Герой-шагыйрьгә — чәчәкләр
ИКЕ СЫН
Ач, каләмем, тылсым көчең, Илһамга куәт бирсен. Гаделсезлек күп тарихта, Төзәтикче хет берсен: Тантаналы бу мәйданда Ник Муса ялгыз тора? Әминәсе белән аны Мин бүген кавыштырам... Мусамы тормыш сөймәгән, Гүзәллекне тоймаган? Китәр идемени соң ул Үзе теләп дөньядан! Мең газаплы юллар белән Кайтты Илгә исеме. Ят туфракта сөякләрен Сагыш алмый дисеңме!.. Әминә күргән көннәрнең Агы бар, карасы бар. Әминәнең мәхәббәтен Дастанга саласы бар. Исән ирләрен хур иткән Түбән җаннар барында, Зурла, каләм, тугрылыкны Әминә мисалында! Дөм-кара төн уртасында Мең тапкыр уянган ул. Мусаның саф намусына Инанган, таянган ул. «Ышан миңа!..— диеп Муса Таш капчыкта җырлаган. Әминә ышанычыннан Батырлыкка көч алган. Әминә мәңге яшәсә, Мусага мәңге лаек. Үлем белмәс мәхәббәттән Үрнәкгыйбрәтләр алыйк! Ач, каләмем, тылсым көчең, Ясап куйыйк ике сын: Тантаналы бу мәйданда Икесе бергә торсын.
Ркаил Зәйдуллин
ҖӘЛИЛ КОЯШЫ
Атладылар эшафотка таба, Бу — гомернең соңгы «әкбәре»... Сукты сәгать, һәммәсенең бүген Легендага күчкән мәлләре. Палач каршы ала... Элеккечә Тишек капчык кигән башына. Юк, башкарып булмый кара эшне Беркайчан да кояш астында — Караңгыга, төрмә төбенәрәк Ымлый һаман... Көннең яктысы Бәбәкләрен кисә. Тоткарланса Исен җуяр, адәм актыгы. Ач, каләмем, тылсым көчең, Илһамга куәт бирсен. Гаделсезлек күп тарихта, Төзәтикче хет берсен: Тантаналы бу мәйданда Ник Муса ялгыз тора? Әминәсе белән аны Мин бүген кавыштырам... Мусамы тормыш сөймәгән, Гүзәллекне тоймаган? Китәр идемени соң ул Үзе теләп дөньядан! Мең газаплы юллар белән Кайтты Илгә исеме. Ят туфракта сөякләрен Сагыш алмый дисеңме!.. Әминә күргән көннәрнең Агы бар, карасы бар. Әминәнең мәхәббәтен Дастанга саласы бар. Исән ирләрен хур иткән Түбән җаннар барында, Зурла, каләм, тугрылыкны Әминә мисалында! Дөм-кара төн уртасында Мең тапкыр уянган ул. Мусаның саф намусына Инанган, таянган ул. «Ышан миңа!..— диеп Муса Таш капчыкта җырлаган. Әминә ышанычыннан Батырлыкка көч алган. Әминә мәңге яшәсә, Мусага мәңге лаек. Үлем белмәс мәхәббәттән Үрнәкгыйбрәтләр алыйк! Ач, каләмем, тылсым көчең, Ясап куйыйк ике сын: Тантаналы бу мәйданда Икесе бергә торсын. «Кеше башы әкияттәге кебек, Өзгән саен кабат үсә лә...»— Фәлсәфәсе әзер, кереп түнгәч Фәлән кадәр марка кесәгә. Кояш кына менә ярсыта тик, Зиндан диварына сыенып; Балта белән өзәр иде аны... Тик Кояшның юк шул муены. Җәлил башын яшергән күк кичә, Яшерер иде төннәр төбенә — Хыялы буш ләкин, Палачларның Кулы җитми шагыйрь күгенә! Газинур Моратов ҖӘЛИЛ ҺӘЙКӘЛЕ ЯНЫНДА УИЛАНУ Мин — биектә: һәйкәл иңсәсеннән Карап торам гүя Кешелеккә... Бөек рәссам — Тарих иҗат иткән Матурлыкка ниләр өстәдек? Киләчәккә бездән калыр микән Мона Лиза күк бер истәлек? Чорның вәкаләтле вәкилләре Кешедәшләрме соң барсы да? Үз дәверен бүген кемнәр яклый Үткән, Киләчәге каршында?.. Бүген Тукай туа алмый, диеп, Кем шаркылдый анда, аклана?... Халкы бәгыренә берекмәгән Назымчыны, чорым, яКлама! Киләчәккә кемнәр барачагын Син бүген үк тикшер, ачыкла. ...Кай4ак җаһилләр дә хаким булган, Хәким җаннар үлгән ачлыкта. Тукай булып кемнәр яна бүген, Җәлил булып кемнәр көрәшә?.. Мохтаҗ түгел заман — җылы урын, Шәхси ләззәт өчен көрәшкә. Тән асрап һәм җан асрап кына Яшәүчеләр бу күңелемә Ишмидантес булып кергән минем, Ышандырма шулай түгеленә: Мин ышанмыйм шулай түгеллеккә! Мин — биектә, һәйкәл иңсәсеннән Карал торам гүя Кешелеккә. Николай Шэмсетдинов Төмән шагыйреТЫНЛЫК — НАБАТ - Казан суы. Таш-бетон түшәлгән ярда Басып торам тораташтай. Көне суык... Язгы яңгыр, таңгы эре саф чыклардан Бөркелә Җәлил ңылысыдай моңсулык. А, күпме тояк таптап узган бу җирләрне, Күпме янгын, ялмап, ялангач калдырган?! Моабитны уйлыйм. Хыяллары меңнәрнең Туган якларына таба очкандыр ла... Тынлык — набат. Тынлык — өмет белән тулы. Тынлык исәп-хисаплашыр көнгә атлый... Тешен кыса шагыйрь, йодрыклана җыры,— һәм җыр сугар, бәреп ватар Моабитны! Төрмә — ярты гектар нәфрәт, нәләт, әрнү... Акрын гына монда төсен җуя вакыт. Кыйнау, тибү дигән сукыр коридор бу. һәм каяндыр кургаш якты керә — саркып. Төрмә — тәмуг бусагасы. И, асыл ир, Көтә сине гильотина—соңгы ятак. Тынлык —*набат. Беркем дәшми. Ялгыз шагыйрь Күзәнәкләренең өнен тыңлап ята. Ябышканнар ' гранит аңкауга авазлар, Янда гына тамчыпар тама «тып» та «тып»... Почмаккамы сыенасы — тик беразга,— Кинәт уй-фикер агышын туктатып?! Юк, дустыңның киң ачылган күзен күргәч, Башны читкә бору-— кабахәтлек, этлек. Шагыйрь! Әйдә, тор һәм егылганны күтәр, Өметеңнең бер өлешен бүләк итеп, Уртак балта — Үлем балтасын каршыла... Адда — ирлек, үлемсезлек!
Русчадан Ләбиб ЛЕРОНОВ тәрҗемәсе