Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР ШУЛАЙ ТУДЫ ЛЕГЕНДА

Кәгазь кисәге белән капланган керосин лампасының яктысы тонык кына булып өстәлгә төшә. Бәләкәй генә бүлмә почмаклары караңгылыкка чумган. Өстәл янында ябык, авыру кыяфәтле кеше утыра. Ул инде күптән таныш сүзләрне, мөгаен, йөзенче тапкыр укыйдыр Мчатся тучи, вьются тучи. Невидимкою луна Освещает снег летучий. Өстәл өстендә бөек рус шагыйренең ачык китабы белән янәшә язып-сызып чуарланган кәгазь битләре ята К Кеше китапны читкәрәк этәрә дә чиста кәгазь ала Ничәмә тапкыр ала инде ул чиста кәгазь кисәген, ничәмә тапкыр, дулкынла нып, үзенә кирәкле сүзләрне эзли, әмма барыбер таба алмый «Юк. булмый.— дип өзгәләнә ул.— Ә югыйсә бит бөек шагыйрьнең сүзләре рус телендә ничек гүзәл яңгырый Туган телеңдә, чувашча шулай әйтеп бирә алсаң икән ул!..» Бу кеше — «ышанычсызлыгы» өчен туган Чувашиясе якларыннан Царево- кокшайск дигән караңгы бер мари шәһәрчегенә сөрелгән, шушында шәһәр училищесында укытучы Михаил Федорович Федоров Аның күңелендә, чуваш теле бай. чуваш телендә дә матур әдәбият була ала, моны исбатларга гына кирәк, дигән үҗәт бер фикер яши Баштарак Федоров шигырьне тәрҗемә итәргә генә тели Ул Пушкин сурәтләгән күренешләрне ачык ител күз алдына китерә Аннары хәтердә башка картиналар — балачак күренешләре пәйда була һәм ул үзенә ошаган әлеге шигырьне болай гына тәрҗемә итеп булмаслыгына төшенә. Йөрәк башка нәрсә - чуваш күңеленә якын булган туган як кышы һәм бураны турында сөйлүне таләп итә Невидимкою луна Освещает снег летучий Бу бит балачактан таныш ай! Әнә ул, алтын тәлинкәгә охшап, кар баскан кырлар, көрткә күмелгән чокырлар өстеннән йөзә, ә авыр соры болытлар аның артыннан йөгерә! Ул болытлар, әбисе әкиятләрдә сөйләгәнчә, кара атларга атланган сәләмә убырлы карчыкларга охшаган Кышкы буранлы кичләрдә Мишши еш кына әбисе янына мич башына менеп утыра һәм аның әкиятләрен тыңлый иде. Аннары малай вакйтта ук әле әтисе белән урманга утынга баруы исенә төшә. Суык битне өтә, борынны чеметә. Ә Мишшигә ул бармы да юкмы — аны горурлык хисе җылыта ни дисәң дә. ул малай-шалай түгел инде, эшче, мужик. Ярдәме әллә ни булмаса да. әтисе дә канәгать үзеннән — менә дигән булышчы үсә! Күңелгә бигрәкләр якын шул туган як күренешләре! Хәтердә җанлы булып яңаралар, ә менә кәгазьгә ничектер тупас, шыксыз сүзләр булып яталар Шагыйрьнең хис һәм фикерләре әйтелми кала Туган чуваш илендә яшәгәндә үк язып караган нде ул болар турында Әмма шигырьләре дулкынландырмады да, йөрәккә дә үтеп кермәде Нидер җитми иде аларга Федоров өстәл яныннан тора һәм йөренә башлый Фикерләр болытлар өере булып ага Шигъри сүз бик кыен туа Өйрәнерлек кеше дә юк. чөнки Федоровка кадәр чуваш телендә һичкем шигырь дә. поэма да язмаган. Туган якларыннан читтә хәтта чуваш телендә сөйләшер кешесе дә юк Кайчакларда Федоров якындагы мари авылларына мари җырларын тын ларга баргалый Аларның моңы да аңа чуваш моңнарын хәтерләтә Федоров тәрәзә янында туктала Караңгы пыяла артында берни ай да. болытлар да күренми, көзге төн төпсез упкынны хәтерләтә. Өй түбәсенә туктаусыз эчпошыргыч яңгыр снбәлн «Мондый төнне шүрәле-арсюрн гына йөрсә инде.- дип уйлый Федоров — Юлга чыккан кешенең, үзе дә сизмәстән, шүрәле кулына эләгүе бар Кеше якты көнне ярата шул. Хәер, якты көндә дә кара көчләр хакимлек итә бездә» Федоров күптән түгел мөдир белән булган бер сөйләшүне исенә төшерде Мөдир көндезге аштан соң, авыр сулап, йомшак креслога чумып утыра иде Алдында, селкенергә дә куркып, ертык бишмәт кигән ябык бер малай басып тора Малайны мөдир янына Федоров алып килгән нде Михаил Федорович, шәһәр училищесында укытудан тыш. якындагы Ошурга дигән мари авылында мәктәп ачтырырга тырышып йөрде Мәктәп ачылды. Федоров анда еш була Бу малай да шул Ошурга мәктәбендә укыды Үзе ятим, ярлы, ә үзе шундый акыллы, бик тә белемен арттырасы килә «Казна хисабына укытырга җибәрергә кирәк», дип уйлады Федоров һәм малайны мөдир янына алып >нлде. Федоров үзе дә ярлы крестьян гаиләсендә үсеп кеше булды. Көндезләрен укыды, ә кичләрен итекчедә эшләде. Әмма юкка гына тырышкан икән Михаил Федорович малайга ярдәм итәргә. — Бөтенесе галим булса, кем минем сюртукны ямар соң? — диде мөдир, юан корсагын сыйпапУку теләсә кем эше түгел ул. Акчасы юк икән, көтүче булсын. Әйе, әйе көтүче булсын! Федоровның бөтен гәүдәсен ачу биләп алды, әмма ни эшли ала соң ул? Мөдир баш кеше, дәрәҗә иясе, ә ул — гап-гади укытучы, өстәвенә әле күзәтү астында яши. Берничә минуттан пычрак урам буйлап арба узып китте. Анда ертык бүрек кигән абзый, аның янәшәсендә — башы иелгән малай утыра нде Мөдир белән сөйләшкәннән соң Михаил Федорович төне буе йоклый ал мады Малай турында исенә төшердеме. Федоровның йөрәге атылып чыгардай булып тибә башлый: «Давыл, шүрәле, әкияти хыяллар түгел, иң мөһиме кеше, адәм баласының кайгысы һәм өметләре!» Федоров өстәл янына утыра һәм яза башлый Әмма ул язган юллар шүрәле-арсюрн хикмәтләре тхрында түгел, ә мөһим рәк. әһәмиятлерәк нәрсәләр турында иде инде. Әнә шулай итеп, мари җирендә. иске Царевококшайскида, элек беркемгә дә билгеле булмаган укытучы илһамы белән чуваш телендә беренче поэма, чуваш әдәбиятының беренче сүзе «Арсюри» поэмасы туды. Поэма ярлы чуваш Хведер турында иде. Бер вакыт кичкә таба Хведер. бер кисәк икмәк ала да. атын җигеп. Урхас урманына утынга китә. Ә һава нык бозыла Баш өстендә соры болытлар куера, жил күтәрелә. Урман ыңгырашып шаулый Ачлы-туклы ат көч-хәл белән юырта «Их. атым да арык, тормыш та авыр хатыным чирләде Микола ходайга шәм куярга, кирәмәт-шайтанга колынны бирергә кирәк ахры», дип уйлый X ведер Караңгы төшә, ә котырынган жнл агачларны сыга, ботакларны сындыра Жил тавышы Хведер күңеленә дә шомлы уйлар сала Алга оарырлык бернинди көч юк тирә-юньдә һич ни күренми. Ә алда нәрсә ул? Пәри торамы юл уртасында, әллә кешеме? Усал арсюримы соң әллә? Арсюри' Әлбәттә, шул Шул булмый, кем булсын! Кар тузаннары күтәреп. Виснер кыры буйлап бүре кыяфәтендә чаба — Хведерны юлдан яздырырга тырыша Ат юлын югалта, тирән кар эченә кереп бата, өстәвенә дуга сына. Ә жил мең төрле тавыш чыгарып үкерә «Я хода, коткар үзеңнең колыңны! - дип пышылдый Хведер. саташып — Кәжәгә охшаган, озын аяклы арсюри бу! Исән-имин генә кайтып җитеп булса икән Юкса, үлеп калуың да ихтимал Хатын, балалар кала бит. минсез аларны кайгы һәм ачлык көтә » Хведер үзенең хәерче тормышына, арык атына, х йләкәр һәм явыз арсю* рига ләгънәт укый Бәхетле тормыш турында уйлап, йөрәге сыкрый аның Кәгазьгә жыр кебек матур һәм моңлы сүзләр тезелә. Поэмасын язып бетергәч һәм язылганнарны кабат укып чыккач. Федоров күңелсезләнеп уйлап куя «Жырласыннар әйдә, укысыннар Ә кем укыр? Безнең халык бит караңгы төн кебек томаналыкта яши» Үзе үлеп озак та үтмәстән. Идел киңлекләренә «Нарспи» поэмасы белән чуваш халкының зур шагыйре Константин Иванов чыгасын да. кояшның тормыш бирүче беренче яна нурлары белән бергә Мишши Сеспель тавышы яңгыраячагын да. Эльгер. Ухсай. Хузангайлар шигърияте чәчәк атачагын ла белми әле ул. Күп нәрсәне белмәде ул. әмма бер нәрсәгә ышанычы нык иде туган теле югалмаячак аның, кечкенә чишмә зур елгага әверелер, һәм шул чак халык чуваш телендә беренче шигъри сүзләр әйткән укытучы Федоровны зур хөрмәт белән искә алыр Мари теленнән Миргалим ХАРИСОВ тәрҗемәсе.