтта катнашырга да туры килде Әмма либреттоны беренче тапкыр ишеткән вакытым һәрвакытта да күз алдымда булды минем... Менә ул, чиксез бирелеп, чын-чыннан дулкынланып, кулларын болгый-болгый укый... Тугзак карчыкның бердәнбер исән калган оныгы — Җик инде егет булып үсеп җиткән. Ана-карчык аны да яу-көрәшкә озата... Ук-җәяңне ал, улым! , Яуга каршы бар, улым! Тугыз батырның үчен Кулупайдан ал, улым!. Ә Муса абый илһамланып укый да укый Ул бу минутта бернәрсә дә күрми, бернәрсәгә дә игътибар итми иде булса кирәк. Чөнки алар белән без генә .түгел, тагын бик күпләр кызыксынган икән. Әнә, Муса абый белән аның юлдашы урнашкан нәни генә үзәнлекне җыелган яшьләр тирәяктан шактый тыгыз боҗра итеп чорнап та алганнар. Тик Муса абый белән аның юлдашы гына бу турыда белмиләр иде шикелле. Муса абый укый... Ниһаять, каты сугыштан соң, хан гаскәре җиңелә. Хан үзе качып котылмакчы була. Әмма аның каршысына Тугзак килеп баса... Халык шатлана, тантана итә. Муса абый «Алтын кояш нурларында, ямьле Идел буйларында...» — дип, финал хорының соңгы сүзләрен укыды да: «Менә, шул! » — дигәндәй тынын калып, дәфтәрен япты. Әмма дөньясын онытып тыңлап утырган юлдашы авыз ачарга да өлгерә алмады, шул вакыт бөтенләй көтелмәгән хәл булды Үзәнлекнең безгә каршы ягында торган бер төркем яшьләр, дәррәү кул чаба башладылар. Аларга, билгеле инде, без дә кушылдык— Бу көтелмәгән хәлдән Муса абый аптырашта калды. Уңайсызланды. Аннары сикереп торып, дәфтәрен җәһәт кенә киемнәре астына кыстырды да, үзләрен чорнап алган яшь ләрне ерып үтеп, аска таба йөгерде һәм йөгереп килгән шәпкә Иделгә кереп тә чумды. Тирә-якка, җәүһәр ташларыдай ялтырап, су гына чәчрәп калды. Колачын киң җәеп, әле генә өскә таба узып киткән зур пассажир пароходының дулкыннарында чайкала-чайкала йөзде ул. Аның колач салып, илаһи матур йөзүенә сокланып. байтак вакыт карап тордык без. Бераздан ул ярдан шактый ерагайды һәм бер төркем су коенучылар арасында күздән югалды... Хәзер инде Маркиз утравы юк. Су астында калды. Шулай ук Идел дә үзгәрде... Хәзер инде таң кебек якты булып, җыр кебек матур булып ишелә-ишелә аккан яңа Иделне таный да алмас идең. Муса абый. Өзелеп яраткан, күп сандагы җырларыңда назлаган Иделең, нәкъ синең шәхесең кебек хәзер: биниһая зур ул. бөек ул!.