БӨЕК ШАГЫЙРЬНЕҢ ҮЛЕМСЕЗ ӘСӘРЕ
Татар әдәбияты тарихында 1983 ел Кол Гали елы булды. Шагыйрьнең тууына —800, әсәренең язылуына 750 ел тулу татар халкының гына гугел, чын мәгънәсендә барлык совет халкының культура бәйрәменә әверелеп, киң күләмдә билгеләп үтелде. Урта гасырның бөек шагыйре Кол Гали халык күңелендә тагын да тирәнрәк урын алды. аКыйссаи Йосыф» поэмасы күп гасырлы татар әдәбиятының олы юлында аерым бер маяк булып балкуын дәвам иттерә Кол Гали һәм аның «Кыйссаи Йосыф» поэмасы халык язмышыннан беркайчан да аерылмаган. Аны «Игорь полкы турында >ңыр», «Юлбарыс тиресе ябынган батыр» кебек уникаль әсәрләргә тиңләштерергә мөмкин. «Кыйссаи йосыф»ның мәшһүрлеге шагыйрь, галим һәм мәгърифәтче Габрәхим Утыз-Имәнине дә яңа иҗат юнәлешенә этәргән. Ул, әсәрнең күп төрле күчермәләрен чагыштырып, аның яңа редакциясен төзегән. Моны, хәзерге термин белән әйткәндә, тәнкыйди нөсхә дип тә әйтә алабыз. Бу нөсхә «Кыйссаи Йосыфлның Казан университеты типографиясендә 1839 елдан басыла башлаган барлык басмаларына нигез булган. Ниһаять, Г. Утыз-Имәни тексты поэманың Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән яңа басмасына да нигез итеп алынган. Әсәрне басарга әзерләүче филология фәннәре кандидаты Ф С. Фәсиев. Махсус редакторы, профессор М. Г Госманов. Рәссамы ТАССРның халык художнигы Т Г Хаҗиәхмәтов. Нәшрият редакторы Р Н. Даутов «Кыйссаи Йосыф»ның бу басмасы шагыйрьнең тууына — 800* әсәрнең язылуына 750 һәм аның беренче нәшер ителүенә 145 ел тулган вакытта дөнья күрде. Урта гасыр төрки поэзиясенең бөек әсәрләреннән берсе булган бу поэманың яңадан басылып чыгуы аның юбилее белән генә бәйләнмәгән. Бу басма — сбвет чорында эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли төстә чәчәк аткан татар совет культурасы һәм әдәбият белеме үсешендәге казанышларның көзгесе ул Китап һәркемгә тәэсир итәрлек эстетик көчкә ия Рәссамның бу нечкә, нәфис эше матбугат битләрендә дә югары бәяләнде Шагыйрьнең моннан 750 еллар элек язылган әсәре, әйе, Г. Утыз-Имәни эшкәрткән текст нигезендә басылган. Ләкин бу элекке басманы һич тә кабат нәшер итү генә дигән сүз түгел. Ул — Урта гасыр төрки ядкарьләрне бастырып чыгаруда тюркология фәнендә үзенә бер үзенчәлекле күренеш. Әсәрнең тексты хәзерге татар графикасы нигезендә аерым өстәмә хәрефләр алу юлы белән бирелгән. Икенче як каршы биттә, ягъни янәшәдә поэманың Ф Фәсиев, А. Нуриева һәм Ә. Исхак тарафыннан эшләнгән хәзерге татар әдәби телендәге бирелеше китерелгән. Болардан соң әсәрнең шагыйрь Ә. Исхак башкарган юлга-юл русча тәрҗемәсе урнаштырылган Әсәргә кереш сүз татар һәм рус телләрендә язылган. «Кыйссаи Йосыфнның күп санлы кулъязмаларының һәм матбага басмаларының тасвирламалары рус телендә эшләнгән. Ахырда бай библиографик мәгълүматлар китерелгән. Болар барысы да әсәрне басарга әзерләүче филология фәннәре кандидаты, тел галиме Ф. Фәсиев тарафыннан башкарыл- «Кыйссаи Йосыф» кебек борынгы әдәби истәлекләрне бу рәвештә бастырып чыгару әдәбиятыбыз җәүһәрләре белән кызыксынучылар санын тагын да арттыра һәм дөнья әдәбияты укучылары арасында таралыр өчен дә зур мөмкинлек бирә. Күп милләтле совет халыкларының үткәндәге һәм хәзерге классика үрнәкләре, шулай итеп, рус теле аша бөтен дөнья әдәбияты мәйданына чыга һәм гомум кешелек культурасын баетуга зур өлеш кертә. Белгәнебезчә, совет кешесенә кешелек җәмгыятенең күп гасырлар дәвамында тудырыла килгән прогрессив культура казанышлары белән танышу, алар белән ' Кара: Л. Елькович. Из вечного родника. Советская Татария. 1 марта 1984 г , Р Мөхәммәдиев Рәссам күңелендә — шигърият Социалистик Татарстан. 25 март, 1984 ел. Т кораллану өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган Кешелек культурасы үсеше тарихьгнда беренче булып, совет дәүләте дөнья әдәбияты классикасының 200 томлык иң яхшы үрнәкләрен бастырып чыгарды. Алар арасында дүрт дистәгә якын татар язучыларының да әсәрләре урын алган. Анда татар әдәбияты аңа нигез салган шагыйрь Кол Гали исеме белән ачыла. СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты Г. Ломидзе “Литературная газетахда Кол Галигә багышланган «Сүнмәс нур» исемле мәкаләсендә болай язды: «Урта гасырның бөек шагыйре Кол Галинең гуманистик традицияләре төрки телле культураларның формалашуына гаять зур йогынты ясады. Ул болгар-татар язма поэзиясенә нигез салучы булды.. Кол Гали бөек шагыйрь, фикер иясе, бөтен яктан мәгърифәтле кеше булган Аның гүзәл «Кыйссаи Йосыф» поэмасы — дөнья әдәбиятының бөек шедеврларыннан берсе» (1984, 15 февраль). Кол Галинең төрки әдәбиятлар тарихында тоткан югары урыны аның иҗатын алга таба тагын да киңрәк өйрәнүдә татар совет әдәбият белеме алдына яңа проблемаларны хәл итү бурычын китерел бастыра. Хәзер инде боз кузгалды. Шагыйрьне һәм аның иҗатын өйрәнү юлында зур хезмәтләр дә күренә башлады 1979 елда Мәскәү- нең «Наука» нәшриятында Н. Хисамовның «Кол ‘Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы» дигән монографиясе басылып чыкты. Әлеге хезмәт матбугатта уңай бәя алды. Әсәр сюжетының ерак чыганакларын һәм шагыйрь алып килгән яңалыкларны билгеләүдә, иҗат ителгән мохитен ачыклауда һәм әсәрнең проблематикасын, аның халык авыз иҗаты белән динамик бәйләнешен күрсәтүдә Н, Хисамовның мактаулы эш башкарганлыгын әйтергә кирәк. Ниһаять, нур өстенә нур дигәндәй, «Кыйссаи Йосыф» поэмасының инде телгә алынган яңа басмасы укучыларга җиткерелде. Әсәрне бастырырга әзерләүче Ф. Фәсиев. әлбәттә, аның төрле гасырларга караган күп санлы кулъязмаларын чагыштыру юлы белән тәнкыйди нөсхәсен төзүне, ягъни ядкарьнең телен язылган заманындагы хәленә якынайтуга ирешүне бурыч итеп алмаган, бәлки транскрипция юлы белән эш иткән — әзер тексттагы сүзләрнең нечкәлекләренә кадәр әйтелешләрен бирүне максат ител куйган. Поэманың яңа басмасына һәм аның транскрипциясенә нигез итеп алынган Г. УтызИмәни нөсхәсе турында өстәп, укучыларга берничә сүз әйтәсе килә Г. Утыз-Имәни күп санлы оригинал шигъри Һәм проза әсәрләре иҗат итү белән бергә, ул, галим һәм мәгърифәтче буларак, Көнчыгыш классикасының гарәп, фарсы, төрки телләрендәге бик күп әсәрләрен күчереп язган, яңа редакцияләрен әзер- 186 ләгән, аларга аңлатмалар төзегән XVIII йөз ахырында—XIX йөз башында Казанда киң колач алган рус ориенталист икасы тәэсирендә татарларда да Көнчыгыш классикасын өйрәнү мәктәбе барлыкка килә. Аның башында зур культура эшлеклесе И. Хәлфин тора. Ул бу эшкә күп телләрне белгән, зур тәҗрибәле галим Г. УтызИмәнине тарта, һәм соңрак Р Әмирханов кебек мәгърифәт эшлеклеләре дә җәлеп ителә. Нәкъ шул вакытларда И. Хәлфин — «Дастаннариның, Г. Утыз-Имәни — «Кыйссаи Йосыф»ның, Р Әмирханов «КыйссаселӘнбияннең күп санлы кулъязмаларын чагыштыру нигезендә яңа редакцияләрен төзиләр, һәм алар заманы өчен югары сыйфатлы эшләнештәге әсәрләр булып басылып та чыгалар. Ф Фәсиев «Кыйссаи Йосыф»ның яңа басмасын Г. Утыз-Имәни редакцияләгән нөсхә буенча транскрипцияләгән һәм катлаулы, бик мәшәкатьле зур эш башкарган. Г. Утыз-Имәни искәрмәләренә тирән ихтирам белән карап, аларны күрсәтә бару белән бергә, контекстның эченә кереп, һәрбер сүзнең мәгънәсен аңларга тырышкан һәм үзе дә куп аңлатмалар биргән. Димәк, әсәрнең тексты мөмкин кадәр төгәл, фәнни нигездә эшләнгән дип әйтеп була. Борынгы һәм Урта гасыр язма ядкарьләренең телен, бигрәк тә әдәби кулланыштан төшкән, хәтта җанлы сөйләм телендә һәм аның диалектларында эзләрен бик авырлык белән табарга мөмкин булган иске-архаик сүзләрнең мәгънәләрен ачу зур күнегү, тәҗрибә таләп итә. Әлбәттә, моннан 750 еллар элек язылган әсәрдәге борынгы барлык сүзләрнең мәгънәләре ачылып беткән дип әйтергә омтылу ашыгыч фараз итү булыр иде. Мәсәлән, Г. Утыз- Имәнидә сүзнең бер төрле, Ф. Фәсиевтә икенче төрле язылу очраклары бар, әмма алар аңлатмалардан читтә калган. Яисә Г. Утыз-Имәнидә төрлечә язылып та, бер төшенчәне аңлаткан сүзләрне язылышы белән охшаш икенче сүзнең мәгънәсенә ияреп аңлату бар. Мәсәлән, ия. иясе сүзе: Мөлек вә дәүләт ийәси булдачи сән, (дәүләт һәм мөлкәт иясе булачаксың) (174).' Монда иясе (хуҗасы) дөрес язылган. Ләкин текстта гарәп хәрефләре белән язылышта «иясе» сүзенә якын «үс-ус, ыс, -ес-эс» очрый. «Аң, хәтер, фикер, акыл» мәгънәләрендәге бу сүз күп төрки телләрдә яши. Ф Фәсиев аларны күп урында «ия» сүзе белән бәйләп, «иясе» дип яза. Зөләйханың: «Эстәдегем Мисыр и (йә) си!»— дәйүр имди (385).— дигән юл «Теләгәнем — Мисыр хөкемдары имди». диелгән. Биредә Йосыфның Мисырда акыллы кеше, акыл Яңа басмадан китерелгән мисаллардан соң җәяләр эчендә строфа саны гына күрсәтелә. иясе булуы хакында сүз бара. Алга таба тикшеренүче шул ук сүзләрне үз мәгънәләрендә «усы» (һушы) (648) дип яза. Борынгы терки сүз «укъ», «укъды»ны укуукыды сүзе белән тәңгәл кую да аның мәгънәсен ялгыш аңлауга китерә. Йа Йусеф, сән күэгүйә, бактыңмиди, Күзгүдә күркең күрүб укдыңмиди (187). Икенче юлдагы укдыңмиди сүзе татарчада «бик масайдың», русчада «не восхитился ли» дип бирелгән Сүз масаю, горурлану хакында түгел. Йосыфның үз матурлыгын. аның кыйммәтен аңлау, бәһасен белү турында бара: укъдыңмиди — аңлаган идеңме, төшенгән идеңме! Башка урында да бу сүзнең асыл мәгънәсе читләтеп үтелгән. Кол Гали һәрбер сүзнең мәгънәсенә тирәнтен төшенеп, аларның һәркайсын урынлы куллана белгән. Агалары Йосыфны сатарга булгач, Малик Догар килешү кәгазе язуны сорый. Къәбаләсен вирмәгә йазар имди (220),— дигән юл татарча: һәммәсе дә кул куярга әзер имди, русча: начали писать бумагу о сделке, дип бирелгән. Термин буларак, къәбалә тарихи яктан бик мөһим социаль мәгънәгә ия. Ул Йосыфның кол итеп сатылуы һәм аның киләчәктә дә бәйле булырга тиешлеген аңлата. Ләкин бу сүз тикшеренүдә игътибарга алынмаган һәм аңлатма да бирелмәгән. Сере ачылмаган тагын бер сүзгә тукталасы килә. Ул — шагыйрьнең идеалы, әсәрнең идея юнәлеше һәм Йосыф образының асылы хакында сөйли торган сүз. Әгәр дә тикшеренүдә һәм әсәр текстының тәрҗемәләрендә әлеге сүз ачылмаган икән, шагыйрьнең эстетик идеалы да, әсәрдәге үзәк фикер дә. Йосыф образының иң мөһим сыйфаты да укучыга тулы килеш җиткерелмәгән дигән сүз. Йосыф — әсәрдә баш каһарман, идеаль образ. Акыл иясе. Уйлап эш йөртә. Акыллылыгы өчен дә аңа дәүләт белән идарә итү тапшырыла. Бу — геройның төп сыйфаты, аннан башка Йосыф образы тулы була алмый. Шагыйрь дә «Гакълы кямил, гыйль- ме — хикмәт кямил белүр (684),— дип. Йосыфның акыллылыгына басым ясый. Яңа басма текстында ул төп сыйфат ачылмаган, бөтенләй башка сүз белән алмаштырып аңлатылган Автор Йосыф портретын ун төрле сыйфат белән характерлый. Йосыфның үрнәк, идеаль хөкемдар булуы, әлбәттә, беренче сыйфатта ачыклана. Әүвәл улдыр: кадде яхшы, зариф үзлү (425),— дигән юлның татарчасы: беренчедән, буе зифа, сылу үзе,- русчасын: во-первых, стан стройный, сам — верх совершенства.— дип бирелгән. Шулай итеп, Йосыф образының төп сыйфаты «буе зифа, сылу үзе» сүзләренә кайтып кала. «Кадде яхшы, буе-сыны матур» дигәннән соң, «зариф үзлү» дигән ике сүзне «зирәк акыллы» дип аңлатканда, барысы да үз урынында булыр иде. Шәех Сөләйманда (Лөгате чыгтай вә тюрки госмани, 320 б.), борынгы төрки сүзлектә (ДТС, с. 394) «үз»—«аң», «акыл» дип бирелгән. Кайчандыр Җаек елгасының түбән агымында урнашкан, соңыннан хәрабә хәленә килгән Сарайчык (Сарайчук) шәһәрлегендә табылган кувшин тышына XIV ЙӨЗ һөнәрчесе Йосыф Баласагуниның «Котадгу билигленнән алынган «укуш күрке тел ул» дигән сүзләрне «Бу үз күрке тел ул» дип төрки-татарча язган. Татарның XVI йөзгә караган «Мөнәббиһат» әсәрендә автор «Котадгу билигнтәге «укуш күрке тел ул» сүзләрен «үзнең күрке тел булыр» дип бирә. Мәүлә Колыйдан бер мисал китерергә мөмкин: Ул мивәнең ләззәтендин мәет улубән Үздин китеп, иссез булып ятсам ирди. Димәк, «үз»—«акыл», «аң» дигән сүз. Шагыйрьнең Йосыфны «зариф үзлү» диюе «зирәк акыллы» дигән сүз булып чыга. Болай булса. Йосыф образының төп сыйфаты, шагыйрь язганча, үз урынында сакланган була. Күргәнебезчә, «Кыйссаи Йосыфының яңа басмасы транскрипциясендәге аерым сүзләргә башкарачак килү һәм төрки телләрдәге фактлар белән чагыштыру аша аларның мәгънәләрен төрле яклап ачу мөмкинлекләре әлегә кала бирә. Шулай да поэма текстына карата .галим тарафыннан эшләнгән һәм кабул ителгән транскрипцияне нигездә яхшы дип танырга кирәк. Ләкин автор аннан файдалануда даимилекне саклап бетерми. Шунлыктан, әсәр битләрендә бер үк сүзләр төрлечә язылыш алган, ә сәбәбе искәрмәдә аңлатылмаган. Мәсәлән, йимәк — ашау сүзе: йидең, йемеш (159). корд йэмеш (149). Бөти — язу сүзе; бөти (397), бити (396), бети (395). Йир— җир сүзе: йир (533), йэр (403) Калын һәм нечкә сузык авазлар арасындагы «э-е» авазын күрсәтү өчен суз уртасында «э» хәрефен куллануны да отышлы дип булмый: мәсәлән, «кәрәк — кирәк» дип түгел. «кэрәк» дип язу; «мән» яисә «мин» дип түгел, «мән» дип бирү. Бу хәл тюркология фәнендә кабул ителгән халыкара транскрипция принципларына да ятышып бетми. Транскрипция өчен калын «къ—гъ» хәрефләрен алу аерым сүзләрнең катлаулы язылышларын җиңеләйтергә тиеш иде. ләкин ул тиешенчә үтәлмәгән. Сүзләрнең язылышындагы мондый төрлелек әсәрнең текстын фәнни максатта куллануны һәм мәктәп практикасында укучылар белән китап өстендә эш алып баруны да кыенлаштыра Фән өчен бигрәк тә борынгы һәм урта гасыр әдәби ядкарьләренең теле гыйльми яктан ачык эшләнгән транскрипция принципларына туры китереп бирелергә тиеш «Кыйссаи Йосыф» поэмасының басылып чыгуы, димәк, татар тел һәм әдәбият белеме алдына хәл ителәсе яңа бурычлар да куя Болгар-татар язма поэзиясенә нигез салган, аның чишмә башында торган үлемсез «Кыйссаи Йосыф» поэмасы татар теленең үсү тарихын, яшәү эволюциясен аңлау өчен дә ышанычлы чыганаклардан санала. Бу әсәрнең телен дөрес күрсәтмичә һәм өйрәнмичә торып, татар теленең күптән көтелгән тарихи грамматикасын төзүне дә күз алдына китерүе кыен Димәк, поэманың теле, лексикасы тарихи яссылыкта төрле яктан тирәнтен өйрәнелергә тиеш. Моның өчен иң беренче «Кыйссаи Йосыфпның фәнни нигезгә корылган тәнкыиди нөсхәсен булдыру шарт Күренгәнчә, бу юнәлештә инде зур эш башкарылды Тел галиме һәм әдәбиятчы Җ Алмаз «Кыиссаи Иосыфпны киң планда өйрәнүгә күп еллар вакытын бирде ул әсәрнең борынгы саналган күп кенә күчермәләрен чагыштыру нигезендә аның тәнкыйди нөсхәсен төзеде, поэманың теленә грамматик һәм морфологик анализ ясады, сүзлеген төзеде, русчага тәрҗемә итте. хәзерге әдәби телгә күчермәсен эшләде, әсәрне тикшеренүгә багышланган зур кереш язды Рус телендә башкарылган һәм төгәлләнгән күләмле бу хезмәт хәзерге вакытта Татарстан Берләштерелгән дәүләт музееның әдәбият бүлеге фондында саклана «Йосыф китабы»н төрле яклап өйрәнүгә багышланган бу әзер хезмәтне Татарстан китап нәшрияты, Язучылар союзы һәм Г Ибра- һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты күз уңында тоталар дип ышанырга Бу урында язучы Зәйни Шаһиморатовның да гыйльми хезмәтләрен искә алырга кирәк Ул күп кулъязмалар нигезендә «Кыйссаи Йосыф»ның шулай ук тәнкыйди нөсхәсен төзегән иде. Шунысын да әйтик, Ф Фәсиев «Кыйссаи Иосы'ф»ны дөньяга чыгару юлында үзе дә зур мәктәп узды, күп тәҗрибә туплады, һәм ул поэманың яңа басмасын әзерләүдә авыр, мәшәкатьле, шуның белән бергә, тирән хөрмәткә ия булган эшен дәвам иттерер дигән өмет бар Татар тел, әдәбият белеме генә түгел, бөтен тюркология һәм с*овет әдәбият фәне дөнья классикасының гүзәл шедеврларыннан булган «Кыйссаи Йосыф» поэмасының хәзерге фән ирешкән казанышлар дәрәҗәсендә башкарылган югары сыйфатлы яңа басмасын көтә