Логотип Казан Утлары
Очерк

БАТЫРША БАТЫРЛЫГЫ

Гиссельбург крепосте. 1762 ел Гомерлеккә шул таш капчыкка ябылган, II аяк-куллары богаулы тоткынны махсус каравылчылар саклый Тен. Сакчы || йокымсырый. Тоткынның очлы күзе камерага нигәдер китерелгән һәм оны- —тылып калган балтага төшә. Балтаны ул богаулы кулларына ала һәм һөҗүмгә ташлана. Уңга-сулга кизәнеп төрмә сакчыларын яралый, ләкин аларның барысын да кырып бетерү мөмкинме соң?! Ялгыз тоткынның бу дәһшәтле адымын ничек аңлатырга?! Ни өчен аны крепостька япканнар? Кем ул? Тарихта «Батырша восстаниесе» буларак мәгълүм хәрәкәтнең идеологы, җитәкчесе Абдулла Галиев ул Восстание 1755 елда хәзерге Башкортстан җирендә була Бу ка- дәресе билгеле, әмма Абдулла-Батыршаның ниндирәк кеше икәнлеген күпләр белми Абдулла Карыш авылында (хәзерге БАССРның Балтач районы) Д715 елда татар крестьяны Гали семьясында туган. Үз авылында башлангыч белем алгач аны вакытында шактый атаклы булган Таисуган авылы (хәзерге ТАССРның Әлмәт районы) мәдрәсәсенә биргәннәр Мәдрәсә тотучы имам һәм мөдәррис Абдрахман тирә-юньнең зур укымышлы- ларыннан саналган Тарихчы Риза Фәхретдинов әйткәнчә, ул «матур, дөрес һәм игътибар белән» күп кенә китаплар да язган Мәдрәсәсенә белемле, ачык фикер йөртүме укытучыларны җыйган Казан һәм Оренбург губерналарыннан мәдрәсәгә шәкертләр күл килгәннәр Абдулла зирәк акыллы булып, бу мәдрәсәдә гарәп, фарсы телләрен һәм ул вакыт укытыла торган гыйлемлекләрнең барысын да яхшы үзләштергән Аннан соң ул шундый ук зур даны таралган Ташкичү авылы (хәзерге ТАССРның Арча районы) мәдрәсәсенә килеп Абдессәлам Ураев ахуннан дәресләр алган Егетнең мәдрәсәләрдә ничәшәр ел укуы төгәл билгеле түгел, ләкин соңгысында озаграк торган булса кирәк Ике мәдрәсәдә аның барысы ун елдан артык гомере узган. Шулай итеп, Абдулла Галиев зирәк акыллы, зур белемле кешеләрдән'санала башлаган. Кулга алынгач, патшага язган хатында мәдрәсә тәмамлаганнан соңгы тормышы турында ул: «Ел ярым микъдары Гайнә илендә Илеш мулла авылында тордым гыйлемлекдә, вә дәхи Исет провинциясендә Мөслим- старшина авылыйда тордым 4 ел микъдары гыйлемлекдә Андин соң үз җиремә кайтып, Яныш командасында Карыш авылында тордым 6 ел кадәре. Бу яд кылынган авылларда имамлык кылып, мәдрәсә тотып, угланнар укытып .» — дип язган 1755 елга кадәр унбер ел ярым укытып, имамлык итеп йөргәч. 1743 елга кадәр ун еллап, үзе гыйлем алгач, авылыннан ул 1733 елда киткән булып чыга Гадәттә зур мәдрәсәләргә 17-18 яшьтә кабул ителгәннәр Моннан түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин: аңа восстание башланыр алдыннан, П И Рычков әйткәнчә, «46 яшь чамасы» түгел, ә үз авылы старшиибсы Яныш әйткәнчә, 40 яшь кенә булган. Туган елы да 1710 түгел, ә 1715 нче елга туры килә. Абдулла мәдрәсәләрдә укыган 1733—1743 еллар халык өчен бик авыр дәвер, патша реакциясенең котырынган чоры булган Моңа түзә алмаган татар-башкорт крестьяннары 1735 елда—Акай һәм Килмәк, 1740 елда Карасакал җитәкчелегендә восстание күтәрәләр Патша гаскәрләре бу восстаниеләрне коточкыч катылык белән бастыралар. Шул чор галиме П И Рычков болай язган: восстаниегә кушылган татар-башкорт авылларының 696 сы яндырылды, 16 893 кеше үтерелде һәм төрле җәзага тартылды, 9194 хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка таратылды, 3236 кеше каторгага җибәрелде, 18 359 баш терлек, 9 828 сум 29 тиен акча штраф итеп алынды . 1735 елда җирләреннән качып киткән ясак түләүче татар крестьяннарын солдатка җибәрү, 1736 елда татарлар белән башкортлар арасындагы мөнәсәбәтләрне бозу, алар арасында була торган никахларны тыю, мишәр старшиналарга элеккеге башкорт җирләрен бирү, 1737 елда рус булмаган крестьяннарга икмәк налогын икеләтә арттыру iy- рында һ. б төрле указлар чыгарыла Шул ук вакытта дини-милли изү дә көчәя Поплар, ] архиерейлар, православие диненең герле «изге аталары», рус булмаган авылларга солдат командалары белән чыгып, кешеләрне көчләп чукындыра башлыйлар. Чукынырга теләмәгәннәрне төрлечә җәзалыйлар. Христиан диненә күчкәннәргә кызыксындыру чаралары табалар әйтик, гаепле кеше, христиан диненә күчеп, гадел хөкемнән котыла алган. Мөселманның хуҗалыгы, үзе үлгәч, шул диндәге балаларына түгел, чукынган булсалар. ерак кардәшләренә бирелергә тиеш дип тә закон чыгарылган Шундый чаралар нәтиҗәсендә злек мәҗүси булган мордва, мари, чуваш, удмуртларның гөп массасы православие диненә күчеп беткән. Бер 1741 елда уына да 9159 кеше (шулар арасыннан 143 татар һәм башкорт) чукындырылган. Ә 1750 еллар уртасына Казан губернасында аларның саны 269 213 кешегә җиткән, Боларның 3670е татарлар булып, аларны яңа керәшеннәр дип йөртә башлаганнар. Үз динендә 100 меңләп татар ире калган. Православие динен кабул итмәүчеләргә ачулары чыккан фанатик поплар тагын да көчлерәк чаралар тапканнар. Яңа керәшеннәрне 3 ел буе салымнардан коткарып торганнар. Алар өлешен (рекрутка алынуны да кертеп) өч ел буена үз динендә калучылар түләргә тиеш булган. Православиене кабул итүчеләр ун меңәрләп арта торган. Алар өчен налог түләү срогы да озая барган. Батырша бу турыда болай яза: «Вә дәхи ул ислам динеыдән чыкарыл- ганнарның ясакларыны вә һәм үзгә хезмәтләрене калган мөселманнарның өстенә салдылар Ул мөселманнарны, үзләренең диннәрендә торган өчен, анларны хур күреп, элек-электән өсләренә тиеш булмаган йөкләрне йөкләделәр, айларның дин вә дөньяларына тарлык вә авырлыклар етешсен дип. Бәгъзе старшиналар биниһая залимлыклар илә халаекларның малын җыеп вә исерткечләр эчеп вә адәмиләрне кылыч берлә чабып, кулларыны кисеп — моңа охшашлы хәдсез җәфалар кыйлдылар». Бу хәл халыкны бөлгенлеккә төшереп, аларны бик нык ярсыткан. Шул чорда яшәгән Батыршаның уйфикер- ләре дә халык күңеле белән бер юнәлештә үскән. 1742 елның 19 ноябрендә мәчетләрне бетерергә, яңаларны салмаска, дип закон чыгарылган. Казан губернасында 536 мәчеттән 418 мәчетне җимереп ташлаганнар. Алар белән бергә мәктәп-мәдрәсәләр дә җимерелгән. Мәдрәсә белеме алган Батыршага бу хәлләр бик нык тәэсир иткәннәр, әлбәттә. Авылда берничә генә кеше православие диненә күчсә дә анда чиркәү салырга, үз динендә калучыларны саф татар авылларына күчереп утыртырга боерык чыгарылган. Дини изү халыкны мыскыл итүгә, гомум изүгә тоташкан. 1748 елда Казан губернасындагы крестьяннар моңа каршы хәрәкәт итә башлыйлар, ләкин алар тиз бастырыла. В. И. Ленин, дини эзәрлекләү һәм кимсетүләр диннең үзен, дини фанатизмны көчәйтергә мөмкин һәм көчәйтә, дип күрсәтте. Бу хакыйкать Батырша язмышында да чагылыш таба. Абдулла Гелиев халыкка чыгарган Өндәмәсендә социаль-экономик һәм политик изелү турында сөйләп, шуңардан азат булу өчен көрәшкә чакыра. Халыкның дини һәм башка яктан изелүен аңлатып, ул барлык