Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ТАЛӘБЕ

ӘДӘБИ ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ ЙОМГАКЛАРЫ 1986 ел буе журнал битләрендә әдәби тәрҗемә проблемалары хакында сөйләшү барды Ул әдәби җәмәгатьчелектә дә. укучылар арасында да яңгыраш тапты «Тәрҗемә турында сөйләшәбез» дигән баш белән илебезнең төрле төбәкләреннән редакциягә күп санлы хатлар килде Дискуссиядә катнашып журналыбыз битендә мәкалә, реплика яисә хат белән чыгыш ясаган һәр кеше бу сөйләшүнең кирәкле булуын, күтәрелгән мәсьәләләрнең үтә актуаль икәнлеген язды Әйе. тәрҗемә проблемаларына җитди игътибар бирүне бүгенге тормыш үзе таләп итә. Хәзерге чорда — илебездәге милли культураларның һәммә яктан тизләтел гән үсеш кичергән һәм бер-берсе белән аралашулары, кызыксынулары көчәйгән заманда — халыклар арасында рухи күперләр сала торган әдәби тәрҗемә эше һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш КПССның XXVII съездында кабул ителгән социал ь-экономик үсешне тизләтү программасы таләпләреннән чыгып караганда да бүгенге тормышта әдәби тәрҗемә гаять мөһим роль уйный Милли әдәбиятлар тудырган иң уңышлы әсәрләргә ил күләмендә киң мәйдан бирү, аларны барлык совет укучыларына ирештерү һәм шул юл белән андый әсәрләрне коммунистик тәрбия максатында тагын да эффектлырак файдалану - көннең зарурияте Дискуссия журнальГың быелгы 2 нче санында Р Сафаров һәм Л Леронов- тан килгән ике хат нигезендә башланып китте Шул ук санда анкета урнаштырылып. анда мәсьәләне төрле яктан яктырткан сораулар да куелды Сөйләшү барышында уртага салынган мәсьәләләр шактый ачыкланды, күп кенә сорауларга җаваплар табылды Сөйләшүдә катнашучылар дөрес билгеләп үткәнчә, соңгы елларда әдәби тәрҗемә өлкәсендә ирешелгән уңышларны беркем дә инкарь итә алмый Илебездәге күп төрле телләрдә иҗат ителүче совет әдәбиятының иң күренекле әсәрләре үз вакытында татар теленә тәрҗемә кылынып, басылып чыгу факты укучыларда бигрәк тә канәгатьләнү тудыра Мисал өчен. Ч /Хйтматов, В Распутин, Ю Бондарев. В Астафьев кебек осталарның әсәрләре татарча дөнья күрү күп санлы укучыларның күңел ихтыяҗын гына үтәп калмады, ә бәлки күпмедер дәрәҗәдә әдәбиятыбыз өчен дә этәргеч булды азучыларыбыз иҗатына да тәэсир ясады Татар әдәбиятын башка телләргә тәрҗемә итүдә дә сизелерлек уңышлар бар. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф’ поэмасы С Иванов тәрҗемәсендә русча Дөнья күрү. Г Тукайның һәм М Җәлилнең юбилейлары уңаеннан басылган яңа тәрҗемәләр, шулай ук герой-шагыйрьнең Киевтәге -Днипро» нәшриятында чыккан китабы һ б лар тәрҗемә өлкәсендә соңгы елларда ирешелгән уңышларның кайберләре Шулай ук замандаш прозаикларыбыз һәм шагыйрь- Ләребезнең әсәрләре дә тирле телләргә тәрҗемә ителде Аерым әсәрләр үзәк журналларда басылып чыкты Мондый мисаллар безнең әдәбиятның гомум совет культурасы үсешенә лаеклы өлеш кертүен күрсәтә, башка милли әдәбиятлар белән бергә, алар янәшәсендә чәчәк атуын раслый Әмма, дискуссиядә чыгыш ясаган күпчелек авторлар урынлы язып үткәнчә, безгә әдәби тәрҗемә өлкәсендәге уңышларыбыз белән канәгатьләнергә иртә але Алда торган бурычларның иң зурысы — татар әдәбиятының төрле чорларда яшәгән классиклары күренекле әдипләре иҗатын тәрҗемә итү Бу тугандаш милләтләр алдында үз халкыбызның борынгыдан килгән рухи көчен, аның дәверләр буена тупланып җыйналып килгән күңел байлыгын күрсәтү дигән сүз Бу — әнә шул кыйммәтле хәзинәне совет кешеләренең уртак рухи байлыгы итү дигән сүа Әдәби тәрҗемә турындагы дискуссиядә катнашучылар әлеге зур проблеманы хәл итү буенча мөһим тәкъдимнәр дә керттеләр Мәсәлән. Татарстан китап нәшриятында классикларны рус телендә бастырып чыгару буенча махсус редакция оештырырга кирәк дигән фикер игътибарга лаек Хәл ителүе җиңел булмаган бу тәкъдим тормышка ашырылган очракта, тәрҗемә эшендә система тагын да көчәер иде. тәрҗемәче көчләрне бергә туплау өчен һәм яңа кадрлар әзерләү өчен ышанычлы нигез табылыр иде Тагын бер мөһим мәсьәлә дип, тәрҗемә өчен әсәрләр сайлап алу билгеләнде Башка телләрдән татарчага әйләндергәндә бу эш шактый планлы рәвештә, система белән башкарыла Ә менә үзебезнең әдәбият әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә иткәндә, план буенча һәм оешкан төстә эшләү сизелми Нәтиҗәдә әһәмиятле генә әсәрләрнең тәрҗемәчеләр игьтибарыннан читтә калу очраклары була һәм шуның аркасында башка милләт укучыларында безнең әдәбиятыбыз хакында тулы булмаган фикер туу өчен мөмкинлек ачыла. Дискуссия барышында бу юнәлештә дә эшлекле тәкъдимнәр әйтелде Республика әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү өчен Татарстан Язучылар союзы каршында аерым бер совет я комиссия төзелсә, эшне яхшыртуда аның файдасы күп булыр иде. Тәрҗемә итәргә әсәрләр сайлаганда, беренче чиратта идея-эстетик кыйммәте югары булган китаплар алыныр иде Димәк, уртак максатка да якынрак киленер иде. Башка телләргә тәрҗемә итүче талантлы һәм тәҗрибәле кадрлар булдыру Сөйләшүдә катнашучылар күтәргән тагын бер үткен проблема әнә шул Күпләр әле хәзергә бу мәсьәләнең дә канәгатьләнерлек хәл ител- мәгәнлеген күрсәттеләр, байтак кына мисаллар китерелде Иң төп бәла — язучыларыбыз әсәрләренең күпчелек очракта уртача сәләтле һәм очраклы кешеләр тарафыннан тәрҗемә ителүе, шул сәбәптән түбән сыйфатлы булып чыгуы Хәзер бездә русчага тәрҗемә ителергә теләгән автор тәрҗемәчене нигездә үзе эзли, үзе таба Билгеле, бусы да начар түгел Бу. асылда, шулай булырга тиеш тә Әмма яхшы сыйфатлы әсәр язып та, тәрҗемәче эзләп йөрмәгән автор белән нишләргә’ Безнең байтак кына яхшы әсәрләребез әнә шул сәбәпле бер читтә торып кала түгелме’ Совет яки комиссия төзелсә, ул әлеге авторга ярдәм итәр иде. Дискуссиядә чыгыш ясаган күпләр үзебездә талантлы тәрҗемәчеләр тәрбияләп үстерү мәсьәләсенә тукталдылар, проблеманың төрле аспектларын кузгаттылар Элеккерәк елларда Татарстан Язучылар союзы каршында эшләгән семинарлар, яшь тәрҗемәчеләрнең иҗатларын тикшерү утырышлары искә алынды Яшьләрнең аеруча сәләтлеләрен М Горький исемендәге әдәбият институтында укытып кайтару идеясе бертавыштан хупланды Шулай ук булган кадрларыбызга игътибар бирү һәм аларны даими эш белән тәэмин итү дә көн тәртибенә куелды. Тәрҗемә эшенә гомуми игътибарны көчәйтү кирәклеге дә хаклы рәвештә искә алынды Мисал өчен, аерым әсәрләрне тәрҗемә итү буенча ачык конкурслар уздыру һәм иң яхшы хезмәтләрне билгеләп үтү, шулай ук ел дәвамында республикада яисә ил күләмендә тәрҗемәләнгән татар язучылары- ның уңышлы әсәрләренә бүләкләр булдыру — эшне һичшиксез җанландырып җибәрәчәк. Әдәби тәнкыйть тарафыннан тәрҗемә эшенә җитәрлек игътибар булмау да урынлы әйтелде. Бу тармакның проблемалары ачылмый Басылып чыккан аерым хезмәтләр дә ныклап рецензияләнми кала. Гомумән, тәрҗемә эшен җанландыруга бәйле байтак кына мораль һәм материаль кызыксындыру мәсьәләләрен хәл итәсе бар. Шулай -ук тәрҗемә секцияләренең эшен дә заман таләп иткәнчә үзгәртеп корырга кирәк Мисал өчен, секция утырышларында тәрҗемә ителгән яңа әсәрләр тикшерелсә, бу тармак алдында торган иң үткен мәсьәләләр турында бергәләп киңәшү- сөйләшүләр уздырылса һәм шуның ише башка практик чаралар күрелсә — уртак эшкә файда булыр иде Әдәбиятыбызның иң уңышлы әсәрләрен рус теленә үз вакытында тәрҗемә итүгә дә дискуссиядә катнашучылар зур әһәмият бирделәр Аерым әсәрләрнең соңга калып тәрҗемә ителүе аркасында союз күләмендә тиешле 174 яңгыраш алып җиткермәве күрсәтеп үтелде Игьтибарга лаек әсәрләр тәрҗемәдән соң тәнкыйть тарафыннан да анализланса, киң пропагандаланса. эш өчен яхшы булачагы әйтелде Тәрҗемә эшенең профессиональ «серләре» турында сөйләшү барышында аеруча еш язылды Сүз алган байтак тәрҗемәчеләр үзләренең ничек бирелеп хезмәт итүләрен сөйләделәр, иҗат кухняларын» ачтылар Мисал өчен Мәҗит Рафиковның 3 санда басылган мәкаләсе бик күп яшь тәрҗемәчеләргә фидакарьлек һәм эшкә намуслы мөнәсәбәт үрнәге була ала ' Әгәр дә оригиналь әсәрне күңелемә, рухыма чын-чыннан якын күреп, яратып тотынсам, мин аны инде икенче телнең үзем белгән бөтен чараларын эшкә җигеп, үземнең бетен тырышлыгым, үҗәтлегем белән рус укучысына җиткерәм Тулы килеш, кайнар килеш, дәртле, куәтле килеш Нәкъ үзем яратып күңелгә кабул итеп алган килеш Хыянәтсез, хилафсыз» — дигән сүзләр вакытсыз арабыздан киткән останың яшьләргә васыяте сыман яңгырый Әйе. һәр эштәге шикелле биредә дә талант һәм тырышлык, эшкә намуслы мөнәсәбәт уңыш алып килә, укучылар яратып кабул итәрдәй тәрҗемә әсәрләре тудыра Әмма дискуссия барышында бик дөрес күрсәтеп үтелгәнчә, тәрҗемә эшендә әле тагын башка «серләр» дә байтак Шул ардан берсе — әсәрне оригиналданмы яисә подстрочник ашамы тәрҗемә итү Сөйләшүдә сүз алучыларның күбесе оригиналдан турыдан-туры тәрҗемә итүнең һичшиксез яхшырак икәнен раслады, мисал итеп күп санлы әсәрләр китерелде Хәзерге шартларда ике телне дә яхшы белгән әдипләр отряды булу моңа реаль нигез дип күрсәтелде Ләкин шул ук вакытта, юлга-юл тәрҗемәне дә практикадан сызып ташларга мөмкин түгел Чөнки бу ысул белән әсәрләребезнең 90 проценты тәрҗемә ителә. Шул уңайдан дискуссиядә катнашучылар юлга-юл тәрҗемә әзерләү эшенең аеруча зур җаваплылык соравын һәм аңа һәрчак намус белән карау кирәклеген басым ясап күрсәттеләр Классикларыбыз әсәрләрен тәрҗемә өчен әзерләгәндә, бу момент еш кына хәлиткеч факторга әверелә Бер дә сер түгел: ашык-пошык һәм өстән генә әзерләнгән подстрочниклар аркасында кайбер классикларыбызны бүтән милләтләрнең тиешенчә аңлап, бәяләп җиткермәү очраклары күренгәли Тәрҗемә процессындагы иң мөһим моментлар хакында да байтак сүз барды Күпчелек авторлар мондый фикерне якладылар төп хикмәт текстның образлы һәм хиссиассоциатив эчтәлегендә Оригиналның милли колоритлы эчтәлеген икенче телнең образлы иҗат чаралары аша биреп җиткерә алуда Әнә шундый адекват чаралар комплексын табып бетерә алуда Әлбәттә, бу очракта тәрҗемәченең таланты да. осталыгы да һәм сизгерлек белән чама хисен югалтмавы да аеруча нык сорала Шул уңайдан тәрҗемәгә бирелмәүче шигъри әсәрләр булу яки булмау турында да сүз чыкты Күпчелек авторлар бик хаклы рәвештә андый әсәрләрнең булмавын, ә бәлки тәрҗемәгә авыр бирелә торган шигырьләр генә булуын әйттеләр Бер үк вакытта тәрҗемә процессында, гомумән күпмедер югалтуның котылгысыз булуы да ачыкланды Әмма аны булдырмаска омтылу бөтен тәрҗемәчеләр өчен идеал, зур максат булып кала Дискуссиядә катнашучылар хәзерге тәрҗемә практикасындагы кайбер күңелсез тенденцияләргә дә тукталдылар Мисал өчен, оригиналдагы төссез һәм уңышсыз әсәрләргә кайчак тәрҗемәчеләр тарафыннан җан кертелү ә шундый ук эшкәртелүгә дучар булган кайбер классик әсәрләребезнең шактый тоныкланып калуы борчылу хисе белән искәртеп үтелде Димәк бу уңайдан да тәрҗемә вакытында саклык һәм төгәллек кирәк булу аңлашыла Практик эшчәнлегебездә шуңа омтылу сорала Тәрҗемә эшенә алынган кешенең таланты һәм осталыгы өстәвенә, аның зур хәзерлекле булырга тиешлеге, халыкның тарихын һәм культурасын яхшы белергә тиешлеге сөйләшүдә шулай ук ассызыклап узылды Әнә шул сыйфат җитмәгән очракта килеп туган күңелсез күренешләр искә алынды Киләчәктә болар кабатланмаска тиеш Илебездәге милли әдәбиятларны баету һәм үзара якынайту чарасы буларак киләчәктә тәрҗемә эшен яхшырту буенча мөмкинлекләр турында да дискуссиядә катнашучылар җитди уйландылар Башка әдәбиятлар үрнәгендә тәрҗемә процессын тагын да камилләштерү җәһәтеннән кызыклы тәкъдимнәр әйтелде Мисал өчен, шагыйрь Нури Арсланов, дискуссиядә катнашып болай дип язды «Литвалылар үзләренең Саломея Нерисларын тәрҗемә итүдә бик күркәм эш эшләгәннәр утызлап танылган рус шагыйрен җыеп, киңәш уздырганнар Шул утыз арасыннан егермеләп шагыйрь Соломенны русчага әйләндергәннәр Безгә дә шуңа охшашрак бер егетлек күрсәтергә ярамыймыни91 Әле бит алда Кол Галиләрне. Сәйфи Сарайларны русча чыгарасы бар. Без һаман уртакул тәрҗемәчеләр белән чикләнәбез» Шулай ук тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин тарафыннан әйтелгән фикер дә игътибарга лаек: «Грузия. Латвия. Украина. Белоруссия оешмаларында илебез халыклары телен өйрәнүне оештыралар, аерым әдәбиятлар белән аралашырдай махсус белгеч кадрларны хәзерлиләр. Безгә дә бу хакта уйлана башларга вакыт Чыннан да, заман таләпләреннән артта калмау өчен, безгә бу өлкәдә дә заманча киң колач белән һәм перспектив фикерләп эш итәргә кирәк Бу уңайдан дискуссиядә чыгыш ясаучылар тагын бер мөһим моментка аерым тукталып уздылар. Сүз бүгенге тормышта тәрҗемәнең әһәмиятен аңлап җиткермәү очраклары турында бара. Хәтта аны бөтенләй кирәксенмәүчеләр дә очрый Мондый карашта торучылар үзләренең позициясен әдәбият-сәнгать әсәренең гаять нечкә хасиятле һәм бик үк милли үзенчәлекләргә ия рухи күренеш булуы белән аңлаталар Кайбер уңышсыз тәрҗемәләр вакытында яхшы оригиналның идея-эстетик дәрәҗәсе төшү очракларын мисал итеп, гомумән дә тәрҗемә эшенең әһәмиятен шик астына алалар Әмма уңышсыз мисаллардан гына чыгып фикер йөртү чынбарлыкны дөрес чагылдырмый Тәрҗемә өлкәсендәге матур күренешләр игътибардан читтә калмаска тиеш Бүген ил һәм дөнья күләмендә дан казанган байтак әдипләрнең иҗаты киң катлау укучыга нәкъ менә тәрҗемә аша барып җитте бит1 Әйтик, үзебезнең М Җәлил иҗатының да дөнья күләм орбитага тәрҗемә аша чыгуы — барыбызга да билгеле факт Журнал битләрендә тәрҗемә турында барган бу сөйләшү ачык күрсәткәнчә хәзер инде әлеге мәсьәләгә әһәмият бирми яшәү мөмкин түгел. Шулай итеп, әдәбиятыбыз өчен мөһим булган тагын бер мәсьәлә турындагы дискуссия төгәлләнде Алдарак әйтеп үткәнебезчә, анда әдәби җәмәгатьчелек тә. укучылар да киң катнаштылар Нәтиҗәдә, алынган проблема шактый тирән һәм масштаблы яктыртылды, алда торган бурычлар тагын да ныграк ачыкланды Әмма дискуссиядә тәнкыйтьчеләрнең, тәрҗемә буенча белгечләрнең һәм татарчадан русчага тәрҗемә белән шөгыльләнүчеләрнең көтелгәннән азрак катнашуын да әйтеп китәргә кирәк Культурабыз һәм әдәбиятыбыз үсешенең әһәмиятле мәсьәләсен тикшергән вакытта аларның актив катнашуы сорала. Тәрҗемә теориясе һәм заман таләпләреннән чыгып карап, бүгенге тәрҗемә практикасын тирәнрәк анализлаган саллы мәкаләләр дә аз булды. Киләчәктә уздырылачак сөйләшүләр тәҗрибәле белгечләр катнашында узса, эшне яхшырту өчен тагын да файдалырак булачак, әлбәттә Шулай ук редакция укучыларыбызның да киләчәк дискуссияләрдә тагын да активрак катнашуын көтеп кала Әдәбиятыбызның-сәнгатебезнең. культурабызның көннән-көн үсүе һәм чәчәк атуы безне куандыра Әмма бүгенге тормышта халыклар культурасы бер ялгызы гына, аерым гына үсми Ул башка культуралар белән аралаша- аралаша үсә Әнә шул матур процесс бүген милли культураларга үсәргә яңа көч бирә Журнал битендә барган әдәби тәрҗемә турындагы сөйләшү тагын да бер кат шуны раслады Шулай ук дискуссия безнең әдәбиятыбызның гомуми хәзинәгә саласы әле бик күп җәүһәрләре барлыгын күрсәтте Аларны башка тугандаш халыклар белән уртак сөенеч итү буенча алда зур эшләр тора. Хәзер бу мәсьәләдә нык уйланган һәм системалы эш сорала. Тәрҗемә өлкәсендә яңа үрләр яулау — тормыш таләбе, заман таләбе! РЕДАКЦИЯ