ТУГАНЛЫК ТАМЫРЛАРЫ
Илебез халыкларының гасырларга сузылган дуслык бәйләнешләре, тарихи хезмәттәшлеге һәрвакыт игътибар үзәгендә кала. Халыклар арасындагы шундый багланышларны барлау безнең фәндә һәм әдәбиятта да култән башлана. Революциягә кадәр үк инде бу юнәлештә шактый тәҗрибә һәм мәгълүмат тупланган Ш Мәрҗани, Р Фәхретдинев хезмәтләрен генә искә төшерик Бу эш безнең чорда кабат җанлану дәверен кичерә һәм яңа казанышларга ирешә. Әле күптән түгел генә филология фәннәре докторы Әбрар Кәри- муллинның бу темага караган «Из истории печатного слова" (Казань, 1984) китабын укыган идек Инде менә үзбәк галиме Ше- рали Турдыевның "Әдәби хезмәттәшлек җимешләре* (Ташкент, 1984) китабы кулыбызга керде Хезмәт үзбәк-татар культура бәйләнешләрен өйрәнүгә багышланган Анда 1890 еллардан альт Бөек Ватан сугышына кадәрге чорда ике халык арасындагы мәдәни хезмәттәшлек, әдәби бәйләнешләр һәм аның әһәмияте игътибар үзәгенә куелган Җәмәгатьчелек игътибарыннан һәм тикшеренүләрдән берникадәр читтәрәк калып килә торган фактларны барлау, өйрәнү әдәбиятыбыз тарихын аның үзенчәлекләрен тагын да тирәнрәк яктыртырга мөмкинлек тудыра Ш. Турдыев туплаган материаллар татар революцион демократлары — Тукай һәм аның сафташлары эшчәнлеген тагын Да төгәлрәк күз алдына китерергә ярдәм итә. Г Тукайның тууына йөз ел тулган елда бу темага кагылышлы яңа материалларны мәйданга кую зур хуплауга лаек Без дә төп игътибарны шул мәсьәләгә юнәлтергә булдык. Ш. Турдыев китабында Тукай чоры татар революцион демократиясенең чишмә башы, җирлеге, колачы үсеш баскычлары турында уйланулар зур урын алып тора, бу револю- циои-демократик хәрәкәтнең, бөтенроссия мөселман халыкларын иңләгән социаль хәрәкәт булганлыгы раслана. Россиядә буржуаз-демократик революция якынаюы илнең колониаль өлкәләре халыкларын да сискәндереп уята Көнчыгыш урта гасырчылык терәге саналган төбәкләрдә дә феодаль-клерикаль идеологиягә каршы көрәшкә омтылучы кешеләр мәйданга чыга башлыйлар Мондый хәрәкәт татар халкы арасында, билгеле тарихи сәбәпләр тәэсирендә. чагыштырмача, җитлеккән рәвештә күренә. Шуңа күрә алдынгы татар укымыш- лылары Казахстан. Урта Азия кебек өлкәләрдәге яңалыкны яклаучы көчләргә ярДәм, юлюнөлеш күрсәтүче ролен дә өсләренә алганнар Үзбәк халкы, үзенең Саттархан кебек укымышлылары эшчәнлегендә, рус телен өйрәнү аша традицион культураны яңарту юнәлешен билгели Бу юнәлешне ачыклауда үзләштерүдә Саттарханга (1890 елларда) татарлардан артиллерия офицеры («Тупчы түрә») Мөхәммәтйосыф Еникеев зур ярдәм күрсәтә (25 6 ). Бер төркем татар яшьләре 1904 елда Еникеевлар өендә драмтүгәрәк оештыралар. Алар бу түгәрәккә үзләренең үзбәк дусларын да җәлер итеп, күмәк көч белән төрек шагыйре Нәмыйк Кәмалның «Мәхәббәт бәласе- дигән пьесасын уйныйлар (27—28 6.). 1905—1907 ел революциясе дулкынында татар революцион-демократлары бу яңару хәрәкәтен яңа баскычка күтәрделәр Бу хәрәкәтнең илкүләм-милләтара характер алуы һәм казанышлары Г Тукай иҗатында аеруча калку чагыла Г. Тукай шигырьләре кардәш халыкларның уртак авазы, уртак эстетик казанышы буларак та мәйдан тота Ш Турдыев китабында, мәсәлән, үзбәк хал кы арасында аның нәкъ шулай кабул ителгәнен расларлык фактлар китерелә. Г. Тукайның Казанга кайтуына бер ел үтәр-үтмәс үк инде аның әсәрләре «Төркстан вилаяте гаэетыоның 1908 ел. 24 август санында үзбәк укучыларына тәкъдим ителә (35 б.). Газетаның 1908 ел, 20 октябрь санында да редакция «Яшен» турында белешмә һәм «Яшен»нән материаллар урнаштыра (36 6 ). Ш Турдыев бу игътибарның сәбәбен дөрес билгели "Чөнки, шигырьләр фәкать реакцион татар руханиларын. байбәтчәләренең әшәкелекләрен генә түгел, бу тискәре типларның Төркстандагы ишләрен дә фаш кыла иде»,— ди ул (36 б ) Идея-эстетик аныклыгы. эзлеклелеге. сәнгатьчә төгәллеге нәтиҗәсендә Г Тукай сатирасы башлангыч адымнарында ук, ерак өлкәләрдәге кардәш халыклар игътибарын казанган ерак юлны якын итеп, «Төркстан вилаяте газеты» битләренә барып керә алган Аерым очрак, аерым кеше казанышы гына түгел, киң җирлеккә нигезләнгән көчле социаль хәрәкәт авазы һәм коралы булганга ул шул игътибарны казана алган Идеология өлкәсендә феодаль, клерикаль көчләргә һөҗүм Тукайлар чорында барган саен ныгып, тирәнәеп, күпьяклырак булып киткәнен күрәбез Яңа, дөньяви мәктәп өчен көрәш, Идел буенда тамырланып, Урта Азия киңлекләренә дә җәелә Урта Азия шәһәрләрендә яшәүче татар укымышлылары «үзләренең балалары өчен» ерак читтә дә» яңа тип (>җәдит») мәктәпләр оештыралар җирле халыктан булган дус-ишлә- ренең балаларын да мондый мәктәпләргә теләп кабул итәләр Җирле укымышлылар бу мәктәпләр тәҗрибәсе белән кызыксыналар.— аларның метод һәм программалары белән танышып, аны җирле шартларга яраштырып үзгәртеп, үзләре дә куллана башИ „ыилар (41 6.). Матбугат, театр өлкәсендә д» шундый ук җайлану, яңару процессы барганын күрабез «Сәйяр» труппасының әле- дэи-әле Урта Азия шәһәрләренә чилеп чыгуы жирле һәвәскәр драмтүгәрәкләр эшен җанландыра. Хәмзә кебек драматурглар җитлегүенә квчле тәэсир ясый. К. Мотый- гыйның 1914 елда концертлар- белән чыгышы җирле газетада «..Безнең—җыелышларга, сәхнәләргә чыккан җыр, музыка сәнгатебез юк. Җыр юклыктан түгел, үрнәк күрсәтүче, юл күрсәтүче юклыктан Милли театрыбызны юлга салган кебек, милли музыка сәнгатебезне дә гайрәтле яшьләребез юлга салып җибәрерләр дип өметләнәбез." — дигән кебек проблема буенча җитди сөйләшүләр башларга сылтау була (32 б.) Мондый фактлар — культура яңарту, гади бер мәдәни-агарту хәрәкәте генә түгел, феодаль, клерикаль көчләр кулыннан тарих мәйданын тартып алу өчен кискен, хәлиткеч көрәшнең үзенчәлекле чагылышы иде Бу хәрәкәткә һәр адымда, һәр юнәлештә иң кискен һәм күпьяклы каршылыкларны җиңел мәйдан тотарга туры килә Царизм, жандармериядән алып туң горефгадәтләргә кадәр булган консерватив көчләр бу хәрәкәткә бердәм каршылык күрсәтәләр «Сәйяр» труппасы Төркстан гастрольләренә кузгалган көндә үк алар эшчәнлегенә комачау тудыру—кырыс күзәтү астына алу турында Казан жандармерия идарәсеннән Төри- стан өлкә охранка бүлегенә ашыгыч, яшерен телеграмма оча (47—48 6.). Төркстанда мәгариф, мәдәният өлкәсендә үзгәрешләр кертергә тырышкан өчен генә Мирмухсин Шермөхәммәдевне, кяфер дип, руханилар үлем җәзасына хөкем итәләр дә, ул бу эзәрлекләүдән Уфадагы татар мәдрәсәсе «Га- лия»гә китеп котыла. Татар матбугаты, аеруча «Шура» журналы Төркстан реакцион руханиларының бу нахак һөҗүмнәренә каршы каты ризасызлык белдереп чыга (52 6 ). Әйе, бу киеренке көрәштә реакциянең шәфкатьсез һөҗүменә яңалык көчләре үзләренең ныгый, чыныга барган бердәмлекләрен генә каршы куя алганнар А. И Герценнең рус революцион демократлары турында әйткән «килер давылларның яшь штурманнары» дигән сүзләрен безнең Тукайлар эшчәнлегенә карата да кулланып булып иде Алар, дөрестән дә. хәрәкәтне давылларга илтеп җиткерә алдылар, зур давыллар аша, Г Ибраһимов кебек штурманнар булып үтә алдылар Ш Турдыеа китабында бу давыллы этапка мөнәсәбәтле материаллар да бар Октябрь җиңгән көннән, социализмга җирлек хәзерләү рәвешендә. мәктәп, матбугат, театр, әдәбият һ б өлкәләрдә революцион демократлар программасын төгәл гамәлгә кертү башлана Урта Азиядә бу мөһим эшләрне башкаруда татар укымышлылары да актив катнашалар ■ 1918 ел башларына Н Сакаев Төркстан армиясендә «Шарын» труппасын оештыра 1920 ел башларында аны, режиссер итеп, Ташкентка чакыралар» (61 б ) 1919—20 елларда Камал I. С Сәйдәшев Самарканд һәм Кәттә Курган шәһәрләрендә театр эшен юлга салалар (62—63 б ) «Иштиракиюн» («Социализм») газетасының 1919 ел. 19 октябрь санында С. Сүнчәләй тәрҗемәсендә «Интернационал» («Бәйнәлмиләл») тексты үзбәк телендә дөнья күрә Яңа культура эшләрен оештыру-җанландыруда. әйтерсең лә. Г Тукай үзе дә катнашадыр кебек 1920 ел апрелендә Үзбәкстанда Тукай көннәре үткәрелә Шул уңай белән «Иштиракиюн» газетасының 1920 ел, 15 апрель санында «Көнчыгыш шагыйре Габдулла иптәш Тукай» дигән мәкалә урнаштырыла (68 6). уку китапларына, җыентыкларга шагыйрьнең әсәрләре кертелә Әмма бу чорның уртак идеаллары инде шигырьдә генә түгел, конкрет фактларга нигезләнгән публицистик прозада тулырак, тәэсирлерәк гәүдәләнеш таба Моны Г Ибраһимов иҗаты мисалында күрә алабыз Үзәк Мөселман Комиссариатындагы эшчәнлеге Г Ибраһимовның кардәш халыклар белән элемтәләрен яңа баскычка күтәрә Аның әдәбият фәнендә марксизм методын үзләштерүгә һәм социалистик яңарыш дошманнары ак эмигрант идеологларын фаш итүгә багышланган хезмәтләре, үз вакытында Г Тукай шигырьләре кебек, шунда ук, башка республика җәмәгатьчелегенең дә игътибарын казана Мәсәлән, аның «Кара маяклар» әсәре 1926 елда, әүвәл, «Кызыл Үэбәкстан» газетасы битләрендә басылып килә соңра. «Кара җитәкчеләр» дигән исем белән үзбәк телендә аерым китап итеп чыгарыла (69 б) 1927 елда Үзбәк- стан җәмәгатьчелеге Г Ибраһимовның юбилеен киң билгеләп үтә Әйе, Ш. Турдыеа зур һәм кирәкле >ш башкарган Дәрес кереш һәм өч бүлектән торган бу хезмәтнең һәрбүлеге бер тигезлектә эшләнгән дип булмый. Революциядән соңгы бәйләнешләрне күзәтүгә багышланган икенче өченче бүлекләр тирәнрәк зуррак гомумиләштерүләргә мохтаҗ Бу хезмәт аерым төгәлсезлек чатанлыкларны башлап җибәрүче бүлып калмасын иде дигән теләктән чыгып «Меңнәр яки Гүзәл кыз Хәдичә» романын драма әсәрләре исемлегенә кертү (26 б ). «Яшен» журналының исеме һәр урында «Яшел» дип басылу М Фанзине— Р Фәйзи дип. аның «Яшьләр алдатмыйлар» пьесасының исемен «Яшьләр алданмыйлар» дип күрсәтү (64 б ),«Нәҗиб Ломовой» дигәндә «Ломоеойяны — «ломать» — «бозмак» сүзеннән дип аңлату‘(94 б ) кебек кайбер тө- гәлсезлекләрне күрсәтмичә үтә алмыйбыз Кыскасы, автор кызыклы һем әһәмиятле китап чыгарган Аны күпьеллык эзләнүләрен шулай уңышлы йомгаклавы белән котлыйбыз.