Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИПНЕҢ МАТБУГАТКА КАРАШЛАРЫ

Халыкның язмышы, аның хәле, бүгенгесе һәм киләчәге белән гражданнарча кызыксынган һәм аңа катнашкан иҗади шәхес матбугатка мөрәҗәгать итмичә, аны үз идеалларын пропагандалауда, тормышка ашыру өчен көрәштә корал итми кала алмый һәм, табигый инде, матбугатны үстерүгә өлеш кертмичә кала алмый. Бигрәк тә социаль һәм политик хокук-ирекләрдән мәхрүм ителгән халыкларда әдәбият белән журналистика алдынгы карашлы шәхесләр өчен төп көрәш коралына әверелә. Габдулла Тукай, башка милләт һәм халыклар әдәбиятының мәшһүр эшлеклеләре кебек үк, прогрессив татар матбугатына нигез салучыларның күренеклесе булды. Аның журналистикабызны үстерүгә салган хезмәте үзенең колачы, юнәлеше, иҗтимагый тормышта уйнаган роле, публицистик җәһәттә^ камиллеге белән милли әдәбиятны алга җибәрүгә керткән өлешеннән һич тә ким түгел. Сүз дә юк, Г. Тукайның төрле матбугат органнарын аякка бастыру һәм үстерүдәге хезмәте тәкъдир ителгән, публицистик мирасы җентекләп тупланган (әсәрләренең 1975—1977 елларда Татарстан .китап нәшриятында чыккан дүрт томлыгы һәм яңа биш томлыгы — моның ачык мисалы), аңлатмалар бирелгән. Бу мирас әдипнең иҗтимагый-политик һәм эстетик карашларын, гомумән, татардагы мәгърифәтчелек һәм революцион-демократизм юнәлешләрен, марксизм-ленинизмның тамырлануын, татар культурасы һәм әдәбияты тарихын өйрәнгәндә фәнни әйләнешкә кертелгән, анализланган, аңа бәя бирелгән. Бу эшкә иң зур өлешне, әлбәттә инде, тукайчылар керттеләр. Әмма XX йөз башы татар журналистикасының, аерым алганда; аның революцион-демократик канатының иң көчле һәм иң характерлы вәкиле буларак Г. Тукайның эшчәнлеге журналистика фәне предметы һәм закончалыклары күзлегеннән тиешенчә өйрәнелмәгән әле. Бу мәкаләдә шул зур эшчәнлекнең бер генә ягы — Г. Тукайның матбугатка карашлары яктыртыла. Г. Тукайның бөтен аңлы гомере матбугат белән бәйле булган. Иҗтимагый эшчәнлекнө^ әлеге өлкәсе, бер яктан, аның 1905 елгы революция тәэсирендә казандай кайнап китк#*Ц тормышка актив катнашу, халык массаларының аңына бәрәкәтле йогынты ясау, үзенең иҗтимагый-политик карашларын конкрет тормыш вакыйгаларына, фактларына, төрле сыйнфый көчләрнең, аларның вәкилләренең кылган гамәлләренә нисбәтән көне-сәгате белән әйтеп бару чарасы булса, икенче яктан, ул әдипнең политик җәһәттән дә. идеяХ хтетик җәһәттән дә бик тиз өлгерүенә, революцион-демократ шәхес булып формалашкач ииде гел алгы сызыкта атлавына, әдәби иҗатының халыкчанлык һәм реализм үзәнендә үсә-җитлегә баруына ярдәм иткән Г. Тукайның соңрак үзе хакында горурлык белән: «Мин бит. саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бить, дип белдерүе законлы иде. Шушы раславы белән аның барыннан да бигрәк журналистлык эшчәнлеген күздә тотуын ассызыклап күрсәтик. Чөнки журналистлык эшчәнлеге иҗтимагый-политик эшчәнлекнең мөһим бер тармагы санала, ул теге яки бу сыйныфның үз идеологиясен, политикасын формалаштыру һәм тормышка ашыру чарасы булып хезмәт итә. Иң элек Габдулла Тукай татар матбугатын күренекле оештыручыларның берсе иде. Оештыручыга журналистиканың материаль-техник базасы турында кайгыртырга да, идея-политик юнәлешен билгеләргә һәм эзлекле төстә тормышка ашырырга да, бердәй мәсләкле авторлар тупларга да, газета-журналларны бизәргә, укучылар табарга, аларга тиражны вакытында җиткерел барырга да кирәк. Ул вакытта матбугат эшендә хәзерге кебек хезмәт бүленеше булганмыни! Ул чагында бер кеше үз җилкәсендә әллә ничә вазифаны берьюлы күтәрел барган. Г. Тукай әнә шундый шәхес булган. Ул япь-яшь килеш матбугатның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән, әлеге өлкәдәге эшчәнлекнең барлык тармакларында хезмәт иткән: хәреф җыючыдан редакторга кадәр юл узган. Мәгълүм булганча, Беренче рус революциясенең бәрәкәтле йогынтысы астында Уральск шәһәрендә демократик юнәлештәге «фикер» газетасы, «Әлгасрел-җәдит» журналы, соңрак «Уклар» исемле сатирик журнал чыга башлый 19 яшьлек Г. Тукай «Фикер» газетасы һәм башка басмалар типографиясендә хәреф җыючы, корректор, конторщик, фактик секретарь. 20 яшьлек Г. Тукай «Әлгасрел-җәдит» журналында җаваплы секретарь. «Уклар»ның факттагы ре'дакторы. Ул — әле<е басмаларның иң актив авторы, һәр санда диярлек я шигырь, я публицистик әсәр, я тәрҗемә. Профессор М. Гайнуллин, Г. Тукайның аерым алганда «Уклар» журналындагы эшчәнлегенә кагылып, болай да: «Укларины Тукайның сатирик әсәрләре җыентыгы дип санарга мөмкин, чөнки анда урнаштырылган материалларның күп өлеше шагыйрьнеке иде». («Татарская литература и публицистика». Тулыландырылган икенче басмасы. Казан, 1983, 55 б.) Уральскидагы демократик татар матбугатын оештыруда башлап йөрүче К. Мотыйгый 1914 елда менә нәрсә ди: «...Габдулла Тукаев минем матбагамда иң әувәл наборщик булып кергән дәрәҗәсеннән мөсаххиклык дәрәҗәсенә менеп, соңрак бик тизлек илә шул матбагада басыла торган «Фикер». «Әлгасрел-җәдит» вә «Уклар» исемле газет вә журналларның иң мөктәдир (көчле) шагыйре вә мөхәррире дәрәҗәләренә ирешеп, бөтен эшне үз кулына алырга якынлашты». (Мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукаев турында хатирәләрем. «Тукай турында замандашлары». Казан, 1960, 66 б.) К. Мотыйгыйның уз-үзен яратучан булуын һәм үз хезмәтен киметеп күрсәтергә юл куймавын исәпкә алсак, аның бу раславы күп нәрсә турында сөйли. Иң әһәмиятлесе шунда, Г. Тукай, Уральскида татар телендә матбугат органнары оештыруда һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итүдә бер җитәкче вазифаларын башкарып, аларның идеяполитик юнәлешен сугышчан демократик рухта алып баруда хәлиткеч роль уйнаган. Бер үк вакытта башка шәһәрләрдә чыккан татар газета-журналларында автор буларак катнашып, алар эшчәнлегенә дә демократик рух өргән. Казанга килгәч тә, Г. Тукай журналистлык эшенә муеннан чума. Ул үз рухына якын булган «Әльислах» газетасында Ф. Әмирхан белән бергә җитәкчелек вазифасын башкара, аны революцион-демократик рухлы орган итүгә күп көч сала. «Ул үзен мәзкүр (бу) газетның һәйәте тәхририясеннән (редколлегия) саный, үзенең шигырьләрен вә төрле имзалар белән язылган мәкаләләрен «Әльислах»ка җибәргәли тора иде»,— дип искә ала Ф. Әмирхан. Габдулла Кариевка язган хатында Г. Тукай: «Үзем теләп «Әльислах»ка хезмәт итәм»,— ди. 1908 елда ул Г. Камал белән «Яшен» исемендә сатирик журнал чыгаруга керешә. Мондый журналны нигезләү идеясен Г Тукай бирә, Г. Камал әлеге журналны «аның димләве буенча» чыгара башлавын таный. Г. Тукай үзе дә бер хатында «Яшен»нең секретаре мин булганга, анда бик күп /зарга туры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле мөстәгар исемнәр (псевдонимнар) астына яшеренәм»,— ди «Яшен» ябылгач, аның урынына чыгарыла башлаган «Ялт-йолт» журналы сугышчан демократик традицияне дәвам иттерә. Нәшир һәм редактор булып Ә. Урманчиев исәпләнсә дә, журнал эшенә җаваплы секретарь Г. Тукай һәм Г. Камаллар юнәлеш биреп тора. Шул ук истәлегендә Г Камал: «Ул «Ялт-йолт» журналында бер ялгызы эшли, мин тик ташка төшерү өчен карикатуралар гына эшләп бирәдер идем»,— ди Г. Тукайның таланты, тырышлыгы, осталыгы, оештыру сәләте аркасында бу журнал үз чорының иң яхшы сатирик басмасына әверелә. Әдип үлгәч. «Ялт-йолт» редакциясе аның журналга нигез салучы икәнен, беренче номерыннан башлап үзенең вафаты көненә кадәр шунда хезмәт итеп килгәнен басым ясап күрсәтә һәм Тукайның сатирага сәләте, мәкаләләренең кыйммәте укучылар тарафыннан тәкъдир ителергә тиешлеген искәртә. «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларының вакытлы матбугатыбыз тарихындагы әһәмиятен Г. Халит бик дөрес билгели: «... Ул журналлар аша Тукай реакциянең иң караңгы елларында татар ирекле матбугатының традицияләрен дәвам иттерде, татар телендәге көлке журналының нигезен салды, һәм аның юмор, сатирасы үзәгендә заманасының әһәмиятле иҗтимагый-лолитик мәсьәләләренә демократик кыю караш һич тә сүнмәде. (Тукай үткән юл. Казан, 1962, 79 б.) ■Аң» журналының дөнья күрүендә дә Г. Тукайның турыдан-туры катнашы булган. Исемен дә ул тапкан. Әдип вафаты уңае белән урнаштырылган некрологта аның журналга нигез салучы һәм даими редакторларының берсе булганлыгы әйтелә. Әлеге журнал милли культураны һәм әдәбиятны үстерүгә сизелерлек өлеш керткән. Г. Тукай балигъ булганнан башлап соңгы сәгатьләренә хәтле матбугат белән бәйләнештә торган. Ул кая гына барып чыкмасын, иң элек теге яки бу редакциягә юл тота торган булган. Менә ул Уральскидан Казанга килеп төшә, һәм беренче эш итеп газета редакцияләренә визит ясый. Тукай Астраханьда. Ул анда да редакцияләрне читләтеп үтми «Әстерханда чакта Тукай редакциягә (сүз «Идел» газетасы редакциясе хакында бара; —Ф Ә ) көн дә диярлек килә иде».— дип искә ала анда хәреф жыючы булып эшләгән хезмәткәр (Утабалиев Габдерәхим Тукай «Идел» газетасы редакциясендә. «Тукай турында замандашлары». 148 б.). Тукай Петербургта. Хәле шәптән үк булмауга карамастан, ул «Нур» газетасы редакциясенең очрашуга чакыруын кабул итә... Әдип төрле телләрдәге газета-журналларны даими күзәтел бара. Ул татардагы барлык матбугат органнарьГ белән таныш булган. Аның публицистик һәм шигъри иҗатында теге яки бу уңай белән телгә алынмаган бер генә татар газетасы һәм журналы да юк. Шулай ук рус матбугаты органнары да булган аның укып бара торган газета-журналлары арасында. Шунысы әһәмиятле, ул аларның һәркайсы адресына эчтәлекләренә, авторлар составына, теге яки бу иҗтимагый проблемага мөнәсәбәтләренә карап үзенең катгый фикерен матбугатта кистереп әйтә барган, ягъни, хәзерге терминны куллансак, матбугат күзәтүчесе булган, һәм ул шушы хезмәте белән нәширләргә дә, авторларга да. укучыларга да зур йогынты ясаган. Кыскасы, Г. Тукай гомере буе матбугат казанында кайный һәм ул казанны кайнатучыларның иң активларыннан һәм авторитетлыларыннан берсе була. Шагыйрьнең журналистик эшчәнлеге хакында сүз алып барганда аның әлеге иҗат тибына карашларын игътибардан читтә калдырырга тиеш түгелбез. Журналистиканың иҗтимагый тормыштагы тоткан урыны, аның төрле сфераларына йогынтысы, милләтне рухи яктан үстерүдәге вазифасы, принциплары, эш алымнары, журналистикага • куела торган таләпләр, реакцион матбугатның асылы хакында Г. Тукайның турыдан-туры да, читләтеп тә әйткән кыйммәтле фикерләре революцион-демократик журналистика фәнен үстерүгә бер өлеш булып тора. Төрле юнәлешләрдәге һәм төрле телләрдәге матбугат органнарының эшчәнлегенә Г. Тукай биргән бәяләмәләр, искәрмәләр, фикерләр күпмилләтле журналистика тарихын өйрәнүдә абруйлы чыганак була алалар. Г. Тукай XIX гасыр мәгърифәтчеләре йогынтысындагы иҗат чорында матбугатның төп вазифасын аң-белем таратуда, милләтне агартуда, аңа әхлак тәрбиясе бирүдә күрә Бу фикерләр татар дөньясында пәйда булган беренче газета-журналларга карата язган әсәрләрендә аеруча калку чагыла. Петербургта «Нур» газетасы чыга башлагач, Г Тукай аңа, зур өметләр баглап, махсус шигырь багышлый, анда гомумән газетага карата үзенең карашларын бәян итә. Аның фикеренчә, газета милләткә байлык, бәхет алып килә, ул милләт авыруына шифа булырга мөмкин. Газета—«тиңдәшсез нәрсә», «якты көн», «зур куаныч». Ул. искелекне, кирелекне, ишанлыкны җиңеп, бар халыкны бер юлдан тырышып атларга ярдәм итә. Газетаның файдасы бу дөньяда кат-кат сыналган, ул кешеча яшәргә булыша. «Фикер» газетасы чыга башлауга багышлап язылган шигырьдә дә матбугат күкләргә чөеп мактала. «Фикер» йөзендә газета — милләткә төрле уй уйларга ирек бирүче, читлекләрне ватып иркен сулыш алырга ярдәм итүче. Г Тукай үзенең матбугатка карашларын теләк формасында бәян итә. Аерым алганда, «Фикер» халыкны таркатучы җилләрне истермәсен, истереп милләтнең берләшү юлларын кистермәсен. «Әлгасрел-җәдит»кә багышланган шигырендә Г Тукай журналга да мәдхия җырлый. Журнал — ул гыйлем чыганагы, фикерләр хәзинәсе, үзара якынаю, дуслашу, каршылыктан. дау-ызгыштан саклану чарасы. Журнал — милләткә мая, зур байлык; ул һәркемгә ана телендә төшендерә, һәртөрле кирәк нәрсәләрне тәкъдим итә. Газета-журнал нәширләре һәм мөхәррирләре, әлбәттә инде, Г. Тукай мактавына лаек. «Мөхәрриргә» исемле шигырендә ул К. Мотыйгыйны реакцион газета-журналларның һөҗүменнән яклый, аны юата: наданнар гына сиңа дошман, гыйлем ияләре бары да сиңа дус, ди. Дүрт газетажурнал иясе булуың белән бәхетле син, чөнки сиңа дүрт яктан мәгърифәт елгасы ага, ди. Г. Тукай газетада хәреф җыючыларны да онытмый. Хәреф җыючылар — бар гомерләрен милләткә бирүчеләр, наданлыктан коткаручылар, һәрвакыт милләткә хезмәт итүчеләр. Шагыйрьнең үз идеалларын тормышка ашыруда матбугатка гаять зур өмет баглавы, бер яктан, чыннан да. аның культураны үстерү һәм таратудагы вазифасын дөрес аңлавыннан килсә, икенчедән, әлбәттә инде, аның иҗтимагый-политик карашларының әле XIX гасыр татар мәгърифәтчелеге йогынтысында булуы, конституцион иллюзияләре белән бәйле. Аның фикеренчә, социаль прогрессның төп юлы. алга киткән милләтләрне куып җитү чарасы аңбелемне үстерү, аң-белем тарату. Милләтне йокыдан уятып, тәрәкъкый иттерүнең нәтиҗәле юлы — «әдәбият гөл-сулары» белән беррәттән, «газета мәрвә- хәләре (веерлары) илә йомшак җил истерү» Демократик матбугат — мәгърифәт чыганагы, аны таратучы, дигән фикер Тукайның матбугат хакындагы концепциясенең нигез ташы Чыннан да, матбугатсыз культура тәҗрибәсен җәмгыять членнарына җиткерү, аларга әхлак тәрбиясе бирүне күз алдына китерүе кыен. Шуңа күрә Г Тукай матбугатның җәмгыятьтәге, шәхес язмышындагы ролен арттырып җибәрә. Дөресрәге, мәгърифәт һәм культура таратучы чара буларак матбугат эшенең иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең характерына бәйлелеген күз уңыннан ычкындырып җибәрә. Соңрак, революцион демократизм позицияләренә күчкәч, ул матбугатка тиешле бәясен бирә. Ягъни матбугат-мәгьрифәт һәм культура тарату чарасы дигән концепция сыйнфый җирлеккә куелу белән, төрле газета-җурналларның мәгълүм сыйныфларга хезмәт итүен аңлау белән матбугатның халыкчанлыгына һәм гуманизмына нигез булып ята. Ә милләтне алга җибәрү дигәннән мәгърифәт тарату дигәннән, Г Тукайның халык массаларының мәнфәгатьләрен игътибар үзәгендә тотуына бернинди шик юк Әмма Тукай — мәгърифәтче карашыңча, матбугат гомумән халыкка, гомумән милләткә хезмәт итә ала һәм итәргә тиеш. Дөрес, ул милләтнең капмакаршы сыйныфларга бүленгәнлеген яхшы күрә, әмма байларны акылга китерү, аларны, әхлакларын төзәтел, халыкка хезмәт иттерергә мөмкин дип саный. Г. Тукай башта матбугат органнарының сыйнфый характерда булуына төшенеп бетә алмый. Ул һәркемгә үз ана телендә төшендерә торган һәр матбугат органының дөньяга килүен шатланып каршылый, һәркайсының беренче санында урнаштырылган программасына ышана, аны мактый, якларга чакыра. Хәтта «Тәрҗеман »ны «төзәтү» өметендә яна: аңа милләтнең авыруын әйтүче булуын тели. Аныңча, «Нур» да агарту эшеннән беркайчан тукталмасын. Әмма патша хөкүмәте һәм буржуазиянең кылган гамәлләре, аларның мәнфәгатьләрен гәүдәләндерүче матбугат органнарының кара эшләре, революцион хәрәкәтнең кискенләшүе Г. Тукайның күзен тиз ача. Феодаль-клерикаль һәм буржуаз матбугат органнарының («Бәянел-хак«. «Дин вә мәгыйшәт», «Тәрҗеман», «Өлфәт» һ. б.) төп мәсләген, тоткан юлын, кем җырын җырлавын чамалап алу белән Г. Тукай үз талантының бөтен куәтенә әлеге органнарның җитәкчеләренә һәм авторларына ташлана, һәм ул нәкъ менә идеологии һәм политик көрәштә матбугатка бик зур урын туры килүенә үз тәҗрибәсендә конкрет мисалларда ышана. Хосусан алганда, Г. Тукай матбугатның көчен иң элек Уральскидагы демократик органнар үткәрә торган идеяләргә каршы чыккан ■Бянел-хак»лар һәм карагруһ рухлы Ә- Сәйдәшевләр белән каләм чәкәштерүдә сыный. «Дөрест телеграм хәбәрләре». «Ялкаулык, яхуд җиңел кәсеп». «Алайболай», «Хакны белем инкяр кыйлу», «Гаҗаиб», «Мосаләхә» һәм башка әсәрләрендә ул кадимче әһелләрнең һөҗүмнәрен кире кайтарып кына калмый, ә аларның чын йөзен, сыйнфый асылын фаш итә. Г. Тукай канәгатьләнү белән болай ди «Зәһәрне зәһәр җиңәр өмиде илә сезгә (Сәйдәшләргә — Ф.Ә ) вә исламыбыз ачуы им атылдык. Шулкадәр атылдык ки, кыямәткәчә һичкемнең иманына тимәскә кат-кат тәүбә итәрсез. Инде сезгә бу мәкаләнең яшен шикелле тәэсир иткәнлеге беленде, чөнки үзен кыйный башлагач: «Әнигә әйтәм, әтигә әйтәм!»—дип кычкыра торган урам баласы төсле, окружныйга бирәм, макружныйга бирәм. дип лыкылдарга керештеңез» Шушындый конкрет мисаллардан, башка басмалар тәҗрибәсеннән чыгып. Г. Тукай гомумән матбугатның үткен идеологик һәм политик көрәш коралы булуын нигезли. Ул хәзер инде матбугатның вазифасын мәгърифәт тарату, халыкның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү белән генә чикләми, ә аны ■кеше иреген һәм бәхетен буып торучы иске тәртипләргр, шул заманның политик строена каршы көрәш коралы итеп карый» (Нуруллин И. Тукай иҗаты Казан. 1964. 78 6.) Матбугатның бу сыйфатын Г Тукай сатирик журналларга багышланган әсәрләрендә аеруча ассызыклый. «Уклар» журналында мөхбир уланлара тәнбиһ» (хәбәрче, язучы булганнарга кисәтү) исемле шигырендә ул, бер яктан, юк-барга атып, укларны исраф итмәскә чакыра, икенче яктан, фәрман бирә: «кирәк җиргә атканда патроннарны не жалеть!» «Кирәк җир» дигәннән авторның кемнәрне күздә тотканлыгы ачык аңлашыла. Хикмәт шунда, Петербург генерал-губернаторы, революцияне канга батыру өчен, гаскәрләргә һәм полициягә «Холостых патронов не давать и патронов не жалеть!» дип приказ бирә. Палачның үз сүзләрен кулланып, Г. Тукай патроннарны кемгә сибәргә кирәклеккә турыдан- туры ишарә ясый. «Тавыш хакында» исемле әсәрендә исә, әлеге газетаның хуҗалары: басма эшчеләр авазы булачак, дип игълан иткәнгә ышанып, эшче газетасының кемгә һәм ничек хезмәт итәргә тиешлеген бәян кыла. Аныңча, газета һәркемгә, һәрнәрсәгә фәкать эшче карашыннан бәя бирергә, эшче хакын даулар өчен кузгалырга тиеш. Г. Тукай үзенең шигырен эшче туганнарны тартышка чакыру белән төгәлли. Шул рәвешле. Г. Тукай алдынгы матбугатның, аң-белем таратып һәм изүче сыйныфларга. аларның идеологларына каршы рәхимсез сугыш ачып кына, кешелексез җәмгыятьне фаш итеп кенә халыкка хезмәт күрсәтә алуын раслый. Әгәр матбугат халыкчан булсын дисең икән, ул аның мәнфәгатьләре белән яшәргә, К. Маркс сүзләре белән әйтсәк, «өметләрен һәм хафаларын, мәхәббәтен һәм нәфрәтен, шатлыкларын һәм кайгыларын гадел бүлешергә» (Маркс К., Энгельс Ф. Әсәрләр (рус телендә), 1 т. 166 б.) тиеш. Г. Тукай әсәрләрендә дә шуңа охшаш фикерләрне очратабыз. Матбугатның аерым кешеләр мәнфәгатенә карап түгел, ә иҗтимагый мәнфәгатьләрдән, димәк, халык мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә тиешлегенә басым ясап, Г. Тукай: «һичкемнең хәтерен саклама, милләтнең дәртенә кара»,— дип яза. «Фикер» газетасын укучыларга исә: «Сезнең уйлар — безнең уй, безнең уйлар— сезнең уй»,— дип мөрәҗәгать итә. Бу фикер революцион-демократ чагындагы Марксның: «Матбугат халыкның көндәлек уй-хисләренең көчле яңгырашы булып тора һәм шулай булырга тиеш тә»,— дигән нәтиҗәсенә аваздаш (шунда ук). Димәк, искелеккә, наданлыкка, шуларны тудырган шартларга, шуларны яклаган көчләргә каршы, социаль һәм политик изүгә каршы көрәш, халык мәнфәгатьләрен алга куеп эш итү матбугатның халыкчанлыгын билгели. Г. Тукайның төп мәсьәләләрнең берсендә — халыкчанлык мәсьәләсендә — революцион позициядә торуы нәкъ менә матбугатның җәмгыятьтәге ролен халык азатлыгы, халык мәнфәгатьләре өчен көрәш белән бәйләп каравында бик ачык чагылды. Әлбәттә, ул халыкчанлыкның башка якларын да яхшы белгән. Әйтик, матбугатның теле халыкчан булырга тиешлеген кат-кат дәгъва иткән. Әдип-публицист менә шушы төп таләпләргә җавап биргән газета-журналларны хуплаган, пропагандалаган, ярсып яклаган. Бер сүз белән генә әйткәндә, халык мәнфәгатен үз күргән бер генә матбугат органы да аның хәер-фатихасыннан читтә калмаган. Мәсәлән. ул, Р Нәфиков раслаганча, «Урал» газетасын укып барган һәм аерым әсәрләрне аннан «Фикер» газетасында күчереп бастырган. (Карагыз Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. Казань, 1964, 301 б.) Әдипнең тормыш юлын өйрәнүчеләр аның ленинчыл «Новая жизнь» газетасын күзәтеп барганлыгын әйтәләр. (Карагыз: Төхвәтуллин X. Чыныгу.— Социалистик Татарстан, 1976, 3 май.) Алдарак бәян ителгәннәрдән күренгәнчә. Г. Тукай демократик рухтагы башка матбугат органнарына карата да дустанә мөнәсәбәттә булган, алар турындагы уңай фикерләрен халыкка җиткерә барган. Ә инде журналист шәхесенә килгәндә, 'аның өчен иң дәрәҗәле, иң садә кеше революционер-журналист Хөсәен Ямашев булган. Аның якты истәлегенә багышланган атаклы мәдхиядә халык мәнфәгатен чын кайгыртучы шәхес сыйфатларын калкытып куйган. Ләкин Г. Тукай демократик мәсләктән читкә тайпылган, максат-идеология мәсьәләләрендә ялгышып киткән союздаш журналистларны, элекке зур хезмәтләренә дә карамастан, каты тәнкыйтьли. Әйтик, «Бәянел-хак» газетасына эшкә күчкән С. Рәмиевка. «Азат халык» газетасын буржуаз «Йолдыз»га кушып, шунда эшкә күчкән Г. Камалга да аңардан нык эләгә. Г. 1укай иҗатында реакцион матбугатка һәм аның вәкилләренә бирелгән сыйфатламалар аның журналистикага карашларының состав өлеше буларак бик кыйммәт безгә. Ул изүче сыйныфларның мәнфәгатьләрен яклау хакына реакцион журналистиканың халык белән, аның уйтеләкләре, ихтыяҗлары белән һичничек исәпләшмәвенә, принципсыз- лыгына игътибар итә. Эксплуататорлык җәмгыяте шартларында халыкка каршы булган матбугат органнарының материаль яктан да, политик яктан да, идеологик яктан да байлар белән аерылгысыз элемтәдә торуларын, баш-аяклары белән аларга бәйле булуларын яхшы аңлый. Ул феодаль-капиталистик мөнәсәбәтләр хөкем сөргән җәмгыятьтә 1 һәр нәрсәнең, шул җөмләдән халыкка каршы матбугатның һәм реакцион тип журналист- | ларның сатлык һәм алдакчы булуларын күз уңында тота, аларны конкрет эш-гамәлләре мисалында утлы табага бастыра. Бу җәһәттән бигрәк тә урта гасырчылыкны, кадимчелекне. феодаль тәртипләрне, наданлыкны, кара динчелекне ярсып яклаучы «Бәянел- хакпка һәм аның редакторлары Ә. һәм М. Сәйдәшевларга. авторларына бик каты эләгә. г. Тукайның публицистик эшчәнлеге һәм демократик органнарның бердәм линиясе аркасында ӘСәйдәшевлар һәм аларның газетасы «Бәянел-хакпның халык алдында дәрәҗәсе төшә, йогынтысы кими. Реакцион матбугатның һәм аның эшлеклеләренең сатлык булуларын, акча дигәндә берни белән дә исәпләшмәүләрен, бөтенесен, хәтта динне дә сатып җибәрергә әзер торуларын фаш иткәндә. Г. Тукай аларны изүче сыйныфлар белән бәйләп карый, матбугатны байлар кубызына биетә торган төп чараларның берсе — реклама, татарча әйтсәк, игъланнар икәнен күздә тотып эш итә. Мәгълүм булганча, игъланнар изүче сыйныфлар матбугаты кеременең төп өлешен тәшкил итә. 1Дуңа күрә дә изүче сыйныф вәкилләре, игъланнарын үз мәнфәгатьләренә хезмәт итүче матбугат органнарына биреп, аларның хуҗаларын экономик һәм политик бәйлелектә тоталар, ягъни үз арбаларына утыртып, үз җырларын җырлаталар. Г. Тукай менә шушы политиканы, асылына төшенеп, конкрет матбугат органнары мисалында бик оста фаш итә «Бәянел-хак» газетасының «дин,дин» дип авыз суы корытуы, Г. Тукай язганча, аның -Аркадия» бакчасы фәхешханәләренең, сыра заводларының игъланнарын басуына һәм табыш алуына бер дә комачау итми. Миллионер улы 8. Хөсәенов чыгарган «Дин вә мәгыйшәт» исемле дини-клерикаль журнал да шул ук юллар белән эш итә. Г. Тукай әлеге журналның игълан эшенә «Өч баш» исемле атаклы фельетонын багышлый. Г Тукайның халыкка каршы журналистикага карашлары зыялы саналган матбугат органы «Тәрҗеманига һәм аның редакторы И. Гаспринскийга мөнәсәбәтендә аеруча ачык чагыла. Мәгълүм ки, башка матбугат органнары булмаганда «Тәрҗеман» кирәк булган, дип саный Тукай, һәм хөррият җилләре исә башлагач, аның юнәлеше үзгәрер дип өмет итә ул Ләкин күп тә үтми, аның «Тәрҗеман»га карата күңеле суына. Чөнки газетаның, аның редакторы И. Гаспринскийның мәсләге бөтенләй башка, халыкча түгел, ул изүче сыйныф мәнфәгатьләре, хосусый мәнфәгатьләр белән уралып беткән. Ник дисәң, газетаның редакторы И. Гаспринскийның «торуы капитал өчен», язуы капитал өчен, миллилек сатуы капитал өчен, «Мөселман иттифакы» ни эшкә ярамаса да, мактавы капитал өчен, нәфес заты мөхәррирлеге дә капитал өчен Г. Тукай башка телләрдәге реакцион матбаганы да тәнкыйть утына тоткан. Ул, мәсәлән, русның алдынгы матбугатын һәм культурасын нык хөрмәт иткәне хәлдә, реакцион матбугаты барлыгын һәм аның халыкка каршы эш йөрткәнлеген яхшы аңлаган. «Новое время», «Телеграф» кебек газеталарның милли дошманлык политикасы үткәрүләрен фаш иткән. Реакцион журналистикага һәм аның вәкилләренә Г Тукай биргән бәяләмәләр бүген дә әһәмиятләрен югалтмаганнар. Узган чордагы матбугат принципларының сыйнфый йөзен ачыклау җәһәтеннән генә түгел, билгеле. Ә бүгенге капиталистик һәм феодаль мөнәсәбәтләр системасы хакимлек иткән илләрдәге вакытлы матбугатның асылын, халыкка, прогресска каршы юнәлгәнлеген, изүче сыйныфлар җырын җырлавын, капиталга табынуын, икейөзлелеген, сатлык һәм алдакчы булуын фаш итү өчен. Хәзерге дини- клерикаль һәм буржуаз матбугат органнары (радио һәм телевидениене дә өстәп) нәкъ Г. Тукай фаш иткән алымнар белән эш итәләр. Күренә ки, Г. Тукайның иҗтимагый-политик эшчәнлек мәйданы булган журналистикага карашлары күпьяклы Ул үзенең практик эшчәнлегендә әнә шул карашларына һәрчак турылыклы булды, чөнки алар шул чор матбугатындагы төп тенденцияләрне, хдагы көрәшне күзәтү, шул көрәштә җиң сызганып катнашу җирлегендә формалашканнар иде