БУА РАЙОНЫ
1785 елда Санкт-Петербургта басылган «Сембер урынчылыгының топографик язмалары» дигән китапта Буа турында мондый юллар бар: «Озынлыкка 450, киңлеккә 360, әйләнәсе 1 500 сажень. Тавык тырнакларыдай өч юнәлештә утырган Дубовка, Юрясы, Скочиха бистәләреннән тора. Сембердән 77, Санкт-Петербургтан Мәскәү һәм Сембер аша 1578 чакрым. Хөкүмәт сенаты доклады буенча, 1780 елның 22 декабрь көнендә, императрица Екатерина II указы белән өяз шәһәре дигән титул бирелгән бу авыл 1191 елда барлыкка килгән. Шәһәрдән өч чакрым көньяккарак, Зөя белән Сура елгалары арасында тирән чокырлы ныгытма ясалган булган. Ике калкулык күренә. Аларны • Тын» һәм «Кичү» манаралары дип йөртәләр. Күпьяшәрләр бу ныгытманы Казан ханлыгын саклау өчен салынган дип ышандыралар. Шунда ук селитра өчен җир чыгарылган. Дары заводлары да булган. Шәһәрдә ясаклы крестьяннар яши. Ирләр 647, хатын-кызлар 728 җан. Һөнәрчеләр тире иләү, күн ясау, итек тегү белән шөгыльләнәләр. Ти- мерчелар, балта осталары да бар». Буа, шәһәр булып, 100 ел үткәч тә без тирән үзгәрешләрне әле күрә алмыйбыз. Бу чорда халык саны бары тик ике тапкырга арта. Бер класслы чиркәү мәктәбен ачу өчен генә дә 112 ел кирәк була. Анда ир балалар гына укый. Алары да югары катлауныкылар. Шул елларда кызлар өчен ачылган училищега шактый күп акча түләргә кирәк була. 1914 елда чыгарган «Сембер губернасының йорт башы переписе» дигән җыентыкта да кызыклы һәм гыйбрәтле белешмәләр китерелә. Ул вакытта Буа өязенә хәзерге Чувашия АССРдагы Шыгырдан тимер юл станциясеннән башлап Олы Тарханга кадәр һәм хәзерге Ульяновск өлкәсенең бер өлешен биләүче 19 волость кергән. Аларда 284 авыл һәм поселок, 40 хутор исәпләнгән. 236 648 кеше яшәгән. Шул ук перепись материалларында язылганча, 42 506 крестьян хуҗалыгыннан 42 процентының бары тик берәр дисәтинә (1,09 гектар) җире булган. Ә 0,12 процент кына тәшкил итүче югары катлау хуҗалыклар 1 700 дисәтинә җир биләгән. Атсыз хуҗалыклар өяздәге барлык йортларның 41,5 процентын тәшкил иткәнлеген дә искә алсак, Буа ягы крестьяннарының революциягә кадәрге хәлен аңлау кыен булмастыр. Шуңа алар, гаиләләренең тамагын туйдыру өчен, эш эзләп, Донбасс шахталарына, Себердәге алтын приискаларына барып җиткәннәр. Иске Суыксуда, мәсәлән, борынгы шахтер семьялары авылның яртысын тәшкил итә. Күп волостьларга һөнәренә карап исем бирелгән. Тимбай волостен — тегүчеләр, Мөчәли — чыпта сугучылар, Шамкино — дегет кайнатучылар, Иске Суыксу — күмер чабучылар, Тарханныкыларны көтүчеләр дип йөрткәннәр. Буаның үзендә исә күмәч белән клиндер пешереп көн иткәннәр. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән соң Буа өязенә д^ яңа тормыш килә. Еракларда йөреп, эшчеләр сыйныфы йогынтысында, актан караны аерырга өйрәнгән халык коммунистлар җитәкчелегендә, өяздә Совет власте урнаштыра. Ул каһарманнарны буалылар бүген дә онытмыйлар. Шәһәрнең үзәк урамнарыннан берсе РКП(б)ның өяз комитеты беренче председателе И. С. Кос мовский исемен йөртә. Ул яшәгән йортка мемориаль такта куелган. Революцион массаны туплаучыларның һәм оештыручыларның фоторәсемнәре КПСС райкомы бинасындагы истәлек-күргәзмәдә тора. Совет власте урнаштырылуның беренче көннәреннән үк өяз коммунистлары массаны туплау буенча зур эш җәелдерәләр. Халык йорты (хәзерге культура йорты тибында), музыка мәктәбе ачыла, беренче халык театры эшли башлый. Авылларда революцион үзгәртеп корулар киң күләм ала. 1918 елда ук 60 потребитель.!әр оешмасы төзелә. 15 мең кешене берләштергән кредит то- варшцествосы оештырыла. Шулар базасында җирне бергәләп эшкәртү ширкәтләре үсеп чыга. Алпавытлар биләгән җирләрдә беренче коммуналар туа. 1918 елның 6 мартында Буа өязе крестьяннарына фронттан демобилизация- ләнеп кайткан 2 600 ат бирелә. РКП(б)ның өяз комитеты һәм эшче, крестьян, солдат депутатлары Советы крестьян хуҗалыкларын эш кораллары белән тәэмин итү юлын да табалар, һөнәр училищесы мастерскойларында сука тимере, тырма тешләре, сугу машиналары өчен кирәк-яраклар чыгарыла. Яңа тормыш шулай башлана. Крестьяннар коллектив хуҗалыклар төзиләр. Культура революциясе тормышка ашырыла. Мисалга районның бер Иске Суыксу авылын гына алыйк. 1929 елда биредә 16 гаиләдән күмәк хуҗалык оеша. Хәзер бу колхоз игенчелек һәм терлекчелек хуҗалыгы булып үсте. Ашлыкны ул беренче еллардагыга караганда гектардан 4,5 — 5 тапкыр күбрәк җыя. Терлек саны 50—60 тапкыр артыграк. Аң-белем үсешен 15 балалык мәдрәсәдән башлаган бу авылда урта мәктәп, культура йорты, балалар бакчасы, спорт залы, дистәләгән башка учреждениеләр эшли. Авыл халкына 7 кибет, кафе, кулинария цехы, көнкүреш йорты хезмәт күрсәтә. Аларда югары һәм махсус урта белемле һөнәр ияләре генә дә 50 дән артык. Һәр өч колхозчының икесе вузларда, техникумнарда, экономик белем, коммунистик хезмәт, алдынгы тәҗрибә мәктәпләрендә укыйлар. Колхоз байрагында Ленин ордены балкый. Хуҗалыкның 39 уңганы СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. Колхозны инде 30 еллап бер үк председатель Ленин ордены, Октябрь революциясе. Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Нургали Сабирҗанович Сабирҗанов җитәкли. Тагын бер тарихи факт. Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру төгәлләнгән чорда — 1933 елга аяк басканда районда 120 колхоз, совхоз, аларның һәрберсендә уртача 17 сыер, 5 дуңгыз һәм 34 баш сарык була. Авыл хуҗалыгында 13 агроном, 3 ветврач, 2 зоотехник эшли. Хәзер районда терлекчелек шәһәрчекләре үсеп чыкты. Аларда механиклар, операторлар, югары дәрәҗәдәге оста терлекчеләр эшли. Сөт, ит җитештерү комплекслары төзелде. Кошчылык тулысынча индустриаль нигезләргә корылды. Бүген район хуҗалыкларында 36 меңләп мөгезле эре терлек, 42 меңнән артык дуңгыз, 28 меңнән артык сарык исәпләнә. Бу тармакта 47 зоотехник, 43 ветеринария белгече эшли. Алар 23 хуҗалыкка хезмәт күрсәтәләр. Азык-төлек программасын үтәүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертүче алдынгыларыбыз күп безнең. Тельман исемендәге колхоз сыер савучылары А. Мостякова һәм Л. Журавлева быел һәр сыердан 5000 литр сөт савып алу өчен көрәшәләр, «Ватан» колхозыннан Ф. Сабирҗанова, Ф. Хәбибул- лина, «Рассвет» колхозыннан М. Мартынова дүрт мең литр чиген узып киттеләр. Кыят тәҗрибәпроизводство хуҗалыгыннан О. Железова, «Татарстан» колхозыннан Г. Юнысова, К. Хөснетдинова, «Мир» колхозыннан М. Хәкимова тәрбияләгән терлекләр тәүлегенә уртача 1023—1118 грамм артым бирәләр. Игенчелек тармагына да яңадан-яңа үзгәрешләр керә. Ж>«рне сугару, туфракны саклау, хезмәтне отышлы иттереп оештыруның яңа ысулларына таяну мөмкинлекләребезне арттыра. . Бу» - республиканың бай ашлык районы һам ул үзенең бу дараҗасен сакларга тырыша. Район игенчеләре табигать көйсезлекләренә үз осталыкларын, фәнни ачышларны, уңай тәҗрибә казанышларын каршы куялар. Коры җәе, яңгырлы көзе белән үзәккә үткән 1984 елны да «Татарстан» колхозы, Кыят тәҗрибә-производство хуҗалыгы бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 25—28 центнер ашлык алдылар. Республикада беренче геройларны Буа җирләре тудырды. 1948 елны бөртекле ашлык җитештерүдә һәм аны югалтуларсыз җыеп алуда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Коминтерн исемендәге колхозның звено җитәкчесе А. Николаева, Буа МТСы директоры А. Ефремов, комбайнчы Г. Сто- рожев һәм трактор бригадасы бригадиры Г. Сафин Социалистик Хезмәт Герое дигән исемгә лаек булдылар. Бу югары исем 1966 елда «Память Ленина» колхозы председателе Р. Әһлиуллинга, 1973 елда «Гигант» колхозы председателе Н. Кадыйровка бирелде. Элекке Буа шәһәренең гербына яшел болын һәм алтын сарык сурәте төшерелгән булган. Бу өязнең киң болыннарын һәм халыкның сарык асравын искә алып ясалган. Буа төбәге озак еллар буена аграр район булып кала килде. Промышленность үсеше кырыгынчы елларда, район илнең бердәм тимер юл челтәренә тоташтырылганнан соң гына билгеле бер темп ала. Хәзер исә район предприятиеләре, суммар яктан исәпләгәндә, авыл хуҗалыгы җитештергән кадәр үк продукция чыгара. Шикәр заводыбыз район промышленностеның флагманы булып тора. Ул елга 26 мең тонна шикәр комы, җиде мең тоннага якын чүпрә җитештерә. Әхмәт электромеханика заводының продукциясен кырыклап урында көтеп алалар. Шәһәрдә көнкүреш техникасын һәм радиотелеаппаратуралар ремонтлау заводлары, мамык, тегү, туку фабрикалары бар. Буа электр челтәре үзәге, «Энергосбыт», сыеклатылган газ базасы республикабызның берничә районына хезмәт күрсәтәләр. Бөек Ватан сугышы елларында безнең район хезмәтчәннәре һәм фронтта. һәм хезмәттә батырлыкның гүзәл үрнәкләрен күрсәттеләр. 3089 кеше Советлар Союзы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Зур Фролово авылында туган генерал-полковник Петр Григорьевич Шафранов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Сугышның соңгы этабында ул 31 нче армия белән командалык итә. Аның сугышчан юлы Калининнан алып Прагагача. Буа шәһәренең бер урамына герой полководец исеме бирелде. Аның туган авылында мемориаль такта бар. Районыбызның Шигали авылы егете Михаил Тихонович Гарнизов үзенең үлемсез батырлыгын Харьков юнәлешендә барган сугышларда күрсәтте. 19 яшьлек автоматчы фашист танклары белән тигезсез бәрелештә һәлак булды. Советлар Союзы Герое исеме аңа үлгәннән соң бирелде. Буа шәһәре урамнарының берсе шулай ук аның исеме белән аталды. Әлших авылыннан Александр Карташов Александр Матросов батырлыгын кабатлады. Биредәге урта мәктәп укучылары аның истәлеген изге итеп саклыйлар. Буалылар үзләренең атаклы якташлары: революциягә кадәрге татар әдәбиятының күренекле вәкиле, язучы Шакир Мөхәммәдов, прозаик һәм әдәбият галиме Гомәр Толымбайский, язучы Гомәр Гали, РСФСР һәм ТАССРның атказанган художнигы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманче, танылган драматург Шәриф Хө- сәенов, ТАССРның атказанган культура работнигы язучы Барлас Камалов, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты шагыйрь Ренат Харис, чуваш язу чылары Владимир Ухли, Николай Дедушкин, Василий Краснов-Асли, Гри горий Казеки-Краснов, Валентин Урдаш, Александр Калган белән хаклы рәвештә горурланалар. СССР Фәннәр Академиясе членкорреспонденты, психология фәннәре докторы, профессор Т. А. Власова, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Вахит Хаков, медицина фәннәре докторы, профессор И. А. Салихов, медицина фәннәре докторы, профессор Н. В. Розовский кебек галимнәр ^ә — Буа якларыннан. Татар культурасының байтак кына күренекле эшлеклеләре безнең якларда иҗат иткәннәр. Алар арасында шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Гыйффәт туташ (Заһидә Борнашева), драматург Фәтхи Борнаш, композиторлар Салих Сәйдәшев һәм Мансур Мозаффаров, концертмейстер Фәйзи Биккинин, театр рәссамы һәм драматург С. Кальметов бар. Утызынчы елларда татар сәнгатенең күренекле вәкилләре Камал I, Камал II, Бари Болгарский, Зөләйха Богданова тарафыннан Буада профессиональ татар театры оештырыла. Ә Салих Сәйдәшев музыка мәктәбенә нигез сала. Революциягә кадәр Буада ике чиркәү, ике мәчет, ресторан һәм ун сыраханә булган. Ике китапханәдә нибары 1500 ләп китап исәпләнгән. Клублар бөтенләй юк. Хәзер район эшчәннәре карамагында 34 культура йорты, 36 клуб, 46 ки тапханә, 60 тан артык кинокүрсәтү җайланмасы, культура паркы, стадионнар. музыка һәм сынлы сәнгать мәктәпләре бар. Культура өлкәсендә озак еллар һәм яхшы эшләгәннәре өчен «Ләйсән» җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе Сәет Зайнуллин, Түбән Наратбаш авыл культура йорты директоры Әлфия Камалетдинова, район культура йорты каршысындагы художествобизәү мастерское җитәкчесе Мәсгуть Сә- ләхов «ТАССРның атказанган культура работнигы» исемнәренә лаек бул' дылар.^ «Әйлән-бәйлән» балалар ансамбле җитәкчесе А. Гарифуллина — бу мак- <гаулы исемне алу белән бергә Муса Җәлил премиясе лауреаты да булды. Районда үзешчән халык сәнгате киң үсеш алды. Хәзер анда 13 меңнән артык кеше катнаша. Соңгы елларда культура-агарту чаралары төрләнә бара. «Беренче буразна», «Беренче көлтә», «Кызыл олау» бәйрәмнәре, терлекчеләрне җәйге лагерьларга озату, авыл хуҗалыгы алдынгылары слетлары, хезмәт даны кичәләре үткәрү гадәткә керә. Шәһәрнең махсус уку йортлары Идел буе республикалары өчен урта белемле медицина работңиклары һәм зооветеринария белгечләре әзерлиләр. Буа ягы авыллары да күзгә күренеп матураялар. Һәркайда төзелеш, үзгәреш, үсеш. Район үзәгеннән сузылган олы юл, «Намять Ленина, колхозы аша, «Рассвет»ка алып килә. Бу ике колхозның беренчесе дә төшеп калганнардан түгел. Аның урта мәктәбе, культура сарае, сәүдә комплексы, көнкүреш йорты өр-яңадан төзелгән. Авыл генераль план буенча үзгәртеп корыла. Йортлар күз явын алырлык итеп, милли бизәкләр белән матурлап салынган, өчәр-дүртәр бүлмәле. Колхозның терлекчелек шәһәрчегендә, машина-трактор паркларында кул хезмәтен җиңеләйтүче ярымавтомат линияләре. күптөрле механизмнар эшли. Игенчелектә исә механикалаштыру дәрәҗәсе 97 процентка җитә. «Рассвет» колхозы биләмәләре исә тагын да аерымлырак. Алар бер типтагы, юлның ике ягына тезелеп киткән яңа йортлар белән башлана. Колхозчыларга льготалы шартларда сатып бирү өчен дүртәр бүлмәле бу йортларны бердәм проект белән төзүне колхоз үткән бишьеллыкта ук башлаган иде. Хәзер инде аларның саны кырыктан артык, гомуми мәйданы 2 500 квадрат метрга җитте. Авыл кешесенең психологиясен дә, теләкләрен дә, ихтыяҗларын да исәпкә алып проектлаштырылган бу йортларның каралты- куралары да, җиләк-җимеш бакчалары да бар. Авылны социаль үзгәртеп коруның генераль планында кечкенә авылларның ихтыяҗын канәгатьләндерү дә исәпкә алынган. Яңа йортлар хужалык үзәгеннән читтәге, инде тузып бара торган Протопопово авылына килеп кушылган һәм аны да бер үзәк эченә алган. Ике авыл тоташкан урында урта мәктәпнең күп катлы бинасы калкып чыкты. Авылны үзгәртергә акча кайдан алына соң? Алар колхозның еллык кеременнән аерып куела. Димәк, үсеш турыдан туры колхозчыларның хезмәтенә бәйләнгән. Колхоз планнарын уңышлы үти, хуҗалыкның рентабель- леге 30 процент тәшкил итә. Райондагы 22 колхозның 16 сында хәзер шәһәрдәгечә бөтен уңайлыклары булдырылган культура йортлары эшли. Тельман исемендәге колхозның культура йортын гына алыйк. Биредә пианино, тынлы оркестр, тавыш көчәйтү җиһазлары, вокаль-инструменталь ансамбль өчен кирәкле музыка кораллары бар. * Авылны социаль үзгәртеп кору планнарын тормышка ашырганда без: • Бар яхшыны — балаларга!» дигән максатны алга куйдык. Һәр колхозның яслесе һәм балалар бакчасы бар. Ясле-бакчалар елдан-ел киңәйтелә, алар- да яңадан-яңа уңайлыклар тудырыла. • Ватан» колхозы идарәсе, партия оешмасы һәм авыл Советы үз авылларында район үзәгендәге музыка мәктәбенең филиалын ачуны сораганнар иде Аларның үтенече канәгатьләндерелде. «Әйлән-бәйлән» ансамбле быел үзәк телевидение аша ике тапкыр чыгыш ясады. Хәзер авылларда музыка, художество һәм спорт мәктәпләренең дистәгә якын филиалы бар. Болары әйбәт. Әмма башкарасы эшләр дә аз түгел. КПСС райкомы һәм халык депутатларының район Советы башкарма комитеты авылларны социаль үзгәртеп коруның комплекслы планын үтәү мәсьәләсен даими кон трольдә тоталар. Чөнки кешеләребезнең торак һәм көнкүреш ихтыяҗларын, культура таләпләрен тулырак канәгатьләндерү илебез Азык-төлек программасының мөһим өлеше булып тора.