Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗИННӘТЛЕ СҮЗЛӘР ХӘЗИНӘСЕ

Бу кызгылт тышлы калын китап затлы шкатулканы хәтерләтә. Тылсымлы- зиннәтле сузләр белән тулы томның ' тышлыгына күк гөмбәзен терәп тарырдай символик мәһабәт агач ясалган Көнчыгыш халыкларының күп гасырлы, күп телләргә тәрҗемә ителгән поэзиясе^ чыннан да, тамырлары мең еллар тирәнлегенә киткән, җилдә шаулаучы мәңге яшел ябалдашы кояшка үрелеп, киләчәккә омтылган әзмәвер агач рәвешендә күзаллана. К ит апт а Көнчыгыш п оэз ияс ен ең төрл е ч арларга караган классик үрнәкләре тупланган. Борынгы һинд гимннары «Махабаратах, «Рамаяна», Санкрит антологик лирикасы... Фирдәүсинең «Шаһнамәисе, Гомәр Хәйям рабогыйлары, Рудаки. Сәгъди, Хафиз. Җә- ми. Низами, Физулиның лирик миниатюралары, газәлләре, мәснәвиләре. . Хәразминең «Мәхәббәтнамә»сеннән өзекләр, Алишер Нәваи, Бабур, Мөкими, Рабиндранат Тагор һәм башка бик күп шагыйрьләрнең шигырьләре ... Хәзерге заман Бангладеш, Пакистан, Индонезия, Төркия, һиндстан поэзиясе үрнәкләре — менә җыентыкка тупланган рухи хәзинәләрнең кайберләре. Коимыгыш шагыйрьләре Сергеи Сееерцее тәрые—осеидә М.. -Науканәшрияты. 1984 608 6 Хронологик колач белән (безнең эрага кадәр өчеиче-икенче меңъеллыклардан бүгенге иеигә кадәр) бик күп исемнәр бирелгән булса да. китап сирәк була торган бөтенлек һәм бердәмлек тәэсире калдыра. Бу бердәмлек кинәт кенә тумый, чөнки китапта тасвирлау стандарты буларак кабул кылырлык шартлы «шәрык колориты» юк Хикмәт шунда С. Северцев әсәрләргә авторча якын килеп, үэ «ачкычыпн таба алган һәм, шул рәвешле аларның үзенчәлекләрен һәм индивидуаль йөзләрен тулырак ачуга ирешкән Стильләр, жанрлар, образлар никадәр төрле булмасын, алариы бер нәрсә — тәрҗемәченең иҗади индивидуальлеге берләштерә. Оста актер кебек С Северцев, үзе булып калган хәлдә образга керә белә. Тәрҗемәли торган шагыйрьнең эчке дөньясына тирәнрәк кергән саен, үзе өчен яңа, вакыт-вакыт читрәк стихиягә тулырак бирелгән саен, тәрҗемәдә аның уз йөзе ачыграк күренә Тәрҗемәнең катлаулы диалектикасы шундый Шагыйрь һәм тәрҗемәче Сергеи Северцев исеме укучыларга яхшы таныш. Ул — Н. Тихонов, Б. Пастернак, А Тарковский традицияләрен дәвам иткән совет тәрҗемә мәктәбенең урта буын вәкилләреннән. Аның остазлары арасында Л. Пеньковский һәм В. Державин да бар С Северцев тәрҗемәләренә югары сүз культурасы. Көнчыгышның рухи мирасын тирәнтен белү, сайлап алынган әсәрнең асылына төшәргә чын-чынлап тырышу. аның җанын аңларга омтылу хас Аның бетен иҗади практикасы С Сееерцевның тәрҗемәне үле «калькалау» яки җимешсез бизәк итеп аңламавын раслый. Тәрҗемәче төп нөсхәнең бүтән тел укучысы өчен яшерен матурлыкларын ачуны, оригиналны яңача укуны максат итеп эшли. Тәрҗемәче буларак, С- Сееерцевның тагын бер мөһим сыйфаү' бар иҗади даими- лек Менә инде кырык елга якын ул совет һәм чит ил Көнчыгышы халыклары поэзиясен, шул җөмләдән татар шигъриятен дә тәрҗемә итә. Ул Муса Җәлилнең фронт лирикасыннан кайбер шигырьләрне һәм -Моабит дәфтәр- ләре»н, бүтән шагыйрьләребез әсәрләрен уңышлы тәрҗемәләде «Мәңгелек агач- җыентыгына Габдулла Тукайдан тәрҗемә ителгән бер цикл шигырьләр кергән. Татар шагыйрен хаклы төстә Көнчыгышның дөньякүләм шөһрәтле әдипләре сафына куя торган әлеге тәрҗемәләр Тукай иҗатының бүтән шәрык классиклары белән эчке тирән тугандашлыгын ачарга ярдәм итәләр Тукай әсәрләре бу асылташлар арасында югалып һәм тоныкланып калмый киресенчә, тагын да матуррак балкый, байтак уртак, әмма үзенчә кабатланмас нЬкышләре белән күзне назлый белән борынгыдан килгән тарихи буланышы билгели. Философик нигезләр, күп кенә иҗади һәм эстетик принциплар, шигърият үзобер белгечләр Дурбәк поэмасында Кол Гали йогынтысы сизелә, «Кыйссаи Йосыф- Дурбәк әсәре өчен беренче чыганаклардан булгандыр дип саныйлар Кызгылт тышлы котыйчыкны хәтерләткән бу китап — «Мәңгелек агач» җыентыгы — күпмилләтле совет әдәбияты тормышында күренекле вакыйга культураларыбыз арасындагы үзара багланышларның ныгый баруын раслаучы күркәм дәлил